Бердәм Дәүләт тесты

Аглиева Гульназ Фоатовна

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Укытучым

(1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды.

(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар. (5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

(12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14) Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15) Җитмәсә тагын, тотлыгам.

(16)Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала кән. (17)Мондый укытучыларны логопед дип атыйлар.

(18)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (19)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, тотлыгуымны бетерә алам икән.

(20)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. (21)Язга таба сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

(22)Уку елы тәмамланды. (23)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде <…> Петяның әтисе һава сугышыннан соң  кайтмаган. (24)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (25)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. (26)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

(27)Күп еллар үтте. (28)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (29)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады. 

(Г.Бакировтан)

     *Госман   Фәтхулла улы Бакиров (1896-1982)  - балалар язучысы. “Партизан малай”, “Классташлар”, “Укытучым”, “Утлы тегермән” повестьлары, “Мыеклы бикә”, “Кадерле бүләк” кебек китаплары сугыштан соңгы балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш кертә.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз. Һәр хәреф яки  цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

1. Кайсы мәгълүмат  түбәндәге сорауга җавап була ала?

Егет ни өчен сөйләшергә ояла?

  1. Җитмәсә тагын, тотлыгам.
  2. Бер атна авырып ятты, төсе качты.
  3. Уку елы тәмамланды.
  4. Анна Сергеевна мине дә яратты.

Җавап: __________________________ .

2. Метафора  булган җөмләне табыгыз

1)       Мондый укытучыны логопед дип атыйлар.

  1. Ул  минем белән сөйләшергә тырыша.
  2. Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты.
  3. Күңел  түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады

Җавап: __________________________.

3. 3 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________________.

4. 15 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________________.

5. 9 нчы  җөмләдән “күңеллесүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

6. 8  нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

7.  11-13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

8. 17-19 нчы җөмләләр арасыннан  кушма  җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең  номерын языгыз.

Анна Сергеевна укыткан балалар, (1)үсеп, (2)күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (3)                                      Җавап:____________________________.

10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

      Мин тартынам, (1)рәтләп русча да белмим бит. (2) Җитмәсә тагын,(3) тотлыгам.(4)

Җавап:____________________________.

11. 16 нчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________________.

12. 23 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________________.

13. 16-18 нче  җөмләләр арасыннан бер составлы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

14. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган  тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты,(1) юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (2)Мин шуны аңладым, (3) әгәр тырышсам, (4)тотлыгуымны бетерә алам икән. (5)      Җавап:____________________________.

15. 21 нче җөмләдән “авырлыкны” сүзенә антоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

16. 25 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:____________________________.

17. Нечкә хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

        Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты.

Җавап:____________________________.

 18  23 нче  җөмләдән  кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

19  29 нчы җөмләдән  [ы  ] авазы  [  о]лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

20.  26 нчы  җөмләдән иялек   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Җавап:____________________________.

Барлык җавапларны тест үткәрү өчен күрсәтмәләрдә бирелгән тәртиптә 1нче номерлы бланкка  күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 БИРЕМНӘРЕНЕҢ БАРЫ ТИК БЕРСЕН ГЕНӘ үтәгез.  Әлеге биремнең җавабын 2 нче номерлы җаваплар бланкына языгыз. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

21.1. Күп еллар үтте. Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады. 

 Текст ахырында китерелгән әлеге җөмләнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      21.2  “Укытучы ” сүзен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез һәм,  тезис итеп алып, “Укытучы” дигән темага сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Шомырт нигә елый?

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

005 вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

Шомырт нигә елый?

(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, бер җәйне бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык. (4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Аннары без шомыртыбыз янына аның шау чәчәккә төренер вакытын чамалап киләбез. (6) Бу вакытта чияләр, алмагачлар, миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. (7) Димәк, бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар.

(8) Җәй азакларына таба да без шомыртыбызга кунакка киләбез. (9) Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле чем-кара җимешләре белән сыйлый.

(10) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (11) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытыңда барып җитәргә ашыктык.

(12) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (13) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (14) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(15) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (16) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (17) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (18) Урлар чәчәк калмагач <...> кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (19) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (20) Каерылган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән, дымланып, кан саркый сыман. (21) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (22) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(23)  - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

(24) Әйе, елый иде шомырт...

                                                                                                                                      (Р.Төхфәтуллиннан*)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

А1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Шомырт нигә елый?

1) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап

киткәннәр.

2) Бу вакытта чияләр, алмагачлар, миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-

ачмас кына утыралар.

3) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй 6уе

моңсуланып калган иде.

4) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы?

А2. Метафора булган җөмләне табыгыз

1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, бер җәйне бик күңелле ял иткән идек без.

2) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар.

3) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

4) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр.

А3. 11нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. 

А4. 8нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. 

А5. 4 нче җөмләдән шатланып, сөенеп сүзләренә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

А6. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.        

А7. 5-7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

А8.  10-14 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә,(1) шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? Әнә бит,(2) инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Бу вакытта чияләр, (1)  алмагачлар, (2)  миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. (3) Димәк, (4) бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар. (5)

А11. 3 нче   җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

А12. 18 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.  

А13. 8-11нче җөмләләрдән инкярь җөмләнең номерын языгыз.

А14. Тиңдәш кисәкләргә  бәйле куелган өтерләрнең номерларын языгыз.

Мин кармак салып утырам, (1)  улым чикерткәләр куа, (2)  зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, (3) кошлар белән сөйләшә, (4)  арыгач, (5)  шомыртның күләгәсенә ятып йоклый. (6)

А15. 12 нче җөмләдән кайгысын, хәсрәтен сүзләренә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

А16. 9нчы җөмләдән зат алмашлыгын табып языгыз.

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар.

1) сыйфат фигыль      

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4)инфинитив

 

А 18  6нчы  җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

А19 . 23нче җөмләдән  [ ы  ] авазы  [  о]   лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

А20. 13нче җөмләдән иялек   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең БАРЫ ТИК БЕРСЕН ГЕНӘ      үтәгез. Әлеге биремнең җавабын 2нче номерлы җаваплар  бланкына языгыз. Яза башлар алдыннан сайлаган биремнең номерын күрсәтегез.

21.1  « - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

Әйе, елый иде шомырт...» Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.              '

      21.2  “Табигатьне рәнҗетмәгез!” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 



Предварительный просмотр:

Хәсән бай

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

004 вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

Хәсән бай

 (1) Бик абруйлы кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Россиянең зур шәһәрләрендә дә мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит аны: «Менә бу шәһәремдә мәчет сал!» - дип көтеп тормаганнар. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеткән, чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар. (5) Октябрь революциясе алдыннан ул шәхси банк ача, тимер юллар төзергә тели.

(6) Ләкин... (7) Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, түзә алмаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлемгә хөкем итәләр.

(9) Әмма, уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай турында бер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның яхшылыгын күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән төрмәдән качып, чит илгә чыгын киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булды. (15) Монысы дөреслеккә якын иде <...> шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде...

(17) Тегермәне, остаханәләре күптән юкка чыкты, ә мәчете һаман тора... (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит! (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. (20) Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!

(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!

(М.Кәбировтан*)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

А1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

  Хәсән бай ни өчен абруйлы кеше саналган?

1)  Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, түзә алмаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.

2)  ...Никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды.

3) Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!

4) Якын дусларының ярдәме белән төрмәдән качып, чит илгә чйгып киткән...

А2. Метонимия булган җөмләне табыгыз

1) Әмма, уйламаганда, бер могҗиза була.

2) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!

3) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер.

4) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде.

А3. 13нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. 

А4. 19нчы җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. А5. 21 нче җөмләдәге уй, караш сүзләренә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

А6. 9 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.        

А7. 11-12 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

А8.  15-19 нчы  җөмләләрдән тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, (1)   түзә алмаслык газапларга дучар итеп, (2) төрмәләрдә йөртәләр, (3)   якыннарын атып үтерәләр. (4)  

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Хәер,(1) яңа фабрикалар,(2) күперләр төзеткән,(3) чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар. Октябрь революциясе алдыннан ул шәхси банк ача,(4) тимер юллар төзергә тели.

А11. 5 нче   җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

А12. 15 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.1

А13. 10-13 нче җөмләләрдән инкярь җөмләнең номерын языгыз.

А14. Тиңдәш кисәкләргә  бәйле куелган өтерләрнең номерларын языгыз.

Хәер,(1) яңа фабрикалар,(2) күперләр төзеткән,(3) чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар.  

А15. 3 нче җөмләдән авыр, кыен, читен сүзләренә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

А16. 3  нче җөмләдән зат алмашлыгын табып языгыз.

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Татар авылларында гына түгел, ә Россиянең зур шәһәрләрендә дә мәчетләр төзеткән ул.

1) боерык фигыль

2) инфинитив

3) шарт фигыль

4) хикәя фигыль

А 18  8нче җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

А19 . 15нче җөмләдән  [ ы  ] авазы  [  о]   лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

А20. 14 нче җөмләдән иялек   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Җавап:_____________________

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең БАРЫ ТИК БЕРСЕН ГЕНӘ      үтәгез. Әлеге биремнең җавабын 2нче номерлы җаваплар  бланкына языгыз. Яза башлар алдыннан сайлаган биремнең номерын күрсәтегез.

21.1  С1. «Тегермәне, остаханәләре күптән юкка чыкты, ә мәчете һаман тора... Бер карасаң, исең китәрлек бит! Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!

Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!» Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

  Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      21.2  “Туган ягымда - яхшы кешеләр” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 



Предварительный просмотр:

Урам малайлары

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Урам балалары

 (1) Хафиз көзге салкын төннәрнең берендә мәйдан аркылы үткәндә, әллә кемнең генә өздереп сызгырганын ишетте, аның артыннан берничә милиционер сыбызгысы да чәрелдәде. (2) Казан тирәсендәге малайлар, шуны гына көткән кебек, төрле якка чабарга башладылар.

(3) – Әй, мильтон!..

(4) Бер үтүче соңгарак калган малайның каршысына төште дә, чатырдатып тотып та алды.

(5) – Ә, ләктең, кая качасың?!

(6) Малай тартылып чәбәләнде, җиргә ятып карады, ләкин тотучы – нык, каршыга килә торган милиционерга табан өстерәде. (7) Кызык тапкан халыклар да җыела башлады.

(8) – Шалишь, малай <…> кача алмассың...

(9) – Җибәрәсеңме, юкмы? Хәзер тешлим... Мин сифилислы! – диде тыпырчынган малай. (10) Тотучыларның күзләренә керерлек булды.

(11) Бу сүздән Хафиз да аптырап калды. (12) Килә башлаган халыклар арасыннан берсе шикле тавышын чыгарды.

(13) – Җибәр-р, маташ-шма!

(14) Ычкынган малай челтәрләнеп ясалган такта баскычлар арасына кереп югалды. (15) Тик килеп җиткән милиционер гына шелтәләргә тотынды.

(16)- Тоткач, җибәрәләрме соң, әй, син дә шул!..

(17) Аннары, сифилис иярүдән курыккан кешенең уен бүлешергә теләгән кебек, тавышыннан йомшаклык чыгарды.

(18) – Әлбәттә, алар белән көрәшүе кыен! (19) Детдомнардан да качалар...

(20) Хәзер генә караңгы чатта егылган бер исерекне чишендергәнлекләрен дә сөйләп алды.

(21) Чылбырлы көчеген иярткән эшләпәле марҗа янындагы кешегә карады да, иңбашларын җыерды.

(22) – Гаҗәпләнәм мин бу әшәке балаларга. (23) Ничек яшиләр...

(24) – Кәефегезне җибәрмәгез, сөеклем! – диде янындагы ир кешесе. – (25) Әй, извозчик! (26) “Шарлама” ресторанына кадәр күпме аласың?

(27) – Кабахәтләр! – диде Хафиз эчтән генә. (28)Аның чылбырлы эткә дә, эшләпәле хатынга да, ресторанга барырга хәзерләнгән иргә дә ачуы кабарды. (29) Ертык штанлы малайларның салкын таш өсләрендә йоклавын, әллә кемнәрнең рестораннарда эчүен башына сыйдырып бетермәде.  

(Афзал Шамовның “Төн” хикәясеннән өзек)

Афзал Шамов - Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов (1901 — 1990) - егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" (1926), "Днепр буенда" (1927), "Бер мәхәббәт турында" (1933), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" (1933), "Госпитальдә" (1938), "Туйда" (1938) кебек повесть һәм хикәяләр авторы, әдәби тәрҗемә остасы.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Хафизның кемнәргә ачуы чыга?

1) Килә башлаган халыклар арасыннан берсе шикле тавышын чыгарды.

2) Чылбырлы көчеген иярткән эшләпәле марҗа янындагы кешегә карады да, иңбашларын җыерды.

3) Ертык штанлы малайларның салкын таш өсләрендә йоклавын, әллә кемнәрнең рестораннарда эчүен башына сыйдырып бетермәде.  

4) Аның чылбырлы эткә дә, эшләпәле хатынга да, ресторанга барырга хәзерләнгән иргә дә ачуы кабарды.

А2. Метоафора булган җөмләне табыгыз

1) Бер үтүче соңгарак калган малайның каршысына төште дә, чатырдатып тотып та алды.

2) – Җибәрәсеңме, юкмы? Хәзер тешлим... Мин сифилислы! – диде тыпырчынган малай.

3) Ертык штанлы малайларның салкын таш өсләрендә йоклавын, әллә кемнәрнең рестораннарда эчүен башына сыйдырып бетермәде.  

4) – Кабахәтләр! – диде Хафиз эчтән генә.

А3. 7нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А4. 15нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А5. 6нчы  җөмләдән тәрбиясез  сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

А6. 14  нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

А7. . 25-28 нчы  җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А8.1-4 нче җөмләләрдән туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Казан тирәсендәге малайлар, (1)   шуны гына көткән кебек, (2) төрле якка чабарга башладылар.

Җавап:____________________

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

– (1)Әлбәттә, (2) алар белән көрәшүе кыен!(3) Детдомнардан да качалар...(4)

   Җавап:___________________

А11. 21 нче   җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

А12. 8 нче җөмләдә <…>   тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

А13.  6-11  нче җөмләләрдән тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А14. Эндәш сүзгә бәйле куелган  тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

– (1)Кәефегезне җибәрмәгез, (2)сөеклем!(3) – (4)диде янындагы ир кешесе.(5)

Җавап:_____________________________

А15.  15 нче җөмләдән “ачулану” сүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________

А16. 26 нчы җөмләдән алмашлыкны  табып языгыз.

Җавап:____________________

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Тик килеп җиткән милиционер гына шелтәләргә тотынды.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А18.  1нче җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А19. 24 нче җөмләдән [е] авазы [ө]ләшеп әйтелә торган сүзне табыгыз.

Җавап:_______________

А20. 21 нче җөмләдән юнәлеш  килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:_____________________

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1  – Кабахәтләр! – диде Хафиз эчтән генә. Аның чылбырлы эткә дә, эшләпәле хатынга да, ресторанга барырга хәзерләнгән иргә дә ачуы кабарды. Ертык штанлы малайларның салкын таш өсләрендә йоклавын, әллә кемнәрнең рестораннарда эчүен башына сыйдырып бетермәде, - җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз?

Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль һәм әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 100 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).

      21.2  “Ашаган белми - тураган белә”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Рестораннарда ашаган-эчкән кешеләр ни өчен ятим балаларның урамда яшәүне кулайрак күрүен аңламыйлар? Ертык штанлы малай төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Ашаган белми, тураган белә” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль һәм әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 100 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

Туган туфрак

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Туган туфрак

(1)Язын булды бу хәл.  (2)Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым. (3)Аның өчен бакчабыздан яхшы туфрак алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

(4)Юлда кайтканда шиңә башлаган кыр чәчәге тиздән сабагын турайтып җибәрде, терелде, яшелләнеп китте. (5)Гөлем бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан балкып тора башлады.

(6)Шатлыгымның иге-чиге булмады. (7)Гөлемнең чәчәчкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

(8)Кинәт аңа әллә ни булды. (9)Берничә көн эчендә, таҗларын коеп, гөлем шиңә башлады. (10)Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да шиңде...

(11)Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. (12)Үсемлеккә болар да файда итмәде.

(13) Шунда әниемә дәштем.

(14)-Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. (15)Туган туфракка ни җитә! – диде ул.

(16) “Кеше <…> табигать баласы», - дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. (17)Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...

(18)Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.      (Г.Гыйльмановтан)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Малай ни өчен шатлана?

1) Берничә көн эчендә, таҗларын коеп, гөлем шиңә башлады.

2) Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым.

3) Гөлем бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан балкып тора башлады.

4) Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...

А2. Метонимия булган җөмләне табыгыз

1) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым.

2) Юлда кайтканда шиңә башлаган кыр чәчәге тиздән сабагын турайтып җибәрде, терелде, яшелләнеп китте.

3) Үсемлеккә болар да файда итмәде.

4) Гөлемнең чәчәчкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

А3. 7нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А4. 13нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А5. 6нчы  җөмләдән кайгымның  сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

А6. 1  нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

А7. . 7-9 нчы  җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А8.16-18 нче җөмләләрдән туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Кеше, (1)  туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, (2)- тулы бәхеткә ия була алмый, (3)  үзен һәрчак ятим сизә, (4)  моңсулана, (5)  шиңә бит...

Җавап:____________________

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

“Кеше <…> (1)  табигать баласы»,(2)   - дип юкка гына әйтмиләрдер, (3)    күрәсең.

   Җавап:___________________

А11. 10 нчы   җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

А12. 16 нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

А13. 11-15 нче җөмләләрдән тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А14. Эндәш сүзгә бәйле куелган  тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

-Туфрагы килешмәгәндер,(1)улым,(2)туфрагы.(3) Җавап:_____________________________

А15. 3 нче җөмләдән начар  сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

А16. 3  нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________________

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А 18  17нче җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А19 . 2 нче җөмләдән  [ ы  ] авазы  [  о]   лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А20. 7 нче җөмләдән иялек   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Җавап:_____________________

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1  ” “Кеше <…> табигать баласы», - дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...

Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.

 Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      21.2  ” Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит... җөмләсен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Туган җирем – изге җир” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Ансыз -дөнья сансыз. 

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Ансыз -дөнья сансыз.

1) Зур шәһәр зур проблемалар тудыра икән. 2) Авырлыклар күп булды булуын. 3) Барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый шул. 4) Һәрвакыт үзенә генә ышанырга өйрәнгән, мәктәп елларында ук инде җитди һәм мөстәкыйль кеше буларак формалашкан Гомәр әти-әнисен борчырга базнат [җөрьәт] итмәде. 5) Шалтыраткан чакта да хәлләр әйбәт, укулар әйбәттән башка сүз чыкмады аңардан. 6) Ә нәрсә дип ничәмә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә? 7) Аларның анда үзләренең дә проблемалары җитәрлек. 8) Үстерделәр, тәрбия бирделәрме – җитте. 9) Димәк, хәзер инде син үз-үзең өчен җаваплы, кирәк-кирәкмәгәнгә аларны борчып торма. 10) Рәхмәтле бул да, киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, бу тормышта үз юлыңны үзең яр. 11) Үз-үзеңә дә ышанмагач, бу дөньяда тагын кемнән ярдәм көтү кирәк? 12) Ә проблемаларга килгәндә: алар күп булды. 13) Үзе генә белә. 14) Бүген бу яңгырда үзе кайчандыр яшәгән подъезд төбендә утырмас иде. 15) Түләмәгән өчен, бүлмәсеннән куып чыгардылар аны. 16) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк. 17) «Бер сәгать тә торасың булма, югыйсә милиция чакыртам», дип янады. 18) Гомәр күпме генә ялварса да, сүзендә нык торды. 19) Мәскәү шул бу, авыл түгел! 20) Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый! 21) Монда һәркем үз-үзен генә кайгыртып яши. 22) Шәһәрнең кануны шул: бигайбә, туган! 23) Акча, акча… 24) Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең! 25) Ансыз яшәү юк, аның белән дә яшәү юк. 26) Аз булса начар, күп булса тагын да начаррак. 27) Ә шулай да булмаганыннан булуы хәерлерәк. 28) Шул «шайтан кәгазьләре» сине кеше итә диген инде! 29) Һәрхәлдә башка кешеләр янында. 30) Эш акчада түгел, эш принципта, дисәләр <…> ышанмагыз! 31) Эш – акчада! 32) Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк. 33) Кесәләр буш. 34) Күңел дә буш. 35) Әллә ничек кенә бит ул: акчаң булганда, күңел дә тулы кебек. 36) Син үзеңә генә түгел, башкаларга да хуҗа кебек. 37) Баш та югарырак күтәрелә, йөрешләр дә үзгәрә. 38) Шайтан котырткысы димә инде! 39) Кесә буш чагында исә ник туганыңа үкенә башлыйсың. 40) Кешегә түгел, үз-үзеңә дә кадерең калмый.

(С.Гыйләҗевадан*)

* Светлана Гыйләҗева (1994) – яшь каләм тибрәтүче: шагыйрә, хикәяләр авторы.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Зур шәһәрдә яшәр өчен нәрсә кирәк?

1) Барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый шул.

2) Рәхмәтле бул да, киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, бу тормышта үз юлыңны үзең яр.

3) Акча, акча…

4) Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк.

А2. Фразелогизм кулланылмаган җөмләне билгеләгез.

1) Ә нәрсә дип ничәмә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә?

2) Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең!

3) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк.

4) Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый!

А3. 6 нчы җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А4. 15 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А5. 27нче  җөмләдән яхшырак  сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.   Җавап:____________________

А6. 7  нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

А7. 5-7 нче  җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А8. 1628 нче җөмләләрдән туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Рәхмәтле бул да, (1) киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, (2) бу тормышта үз юлыңны үзең яр. (3)   

Җавап:____________________

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Димәк, (1)хәзер инде син үз-үзең өчен җаваплы, (2)  кирәк-кирәкмәгәнгә аларны борчып торма. (3)  

   Җавап:___________________

А11. 37 нче   җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

А12. 29  нчы җөмләдә <…>   тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

А13.  26-29  нчы  җөмләләрдән тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А14. Эндәш сүзгә бәйле куелган  тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

– (1)Кәефегезне җибәрмәгез, (2)сөеклем!(3) – (4)диде янындагы ир кешесе.(5)

Җавап:_____________________________

А15.  26 нчы җөмләдән “үлем” сүзенә антоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________

А16. 4 нче  җөмләдән теркәгечне  табып языгыз.

Җавап:____________________

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Һәрвакыт үзенә генә ышанырга өйрәнгән, мәктәп елларында ук инде җитди һәм мөстәкыйль кеше буларак формалашкан Гомәр әти-әнисен борчырга базнат [җөрьәт] итмәде.

1) сыйфат фигыль

2) инфинитив

3) исем фигыль

4) хәл фигыль

А18.  4нче җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А19. 15 нче җөмләдән [е] авазы [ө]ләшеп әйтелә торган сүзне табыгыз.

Җавап:_______________

А20. 22 нче җөмләдән юнәлеш  килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:_____________________

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1  “Әллә ничек кенә бит ул: акчаң булганда, күңел дә тулы кебек. Син үзеңә генә түгел, башкаларга да хуҗа кебек. Баш та югарырак күтәрелә, йөрешләр дә үзгәрә. Шайтан котырткысы димә инде! Кесә буш чагында исә ник туганыңа үкенә башлыйсың. Кешегә түгел, үз-үзеңә дә кадерең калмый.”   җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз?

Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль һәм әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 100 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).

      21.2  “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Ни өчен акчаң күп булганда, син үзеңә генә түгел, башкаларга да хуҗа кебек.?  “Ансыз - дөнья сансыз” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль һәм әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 100 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Комментарии

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Бик кирэкле эшлэр. Рэхмэт.