Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khikya_figyl.docx15.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе – лицей№2

7Б сыйныфында татар теле дәресе

(татар төркеме)

Тема.   Хикәя фигыль

I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алексеева Миләүшә Роберт кызы

24.10.2013.

     

     Тема. Хикәя фигыль

Максат. 1. Фигыльнең заманнарын, зат-сан белән төрләнешен, инкяр формасын искә төшерү; Фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, мөстәкыйль эшли белүләрен камилләштерү;
  2. Укучыларда дуслык хисенә карата хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау. Дәреслек, сүзлекләр, карточкаалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

1.Дәрескә әзерлек.

2. Дәфтәрләр торышы.

         II. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

-Кызыклы кичә турында дустыгызга хат яздыгызмы?

-Төрле заманда килгән хикәя фигыль һәм боерык фигыльләрне табып әйтегез.

         III. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту, системалаштыру.

                    1. Әңгәмә.

   -Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

   - Басым боерык фигыльләрнең кайсы иҗегенә төшә?

  -Ул нәрсәләр белән төрләнә?

  -Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

 -Затланышлы фигыл ләргә нинди фигыл ләр керә?

                  2. Биремнәр башкару.

                      1)Бирелгән фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.

укый                           сатачак

язды                           уйлады

бара                            сораган

эшләдек                     киләчәк

2) Бу фигыльләр нинди зат һәм санда?

барасың                   кайттыгыз

түләде                     сайлагансыз

алачакбыз              киеп карыйм

эшлиләр                 караганбыз

3) Бирелгән фигыльләрне юклык формасына куегыз.

3.Нәтиҗә ясау.

-Димәк, хикәя фигыль эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә, зат-сан белән төрләнә, барлык-юклыкта килә.

4. Кагыйдәне үзләштерү.

5. А.Гыйләҗевнең әсәреннән китерелгән җөмләләрне уку, хикәя фигыльләрне табу.

6. Физкультминут.

7. Дәреслек белән эш. (61нче бит, 111нче күнегү)

-Җөмләләрне күчереп языгыз. Хикәя фигыльләрне табып, асларына сызыгыз. Алар нәрсә турында хәбәр итәләр?Нинди сорауларга җавап бирәләр?

8. Иҗади эш.

-Мин сезгә карточкалар таратам. Анда төрле заманда, зат-санда, барлык-юклыкта фигыльләр бирелгән. Сезгә шуларга туры килгән алмашлыкларны табып язарга кирәк.

...уянды.                                    ... эшләмисез.

... ял иткәнсез.                           ... ял иткәнсең.

... кайтачакбыз.                         ... ашамаганбыз.

...укыячаклар.                           ... эчмим.

9. Мәкальләр белән эш.

Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.

Дусы күпне яу алмый, акылы күпне дау алмый.

-Бу мәкальләрдә сүз нәрсә турында бара?

- Дус-тату булып яшәргә кирәк.Әйдәгез, мәкальләрдә кулланылган фигыльләрне карап үтик: беленә-беленми, алмый (фигыльләргә анализ ясала)

10. Тест биремнәре башкару.

IV.Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау.

-Хикәя фигыль нинди мәгънәне белдерә?

-Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

-Хикәя фигыль зат-сан белән төрләнәме?

2. Хикәя фигыль нинди җөмлә кисәге була?

3. Өйгә эш бирү.

Яши, укыды, сөйләгән, килер, йөгерәчәк фигыльләре белән җөмләләр төзегез, фигыльләргә сораулар куегыз, заманнарын билгеләгез.

3.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....