1 сыйныфта татар теле дәресе" Ярдәмче сүзләр"
занимательные факты по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

                                      Тема: Ярдәмче сүзләр.

 Дәреснең максаты:Терминнарын әйтмичә генә ярдәмче сүзләр (бәйлек, бәйлек сүзләр) турында мәгълүмат бирү; ярдәмче сүзләр тамгасы белән таныштыру, ярдәмче сүзләрнең кайберләре баш предмет янында булмавын искәртү, өстәмә сүз белән ярдәмче сүзнең баш сүз булып килә алмавын, аларның һәрвакыт аерым язылуын аңлату;җөмләгә схема, схема буенча 4-5 сүзле җөмләләр төзи алу күнекмәләре формалаштыру, табигатьнең матурлыны күрә белергә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_1_syynyf.doc166 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                             Татарстан Республикасы

                                                                                          Әтнә муниципаль  районы

                                                                                          муниципаль    бюджет  белем

                                                                                          бирү учреждениесе  “ Күәм урта  

                                                                                          гомуми    белем  бирү   мәктәбе”

                     

                       Татар теле

Тема: Ярдәмче сүзләр.

                “Перспективалы башлангыч мәктәп” 1 сыйныф

Дәрес төре: иҗади-эзләнүче

Дәрес тибы: сәяхәт- дәрес

                                                                                   Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы

                                                                                   югары      белемле,   1 кв. категорияле  

                                                                                   башлангыч    сыйныф     укытучысы,

                                                                                    стаж 20 ел

   

                                                            2012 ел

     “ Перспективалы башлангыч мәктәп”         Татар теле дәресе 1 сыйныф

1 сыйныф өчен татар теле дәреслеге яңа стандар таләпләренә нигезләнеп төзелгән.Анда тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта гамәли яктан куллана белүгә аерым игътибар бирелә.”Балалар сүзләр белән таныша” бүлегендә укучыларга сүз төркемнәре турында башлангыч төшенчә бирелә. Бу - бик җаваплы чор.Укучылар баш һәм өстәмә предметны белдергән сүзләр, аның билгесен һәм эш-хәрәкәтен белдергән, ярдәмче сүзләр белән таныша.Укучылар сүз төркемнәрен схема ярдәмендә билгелиләр. Телебезнең эчке үзенчәлекләреннән саналган бәйлек һәм бәйлек сүзләр (терминын әйтмичә генә) белән 1 нче сыйныф укучысын таныштыру - әле яңа эш. Димәк, укучы ярдәмче сүзләрнең ( бәйлек сүзләрнең)  өстәмә предметны белдергән сүзгә ачыклык, төгәллек кертүен, сүзләрне бәйләп килүен, шул сүзләрдән соң аерым язылуын белеп кала.                                        

                                      Тема: Ярдәмче сүзләр.

 Дәреснең максаты: Терминнарын әйтмичә генә ярдәмче сүзләр (бәйлек, бәйлек сүзләр) турында мәгълүмат бирү; ярдәмче сүзләр тамгасы белән таныштыру, ярдәмче сүзләрнең кайберләре баш предмет янында булмавын искәртү, өстәмә сүз белән ярдәмче сүзнең баш сүз булып килә алмавын, аларның һәрвакыт аерым язылуын аңлату;җөмләгә схема, схема буенча 4-5 сүзле җөмләләр төзи алу күнекмәләре формалаштыру, табигатьнең матурлыны күрә белергә өйрәтү

Дәрес төре: иҗади-эзләнүче

Дәрес тибы: сәяхәт- дәрес

Материал: Татар теле И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова, Мөстәкыйль эш дәфтәре  И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова. Методик кулланма И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова, Җиһазлау :сүз схемалары, модель, компьютер,проектор, төп геройлар Әминә белән Әмир, Тылсымчы.             

                                      Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

Рәхмәт , кояш

Таң китердең.

Бар дөньяны ялт иттердең

Нурың төште бүлмәбезгә

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

-Исәнмесез, балалар! Барыгызга да хәерле иртә. Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.Укучылар бүгенге дәрестә без яңа сүзләр белән танышырбыз.Аларны үзебезнең сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

II. Актуальләштерү

-Укучылар көннән көн табигать уяна, көннәр матурлана.Безнең Тылсымчыбыз да бүген бигрәк матур күлмәк кигән. Ни өчен шулай икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Яз килә.)

Дөрес укучылар, табигать уяна .Табигатьтә бара торган күренешләрне төгәлләк күрергә безгә менә слайд ярдәм итәр. Без сезнең белән хәзер төркемнәргә бүленеп яз образын тудырырбыз.1 төркем предметны белдергән сүзләрне  (яз, кояш, тамчы,сыерчык, бөре...), 2 төркем эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне (тама, эри, ага, елмая, сайрый.....), 3 төркем прдметның билгесен белдергән сүзләрне әйтер (ямьле, матур, күчмә,..)

        Мин беләм!  

   -   предметны белдерүче баш сүз

    -  эш-хәрәкәтне белдерүче сүз

    - билгене белдерүче сүз.

Схема буенча эш.    Ямьле яз җитә.

Яз җиткәнгә Әминә белән Әмир дә шатлана икән бит укучылар.

III Яңа теманы ачу

Укучылар безгә бүген Тылсымчы бер бирем җибәргән. Ул бирем “Язгы авазлар” дип атала.Тыңлап карыйк әле, монда язның кайсы ае турында сүз бара икән  һәм нәрсәләр турында? (Матур сөйләмне тыңларга өйрәтү максатыннан.)

Каеннар  ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле.Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә.Ботакларда бөреләрәле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә.

-Үсәргә ярый микән?- дип сорады бер бөре икенчесеннән.

-Ярамый әле, - диде икенче бөре. – Әле җирдән кар китмәгән, урамда салкын.

-Кайчан үсәргә ярый соң?

Бөре ботагы селкенде дә. Кояш әйтер диде.

Кар астында – җирдә ике орлык янәшә ята.Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә иде.

-Үсәргә ярыймы? –дип сорады бер орлык икенчесеннән.

-Ярамый әле, -диде икенче орлык.Җир туң,өсте дә караңгы.

-Кайчан үсәргә ярар соң?

Орлык тыңлап, тыңлап торды да .

 -Кояш әйтер,- диде.

Уку мәсәләсе кую

-Сез нинди язгы авазларны ишеттегез. Нәрсәләр узара сөйләште.

Мин белергә телим!

Бөре    ......   бөре   сөйләшә.

Орлык   .....   орлык   сөйләшә.

Укучылар менә бу җөмләдә нинди сүз төшеп калган икән.Берәрегез әйтә алмас микән?

Бөре белән бөре сөйләшә.

Белән сүзе ярдәмче сүз булып тора, аның тамгасы            өчпочмак формасында.

Уку мәсәләсен чишү.  Без үзебезгә нинди максат куйган идек? Яңа сүзләр белән танышу.  Белән сүзе нинди сүзләр арасында килгән?   Белән сүзе баш предмет арасында килгән һәм аерым язылган.

Бөре белән бөре нишли?   Схема –

Нәтиҗә. Димәк, бу  ярдәмче сүз җөмләнең эчтәлеген тулырак аңларга ярдәм итә.Алар бу очракта җөмләдәге баш предметны белдергән сүзләргә ачыклык кертә.

- Минем белән килешәсезме ?Без бүген өйрәнә торган тема ярдәмче сүзләр икән.

Орлык белән орлык сөйләшә. Укучылар орлык сөйләшә аламы соң? Юк икән шул.Аңа нинди сорау куеп булыр икән? Ярдәмче сүзгә сорау куеп булмый икән бит.

Менә мин сезгә тартма белән берәр орлык өләшәм. Әйтегез әле, орлыкка үсү нинди шартлар  кирәк? (Яктылык, җылылык, туфрак, су) Укучылар сез дә бик кечкенә орлыклар, сезгә дә җылылык, наз, тәрбия кирәкме?

-Укучылар бу орлык һәм тартма белән нәрсә эшләп була соң?

Ә хәзер  сез шул орлыкны тарма эченә салыгыз. Орлык кайда ята?  

Орлык тарма эчендә ята.    Схема төзеп карыйк әле.

Тартма янында. Орлык тартма янында ята.

Тарма алдында. Орлык тартма алдында ята.

Тартма астында.Орлык тартма астында ята.

Тартма артында.Орлык тартма артында ята.

Бу җөмләләр кайсы сүз белән аерыла соң?    (янында, алдында, астында, артында)

Сүз нәрсә турында бара? Орлык баш сүз. Орлык нишли? Орлык ята. Кайда ята? Тарма эчендә.  Бу очракта тарма сүзе өстәмә предметны белдерүче сүз, ә эчендә сүзе ярдәмче сүз булып тора.  Бу ярдәмче сүзләр кайсы сүзгә ачыклык кертә соң? Төп предметны белдергән сүзгә ме, әллә өстәмә предметны белдергән сүзгә ме?

Димәк, бу ярдәмче сүзләр бу очракта өстәмә предметны белдергән сүзгә ачыклык кертә. Минем белән килешәсезме?

Динамик пауза.  Кояш рәсеме ясау.(куллар белән, аяклар белән,баш белән, гәүдә белән)

Дәреслектәге 24- 25 биттәге рәсемнәргә карап, ярдәмче сүзләрне табу.

Малай белән кыз машинада бара.Машина капкага кадәр бара.Машина капка аша чыга.

Буре белән төлке урманда яшиләр.Песи белән эт сөт эчәләр.

    IV. Ныгыту өлеше

Парларда эш (телдән)

1 пар. Аю өн         йоклый. ( Аю сүзе баш предметны, йоклый сүзе эш-хәрәкәтне, өн сүзе өстәмә предметны, эчендә сүзе ярдәмче сүзне белдерә) Аю нишли?

__________

2 пар.                      оя          яши.   (Кош оя эчендә яши.) 3 пар.    Песи өстәл             утыра.  (Песи өстәл астында утыра)

__________

4 пар.                    оя эчендә ята.  (Эт оя эчендә ята.)5пар. Көймә су            йөзә. (Көймә су өстендә йөзә.)

Игътибар ит! Димәк,  ярдәмче сүзләр ничек язылгын? Алар аерым языла.

Ни өчен кирәк соң алар?Алар сүзләрне бер -берсенә бәйлиләр, сүзләргә ярдәм итәләр.

Уен Уенның кагыйдәсе укытучы учларның һәм йодрыкларның кайда булырга тиешлеген әйтә һәм күрсәтә.Укучылар укытучы әйткән урынга кулларын йодрыкларын куярга тиешләр.Уен тизләтелгән темпта алып барыла.Учларны парта өстенә, йодрыкларны парта астына, учларны өстәл өстеннән, учларны парта астыннан, йодрыкларны баш өстенә күтәрергә,йодрыкларны баш артына куярга һ.б.

Укучылар мөстәкыйль эш дәфтәренең 18-19 биттәге эшне язмача эшлиләр.Рәсемнәрә карап, буш урыннанга мәгнәгә туры килә торган ярдәмче сүзләрне әйтәләр.Аннары аларны язып куялар.Ахырдан төсле карандаш белән рәсемнәр буяла.

Песи өстәл ________  ята.    Песи өстәл астында ята.

Тиен агач ________ утыра.     Тиен агач өстендә утыра.

Акбай оя __________ утыра.    Акбай оя алдында   утыра.

Муйнак оя__________ ята.      Муйнак оя артында ята.

 Алма өстәл ___________ тора. Алма өстәл өстендә тора.

 Песи тартма _______ йоклый. Песи тартма эчендә йоклый.

Ярдәмче сүзләргә фишкаларны куйдык .Иптәшеңнекен күзәттек.

Әминәнең сумкасында бирем бар икән бит укучылар.

Сүзләрне арттыру бару максатыннан рәсем буенча җөмләләр төзү, модель белән эш.

1 төркем.    Сыерчык сайрый.

2 төркем.    Матур сыерчык сайрый.

3 төркем   Матур сыерчык агачта сайрый.

4 төркем.  Матур сыерчык оя янында сайрый.

5 төркем.  Әминә белән Әмир шатлана.

Рефлекция

-Өчпочмак эчендә нинди сүзләр яши икән соң, укучылар?

-Предметны белдергән сүзләр, ярдәмче сүзләр, билгене белдергән сүзләр.

-Ярдәмче сүзләр ни өчен кирәк?

-Димәк алар җөмләгә ачыклык, төгәллек кертә.

-Без бүгенге дәресебезнең максатына ирештекме?

-Яңа сүзләр белән таныштыкмы?

-Ничек уйлыйсыз,бу дәресне без бушка уздырдыкмы?

-Бүгенге дәрестә Булат син кемне мактый аласың?

-Сезгә дәрес ашадымы? (Смайликларда күрсәтү)

Әмир белән Әминәгә ,Тылсымчыга рәхмәт әйтеп дәресебезне төгәллик.

Рәхмәт укучылар.

    Башлангыч сыйныф укытучылары семинары (республика, район)      14 март     2012 ел                                                          

                                           Дәрескә анализ. Сезнең тәкъдимнәр.

1.Бурганова Р.Н  Татар теле дәресе  1 класс  Тема : Ярдәмче сүзләр.   “ Перспективалы башлангыч мәктәп”  _____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Гатауллина Г.Р  Математика дәресе 4 класс.Тема : Икеурынлы санга язып тапкырлау. “Россия мәктәбе ”   _____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

3. Ганиева Л.Ф   Әйләнә-тирә дөнья  дәресе 2 сыйныф Тема: Компас белән танышу. “Россия мәктәбе ”  

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4.Сафина Р.Р Татар теле дәресе Тема  Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше .  “Россия мәктәбе”

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...