"Көмеш кыңгырау" мәктәп стена газетасы

Аглиева Гульназ Фоатовна

Өченче ел рәттән "Көмеш кыңгырау" яшүсмерләр өчен мәктәп стена газетасы даими чыгарылып килә.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яшь талантлар Саҗидә Сөләйманова гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле . К үренекле шәхесләр –Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәкимнең рөхсәте белән яш ь шагыйрьләр түгәрәге оештыра ул. Хәсән Туфан Саҗидә Сөләйманованы “татарларның Анна Ахматовасы” дип атаган. Бөек язучы өчен бик зур дәрәҗә бу. Аның шигырьләре һәркемне үзенә тарта. Уйландыра да, моңландыра да бу шигырьләр. Шигърияттә шагыйрәнең үз юлы бар. «Бәхетне үзем табам» дигән юллар авторның беркемне дә кабатламавы, беркемгә дә иярмәве турында сөйли. Саҗидә Сөләйманованың геройлары − эшчеләр, нефтьчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, туган ягының гади кешеләре. Ул аларга хезмәт итә, һәрчак алар арасында. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырылу - моңа ачык дәлил.Бу премия – Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» АҖ «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан тапшырыла торган дәүләт бүләге. укучыларга 3 тема тәкъдим ителде: Әдәбият елы, Бөек җиңүнең 70 еллыгы һәм ирекле тема. Бәйгене бәяләүчеләр безнең төбәгебезнең күренекле язучылары: Әсгать Салахов, Миңзифа Әхмәтшина, Тамара Бочина, Зәлидә Зарипова булдылар. Алар күтәренке кәеф белән чыгышларны тыңладылар. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Язучылар укучыларга туган телебездә күбрәк иҗат җимешләрен күрергә теләүләрен җиткерделәр һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдереп, алдагы иҗатларында уңышлар теләделәр. Безнең шәһәребез үзенең бөек шәхесләрен онытмый. Һәр ел саен аның исемен йөрткән китапханәдә “Яшь талантлар” шигырь бәйгесе уздырыла. Быел да бу бәйге 30 октябрь көнне 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ Котлыйбыз Безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназның иҗаты “Яшь талантлар” шигырь бәйгесендә язучы Миңзифа Әхмәтшина тарафыннан бик югары бәяләнде. Нуруллина Гөлназ – “Язучы мәхәббәтен яулаучы” номинациясендә җиңүче. Җитәкчесе : Аглиева Г.Ф. үзәк китапханәдә гөрләп узды. Шәһәрнең күп кенә мәктәпләреннән бик күп талантлы шигырь язучы укучылар катнаштылар. Алдан Көмеш кыңгырау Балалар һәм яшүсмерләр газетасы Ноябрь 2015

Слайд 2

29 нчы ноябр ь – Әниләр көне. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Шул якын кешеләребезгә багышлап һәр елның ноябрь аенда Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм быел 29 нчы ноябрь көненә туры килде. Әлеге бәйрәм уңаеннан без, 7а сыйныф укучылары – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фоатовна белән – бистәбезнең балалар китапханәсендә кунакта булдык. Кичәне оештыручы Зөлфия апа безгә “Әниләр көне”, аның ничек барлыкка килүе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Аннан соң викторина сорауларына җавап бирдек. 7а сыйныф укучысы Исламов Илнар Кичәнең икенче өлешендә “Әни рәнҗеше” дигән кинофильм карадык, аннан соң Зөлфия апа безнең белән әңгәмә оештырды. Сыйныфташларыбыз Суербаева Ильвина һәм Шәмсетдинова Азалия әниләргә багышлап бик матур шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең өченче өлеше тагын да җанлырак узды. Китапханәнең даими укучысы Мазарова М.А. безне топиария ясарга өйрәтте. “Әниемә чәчәк бәйләме” дип аталган топиарияне ясау барыбызга да бик ошады. Бәйрәмгә бүләк әзер иде. Без китапханәче апаларга рәхмәт әйтеп, өйләребезгә таралыштык. Китапханәдә булган күңелле минутлар безнең күңелләрдә озак сакланыр. 2

Слайд 3

Әфәрин, Каримовлар гаиләсе! 28 ноябрь көнне Түбән Мактама бистәсенең клубында “Минем әнием иң яхшысы” дигән бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә һәрбер уку йортыннан бер катнашучы иде. Безнең Түбән Мактама №2 урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Регина Нәфис кызы һәм аның өч кызы Эльвина, Алия, Камилә катнашты . үзе шигырь дә язган. Шулай ук гаиләсе турында слайдлар ясап, аны шигьри юллар белән сөйләде.Әниләр турында җырны үзе генә түгел, ә өч кызы белән матур итеп җырладылар. Регина Нәфис кызының һәрбер сүзе уйланылып әйтелде, ә инде кызлары әниләре турында матур сүзләрне кызганмый сөйләделәр. Бәйгенең нәтиҗәсе дә булды. Каримовлар гаиләсе 2нче урын яулады. Аларга диплом, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Регина Нәфис кызы бу бәйгегә бик тырышып әзерләнгән: төрле- төрле кул эшләре, рәсемнәр ясалган иде. Татар халкының күрке булган милли ризыгы – бәлеш пешергән. Ә инде ул бәлеш турында 3

Слайд 4

Әниләр бәйр ә ме! Әни диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз,hич ярамый, Әни сүзен таптарга. Әни ! Әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә иң якын, иң кадерле кеше. Әниләргә рәхмәтебезне, хөрмәт hәм яратуыбызны белдерү – безнең бурычыбыз. Шул очрактан мәктәбебездә 3а, 3б сыйныфларында әниләргә багышлап дәрес үткәрдек. Әниләребез турында матур-матур иншалар, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр сөйләдек. инде көчле дә, бәхетле дә. Исән-сау булып, кайгылар күрмичә, тыныч тормышта яшәгез кадерле әниләр! Хабипова Азалия, 3а сыйныф укучысы. Әниләребезгә багышлап рәсемнәр ясадык. Һәр чыгыш саен без әниләребез турында сөйләгәч, якты нурлар тирә-ягыбызны тагын да ныграк балкытты. Әлеге дәресләр, әлеге кичәләр онытылмаслар. Ул ел саен үткәрелеп чын олуг бәйрәмгә әверелер. Әни дигән сүз ул йөрәктә туа. Әни дип әйттеңме, син 4

Слайд 5

Әдәплелек сәхифәсе Тәрбияле бала сәхифәсе Бүген сәхифәбездә әдәплелек турында сүз алып барырбыз.Сез үзегезне әдәпле, тәрбияле бала дип уйлыйсызмы? Нинди була соң ул- әдәпле бала.? Без һәрвакыт ул кагыйдзләрне үтибезме? Ул кагыйдәләрне кем уйлап чыгарды икән? Уйланырга урын бар! Әдәплелек кагыйдәләре Кеше белән исәнләшүнең берничә төре бар: баш кагып, кул болгап, кул кысып, эндәшеп, кочаклашып күрешү… Танышыңны кайда очратуыңа бәйле рәвештә, исәнләшүнең кулай төрен сайларга кирәк. Мәсәлән, транспортта баш кагу, кул болгау хәерлерәк. Берәр җиргә кергәч, иң беренче булып һәрвакыт керүче исәнләшә. Танышкан вакытта башта олы кеше – кечегә, хатын-кыз – ир-атка, җитәкче – хезмәткәргә кулын бирергә, ягъни үзе белән таныштырырга тиеш. Баскычтан беренче булып ир кеше, аның артыннан хатын-кыз менә. Кинога яки театрга соңга калган очракта залдан үз урыныңны эзләп йөрү килешми. Якындагы буш урынга утырырга кирәк. Бүләк алган кеше бүләкне шунда ук ачып карарга һәм рәхмәт әйтергә тиеш . Ашап бетергәч, өстәл яныннан башкалар белән бергә торып китәргә, хуҗаларга рәхмәт әйтергә кирәк. 4а сыйныф укучылары Асылгәрәева Алия һәм Хәйдәрова Ләйлә үзләренең уйлануларын сезнең белән уртаклаша. Әдәпле бала Минем уйлавымча , әдәпле бала –ул әти-әнисенең сүзен тыңлый, яхшы укый, зурларга һәрвакыт булыша торган бала. Әдәпле бала мәктәптә дә, урамда да, өйдә дә әдәпле булырга тиеш. Андый бала үскәч тә, рәхәт, матур тормышта яши. Аны бөтен кеше хөрмәт итә. Андый бала начар юлга басмас. Әти-әнисенең битенә кызыллык китермәс. Минем әнием безгә һәрвакыт :“Әдәп базарда сатылмый” ,–дип әйтә. Чыннан да, әнием дөрес әйтә. Әдәпле булырга кеше өйрәнергә тиеш. Әдәпсезлекләрне күреп тә, әдәплелеккә өйрәнергә мөмкин. 4 а сыйныф укучысы Хәйдәрова Ләйлә. Минем күрше малае. Безнең күршедә генә бер малай яши. Әни : “И, бигрәк әдәпле инде безнең күрше малае, Инсаф!”, -ди. Мин дә аны әдәпле дип уйлыйм. Ул һәрвакыт елмаеп сөйләшә, беренче булып исәнләшә. Зурлар белән бик хөрмәтләп сөйләшә .Иртүк торып сеңлесен балалар бакчасына илтә, кич алып кайта. Әтисенә –әнисенә булыша. Мәктәптә дә яхшы укый, гел “5” леләр генә алып кайта. Без аның белән бик дус. Аның белән уйнавы, сөйләшүе бик рәхәт һәм күңелле. Ул беркайчан тупас сүзләр әйтми. Инсаф кебек инсафлы, әдәпле балалар күбрәк булсын иде. 4а сыйныф укучысы Асылгәрәева Алия Сәхифәне Ибраһимова Лилия мәҗит кызы әзерләде. 5

Слайд 6

Башваткыч Башваткычта яшеренгән кош исемнәрен эзләп тап п е ч ы к ч е н к н с к п ү р к а ы ә к ы ч г ә г р ч т у к р а н а с р с а е с к а н ы е Табышмакларның җавабын табыгыз 1.Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет. 2. Асрамый ул умарта, Балны бик-бик ярата. Кышын сөя йокыны, Язгача тормый ята. 3.Урманнан чыгар, корсак асты чуар, койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. 4.Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми. 5.Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә бизәк төшерә. 6.Тышка куйдым таш булды, Өйгә керттем – су булды. Инде нихәл итәем, Утка куйдым – пар булды. 7. Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп- суык . 6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : 10нчы сыйныф укучылары: Гарипова Рузилә Нуруллина Гөлназ Нуруллина Айназ Мөхәррир : Аглиева Г.Ф.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Февраль 2016 Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар Барлыгы 13 урын! Котлыйбыз !!! Гарипова Ләйсән (6 класс) татар теле Зарипова Ләйсән (7 сыйныф) татар теле Суербаева Илвина (7 сыйныф) татар әдәбияты Хайруллина Алинә (9 сыйныф) татар теле Яруллина Алинә ( 9 сыйныф) татар әдәбияты Нуруллина Айназ (10сыйныф) татар теле һәм татар әдәбияты Нуруллина Гөлназ ( 10сыйныф) татар теле Асылгәрәева Миләүшә (10сыйныф) татар теле Идиятуллина Айсылу (11сыйныф) татар теле һәм татар әдәбияты Макасина Анна ( 7 сыйныф) рус.төркеме Бадеева Кристина ( 10 сыйныф) рус.төркеме Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез. Вил ь данова Л.М., Аглиева Г.Ф., Максутова А.Ф., Ибрагимова Л.М., Нуруллина Г.Н. Бөтенрәсәй олимпиадасы 11нче декабрьдә татар теленнән Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институтының татар һәм чагыштырма филология факультеты тарафыннан оештырылган Бөтенрәсәй олимпиадасы булып узды. Олимпиадада төрле төбәкләрдән килгән 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Катнашучыларны теркәү тәмамлангач, олимпиада башланды. Укучыларга татар теленең тармаклары: синтаксис, пунктуация, морфология һәм фонетика буенча биремнәр, татар әдәбиятыннан язучыларның тормыш һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Ниһаять, җиңүчеләрне котлау тантанасы. Барлыгы 50 укучы катнашында уздырылган Бөтенрәсәй олимпиадасында безнең мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ I урынны яулады. Гөлназны бу уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы көндә гел уңышлар гына юлдаш булсын! кунакларны институт эшчәнлеге, кабул итү имтиханнары белән таныштырды. Кафедра бүлеге җитәкчесе, доцент, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов килгән

Слайд 2

Татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасы 16-18 нче февраль дә Казанда татар теленнән Республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Татар теленнән Республика олимпиадасында 4-11нче сыйныфларда укучы 189 бала катнашты. Олимпиада эшләрен Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты белән беррәттән КФУның Л.Толстой исемендәге филология институты белгечләре дә тикшерде. Безнең мәктәптән олимпиадада Җиңү яулап кайткан укучылар: Хайруллина Алинә (9 сыйныф) Нуруллина Гөлназ (10сыйныф) Идиятуллина Айсылу (11сыйныф) 18-20 нче февраль дә Казанда татар әдәбиятыннан булып узган Республика олимпиадасында 7-11нче сыйныфларда укучы 149 бала катнашты. Шулар арасыннан безнең мәктәптән 3 укучы катнашты һәм Җиңү яулап кайтты. Менә алар: Нуруллина Айназ ( 10 сыйныф) Нуруллина Гөлназ (10сыйныф) Идиятуллина Айсылу ( 11сыйныф) Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын (Вилданова Л.М., Аглиева Г.Ф.) чын күңелдән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. 2

Слайд 3

15 нче февраль – герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне Быел без герой-шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуын билгеләп үттек. Гомере бик кыска булуына карамастан, шагыйрь татар әдәбиятында гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятында олы эз калдырган, язучылардан беренче булып, ике зур Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхес. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган кичәгә без укытучыбыз Гөлназ Фоатовна белән бардык. Ул Түбән Мактама балалар китапханәсендә узды. җырларын җырладылар. Бәйрәмне китапханә директоры Зөлфия Фоатовна дәвам итте. Ул махсус әзерләнгән видеоматериал белән таныштырды, без ишетмәгән кызыклы мәгълүматлар тәкъдим итте. Кичәбезне Муса Җәлилгә багышланган җыр белән тәмамладык. Китапханәдә алган җылы тәэсирләр озак вакытлар хәтеребездә сакланыр. 7а сыйныфы укучылары Суербаева Ил ь вина, Шәмсетдинова Азалия Бәйрәмне китапханәче Айсылу Әбүзәровна ачып җибәрде. Ул шагыйрьнең биографиясеннән кызыклы истәлекләргә тукталды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Соңыннан без Муса аганың биографиясе буенча викторина сорауларына җавап бирдек. Кичәбезне 1б сыйныф укучылары тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, Ал ь берт Хәс ә нов белән о чрашу Альберт Хәсәнов – балалар язучысы, хикәя остасы. Аның хикәяләрен укый башлагач, туктап булмый. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә дә ителгән: рус, вьетнам, кытай, литва телләренә. Димәк, әсәрләренә ихтыяҗ зур. Сүзем дә нәк ъ шуның турында. 6 нчы февраль көнне без сыйныфташларым белән Түбән Мактама китапханәсенә Альберт Хәсәнов белән очрашуга бардык. Килү белән Альберт абый белән фотога төштек. Аннан соң язучы абый үзенең тормышында булган кызыклы хәлләрне бөтенебезгә дә аңлашырлык итеп, җентекләп сөйләде. Күп хикәяләрендә ул үзе белән булган хәлләр турында яза. Альберт абый үзе турында сөйләп бетергәч, без аңа сораулар бирдек. Ул безгә киләчәктә астрономия турында язарга теләге барлыгын әйтте . Альберт абый, тирә-юн ь не саклар өчен, табигать турында яза икән. Очрашудан зур канәгат ь ләнү хисләре белән таралыштык. Хәйдәрова Әминә, 6а сыйныфы 3

Слайд 4

21 нче февраль – Туган тел көне Туган як, туган җир , туган тел… Һәрбер кеше өчен иң кадерле сүзләр . Минем туган ягым Татарстан, туган җирем - гүзәл Әлмәт ягы, туган авылым - Түбән Мактамам, туган телем – татар теле. Монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның гореф-гадәтләре, борынгы мәдәниятлары - туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. Безнең мәктәптә туган як һәм туган тел темасын яктырткан бәйрәмнәр еш үткәрелә. 21 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Кәримова Регина Нәфис кызы белән берлектә 3нче сыйныф укучылары белән “Туган ягым- гөлләр иле!” дигән бәйрәм әзерләдек. Рус төркемендә белем алучы укучылар килгән кунакларны матур шигырьләре, искитмәле җырлары белән таң калдырдылар. Кызларыбыз Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп, бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрделәр. Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән иде. 3а сыйныф укучысы Таросян Амалия Туган якны яратуларын укучыларның үзләре ясаган рәсемнәреннән күреп, аңлап була иде. Бәйрәм бик күңелле, матур булды. Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Безнең бурычыбыз - туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Ризаэддин Фәхреддингә 157 ел уңаеннан Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 13нче гыйнварда 157 ел тулды. Шул уңайдан безнең мәктәптә төрле кичәләр, аның тарафыннан язылган эшкәртмәләр буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Риза Фәхреддиннең китаплары белән таныштылар, аның мирасын өйрәнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлиева Гөлназ Фоат кызы 7 а сыйныф укучылары белән “Әхлакый сыйфатлар – бәхетнең ачкычы” дип аталган әхлак дәресе үткәрде. Укучылар Ризаэддин Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. “Нәсыйхәт” әсәренең “Ата вә ана”, “Туганнар”, “Якын кардәшләр”, “Күршеләр” бүлекләре буенча әзерләнеп чыгыш ясадылар. Дәрестә балаларның күңеленә әхлак орлыклары салынды , яхшыны яманнан аеру, ата-анага хөрмәт, туган илгә, тарихка карата игътибарлык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләнде. 7а сыйныф җитәкчесе Ибраһимова Лилия Мәҗит кызы 4

Слайд 5

Без - Җәлил оныклары 1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз hәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Бәйрәмне оештырган укытучыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Укытучыларыбыз кызыклы табышмаклар, сораулар бирделәр. Барлык укучылар да кичәне кызыксынып , игътибар белән тыңлады. Кичәбезне “Салют сиңа Муса Җәлил ” җыры белән тәмамладык. 7а сыйныфы укучысы Иванова Әдилә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын ничек онытып булсын! Февраль аенда мәктәбебездә “ Без-Җәлил оныклары” темасына багышланган кичә уздырдык. Бу кичәдә 1-7 сыйныф укучылары катнашты. Аның иҗаты, тормыш юлы белән таныштык. Нәни укучыларыбыз Муса абыйның хайваннар, кошлар турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. 5

Слайд 6

Муса Җәлилгә – 110 яш ь 12нче февраль көнне 1б сыйныфында Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара үтте. Ул “Муса ага – балаларның якын дусты” дип аталды. 1б сыйныфы укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, барысы берг ə матур итеп шагыйрьгә багышланган җырлар башкардылар. Сыйныф матур итеп бизәлгән, укучылар бәйрәмчә киенгән иде. Кичәдә Муса Җәлил иҗаты буенча күп кенә яңа мәг ъ лүмат б ирелде. Ханипова Чулпанның “Маэмай белән” һәм Валиахметова Айназның “Бер шигырь» әсәрләрен сөйләүләре аеруча матур яңгырады. Чарадан укучылар да, укытучылар да канәгать калдылар. Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Фоатовнага, Миләүшә Әхнәфовнага зур рәхмәтемне белдерәсе килә. Милли эшләр буенча директор урынбасары Л.М.Вильданова 6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Мөхәррир : Аглиева Г.Ф. 10нчы сыйныф укучылары: Гарипова Рузилә Нуруллина Гөлназ Нуруллина Айназ


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Апрель 2016 Көмеш Онытма “Туган тел”не 2016нчы елның апрель аенда татар милләте Габдулла Тукайның 130еллык юбилеен билгеләп үтә. Безнең Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең укытучылары һәм укучылары да бу датага битараф түгел. Шушы уңайдан мәктәптә “Онытма “Туган тел”не дип исемләнгән кичә үтте. Кичәбезнең кунагы итеп Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, мәктәбебезнең яраткан шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова чакырылган иде. Кичәдә 6а һәм 6б сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар Гүзәлия апага үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, ә бишенче сыйныф укучылары аның шигырьләрен яттан сөйләде. Нәни укучыларыбыз да читтә калмады, Гүзәлия апага берсеннән-берсе кызыклы сораулар яудырдылар. Һәр язучы үзенең иҗатында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын онытмыйдыр. Гүзәлия апаның да Габдулла Тукайга, туган телебезгә багышланган шигырьләре бар. Кичәбезнең исеме дә аның “Онытма “Туган тел”не”шигыреннән алынган иде. Шагыйрәбез Гүзәлия апага киләчәктә иҗат чишмәсе саекмавын, яңадан-яңа шигырьләре белән безне шатландырып торуын телибез. Үзебезнең мәктәпнең укучылары исә, туган телләрен яратучы, саклаучы балалар булып үсүенә ышанып калабыз. Милли эшләр буенча директор урынбасары Л.М.Вилданова

Слайд 2

Алар даны мәңгелек... 1945нче елның 9нчы мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын. Бу көнне ирексездән күзләргә яшь килә, шул ук вакытта моннан 71 ел элек яуланган Жиңү шатлыгыннан елмаясы да килә…Җиңү көнендә шатлык хисләре, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән – яу кырында ятып калган, җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомганнарны искә алалар. Шул уңайдан мәктәбебездә, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар үтте. Шундый кичәләрнең берсен татар теле һәм әдәбияты укытучылары ярдәмендә Әһлиева Гөлназ Фоат кызы тәкъдим итте. Бу кичәдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы Күп хәсрәтләр, зур югалтулар бәрабәренә килгән Жиңү таңнарын киләчәк елларда да тыныч тормышта каршы алырга язсын! - дигән теләктә кичәне тәмамладык. Батырларга мәңгелек дан! ихтирам белән искә төшердек, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш идек Мәктәп_укучыларының җырлаган җырлары,сөйләгән шигырьләре, биюләре беркемне дә битараф калдырмады. 5 нче сыйныф укучылары сугышта катнашкан әби-бабайларының, аларның Җиңү китергән батырлыклары турында сөйләделәр. Кичә йөрәккә үтешле, матур булды. 8б сыйныф укучысы Каримова Эльвина 2

Слайд 3

Кече Ватаным-Мактамам Һәркемнең туып үскән, йөрәгенә якын булган кече Ватаны-туган җире була. Туган җирдә һәрнәрсә йөрәккә якын һәм үзенчәлекле. Дөньяда туган яктан кадерлерәк һәм якынрак нәрсә бар икән?! Бу җәйдә, 10 меңнән артык кешенең туган ягы булып саналган, Түбән Мактама бистәсенә 50 ел була. Шул форсаттан, Түбән Мактама музее хезмәткәрләре тарафыннан “Туган Мактамам” дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Түбән Мактама №1 һәм Түбән Мактама №2 мәктәп укучылары катнашты. Бу чараның максаты укучыларда туган якка патриотик хисләр тәрбияләү, туган як тарихы белән кызыксыну хисләре уяту иде. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды. Барлык укучыларның иҗат җимешләре туган якларына мәхәббәт һәм хөрмәт хисе белән белән сугарылган иде. Шуңа күрә бу конкурста дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды . Татар теле һәм әдәбият укытучысы Ибраһимова Л.М Туган авылым –Мактамам. Мактама- туган авылым Урнашкан матур җирдә. Зәй елгасы, җиләкле тау, Каршылый безне җәйдә. Ерактан балкып тора ул Әлмәттән үк күренеп. Киләләр кунакка безгә Әллә кайлардан белеп. Килегез, безнең якларга Ям ь ле матур айларда. Туган якның тарту көче Дәшә әллә кайлардан. 5б сыйныф укучысы Аглиев Камил. 3

Слайд 4

Котлыйбыз!!! 19 нчы апрельд ә н алып 22 нче апрель гә кадәр барган Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага нәтиҗәләр Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында ясалды. Халыкара олимпиада финалында Рәсәйдән һәм төрле илләрдән барлыгы 500 укучы һәм студент катнаш ты . Алар арасында Япония, Австралия, Канад а , Финлянди я , Таджикистан, Казахстан, Т өркия , Бельги я һ.б. илләрдән килгән укучылар да бар иде. Рус мәктәпләрене ң татар төркемнәре арасында безнең мәктә пнең 10нчы сыйныф укучы лары Гөлназ Нуруллина икенче урын , Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче номинациясенд ә Айназ Нуруллина җиңүче дип танылды . Милли эшләр буенча директор урынбасары Вил ь данова Л.М. Кызларны бу зур уңышлары белән тәбрик итәбез һәм алдагы укуларында да зур үрләр яулауларын телибез. Укытучылары Аглиева Гөлназ Фоат кызы һәм Нуруллина Гүзәл Нияз кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. 4

Слайд 5

Тамчы-шоу 26нче апрель к өнне безнең мәктәбебездә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән “Тамчы шоу” уены булып узды. Бәйгедә 2 а һәм 2 б сыйныф укучыларыннан торган “Кояш” һәм “Сандугач” командалары көч сынашты. Ике сыйныф укучылары да Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләрен дәлилләделәр. “Кояш” (2а) һәм “Сандугач” (2б) командалары барлык сорауларга да дөрес, тулы җаваплар биреп бардылар. Әле алай гына да түгел, командаларның “Тамчы шоу” бәйгесендә катнашкан укучыларга һәм бәйгене оештырган укытучылар – Регина Нәфис кызына һәм Миләүшә Әхнәф кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез . Татар теле һәм әдәбияты укытучылары МБ җитәкчесе Аглиева Г.Ф. җанатарлары да бирелгән сорауларга дөрес җаваплар биреп, үз командаларына өстәмә баллар китерделәр. Укучыларның Габдулла Тукай шигырьләреннән китерелгән өзекләрдән генә дә аларны танып, әкиятләрнең, шигырьләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтүләре аеруча сөендерде. Димәк, мондый укучылар булганда безнең бөек Тукаебыз, туган телебез онытылмас дигән нәтиҗә ясыйсы килә. 5

Слайд 6

Мәңге яшь син – Тукай! 26 нче апрель көнне безнең мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 нчы туган көнен билгеләп үтү йөзеннән »Мәңге яшь син – Тукай» дигән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Без, мәктәп укучылары, бу кичәдә бик теләп катнаштык. Кичәдә сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сөйләдек, әкиятләрен сәхнәләштердек. Кыска гына гомер эчендә күпсанлы әсәрләр иҗат итеп калдырган үлмәс шагыйрьнең тормыш юлын искә төшереп үттек. Без шагыйрьгә багышлап 9А сыйныф укучысы Гарифуллина Регина Без үзебезнең Тукаебыз белән горурланабыз. Мондый кичәләрдә бик теләк катнашабыз. Безне әзерләгән укытучыларга да үзебезнең рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Гәҗитне басмага әзерләделәр: Мөхәррир : Аглиева Г.Ф. 10нчы сыйныф укучылары: Гарипова Рузилә Нуруллина Гөлназ Нуруллина Айназ стена газеталары да чыгардык, китап күргәзмәсе дә оештырылды. Кичэ бик эчтәлекле үтте. Ачы язмышка дучар булган язучы тормышы беркемне дә битараф калдырмады. 6


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Ноябрь 2016 Көмеш Көзнең кәрзинендә ниләр бар? Көз турында, аның матурлыгы, байлыгы турында шигырьләр сөйләнде. Укучылар үзләренең сәләтләрен биюләрдә дә күрсәттеләр. Уеннар бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Укучылар көзнең үзенә бер матур, мул булуын тамашачыларга җиткерделәр. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – җиңел эш түгел. Үгет-нәсихәт биреп кенә нәтиҗәгә ирешүе кыен. Моңа ничек ирешергә соң? Бары табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген аңлау, ярату аша. Табигать белән гармониядә яшәгәндә генә кеше сәламәт була. Шул уңайдан дәресләремдә, сыйныфтан тыш чараларымда табигатьне саклау проблемасын еш күтәреп чыгам. Илһам чыганагы – табигатьнең хис- тойгыларга тәэсир итүе, күңелне сафландыруы, баетуы турында сөйлим . 2 “А” сыйныфы белән уздырылган “Көз бәйрәм”ендә” дә табигатьнең байлыгы турында сүз барды. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр . Үзләре генә түгел, ата- аналары да бу бәйрәмгә җәлеп ителделәр. Алар берсеннән-берсе матур костюмнар, битлекләр ясап китерделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.В.Шаймуратова Көзге бал үткәрелгән кичәдә укучылар җыр-биюдә , зирәклектә ярышты. Укучылар төрле уеннарда катнашып күңелләрен күтәрде. Көзге яфраклардан кул эшләре ясап фантазияләр белән уртаклашты.” Көз кызы” сайлап алынды. Ә инде 7 нче һәм 8нче сыйныфлар арасында үткәрелгән кичә укучылар күңелендә озак сакланыр. Чөнки мондый кичәнең әле мәктәп тарихында булганы юк иде. Ул заманча “Пижамная вечеринка» форматында уздырылды. Зал бик матур бизәлгән һәм укучыларга утыру урыннары идәндә әзерләнгән иде. Сыйныфлар арасында кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Укучылар үзләренең алдан әзерләнгән концерт номерларын күрсәтте. Кичә азагында укучылар көтеп алган дискәтүк оештырылды. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда ?! Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар , әйтерсең , төрек келәмнәрен хәтерләтә . Ә агачлар !? Берсен -берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар . Һәрберсе күз явын алырлык. Зифа каеннар , нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып , баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек . Басу-кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә . .. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре , торналар , саубуллашып , ерак юлга кузгала . Шушы матур мизгелне яңгырлы, көзге салкын җилләр алыштыра. Ара-тирә беренче кар төшкәли. “Көзге көн бала кебек, әле елый, әле көлә” – дип юкка әйтмәгән татар халкы. Безнең мәктәптә дә “Көз бәйрәме” билгеләп үтелде . 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында 8 а сыйныф укучылары Шәмсетдинова Азалия, Махмутова Азалия

Слайд 2

ТАМЧЫ-ШОУ КӨЗГЕ БАЛ

Слайд 3

Юбиляр язучылар Cаҗидә Сөләймановага -90 яшь

Слайд 4

Укучылар иҗаты

Слайд 5

КВН – яш ь ләр фестивале БАШВАТКЫЧ

Слайд 6

Гәҗитне басмага әзерләделәр: Мөхәррир : Аглиева Г.Ф. 8-11нче сыйныф укучылары: Гарипова Рузилә, Мәхмүтова Азалия, Шәмсетдинова Азалия 6 МИЛЛИ АШЛАР « Тәмле кыстыбый пешерәбез »


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар Барлыгы 14урын ! Котлыйбыз !!! Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез. Вил ь данова Л.М., Аглиева Г.Ф., Максутова А.Ф., Ибрагимова Л.М., Нуруллина Г.Н. Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы февраль 2017

Слайд 2

Татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасы Җиңүчеләрне һәм аларның укытучылары Аглиева Г.Ф . чын күңелдән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. 2 13-17 нче февраль дә Казанда татар теленнән һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасы- ның йомгаклау этабы булып узды. Татар теленнән Республика олимпиадасында 4-11нче сыйныфларда укучы 181 , ә татар әдәбияттан 128 бала катнашты. Олимпиада эшләрен Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты белән беррәттән филология институты белгечләре дә тикшерде. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада 8а сыйныфыннан Суербаева Ильвина һәм 11ФХ сыйныфыннан Нуруллина Гөлназ Җиңү яулап кайттылар. Аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларның киләчәктә дә зур үрләр яулавын телибез. Нуруллина Гөлназ ( 11сыйныф ) Суербаева Ильвина ( 8 сыйныф)

Слайд 3

3 , Муса Җәлилнең тууына 111 ел Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә кечкенәдән үк яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче, Бөек Ватан сугышы каһарманы. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм яшәргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде , Үлемем дә яңгырар җыр булып , - дип яз ды ул үзенең “Җырларым шигырендә. Чыннан да, бу сүзләр шагыйрьнең тормыш һәм иҗатының эпиграфы булып яңгырый. Татар дөньясы һәр елның 15 нче февралендә сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ление премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Быел да, шагыйрьнең туган көнендә, мәктәбебездә аңа багышланган төрле чаралар узды. Шул уңайдан 6б сыйныф укучылары, укытучылары Аглиева Г.Ф. белән берлектә, балалар китапханәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган викторинада катнаштылар. Укучылар алдан бик нык әзерлек белән килгәннәр : бөтен сорауларга да төгәл, тулы җаваплар бирделәр, шагыйр ьне ң шигырләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Кичәнең азагында әдипнең биографиясенә кагылышлы өзекләр белән таныштылар. Китапханәче апалар укучыларга рәхмәт әйтте һәм укуларында уңышлар теләде . Аглиева Г.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 4

3 21 нче феврал ь – Туган тел көне Туган телем – иркә гөлем... Күпме мәгънә ята бу сүзләрдә. Һәрбер кеше үз туган телен хөрмәт итеп яшәргә тиештер ул. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә Туган тел кичәсе булып узды. Укучылар бәйрәмгә багышлап, кечкенә концерт әзерләгән иде. Кичәдә 5нче сыйныф укучылары “Елмай” җырын, Ләйлә белән Вика дуслык турында җыр башкардылар. 4-6 нчы сыйныф укучылары туган тел, туган як турында шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең бизәге - 1 нче сыйныф укучыларының “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын бик матур итеп башкару һәм рус милләтенең йолаларын, гореф - гадәтләрен күрсәтү күренеше булды. Бәйрәм бик матур узды һәм барлык тамашачыларның күңелендә озакка сакланыр дип уйлыйм. Нуруллина Айназ, 11 нче сыйныф укучысы 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне Россиядә элек – электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган . Ватанга хезмәт итү - ул халыкның тыныч тормышын саклау , үз иленең намусын саклау . Шушы бәйрәм уңаеннан , 22 нче февраль көнне мәктәптә 6-11 нче сыйныфлар арасында җыр һәм строй смотры үткәрелде . Классларның стройда атлау һәм җырлауларына , формасына карап бәя бирелде . Урта сыйныфларда 1нче урынны 7а һәм 7б сыйныфлары бүлешсә , югары сыйныфларда 10ФХ сыйныфы җиңүче дип табылды . Без җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм алда да уңышлар телибез .

Слайд 5

Сау бул, Әлифба! 6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Баш мөхәррир : Вил ь данова Л.М. Мөхәррир: Аглиева Г.Ф. 8 а сыйныфы укучылары : Шәмсетлинова Азалия Суербаева Ильвина Мәхмүтова Азалия Җир йөзендә кем генә булмасын , кайда гына эшләмәсен , ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә . Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана . Димәк , Әлифба китабы озын гомерле , тирән мәгънәле байлык ул. Без дә мәктәбебездә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәмен үткәрдек . Кичәдә 1а, 1б сыйныф укучылары үзләренең h өнәрләрен күрсәттеләр . Матур итеп шигырьләр сөйләделәр , күңелле җырлар җырладылар , татар милли биюен дә биеделәр , сорауларга да төгәл итеп җавап бирделәр , кызыклы уеннар да уйнадылар . Әлифба укучыларны дус , тату булырга , укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә дә өйрәткән . Ләйсән Марсовна укучыларны мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре , әлифбаны өйрәнүне тәмамлаулары белән чын күңелдән котлады Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә белемнәребезне тагын да баетырбыз . Һәрберегезгә уңышлар телим , укучылар ! Киләчәктә дә шулай тапкыр , зирәк , намуслы , сау – сәламәт булып үсегез ! Киләчәгегез якты , барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыларым ! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фаиковна .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Татар теле һәм әдәбиятыннан 2017-18 нче уку елында район олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар Барлыгы 13 урын! Котлыйбыз !!! 1. Зарипова Эльвина ( 6нчы сыйныф) татар теле призер 2. Мухаметшина Камилә (6 нчы сыйныф) татар теле призер 3. Галимуллина Зәрия (8нче сыйныф) татар теле призер 4. Гарипова Ләйсән (8 нче сыйныф) татар теле җиңүче 5. Суербаева Ильвина (9 нчы сыйныф) татар теле җиңүче 6. Зарипова Ләйсән (9 нчы сыйныф ) татар теле призер 7. Макасина Анна ( 9нчы сыйныф) татар теле призер 8. Хабирзянова Ралина (10 нчы сыйныф) татар теле призер 9. Хайруллина Алина (11 нче сыйныф) татар теле призер 10. Мостафина Адилә (7 нче сыйныф) татар әдәбияты призер 11.Гарипова Ләйсән (8 нче сыйныф) татар әдәбияты призер 12.Галимуллина Зәрия (8нче сыйныф) татар әдәбияты җиңүче 13.Суербаева Илвина (9 сыйныф ) татар әдәбияты җиңүче Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез. Вил ь данова Л.М., Аглиева Г.Ф., Максутова А.Ф., Ибрагимова Л.М . Республика олимпиадасы җинүчеләре 2-6 нчы февраль дә башкалабыз Казанда татар теленнән һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Мәктәбебезнең өч укучысы зур җиңү белән сөендерде: татар теленнән бер, әдәбияттан 3 призлы урын белән әйләнеп кайттык. Шулай ук февральдә узган физкул ь тура буенча олимпиадада да безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Алимбеков Радмир призлы урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын (Вил ь данова Л.М., Аглиева Г.Ф ., Пидулина Н.Ф.) чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышлар телибез. Җиңү яулап кайткан укучылар: Суербаева Ильвина Гарипова Ләйсән Галимуллина Зәрия Алимбеков Радмир Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Сентябр ь 2018

Слайд 2

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы 22 нче апрельд ә н алып 25 нче апрель гә кадәр Казанда т атар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада булып узды. Халыкара олимпиада финалында Рәсәйдән һәм төрле илләрдән барлыгы 500 дән артык укучы һәм студент катнаш ты . Алар арасында Япония, Австралия, Канад а , Финлянди я , Таджикистан, Казахстан, Т өркия , Бельги я һ.б. илләрдән килгән укучылар да бар иде. Рус мәктәпләрене ң татар төркемнәре арасында безнең мәктә птән 9 нчы сыйныф укучысы Суербаева Ил ь вина , 8 нче сыйныф укучылары Галимуллина Зәрия һәм Гарипова Ләйсән олимпиадада көч сынаштылар. . 21 нче февраль – Халыкара туган тел к өне Февраль аенда безнең мәктәптә туган тел көне билгеләп үтелде . Кичәдә күп төрле табышмакларга , башваткычларга җаваплар эзләдек , шигырьләр сөйләдек , җырлар җырладык . Мин үзем шуны аңладым : туган җирен яраткан , халкының тарихына , әдәбиятына ихтирам белән караган кеше генә туган телен кадерли ала. Туган телгә мәхәббәтне безгә укытучы апалар менә шундый кичәләрдә, көндәлек дәресләрдә уяталар . Әлеге кичәдә бөек Тукаебызга урын түрдән иде . Без матур итеп Тукай шигырьләрен укыдык , аның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштердек . Бәйрәмебез бик файдалы , кызыклы һәм күңелле үтте . Туган тел бәйрәме безнең мәктәп укучыларының яраткан бәйрәменә әйләнде . 6 б сыйныф укучусы Давыдова Әдилә . VI Халыкара Олимпиада

Слайд 3

15 нче февраль – герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне Быел без герой-шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы Муса Җәлилнең тууына 11 2 ел тулуын билгеләп үттек. Гомере бик кыска булуына карамастан, шагыйрь татар әдәбиятында гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятында олы эз калдырган, язучылардан беренче булып, ике зур Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхес. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган кичәне укытучыларыбыз Гөлназ Фоатовна һәм Алсу Фаиковна үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп , көч сынаштылар , аның тоткынлыкта , үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр , җырларын тыңладылар . « Гомерем минем моңлы бер җыр иде » дип исемләнгән кичә барлык катнашучыларның күңелендә тирән эз калдырды дип ышанасы килә . 8б сыйныф укучысы Галиева Диләрә Мәңге яшь син – Тукай ! 3 26 нче апрель көнне безнең мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 нче туган көнен билгеләп үтү йөзеннән » Мәңге яшь син – Тукай» дигән әдәби – музыкаль кичә уздырылды . Без, мәктәп укучылары , бу кичәдә бик теләп катнаштык . Кичәдә сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сөйләдек , әкиятләрен сәхнәләштердек . Кыска гына гомер эчендә күпсанлы әсәрләр иҗат итеп калдырган үлмәс шагыйрьнең тормыш юлын искә төшереп үттек. Кичә бик эчтәлекле үтте. Ачы язмышка дучар булган язучы тормышы беркемне дә битараф калдырмады . 8б сыйныф укучысы Кәримова Алия

Слайд 4

Гаяз Исхакыйга -140 яшь 4 Якташ язучылар иҗатын пропагандалау , туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбе Татарстан халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган конференция үткәрде . Безнең мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмады . 6 нчы сыйныф укучылар театр коллективы катнашып призер дипломына лаек булды . Аяз аганың “Яра” әсәренд ә Зөләйха әби ролен бик оста итеп Ширеева Камилла , бабай ролен Иванов Артур, Зөләйханың ахирәтен Зарипова Эльвина һәм солдат ролен Ситдиков Ислам башкарды . Кайбер тамашачыларның күзләрендә яшь тамчылары күренде . Бу укучыларга алда да иҗат уңышлары теләп каласы килә . Унышлар сезгә , балалар ! Юбиляр язучылар Аяз Гыйләҗевкә 90 яш ь 22 нче мартта Чистай шәһәренең 2нче гимназия базасында Гаяз Исхакый исемендәге IV республика- күләм фәнни - гамәли конференция узды. Конференциядә республиканың 19 муниципаль районыннан , шулай ук Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбеннән дә укучылар катнаштылар . Конференция иҗади төстә уңышлы узды. Соңыннан к унаклар "Хәзинә" скверына экскурсия ясадылар . Конферециядә катнашып , безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Хабирзянова Ралина “ Иҗади бәйге ” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды . Без аны һәм укытучысы Аглиева Г.Ф . ны әлеге җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зур уңышлар теләп калабыз . Милли эшләр буенча директор урынбасары Вильданова Л.М Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Л.М.

Слайд 5

1 сентябрь - Белем бәйрәме Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучылар да, әти-әниләр дә. Ни дисәң дә, мәктәп еллары - кеше гомеренең иң куанычлы, иң мавыктыргыч чоры. Чарада районыбыз кунаклары, укытучылар, укучылар, әти-әниләр, ветеран укытучылар һәм башка кунаклар катна ты. Бәйрәмдә мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар, укытучылар бүләкләнде, әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» темасы астында узды. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, сәламәтлек, бары тик «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Котлыйбыз ! . . . 28 нче августта Әлмәт муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты . Педагогик конференция барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, уңышлар өчен мөгаллимнәргә рәхмәт белдерелде . Безнең мәктәп укытучыларын да зур уңышлары белән тәбрик иттеләр.

Слайд 6

6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Баш мөхәррир : Вил ь данова Л.М. Мөхәррир: Аглиева Г.Ф. 10нчы сыйныф укучылары: Суербаева Ильвина Шәмсетдинова Азалия Мәхмүтова Азалия Тапкырга - табышмак * Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде ; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде . ( Табышмак ) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә . ( Мәкаль ) * Үлчәүләрдә үлчәнми , сатылмый . ( акыл ) * Бер байлык бар − янмый , Карак та урлый алмый , Төшеп тә югалмый . ( Белем ) * Ачыдан ачырак , татлыдан татлырак , Усалдан усалрак , дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда ? (Тел) * Акчасыз керәсең , хәзинә алып чыгасың ( Мәктәп ) Татарча ребуслар


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбиятыннан муниципаль олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Барлыгы 15 урын!!! Котлыйбыз!!! Татар теленнән җиңүчеләр: Гарипова Ләйсән (9 класс) Шәмсетдинова Рәзилә (10 класс) Призерлар: Хәсәншина Диләрә (4 класс), Мөхәммәтшина Камилә (5 класс), Шириева Камилә (7 класс), Зарипова Эльвина (7 класс), Мостафина Адилә (8 класс), Мавлявиева Альбина (8 класс ), Галимуллина Зәрия (9 класс), Суербаева Ил ь вина (10 класс) Зарипова Ләйсән (10 класс), Хәбирҗанова Ралина (11 класс) Татар әдәбиятыннан җиңүчеләр: Гарипова Ләйсән (9 класс) Суербаева Ил ь вина (10 класс ) Призер : Галимуллина Зәрия (9 класс) Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез. Вил ь данова Л.М., Аглиева Г.Ф., Максутова А.Ф., Ибрагимова Л.М . Регионара олимпиада 29 нчы гыйнварда татар теленнән Казан (Идел буе) федераль университеты Яр Чаллы институты тарафыннан оештырылган Регионара олимпиада булып узды. Олимпиадада 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Катнашучыларны теркәү тәмамлангач, олимпиада башланды. Укучыларга татар теленең тармаклары: синтаксис, пунктуация, морфология һәм фонетика буенча биремнәр, татар әдәбиятыннан язучыларның тормыш һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Ләйсән һәм 10 нчы сыйныф укучылары Суербаева Ил ь вина, Шәмсетдинова Рәзилә көч сынашты. Күптән түгел олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Кызларны призер булулары белән чын күңелдән котлыйбыз , алдагы көндә гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез! Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Февраль 2019

Слайд 2

Татар теле һәм әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиада 2-4 нче февраль дә Казанда татар теленнән Республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Татар теленнән Республика олимпиадасында 4-11нче сыйныфларда укучылар көч сынашты . Олимпиада эшләрен Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты белән беррәттән КФУның Л.Толстой исемендәге филология институты белгечләре дә тикшерде. Безнең мәктәптән олимпиадада катнашып , Җиңү яулап кайткан укучылар: Шәмсетдинова Рәзилә - Җиңүче Гарипова Ләйсән – Призер Суербаева Ил ь вина - Призер 4-6 нчы февраль дә Казанда татар әдәбиятыннан булып узган Республика олимпиадасында 7-11нче сыйныфларда укучы 149 бала катнашты . Җиңүчеләр әдәбият белеме буенча үзләренең никадәр югары булуларын һәм туган телебезне камил белүләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Әлге олимпиадада безнең мәктәптән өч укучы катнашты һәм өчесе дә Җиңү яулап кайтты. Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын ( Вилданова Л.М., Аглиева Г.Ф .,Петров И.А.) чын күңелдән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. 2 Гарипова Ләйсән Галимуллина Зәрия Суербаева Ил ь вина 7-10 нчы февраль дә Казанда Тормыш- куркынычсызлык нигезләре (ОБЖ) фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының регионара туры узды. Олимпиададада безнең районның данын 3 укучы яклады. Ике көнгә сузылган ярыш безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Гыйләҗев Ранис һәм Саматов Артем өчен Җиңү белән тәмамланды.

Слайд 3

Муса Җәлил безнең күңелләрдә Быел без герой-шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуын билгеләп үттек. Гомере бик кыска булуына карамастан, шагыйрь татар әдәбиятында гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятында олы эз калдырган, язучылардан беренче булып, ике зур Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхес. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган кичәне укытучыбыз Гөлназ Фоатовна башлап җибәрде. Ул шагыйр ь нең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. “ Муса Җәлил - безнең күңелләрдә” исеме астында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә барыбызның күңеленә хуш килде . Бәйрәмдә шагыйрьнең балаларга атап язган шигырьләре, җырлары яңгырады. Һәрбер сыйныфта уздырылган рәсемнәр конкурс ы , проект эшләре укучыларыбызны битараф калдырмады , һәрберсе анда аерым тырышлык күрсәтте . Мубаракшина Эльвина , 8а сыйныф укучысы 23 нче феврал ь – Ватанны саклаучылар көне Кеше күңеленә кече яшьтән үк гаилә, туганлык, туган нигез, туган җир төшенчәләре салына башлый. Без балаларда яшьтән үк әти-әни, гаилә, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләргә тиешбез. Шул максаттан чыгып, мәктәптә укучыларга милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотып эшлибез. 21 нче февральдә, Ватанны саклаучылар конен билгеләп үтеп, 6-11 нче сыйныфлар арасында маршировка бәйгесе зурлап уздырылды. Укучылар бу бәйгегә алдан әзерләнделәр. Һәр класс үзенең осталыгын күрсәтте. Чакырылган кунаклар бик кызыксынып яшь буынның Ватанны сакларга әзерлеген тойды Бу бәйге беркемне дә битараф калдырмады. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә була инде. 1 нче урынны яулаган сыйныфлар: 7а, 9б, 10 . Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Шаймуратова Р.В. 3

Слайд 4

Шушы яктан, шушы туфрактан без... 19 нчы февраль көнне Сарман районы Җәлил бистәсендә “ Шушы яктан , шушы туфрактан без” дип аталган Р еспубликакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды . Ул күренекле ш әхес, тарихчы, язучы-шагыйр ь Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды . Әлеге конференциядә безнең мәктәптән укучылар да, укытучылар да бик теләп катнашты. 1-7 нче сыйныф укучылары Кәримова Р.Н., Шаймуратова Р.В. һәм Баянова М.А ., ә 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Зәрия Вильданова Л.М. җитәкчелегендә Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Ризаэддин Фәхреддин Мәктәбебездә күпкырлы шәхес, олуг галим Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 елга багышланган чара булып узды . Бу чарада без дә бик теләп катнаштык. Кичәдә аның тәрҗемәи хәле, хезмәтләре белән таныштык, Кичучат авылында урнашкан Фәхреддин музеена вертуаль сәяхәт кылдык. Туган төбәгебездә Фәхреддин исеме белән бәйле урыннарны ачыкладык, Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен өйрәнеп, нәтиҗә чыгардык. Олуг галимебез “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Бәхетнең асылы тәрбиядә. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек төшенчәләр һәркемнең юлдашы булсын иде. 7нче сыйныф укучысы Зарипова Эл ь вина 4 уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булсалар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вильданова Ләйсән Марс кызы фәнни эше өчен 2 нче дәрәҗәдәге Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Барыгызны да котлыйбыз, алга таба да уңышлар, җиңүләр насыйп булсын. Мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе Аглиева Г.Ф.

Слайд 5

Сәләтле бала... Ул нинди булырга тиеш? Әңгәмәне 10 нчы сыйныф укучысы Суербаева Ил ь вина алып бара 5 Буген бездә кунакта-Кәримова Камилә. -Исәнме Камилә. Үзең белән безне дә таныштырып кит әле. -Исемем – Камилә. Миңа 7 яшь, 1а сыйныфында белем алам. Мәктәптән соң бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытымда җырларга, шигырьләр язарга яратам. Әле күптән түгел “Ветераннар үзәге”ндә бию белән чыгыш ясадык. -Камилә, үскәч кем булырга телисең? -Хыялларым күп. Фотомодель дә, укытучы да буласым килә. Әни әйтә:“Яхшы кеше бул ,кызым“,- ди. -Укучыларга әйтер сүзең бармы? - Әйе. Туган телегезне яратыгыз! Хөрмәт итегез! -Рәхмәт Камилә. Уңышлар юлдаш булсын сиңа! - Ралина, син быел чыгарылыш сыйныфта укыйсың. Бүгенге көндә туган телебез сагында торучы иң актив укучыларның берсе дияр идем. Туган телгә мәхәббәт каян туды, безнең белән дә бүлешмәссеңме? -Мин ү земнен туган телемне бик яратам . Бер урында гына таптанып , а лга китеп булмый . Бу - к ө н кебек ачык.Тырышкан табар , ташка кадак к агар , дил ә р бит. Мен ә шуны ң ачык д ә лиле . Ә лб ә тт ә, минем тырышлыгым бушка китм ә де.Мин бар ы сына да р ә хм ә тлемен . Әти-әниләрнең ышанычы , татар теле укытучысы Гөлназ Фоатовна тырышлыгы белән мин яхшы нәтиҗәләргә ирештем . -Рәхмәт, Ралина. Тормышта үз урыныңны табуыңны телим. - Ләйсән, сине күпкырлы талант иясе дип әйтәсе килә. Сәләтле булуның серләре бармы, безнең белән дә уртаклаш әле. - 4 сыйныфта мин беренче тапкыр математика олимпиадасында призлы урын алдым.Минем моның белән генә тукталып каласым килмәде, башка олимпиадаларда да катнашу теләге туды. 8нче сыйныфта Республикакүләм татар әдәбияты олимпиадасында призер булдым һәм татар теленнән дә призер булырга максат куйдым. Бөтен буш вакытымны әлеге фәннәрне өйрәнүгә багышладым. Бу хыялымны тормышка ашыруда мина татар теле укытучысы Ләйсән Марсовна ярдәм итте.Ул безне туган телебезне яратырга өйрәтте, үзенең буш вакытын да безгә багышлады. Тырышлык, шөгыльләрне яратып башкару, вакытны дөрес куллану - минем җиңүләрнең сере шунда. - Рәхмәт, Ләйсән. Киләчәктә синең тагын да зуррак үрләр яулавыңны телим.

Слайд 6

Милли мәдәниятлар фестивале - 2019 21нче февраль – Халыкара туган тел көне . 2000 нче елдан ЮНЕСКО тарафыннан бу көн бөтен дөньяда туган тел көне итеп билгеләнә . Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр . Ни аяныч , бүген кайбер телләргә онытылу , югалу куркынычы яный . Кызганычка каршы , туган телләрен балаларына өйрәтүне кирәк дип тапмаучы ата-аналар да еш очрый . Ш әһәребездә инде 3нче ел рәттән Халыкара телләр фестивале бәйрәм ителә. Быел бу фестивальгә без татар милләтенең “Каз өмәсе” йоласын әзерләдек. Кызлар һәм егетләр татар халкының уеннарын, тел шомарткычларын, җырларын, биюләрен, кул эшләрен, татар ризыкларын әзерләп барганнар иде. Аларның бу йоланы оста итеп башкарулары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Кызларның су буена казлар юарга төшүләре, әбинең каурыйларны су юлына сибүе, егетләрнен гармун белән аулак өйгә килүләре,кызларның чигеп күрсәтүләре жюриларның күңеленә хуш килде. Укучылар диплом, истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Кәримова Алия, 8 б сыйныф укучысы. 6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Баш мөхәррир : Вил ь данова Л.М. Мөхәррир: Аглиева Г.Ф. 10нчы сыйныф укучылары: Шәмсетлинова Азалия, Суербаева Ильвина Мәхмүтова Азалия ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ - 2019 Республикабызда тради ц иягә әйләнгән “Ел укытучысы” бәйгесе Әлмәт муни ципаль районында быел да зур әзерлек белән үтте. Безнең мәктәп данын яклап 6 укытучы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Алар арасында безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бар иде. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Аглиева Гөлназ Фоат кызы- призер Баянова Миләүшә Әхнәф кызы – финалист Без булдырабыз!!!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы май 2019 Соңгы кыңгырау-2019! Менә барыбыз да көткән 25 май – Соңгы кыңгырау бәйрәме дә килеп җитте. Безнең мәктәп укучылары бу бәйрәмне көтеп алдылар. Иртән иртүк 11 сыйныф укучылары мәктәпне бәйрәмгә әзерләделәр: шарлар элделәр, мәктәп стеналарын төрле плакатлар, фото-сурәтләр белән бизәделәр. Бәйрәм линейкасында 9-11 сыйныф укучылары белән беррәттән, әти-әниләр, безнең мәктәпне күптән тәмамлаган балалар да кунак булып килгән иде. Бәйрәм төрле биюләр, җырлар, шигырьләр белән бик күңелле узды. Минемчә, бу бәйрәм барлык балалар, укытучылар күңелләрендә җылы хисләр генә калдырды. Баландин Кирилл, 9 сыйныф укучысы : Праздник последнего звонка прошел весело и интересно. Стоя на линейке с лентой “Выпускник”, мной овладевали различные приятные эмоции: я был счастлив, но в тоже время отчего то было и немного грустно. Я закончил 9 класс на отлично и теперь впереди меня ждут экзамены. Я надеюсь, что сдам все экзамены на желаемую мною оценку и с нетерпением жду начало 10 класса. Каримова Эл ь вина, 11 сыйныф укучысы: Бүгенге бәйрәм минем күңелемдә бары тик җылы, якты хисләр уятты. Бу көнне без балачагыбыз белән саубуллашып, гомеребезнең яңа баскычына – олы тормыш юлына аяк бастык. Бәйрәм бик күңелле үтте : без җырладык та, биедек тә, бәхетебездән күңелләребез тулып, е лап та алдык. Киләчәктә мине дәүләт имтиханнары, зур сынаулар көтә , ләкин мин үз мәктәбемне, укытучыларымны беркайчан да онытмыйм!

Слайд 2

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 15-20 нче апрель көннәрендә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы булып узды. Чараларда татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да бик теләп катнашты. Рус төркемнәрендә татар теленә кызыксындыру максатыннан, дәрестә төрле уен формалары кулланыла. Рольле уеннарда балалар бик теләп катнаша. Татар теле атналыгы кысаларында үткәрелгән “Дусларымда кунакта” дәресенең максаты итеп укучылырның татар теленә кызыксынуларын уяту, аларның коммуникатив эшчәнлекләрен үстерү куелды. Дәрестә төрле уен формалары кулланылды: туган көнгә чакыру, котлау, кибеттән күчтәнәч алу, кунак сыйлау, күмәк уеннар һ.б. Шулай ук “Төремкәй” әкияте сәхнәләштерелде. Балалар урмандагы җәнлекләрдән үрнәк алып дус-тату яшәргә дигән нәтиҗәгә килделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Л.М Тамчы шоу -2019 17 апрельдә “Тамчы шоу” интеллектуаль уенга багышланган махсус чара уздырылды. “Ромашка”,”Йолдызлар” командалары көч сынашты. Бу уен барыбызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә җанатарлар командаларга куллар чабып , көч биреп тордылар .. Кызыклы сораулар оештырылды: “ Булсаң зирәк , әйт тизрәк! Сүзләрдән җөмләләр төзү. . Капитаннар ярышы . Буталган хәрефләрне табу. Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен тану .”.Ике команда арасында ярыш бик кызу барды. Барысы да тырышып, кызыксынып сорауларга җавап бирделәр . Нәтиҗәдә , дуслык җиңде.

Слайд 3

VII Халыкара Олимпиада 22 нче апрельд ә н алып 25 нче апрель гә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиада булып узды. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50 гә якын , Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырган . Гран-прины япон егете Чихиро Тагучи , Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов яулады . 60 кеше олимпиаданың призерлары исемлегендә . 20 кеше җиңүчеләр итеп билгеләнде . “ Ана теле – кешенең тормыш чыганагы . Туган тел – буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык . Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез ”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов яшьләргә . Җиңүчеләрне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та котлады . Ул чыгышында бик күп шәхесләрнең татар теле аша танылуларын билгеләп үтте . Рус мәктәпләрене ң татар төркемнәре арасында безнең мәктә птән 9 нчы сыйныф укучылары Галимуллина Зәрия һәм Гарипова Ләйсән, 10 нчы сыйныфтан Суербаева Ил ь вина һәм Шәмсетдинова Рәзилә олимпиадада көч сынаштылар. Ике көнгә сузылган ярыш Ильвина өчен җиңү белән тәмамланды. Ул 2 нче призлы урынга лаек булды һәм йомгаклау турының призер дипломы, шулай ук кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Без Ильвинаны зур җиңүе белән чын күңелдән колыйбыз!!! Кызларның барысына да алда да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз !!! Котлыйбыз!

Слайд 4

Шагыйрә дәрес бирә 16 нчы апрель көнне Әлмәт Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты, балаларның яраткан шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова белән әдәби очрашу булып узды. “Бәйрәм көн” дип исемләнгән искиткеч мәгънәле, ихлас кичә барышында балалар Гүзәлия апаның тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән китаплары белән таныштылар. Иҗатчы балалар ның күпсанлы сорауларына җавап бирде, туган телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне онытмаска, туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә чакырды, яшь талантларга шигырь иҗат итү серләрен ачты. Кичә азагында исә ул мәктәпкә китапларын бүләк итте һәм яңа гына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Балалар, үз чиратында, шагыйрәгә аның шигырьләреннән торган бик матур әдәби тәлгәш бүләк иттеләр. Кичә, чыннан да, искиткеч күңелле балачак бәйрәменә әверелде . Укучылар кичәдән тагын очрашырга сүз куешып, күңел күтәренкелеге, гүзәл хисләр, шат елмаю белән таралыштылар. Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Вильданова .

Слайд 5

Театр яктылыкка, нурга илтә... Театр елы уңаеннан , мәктәптә Әлмәт театры артистлары белән очрашу үткәрдек . Укучылар артистларыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп , аларга кызыклы җаваплар алдылар . Очрашуга Татарстанның атказанган артисты Гайсина Римма Гиззатулловна , Газизова Зөлфия Вәлиевна , Татарстанның атказанган артисты, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты Абунагимова Дилбәр Рәшитовна килгән иде . 5-7 сыйныф укучылары , укытучыларыбыз Регина Нәфис кызы һәм Миләүшә Әхнәф кызы җитәкчелегендә “Алтын алмалар ” әкиятен сәхнәләштерделәр . Очрашу сизелмичә дә үтеп китте һәм бездә бик җылы хисләр калдырды . Гумирова Ләйсән 5 а сыйныфы укучысы Интеллектуаль уен Апрель ае бел ән чираттагы татар теле атналыгы да килеп җитте. Без берсеннән-берсе күңеллерәк булган чараларны бик теләп каршы алдык һәм тырышып әзерләндек. 5а һәм 5б сыйныфлары арасында интеллектуал ь уен уздырырга килештек . Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Командалар көч сынашты. Җанатарлар да үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Теләгән командаларына очка яулау мөмкинлеген тудырдылар. Без үзебез өчен бик күп яңа мәгълүмат алдык. Киләсе уку елында да матур чараларда катнашырбыз дип килештек. Давыдова Әдилә, 5б сыйныф укучысы

Слайд 6

6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Мөхәррир : Аглиева Г.Ф. 10нчы сыйныф укучылары: Суербаева Ильвина Шәмсетдинова Азалия Мәхмүтова Азалия Театр – мәгърифәтнең көзгесе 29 нчы апрель көнне, Әлмәт Дәүләт драма театры бинасында мәктәп укучылары һәм укытучыларының театр коллективлары арасында “Театр – мәгърифәтнең көзгесе“ исемле конкурс оештырылды. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең дә “Мактама йолдызлары” театр коллективы Ф.Садриевның “Сиңа гына әйтәм..” пьесасын сәхнәләштерделәр. Конкурс театр елы кысаларында барды һәм төрле мәктәп коллективлары арасында безнең мәктәп укытучылар коллективы беренче урынга лаек булды. Әфәрин!!! Кызларга тагын да иҗади уңышлар теләп калабыз. Туган тел укытучылары семинары 28 нче февраль көнне мәктәбе без дә « Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында сәләтле балалар белән эшләү» темасы астында туган тел (татар теле) укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Семинар катнашучыларны сәламләү белән башланып китте . Аннан укытучылар ачык дәресләр карадылар , мастер – классларда тәҗрибә уртаклашты лар . Семинар “ Сәләтле бала – ил байлыгы ” исемле музыкаль чара белән тәмамланды .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1нче сентябрь килеп тә җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Безнең мәктәп укучылары Белем бәйрәмен ничек каршылый, нинди уй-хыяллар белән килгәннәр. Бу сорауларга җавапны 9б сыйныф укучысы Ризванова Регина табарга тырышты. -Сәлам! Син ничәнче класска күчте ң ? - Бишенче класска . -Әһә, син урта сыйныфта яңа укучы ? - Әйе , шулай да дияргә булла . - Син укырга яратасыңмы, нинди фәннәр сиңа күбрәк ошый ? -Ми нем яраткан фән нәрем рус теле һәм әдәбияты. -2нче сентябрь көнне нинди уйлар белән килдең ? -Мин бик дулкынландым , чөнки 5 нче сыйныфта яңа фәннәр , яңа укытучылар . -Әйе, мин сине аңлыйм, уңышлар сиңа. -Рәхмәт. . . . 2) – Сәлам. Син быел 9 нчы сыйныфта, нинди теләкләрең бар? -Мин яхшы укырга телим, чөнки быел ОГЭ бирәм. -Нинди фәннәрдән имтихан бирәсең? -Биология, химияне сайларга уйлыйм. -Врач булырга телисеңме? - Хыялым бар. -Ярар, теләкләрең кабул булсын. -Рәхмәт, сиңа да! Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы ноябр ь 2019 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме

Слайд 2

3 3) -Сәлам , сиң ничәнче сыйныфта ? -Сәлам, алтынчы . - Сиң быел мәктәпкә нинди уйлар белән килдең ? - Миң бик шат , чөнки үземнең классташларны күрәм . Яңа уку елына мин әзер . - Бик яхшы , син бу уку елына нинди максатлар куйдың ? - Тырышып укырга , яхшы билгеләр генә алырга - Яхшы , интервью өчен рәхмәт ! 20 нче август көнне Әлмәт муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды. Әлеге чара узган уку елына йомгак ясап , бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару гына түгел , ә яңа уку елына старт бирү дә әле . Гадәттәгечә быелгы август киңәшмәсенә мәгариф вәкилләре генә түгел , ә район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар да килгән иде . Төрле мәйданчыклар күргәзмәсе белән башланып киткән чара , соңрак пленар киңәшмәдә дәвам итте . Педагогик конференция барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды , яңасына бурычлар билгеләнде , укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Конференция эшендә безнең укытучыларыбыз да актив катнашты. Үз чиратында алар иҗади осталыклары белән тәҗрибә уртаклашты .

Слайд 3

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы . Көзге бал – 2019 Көз . Хәзер табигатькә ул хуҗа ! Тылсымлы сулышы белән бер генә өреп җибәрә дә , бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә . Агачларга гына карагыз сез . Яфраклар , алтын сары , кызыл чия төсләргә кереп , моңсу гына җиргә коела . Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри келәм белән капланган . Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә , җиләк-җимеш пешә , уңышлар җыела . Көзнең яме - муллык белән . Әйе , менә без дә 29 нчы октябрь көнне һәркем өчен шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе, - уңыш бәйрәменә җыелдык . Көзге бал бәйрәме « хэллоуин » тематикасында узды. Анда 9-11 сыйныф укучылары катнашты . Спорт залын балалар бик матур итеп бизәделәр . Стеналарда төрле плакатлар , шарлар эленеп тора иде . Укучылар барысы да бәйрәмчә киенгән . Бәйрәм конкурслардан башланды . Һәрбер сыйныф үзенчә чыгыш ясады : биеделәр , җырладылар , җырларны сәхнәләштерделәр . Иӊ ахырдан дискотека булды . Көзге балга килгән балалар күңел күтәренкелеге белән өйләренә таралышты . 9 б сыйныф укучысы Мостафина Адилә

Слайд 4

Укытучы көне илебездә ел саен уздырыла торган һөнәри бәйрәм . Шул уңайдан, 4 нче октябрь көнне мәктәбебездә бик матур чара узды . Аны быел 10 ФМ сыйныфы укучылары үзенчәлекле итеп оештырдылар . ТАССРның 100 еллыгы белән бәйле рәвештә , пионерия һәм комсомоны искә төшерү кичәсе дә булды ул. Укучылар да, бәйрәмгә чакырылган укытучылар да бәйрәмне тын да алмыйча карадылар . Мөгалимәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән директор урынбасары Светлана Федоровна котлады.Ул үзенең ихлас теләкләрен җиткерде . Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Укытучыларның көләч йөзләре һәм күтәренке кәефләре бәйрәмнең бизәге булды . Концерт беткәч , фотозонада барысы бергә күмәк фотога төштеләр . Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган укытучылар өчен яшьлек елларын искә алу бәйрәмне тагын да тулыландырып , баетып җибәрде . Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә әзерләгән видеосюжет та залда утыручыларның кәефен күтәрде . 5 нче октябрь – Укытучылар көне

Слайд 5

Кышка әзерләнү Айназдан - кышка тәмле салатлар . 9Бсыйныфында укучы Шәйхетдинова Айназ аш-су әзерләргә бик ярата . Бүген ул сезгә әнисе белән бергә кышка әзерләгән тәмле-тәмле салат рецептларын тәкъдим итә . Тиз әзерләнә торган салат 4 кг кызыл помидор, 15 башлы суган , 10 түгәрәк кара борыч , 4 тырнак сарымсак , 0.5 стакан шикәр комы, 3 аш калагы тоз . Яшелчәләрне турап , тәмләткечләрне салып , 1.5 сәгать кайнатырга . Банкаларга тутырып , тимер капкач ябып куярга Кетчуп 2 кг помидор, 5 кг алма , 250 г суган , 250 г шикәр комы, 200 г аш серкәсе , 3 аш калагы тоз , 10 г борыч , 2-3 лавр яфрагы . Барысын әзерләп төнгә калдырабыз . Иртә белән 1-2 сәгать пешерәбез дә , сөзгеч аша чыгарып , тагын 30минут кайнатабыз Кыяр салаты 4.5 кг кыяр , 400 г суган , 20 тырнак сарымсак , 100 г укроп турыйбыз . Яшелчәләр өстенә 400 г көнбагыш мае, 100 г аш серкәсе , 100 г тоз салып , болгатып , 3 сәгать тотабыз . Банкаларга тутырып пастеризациялибез

Слайд 6

6 Гәҗитне басмага әзерләделәр : Баш мөхәррир : Аглиева Г.Ф. 9 нчы Б сыйныф укучылары: Кәримова Алия Вәлиева Камилә Ризванова Регина “ Б әлеш”- җиңуче ! Мәктәбебездә укучылар буш вакытларын күңелле итеп үткәрергә тырышалар. Төрле квест, КВН нарда катнашалар. 8 нче Б сыйныф укучылары, яг ъ ни “Бәлеш” командасы Әлмәттә узган балалар һәм яшүсмерләр КВНында катнашып 1 нче урын яуладылар. Аларның чыгышы тамашачыларны таң калдырды. Аларга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез. Ноябрь аена халык сынамышлары 21 ноябрь көнне җепшек кар яуса , яз айлары яңгырлы булыр . 22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән , солы уңар . Яңгыр яуса , бодай мул булыр . 23 ноябрь - томан җиргә кадәр төшеп , чыпчыклар чыркылдашса , җепшек кар явар . 24 ноябрь көнне суык , аяз булса , ике-өч көндә һава торышы бозылыр . 25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә , кичкә суытыр . 28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми .