Аглиева Гульназ Фоатовна

Сайт учителя родного (татарского) языка и литературы

Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый — аның нәсел тамыры да терек булудан туктый.
Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.
Р.Фәхреддин

Мин үземнең коллегаларым белән якыннан аралашуыма бик шатмын. Яңа дуслар табуыма ышанып калам.

О себе

  Мин, Аглиева Гөлназ Фоат кызы, 1972 нче елның 18 нче июлендә Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында тудым. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Мәктәпкәчә психология hәм педагогика факультетын тәмамлап, Мөслим районы Каенсаз башлангыч мәктәбендә хезмәт юлымны башлап җибәрдем. 1994-2000 нче елларда Яр Чаллы шәhәренең 52 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы вазифасын башкардым. 2000 нче елдан башлап, Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Яр Чаллы өзлексез белем бирү институтында читтән торып татар теле hәм әдәбияты белгечлеген алдым. Хәзерге көндә татар балаларына туган телебезне өйрәтәм. Хезмәтемне бик яратам.
 Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм. Укучыларым Нуруллина Айназ һәм Гөлназ өч  ел рәттән татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасында призерлар , Гөлназ - IV Халыкара татар теленнән уздырылган олимпиадада 2 нче урын, Айназ - Г.Тукай иҗатын иң яхшы белүче номинациясендә җиңүчеләр булды. Аларга алмашка инде менә дүрт ел рәттән Суербаева Ильвина татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасында призер исемен яулый. 2017 нче елда Ильвина  Халыкара татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган олимпидада 3нче урынга, 2019 нчы елда 2 нче урынга лаек булды. Укучыларым Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәдә уздырыла торган "Ау, яшь талантлар" бәйгесендә, республикакүләм уздырыла торган төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә  призлы урыннар алалар. Аглиев Камил һәм Нуруллина Гөлназ - Клара Булатова премиясе лауреатлары.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар әдәбиятын укырга бик яратам. Бигрәк тә совет чоры әдәбиятын. Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән",  М.Әмирнең "Саф күңел", Ф.Садриевның "Таң җиле" әсәрләрен кабат-кабат укыйм.

Мой взгляд на мир

Мин тормышны яратам!

Мои достижения

  • Победитель конкурса на получение денежного поощрения лучшими учителями образовательных организаций Республики Татарстан, реализующих образовательные программы начального общего, основного общего и среднего общего образования, в 2017 году;
  • Победитель гранта «Поддержка учителей татарского языка и литературы за подготовку призеров и победителей Республиканских олимпиад по татарскому языку и литературе и Международной олимпиады по татарскому языку и литературе», 2019 г;
  • Победитель гранта «Поддержка профессионального роста учителей общеобразовательных организаций Республики Татарстан», 2019 г;
  • Почетная грамота МОиН РТ за весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд, 2019г.
  • Диплом МОиН РФ лучшему учителю-победителю конкурса на получение денежного поощрения, 2017г.
  • Благодарственное письмо МОиН РТ победителю конкурса на получение денежного поощрения лучшими учителями образовательных организаций Республики Татарстан, реализующих образовательные программы начального общего, основного общего и среднего общего образования, в 2017 году.
  • Победитель гранта Главы АМР, 2017г., 2018г.
  • Почетная грамота Совета и исполнительного комитета Альметьевского муниципального района за многолетний добросовестный труд в системе образования, 2018г.
  • Почетная грамота Совета профсоюзных организаций УО Альметьевского муниципального района РТ председателю профкома за активную работу в профсоюзном движении школы и района, 2012, 2015г.
  • Почетная грамота МОН РТ за подготовку призера Международной олимпиады по татарскому языку и литературе, 2016г., 2017г., 2019г.
  • Почетная грамота МОН РТ за подготовку победителя и призера Республиканской олимпиады по татарскому языку, 2019г.
  • Почетная грамота МОН РТ за подготовку призеров Республиканской олимпиады по татарскому языку, 2015г., 2016г., 2017г, 2018г.
  • Почетная грамота МОН РТ за подготовку призеров Республиканской олимпиады по татарской литературе, 2015г., 2016г., 2017г, 2018г., 2019г.
  • Почетная грамота УО Альметьевского района за подготовку победителя и призеров муниципального этапа Республиканской олимпиады по татарскому языку, 2014-2018г.
  • Почетная грамота УО Альметьевского района за подготовку победителя и призеров муниципального этапа Республиканской олимпиады по татарской литературе, 2014-2018г.

 

Моё портфолио

Туган телем-Тукай теле!

Дөньяда иң затлы тел.

Җанлы тел ул-минем телем,

Шуңа аны яхшы бел!

Сүзләремне улым Мансур язган шигырь юллары белән башлавым юкка гына түгел. Без татар теле hәм әдәбияты укытучылары буларак бигрәк тә, үз туган телебезне балаларыбызга өйрәтүдә көчебезне кызганмаска, милләтебезне саклап калырга кулдан килгән кадәр тырышырга тиешбез. Мин үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашып, коллегаларымнан кирәкле материаллар алырга өмет итәм.

Мои публикации:
Другие языки
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Художественно-прикладное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: