Төп дәүләт имтиханы

Аглиева Гульназ Фоатовна

9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханына әзерлек материаллары

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Изложение тесктлары

Пошилар

Кинәт бөтен урман-кырларны ату тавышы яңгыратты. Тәлгать сискәнеп китте. «Пошилар… пошиларны аттылар» дигән хәвефле уй Тәлгатьнең күңелен тырнап узды. Ул ашыга-ашыга борылды һәм, кулларын еш-еш бутап, кире урманга таба шуып китте. Тәлгатьнең сулышы капты. Керфекләре, ирен читләре салкын бәс бөртеге белән капланды. Ә башында һаман да «пошилар» дигән уй бөтерелде.

Пошилар әле бу яктагы урманнарда берничә ай элек кенә күренә башлаганнар иде. Бу турыда Чыршылы авылында Тәлгатьтән башка белүче дә юктыр. Бүген дә аның пошиларга печән илтеп кайтып килеше иде. Тәлгать Акмөгез дип исем биргән, тармакланып торган зур аксыл мөгезле, киң күкрәкле ата поши аннан бүген бөтенләй ятсынмады.

Тәлгать аланда пошиларның утлыгы янында канлы эзләрне күрде. Кем булыр бу, кем булыр? Тәлгатьләр авылында андый явыз кешеләр дә юк бугай ич. Тәлгать, авыр уйларга бирелеп басып торганнан соң, канлы эзләр буенча ап-ак үр өстенә — яшәреп утырган усаклыкка таба юнәлде. Урман ешлыгыннан яктыга килеп чыккач, башта берни күрә алмый торды. Аннары күзенә кара шәүләләр чалынды. Урмандагы киң аланнан чыгып килгән пошиларны таныгач, Тәлгатьнең йөрәге кысылып куйды. Ана поши аксабрак чаба. Ләкин Акмөгез аны ташлап китми. Әледән-әле туктап көтеп тора. (177 сүз) (Фаил Шәфигуллин

Әни.

Беркөнне әнием үзе белән кибетләрдә йөрүемне үтенде. Аның ниндидер кием аласы бар иде.

Без бик озак сайланып йөрдек. Ачуым чыга башласа да, әнкәмә сиздермәдем, аны юатырга тырыштым. Ниһаять, әнкәмнең игътибарын итәк, блузка һәм жакеттан торучы матур гына зәңгәр костюм җәлеп итте. Әниемне кием киеп карый торган бүлмәгә кертеп җибәрдем. Берничә минуттан соң әнкәй оялып кына миңа эндәште. Мин аның янына кердем. Әнкәм блузканы кигән дә арттагы берничә сәдәфен эләктерә алмый газаплана иде. Артриттан кәкрәеп каткан бармаклар әнкәемне тыңламыйлар, кечкенә сәдәфләрне эләктерү аңа уңайсыз иде.

Күзем әнкәмнең кулларына төшү белән сабырсызлыгым да, ачу килүем дә әллә кая эреп юкка чыкты. Бөтен барлыгымны кызгану һәм ярату хисе биләп алды…

Өйгә кайткач та сәдәфләрне эләктерергә тырышучы әнкәм куллары күз алдымнан китмәде. Әлеге куллар – дөньядагы иң кадерле, иң җылы куллар. Алар мине ашаткан, юындырган, киендергән. Кулларын күтәреп, әнкәм минем өчен дога кылган. Раббыбыздан миңа исәнлек-саулык, иман-тәүфыйк сораган. Yзеңне яратучы, кайгыртучы әнкәйнең кул җылысын һичбер вакыт онытып булмый.

Керпеләр

Быел яз көне алар, башка керпеләр шикелле, наратлык белән болын тоташкан җирдә бурсыклардан бушаган бер өнне үзләренә оя итеп сайладылар. Болын тирәсендә ризык табу җиңелрәк — юллар такыр, үләннәр коры һәм сирәк, бөҗәкләр күбрәк, җиләкләр тәмлерәк, ләкин бу тирәдә кешеләр күбәя башлады. Әле кар сулары бетеп, җир ныгып та өлгермәгән иде, кешеләр килеп, болында казыклар кагып йөренә башладылар, өзлексез ызгыштылар, төзелеш материаллары ташыдылар. Кайчакларда бу тирәдә кешеләр шулкадәр күбәя — кичекмәстән ояны күчерергә кирәк, ләкин ана керпе йөкле иде, шуңа күрә җайлы ояны ташлап китәргә һаман тәвәккәлли алмадылар.

Аларның биш баласы туды. Бәхеткә каршы, кешеләр урманны бик борчымадылар, вакытлары бик тар иде бугай — һәркайсы, ашкынып, дача төзи. Бу ояда, балаларның күзләре ачылганчы гына, ике-өч атна яшәп булыр әле. Аннан соң күченерләр — урман зур, биш балалы керпе гаиләсе генә сыяр.

Алар, үч иткәндәй, ауга парлашып киткәннәр иде. Төн шундый тыныч, җылы. Кыр тычканнарын куа-куа, шактый юл үттеләр алар. Кинәт аларның оясы янында машина үкергән тавыш ишетелде. Кайтсалар, оя өстендә кара, шыксыз олы машина туктаган да бер яшь наратны тамырлары белән йолкып маташа. Ике кеше төз наратның каерылган ботакларын өзә. Авыр машинаның арткы көпчәге астында оя, ә ояда күзләре дә ачылмаган, энәләре дә тыртаймаган биш бала… (192 сүз) (К.Кәримов буенча)

Этләр

Биологлар, җитди төстә, этләр көлә белә, тик без аларны һәрвакыт аңламыйбыз гына, дип раслыйлар.

АКШтагы хайваннарны яклау үзәкләренең берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Патрисия Симонет озак еллар буена хуҗасыз калган этләрне асрый торган йортта эшли икән. Ул йорт этләренең хуҗаларына ияреп һавага чыгарга хәзерләнгәндәге авазларын аудиотасмага язып алган һәм язманы үз тәрбиясендәге этләргә тыңлаткан.

— Алар хәтта ашауларыннан туктадылар, — дип сөйли Патрисия. — Аннары мин тавышны көчәйтә төштем. Нәтиҗә шаккаттырды. Этләр, йөгереп килеп, яныыма җыелдылар. Берәр минуттан соң алар йорт этләренә җавап биргәндәй өрә башладылар һәм тегеләрнең тавышын төгәл кабатладылар.

Икенче көнне язманы радио аша яңгыраттык һәм язмадагы тавышка хуҗасыз калган бездәге этләр дә шатлыклы чиный башладылар. Тикшерүләр аша без әнә шун шатлыклы авазларның боек этләрнең күңелен күтәргәнен, ә борчылганнарны, ярсыганнарны тынычландырганын белдек.

Соңгы еллардагы ачышлар галимнәрне безнең дүрт аяклы дусларыбызның гадәтләре, үз-үзләрен тоту серләре турында торган саен ешрак уйландыра, хайваннар физиологиясе фәненең күп кенә битләрен яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә. (149 сүз) (Ә.Хәсәнов буенча)

Чишмә тынып калды

…Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп, чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән карарга килгәннәр.

Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән, күзләремне яшьләр каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.

Шул вакытта чишмә тынып калды, аңа җан бирүче булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: