Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
материал (5 класс) по теме

Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_20.04.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Киров районы

32 нче урта мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Гайнуллина Л.Р.

Хәйруллина Ф.С.

Дәреснең темасы: “Табигать һәм кеше”.

Дәреснең методы һәм алымнары: өлешчә эзләнү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең максатлары:

  1. Яңа сүзләр белән танышу.
  2. Яңа сүзләрне җөмләләрдә, сөйләмдә куллана белү.
  3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Дәресебезне башлыйк. Бүген безнең гадәти генә дәрес түгел, дәрескә кунаклар да килгән. Дәрестә 2 нче сыйныф, 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныф укучылары катнаша.

Дәресебез бүген уен формасында үтәр. Аның өчен без 2 командага бүленербез. Әлегә дәресебезнең темасын әйтми торам, без аны бергәләп белербез.

Укучылар тактага игътибар итегез әле, анда яңа сүзләр язылган.(Укытучы укый.) Бу сүзләр безгә дәрес барышында кирәк булыр. Сез аларны исегездә калдырыгыз.

Дәресебезнең уен өлешен башлаганчы минем берничә соравыма җавап бирегез әле.

Сорау: Бүген ничәсе?

Җавап: Бүген 20 нче апрель.

Сорау: Укучылар, хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?

Җавап: Хәзер табигатьтә яз.

Сорау: Ә сез ничә ел фасылы беләсез?

Җавап: Без 4 ел фасылы беләбез. Яз, җәй, көз, кыш.

Сорау: Әйтегез әле, яз җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Җавап: Яз җиткәч, кар эри, тамчылар тама, сулар ага, кояш җылыта, үләннәр чыга, агачлар яфрак яралар, кошлар җылы яклардан туган ягыбызга кайталар.

  1. Бик дөрес. Яз җиткәч табигать уяна, җанлана. Әйдәгез әле, командалар үз урыннарыгызны алыгыз. (Командага яхшы укучылар гына алына, калган укчылар үз урыннарында калалар. Жюри сайлана.) 
  2. Укучылар, үз командагызга табигать белән бәйле булган исем уйлагыз һәм сезгә өй эше итеп бирелгән берәр куплет шигырегезне әзерләгез. Командалар исем уйлаганда без калган укучылар белән бер уен уйнап алабыз.
  3. Укучылар тактага хәрефләр эленгән, шул хәрефләрдән бер сүз җыярга кирәк. Сүзне дөрес җыйсак без бүгенге уен-дәресебезнең темасын да белербез. ( Т,А, Б, И, Г, А, Т, Ь).
  4. Бик дөрес бу табигать сүзе. Дәресебезнең темасы да табигать һәм кеше дип атала. Әйдәгез әле сүзне командаларга бирик. (Командалар үзләре белән таныштыра. “Кояшкай” һәм “Тамчылар” командалары. Алдан ук бирелгән берәр куплет шигырь сөйлиләр).

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ярына.


Яз, яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

I тур. Сорау-җавап (Экранда призентация)

  1. Табигатьтә хәзер нинди ел фасылы?( Табигатьтә хәзер яз.)
  2. Яз кайсы айдан башлана?( Яз март аеннан башлана.)
  3. Табигатьтә ничә ел фасылы бар?( Табигатьтә 4 ел фасылы бар.Яз,җәй, көз,кыш.)
  4. Яз көне җылы яктан нинди кошлар кайталар?(Яз көне җылы яктан сыерчык,карлыгач,кара карга һ.б. кошлар кайталар.)
  5. Татарстанда нинди елгалар бар?(Татарстанда Ык,Агыйдел,Казансу,Зөя,Идел,Нократ һ.б. елгалар бар.)
  6. Яз көне кошлар кайдан кайталар?(Яз көне кошлар җылы яклардан кайталар.)
  7. Борынсыз чыпчык боз тишә?(Боз.)
  8. Яз көне көннәр нинди була?(Яз көне көннәр озын,җылы,кояшлы була.)
  9. Боз һәм кар эреде,

сулар йөгерде,

елап елгалар

яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я әйтеп кара?(Бу яз вакыты була.)

  1. Табигать байлыкларына ниләр керә?(Табигать байлыкларына урманнар,сулар керә.)

II тур. Мәкальләр (Укытучы мәкальнең башын укый, укучылар дәвам итәргә тиеш.Мәкальләр өй эше итеп бирелгән иде.)

  1. Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
  2. Тамчы тама-тама, күл була.
  3. Язгы көн ел туйдыра.
  4. Болытсыз яңгыр булмас.
  5. Кар күп булса иген уңар.
  6. Яңгыр көтсән кар ява.
  7. Кыш үги ана, яз үз ана.
  8. Көз бай булма, яз бай бул.
  9. Апрель туса, яз була.
  10. Көзге яңгер, майлы яңгыр.
  11. Карга килсә, кар китәр.
  12. Шаулы яңгыр тиз үтәр.
  13. Тамчы тамып таш тишәр.
  14. Җил кайдан – болыт шуннан.

III тур. Җөмләдәге сүзләр тәртибен дөрес урнаштырырга.

  1. Җир, зарарлана, нык.
  2. Кирәк, табигатьне, яратырга.
  3. Татарстанның, суларга, бай, урманнарга, табигате.
  4. Чыганагы, сәламәтлек, табигать.
  5. Табигатьне, яратырга, кеше, тиеш.

IV тур. Бирелгән күп хәрефләр арасыннан табигать темасына караган 6 суз табарга.

А

Һ

Ү

Җ

А

Б

В

А

Т

А

Б

И

Г

А

Т

Ь

А

В

О

Р

А

Й

Р

Д

Р

А

Л

Р

Ч

Л

Я

Ү

Л

О

Ы

О

Н

Ы

У

Н

О

Л

Т

Ы

Л

К

О

Е

V тур. Рәсемгә туры килгән җөмләләрне табарга.

  1. Урман – cәламәтлек чыганагы.
  2. Кошлар - табигать санитарлары.
  3. Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында.
  4.  Алар табигатьне тәртиптә тота, чистарта, зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар.
  5. Кошлар җылы яктан кайталар.
  6. Кошларга карап, һава торышын билгеләп була.

VI тур. Рәсемгә карап хикәя язарга (Ике командага табигать темасына ике төрле рәсем бирелә).

Укытучының йомгаклау сүзе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...