6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Аглиева Гульназ Фоатовна

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_achyk_dres.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.

   

   Максат: 1.Сыйфат-сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

                   2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшен дәвам итү.

                    3.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

  Тибы: йомгаклау дәресе

   Методлар:  презентация карау, әңгәмә,  төркем   белән   эш,   тестлаштыру,   таблица   белән эш,  индивидуаль  мөстәкыйль  эш,  рәсем буенча   иҗади язма эш, сайланма һәм иҗади диктантлар.

   Җиһазлау:  дәреслек (Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек, Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина) компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”,  карточкалар,    тест сораулары,     пейзажлы рәсем, видеоязма.

                                           

Дәрес барышы:

I Оештыру моменты.

 Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

 Хәерле көн телик җиребезгә,

 Хәерле көн телик hәммәбезгә,

 Хәерле көн телик кунакларга,

 Хәерле көн телик үзебезгә!

 Менә тагын яңа көн туды. Тышта ап-ак кар, саф hава. Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр шикелле. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлап җибәрик.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.

-Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)

-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

- Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз,.белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

3.Кабатлау, ныгыту. (сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү)

Слайд №1-4

-Сыйфат нәрсәне белдерә?Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

-Сыйфатның төрләнеше турында ниләр беләсез?

-Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Әйе, дөрес, балалар. Җавапларыбызның дөреслеген тикшереп алыйк.(слайдлар буенча тикшерү.)

-Хәзер әйдәгез, сыйфат буенча тулырак җавапларны төркем белән бирик.

Төркемнәрдә эш

   1 төркем. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? Мисаллар.

   2 төркем. Ясалышы буенча сыйфатларның нинди төрләре бар? Нинди сыйфат ясагыч кушымчаларны беләсез? Мисаллар.

   3 төркем. Сыйфатларның исемләшүен аңлатырга. Мисаллар китерергә.

    4 төркем. Асыл hәм нисби сыйфатлар. Мисаллар.

    5 төркем. Сыйфатлар җөмләнең кайсы кисәкләре булырга мөмкин? Мисаллар.

   Контроль: 1 минуттан соң, һәр төркем үз соравы буенча җавап бирә.

-Әйбәт, бик төгәл җавап бирдегез. Җавапларның төгәллеген, дөреслеген ачыклар өчен, компьютер презентациясен карап үтик (слайдлар буенча тикшерү.)

Слайд №5-9.

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Тест.

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: ачы, тәмле, төче.

а) төс                 б) тәм                  в) форма

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: бик уңган, кып-кызыл, иң кечкенә.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл  

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

Слайд №10

 Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – в                                     “5”-   10 балл      
  2. – в
  3. – б                                     “4”  -7-9 балл
  4. – г
  5. – в                                     “3”-  4-6 балл
  6. – б
  7. – г                                      “2”- 3тән түбән балл
  8. – в

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 10 балл булса “5” була.

Физминут

Слайд№11

Укытучы: Хәзер, балалар, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын искә төшерик. Бу таблица сезгә таныш. Әйдәгез, кабат хәтердә яңартыйк.

     

 Слайд №12

Таблица  буенча әңгәмә

  1. Сыйфатлар күп очракта нинди җөмлә кисәге булалар? (аергыч, хәбәр)
  2. Сирәгрәк очракта, фигыльне ачыкласа, нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
  3. Әгәр исемләшсә ... (ия яки тәмамлык була)

   Хәзер мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкадагы сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Карточка буенча индивидуаль дифференциаль  эш

Көчле укучылар өчен

  1.  Калын урманнар тып-тын. Агачлар йомшак мамык шәл ябынган
  2. Шау-шулы кичәдән соң бик күңелсез. Моңлы  тавышлы кыз бала бик  матур җырлады.

“5” ле билгесенә

  1. Кышкы урман ап-ак. Яшел чыршы горур басып тора.

2. Яхшы укучы барысына үрнәк. Җәйге каникул күңелле үтә..

“4” ле билгесенә

  1. Тиздән күңелле бәйрәм җитә.  Кышкы кичтә йолдызлар җемелдәшә.
  2. Мансур- игелекле бала. Урамда салкын.

                       Берничә укучыны такта янында эшләтү.

Укытучы: Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле. Нинди искиткеч матур кышкы көн! Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый! Ә кемнең кыш көне урманга барганы бар? Менә мин сезгә кышкы урманнан фоторепортаж алып кайттым. Хәзер шуны карап китик әле. Менә шушы  рәсем буенча иҗади эш башкарырбыз. Үзегезнең бөтен фантазиягезне эшкә җигеп, сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып, кышкы урман турында кечкенә генә хикәя язарга кирәк.

       Слайд№13

Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик.

Укытучы: Бик матур иҗат җимешләре туган.Татар теленең сүз байлыгы чиксез шул.

Ял итү  (Мактама турында видеоязма карау)

Дәреслек белән эш.

 -Ә хәзер дәреслектәге автор хикәясе белән танышыйк. (130 нчы күнегү.)Язучы кышкы урманны ничек тасвирлаган? Хикәягә нинди исем биреп була?  Текстның 1-2 абзацларыннан сыйфатларны табыйк әле. Аларга морфологик анализ ясыйк.

Сыйфатка морфологик анализ

Слайд №14

   Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

4.Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

-Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлауның нәтиҗәсе киләсе дәрестә язачак диктантта күренер дип уйлыйм. Дәрес өчен билгеләр тест сорауларына hәм дәрестә җавап бирүегезгә карап куелыр.

5. Өй эше.

Слайд №15

1.Модель буенча сыйфат  турында сөйли белергә

2.“Туган ягым кышы “ темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.

 Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.



 

Комментарии

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Дэресен бик бай эчтэлекле, унышлы чыккан.