Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)
материал по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Предварительный просмотр:

Очрашу кичәсе (Чыгарылыш һәм 7нче сыйныф укучылары белән)

Залга өстәлләр тезелгән.Өстәлләргә сый-нигъмәтләр, ваза белән ясалма чәчәкләр куелган.Магнитофон тасмасыннан татарча көй ачыла.

  Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары өстәлләргә җирәбә ярдәмендә утыртыла.

Алып баручы:

Бәйрәмнәрдә-бәхет тантанасы,

Җан сафлыгы,күңел яктысы.

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Дуслар килгән очрашуга

Нинди җырлар җырларга?

Сездә-бер җыр,бездә-бер җыр

Кара-каршы җырларга.

Капкалардан эз кергән

Кунакка кемнәр килгән?

Кем килгән дип сорамагыз,

Кадерле дуслар килгән.

  Мәктәп-канат куючы йорт ул. Шуна күрә,мәктәпне тәмамлагач,шушы изге белем йорты, безне укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар аеруча кадерле, аеруча якын.

    Әйе, шушы безгә канат куйган йортыбызда үткән онытылмаслык хатирәләр, күңелле мизгелләр, монда туган кечкенә генә борчу-мәшәкатьләр безнең күңелләрдә якты истәлекләр белән әле дә яшиләр.

   Әйтерсең лә пар атларда үтте

   Кыңгыраулы мәктәп еллары,

   Күңелләрдә гомерлеккә калды

   Кыңгырауның моңлы чыңлавы.

Җыр.” Кыңгыраулы мәктәп еллары”.

  Менә шулай очрашу-кичәбезне матур итеп,җыр белән белән башлап җибәрдек.

     Сезнең белән өстәл артында утыру күңелле булсын өчен,  без кичәбезне уеннар, ярышлар белән үткәрергә булдык.

     1.Беренче  ярыш - Исем, җыр, девиз сайлау.

     2. Без сезнең белән бер бәйрәмдә утырабыз. Әле кайберәүләребез бер-беребез турында бөтенләй белми дә. Һәрберебез үзе турында үзе  таныштырып китсә, бәйрәмебез тагы да ямьләнеп китәр иде.

     а) Исем,фамилиягез ни атлы?

     б) Нинди йолдызлык астында тудыгыз?

     в) Яраткан шөгылегез, ягъни нәрсә эшләргә яратасыз - II төрле әйткәндә хоббиегыз нинди?

    г) Телевидениедән нинди тапшырулар карарга яратасыз?

Ир җенесеннән булганнарга сорау:

*Дус кызыңның нинди сыйфатларын өстен куясың?

*Дус егетеңнең, яки дус булып йөргән малайның нинди сыйфатларын өстен куясың?

   Студент әфәнделәргә һәм дә студент туташларыбызга телеңне йотарлык түбәндәге сорауларны    да өстәп бирәбез:

  а) Нинди уку йортында белем аласың?

  б) Киләчәктә нинди һөнәр иясе булачаксың?Нинди фәннәр өйрәнәсез?

  в) Син укый торган уку йорты кайсы урамда? Ничә этажлы, ничә бүлмәле?

  г) Группада ничә кеше?

  д) Бассейн бармы?

  е) Ашханә яки кафе бармы? Бер тамак ялгап чыгу күпме тора?

    Бер-беребез белән шулай итеп танышып та өлгердек. Бәйрәмебез  күңелле генә дәвам итә. Безнең бүгенге очрашу кичәсендә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри дип санала:

    а) Бу кичәгә килгән һәрбер кеше безгә буйсынырга тиеш.

    б) Һәрбер конкурста катнашкан вакытта елмаерга,көләргә һәм бик актив булырга.

    в ) Кул чабарга, аяк белән тыпырдатырга ярый.

    г) Һәрбер конкурсны, чыгышны алкышлар белән каршы алырга.

      Сезне котларга дип, безгә “Дюна” группасы килде. Рәхим итеп каршы алыгыз.

       Студентлар сөйләмендә үзенчәлекле стиль - студенческий жаргон( сленг, гәп сүзе) өстенлек итә. Студенческий жаргонга Нурания Якуповна аңлатма биреп үтәр.

     Әй гитара,әй гитара,

     Җырлап тора кыллары

     Гитара уйный бер егет

     Бармы икән сөйгән яры?

Рәшит Сабиров башкаруында гитарада җырлар тыңларсыз.

   Ә хәзер сезнең игътибарга табышмак тәкъдим итәм. Кайсыгыз белә, кул күтәреп җавап бирсен.

- Ул элек чит илләрдә генә иде.

- Хәзер бездә дә гадәткә керде.

- Ул озын да була, кыска да.

- Аны гәҗиткә басалар.

- Телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар.

- Аның әллә ни файдасы да юк, әмма эшмәкәрләргә кирәк.

- Ул булмаса, аларның әйберләрен да сатып алмыйлар.

- Берәр кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.

Ә хәзер безнең бәйрәмебез кысаларында- рекламная пауза. Сезнең игътибарга 7 нче “А” сыйныфы – “Сема” порошогын тәкъдим итә.

Табышмаклар әйтүне дәвам итәм.

    Киләчәсе ярыш-мәзәкчеләр мәҗлесе дип атала. Өстәлдән 1 кеше анекдот сөйләргә тиеш.

(Бу өлештә талгын гына музыка яңгырый)

 Киләсе конкурс - пародиячеләр конкурсы. (Институтта белем бирүче педагогны яки безнең мәктәптә мөгаллимлек итүче берәр укытучыны күрсәтергә була)

Сайрар кошларны көнләштереп,

Челтерәп аккан чишмәләргә кушылып,

Җырлый Илһамия Гыйматова.

Киләсе конкурсыбыз - “Пешми калган мәхәббәт җырлары”.

Сезнең өчен һәрчак аяз зәңгәр һава

Сезнең өчен сәйлән сыман карлар ява

Сәйлән карлар бар дөньяны били акка

Табигатьне сафлык күмә сезнең хакта

Җырлый Айсылу Хәйруллина.

  Һәрбер сүзе 1 генә хәреф белән башланган бер җөмлә, яки текст язарга.

    Карадуган мәктәбендәге кызыклы вакыйга.

   Җырларны да без җырлыйбыз

   Тормыйбыз ялындырып

   Бәлеш ашарга чакырды

   Очрашу сагындырып, - ди

   Рәмзия Ибраһимова.

 Һәрбер өстәлдән   2 шәр кеше чакырыла.(1 се студент, 1 се укучы)

“Модный киенүче студент”

Бию. Кайсы өстәл иң актив.

“Саубуллашу” җыры. 7 нче сыйныф укучылары башкара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.

Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...