"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.
методическая разработка (5 класс) по теме

Васильева Раушания Аглулловна

 

    Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау.

 


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл broshyura.docx22.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Сүзләр иленә сәяхәт.5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

(Синонимнар,антонимнар,омонимнарны кабатлау.)

Максат:1) Лексика темасын йомгаклау, укучыларның шушы теманы өйрәнү вакытында алган белемнәрне тикшерү, аларны ныгыту, гомумиләштереп кабатлау;

2) Сүз байлыгын арттыру, белем дәрәҗәсен ,логик фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның орфографик күзәтүчәнлеген баету..

3) Мәкаль-әйтемнәр,шигырьләр нигезендә туган телебезгә кызыксыну булдыру, туган төбәккә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһаз: проектор, ноутбук,  слайдлар ,карточкалар, дәрес-сәяхәтнең картасы.

                                             Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн,алсу таңнарга!Хәерле көн,сайрар кошларга!Хәерле көн,зәңгәр күкләргә!Хәерле көн ,якын дусларга!Хәерле көн,матур кызларга!Хәерле көн,батыр улларга!Укучылар,күзләрне йомдык.Минем артымнан кабатлыйсыз.

Без дәрестә.Без хәзер укый башлыйбыз.Без бик игътибарлы.Без барысын да истә калдырабыз.Күзләрне ачтык.Дәрес башланды.

 Бүген без сезнең  белән  туган төбәгебез буйлап сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәт күңелле, кызыклы узсын өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала.

-Сәяхәткә нәрсә белән  барыйк  соң?

-Бәлки поезд белән барырбыз.

- Ярар, поездда барырбыз. Поездга утырыр өчен нәрсә кирәк?

-Билет.

-Әйе, хәзер сез билетлар алырсыз; тик алар гади түгел, ә биремле. Кем  бирелгән табышмакларның җавабын таба, шулар гына сәяхәткә чыга.

Табышмаклар:( Слайд)

  1. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый. (Акыл)

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
  2. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән. (Китап)

Хөрмәтле пассажирлар, менә без сезнең белән “Синонимнар шәһәре” тукталышына килеп җиттек (картада күрсәтелә). Ни өчен шушындый исем куелган икән  бу тукталышка? Нәрсә соң ул синоним?

-Әйе, бик дөрес әйтәсез, без бит сүзләр иленә сәяхәт итәбез.

-Ләкин бу шәһәргә биремнәрне үтәмичә кертмиләр. Шуңа күрә башта биремнәрне үтик.

1нче төркем (Укуда көчлерәкләр). Синонимнар кергән берәр шигырьне искә төшереп, дәфтәргә язарга.(Слайд)

Таза булыйк,матур булыйк,күркәм булыйк,

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен ,боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр,җылы куллар-шатлык кирәк!

3-2нче төргем: Бирелгән сүзләргә синонимнар табып, дәфтәргә язарга.

Шатлык

Батыр

Сурәт

Матур

Эссе

Гөл

Шуларның берсе белән җөмлә төзеп язарга.

 -Юлны дәвам итәбез.

“Ял паркы”тукталышы. Хәзер барыбыз да ял итеп, күңел ачып алырбыз.

Физкультминут.

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата –калка,бата –калка

Битләрен дә юдылар.

Аннан ары зарядкага

Тезелешеп бастылар:

Уңга-сулга,сулга –уңга

Алга –артка, артка-алга

Утырдылар,тордылар.

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

-Укучылар юлыбызны дәвам итәбез, киләсе тукталышның исемен сез үзегез уйлап табарга тиеш. Менә бу ребусны чишик әле. Монда нинди сүз язылган икән. Сүзне тапсагыз, тукталышның исемен белерсез.

-Карыйк әле, бу нинди рәсемнәр. (Слайд)

-Йомгак, ул ни өчен кирәк, без аны каян алабыз соң?

-Ә монысы нәрсә безнең совхоз быел бөртеклеләрдән 35260 центнер  уңыш җыеп алды, бу шул ашлыктан ясалган он.

-Ә монысы имән.

-Әйе, ул безнең урманнарда үсә.

-Юл кешесенең юлда булып хәерле, диләр. Хәзер без сезнең белән  “Омонимнар” тавына юл тотабыз.

Искә төшереп үтик: Нәрсә соң ул омоним?

Бу тукталышта да без берничә бирем утәргә тиеш.

                                Укучыларга карточкалар таратыла:

Фәридә бара суга,

Галәви кирпеч суга.

Миңлекәй печән чаба,

Барый урамнан чаба.

Әхмәди утын яра,

Хөршидә бәйли яра. (Ә.Исхак)

Карточкага төшә хәзер монда

Башкалага килгән кунаклар.

Кеше тынгач, бу борынгы тупка

Күгәрченнәр килеп кунаклар. (Ш. Галиев)

Төннәрен чагылып суларда

Балкып тора якты калалар.

Сәламләгән төсле узганда,

Безгә карап җырлап калалар. (Ә. Исхак)

Бу чәчәк-кызыл,

Ә монысы-ал.

Кайсын телисең,

Шуны сайлап ал. (Ә. Исхак)

Суың суынган Алсу.

Әнә казаннан ал су.

Кайнар суда ю керне,

Тиз бетерә ул керне. (Ә. Исхак)

Исхак та чаба, Мисбах та чаба.

Берсен зурлайлар, берсен хурлыйлар.

Искахта-чалгы, болында чаба:

Ә Мисбах бушка урамда чаба. (Ш. Галиев)

Ракета белән очканын,

Күргән Рәшит төшендә

Бүлдерделәр төшемне ди

Иң кызыклы төшендә. (Ә. Исхак)

Өй түрендә карама,

Ә син тышка карама.

Озакламый яз инде,

Ә син дәфтәреңә

Өй эшләрен яз инде. (Г. Рәхим)

 Авырмасын дисәң эч,

Кайнаган су гына эч!

Печән чабарга чык,

Кибеп беткәнче чык.

Балалар җавап бирәләр , дөреслеге тикшерелә.

-Укучылар, мин сезгә өй эше итеп, омонимнар кергән шигырьләр  табып ятларга биргән идем, кемнәр тапты? Ягез, сөйләп күрсәтегез әле.

Шигырьдә  омонимнар табып әйтелә.(Слайд)

-Ә хәзер, укучылар, юлны дәвам итәбез. Алдагы тукталыш-Антонимнар елгасы. Бу елга аша күпер салынган. Биремне үтәмичә безне күпер аша чыгармыйлар. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табарга һәм шулар  белән җөмләләр уйларга. Ә нәрсә соң ул антоним?

Сүзләр: Озын, зур, нечкә, көн, кара, яз.

Озын сүзенең кагыйдәсе искә төшерелә.

1нче төркем: Антонимнар кергән мәкаль яки табышмак язарга.(Слайд)

Аз сүз-алтын,күп сүз-бакыр.

Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.

Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык,иң зур бәхет-саулык.

Мең дус-аз,бер дошман-күп.

Мәкаль һәм әйтемнәрне аңлатабыз.

Табышмаклар (Слайд).

1.Син туктасаң  -туктый,

Син барсаң –бара,

Ул нәрсә? Уйлап кара.(күләгә)

2.Диңгезе бар –балыгы юк,

Каласы бар –халкы юк,

Урманы бар –агачы юк.(карта)

3.Чыны бар,ялганы,

Яхшысы,яманы,

Агы бар,вагы бар,

Авызда тагы бар.(сүз)

4.Иелә,бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.(шомырт)

5.Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?(тукран)

-Укучылар,күргәнегезчә ,антоним сүзләр мәкаль –әйтемнәрдә,табышмакларда күп очрады.Димәк,капма –каршы мәгънәле сүзләр халык авыз иҗатында аеруча күп кулланыла икән.Без дә үзебезнең сөйләмебезне җанландырыйк,сүзлек байлыгыбызны арттырыйк.

                                                  Дәреслек белән эш.

Дәрескә йомгак:

-Укучылар без бүген сезнең белән кайларда булдык? Үзегез генә барырга туры килсә, бу урыннарга бара белерсезме? Хәтерегездә калдымы?

-Мин сезнең җавапларыгыз  белән  канәгать. Ярый укучылар, без бик күп юллар уздык, күп сынаулар аша уздык. Хәзер “Тәнәфес” тукталышында ял итик.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

Өй эше: синоним, антоним, омонимнар кулланып “Туган җирем-Мамадыш” дигән сочинение язарга.

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...