Олимпиадага әзерләнәбез

Аглиева Гульназ Фоатовна

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерләнү өчен материаллар

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре (2012/2013 нче уку елы)37.49 КБ
Файл татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары(республика туры)93.5 КБ
Файл татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре (2013/2014 нче уку елы)54.08 КБ
Файл татар әдәбиятыннан төбәкара олимпиада биремнәре96.25 КБ
Файл татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары1.06 МБ
Microsoft Office document icon татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры) 55 КБ
Microsoft Office document icon татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабы биремнәре 2014/2015 нче уку елы82.5 КБ
Файл татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр (2014/2015 нче уку елы)66.58 КБ
Файл рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре55.41 КБ
Файл рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы) мәктәп этабы57.9 КБ
Файл рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы) муниципаль тур66.9 КБ
Файл татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (муниципаль тур, 2015-2016 уку елы) 46.48 КБ
Файл Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (муниципаль тур, 2015-2016 уку елы) 70.97 КБ
Package icon Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (муниципаль тур, 2015-2016 уку елы)437.22 КБ
Package icon задания муниципальной олимпиады по татарскому языку среди учащихся русских групп школ с русским языком обучения в 2015-2016 391.81 КБ
Package icon Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре 2015-2016 уку елы65.78 КБ
Package icon Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен олимпиада биремнәре.2016-17109.57 КБ
Package icon татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.2018-19 уку елы, мәктәп туры98.44 КБ
Package icon татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре, 2018-19, мәктәп туры457.7 КБ
Package icon татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре, 2018-19, мәктәп туры110.78 КБ
Package icon Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре 2018-2019, муниц.тур120.28 КБ
Package icon Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре 2018-19, муниц.тур276.14 КБ
Package icon татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре, 2018-19, муниц тур169.44 КБ
Package icon татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре, 2018-19, муниц. тур512.6 КБ
PDF icon татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү өчен методик күрсәтмәләр793.64 КБ
Microsoft Office document icon әдәбият теориясе269 КБ
Файл татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы биремнәре 2018-19 1.52 МБ
Package icon татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.2019-20нче уку елы, мәктәп туры277.48 КБ
Package icon татар мәктәбендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.2019-20 нче уку елы, мәктәп туры194.98 КБ
Package icon рус төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.2019-20 нче уку елы, мәктәп туры1 МБ
Package icon татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.2019-20 нче уку елы, муниципаль тур258.67 КБ
Package icon татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятынан олимпиада биремнәре.2019-20 нче уку елы, муниципаль тур229.41 КБ
Package icon татар мәктәбендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятынан олимпиада биремнәре.2019-20 нче уку елы, муниципаль тур68 КБ
Файл tat.yaz_._dlya_tat.shk_._ze_11_kl._otvety_-_2020.docx38.58 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында  укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2012/2013 нче уку елы)

I. Тиешле сүзләрне куегыз (Һәр сүзгә 1 балл).

1.Тартыкларны әйткәндә, һава агымы, тоткарлыкка очрап, ... барлыкка китерә. 2. Тавыш ярылары ярдәмендә ясалган тартыклар ... , алардан башка ясалганнары ... дип атала. 3. Яңгырау тартыклар ... һәм ... дан тора. 4. Саңгырау тартыклар ... дан тора. 5. Сөйләмдә ... авазлар күбрәк кулланыла. 6. ... авазлардан гына торган сүзләрнең мәгънәсе дә аңлаешлы була. 7. Татар телендә тартыкларның каты яки йомшак әйтелүе ... авазларга бәйле. 8. Рус телендә тартыклар ... һәм ... парларга бүленә. 9. [W] тартыгы … бер–берсенә таба хәрәкәт итүе ярдәмендә ясала. 10. Бөтен кешегә дә аңлаешлы булган сүзләрне ... сүзләре дип атыйлар. 11. Аерым һөнәр ияләре куллана торган сүзләрне ... сүзләре, алар кулланган атамаларны ... дип йөртәләр. 12. Билгеле бер җирдә яшәүчеләр кулланган сүзләр ... сүзләргә кертеп карала. 13. Көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүзләр ...,  сирәгрәк кулланыла торганнарын ... сүзләр дип атыйлар. 14. Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне ... сүзләр дип йөртәләр. 15. ... сүзләр тормыштагы яңа–күренеш һәм төшенчәләргә бәйле рәвештә барлыкка килә. 16. Ике яки берничә сүздән төзелеп, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган тезмә ... дип атала. 17. Сүзләр исемлеге ... туплана. 18. Лексикография – ... төзү турындагы фән ул.

II. Дөрес җавапларны билгеләгез (Һәр җавапка 1 балл).

1. Татар телендәге сузык авазларның санын билгеләгез.

  1. 6;
  2. 10;
  3. 11;
  4. 12.

2. Сингармонизм законына дөрес бирелгән аңлатманы күрсәтегез.

  1. тартыклар ярашуын белдерә;
  2. сузыклар ярашуын белдерә;
  3. я сузыклар, я тартыклар ярашуын белдерә;
  4. сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.

   3. Яңгырау тартыклар

  1. тавыштан;
  2. шаудан;
  3. тавыш һәм шаудан;
  4. я тавыштан, я шаудан тора.

4. Бирелгән сүзләрнең кайсысы тартыклар ассимиляциясенә туры килүен күрсәтегез.

  1. биегрәк;
  2. икенче;
  3. ямьле;
  4. чия.

5.  Татар телендә тартык авазларның санын билгеләгез.

  1. 25;
  2. 26;
  3. 27;
  4. 24.

 6. Ирен гармониясе кайсы сузыкларга бәйле булуын күрсәтегез.

  1. [а], [ә];
  2. [ы], [э];
  3. [о], [ө];
  4. [и], [ы].

7. Саңгырау тартыклар ясауда катнашалар:

  1. тавыш;
  2.  шау;
  3. тавыш һәм шау;
  4. дөрес җавап бирелмәгән.

8. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы борын ассимиляциясенә туры килүен күрсәтегез.

  1. түшәмнән;
  2. бүлмәдә;
  3. мине;

4)  шәһәрләр

9. Тартыкларның калын яки нечкә әйтелүе

  1. сузыкларга;
  2. нечкәлек билгесенә;
  3. калынлык билгесенә;
  4. сүзнең кайсы урынында килүенә бәйле.

10. Иренләшкән сузыкларны билгеләгез.

  1. [а], [ә], [ы], [и];
  2. [и], [э], [ә];
  3. [у], [ү], [о], [ө];
  4. [ы], [э], [и].

11. Татар телендә генә булган тартыкларны табыгыз.

  1. [б], [п], [д], [т], [в];
  2. [г], [к], [р], [з], [ш];
  3. [л], [м], [н], [й], [с];
  4. [w], [җ], [ң], [һ], [гъ], [къ], [һәмзә].

12. Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.

  1. [д], [т], [з], [с];
  2. [къ], [гъ], [к], [г];
  3. [н], [ң], [р], [л];
  4. [w], [б], [п], [м].

13. Иренләшмәгән сузыклар булган рәтне билгеләгез.

  1. [а], [ә], [ы], [и], [э];
  2. [о], [ө];
  3. [у], [ө];
  4. [ү], [о].

III. Кроссвордны чишегез (6 балл).

        

1.

2.

3.

4.

5.

6.

1. Предметның микъдарын белдерә.

2. Җәй дә яшел, кыш та яшел булган агач яфрагы.

3. Бер елда унике генә була.

4. Уку-язу әсбабы.

5. Юка сүзенең антонимы.

6. Ул – һәркемнең киңәшчесе.

IV. Таблицадагы һәр  баганага 5әр сүз языгыз (һәр сүз өчен 1әр балл).

Килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы

Гомумтөрки сүзләр

Гарәп–фарсы сүзләре

Рус һәм башка тел сүзләре

...

...

...

V. Җөмләне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Поезд кузгалып киткәч Ильяс вагонның өске сәндерәсенә менеп ятты да куен кесәсеннән кечкенә генә фоторәсем чыгарды (И.Сәлахов)

а) тыныш билгеләрен куегыз (һәрберсе өчен 1әр балл);

ә) җөмләнең төрен билгеләгез (2 балл);

б) әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне языгыз (һәрберсе өчен 1әр балл);

в) басымы ахыргы иҗеккә төшмәгән сүзне языгыз (1 балл);

г) саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне языгыз (һәрберсе өчен1әр балл);

д) алынма сүзләрне языгыз (һәрберсе өчен 1әр балл);

е) тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясагыз (2шәр балл);

ж) сыйфатларны табып, антонимнары белән парлап языгыз (2шәр балл);

җ) фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез (һәрберсенә 1әр балл);

з) исем сүзтезмәләрне языгыз (һәрберсе өчен 1әр балл).

и) кесәсеннән сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерегез (тамыры белән нигезе өчен 1әр балл, һәр кушымча өчен 1әр балл).

VI. Балаларга яратып эндәшкәндә кулланыла торган сүзләрне языгыз (һәр сүз өчен 1әр балл).



Предварительный просмотр:

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында укучылар өчен олимпиада сораулары (республика туры)

I. Әдәбият теориясе.

1. Социалистик реализм иҗат методына билгеләмә бирегез һәм бер әсәр мисалында аңлатыгыз. (7 балл)

2. “Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри

    Җил йоклады исә төн белән” икеюллыгында урын алган сурәт чарасын билгеләгез. (2 балл)

3. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте “Автордан” дип аталган аңлатма белән тәмамлана. Әдәбият белемендә сюжетның бу элементын ничек атыйлар? (2 балл)

II. Әдәбият тарихы.

1. Әдәби-тарихи характердагы сорауларга җавап бирегез. (20 балл)

1) 1917 елгы Октябрь революциясенә нинди мөнәсәбәттә булуларына карап, түбәндәге әдипләрне өч төркемгә бүлегез: Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан,  М.Гафури, Г.Камал, М.Фәйзи, Ш.Бабич, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Ш.Усманов, С.Сүнчәләй, Н.Исәнбәт. (һәр дөрес билгеләнгән исем 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 6 балл)

2)  СССР Язучылар берлеге (союзы) төзелгән елны күрсәтегез. (2 балл)

3) Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында “ялгыз ай” образы бар. Әсәрдә ул нинди функция үти? (3 балл)

4) М.Җәлилнең сезгә таныш 10 (ун) шигырен языгыз. (һәр дөрес исем 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 5 баллга кадәр)

5) Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары” повесте герое Акморатка характеристика бирегез. (4 балл)

2. Ә.Еники иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез. (15 балл)

1) Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясе исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (5 балл)

2) “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби белән балалары арасындагы каршылык сәбәпләре турында языгыз. (5 балл)

3) Хикәядә Учак образы аша автор нәрсә әйтергә тели? Шул турыда языгыз. (5 балл)

III. Иҗади эш.

Р.Харисның бер шигыре “Кеше кайчан матур?” дип атала. Шагыйрь уй-фикерләрен файдаланып, әлеге сорауга җавап бирегез. (6 балл)

IV. Лирик әсәргә анализ.

Фәнис Яруллинның “Яну” шигыренә анализ ясагыз. (8 балл)

Вакыт аты алга чаба,

Тоягында юллар яна.

Күкрәгемә башын салып

Иң кадерле уйлар яна.

Көннәр яна, төннәр яна.

Язлар яна, көзләр яна.

Язлар белән, көзләр белән

Без калдырган эзләр яна.

Хыял яна, өмет яна,

Дөрли-дөрли сулар яна.

Бәгыремдә бәргәләнеп

Җырланмаган җырлар яна. (1991)

Барлыгы 60 баллга кадәр.

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфында укучылар өчен олимпиада сораулары (республика туры)

I. Әдәбият теориясе.

1. Мәгърифәтчелек реализмы иҗат методына билгеләмә бирегез һәм әсәр мисалында аңлатыгыз. (7 балл)

2. “Тулган айдай балкый иде аның йөзе,

     Оҗмахтагы хур кызына охшый имди...” икеюллыгында урын алган сурәт чарасын билгеләгез. (2 балл)

3. “Гүзәл кыз чапты да күздән югалды,

    Сөһәйл җанын кабызды – утка салды” икеюллыгында урын алган сурәт чарасын билгеләгез. (2 балл)

II. Әдәбият тарихы.

1. Әдәби-тарихи характердагы сорауларга җавап бирегез. (20 балл)

1) Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә Зөләйхага хас сыйфатлар турында языгыз. (3 балл)

2) “Идегәй” дастанындагы бер төп, бер ярдәмче, бер аталучы геройны күрсәтегез. (3 балл)

3) Мөхәммәдъяр иҗат иткән ике поэманы атагыз. (2 балл)

4) XIX йөз әдәбиятына хас булган 5 (биш) үзенчәлекне күрсәтегез. (5 балл)

5) “Мәгърифәтчелек хәрәкәте” төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз. (4 балл)

6) Мәгърифәтчеләрдән 6 (алты) әдипнең исемен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 3 балл)

2. Г.Исхакый иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез. (15 балл)

1) Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендагы Анна Васильевнага характеристика бирегез. (5 балл)

2) Повесть герое Шәмсинең эчке каршылыгы нидән гыйбарәт булуын аңлатыгыз. (5 балл)

3) “Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның яңалыгын һәм бүген дә заманча яңгырашлы булуын билгеләгез. (5 балл)

III. Иҗади эш.

М.Акмулла бер шигырендә “Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән” дип яза. Шагыйрь фикерләренә нигезләнеп, үз карашыгызны языгыз. (6 балл)

IV. Лирик әсәргә анализ.

Фәнис Яруллинның “Үзгәрсә дөнья үзгәрсен...” шигыренә анализ ясагыз.    (8 балл)

Үзгәрсә дөнья үзгәрсен,

Яңарсын әйдә заман.

Мин яшим әле искечә –

Күңелдә иске Иман.

Кемнәрдер исем яңарта,

Яраклаша заманга:

Яңа күлмәк кидерәләр

Шулай иске ялганга.

 

Кирәкми мәхәббәтнең дә

Яңарган, буялганы,

Кадерле миңа Сөюнең

Искесе, сыналганы.

Ахрысы, искелек минем

Уйга тирән уелган:

Һаман бер үк юлдан барам,

Һаман да бер үк Кыйблам.

Барлыгы 60 баллга кадәр.

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9  сыйныфында укучылар өчен олимпиада сораулары (республика туры)

I. Әдәбият теориясе.

1. Хикәя жанры үзенчәлекләрен “Буранда” хикәясенә нигезләнеп аңлатыгыз. (7 балл)

2. Түбәндәге халык авыз иҗаты үрнәкләренең жанрларын күрсәтегез:

– “бер кашыктан ашыйлар” ;

–“ни чәчсәң, шуны урырсың”;

–“күз ачып йомганчы”;

–“ашыккан – ашка пешкән”;

–“аттан биек, эттән тәбәнәк”;

–“мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач”.

–“тырышкан табар, ташка кадак кагар”;

–“бәләкәй генә эт, өрми дә, җибәрми дә” (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 4 балл)

II. Әдәбият тарихы.

1. Әдәби-тарихи характердагы сорауларга җавап бирегез. (20 балл)

1) Һ.Такташ яшәгән елларны күрсәтегез. (1 балл)

2) Х.Туфанның 6 (алты) шигырен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 3 балл)

3) М.Әмирнең “Агыйдел” повестенда пейзажның нинди функцияләр үтәвен аңлатыгыз. (3 балл)  

4) Татар театр сәнгатен үстерүгә күп хезмәт иткән 6 (алты) артист исемен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 3 балл)

5) А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән” повесте герое Бибинур әбигә характеристика бирегез. (5 балл)

6) Түбәндәге язучылар арасыннан ХХ гасырның 30 нчы елларында репрессияләнгән 3 (өч) әдипне күрсәтегез:

Һади Такташ, Мирсәй Әмир, Фәнис Яруллин, Кәрим Тинчурин, Самат Шакир, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Нәби Дәүли, Илдар Юзеев. (3 балл)

7) Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты булган 4 әдип исемен языгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә, барлыгы 2 балл)

2. Ш.Еникеев һәм С.Шакир иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез. (15 балл)

1) Шәриф Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре герое Солтангәрәйгә характеристика бирегез. (5 балл)

2) Самат Шакир очеркын “Үлемнән көчлерәк” дип атый. Әсәр исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (5 балл)

3) Хәйретдин Мөҗәй образын бәяләгез. (5 балл)

III. Иҗади эш.

Х.Туфанның бер шигыре “Кайсыгызның кулы җылы?” дип атала. Шагыйрь уй-фикерләрен, хисләрен файдаланып, үз фикерләрегез белән уртаклашыгыз. (6 балл)

IV. Лирик әсәргә анализ.

Фәнис Яруллинның “Хыялларым пыяла...” шигыренә анализ ясагыз.         (8 балл)

Хыялларым пыяла –

Шәфкатьсезлеккә бәрелеп

Челпәрәмә уала.

Өметләрем нечкә кыл –

Хаксызлыкны күтәралмый

Өзелә дә төшә гел.

Шигырьләрем тынмас чаң –

Өзгәләнә, бәргәләнә

Чаңның теле – минем җан.

Барлыгы 60 баллга кадәр.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез:

  1. унике;
  2. сабый;
  3. сәгыйть;
  4. җырлаучы.

А2. Ирен ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?

  1. әнкәй;
  2. шомыртның;
  3. унбиш;
  4. йөрәгемнең.

А3. Борын ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?

  1. шаяннар;
  2. дәште;
  3. айлы;
  4. борынгы.

А4. Саңгырау һәм яңгырау тартыклар чиратлашкан сүзләр кайсы мәкальдә бар?

  1. кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит;
  2. бәйрәм ашы – кара-каршы;
  3. бер аягын атлаганчы, икенче аягын эт ашый;
  4. ирнең асылы эштә танылыр.

А5. Авылга сүзендә тартыклар охшашлануның нинди төре күзәтелә:

  1. яңгыраулыкта охшашлану;
  2. саңгыраулыкта охшашлану;
  3. яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашлану күренеше сакланмау;
  4. охшашлануның бер төре дә күзәтелми.

А6. Телара сүзлекләр алар ...

  1. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен синонимнары белән аңлатып бирәләр;
  2. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен икенче телдә аңлатып бирәләр;
  3. бер телдәге сүзнең мәгънәсен шул ук телдә аңлатып бирәләр;
  4. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен омонимнары белән аңлатып бирәләр.

А7. Бу сүзләр татар теленә кайсы телдән кергән?

Арыш, сука, салам, уҗым, әвен, эскерт, кәбестә, бүрәнә, мич, мичкә

  1. фарсы теленнән;
  2. гарәп теленнән;
  3. рус теленнән;
  4. рус теле аша башка телләрдән.

А8. Түбәндәге өзектә калын хәреф белән билгеләнгән сүзнең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләгез:        

Бер уйласаң, син кем миңа?

                Беренче күрәм алда.

                ...Без – Җирдәш шул. Кеше булып

Яшәргә килгән җаннар. (Р.Фәйзуллин)

  1. архаизм;
  2. неологизм;
  3. тарихи сүз;
  4. актив лексикага карый.

А9. Җөмләләрдән һөнәри, диалекталь сүзләрне, фәнни терминнар һәм жаргоннарны табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез.

Ике авыл арасында ләпек ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. (К.Кәримов)

Жаргон сүз

Авазларның формант төзелеше аларның спектрында ачык күренә. (Ф.Сафиуллина)

Диалекталь сүз

Гомумән, безнең студентлар универда күңелләренә хуш килгән урыннарга яңа исемнәр уйлап табарга яраталар (Көнд.м.)

Фәнни терминнар

Юл чатларында плакатлар, “Тракторчы, уңга кермә!” дигән язулар, резервуарлар, промысел вышкалары күзгә чалынып кала. (Г.Ахунов)

Һөнәри сүзләр

А10. Синоним, омоним, антоним сүзләр кергән җөмләләрне табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез.

Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара. (Ә.Еники)

Антоним сүзләр

Кояшның һәм Җирнең

Мәхәббәт җимеше,

Тормышка омтылган

Яңа зат – ул кеше.

Җир-ана аермый

Олыга, кечегә;

Улларын, кызларын кадерләп үстерә. (М.Әгъләмов)

Омоним сүзләр

Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Анаң күкрәгенә ятып,

Йөрәген тыңлап кара. (И.Юзеев)

Синоним сүзләр

А11. Тиз, җәяү, аягүрә, яланөс рәвешләренең төркемчәсен билгеләгез.

  1. саф рәвешләр;
  2. күләм-чама рәвешләре;
  3. вакыт рәвешләре;
  4. охшату-чагыштыру рәвешләре.

А12. Казлар, үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар (Г.Б.) җөмләсендәге калын хәреф белән бирелгән фигыль  кайсы юнәлештә?

  1. йөкләтү юнәлешендә;
  2. уртаклык юнәлешендә;
  3. кайтым юнәлешендә;
  4. төшем юнәлешендә;

А13. Рәшидә, яшьләрен йота-йота, шак-шок атлап, урам буйлап китеп барды (Ә.Е.) җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы төркемгә карый?

  1. рәвеш;
  2. ымлык;
  3. аваз ияртеме;
  4. кереш сүз.

А14. Мәсьәләне телдән чишәбез җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ничек ясалган?

  1. яңа сүз ясалмаган;
  2. тамырга ясагыч кушымча ялганган;
  3. әлеге формада икенче сүз төркеменә күчкән;
  4. алдагы төркемнәрдә дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А15. Мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез.

1. -ды/-де, -сыз/-сез, -чы/-че;

2. -рак/-рәк, -кай/-кәй, -шар/-шәр;

3. -лар/-ләр, -ган/-гән, -да/-дә;

4. -са/-сә, -ып/-еп, -ачак/-әчәк.

А16. Ясагыч кушымчасы булмаган сүзләр рәтен күрсәтегез.

  1. көзләр, балакай, яшьлек, тормыш;
  2. карга, язгы, эшчән, килгән;
  3. җиденче, берара, укымыйча, кызчык;
  4. бүген, бишәү, көлеп, бушлай.

А17. Сыйфат фигыльләрдән генә торган рәтне табыгыз.

  1. баргач (белү), алып (китү), килүче (кешеләр), ашау (турында уйлау);
  2. яза (белмәү), алачак (китап), белгән (вакыйга);
  3. уйнаганчы (елау), укып (чыгу), яза-яза (тыңлау), сөйләгәч (белү);
  4. укыйсы (газета), китә торган (пассажирлар), кайтучы (кунаклар), менгән (тау).

А18. Сүзтезмәне күрсәтегез.

  1. сары чәчәк;
  2. сап-сары;
  3. сары һәм соры;
  4. сарылары үсеп чыкты.

А19. Калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы җөмлә кисәге булып килә?

        Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... (Г.Тукай)

  1. тәмамлык;
  2. аергыч;
  3. кереш сүз;
  4. хәл.

А20. Синнән башка яши алмыйм (Җыр) җөмләсендәге “башка” сүзе:

  1. юнәлеш килешендәге исем;
  2. бәйлек;
  3. теркәгеч;
  4. сыйфат.

А21. Җөмлә ахырында кайсы тыныш билгесе куела?

        Ни белән үлчәнә үткән гомер ( ) (С.Сөләйманова)

  1. нокта;
  2. өндәү билгесе;
  3. сорау билгесе;
  4. күпнокталар;

А22. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

        Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. (Г.Әпсәләмов)

  1. сәбәп хәле;
  2. рәвеш хәле;
  3. максат хәле;
  4. вакыт хәле.

А23. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. (И.Г.)

  1. иярчен вакыт җөмлә;
  2. иярчен шарт җөмлә;
  3. иярчен кире җөмлә;
  4. иярчен сәбәп җөмлә;

А24. Күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә иярчен җөмләгә хәтле килсә, алар арасына

  1. өтер куела;
  2. ике нокта куела;
  3. сызык куела;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А25. Түбәндә бирелгән үзенчәлекләр телнең кайсы катламына хас:

        Билгеле бер даирәдә генә кулланыла торган тел үзенчәлекләренә ия; терминнар, китап сүзләре очрый; тотрыклы калыпка ия; хис-тойгы сүзләре кулланылмый.

  1. фәнни телгә хас;
  2. публицистика теленә хас;
  3. рәсми телгә хас;
  4. матур әдәбият теленә хас.

II. Теоретик бирем.

  1. Алмашлык сүз төркеме турында языгыз.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Сингармонизм ике төргә - ... гармониясенә һәм ... гармониясенә бүленә.
  2. [к],  [къ], [п] саңгырау тартыклары ике сузык арасында яки сузык белән сонор тартык арасында яңгырау парлары белән … .
  3. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның ... дип атала.
  4. Бертөрле аваз составына ия булган сүзләр ... дип атала.
  5. Билгеле бер формада гына омоним булган сүзләр ... дип атала.
  6. Билгеле бер төбәктә генә кулланылган сүзләрне ... дип атыйлар.
  7. Мөнәсәбәт белдерүчеләр ... төркемгә бүленә.
  8. Биеп, шаулый-шаулый, кергәч, чыкканчы - ... фигыльләр.

IV. Гамәли бирем.

Шул арада табигать бик нык үзгәргән юл буендагы  печәне чабып алынган җирләрдә куе яшел келәм булып яшь үлән үсеп чыккан. (В.Нуруллин).

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә.
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5. Яшел сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6. Үзгәргән, җирләрдә, куе сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7. Алынган сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк. (Н.Арсланов)

Әлеге юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 8-10 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.


Татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Татарларда гарәп алфавиты кайсы гасырларда кулланылган?

  1. X – XVIII гасырларда;
  2. X – XX гасырларда;
  3. X – XXI гасырларда;
  4. X – XIX гасырларда.

А2.   Төрки телләрне генә үз эченә алган төркемне күрсәтегез.                                  

  1. комык теле, фарсы теле, уйгыр теле, башкорт теле;
  2. караим теле, үзбәк теле, урум теле, печенег теле;
  3. төрекмән теле, якут теле, таҗик теле, казах теле;
  4. дөрес җавап бирелмәгән.

А3. Тел гыйлеме - ...

  1. телне, аның яшәү һәм үсеш закончалыкларын өйрәнә торган фән;
  2. телнең сүзлек байлыгын төрле яктан өйрәнә торган фән;
  3. сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән;
  4. сөйләм авазларын өйрәнә торган фән.

А4. Татар теле - ...

  1. тамыр тел;
  2. полисинтетик тел;
  3. флектив тел;
  4. агглютинатив тел.

А5. Аваз ул - ...

  1. фонемаларның язуда белдерелүе;

2. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән саңгырау берәмлек;

3. сөйләмнең таркалмый торган иң гади берәмлеге;

4. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән яңгырау берәмлек.

А6. Сузык һәм тартыклар артикуляциясенең бер-берсенә җайлашуы ничек атала?

  1. ассимиляция;
  2. аккомодация;
  3. сингармонизм;
  4. диссимиляция.

А7. Татар телендә сузыкларны телнең горизонталь хәрәкәтенә карап төркемләгәндә, нинди төркемнәр барлыкка килә?

  1. озын һәм кыска сузыклар;
  2. иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар;
  3. алгы һәм арткы рәт сузыклары;
  4. югары, урта һәм түбән күтәрелешле сузыклар.

А8. Татар телендәге [о] авазына кайсы характеристика туры килә?

  1. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык;
  2. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык;
  3. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык;
  4. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык.

А9. [w] авазына туры килгән характеристиканы күрсәтегез.

  1. ирен-ирен, өрелмәле, сонор, авыз авазы;
  2. тел алды, ярым-йомык, сонор, авыз авазы;
  3. ирен-теш, өрелмәле, шаулы, яңгырау аваз;
  4. ирен-ирен, йомык, сонор, борын авазы.

А10. Татар теленә хас булмаган иҗек калыбын күрсәтегез.

  1. СТ;
  2. ТСТ;
  3. ТТС;
  4. СТТ.

А11. Этимология ул - ...

  1. ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган фән;
  2. сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән;
  3. сүзнең атау мәгънәсен, атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган фән;
  4. телнең тотрыклы төзелмәләре җыелмасы;

А12. Шигырь юлларыннан омонимнарны табып, астына сызыгыз, төрен билгеләгез.

Салават күперен күрдем,

Шундый матур буялган!

Ялганын да ялган инде,

Ләкин матур бу ялган. (М.Галиев)

  1. пароним;
  2. омограф;
  3. омофон;
  4. омоформа.

А13. Парлы сүзләр нинди берәмлекләргә нигезләнеп барлыкка килгәннәр?

Чит-ят, бата-чума, әйләнә-тулгана

  1. омоним;
  2. антоним;
  3. пароним;
  4. синоним;

А14. Синонимик рәттәге доминанта сүзне табыгыз.

  1. ризык;
  2. нигъмәт;
  3. ашамлык;
  4. азык.

А15. Модальлек кушымчалары булмаган сүзләр төркемен билгеләгез.

  1. һәрвакытта, уйнамаган, ашлаган;
  2. әнкәйгә, батырларны, сөенечтән;
  3. уйлама, аңлашкан, киттеләр;
  4. уйчанлык, яшьлектәгечә, тынычлыкның.

А16. Сүзнең нигезе дөрес билгеләнгән төркемне күрсәтегез.

  1. әйтелгәнчә-рәк, тынычсызлык-та, уйламаганлык-тан;
  2. кызыклы-лык, җырлама-гач, эшчеләр-ебез;
  3. шифалы-рак, беләкләр-гә, әдәпле-лек;
  4. өстәлләр-дә, кызчык-лары, ашъяулык-ны.

А17.  Ярый, бар, мөмкин, тиеш, кирәк сүзләре:

1. фигыльләр;

2. хәбәрлек сүзләр;

3. бәйлек сүзләр;

4. кисәкчәләр.

А18. Җөмләдә калын хәреф белән бирелгән фигыльнең юнәлешен ачыклагыз.

Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар. (Г.Кутуй)

  1. төшем юнәлеше;
  2. кайтым юнәлеше;
  3. төп юнәлеш;
  4. йөкләтү юнәлеше.                                                                        

А19. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

        Әгәр кешене кеше итү безнең кулдан килә торган булса иде, без аны инде алтыннан коеп куйган булыр идек. (Г.Камал)

  1. иярчен тәмамлык җөмлә;
  2. иярчен шарт җөмлә;
  3. иярчен кире җөмлә;
  4. иярчен сәбәп җөмлә.

А20.  Кайсы вариантта тиңдәш кисәкләр арасына өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?

         Эссе һавада мин суда койнам (1) йөзәм;

        Чәчрәтәм (2) уйныйм (3) чумам (4) башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай)

  1. 1,2,3,4;
  2. 1,3,4;
  3. 2,3,4;
  4. 3,4.

А21. Синтетик иярчен урын җөмлә баш җөмләгә:

  1. парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә;
  2. хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә;
  3. җирдә, якта, урында сүзләре ярдәмендә;
  4. ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

А22. Без өчәү тын гына ятабыз (Г.Әпсәләмов) җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге?

  1. ия;
  2. хәл;
  3. аергыч;
  4. аныклагыч.

А23. Күзгә төртсәң дә күренми, шул дәрәҗәдә караңгы (М.Юныс) җөмләсендә иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән.

  1. кушымча ярдәмендә;
  2. мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә;
  3. янәшә тору юлы белән;
  4. көттерү интонациясе ярдәмендә.

А24. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды (Г.Әпсәләмов)

1. сәбәп хәле;

2. рәвеш хәле;

3. максат хәле;

4. вакыт хәле.

А25. Игътибарсызлыгы сүзе нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?

1. тамыр, модальлек, сүз ясагыч, бәйләгеч;

2. тамыр, сүз ясагыч, сүз ясагыч, бәйләгеч;

3. тамыр, сүз ясагыч, модальлек, бәйләгеч;

4. тамыр, модальлек, модальлек, бәйләгеч.

  1. Теоретик бирем.
  1. Татар халкында язу тарихы турында языгыз.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] сузыкларының аннан соңгы иҗекләрдә килгән [ы], [е] сузыкларын иренләштерүләре сингармонизмның ... гармониясе дип атала.
  2. Калын һәм нечкә сузыклары булган сүз сингармонизмның ... гармониясенә буйсынмый.
  3. Антонимнар – мәгънәләре буенча ... сүзләр.
  4. Татар теленең төп язу принцибы – ... принцип.
  5. Татар телендә барлыгы ... мөстәкыйль сүз төркеме бер.
  6. -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүздән ... киләләр һәм ... язылалар.
  7. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә ... була.
  8. Аерым җөмләләре үзара санау, каршы кую интонациясе аша бәйләнгән җөмләләрне ... тезмә кушма җөмлә диләр.
  9.  Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле ... белдерәләр.

IV. Гамәли бирем.

Табигатьне мәсхәрә итсәк киләчәк буын безне беркайчан да кичермәс чөнки аның да табигатьтән файдаланырга хакы бар. (К.Паустовский)

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3.  Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4.  Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5.  Чөнки сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6.  Беркайчан, кичермәс, табигатьне сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7.  Файдаланырга сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып;

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда;

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда. (Р.Харис)

Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Әнә шундый сыйфатларга ия булган якташларыгызны беләсезме? Фикерләрегезне белдереп, күләме 10-12 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.

Татар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Кайсы җөмләдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүз бар?

1. Үтә икән, китә икән

    Гомер дигәнең агып...

2. Җитә икән яшәү чоры

    Кадерсезләргә калып.

3. Беркем килми, беркем китми,

    Һичкем белми хәлеңне.

  1. Берьялгызың үткәрәсең

    Шулай картлык мәлеңне (Ш.Җиһангирова).

А2. Дуслык турындагы фразеологизмны табып билгеләгез:

1. авызы колагына җиткән;

2. энә белән җеп кебек;

3. ике куян артыннан куу;

4. ике тамчы су кебек.

А3. Семасиология ул -

  1. тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган фән;
  2. тел гыйлеменең сүзнең мәгънә мөнәсәбәтен өйрәнә торган бер тармагы;
  3. сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган фән;
  4. сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен өйрәнә торган фән.

А4. Телнең кулланылыш өлкәләре үзенчәлекләрен нинди фән өйрәнә?

  1. диалектология;
  2. стилистика;
  3. гомуми тел белеме;
  4. лексикология.

А5. Исемнәрдә күплек сан кушымчалары кайсы төргә карый:

1. ясагыч кушымча;

2. бәйләгеч кушымча;

3. модальлек кушымчасы;

4. берсе дә туры килми.

А6. Әнкәй, төнге, төзелеш, унбиш сүзләре татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнеп язылалар?

  1. морфологик принципка нигезләнеп язылалар;
  2. фонетик принципка нигезләнеп язылалар;
  3. график принципка нигезләнеп язылалар;
  4. тарихи-тридицион принципка нигезләнеп язылалар.

А7. Кайсы рәттә сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән?

  1. кунакханә, канәфи, мәшгуль, итәгатьле, диккать, вәгазь;
  2. кунакханә, кәнәфи, мәшгуль, итагатьле, дикъкать, вәгазь;
  3. кунакханә, канәфи, мәшгүль, итагәтьле, диккәть, вәгәзь;
  4. бер вариант та дөрес түгел.

А8. Ничә сүздә басым соңгы иҗеккә төшми: дәфтәр, укучымын, машина, татарча, алтынчы, утырыгыз.

1. 1;

2. 2;

3. 3;

4. 4.

А9. Кайсы мәкальдә тел арты ассимиляциясе күзәтелгән сүз бар?

  1. Иренгәннең ирене икмәккә тимәс;
  2. Эш акылны таба, акыл – эшне;
  3. Йокы тамак туйдырмый;
  4. Адәмне адәм иткән – әдәп;

А10. Акустик яктан бары тавыштан гына тора, иҗек төзи ала торган авазлар нинди?

  1. сонор авазлар;
  2. яңгырау тартыклар;
  3. сузык авазлар;
  4. саңгырау тартыклар.

А11. Бу сүзләрнең ничәсендә ирен гармониясе күзәтелә?

        Өмет, сөтле, көе, борыч, өмә, коңгыз, төлке.

  1. Барысында да;
  2. 6 сүздә;
  3. 5 сүздә;
  4. 4 сүздә.

А12. “Тел уртасы, өрелмәле, сонор, авыз авазы” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсысы?

1. [w];

2. [л];

3. [й];

4. [м].

А13. Алынма сүзләрдә иҗек ахырындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, бу хәрефләрдән соң ...

  1. калынлык билгесе куела;
  2. нечкәлек билгесе куела;
  3. сызыкча куела;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А14. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез.

        Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. (М.)

  1. иярчен аергыч җөмлә;
  2. иярчен тәмамлык җөмлә;
  3. иярчен аныклагыч җөмлә;
  4. иярчен вакыт җөмлә.

А15.  Кул-аяк җитмәү фразеологизмының мәгънәсе:

1. бөтен эшкә өлгерү;

2. теләсә нинди эшкә катнашып йөрү;

3. эшне тиз башкарып чыгу;

4. уйлаган эшеңне эшләргә җитешмәү.

А16. Балавыз сыгу фразеологизмының мәгънәсе –

  1. куану;
  2. елмаю;
  3. елау;
  4. көлү.

А17. Авылдашкайларыбыздан сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

  1. 7;
  2. 5;
  3. 6;
  4. 8.

А18. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр тупланган рәтне билгеләгез.

  1.  юынгандыр, уйландыру, ярату;
  2.  очырам, күрсәткәннәр, яшелләндерү;

3.   җырлашу, карату, юыну;

4.   караштылар, сөйдергән, җыелган.

А19. Имән өстәлләр өстенә алтын кашыклар кирәк (Җыр) җөмләсендә билгеләнгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

  1. сыйфат;
  2. исем;
  3. рәвеш;
  4. хәбәрлек сүз.

А20. Кара диңгез сүзенең ясалу ысулы ягыннан сүзнең төрен билгеләгез?

  1. тамыр сүз;
  2. тезмә сүз;
  3. ясалма сүз;
  4. кыскартылма сүз.

А21. Икесе дә якты, алсу йөзле, икесе дә матур, сөйкемле. (М.Җ.) җөмләсендә ияләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

  1. сан;
  2. сыйфат;
  3. исемләшкән сыйфат;
  4. исемләшкән сан.

А22. Үзен үзе тыңлата алмаган – кешене тыңлата алмас мәкалендә билгеләнгән сүз -

  1. киләчәк заман сыйфат фигыль;
  2. киләчәк заман хикәя фигыль;
  3. хәл фигыльнең беренче төре;
  4. хәл фигыльнең өченче төре.

А23. Иясе исемләшмәгән сүз төркеме белән белдерелгән мәкальне билгеләгез.

  1. күп укыган күп белер;
  2. өйрәнгән җирдә калмас;
  3. илсез кеше – телсез сандугач;
  4. егылмаган калыкмас.

А24. Урап-урап карлар күмә

        Кышның озын юлларын,

        Чың-чың итә, җил тузгыта

        Җиз кыңгырау моңнарын. (Ә.А.) шигырендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы сүз төркеменә карый?

  1. хәбәрлек сүз;
  2. ымлык;
  3. аваз ияртеме;
  4. кисәкчә.

А25. Ул үзенең олы улын (1) минем әтине (2) солдатка әзерли иде. (М.Мәһдиев) җөмләсендә саннар белән билгеләгән урыннарга ниди тыныш билгесе куярга кирәк?

  1. өтер;
  2. ике нокта;
  3. сызык;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А26. Кем сабыр, шул эшнең җаен табар мәкалендә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

  1. иярчен ия җөмлә;
  2. иярчен аергыч җөмлә;
  3. иярчен тәмамлык җөмлә;
  4. иярчен аныклагыч җөмлә.

А27. Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе (Г.Тукай) җөмләсенең төрен билгеләгез;

  1. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
  2. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  3. катнаш кушма җөмлә.
  4. иярчен җөмләле кушма җөмлә.

II. Теоретик бирем.

  1. Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре турында языгыз. Мисалларга нигезләнеп аңлатырга.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Борын тартыгына беткән сүзләргә кушымчаның борын тартыгына башланган варианты ялгану тартыкларның ... ассимиляцисе дип атала.
  2. Тон һәм шау катнашында ясалган тартыклар ... тартыклар дип атала.
  3. Искергән сүзләр - ... төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.
  4. ... заман сыйфат фигыль кушымчасы - -учы.
  5. Сүзнең төп мәгънәсен белдереп, сөйләмдә аерым кулланыла ала торган һәм аерым бер сүз төркеменә керә торган кисәге ... дип атала.
  6. Ике яки икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килеп, алар үзара тиңдәш булсалар, андый җөмлә ... дип атала.
  7. Әйтү максаты буенча җөмләләр ... булалар.
  8. Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ... дип атала.

IV. Гамәли бирем.

        Кояш кыздырган саен көн эсселәнә бара иде урман куера барган саен һава да дымсурак салкынчарак булып тоела иде.

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5. Тоела сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6.  Салкынчарак, кыздырган, да сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7.  Куера сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Яңа, гүзәл чорга кергән чакта

Синең туган илең,

Хуҗа булып бассын алгы сафта

Акыл, Намус, Белем! (Г.Афзал)

Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 12-14 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.



Предварительный просмотр:

РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕНДӘГЕ РУС МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТӨБӘКАРА ОЛИМПИАДАГА СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР

                                        IX сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.                        

                          А) әкият;

                        Ә) табышмак;

                        Б) баллада;

                        В) әйтем;

                        Г) бәет.

2. Сез балык баласы түгел,

    Сез халык баласы бит.

    Киләчәк көнгә Тукайны

    Сез алып барасы бит!

2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.                                                        

                   А) Фәнис Яруллин;

                Б) Хәсән Туфан;

                В) Наҗар Нәҗми;

                Г) Энҗе Мөэминова.

2.2. Әсәрнең исемен языгыз.                                                                                    

 ______________________________________________________________

  1. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?

- Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара. Анам, җаным, күзем... Анам!- дип, акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Кашки, ул бер генә карасын!...                                                 

                        А) “Җомга көн кич белән”;

                        Б) “Солтангәрәйнең язмышы”;

                        В) “Изге әманәт”;

                        Г) “Буранда”.

                                                

  1. А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендәге геройлар бирелгән рәтне күрсәтегез.                                                                                         

А) Бибинур, Миңлегөл;

Ә) Зәкия, Җиһангир;

Б) Гыйльминиса, Солтангәрәй;

                        В) Мөнирә, Сәет.

II бирем.  Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.                                 

А) “Җилкәннәр җилдә сынала” - ___________________________________________;

Б) “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” - _______________________________________;

В) “Солтангәрәйнең язмышы” - ___________________________________________;

Г) “Агыйдел” - ___________________________________________________________;

Д) “Изге амәнәт” - ________________________________________________________;

Е) “Таныш моңнар” - ______________________________________________________.

III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                      

Ертасымы, бәйлисе,  еламаска, мине, дөнья, җиңен, бар, өйрәтте, үзгәртте, йөрәкне, күлмәк.    

  1. 3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                                                          

__________________________________________________                        

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.                          

Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде .................... , әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген  онытасың. Йөрәгең үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганга куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда аның белән бергә елыйсы килә.

        

  1. 4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                    
  2. 4.3. Күп нокталар урынына тиешле ялгызлык исемен куегыз.                                        
  3. 4.2. Бу әсәрдә кайсы чор вакыйгалары сурәтләнә?                                            
  4. 4.3. Су коенган кызның исеме ничек?                                                                   
  5. 4.4. Әсәрдә кайсы елга-диңгезләр телгә алына?                                                   
  6. 4.5. Бу әсәрдә яшьләр нинди спектакльгә әзерләнәләр?    
  7.                                    

V бирем. Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.            

        ………………… -  артык катлаулы булмаган хәлләрне, тормыш-көнкүрешнең бер вакыйгасын, кеше холкының һәм эчке дөньясының аерым сыйфатларын сурәтләгән кечкенә күләмле әдәби жанр төре. ...................... - әдәбиятның .................. төренә карый. Ул җыйнак һәм шактый күләмле булырга мөмкин. Шуңа күрә кайбер очракта бер үк әсәрне .......................  дип тә, ............................ дип тә әйтәләр.

VI бирем. Легенда жанры риваять жанрыннан нәрсә белән аерыла?        Мисаллар белән аңлатыгыз.                                                                                                        

VII бирем. Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре халкыбызны нәрсәләргә өйрәтә? Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз.                                             

                                        X сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. «Сахибҗәмал» әсәренең авторын билгеләгез.                                                    

А) Г.Бәширов;

В) Г. Ибраһимов;

Д) Г.Кандалый;

Е) Ч.Айтматов.

2. Бу нидән булды чи генә?                                                                                          

    Эшем дә йитде чигенә,

    Сахибем кире чигенә,

    Исем китәр, ә җанкәй лә! (Г.Кандалый)

Бирелгән мисалда нинди стилистик чара кулланыла?

__________________________________________________________

3. Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың!» (Г.Тукай)

Бу шигырь юлларында нинди сурәтләү чаралары кулланылган?                                

А) синоним, кабатлау;

Ә) сүз уйнату, синтаксик параллелизм;

Б) омоним, чагыштыру;

В) эпитет, антоним.

4. «Нуры содур» поэмасының авторын билгеләгез.                                                  

А) Өмми Камал;

В) Мөхәммәдъяр;

Д) Г.Кандалый;

Е) Колшәриф.

II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.                                    

А) «Идегәй» - ____________________________________________________;

Ә) «Әбугалисина кыйссасы» - ________________________________________;

Б) «Исемдә калганнар» _ _____________________________________________;

В) «Сөннәтче бабай» - ________________________________________________;

Г) «Зөләйха» - _______________________________________________________

III бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                        

Чын безнеңчә матур, милли көй, әллә нинди зарлы, моңлы көй, башка килә уйлар төрле-төрле, берәү җырлый, ишеттем мин кичә;

 Җырны тыңлап тордым, ташлап түбән дөнья уйларын, хәйран булып, Болгар һәм Агыйдел буйларын, күз алдымда күргән төсле булдым;

Бардым җырлаучыга, бу көй була, диде, Әллүки! дидем, түзалмадым, җавабында милләтәшем миңа, кардәш, бу көй нинди көй?

3.2.Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                            

____________________________________________________________________________

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.

 

        Бу хатлар узган кичтә уйналган «почта» уены вакытында алынган хатлар иде. Хатларның берсеннән башка һәммәсе комплиментлар белән генә тулы иделәр. Бер хатта: «Сез матур, сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур, кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә»,– дип язылган иде.

     Арадан бер хатны ул, яңадан укып та чыкмыйча, ерткалап тәрәзәдән атты. Бу хат ирләр язуына охшатып язылган булса да, кызлар язуы икәнен белгертеп тора иде. Мәгънәсе дә кыска: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы вә мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз гына килешми», – диюдән гыйбарәт иде».

«Безнең өйдә бер дә акыллы кеше юк. «Кыз матур түгел»,–диләр. Матур да булса, буе-сыны да кешенеке төсле булса, андый бай кешеләр  шул кадәр бүләкләр бирә-бирә, кызларын безгә этеп-төртеп бирмәсләр иде. Баланы егерме ел үстереп тә, бер җүнле, яхшы бирнә дә киеп калмагач, дөньяда торганың ни дә, тормаганың ни!».

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                  

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?                                            

4.3. Әлеге монолог аша әсәрнең эчтәлеге һәм автор әйтергә теләгән төп фикер аңлашыламы? Шуны үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.          

V бирем. Комедия төшенчәсенә аңлатма бирегез. Фикерләрегезне татар әдәбиятыннан алынган мисаллар белән дәлилләгез.                                          

VI бирем.  Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.  

        ХХ гасыр башы татар әдәбиятында ………………...., ………………......, ............................, …………………......., ………………......... иҗатларында сатира һәм юмор зур үсеш ала. Бу чорда поэзиядә төп фигуралар – ………………...., ……………………......, ..........................., ..............................., ...........................  . Прозаның төп юнәлешен, асылын исә, иң беренче чиратта, ……………......., .............................., .................................., ……………………....... иҗатлары билгели. Бу чор драматургиясенең алтын фондын ....................................., ..............................., ............................................, .................................... әсәрләре тәшкил итә.

 

VII бирем. Танышу. Көтелмәгән хәбәр. Качу. Өйләнү. Бүлекчәләр исеме рәвешендә бирелгән әлеге сюжет тезмәләре Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән алып китерелгән. Һәр аерым бүлектә сурәтләнгән вакыйгаларның эчтәлеген исегезгә төшереп тулырак итеп языгыз. Бу әсәре аркылы автор нинди фикерләр әйтергә теләгән? Фикерләрегезне бәйләнешле итеп, мини-сочинение рәвешендә языгыз.                

                                        

XI сыйныф

                

I. ТЕСТЛАР.

1. “Мәхәббәт өчпомагы”на нигезләнеп язылган К.Тинчуринның фаҗигале драмасын билгеләгез.                                                                                                 

А)  “Американ”;

Ә)  “Сүнгән йолдызлар”;

Б) “Йосыф Зөлайха”;

В) “Тутый кош”.

                

2. Сәлим Гәрәевич, Рәхилә образлары  кайсы әсәрдә бар?                                                  

А)”Язгы аҗаган”;

                        Ә) “Итил суы ака торур”;

                        Б) “Бәхилләшү”;

                        В) ”Беренче мәхәббәт”.

                                                

3. Авторы Равил Фәйзуллин булган шигырьне билгеләгез.                             

                        А) “Яздан аерып булмый Тукайны”;

Ә) “Кеше кайчан матур була?”;

                        Б) “Ирләр булыйк”;

                        В)  “Башка берни дә кирәкми”.

4. Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре кайсы жанрга карый?                                                                                    А) хат;

                        Ә) хикәя;

Б) нәсер;

В) дөрес җавап бирелмәгән.                                

5. “Туган телемә” шигыренең авторы кем ?                                                               

                        А) Шәүкәт Галиев;

                        Ә) Сибгат Хәким;

                        Б) Хәсән Туфан;

                        В) Роберт Миңнуллин.

6. Татар драма һәм комедия театрына күренекле драматург, режиссер, артист, педагог Кәрим Тинчурин исеме кайчан бирелде?                                             

А) 1969;

Ә) 1980;

Б) 1989;

В) 1956.

II бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                              

        Ул, мәхәббәт, ләкин, нәрсә, йөрәк, хисе, гомерен, үзе, тиле, янарга, иске, яңарта, яшьлек, аны, белән, һәрбер, бирә, аның, ярты.

2.2.Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                                    

2.3. Әлеге поэмада күтәрелгән проблемаларны күрсәтегез.        

III бирем. Репрессия корбаннары булган татар язучыларының исемнәрен атагыз.

                                                                                                                                 

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.

        Исеңдәме беренче танышуыбыз?

        1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Казан университеты рабфагына укырга кердем.

       Тормышка юл табуыма мин шат идем.  Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем.. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым.

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                 

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?                                          

4.3. Әсәрдә күтәрелгән проблема тагын кайсы язучылар әсәрләрендә күтәрелә? Шуны ачыклап, үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.

                        

V бирем.  Драма жанры трагедия жанрыннан нәрсә белән аерыла?                

 

VI бирем. Һади Такташның  биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.                                                         

 (1)Һади Такташ – театр һәм драматургия үсеше тарихында тирән эз калдырган драма һәм трагедияләр авторы да, чор таләбен тирән тойган журналист та, ул – прозаик та. (2) Минзәләдә урнашкан курсларны тәмамлагач, Волхов фронтына  җибәрелә. (3) Театрның баш режиссеры булып эшләү дәверендә остазы Г.Кариев тәҗрибәсен үстереп кенә калмый. (4) Бердәнбер “Шакир Шигаев” драмасын иҗат итә. (5) Ул ”Җир уллары” трагедиясен яза. (6) “Мәхәббәт тәүбәсе” – шагыйрьнең әхлак мәсьәләсен кыю куйган әсәрләреннән берсе. (7) 1935 елда әдипнең иң күренекле әсәре – “Тапшырылмаган хатлар” повесте дөнья күрә.

____________________________________________________________________________

VII бирем.  М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендә кошчык образы аша гәүдәләнгән идея-эстетик йөкләмәне ачыклагыз.                                                                 



Предварительный просмотр:

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары

9 сыйныф.

1. “Лирик герой” төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз. (5 баллга кадәр)        

 2. Кол Галинең Йосыфына (“Кыйссаи Йосыф”) һәм С.Сараиның Сөһәйленә (“Сөһәйл вә Гөлдерсен”) чагыштырма характеристика бирегез. (15 баллга кадәр)        

3. “Түрдәме, йә ишек катындамы, –

     урыным минем

     вөҗданы булганнар янында”,- дип яза Р.Фәйзуллин “Урын” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.

(10 баллга кадәр)

4. Тестлар:

  1. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы композицияне аңлата:
  • әсәрдә куелган проблемаларның хәл ителеше
  • әсәрнең тәмамланган өлеше
  • әсәрнең аерым компонентларын, өлешләрен бер тәртиптә төзү, оештыру
  • әдәби әсәрдәге каршылык, көрәш
  1. Алтын Урда чоры әсәре:
  • “Хөсрәү вә Ширин”
  • “Котадгу белек”
  • “Кыйссаи Йосыф”
  • “Нуры содур”
  1. Тормышчан вакыйга-күренешләр кешенең хис-кичерешләре белән тыгыз бәйлелектә бирелгән лиро-эпик әсәр:
  • повесть
  • баллада
  • поэма
  • газәл
  1. Казан ханлыгы чорында язылган әсәр:
  • “Кыйссаи Йосыф”
  • “Әбүгалисина кыйссасы”
  • “Төхфәи мәрдан”
  • “Гөлестан бит-төрки”
  1. Мәгърифәтчелек реализмының мәйданга чыгуын күрсәткән әсәр:
  • “Ул әле өйләнмәгән иде”
  • “Кырык вәзир”
  • “Хисаметдин менла”
  • “Бәхетсез егет”
  1. “Әбүгалисина кыйссасы”ның авторы:
  • Габделҗәббар Кандалый
  • Каюм Насыйри
  • Гаяз Исхакый
  • Заһир Бигиев
  1. 1917 елгы революциядән соң чит илгә (эмиграциягә) киткән әдип:
  • Шамил Усманов
  • Хәсән Туфан
  • Гаяз Исхакый
  • Ризаэтдин Фәхретдин
  1. Кемнең яисә нәрсәнең дә булса сыйфатларын арттырып сурәтләгән, шул ук вакытта теләк-максат мәгънәсен белдергән лирик әсәр:
  • мәрсия
  • мәдхия
  • касыйдә
  • газәл

9.”Идегәй” дастаны герое түгел:

- Идегәй

- Туктамыш хан

- Хөсрәү

- Норадын

10. Авторларны һәм әсәрләрне туры китереп языгыз:

- Сайяди                        “Хөсрәү вә Ширин”    

      -  С.Сараи                      “Бабахан дастаны”

-  Котб                              “Нәһҗел-фәрадис”

- М.Болгари                      “Гөлестан бит-төрки”

(Дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә. Барлыгы 20 баллга кадәр)

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары

10 сыйныф.

1. “Символ” төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

        (5 баллга кадәр)

2. Г.Исхакыйның Сәгадәтенә (“Теләнче кыз”) һәм Ф.Әмирханның Хәятына (“Хәят”) чагыштырма характеристика бирегез.

        (15 баллга кадәр)

3.  “Әниемә килеп егылгандай,

      Балачакка кайтып сыенам.

       

            Йөрәгемә шифа кан сава”, дип яза Р.Фәйзуллин “Яңару” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.

        (10 баллга кадәр)

4. Тестлар:

  1. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы конфликтны аңлата:
  • әдәби әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе
  • чынбарлык күренешләрен сайлап алу, бәяләү ысулы
  • персонажларның тормышка карашлары, характерлары каршылыгыннан килеп чыккан бәрелеш, көрәш
  • әсәрдәге вакыйгаларның, көрәш-тартышның иң югары ноктасы

2. Ф.Әмирхан әсәре:

  • “Нәҗип”
  • “Алмачуар”
  • “Акчарлаклар”
  • “Агыйдел”

3.Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре жанры:

  • драма
  • комедия
  • трагикомедия
  • трагедия

4. Үзәк герой тормышындагы билгеле бер вакыйгалар тезмәсен бер сюжет сызыгы рәвешендә сурәтләгән урта күләмле эпик әсәр:

  • очерк
  • роман
  • повесть
  • хикәя

5. Детектив жанрга караган әсәр:

  • “Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә”
  • “Сәхибҗамал”
  • “Бичара кыз”
  • “Хәят”

6. Драматургия төренә караган жанр атамасы түгел:

  • комедия
  • поэма
  • фарс
  • драма

7. Г.Коләхмәтов әсәре:

- “Зөләйха”

- “Банкрот”

- “Галиябану”

- “Яшь гомер”

8. Авторларны һәм әсәрләрне туры китереп языгыз:

- Г.Исхакый                 - “Буранда”

- Г.Камал                      - “Галиябану”

- М.Фәйзи                     - “Остазбикә”

- Ш.Камал                     - “Безнең шәһәрнең серләре”

9. Г.Камалның “Банкрот” әсәре герое түгел:

- Сираҗетдин

- Гөлҗиһан

- Хәмидә

- Нәгыймә

10. Г.Исхакыйның чит илдә язылган әсәре:

- “Тормышмы бу?”

- “Зөләйха”

- “Җан Баевич”

- “Остазбикә”

(Дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә. Барлыгы 20 баллга кадәр.)

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары

11 сыйныф.

1. Конфликт һәм аның төрләрен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

        (5 баллга кадәр)

2. Г.Бәшировның Нәфисәсенә (“Намус”) һәм Г.Ахуновның Арсланына (“Хәзинә”) чагыштырма характеристика бирегез.

        (15 баллга кадәр)

3. “Табынырсың горур йөзенә!

     Өстеннәр алдында

     йөри тезендә...”- дип яза Р.Фәйзуллин “Җирәнү” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.

        (10 баллга кадәр)

4. Тестлар:

  1. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы идеяне аңлата:
  • чынбарлыктагы вакыйгаларның, кеше характерларының билгеле бер эзлеклелектә сурәтләнүе
  • әсәр нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы
  • әдәби әсәрнең бер эпизоды
  • әсәрдә куелган мәсьәләләрне хәл итүдән, чишүдән килеп чыга торган төп фикер
  1. Ф.Кәрим әсәре:
  • “Хат ташучы”
  • “Таныш моңнар”
  • “Гөлсем”
  • “Мәхәббәт тәүбәсе”
  1. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты:
  • Т.Гыйззәт
  • А.Гыйләҗев
  • Һ.Такташ
  • Ш.Камал
  1. Х.Туфанның көйгә салынып, популяр җыр булып киткән әсәре:
  • “Туган тел турында җырлар”
  • “Ант”
  • “Агыла да болыт агыла”
  • “Кем сез?”
  1. Репрессияләнгән әдип:
  • Һ.Такташ
  • М.Җәлил
  • Ә.Еники
  • К.Тинчурин
  1. Ә.Еники әсәре:
  • “Алтынчәч”
  • “Ялгыз каз”
  • “Идегәй”
  • “Алар өчәү иде”
  1. ХХ гасырның 90 нчы елларында халыкка әйләнеп кайткан әсәр:
  • “Мәхәббәт тәүбәсе”
  • “Зәңгәр шәл”
  • “Олуг Мөхәммәд”
  • “Разведчик язмалары”
  1. Әсәрләрне һәм авторларны туры китерегез:
  • “Мокамай”                            - Х.Туфан
  • “Идегәй”                                - Һ.Такташ
  • “Идел егете”                           - Н.Исәнбәт
  • “Ак каен”                                 - Ф.Кәрим
  1. Сюжеттагы гадәттән тыш хәлләрнең символик-аллегорик сурәтләнешенә нигезләнгән лиро-эпик жанрдагы әсәр:
  • баллада
  • поэма
  • мәрсия
  • дастан
  1.  Г.Бәшировның “Намус” романы герое герое түгел:
  • Хәйдәр
  • Айсылу
  • Тотыш
  • Нәфисә


Предварительный просмотр:

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

 (республика туры)  

9 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.

1. Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятында киң таралыш алган дини-әхлакый һәм суфыйчылык юнәлешләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз. (5 балл)

2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)

1) Халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә, әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп уйланган әсәр:

- баллада

- дастан

- бәет

- хикәят

2) Төрки-татар әдәбиятларында кечкенә күләмле дидактик характердагы әсәр:

- кыйсса

- газәл

- касыйдә

- хикмәт

3) Теге яисә бу сыйфатны арттырып, купшы пафос белән чагылдырган мактау шигыре:

- мәдхия

- мәрсия

- кыйтга

- мөнәҗәт

4) Әдәбиятта үткән чорларда формалашкан, актуаль һәм кыйммәтле дип кабул ителгән, үзләштерелгән яисә иҗат ориентиры итеп алынган тәҗрибә:

- яңачалык

- кыйммәтләр

- традиция

- мирас

II. Әдәбият тарихы.

1. Алтын Урда чоры әдәбияты буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:

1) Әлеге чор үз эченә алган вакытны (якынча) күрсәтегез (1 балл).

2) Чорның язма истәлекләре нинди характерда (формада) безгә килеп җиткән? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

3) Әлеге чор әдәбияты үсешендәге төп юнәлешләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

4) Чор әдәбиятына хас сыйфат-билгеләрне күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

5) Чор әдәбиятының нигезен тәшкил иткән авторларны һәм аларның әсәрләрен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

6) С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен”  әсәрендә урын алган мәсьәләләр. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

2. Габделҗәббар Кандалый тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә  җавап бирегез:

1) Кандалый кайсы мәдрәсәләрдә белем ала? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

2) Сезгә таныш шигырь-поэмаларын санап чыгыгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

3) “Тотынышып кулың кулга...” (“Мулла белән абыстай”) шигыренең яңалыгын билгеләгез. (3 балл)

4) Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Әлеге фикерне “Сахибҗәмал” поэмасына нисбәтле аңлатыгыз. (3 балл)

5) “Якутлар табыладыр вакыт берлән,

    Вакытлар табылмыйдыр якут берлән” икеюллыгы турында уй-фикерегез белән уртаклашыгыз. (2 балл)

III. Эпик әсәргә анализ.

Г.Гыйльмановның “Ике йөрәкле кеше” хикәясен анализлагыз. (10 балл)

Ике йљрђкле кеше

Андый буранлы кљннђр кыш кљннђрендђ књп булмый торгандыр. Ђнкђй мондый буранны «ќен туе» ди. Књз ачкысыз кар гарасаты. Ишектђн упкын тљбенђ тљшкђндђй чыгып китђсећ... Ничек кенђ ќылы киенсђћ дђ, суык ќил «ђ» дигђнче сине њзенећ зђмџђрир кочагына йолып ала, тђнећдђге џђр књзђнђгећђ салкын энђсен кадап чыга... Бит-йљзећне тун якалары белђн томалап, њз-њзећне кочып, ярым йомарланган хђлдђ барасыћ да барасыћ. Ић мљџиме, трамвай тукталышына кадђр алып баручы сукмакны югалтмаска кирђк... Гел шул хакта гына уйларга туры килђ. Уйларыћ башка якка китеп, юлдан язсаћ, тиз генђ эзгђ тљшђм димђ. Ђле дђ ярый усал ќил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та, кимереп тђ ала алмый...

Мин ул тавышны байтактан ишетеп килдем. Башта аны ќил галђмђтедер дип уйладым. Аннары књћелемђ, зђџђр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы ђллђ, дигђн уй тљште. Ничек кенђ булмасын, њзђкне љзеп чыелдаган тавыш бетмђде, киресенчђ, кљчђя, ачыклана гына барды...

Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул тљргђккђ мин аздан гына китереп басмадым. Њзем дђ сизмђстђн читкђ тайпылдым. Тљргђк кыймылдап куйды. Сукмак читендђ биялђй кадђрле генђ кљчек баласы ята иде. Ђйе, ята иде, чљнки чак кына калкына башласа, аны ќил, сукмактан кубарып, њзе белђн ђллђ кайларга алып китђр тљсле иде.

Кљчекне кулыма алдым. Аныћ калтыранган тђнен тойдым. Тиздђн бу калтырану њземђ дђ књчте, џђм мића ђлеге кечкенђ ќан иясе алдында ачы буран љчен, кљчекне адаштырып калдырган кешелђр љчен бик тђ, бик тђ оят булып китте...

Изњемне ачып, кљчекне куеныма куйдым. Ќылыны тоеп алган тере йомгак њзе дђ эчкђрђк њрмђлђде, нђкъ йљрђк турысына барып ќитеп, борынын култык астына тљртте дђ тынып калды...

Минем њземђ дђ ќылы булып китте. Бураны-кары да, зђџђр суыгы да инде куркытмый. Бу мизгелдђ мин џђр кар бљртегенђ књзлђрен йома торган, суыкныћ џђр сулышына бљрешеп ката торган гадђти кеше тњгел идем. Уен эшмени – куенымда ярсып-ярсып берьюлы ике йљрђк тибђ лђса!

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(республика туры)  

10 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.

1. “Реализм” һәм “романтизм” төшенчәләренә  чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.  (5 баллга кадәр)

2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)

1) Теге яисә бу кешедән, әйбер-күренештән усал һәм ачы итеп көлү:

- юмор

- сатира

- пародия

- ирония

2) Персонажларның трагик каршылыгына нигезләнгән һәм гадәттә фаҗига белән тәмамлана торган драматик әсәр:

- драма

- трагикомедия

- трагедия

- мелодрама

3) Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешеннән чыккан нәтиҗә:

- тема

- идея

- эпилог

- эчтәлек

4) Драматик әсәрдә вакыйганың урынын, вакытын, персонажның хәл-халәтен һ.б. ачыкларга ярдәм итә торган автор аңлатмасы:

- ремарка

- реплика

- пролог

- чишелеш

II. Әдәбият тарихы.

1. ХХ гасыр башы татар шигърияте буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:

1) Чор шигъриятенең төп көчләрен тәшкил иткән шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

2)  Поэзиядә өстенлек иткән тема-мотивларны күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

3) Реализм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

4) Романтизм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

5) Г.Тукай иҗатыннан пейзаж лирикасына, гражданлык лирикасына, сәяси лирикага, күңел (мәхәббәт) лирикасына, фәлсәфи лирикага мисаллар китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

6) С.Рәмиевнең “Таң вакыты” шигыре исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (3 балл)

7) Дәрдемәнднең Сезгә таныш шигырьләрен языгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

 2. Галиәсгар Камалның тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә  җавап бирегез:

1) Г.Камал туып-үскән урынны языгыз. (1 балл)

2) Г.Камал кайсы мәдрәсәләрдә укып белем ала? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

3) Г.Камалга нинди газета-журналларда эшләргә туры килә? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

4) Драматургның басылып чыккан беренче пьесасын атагыз. (1 балл)

5) “Беренче театр” комедиясенең исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (3 балл)

6) “Банкрот” әсәрендәге катнашучыларны төп герой, ярдәмче герой, эпизодик герой, аталучы герой кебек төркемнәргә бүлеп чыгыгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

7) “Банкрот” комедиясенең төп конфликтын аңлатыгыз. (3 балл)

8) Автор идеалын кем (нәрсә) чагылдыра? (2 балл)

III. Эпик әсәргә анализ.

Г.Гыйльмановның “Туган нигез” хикәясен анализлагыз. (10 балл)

ТУГАН НИГЕЗ

        Машинам каршында пәйда булган авылга килеп керү белән йөрәгем кысылып куйгандый булды, хәтта ешрак тибәргә кереште, күңелем ымсынып җилкенде, ярсынган җаным, бишектәге сабый кебек, ниндидер җылы бер дулкында тирбәлеп тора башлады.  Мин, ашыгып-кабаланып, бу халәтемнең сәбәбен эзләдем. Карашым әле тигез итеп коелган, төрледән-төрле төсләргә буялган коймалар буйлап йөгерде, әле пөхтә, җыйнак, берсеннән-берсе матур йортларга кагылып, һәрберсенә азга гына булса да тукталып үтте. Аннары урам башында бер урынга җыелып торган биек тупылларга күзем төште. Карашларым, шул тупыллар буенча үрмәләп, томырылып күккә менеп киттеләр. Һәм юкка түгел. Алар анда сихри нур балкышына юлыктылар... Юк, балкыш кына түгел иде бу. Минем алдымда ниндидер тылсым белән күктән килеп иңгән, яисә күккә иңеп югала торган нур баганасы иде. Әнә ул кояшка кадәр менә дә, аны да узып, күкнең җиде катына, илаһи дөньяга кадәр күтәрелә...

        Очына менеп җитә алмыйча, бу сихри нур сукмагы буйлап кабат җиргә – авылның нәкъ урта бер җиренә төштем... Шунда гына чамалап калдым: бу сихри сукмак урам уртасындагы яшел капкалы, алтынсу төскә буялган йортны яктыртып, балкытып тора икән. Әкият дими ни дисең инде... Көпә-көндез нурланып, балкып торсын әле бу йорт!.. Машинамны шул йортка табан борам, акрын гына килеп, янәшәсендә бөдрә толымнарына уралып утырган шомырт куагы үскән капка төбенә тукталам... Кыймылдарга да куркып, бераз тын калып торам. Юк икән, тыйнак кына елмаям икән...

        Күңел шушы капкага керергә өнди, җаным шушы кояшлы, нурлы өйгә ымсына. Машинадан төшеп, баягы нур яңгырына коенасы килә. Ә мин чыкмыйм... Илаһи очрашу ләззәтен бераз кичектерәсем килә, ахры... Күңел алдагы сихри, хәтта бераз шаукымлырак яшәү мизгеленә өлгереп җитмәгән кебек... Йөрәк тибеше дә тансыкласын бераз...

        Шулай булды да. Кинәт мин үземне бәхетле итеп тойдым. Дөньям түгәрәкләнде. Күңелем үз урынына утырды. Шул бәхетемне куеныма алып, ишекне ачтым, тышка омтылдым... Күпереп торган яшел чирәм өстенә бастым, бөтен барлыгым белән җирнең җылысын, җилнең назын, дөньяның сулышын тойдым...

        Ә нур балкышы шул килеш тора. Дулкыныланып-дулкынланып ала, кояшның үзе кебек, алтынсу төскә буялган йорт өстендә ялкынсынып уйный...

        Яшел капканы ачып эчкә кердем. Күңелгә ургылып ниндидер җылы җил-дулкын килеп бәрелде. Шул ук мизгелдә ниндидер серле, дәртле-моңлы аһәң сызылып, яңгырап тора башлады... Юк, бу бәхет кенә түгел, бу – илаһи хыял, Ходай мәрхәмәте, иң мөһиме, хакыйкать белән очрашу кебек иде. Бу хакыйкатьне бала чагымда, аннары... беренче мәхәббәтем белән очрашу вакытында гына татыганым булгандыр...

        Кинәт өй ишеге ачылып китте. Һәм мин берьюлы бәхет, изге хәтер, илаһи хыял, киләчәк һәм хакыйкать белән очраштым...

        Каршымда кайчан гына кайтсам да сизенеп каршы чыга торган газиз кешем – сөекле әнкәем басып тора иде. Туган авылыма кайткан, туган нигеземә аяк баскан мәл иде бу!

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

 (республика туры)  

11 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.

1. “Трагедия” һәм “драма” төшенчәләренә  чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.  (5 баллга кадәр)

2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)

1) Геройларны кискен каршылыкта сурәтләүче, романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр:

- мөнәҗәт

- робагый

- баллада

- нәсер

2) Төп герой тормышындагы вакыйгаларны бер үзәккә туплап сурәтләгән уртача күләмле эпик әсәр:

- роман

- хикәя

- повесть

- новелла

3) Әдәби әсәрдә геройның эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге:

- хронотоп

- психологизм

- портрет

- пейзаж

4) Әсәрдә вакыйга-хәлләр яисә кеше характерының үсү-үзгәрү тарихын сурәтләү:

- сюжет

- төенләнеш

- мотив

- конфликт

II. Әдәбият тарихы.

1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:

1) Бөек Ватан сугышы кырларында яисә дошман әсирлегендә һәлак булган әдипләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

2) Батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә, иҗаты өчен Ленин премиясенә лаек булган әдипне атагыз. (1 балл)

3) Поэзиядә чагылыш тапкан тема-мотивларны күрсәтегез, һәрберсенә мисал китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

4) Сугыш чорында язылган хикәяләрне һәм авторларны атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

5) Сугыш чорында язылган драма әсәрләрен күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

6) Ә.Еникинең сугыш чорында язылган хикәяләрен атагыз, аларны нәрсә берләштерә? (4 балл)

7) М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендәге яшәү һәм үлем фәлсәфәсен аңлатыгыз. (3 балл)

 

2. Хәсән Туфанның тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә  җавап бирегез:

1) Шагыйрь иҗатын шартлы рәвештә нинди чорларга бүлеп өйрәнү кабул ителгән? (3 балл)

2) Әдипнең Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган поэмаларын атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

3) Тоткынлык чоры иҗатына хас тема-мотивларны күрсәтегез, мисаллар китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

4) Әдипнең хатыны Луиза Салигаскаровага багышлап яисә аның белән бәйле шигырьләрен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

5) “Агыла да болыт агыла” шигырендә тоткынлыктагы шәхеснең кичерешләрен чагылдыру алымнарын күрсәтегез. (3 балл)

6) Шигырь формасына бәйле эзләнүләрен аңлатыгыз. (2 балл)

7) Кайсы шигырьләре популяр җыр булып китә? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

8) “Сездә идем:

     Мәңге сездә калам!..” шигъри юлларына бәйле уй-фикерегез белән уртаклашыгыз. (2 балл)

III. Эпик әсәргә анализ.

Г.Гыйльмановның “Минем янга атлар килде...” хикәясен анализлагыз. (10 балл)

МИНЕМ  ЯНГА АТЛАР  КИЛДЕ…

Бњген таћ белђн Салпар авылында берсеннђн-берсе шомлырак ике хђбђр таралды. Буран котырган бу тљндђ, ферма стеналарын ќимереп, колхозныћ ић хђлле биш атын урлап киткђннђр. Халидђ белђн Зђкђриянећ кече уллары уеннан кермђгђн. Урам очында яшђњче Матур апасында да кунмаган, књршедђге дус малае Рљстђмдђ дђ табылмаган…

Атлары табылыр. Табылмаса да берни эшлђр хђл юк. Ат дип инде… Гомер-гомергђ атлар югалып торган. Кеше бђласе тњгел бит. Ђ менђ кеше баласы… Кеше баласы кызганыч. Кайдадыр буран куенында хђлсез, ќансыз булып ята микђн мескенкђй?

Авыл ирлђре, икегђ бњленеп, бер тљркеме ындыр артларыннан, икенчесе Чабак елгасы буйларыннан йљреп кайтырга булдылар. Хатын-кызлар, ќыелышып, Халидђне тынычландырырга калдылар. Берничђ сђгатьтђн бишђр-алтышар кешелек ике тљркем иске тегермђн буасы љстендђ очрашты. Буранныћ, тагын да кљчђеп, пыр тузынган бер вакыты иде бу. Ул ихтыярсыздан гарасат эчендђ калган Хода бђндђлђренећ ђле бњрек колакларыннан, йђ булмаса књтђрелгђн якаларыннан яисђ ќић-чабуларыннан тарткалап китђ, ђле юлны карау љчен генђ ачылып алган йљзлђренђ, књз-керфеклђренђ ђчеттергеч салкын карын сылап куя…

Љзек-љзек сњзлђр белђн генђ сљйлђшеп алалар. «Бармы?» — «Юк». «Табылдымы? — «Юк». «Ишетђсећме?» — «Юк». Шул гына. Зђкђрия бљтенлђй дђшми. Аныћ књћелендђ нилђр генђ бардыр. Ђнђ ничек љзгђлђнђ, изалана. Шул арада олы, матур књзлђре эчкђ кереп баткан, йљзен вак-вак ќыерчыклар каплап љлгергђн. Њзе бертуктаусыз тђмђке кабыза. Бер-ике генђ суыра да ташлый, бер-ике суыра да ташлый. Суыктан тућа башлаган борын очына ак тљймђ ябыштырып куйганнар диярсећ, — аны сизми дђ ул…

Тагын таралдылар. Бу юлы Курай тавы буйларын, фермалар артына ќыелган эскерт тирђлђрен карап кайтырга булдылар. Очрашу урыны итеп тимерчелек артында њсеп утырган кушкаен агачын билгелђделђр. Кемдер: «Ориентир номер один — кушкаен», — дип кљлдермђкче булса да, авыз ерып елмаючы табылмады.

Шулай йљри торгач, тагын бер-ике сђгать вакыт њтте. Ђзмђвердђй ир-атларныћ бљтен авыл буйлап эзлђнеп йљрње буранныћ ќен ачуларын чыгарды. Ул тагын да ярсыбрак улый башлады,авыл бетереп, арлы-бирле йљрњче адђм балаларын этеп-тљртеп љйлђренђ куып кертмђкче булды. Ђмма бу юлы да телђгенђ ирешђ алмады. Аптырагач, бљтенесенђ кул селтђп, Чабак елгасы аша салынган агач књпер астына тљшеп, шыћшый-шыћшый бљгђрлђнеп ятты.

Кинђт бљтен дљнья  тынып калды. Кљн ачылып китте. Халидђ белђн Зђкђриянећ буранда адашып югалган кече малаен эзлђњче ирлђр дђ иркен тын алдылар. Буран туктаган мђлдђ ике тљркем дђ ферма янына тарттырып куелган эскертлђр рђтенђ якынлашып килђлђр иде. Алар очрашып кушылырга, сњз алышырга љлгерми калдылар, арадан кемдер шомлы тавыш белђн:

— Нинди ђкђмђт бу?! — дип, кычкырып диярлек ђйтеп куйды. Бљтен кеше, бердђй булып, сљтче Нурыйга табан борылды, аннары, аныћ књз карашы буйлап, кыр ягындагы ић соћгы эскерт янђшђсендђ пар бљркеп торган кар кибђненђ тљбђлделђр…

Чып-чын могъќиза иде бу. Бу чыгарып, парланып утырган кар тавын, кар тњмгђген кемнећ књргђне бар соћ?!

Нидер сизенгђн кебек, барысы да дђррђњ шунда ашыктылар. Беренче барып ќиткђннђр, кушкуллап, яћа, йомшак карны читкђ кљрђргђ керештелђр. Борыннарына ат исе килеп бђрелгђч кенђ, аћышып, бер-берсенђ карашып алдылар. Озакламый бљтенесе дђ ачыкланды. Кеше биеклеге кар љеме астыннан колхозныћ югалган биш аты килеп чыкты. Алар тњгђрђклђнеп басканнар да, башларын тњбђн иеп, урта бер ќирдђ, карлы салам љстендђ хђлсез, ќансыз булып яткан бала кисђгенђ ќылы тын-сулышларын љреп, пар-бу бљркеп торалар…

Кешелђрне књрњгђ, атлар алмашлап башларын калкытып алдылар, кайсыдыр тонык кына кешнђп куйды. Ђмма бер ат та урыныннан кузгалмады. Зђкђрия, йљгереп килеп, малаеныћ љстенђ иелде, аныћ башын књтђреп, иплђп кенђ књкрђгенђ кысты:

— Балам!..

Бала ыћгырашып куйды. Аннары, акрын гына бозлы керфеклђрен ачып, хђлсез, ишетелер-ишетелмђс тавыш белђн:

  • Ђтием… Минем янга атлар килде… — диде.



Предварительный просмотр:

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы биремнәре

(10 нчы сыйныф, 2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлар

ФОНЕТИКА

1. Аваз пропорцияләрен чишегез.

а) [а]: [о] = [ә]: [  ];

ә) [у]: [  ]: [ ы]; = [ ү]: [ө]: [  ];

б) [т]: [д] = [җ]: [  ];

в) [в]: [  ]: [ғ] = [ф]: [с]: [  ].

2. Дәгъва сүзенең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән вариантны табыгыз.

а) [дәгва];

ә) [дәгвә];

б) [дәғwә];

в) [да°ғвә].

3. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрдән торган  рәтне табыгыз. 

а) елак, бер, шөгыль;

ә) ярар, гомер, илһам;

б) бина, риза, тарих;

в) китап, гадәт, сәлам.

4. Яңгырау авазлардан гына торган сүзләр рәтен табыгыз.

а) бөрлегән, җөмлә, аваз;

ә) гадәт, мәзәк, егет;

б) гадәт, вәкил, түгәрәк;

в) җәй, күңел, ләкин.

ЛЕКСИКА

1. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз.

а) казылма – ископаемое;

ә) сәнәгать – промышленность;

б) намус – совесть;

в) авторитет – сәләт.

2. “Ономастика” терминының төгәл мәгънәсенә туры килгән җавапны билгеләгез.

а) телдәге сүзләрне өйрәнү;

ә) ялгызлык исемнәрне өйрәнү;

б) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнү;

в) сүзләрнең тарихын өйрәнә торган фән;

3. Билгеләнгән омоним сүзләрнең русчага тәрҗемәсен языгыз.

а) Бездә кунак кызы бар, (_________)

ә) Курай ал да безгә бар. (_________)

б) Әхмәди утын яра, (____________)

в) Хәмидә бәйли яра. (____________)

4. Ике телдәге бер үк мәгънәне аңлата торган фразеологизмнарны табып, уклар белән тоташтырыгыз.

а) түбәсе күккә тию;

ә) авыз ачып тору;

б) колакка киртләп кую;

в) имәндә икән чикләвек;

а) вот где собака зарыта;

ә) зарубить на носу;

б) быть на седьмом небе;

в) ворон считать.

СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ЯСАЛЫШЫ

1. Фонетик ысул белән ясалган сүзләр рәтен табыгыз.

а) суүсем, ярдәм итү, кош-корт;

ә) әзер – хәзер, хикәят – әкият, ачы – әче;

б) кайнар (чәй), киләчәк (көн);

в) КФУ, БМО, ТР.

2. Икешәр ясагыч кушымчасы булган сүзләр төркемен билгеләгез.

а) сиптергечтә, ярдәмчел, ашаттыру;

ә) берсүзсез, таркалучан, искитмәле;

б) эшчәнлеге, сүзлектәге, аңлаганча;

в) күренгәнчә, булмагандай, уйчан.

3. Мәгънәдәш сүзләрне бер-берсенә теркәү юлы белән ясалган парлы сүзләр төркемен билгеләгез.

а) карт-коры, ир-ат, күрше-күлән;

ә) дус-иш, кадер-хөрмәт, бата-чума;

б) ата-ана, чиле-пешле, күзгә-күз;

в) хатын-кыз, ару-талу, иртә-кич.

4. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләр рәтен табыгыз.

а) аш-а-ды-лар, дәрес-ләр-е-н, ут-тай,

ә) сөй-ләш-те-ң, әнкәй-ләр-не, ю-ы-п;

б) бер-енче, хәзер-ге-се, бүл-мә-дәш;

в) бел-еш-мә, ун-лап, мәктәп-тә-ге.

МОРФОЛОГИЯ

1. Билгеләү алмашлыкларыннан гына торган рәтне табыгыз.

а) теге, шундый, анда, монда;

ә) бөтен, һәммә, үз, ул;

б) әллә кем, ниндидер, ни дә булса;

в) һичкем, бернинди, бер нәрсә дә.

2. Габдулла яңадан күзләрен ачканда, ат ниндидер авыл урамы буйлап бара иде. (Ә.Фәйзи) җөмләсендәге билгеләнгән сүз

а) III зат берлек сан тартым белән төрләнгән, иялек килешендә;

ә) I зат күплек сан тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә;

б) III зат күплек сан тартым белән төрләнгән, төшем килешендә;

в) II зат берлек сан тартым белән төрләнгән, баш килештә.

3. Шарт фигыль кергән мәкальне табыгыз.

а) Эш сөйгәнне ил сөйгән.

ә) Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә.

б) Дөресне ялган беркайчан да җиңмәс.

в) Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

4. Кайсы җөмләдәге фикер дөрес түгел?

а) Сан сүз төркеменең 6 төркемчәсе бар.

ә) Исемнәр зат-сан белән төрләнәләр.

б) Әллә кем, кемдер – билгесезлек алмашлыклары.

в) Җиткер – йөкләтү юнәлешендәге фигыль.

СИНТАКСИС

1. Җөмләдә төшем килешендәге исем яки исем ролендә килгән сүз, гадәттә, кайсы җөмлә кисәге функциясен үти?

а) ия;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәбәр.

2. Җөмләдә өтер куелырга тиешле урыннар дөрес күрсәтелгән вариантны табыгыз.

Еш кына башыма шундый уй килә(1) көн саен шулай кояш белән торсак(2) күпме сәламәтлек(3) шатлык(4) бәхет өстәлер иде кешеләргә(5) (М.Пришвин)

а) (1), (2), (3);

ә) (2), (3), (4);

б) (1), (2), (4);

в) (3), (4), (5).

3. Бирелгән җөмләдәге иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Сүзем шул: бүген икмәк – җиңү ул. (Г.Бәширов)

а) синтетик иярчен ия җөмлә;

ә) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә;

б) аналитик иярчен ия җөмлә;

в) аналитик иярчен хәбәр җөмлә.

4. Син әбиеңнең сүзен колагыңа да элмисең икән. (Г.Мөхәммәтшин) җөмләсендә ничә җөмлә кисәге бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 7.

II. Өзекне татарчага тәрҗемә итегез.

Для меня языки народов – как звёзды в небе. Я не хотел бы, чтобы все звёзды слились в одну огромную, занимающую полнеба звезду. На то есть солнце. Я за то, чтобы на нашем небосклоне ярко светили все звёзды. Но пусть у каждого человека будет своя звезда. Я люблю свою звезду – мой родной язык. (Р.Гамзатов)

III. Күп нокталар урынына тиешле килеш, сан һәм тартым кушымчаларын ялгап языгыз.

Яшь дус____! Без – табигать____ хуҗа_____. Табигать – без____ өчен кояш хәзинә___. Без (ул)_____ сакларга, алай гына да түгел, яңадан-яңа байлык______ табып, өйрәнеп, сер_______ төшенергә тиеш.

Балык___ чиста су кирәк – сулык______ сакларбыз. Урман______, кыр-дала_______, тау______ кыйммәтле җәнлек____ яши – урман-кыр_______, тау_______ сакларбыз. Балык___ – су, кош__ – һава, җәнлек______ урман-кыр____, дала-тау____ кирәк. Ә кеше___ Туган ил__ кирәк. Табигать___ саклау – Туган ил___ саклау дигән сүз ул. (М.Пришвин)

IV. Аның күңелендә уй бар иде Шәмсегаянның хәле әйбәтләнер алар кара-каршы утырып сөйләшерләр (А.Гыйләҗев)

Җөмләгә түбәндәге тәртиптә анализ ясагыз.

1. Тыныш билгеләрен куегыз.

2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләгез.

3. Җөмләнең схемасын төзегез.

4. Җөмлә төрен билгеләгез.

5. аның, күңелендә, утырып сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

6. ачык сүзенә фонетик анализ ясагыз.

7. сөйләшерләр сүзен сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерегез.

V. Әдәби түгәрәк утырышы үткәрү турында хәбәр итеп, белдерү языгыз. (фамилияләр уйланган булырга тиеш).



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар әдәбиятыннан үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр.

1. Әлеге билгеләмәне дәвам итеп языгыз.        

Реализм ул –

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда романтизмга хас нинди үзенчәлекләр чагылыш таба? Җавабыгызны аңлатып языгыз.

3. Драма жанрына хас үзенчәлекләрне санагыз. 

  1. Әдәбият тарихына караган биремнәр.

Блиц-сорауларга сүз яки сүзтезмә белән җавап язып чыгыгыз:

1. ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист шагыйрьне атагыз.

2.  ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист прозаикны атагыз.

3. ХХ йөз башында яшәгән, драматургиянең “әтисе” исемен алган, театр сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган драматургны языгыз.

4. Ф.Әмирханның фантастик алымнарга таянып язылган әсәренең исемен языгыз.

5. Кайсы шагыйрьнең “Китәсе” килми?

6. Татар халкының борынгыдан бирле яшәп килгән дини йоласын сурәтләгән әсәрне, авторын атагыз.

7. “Татар әдәбиятының үсеш юлларын билгеләгән программ әсәр” буларак бәяләнгән, татар халкының инкыйразын фаразлаган антиутопиянең исемен һәм авторын атагыз.

8. Кайсы шагыйрь алтын приискалары хуҗасы булган?

9. Кайсы шагыйрь (шагыйрьләр) иҗатында гыйсъянчылык мотивлары алга чыга?

10. Татар телендә дөнья күргән беренче гәзитнең исеме ничек?

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр.

1. Әлеге әдипләрне иҗатка килү вакыты  ягыннан эзлеклелеккә салып языгыз: Габдулла Тукай – Һади Такташ – Сәйф Сараи – Муса Җәлил – Кол Гали.

2. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә нинди сыйфатлар тәнкыйтьләнә? Ул кайсы геройлар аша җиткерелә?

3. Иҗат юнәлеше яки агымнарын аларга туры килгән мисаллар белән тәңгәлләштерегез:

А) мәгърифәтчелек реализмы  

Б) импрессионизм  

В) тәнкыйди реализм

1) Ш.Камал “Акчарлаклар”

2) Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”

3) Г.Исхакый “Кәләпүшче кыз”

А

Б

В

5. Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә образларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой:

Ярдәмче герой:

Катнашучы герой:

Җыелма образ:

Табигать образлары:

Символлар:

6. Тәкъдим ителгән мәкальгә бәйләп, үзегез теләгән бер әсәрнең героена характеристика бирегез:

Атаң булса да кол, син иреккә омтыл!

  1. Лирик әсәргә анализ.

Дәрдемәнднең түбәндәге шигыренә анализ ясагыз:

Гөрләгән сулар башында,

Тыңлагыз, шунда үтәр —

Йөрсә сыктап таң–сәхәрләр

Моң–сагышлардан хыял.

И туган илнең һавасы,

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк — бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!..

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

  1. Иҗади эш.

Көзен җылы якларга юл алган кыр казларының кичерешләре хакында хикәя яки сюжетлы шигырь языгыз.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен

татар   әдәбиятыннан олимпиада  биремнәре

10нчы сыйныф  

 Мәктәп этабы        

 Үткәрү вакыты 120  мин.                                                   Барлыгы 40 балл

  1. ТЕСТ:

Дөрес җавапларны билгеләгез: (1әр балл)

1. “Идегәй ” әсәренең жанры:

а) роман                                                        ә)  поэма

б) драма                                                         в)  дастан

2. Болгар чорында иҗат иткән  язучы:

а) Кол Гали                                                               ә) Сәйф Сараи

б) Фатих Кәрими                                                      в) Мәүлә Колый

3. Ничәнче елдан болгарларда, рәсми рәвештә, ислам дине гамәлгә кертелә:

а) 737

б) 922

в) 911

 

4. Ислам дине белән бергә төркиләргә үтеп кергән һәм иң озак кулланышта булган графика:

а) гарәп графикасы

ә) уйгур графикасы

б) рун алфавиты  

II. БИРЕМНӘР:

1. “Корбан бәйрәме” ул нинди бәйрәм. “Корбан” нәрсә диән сүз ул? Белгәннәрегезне языгыз  (10 балл).

2. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасындагы төп герой Йосыфка характеристика бирегез. Ул нинди сыйфатларга ия?   1, 2, 3 дип күрсәтеп барып, фикерләрегезне мисаллар аша дәлилләгез (8 балл).

3. Бу юллар кайсы әсәрдән? Бирелгән вакыйгалар турында белгәннәрегезне языгыз.     (10 балл).

“Идел-йортны дау алды,

Яу өстенә яу килде,

Идегәй әйткән көн килде.

Чыңгызның куйган хан тагы

Кан тагы булып әверелде;

Хан сарае камалды.

Кырым, Казан, Аҗдаркан

Башлы-башлы ил булды,

Алтын Урда таралды”. 

4. Бирелгән сүзләрне җыеп, шигыр юлларын төзегез. Авторын, шигырьнең исемен, хис-тойгыларны билгеләгез.

Күпме михнәт чиккән,  Күпме күз яшьләре, безнең халык, түгелгән, Милли хисләр белән, Сызылып-сызылып чыга, ялкынланып, күңленнән. (8 балл).



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

мәктәп этабы

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 35

1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.

         Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык

2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.

         1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)

3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.

          (Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык –

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел –

Телеңне йотарлык -

5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.

       Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

     Послание, зонтик, рябина, облик, суд.

8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре (2015-2016 уку елы)

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 39

I. Табышмакның җавабын язып куегыз. Кече тел тартыклары булган сүзләрне  билгеләгез. (3 балл)

Маймыл түгел,

Агачтан агачка  сикерә,

Чикләвек ярата,

Ул – нәрсә?

II. Саннар кергән 5 табышмак уйлап языгыз.(5 балл)

III. Җөмләләрне укыгыз. Билгеләнгән сүзләрнең кайсы сүз төркемнәренә керүен күрсәтегез. Сихри сүзенә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

       Торналар, киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын бөгеп алдылар һәм күккә күтәрелделәр. Сихри күк йөзенә күтәрелделәр дә еракка киттеләр. (М. Мәһдиев)  

IV. Җөмләне укыгыз һәм төрен билгеләгез. Тыныш билгеләрен аңлатыгыз. (7 балл)

        Күгәрченнәр ашыга-ашыга чүпләнә башлыйлар, ә мин, яланаяклы һәм бәхетле Касыйм, рәхәтләнеп карап торам. (Ф. Хөсни)

V. Татарчага тәрҗемә итегез. (8 балл)

        В Республике Татарстан ежегодно проводятся театральные, оперные  и музыкальные фестивали. Оперный фестиваль имени Ф.И. Шаляпина был учрежден в 1982 году и проводится ежегодно в Татарском государственном театре оперы и балета им. Мусы Джалиля. Фестиваль классического балета имени Р. Нуриева учрежден в 1993 году и также проводится ежегодно. Театральный фестиваль имени К. Тинчурина учрежден в 1992 году как республиканский конкурс среди профессиональных театров республики.

VI. 2015 нче елда Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты уздырылды. Шул турыда 10 сорау төзеп языгыз.(10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(муниципаль тур, 2015-2016 уку елы) 10 нчы сыйныф

Башкару вакыты – 3 сәгать

Гомуми балл - 100

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (35 балл).

1. ХХ гасыр башы татар прозасында урын алган жанрларны санагыз. Шулар арасыннан берсенә хас үзенчәлекләрне билгеләгез, үз җавабыгызны бер мисал нигезендә дәлилләп барыгыз (15 балл).

2.  Әдәбият тәнкыйть төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? ХХ йөз башына мөнәсәбәтле кайсы тәнкыйтьчеләрне атый аласыз? (15 балл)

3. ХIХ гасыр ахырында формалашкан әдәби төрне билгеләп языгыз (5 балл).

  1. Әдәби чорга һәм иҗатка караган биремнәр (50 балл).

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятында заман герое кем ул? Аңа нинди сыйфатлар хас? Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләп языгыз (15 балл).

2. Беренче баганада күрсәтелгән әдәби жанрларны икенче баганадагы шул жанрга мөнәсәбәтле әсәрләр белән тәңгәлләштерегез (5 балл).

Комедия

 Г.Исхакый “Өч хатын белән тормыш”

Драма  

 Г.Исхакый “Зөләйха”

Трагедия  

Г.Исхакый “Ике гашыйк”

3. Г.Тукай иҗатында күтәрелгән проблемаларны ачыклап языгыз, һәр проблеманы 1-2 мисал нигезендә дәлилләп барыгыз (10 балл).

4. Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендагы Шәмси һәм Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге Хәят образларына чагыштырма бәя бирегез (15 балл).

5. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда кайсы иҗат юнәлешенә  хас алым, принципларның өстенлек алуын ачыклагыз һәм атамасын языгыз (5 балл).

                 

  1. Иҗади эш (15 балл).

  1. Сөрелгән кара басуда ялгыз үсеп утыручы ак ромашка күренешен детальләп һәм аллегорик сурәтлә (15 балл).

 



Предварительный просмотр:

Задания  муниципальной олимпиады по татарскому языку

среди учащихся русских групп школ с русским языком обучения

в 2015-2016 учебном году

Задания для 4 класса

Время проведения – 3 часа                                               Максимальное количество баллов- 100

Русскоязычные школьники   вариант № 4

  1. Напиши письмо сверстнику, с которым ты познакомился по интернету, сообщи ему о своем классе, школе, о себе (5-6 предложений, за каждое предл. 2 б. – макс. -12 б.).
  2. Составь из слов предложения.
  1. Укучысы, сыйныф, мин, дүртенче. 2) дәресендә, чишәбез, математика, без, мәсьәлә. 3) теле, сөйләшәбез, дәресендә, татарча, татар. 4) телләре, рус, дәүләт, һәм, татар, Татарстанда, телләре. 5) флагында, бар, төс, өч, Татарстанның

Предложения

Баллы

(макс.)

( 10)

Сумма

(фактич.)

(          )

  1.

 

2

  2.

 

2

  3.

 

2

  4.

 

2

  5.

 

2

3.Напиши реплики на татарском языке.

1) Что тебе нужно написать упражнение.

2) Спроси у друга (подруги), сколько уроков будет завтра.

3) Поинтерсуйтесь у сестры, куда она должна пойти.

4) Что он неправильно решил примеры.

5) Что на втором уроке писали диктант.

Предложения

Баллы

(макс.)

( 10 )

Сумма

(фактич.)

(          )

1.

 

2

2.

 

2

3.

   

2

4.

 

2

5.

   

2

4. Допиши в диалогах пропущенные реплики.

– Сез Татарстанда яшисезме?

-

– Татарстан нинди республика?

 -  Татарстанның дәүләт флагында нинди төсләр бар ?

-

- Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

-    

Число реплик

Баллы

(макс.)

( 8 )

Сумма

(фактич.)

(          )

  1.

 

2

  2.

 

2

  3.

 

2

  4.

 

2

       

5. Переведите, образуйте отрицательную форму, составь предложения с отрицательной формой.

Укыячаксың - , ашый белә - ,  кайтабыз - , уйнарга яраталар - , бардым

         Предложения

Баллы

(макс.)

( 20)

Сумма

(фактич.)

(          )

  1.

 

4

  2.

 

4

  3.

 

4

  4.

 

4

  5.

 

4

6. Напиши примеры словами на татарском языке.

1) 10 – 3 = 7                  3) 6 : 2 = 3

2) 4 + 2 = 6                   4) 8 х 2 = 16

переводы

Баллы

(макс.)

( 12)

Сумма

(фактич.)

(          )

  1.

   

3

  2.

 

3

  3.

 

3

  4.

 

3

7. Выбери и укажи номера предложений, отражающие признаки осени.

 1) Агач яфраклары саргайды. 2) Елгаларда балалар су коена. 3) Кояш кыздыра. 4) Яфраклар коелды. 5. Кошлар  җылы якка китә. 6) Көчле бураннар башланды. 7) Салкын җил исә. 8) Кошлар сайрый. 9) Җиләкләр кызарды. 10) Көннәр кыскарды.

Предложения

Баллы

(макс.)

( 10 )

Сумма

(фактич.)

(          )

1.

   

2

2.

 

2

3.

   

2

4.

 

2

5.

 

2

8. Напиши небольшой рассказ о Татарстане и Казани ( 4-6 предл. макс. б. – 18).



Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен

татар   әдәбиятыннан олимпиада  биремнәре 2015-2016 уку елы

7 нче сыйныф              Үткәрү вакыты - 180  мин

                              Максималь балл - 45

  1. ТЕСТ:

Дөрес җавапларны билгеләгез: (1әр балл)

1.  Әсәрләрнең жанрларын языгыз: (1әр балл)

а) “Сак-Сок”                               _______________________

ә) “Җыр шулай туды”                 _______________________

б) “Туган ил исемнән китмәс”    _______________________

2. Йолаларның кайсы халыкныкы булуын билгеләгез:  (1әр балл)

а) Покрау          _______________________

ә) Уярня            _______________________

б) Нардуган      ________________________

3. Татар халык авыз  иҗаты жанрларын  санап чыгыгыз: (1 жанр, 1 балл)

  1. БИРЕМНӘР:

1. Татарларда туй йоласы ничек башкарыла, аның нинди этаплары бар, белгәннәрегезне языгыз. Фикерләрегезне дәлилләгез  (8 балл).

2. Бәет жанрына бәя бирегез.  Мисаллар белән дәлилләгез (7 балл).

3. Бу юллар кайсы әсәрдән? Авторын, хикәянең исемен языгыз. Төп геройны характерлагыз    (8 балл).

 Аның озын, бик озын кара чәч толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып торалар. Аның озын керфекле оялчан кара күзләре җиргә карыйлар...

Беләсезме, ул кыз бик матур булган. Аның керфекләреннән гөлләр тамган, тешләреннән нурлар чәчелгән, ди. Ләкин бу матурлыгы үз башына бәла генә булган: аның әнисе үги ана икән. Ул үги кызының матурлыгыннан көнләшә икән.  

Үги ана көнләшә дә көнләшә, чиксез-чамасыз көнләшә икән. ... кызны кыйный, ялганлап, әләкләп, атасыннан кыйната, ач тота, җиләк җыярга дигән булып, пәри-җеннәр, убырлы карчыклар, яман аждаһалар, ерткыч хайваннар, җиде башлы гыйфритләр, агулы еланнар яши торган урманга җибәрә икән. .... кыз ул урманнан җиләк тапмыйча куркып-качып кайткач, үги анасы аны тагын кыйный да, караңгы бүлмәгә ябып, көннәр буе ач асрый, аннан төннәр буе төпсез кисмәккә су ташыта, ди.

 

4. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында беләннәрегезне кечкенә хикәя итеп языгыз  (8 балл).



Предварительный просмотр:

Мәктәп туры

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының

татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен олимпиада биремнәрен тикшерү методикасы

(2016/2017 нче уку елы)

Үткәрү вакыты - 120 минут

Максималь балл -  45

  1. нчы сыйныф

I. Текстны укыгыз һәм татарчага тәрҗемә итегез.

А) җөмләләрнең мәгънә бөтенлеге өчен –  3 балл

Ә) орфографик хаталар программа таләпләре нигезендә бәяләнә

Б) һәр җөмләдәге сүз тәртибе өчен  – 3 балл

  1. Лексикология терминына аңлатма бирегез һәм фикерегезне мисаллар белән раслагыз.

А) аңлатма өчен – 5 балл

Ә) дөрес булган һәр мисал өчен – 2 шәр балл

  1. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. – 9 балл

1. Сузык авазларга бәйле күренешне билгеләгез.

А) ирен ассимиляциясе

Ә) борын ассимиляциясе

Б) ирен гармониясе

В) дөрес җавап бирелмәгән

2.  Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен табыгыз.

А) көләләр, сорыйлар, килсә

Ә) карбыз, ялкын, төче

Б) гөлләр, көнләшү, тикмәгә

В) ишкәк, кирәк, өчәрләп

3. Антонимнарны билгеләгез.

А) тирән, сай; ябык, ачык

Ә) тәмле, тәмсез (тамырдаш сүзләр);  күңелле, күңелсез (тамырдаш сүзләр)

Б) матур, сөйкемле, күркәм

В) дөрес җавап бирелмәгән

4. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәтегез.

А) кызыл-рак, кеше-лек-ле, алты-нчы

Ә) ике-лән-мә-сен, көл-сә-гез, дус-кай-лар-ы

Б) баш-ла-дык, сөй-ләш-мә-сәк, куян-кай-лар-ын

В) ки-ен-дер-гән-нәр, сүз-лек-ләр-ебез-не

5. Кайсы рәттәге кушымчалар рәвеш ясыйлар?

А) -лы, -ле; -сыз, -сез

Ә) -лата, -ләтә; -лап, -ләп

Б) -лан, -лән; -лаш, -ләш

В) -лык, -лек; -даш, -дәш

6. Ясалма нигезле сүзләр рәтен күрсәтегез.

А) карлыганнарга, кишерләрегездән

Ә) укыштыргалыйлар, көлешмәсәләр

Б) кошчыкларны, төркемчәләрнең

В) искиткеч, үзбушаткыч

7. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр рәтен табыгыз.

А) күрешмәгән, юындырыша, көләч

Ә) ямьлерәк, көчсезлек, килгән

Б) баралар, сизмәсә, кояшның

В) алтынчы, тугызлап, җидешәр

8. Җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләр кайсы сүз төркемнәренә керә?

1) 27 нче автобусны көтү шактый озакка сузылды. 2) Болында көтү йөри.

А) 1) исем; 2) фигыль

Ә) 1) фигыль; 2) исем

Б) икесе дә исем

В) икесе дә фигыль

9. Хәзерге татар әдәби телендә ясагыч кушымчалары булмаган сүз төркемен табыгыз.

А) фигыльләр

Ә) сыйфатлар

Б) исемнәр

В) саннар

  1. Фразеологизмнарның дөрес тәрҗемәләрен билгеләгез. – 6 балл

ике атлап, бер сикерү одна нога здесь, другая— там

ике аякның берсен дә атламау  ноги (моей) не будет

ике күзе дүрт булу  глаза на лоб полезли

авыз колакка җитү – рот до ушей

урманга утын төяп бару— ехать в Тулу со своим самоваром

 кызыл кар яугач когда на горе рак свистнет

  1. Күчереп языгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Бу хәл, ничектер, артык гадәти булып кабул ителә иде, ә менә кырык бишенче елның апрелендә алты бала калдырып үлгән солдат безнең күңелләрне тетрәтте. (М.Мәһдиев)

1.Тыныш билгеләрен куегыз – 4 балл

2. Схемасын сызыгыз  – дөрес булса – 2 балл, булмаса – 0 балл

3. Төрен билгеләгез – 2 балл: теркәгечле тезмә кушма җөмлә

4. Алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгеләгез – 4 балл: бу – күрсәтү алмашлыгы; ничектер – билгесезлек алмашлыгы; менә – күрсәтү алмашлыгы; безнең – зат алмашлыгы

5. Төшем һәм йөкләтү юнәлешләрендәге фигыльләрне язып куегыз – 3 балл:

кабул ителә иде – төшем юнәлешендә

калдырып, тетрәтте – йөкләтү юнәлешендә



Предварительный просмотр:

 Мәктәп туры

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2018/2019 НЧЫ УКУ ЕЛЫ)

Биремнәр

                                                      4 нче сыйныф

                                      Үткәрү вакыты – 60 минут

                                           Максималь балл - 48

I. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне языгыз.

Көз фасылының икенче ае – октябрь башланды. Халык телендә елның бу мизгелен кара көз дип тә йөртәләр. Чөнки табиг..ть инде яшеллекне тәмам җуйды. Кырларда иге..нәр урылды. Туңга сөрелгән басу өсләре дә күптән каралып калдылар. Урамнарны, юлларны көзг.. пычрак каплады.

Октябрьдә ..әрвакыт диярлек бол..тлы, томанлы; көннәр аеруча сүрән, кара..гы. «Көз..н таң атып өлг..рми, кич була», – дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Ачы җилләр исә.   ..ава температурасы ..аман төшә бара. (Ф. Ибраһимовадан)

II. Өзек буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән 8 сүзне күрсәтегез.

2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табып языгыз: бетте, язгы, якты.

3. Төшем килешендәге 4 исемне язып алыгыз.

4.  Сан + исемнән һәм сыйфат + исемнән төзелгән 4 сүзтезмәне билгеләгез.

5. Икенче кызыл юлдан басымы икенче иҗеккә төшкән фигыльне табып, бер җөмлә төзеп языгыз.

III. Бирелгән өзекне дәвам итеп,  7 җөмлә өстәп языгыз.

IV. Бишек җырын игътибар белән укыгыз. Төшеп калган тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз.

Әлли-бәлли ит улым,

Карлыгачым былбылым.

Тыңла минем сүземне.

Йә, йом бәгърем күзеңне.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 60 минут

Максималь балл – 38

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Баш хәрефтән языла алмый торган барлык хәрефләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) һ, ә, ө;

        ә) ң, ъ, ь;

        б) ң, һ, җ;

        в) ъ, ь.

2. Татар алфавитының 20 нче урынында урнашкан хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Н;

        ә) О;

        б) Ө;

        в) Ү.

3. Хәрефкә хас үзенчәлекләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) әйтәбез, ишетәбез;

ә) ишетәбез, язабыз;

        б) күрәбез, ишетәбез, язабыз, укыйбыз;

        в) күрәбез, язабыз, укыйбыз.

4. Калын пары булмаган сузык аваз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.       (2 балл)

а) [и];

        ә) [ө];

        б) [ә];

        в) [ү].

5. Төшем килешендәге исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) агачка, шәһәргә;

ә) тиен, өстәлне;

        б) мәктәпнең, авылга;

        в) әнисен, китапны.

6. Сишә...бе сүзендә төшеп калган хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) н;

        ә) м;

        б) л;

        в) ң.

7. Парлы сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кулъяулык, аккош, кызылтүш;

        ә) шәһәрдә яшәү, җиләк җыю, мәктәптә уку;

        б) хатын-кыз, кадер-хөрмәт, бала-чага;

        в) әтәч гөмбә, үги ана яфрагы, матур әдәбият.

8. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнием – укытучы.

        ә) Гөлия Алмазовна укыта.

        б) Акбай ишегалдында йөри.

        в) Кура җиләге өлгергән.

II. Теоретик бирем.

        Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (12 балл)

        Татар алфавитында ... хәреф бар. Тартык авазны белдерә торган хәрефләр саны – ... . Яңгырау тартыклар ... һәм ... катнашында ясала. Калын әйтелешле сүзләргә ... кушымча ялгана. Тамыр нигезле һәм ... нигезле сүзләр була.

III. Иҗади бирем.

        Мавыктыргычны игътибар белән укыгыз. Диалогны файдаланып, 10 җөмләдән торган кечкенә текст төзеп языгыз. (10 балл)

  • Монда май бар иде, кая киткән?
  • Песи ашаган.
  • Песи кая киткән?
  • Салам астына кергән.
  • Салам кая киткән?
  • Сыер ашаган.
  • Сыер кая киткән?
  • Су эчәргә киткән.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 120 минут

                                                                                 Максималь балл – 40

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятында яңа күтәрелешне билгеләгән, тормыш-яшәешне өр-яңа сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыра башлаган күренешнең атамасын язып куегыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган билгеләрнең кайсылары реализм иҗат юнәлешенә карый (4 балл):

А) вакыйгаларны, геройларны чынбарлыктагыча сурәтләргә омтылу;

Б) тормыш вакыйгаларын җентекләп сурәтләү;

В) җәмгыятьтәге, тормыштагы проблемаларны күтәреп чыгу;

Г) җәмгыятьтәге, тормыштагы күренешләрне тәнкыйтьләү;

Д) геройларның эчке дөньясын, андагы психологик кичерешләрне җентекләп тасвирлау.  

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (23 балл).

1. Г.Исхакыйның мәгърифәтчелек реализмы агымында язылган 3 әсәренең исемен язып куегыз (3 балл).

2. Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повестенда нинди сыйфатлар югары күтәрелә? Ул кайсы геройлар ярдәмендә җиткерелә? (10 балл).

3. Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повестеның ахырында зиратта картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы ике яшь каенның үсүе турында сөйли. Бу сурәт ярдәмендә ул укучыга нинди фикер җиткерергә тели?  (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

1. Алдагы сыйныфта үткән материалны искә төшерегез һәм үзегез теләгән бер әсәргә шәхси бәягезне биреп, кечкенә генә тәнкыйди мәкалә язып карагыз. (10 балл)


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

Эчтәлек

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

  1. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

  1. ОБРАЗ

  1. СЮЖЕТ

  1. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

  1. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

  1. РОМАНТИЗМ

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

       11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ

       12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

       13. ТРОПЛАР

       14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

        

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

ЛИРИКА

ЭПОС

ДРАМА

МАКСАТЫ

— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү

МАКСАТЫ

— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

МАКСАТЫ

— геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый

ЭЧТӘЛЕГЕ

— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

ЭЧТӘЛЕГЕ

— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

ЭЧТӘЛЕГЕ

— тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

2. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ЛИРИКА

ЛИРО-ЭПИКА

 (КАТНАШ ӘДӘБИ ТӨР)

ЭПОС

ДРАМА

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

— табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр

Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА

— сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

— лирик геройның шәхси

тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр

Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

 — тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр

С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»

СЮЖЕТЛЫ  ШИГЫРЬ

 — ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА 

— геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА

 — сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр

Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР 

— чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр

Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»

ХИКӘЯ   

  - бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр

Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА

 — гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр

Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ

 — төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр

А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН — аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр

Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,

Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»

РОМАН

 — җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр

X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ

— көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр

Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ 

— үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы  шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»

3. ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ

әсәрдәге урынына карап

төп герой

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы

сурәтләнеш үзенчәлегенә карап

характер —

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип —

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип —

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары

хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай

ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР

гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР

кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар

аллегорик  образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык

символик  образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

4. СЮЖЕТ

вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының,

конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ

ЭКСПОЗИЦИЯ

ТӨЕНЛӘНЕШ

ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ

әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

   конфликтны    барлыкка

китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

конфликтның барлыкка килү урыны

конфликтның үсү-үзгәрүе

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА

ЧИШЕЛЕШ

ЭПИЛОГ

конфликтның иң югары ноктасы

конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе

эчке композиция 

— пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы

тышкы композиция 

— әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ

иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»

КӨЧӘЙТҮ

бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»

КАРШЫ КУЮ

контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»

МОНТАЖ

янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

 яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»

6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

РЕАЛИЗМ

РОМАНТИЗМ

МОДЕРНИЗМ

тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә

тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау

кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру

кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру

кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве

кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве

геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы

геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве

геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту

геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү

геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы

7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ

кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы

М. Акъегет «Хисаметдин менла»,

З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл

кыз Хәдичә»,

Р. Фәхретдинов «Әсма, яки

Гамәл вә җәза»,

Г. Ильяси «Бичара кыз»,

Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»,

«Өч хатын берлән тормыш»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау;

* әсәрләргә шартлылыкның хас булуы;

* геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы;

* әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе

ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ

кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы

Г. Камал «Банкрот»,

«Беренче театр», «Безнең

шәһәрнең серләре»,

Ф. Әмирхан «Фәтхулла

хәзрәт»,

Г. Исхакый «Зиндан»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ

кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән

сугарылган иҗат агымы

Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар»,

Һ. Такташ «Гасырлар һәм

минутлар»,

М. Әмир «Агыйдел»,

Г. Бәширов «Намус»,

Г. Ахунов «Хәзинә»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу;

* кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау;

* типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе

8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ

авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы

иҗат агымы

Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы;

* авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы;

* авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау

СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ

узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен

тергезүче иҗат агымы

М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы;

* вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу;

* рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы

МАГИК РЕАЛИЗМ

чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган,

мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы

Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү;

* ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе;

* әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы

9. РОМАНТИЗМ

ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК

актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы

тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы

яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы

романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы

үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе

дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы

сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы

әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән   сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы

әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы

Р.Гаташ лирикасы

Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы

С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

СИМВОЛИЗМ

ИМПРЕССИОНИЗМ

ЭКСПРЕССИОНИЗМ

ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ

дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы

зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы

дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы

яшәү мәгънәсен эзләүче

шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы

әсәрнең бөтен эчтәлеген

бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе

кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе

дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе

кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы

шартлылыкның көчле булуы

тышкы сурәт, кыяфәт,

төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы

тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы

Т

ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында

геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа

Ф. Әмирхан «Татар кызы»,

сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү

сурәтләү объекты —

авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте

ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе

Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»

Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы

Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше

БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ

Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)

УРТА ГАСЫРЛАР

ӘДӘБИЯТЫ

Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)

Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)

Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)

ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ

Милли Яңарыш чоры әдәбияты

 (IX гасыр уртасы — 1917)

Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)

XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917)

Тоталитаризм чоры

әдәбияты

 (1917—1950 нче еллар ахыры)

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1921)

20 нче еллар әдәбияты (1921—1932)

30 нчы еллар әдәбияты (1932—1941)

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941—1945)

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945—1950 нче еллар ахыры)

1960—1980 нче еллар уртасы әдәбияты

Хәзерге әдәбият

(1980 нче еллар уртасы —

XXI гасыр башы)

Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы — 1990 нчы еллар ахыры)

XXI гасыр башы әдәбияты

12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр

СИНОНИМНАР

әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)

АНТОНИМНАР

капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

ОМОНИМНАР

аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр

Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.

(Г. Тукай)

СҮЗ УЙНАТУ

мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору

Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә җитте чигенә:

Сәхибем кире чигенә,

Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)

АРХАИЗМНАР

элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,

Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр.

(Кол Гали)

ТАРИХИ СҮЗЛӘР

билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр

Туктамыштай олы хан

Урдасына яр салды.

(«Идегәй» дастаныннан)

НЕОЛОГИЗМНАР

тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр

Хәзер безгә, агай-эне,

Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)

ДИАЛЕКТИЗМНАР

аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)

ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР

билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр

Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый.

(Г. Әпсәләмов)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

чит телләрдән кергән сүзләр

Гакыл күп биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)

13. ТРОПЛАР

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату

ЧАГЫШТЫРУ

нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау

Нарасый Кояш!

Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)

МЕТАФОРА

күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

Тәңкә карлар ява,

Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)

МЕТОНИМИЯ

бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау

Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)

ЭПИТЕТ

әдәби ачыклау

Үкереп акты ничек елгалар.

(М. Җәлил)

АЛЛЕГОРИЯ

күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау

Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале )

ГИПЕРБОЛА

чиктән тыш арттыру

Җиде кат җиргәчә нәфрәтем.

Җиде кат күккәчә шатлыгым.

(P. Фәйзуллин)

СЫНЛАНДЫРУ

җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге...

(М. Җәлил)

ИРОНИЯ

астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау

Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)

САРКАЗМ

ачы, үткен, усал итеп көлү

Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап, Артка таба йөргән ил.

(Л. Лерон)

ЮМОР

йомшак итеп, яратып көлү

Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)

14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары

КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

КАБАТЛАУ

әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Тукай)

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары — Андагыдай шаулый торганнар.

(Һ. Такташ)

ЭПИФОРА

шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы

Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф. Кәрим)

ЯЛГАУ

юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын...

(С. Рәмиев)

ГРАДАЦИЯ

мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Г. Тукай)

РӘДИФ

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

Көзге жил, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, ач үлемнең кайгысыннан ил җылый. (Г. Тукай)

ЯНӘШӘЛЕК

бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы

Алсу чәчәк, зәңгәр букет,

Дустым, сиңа бүләгем.

Күрмә михнәт, яшә рәхәт,

             Дустым, сиңа теләгем. (Халык җыры)

15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

  Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем!

Сине җирдә Еллар көтә,

юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер,

Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың,

Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

      Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы

төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың, Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ӘКИЯТ

тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры

Тәрбияви максаттан языла, гади жанр.

ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары — бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар — Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б.

ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары — кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар — кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли.

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары — тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.

МИФОЛОГИК ХИКӘЯТ уйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында

хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр

Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.

СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы».

ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ   ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».

РИВАЯТЬ

тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән

кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен  чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр

Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә.

ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв».

ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры»,

«Сәрби күле».

АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай»,  «Комай», «Кавал Лашман».

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат»,

«Бөдрә тал».

ЛЕГЕНДА

ЛЕГЕНДА

төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр

Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына,

ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә.

КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш».

КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы»,

«Игелексез угыл».

ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре».

ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».

18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

МӘКАЛЬ

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр» ).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

ӘЙТЕМ

образлы фикер йөртүгә корылган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

        

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә, хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калтыра торган кече эпик жанр

МӘКАЛЬ

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

ӘЙТЕМ

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр ( «Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

образлы фикер йөртүгә корылган,

күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ

көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның

берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Лирик һәм лиро-эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ҖЫР

көйгә салынган шигъри юллардан

гыйбарәт лирик жанр

Сүз-текст белән көйнең

бергә үрелүенә нигезләнә;

халыкның хис-кичерешләрен

 белдерә.

ТАРИХИ ҖЫРЛАР: «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Ташкай»,

ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ. Сабан туйлары, өмәләр, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре, туйлар вакытыңда башкарылалар («Сабан туе», «Бала биетү», өмә такмаклары). УЕН-БИЮ ҖЫРЛАРЫ: «Бие-бие, Хәйбулла», «Әпипә», «Бас-бас эзенә». ЛИРИК ҖЫРЛАР. Нигезендә лирик геройның эчке кичерешләре, сагыш-моңы, кайгы* хәсрәте ята; туган җирне сагыну, хатын-кыз язмышы, бәхет эзләү, сөю - мәхәббәт, хәсрәтле дөнья турында хәбәр итәләр; чагыштыру һәм сынландыру алымы киң кулланыла («Кыр казы», «Сайрамачы, былбыл», «Иске кара урман», «Куш каен, куш усак», «Рамай» ).

МӨНӘҖӘТ

кешенең Аллага яки башка илаһи затка үтенечләре турында сөйли торган, ыруглык җәмгыяте мифологиясеннән башлангыч алып, ислам чорында тагын да үсеш кичергән лирик жанр

Трагик башлангычка нигезләнә;

гаять абстракт әсәр, анда

 фаҗиганең сәбәбе күрсәтелми;

илаһи затка юнәлтелсәләр дә,

үз-үзең белән сөйләшүгә

корылалар.

ТУГАН ҖИРДӘН АЕРЫЛЫП, ЧИТТӘ ЯШӘҮ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә».

ГАЗИЗ БАЛАҢНЫ ЮГАЛТУ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР: «Кыз бала». «Синең анаң

түгелмени?», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам».

ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРНЫ БӘЯН ИТҮЧЕ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Үлем хәле», «Ялгыз агач», «Бәхет яңгыр түгел ул».

ДАСТАН

халык әкиятләре, риваять-легенда сюжетларын

тагын да камилләштереп, ягъни әдәби эшкәртеп язылган тезмә яки чәчмә әсәр

Вакыйгалары реаль, тарихи

җирлеккә нигезләнә; әсәрдә

 халыкның уй-хыялларын,

иң гүзәл сыйфатларын

 гәүдәләндерүче герой

тасвирлана.

ТАРИХИ ДАСТАННАР: «Җик Мәргән», «Идегәй».

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ: «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Бүз егет». АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ДАСТАННАР: «Алыпмәмшәт, «Кара күңел», «Кадыш Мәргән».

БӘЕТ

икешәр тезмәле шигъри

юллардан торган, җәмгыятьтәге һәм кеше язмышындагы фаҗигале вакыйгаларны сурәтләгән, гыйбрәт алырга өйрәтә торган жанр

Фаҗигале хәл яки вакыйга турында һәлак булган кеше

исеменнән сөйләнә. Геройлары — чынбарлык кешеләре.

ТАРИХИ БӘЕТЛӘР: «Сөембикә бәете», «Аксак Тимер», «Рус-япон сугышы бәете», «Казан бәете», «Гражданнар сугышы бәете».

КӨНКҮРЕШ БӘЕТЛӘРЕ: «Кыз сату бәете», «Ачлык бәете», «Сак-Сок бәете», «Буранда адашкан Илһамия бәете».

САТИРИК БӘЕТЛӘР: «Югалган башмак», «Эт бәете», «Чәй», «Бүре килгән киртәгә».



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәренең ҖАВАПЛАРЫ

2019-2020 уку елы. 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 240 минут

Максималь балл – 77

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге иренләшкән сузыклар кулланылган сүзләрнең барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык. (Мәкаль)

        а) һөнәрле;

        ә) булу, булудан;

        б) һөнәрле, булу, булудан;

        в) һөнәрле, булу, гәүһәрле, булудан.

2. Җөмләдәге ябык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ялкауның чикләвек ашыйсы килә дә, кабыгын ватасы бар. (Мәкаль)

а) 6;

        ә) 7;

        б) 8;

        в) 9.

3. Яңа сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) мәдрәсә, почта, өлкә, рәис;

        ә) чабата, хәзрәт, мәчет, намаз;

        б) шопинг, бейджик, магистр, бакалавр;

        в) факс, принтер, супермаркет, ноутбук.

4. Һөнәрчелек сүзләреннән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) урман, агач, үсемлек, һава;

        ә) шприц, грипп, ангина, прививка;

        б) немка, тачка, пахан, физра;

        в) бидрә, кучат, яташ, угурца.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нигезе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Беркөнне болынга район үзәгендәге мәктәптә сигезенчедәме-тугызынчыдамы укучы Давыт килде. (Рафаил Төхфәтуллин)

        а) үз;

        ә) үзәк;

        б) үзәгендә;

        в) үзәгендәге.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән санның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ричард I әмере белән тирә-юньдәге урманнардан йөзләрчә мәче тотылган һәм идән асларына җибәрелгән. (Әнәс Хәсәнов)

а) тәртип;

        ә) бүлем;

        б) чама;

        в) җыю.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бүре, сарык туны кисә дә, бүре булыр. (Мәкаль)

        а) урын-вакыт килеше кушымчасы;

        ә) кисәкчә;

        б) теркәгеч;

        в) бәйлек.

8. Резеда Шәрипова иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан инверсия күренеше чагылыш тапкан җөмләне билгеләгез. (2 балл)

        а) Ниһаять, җиргә аклык иңде.

        ә) Туган авылы искә төште.

        б) Анда да кар явадыр.

        в) Авыл кышын ярата Илсөяр.

 

9. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Акыллы ерып чыга алмаслык эш дөньяда юк. (Мәкаль)

        а) синтетик иярчен аергыч җөмлә;

        ә) аналитик иярчен аергыч җөмлә;

        б) синтетик иярчен күләм җөмлә;

        в) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә.

10. Бирелгән җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Комы беткән саен, сәгатьне әйләндереп куя-куя: “Гомер бигрәк тиз үтә...” – дип көрсенә торган иде. (Ләис Зөлкарнәй)

а) иярченле кушма җөмлә;

        ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        в) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрнең татар телендәге вариантларын языгыз. (10 балл)

гранат – анар                                 спонсор – иганәче

амулет – бөти, хәситә                 астра – кашкарый

хрусталь – бәллүр                         архив – мирасханә

георгин – дәлия                                 персик – шәфталу

расписание – җәдвәл                         попугай – тутый кош

III. Теоретик бирем.

Хәл фигыль турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл)

IV. Гамәли һәм иҗади бирем.

Гөлзадәгә бүген төшендә кояш бүләк иттеләр. Кемдер яп-якты кояшны ике кулына күтәргән дә Гөлзадәгә таба килә: адымнары сак, салмак, әйтерсең кулындагы кыйммәтле байлыгын җиргә төшереп җибәрүдән курка.

  • Тормышның салкыннары, күңел күген каплаучы болытлары була. Җан өшеткеч салкын көннәрдә кулларыңны шушы кояшка сузып җылынып алырсың. Күңел күгеңне болытлар сарганда, үз кояшыңны күккә чөярсең.
  • Мин бу кояшны кайда саклармын соң?
  • Йөрәгеңдә. Аны бары йөрәктә генә сакларга ярый, юкса суына, сүнә. Чөнки ул – яктылыкны, җылылыкны кеше йөрәгеннән алып яши торган кояш.

Әлеге кеше күздән югалгач, Гөлзадә үзенең гаҗәеп бүләген күкрәгенә кысты һәм бөтен тамырлары буйлап кайнарлык узганын сизде. (Фәнис Яруллин)

1. Каплаучы сүзенә фонетик анализ ясагыз. (4 балл)

2. Тормышның салкыннары, күңел күген каплаучы болытлары була. җөмләсендәге стиль хатасын табыгыз. (2 балл)

3. Җылылыкны сүзен мәгънәле кисәкләргә аерыгыз, сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (4 балл) 

4. Кемдер, чөярсең, чөнки сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (9 балл)

5. Кемдер яп-якты кояшны ике кулына күтәргән дә Гөлзадәгә таба килә: адымнары сак, салмак, әйтерсең кулындагы кыйммәтле байлыгын җиргә төшереп җибәрүдән курка. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. (8 балл)

6. Бу кояшны сезгә бүләк итсәләр, нәрсә эшләр идегез? Шуның белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)