6 нчы сыйныфта КВН дәрес
методическая разработка (6 класс) по теме

Сосновских Светлана Георгиевна

Сан темасын өйрәнет бетергәч, укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6kl._sannarny_kabatlau..docx17.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  6 нчы сыйныфта КВН дәрес.

Предмет. Татар теле дәресе.

Дәрес тибы.  Диалогик – монологик сөйләм.

Җиһазлау.  Эмблемалар. Плакатлар. 1) Күмәк көч тау күәрә. 2) Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар. Җөмләләр язылган карточкалар. Китаплар күргәзмәсе.

 Максатлар. Укучыларның сан турында алган белемнәрен ныгыту, тел байлыгын, фикерләү сәләтен һәм активлыгын үстерү, аларда дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2.Дежур укучының чыгышы.

1) Кем юк.

2) Һава торышы.

3) Бер-береңә комплимент әйтү.

II. Дәрес максатын аңлату.

Кереш сүз.

  1. Укучылар, без сезнең белән “Сан” темасын өйрәнеп бетердек. Бүген бу темага йомгак ясыйбыз. Аны без уен, ягъни КВН рәвешендә уздырабыз. Шөңа күрә сездән игътибарлылык таләп ителә.

КВН, гадәттәгечә, 2 команда ярдәмендә үткәрелә. Исемнәр сайларга, эмблемалар әзерләргә алдан кушылган иде. Уенда һәркемнең катнашуы исәпкә алына.Сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирегез. Уен нәтиҗәләрен күрсәтеп бару өчен жюри билгеләнде.

2.Хәзер сүз командаларга бирелә.

1 нче команда капитаны-

2 нче команда капитаны-

Шул сүзләрдән соң команда членнары торып басалар һәм бер-берсен сәламлиләр.

“Йолдызчыклар” командасы:

-“Экстрим” командасына бездән кайнар сәлам. Безнең девиз: “Без акыллы, без зирәк, безгә белем бик кирәк!”

“Экстрим” командасы:

-“Йолдызчыклар” командасына бездән сәлам. Безнең девиз: “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!”

3.Укытучы:

-Хөрмәтле командалар, хәзер мин сезгә аерым җөмләләр, шигырь юллары язылган кәгазь битләре таратам. Сез бу җөмләләрдән саннарны табарсыз, аларның төркемчәләрен билгеләрсез. Җавапларын саннарның асларына сызып билгеләрсез.

1) Дәү инде безнең Сөмбелә,

Бишкә кадәр саный белә:

-Бер, ике, өч, дүрт, биш. (Ә.Исхак.)

2) Әтием бар,

Әнием бар,

Ике апам.

Әниемнең

Әнисен дә

Бик яратам.

Ә без аның

Оныклары

Өчәү инде. (Х.Халиков.)

3)Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр.(Г.Тукай.)

4)Гали баба һәм кырык карак.

5) Икенче  көн таң белән яңадан эшкә керешкәннәр болар.(М.Хәсәнов)

6) Шул турыда аз гына биш-алты сүз сөйлим әле... (Г.Ибраһимов)

7) Бер елда өч йөз алтмыш биш көн, унике ай бар.

8) Меңнәрләрчә халык дошманга каршы сугышка күтәрелде.

9) Бер песнәк көненә биш йөз- алты йөз корт, ә тукран меңгә якын бөҗәк чүпли.

10) Улым сорау бирде бер көн: үләннәр турында

Санап чыктык җиде-сигез үлән исемен. (Р.Фәйзуллин.)

11) Без уникәү идек,

Дарга бергә килдек.

Безнең башлар инде

Балта астында. (Х.Туфан.)

12) Татарстанда кырык өч район, егерме  шәһәр, өч мең бер йөз егерме ике авыл бар.

13) Алдык алтмыш капчыкны,

Салдык алтмыш кашыкны,

Сәяхәткә ашыктык

Утыз малай, утыз кыз

Ил гизәргә чыктык без! (Ш.Галиев.)

14) Иделнең гомуми озынлыгы өчмең биш утыз километр.

15) Артык түгел,

Ким түгел-

Тишелеп чыктылар бүген

Ун күкәйдән ун бәбкә. (К.Нәҗми.)

4. Өй эшен тикшерү.

Өйдә саннар кертеп кызыклы хикәя язарагбирелгән иде. Һәр команда берәр хикәя укый.

5. Концерт номерларына конкурс. Жюри ярышларның нәтиҗәләрен игълан итеп бара.

6. Капитаннар ярышы.

Ромашка чәчәгенең һәрбер таҗына  тарат теле буенча сораулар языла, капитаннар шуңа җавап әзерлиләр. Ә командалар арасында сан кергән мәкальләр үткәрелә. Һәрбер укучы бер мәкаль әйтә.

7. Капитаннарның җавабы тыңланыла.

8. Табышмаклар әйтеш.

Табышмаклар.

1.Унике йолдызга бер ай. (12 ай һәм 1 ел)

2. Бер ботакта биш тармак. (Бармаклар)

3. Кулсыз, аяксыз – тәрәзә кага. (Җил)

4. Күктән килде, җиргә китте. (Яңгыр)

5. Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.(Куян)

6.Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе:

“Йомшагым”,- диеп сөя.(Керпе)

7. Берәү сөйли, икәү тыңлый,

Икәве карап тора. (Авыз, колаклар, күзләр)

8. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән 100 күлмәк. (Кәбестә)

9.  Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли.(Китап)

10. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)

11.Ике туган янәш, бер-берсен күрә алмыйлар. (Күзләр)

12. Өч кат тун кигән, кемсалдыра, шул елый. (Суган)

13.Үзе кып-кыззыл,

Күлмәге ямь-яшел.(карбыз0

14. Кош түгел- оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек бик ярата. (Тиен)

9. Конкурс –эстафета. Кемнәр саннар кергән әдәби әсәрләр исемнәрен күбрәк белә.

1) “Өч дуңгыз баласы”

2) “Мең дә бер кичә”

3) “Унике ай”

4) “Өч аю”

5) “Өч кыз” әкияте

6) “Белоснежка һәм 7 гном”

10. Вакыт калса, сорауларга җавап алу оештырыла. “Кем белә?”уены.

1)Син ничәнче елда тугансың?

2)Әниләр бәйрәме кайчае була?

3)Г.Тукай ничәнче елда туган?

4) Яңа елны кайчан каршылыйлар?

5) Сиңа ничә яшь?

6) Февраль аенда ничә көн?

7) 6 нчы ноябрь нинди көн?

11. Жюри ярышларның нәтиҗәләрен игълан итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....