1 нче сыйныф өчен тәрбия эш планы
материал на тему

Гафарова Алсу Радиковна

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1b_trbiya_eshe_2016-17_uku_ely.doc101.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

“8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

“Каралды”                                                             “Килешенде”                                         “Расланды

МБ җитәкчесе                                                          Директор урынбасары                            Гимназия директоры                        

_______Ваганова А.И.                                             _______Шәрәфиева  Г.М.                       _______  Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе №1                              “ 29 ” август  2016 ел                               Боерык № 210                             

 “ 29 ” август  2016 ел                                                                                                             “ 1 сентябрь  2016 ел                                                              

 

1 нче Б сыйныфы өчен тәрбия эш планы

2016-2017 уку елы

ЯҢА УКУ ЕЛЫ БАШЫНА ТӘРБИЯ ЭШЕНӘ АНАЛИЗ

         

            1б сыйныфында барлыгы  25 укучы : 14 кыз, 11  малай. Укучылар барысы да мәктәптә, сыйныфта үз-үзләрен дөрес тоталар. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр, уку белән дә кызыксыналар. Укучылар үзара дус, тату яшиләр.

        Укучыларга елы башында бөтеньяклап дөрес  тәрбия бирү максатында, тәрбия сәгатьләрендә әңгәмәләр, викториналар үткәрелде, балалар өчен класстан тыш чаралар, очрашулар уздырылды. Укучылар сыйныф һәм мәктәп күләм чараларда да актив булдылар.

              Балаларда туган җиргә, Ватанга мәхәббәт  тәрбияләү максатында “Туган җир ул була бер генә”, “Мин тынычлык яклы”, “Батырлык эшләр идем” темаларына әңгәмәләр үткәрелде.

         Укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү максатында “Яхшылык  җирдә ятмый”, “Җәмгыять урынында үзенне ничек тотарга?”темаларына әңгәмәләр үткәрелде.

             Һәр укучы кечкенәдән үк үзенең хокукларын һәм бурычларын белеп үсәргә тиеш. Шуны истә тотып, “Үзем өчен үзем җаваплы” темасына әңгәмә үткәрелде.

         Укучыларда үзара аралашу әдәбен үстерү максатында “Татулыкка ни җитә”, “Сөйләм әдәбе”, “Олылыр белән аралашу”, “Минем эчке дөньям”, “Аралашу серләре” темаларына әңгәмәләр, шулай ук аерым укучылар белән индивидуаль сөйләшүләр үткәреләчәк.

              Һәр кеше сәламәтлеген саклауга яшьтән үк җитди карарга тиеш. Балаларда үз  сәламәтлекләрен саклау һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатында “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Компьютер һәм сәламәтлек”, “Яман гадәтләр – кешелек дошманнары”, “Минем яраткан спорт төрем”, “ Озак яшәүнең серләре” кебек темаларга әңгәмәләр үткәреләчәк, укучылар җәйге һәм кышкы төр спорт ярышларында, Сәламәтлек көнендә катнашачаклар.

        Хезмәт тәрбиясе бала тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Шуны истә тотып, “ Хезмәте барның хөрмәте бар”темасына әңгәмә үткәрелде.  Балалар  яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Сыйныф бүлмәсен тәртиптә, чисталыкта тоталар.

       Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-аналарның мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуы бик мөһим. Моны истә тотып, балаларның әти-әниләре белән даими аралашып торам; әти-әниләр дә балаларның укуы, тәртибе белән даими кызыксынып торалар, ата-аналар җыелышына системалы рәвештә йөриләр.

        Киләчәктә әти-әниләр белән элемтәне ныгыту, балаларда белем алуга омтылышны көчәйтү, үзара аралашу әдәбен өйрәнүне дәвам итү, бердәм коллектив булдыру өстендә эш алып бару күздә тотыла.

2016-2017нче уку елына максатлар:

  • Тәрбия эшенә ата-аналарны күбрәк җәлеп итәргә;
  • Уку өчен оптималь шартлар тудырырга, сәламәтлекләрен ныгытырга;
  • Үз Ватанына тугрылыклы гражданнар тәрбияләргә.

Бурычлар:

      1. Укучыларда укуга аңлы караш тәрбияләү.

      2. Һәр укучыны шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган сыйныф коллективын туплау.

      3. Укучыларны барлык төрле эшләргә тарта торган күмәк һәм шәхси эшне оештыру.

      4. Әйләнә-тирәгә кешелекле, намуслы, әдәпле, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

      5. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.

      6. Белем күнекмәләре буенча башкалар белән ярышырлык шәхес формалаштыру. Рухи һәм физик сәламәтлек  тәрбияләү.

      7. Аралашу культурасын тәрбияләү.

      8. Хезмәткә җаваплы караш тәрбияләү.

      9. Укучыларда әхлакый сыйфатлар һәм әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләрен тәрбияләү.

      10. Ял вакытларын файдалы оештыру.

      11. Тәрбия процессына ата–аналарны тарту.

      12. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

      13. Һәр баланың иҗади сәләтен гамәлгә ашыруда тиешле шартлар тудыруга ярдәм итү.

      14. Шәхестә этик, эстетик культура тәрбияләү.

      15. Дус, тату, ярдәмчел коллектив туплау.

Циклограмма

Көн саен:

  • Ашханәдә ашауны оештыру;
  • Көн саен балалар белән эшләү;
  • Йөрешне тикшерү.

Атна саен:

  • Сыйныф активы белән эшләү;
  • Документлар белән эш;
  • Ата-аналар активы белән эшләү;
  • Һәр шимбә – ата-аналар көне;
  • Дүшәмбе – сыйныф сәгате көне.

Ай саен:

  • План буенча чаралар;
  • Ата-аналар активы, комитеты белән очрашу;
  • Йөреш, түгәрәкләр буенча нәтиҗә ясау.

Чиреккә бер тапкыр:

  • Сыйныф  активы, ата-аналар эшенә анализ;
  • Каникул вакытына эш планы төзү;
  • Нәтиҗәләр чыгару;
  • Шәхси кагәзьләр белән эш.

Тәрбия сәгатьләре темалары:

1. “Дөньяда иң зур байлык - белем”.

2. ”Минем кадерлеләрем”.

3. “Сәламәтлек бәхеткә тиң”.

4.  “Яман гадәт гамәлгә керсә”.

5. “Син мәрхәмәтлеме?”

6. “Наркотик – минем дошманым”

7. ”Тәмәке һәм без”.

8. “ Уян, хәтер, уян!”.

9.  “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”.

10. “Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы”

11. “Китап гомере озын булсын.”

12. “Татарстан – туган илем”

13. “Озын гомер  нигезе”.

14. “Аралашу этикеты”

15.” Минем туган ягым”.

16. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

17. “Сүгенү хурлык та, гөнаһ та”.

18. “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

19.  “Алда БДИ”

20.  “Нинди һөнәрләр беләсез?”

21.  “Нигезен оныткан адәмнәр, җирен онытканга барәбәр”.

22.  “Нәрсә ул алкоголь?”

23.  “Әнием бәгърем, күз нурым...”

24. “Тыйнакның кулы эшләр”.

25. “Дөрес туклану әдәбе”.

26.  “Алкоголь, тәмәке, психоактив кулланган кешеләр б/н үз – үзеңне ничек тотарга, бу йогынтыга ничек бирелмәскә?”

Календарь даталарга сыйныф сәгатьләре:

  • 1.09. Белем көне
  • 5.10. Укытучылар көне
  • 30.12. Яңа ел
  • 23.02. Ватанны саклаучылар көне
  • 8.03.  Хатын-кызлар көне
  • 12.04. Космонавтика көне
  • 9.09. Җиңү көне

Ата-аналар җыелышлары темалары:

  • О школьном уставе и его выполнении школьниками.
  • Ошибки в воспитании. Чем чреваты для родителей?
  • Школьные предметы в зеркале родительского мнения. Предметы точного цикла.
  • Как научить ребенка быть самостоятельным в учении?
  • Об авторитете.
  • Ребенок в школе и дома. Две стороны одной медали?
  • О положительных и отрицательных эмоциях в воспитании.
  • Ученик и коллектив.

АЙ

Шәһәр һәм мәктәп күләмендәге эшләр

Сыйныф сәгатьләре

Документлар белән эш

Ата-аналар белән эш

С

Е

Н

Т

Я

Б

Р

Ь

  •  Белем көне
  •  Балаларның эшле булуы (занятость)
  •  Сәламәтлек көне  

  • Сыйныф сәгате

Дөньяда иң зур байлык - белем”.

  • Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;
  • Сыйныф сәгате: Гимназия Уставы, мәктәп кагыйдәләре белән таныштыру.
  • Инструктаж уздыру.

  •  Сыйныф журналы тутыру
  • Кайнар ашауны оештыру;
  •  Укучыларның шәхси кәгазьләре белән эш.

  • 1нче ата-аналар җыелышы.

Тема:  О школьном уставе и его выполнении школьниками. Ошибки в воспитании. Чем чреваты для родителей?

  • Ата-аналар комитеты сайлау.
  • Мәктәпкүләм ата-аналар комитеты  

О

К

Т

Я

Б

Р

Ь

  •  Сөмбелә бәйрәме
  •  Генераль җыештыру
  •  Укытучылар көне
  •  Өлкәннәр көне
  •  Мәктәпкүләм эшләрдә катнашу
  •  Шәһәр күләм субботник.

  •  Сыйныф сәгате:

”Минем кадерлеләрем”.

  •   Әңгәмә:

 “Син мәрхәмәтлеме?”

  •  Сыйныф сәгате:

“Сәламәтлек бәхеткә тиң”.

  • Каникулларны оештыру

  •  Көндәлекләрне тикшерү.
  •  Предмет-укытучылары белән эшләү.
  •  Көзге каникул эшен планлаштыру.

  • 1нче чирек нәтиҗәләре.
  • Ата-аналар комитеты белән эшләү.
  • Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы.
  • 2нче ата-аналар җыелышы.

Тема:  Школьные предметы в зеркале родительского мнения. Предметы точного цикла.

Н

О

Я

Б

Р

Ь

  •  Көзге каникул планы буенча эш.
  •  Әниләр көне.
  •  “Ел гимназисты” –

 1 тур

( Интеллектуаль уен

“Зирәкләр һәм тапкырлар”)

  •  Шәһәркүләм чараларда катнашу.
  •  Фәнни оешмаларда катнашу

  • Үз-үзеңне ихтирам итү мәктәбе

  • Сыйныф сәгате:

“Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы”

  • Әниләр көненә багышланган әңгәмә: “Әнием бәгърем, күз нурым...” 

  •  Электрон журнал белән эш.
  •  1нче чирек эшенә анализ.
  •  Куркынычсызлык кагыйдәләре.
  •  Укучылар белән эш.

  •  Ата-аналар белән эш
  •  Ата-аналар белән индивидуаль әңгәмәләр.

Темалар:

  1. Как научить ребенка быть самостоятельным в учении?
  2. Об авторитете. Авторитет родителя.

Д

Е

К

А

Б

Р

Ь

  • Хәйрия акциясе.
  •  Ярышларда катнашу.
  •  Күмәк иҗади чара (КТД)
  •  Инвалидлар  декадасы.
  •  Яңа ел бәйрәменә әзерлек.
  •  Яңа ел бәйрәмен оештыру.

  •  Сыйныф сәгате:

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”.

  •  Әңгәмә:

“Сөйләмдә “СИН” һәм “СЕЗ””

  •  1нче яртыеллык  йомгаклары
  •  Газета чыгару

  • Сыйныф активы эшенә йомгак.

  •  1нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 3нче ата-аналар җыелышы.

Тема: Ребенок в школе и дома. Две стороны одной медали?

  •  Эшләнгән эшләргә анализ

Ф

Е

В

Р

А

Л

Ь

  •  Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм
  • Хәрби-патриотик айлык.
  • Шәһәркүләм чараларда катнашу.
  • Музейларга бару

  •  Әңгәмә:

“Без - Ватанны саклаучылар”.

  •   Сыйныф сәгате:

”Минем кадерлеләрем”.

  •  Газета чыгару

  • Укучылар белән эш.
  •  Электрон журнал белән эш.

  •  Дәрес калдыручы, еш авыручы укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә.

М

А

Р

Т

  • Нәүрүз бәйрәме.
  • Сыйныф җыелышлары.
  • Язгы каникулларны оештыру.
  •  8нче мартка багышланган стенгазета чыгару

  •  Егетләр кызларга бәйге оештыра. “Ягез әле кызлар!”
  •  Сыйныф сәгате: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”
  •  Уку нәтиҗәләре
  •  Сыйныф сәгате: “Аралашу этикеты”

  • Эш кәгазьләре тутыру.
  •  Китап, дәфтәрләр тотышын тикшерү.

  •  4нче ата-аналар җыелышы. Тема: “ О положительных и отрицательных эмоциях в воспитании. Ученик и коллектив”.

  • Ата-аналар комитеты чыгышы.
  • 3нче чирек нәтиҗәләре.

А

П

Р

Е

Л

Ь

  •  Сатира һәм юмор көне.
  •  Җиңү көненә әзерлек эшләре алып бару.
  •  

  •  Юмор кичәсе.
  •   Сыйныф сәгате:

“Нинди һөнәрләр сайларга?”

  •  Эшлекле сөйләм.

  • Электрон журнал белән эш.
  • Документация тутыру.

  • Ата-аналар комитеты белән эш.
  • Ата-аналар белән индивидуаль әңгәмәләр

М

А

Й

  • Җиңү көне.
  • Ветераннарны котлау.
  • Эшләнгән эшкә анализ.
  • Зарницада катнашу.

  •  Бөек Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгате: 

“ Уян, хәтер, уян!”.

  •  Куркынычсызлык кагыйдәләре.

  •  Сыйныф сәгате:

“Алда БДИ”

  •  “”

түгәрәк өстәл

  • Документлар тутыру
  • Отчетлар тапшыру

  •  Җәйге ялларны оештыру.

  •  5нче ата-аналар җыелышы.

Тема:  

  •  Еллык тәрбия эшенә йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

6 сыйныф ата-аналар комитетының эш планы.

Ата-аналар комитеты белән берлектә, барлык әти-әниләр өчен белем күтәрү чаралары оештыра, алдынгы тәҗрибәне пропагандылый. Ул елга 2 тапкыр , җәйге каникулдан һәм кышкы каникулдан, язгы каникуллардан ...

10 сыйныф өчен тәрбия планы

10 сыйныф өчен тәрбия планы....

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...

9 нчы сыйныф өчен тәрбия планы

Календарь- тематик план.Һәр ай дәвамында укучылар белән эш алымнары тәкъдим ителә....

Класс җитәкчесенең тәрбия эше планы

6 сыйныфка тәрбия эше папкасы. Класс җитәкчесенә ярдәмгә...