Фәнни эшләр

Аглиева Гульназ Фоатовна

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әлмәт муниципаль районы
         Түбән Мактама 2нче урта  гомуми белем бирү мәктәбе

Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе

Фәнни – тикшеренү эше

Тема:

“Халык педагогикасы җәүһәрләре – Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең тәрбия асылы”

Башкарды:Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең

9нчы сыйныф укучысы

Нуруллина Гөлназ  Ленар кызы

Фәнни җитәкчесе: югары  категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Әһлиева Гөлназ Фоат  кызы

2015

Эчтәлек

  1. Кереш....................................................................................................3 бит
  2. Төп өлеш. Р.Фәхреддин хезмәтләре һәм халык педагогикасы......... 4 бит

              Туган тел – тәрбиянең төп хәзинәсе. ...............................................

                   Тәрбиянең башы - гаиләдә. ...................................................................

                   Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел.............................

                   Хезмәт тәрбиясе.....................................

  1. Йомгак....................................................................................................  7 бит
  2. Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................... 8 бит

Кереш

Мин Әлмәт районы Түбән Мактама  2нче урта мәктәбендә белем алам, татар гаиләсендә тәрбияләнәм. Һәр туар  көнне үз ана телемдә сөйләшә башлавым белән мин горурлана алам. Моңа миңа беренче чиратта әти-әниемнең саф татар телендә матур итеп безнең белән сөйләшүе һәм инде әлбәттә, мәктәптә укытыла торган татар теле һәм әдәбияты дәресләре ярдәм итә. Чөнки әдәбият дәресләренең төп максаты – безне татарча мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.            

Фәнни-эзләнү эше итеп Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен сайлавым очраклы гына түгел. Халыкны аң-белемле, тәрбияле итү, үзенең милләте өчен зыялы шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Мин аның халык педагогикасын үстерүдә, аның иҗади мирасын баетудагы ролен әйтеп бетергесез булуын билгеләп үтәсем килә.

Теманың актуальлеге. Бүгенге заман балаларына әхлакый, патриотик, милли тәрбия бирү, эстетик зәвыгын үстерү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Минемчә, бу мәсьәләне чишүдә гаилә һәм андагы үзара мөнәсәбәтләр беренче урында тора.  

Шуңа күрә мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Халык педагогикасы җәүһәрләре – Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең тәрбия асылы” дип билгеләдем.

Хезмәтнең максаты:  Риза   Фәхреддин   иҗатын,  хезмәтләрен   өйрәнү,  чыганакларны барлау һәм халык педагогикасы белән тигез үрелеп баруын исбатлау, бөек мәгърифәтчебез турында эзләнү – тикшеренү эшен  дәвам  итү. 

Өйрәнү объекты һәм предметы: Р.Фәхреддинең “Нәсыйхәт” китабы, халык педагогикасыннан чыганаклар.

Тикшерү методы:  эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Эшемнең фәнни-практик әһәмияте: Бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Р.Фәхреддиннең яшь буынны тәрбияләр өчен кирәк булган әхлак тәрбиясен өйрәнү, аны белү – безнең милләтебезнең зур хәзинәсен ачу ул.

Фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш

Милләтнең бүгенге көндә сакланып калуы, аның халык педагогикасын  кулланып тәрбияне дөрес оештыруында. Галим, халык педагогикасы җәүһәрләренә мөрәҗәгать итеп, үзенең педагогик фикерләрен баетуда алардан бик теләп файдалана, һәм бала тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. “Тәрбиянең асыл чоры картлык түгел, бәлки яшьлек заманыдыр. Яшь вакытта нинди генә рәвештә бөгелгән чыбыкны картайганнан соң бөгү – сындырудыр” [7: 248], – дип яза галим тәрбиянең нигезе балачактан салынуына ишарә ясап.

Баланың беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Безнең әби-бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемнәрен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит-ят сүзләр булуын яратмаган, татарның татар белән саф татарча сөйләшүен таләп иткән. Галим дә яшь тормыш өчен зарур булган бөтен белемне ана телендә бирүне алга куя: “Без хәзер ана телен укырга һәм аны белмәүдә гаҗизләрбез. Әүвәл башлангыч мәктәпләрдә , ана телен белдерүдә камил тырышлыгыбыз зарурдыр. Аны белгәннән соң, башкаларны белергә ансат булыр. Бер-берсенә юл ачар...”

Туган тел дәрьясына нарасый ничек чума ала соң? Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньяның иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе – ана аша, ул җырлаган бишек җырлары аша. Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, туган тел, туган туфрак кебек төшенчәләр белән очраша. Р.Фәхреддин дә тормыш һәм тәрбия мәсьәләләрен уңышлы хәл итүдә игътибар үзәгенә хатын-кызны куеп, ана тәрбиясен иң мөһим чыганаклардан саный. “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр. Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар”, - дип әйтелә “Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә [9: 53].

Гаилә –җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы.  Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Кешеләр арасындагы яхшы, дустанә, татулык мөнәсәбәтләре бала күңеленә кечкенәдән гаиләдә салына. Гаилә тәрбиясен тормышка ашырганда халык түбәндәге алымнарны кулланган: ата-ана, әби-баба үрнәге, балага ышаныч күрсәтү, киңәш бирү һ.б. Нәкъ шул фикерне алга сөреп, Р.Фәхреддин балага дөрес тәрбия бирүнең башы  гаиләдә нигез салынуына кат-кат ишарә итә: “Бала  язу язылмаган ак кәгазь булып, аңа һәртөрле нәрсә язарга вә теләсә нинди бизәк төшерергә була... Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... Яшь вакытлардан башлап,  яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”, – ди [7: 259].

Халык элек-электән кешелек тормышында белемнең зур урын тотканын тирәнтен аңлаган. Укыган, белемле кешеләрне халык хөрмәт иткән, кеше акылын, кеше зирәклеген югары бәяләгән. Ата-ана да балага белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасына таянган. Халык педагогикасы мирасының әһәмияте, кыйммәте ир һәм кыз балалардан бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә. Р.Фәхреддиннең бу мәсьәләгә карашы түбәндәгечә: “...Мөселманнарның уку яшенә җиткән ир вә кыз балалары гомумән гыйлем алу өстендә булырга, укымый торган бер генә бала да калмаска тиешле” [7: 310]. “Гыйлемлек – бетми торган хәзинәдер. Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан , ахыйрәт газабыннан коткаручы нурдыр” [9: 71]., дип яза ул үзенең “Шәкертлек әдәбе” китабында.

Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне хөрмәт итә белүләренә дә нык игътибар бирелә. Өлкәннәр, яшьтән үк зурларны ихтирам итмәгән баланың  үскәч, үзенә дә шундый караш буласын аңлатып торганнар. Ата-ананың вазифасы үз баласын кече яшьтән үк әнә шул кагыйдәләрне үзләштерүенә, аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбәрәт. Р.Фәхреддин “Тәрбияле бала” китабында бу мәсьәләгә менә ничек җавап бирә: “Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүендә булыр. Мәсәлән, тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, шулай ук үзеннән зурларга, бигрәк тә ата-анасына, укытучылары һәм остазларына, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтер.” [8: 169].

“Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”, - дигән халык. Кеше, ата-бабалары, аларның эшләре белән горурланып, аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яшәргә тиеш. Татарларда шәҗәрә төзү, гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау халыкта туганлык-кардәшлек җепләрен ныгыту чарасы итеп каралган. “Ата-анага буйсыну, аларга һәрвакытта хезмәт күрсәтү – олы бер вазыйфадыр... Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз...Вафат булсалар, зиаратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз... Хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә хөрмәт ит! Ни чәчсәң,шуны урырсың!” – дип яза Р.Фәхретдин үзенең “Әһле гыяль” исемле хезмәтендә. [8: 157].

Хезмәт сөю һәм хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү – халык пелагогикасында иң мөһим кануннардан һәм балаларга сабый чактан ук сеңдерелә. Халык тәҗрибәсе балаларда хезмәткә һәм хезмәт кешесенә, аның җимешләренә мәхәббәт хисләре, тырыш хезмәт күнекмәләре, киң һәм күпкырлы алымнар, ысуллар җыелмасын тудырган, аны өлкәннәрнең шәхси һәм иҗтимагый эшчәнлегенең барлык яклары белән тыгыз бәйләнештә караган. Хезмәтне яратсын өчен, Р.Фәхреддин балаларны яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген ассызлыклый. Ул ялкауларның дошманы була. Бу мәсьәләгә карата галимнең фикере түбәндәгечә: “Үз кулыннан килә торган эшне бала үз кулы белән эшли торган булсын. Бала тәрбиясендәге иң беренче кагыйдә шул булырга тиеш. Шушы кагыйдә балаларга катылык ысулы белән түгел, бәлки шәфкать һәм мәрхәмәт юлы белән өйрәтелергә вә канына сеңдерелергә тиеш ” [7:247].

Йомгак

 Кеше гомере буе үзен-үзе тәрбияләргә тиеш. ”Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала. Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым. Өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр” [4:49]. Әйе, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән һәм тикшерелгән мәсьәләләрнең күплегенә, тирәнлегенә һәм җитдилегенә хәйран калырлык.  Милләтебезнең язмышы, аның киләчәге безнең, ягъни яшь буынның кулларында. Шуңа күрә без бөек мәгърифәтче, галим, якташыбызның хезмәтләрен тагын да ныграк өйрәнергә, аның киңәшләрен онытмаска, аларны үз эшләребез, гамәлләребез белән исбатларга тиешбез. Р.Фәхреддин яшәгән чор һәм аның хезмәтләре – безнең тарихыбыз. Без аны онытмаска тиеш!

Әдәбият

  1. Ибраһимов Н., Мадияров Ә., Бикчәнтәев К., Низамиев А. Балаларга үгет-нәсыйхәт/ Казан: “Дом печати”, 2002.
  2. Исмәгыйлова С.Г., Исмәгыйлова Ф.М. Тәрбия хәзинәләре/ Чаллы:

”КАМАЗ” нәшрияты, 1992 .

  1. Кәбиров Ш.  Рухи маягыбыз ул. “Мәгариф”, 2009,  №1.
  2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005.-200б.
  3. Минһаҗев С. Пәйгамбәрләргә тиң булырлык галим. “Җомга”, 1998, 1май.
  4. Фәрхетдинов С. Галимнең какйбер хезмәтләренә тасвирлама. “Әлмәт таңнары”, 1999,  1июнь.
  5. Фәхреддинов Р.Р. “Җәвамигуль-кәлим” шәрехе.- Казан: “Рухият” нәшрияты, 2005.-352б.
  6. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/Ризаэддин Фәхреддин.-Казан: Мәгариф, 2005.-184б.
  7. Шаһиев Р.Ш. Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы.- Казан: РИЦ “Школа”, 2007.-332 б.
  8. Шәймарданов Р.Х., Сибгатуллина Ә.Т., Сибгатуллин Р.Г. Татар халык педагогикасы/ Яр Чаллы, 1997.-135б.



Предварительный просмотр:

Минем шәҗәрәм-минем нәсел тамырым.

Безнең нәсел бик борынгы Мокан карт нәселенә барып тоташа. Мин  - унберенче буын. Мөслим районында урнашкан Салавыз Мухан авылының тарихы да ерак бабам исеме белән бәйле.  Мокан карт  Ык буйларына килеп урнаша. Ул вакытта монда кара урман була. Алар өч гаилә бик тату гына яши башлыйлар. Көнкүрешләре – киек аулау, Ык буйлап сал агызу.  Шуңа күрә авылның исеме –   Салавыз Мухан.  

Мокан карт улларына пәйгамбәрләр исеме бирә. Олы улы Гайсә – минем тугызынчы буын бабам. Бабамның бабасы – Кашафетдин хәзрәт, шушы авылда 1874нче елда туа. Уфа Диния нәзәрәте Указы белән Салавыз-Мухан авылы мәхәлләсенең мулласы булып тора. 1910 нчы елда кыз балаларны укыту өчен  мәктәп оештыра. Шәкертләргә юыну, ашарга пешерү урыннары була. Мәдрәсәгә укырга тирә-күрше авыллардан гына түгел, Сарман, Минзәлә якларыннан да киләләр. Монда дин сабаклары белән беррәттән, арифметика, җәгфәрия, хисап фәннәре, гарәпчә уку-язу дәресләре дә алып барыла. Бабам 1929 нчы елда вафат була.

Революция булгач,  бабайның балалары төрле якларга тарала. Өлкән улы Фатих Оренбургтагы атаклы Хөсәения мәдрәсәсенә укый, аннан Самарада укытучы булып эшли. Аның Төркестан фронты политидарәсенең начальнигы Д.А.Фурманов белән эшләве билгеле.  1922нче елның ахырына кадәр “Яңа Ферганә”, “Азат Бохара” өлкә газеталарында эшли, аннан “Коммунист” журналының редактор урынбасары була. Ләкин аны 1937нче елда “халык дошманы” булуда гаепләп, Магаданга сөргенгә җибәрәләр. 20 елга якын төрмәдә утыра. Сталин үлгәч кенә, аның исеме аклана.

Кашафетдиннең кече улы Мисбах бабайны да Казанда пыяла заводында эшләгәндә, “халык дошманы” дип бер гаепсезгә төрмәгә ябалар. Мисбах бабайга гаебен танып, кул куярга кушалар. Тик ул моны кире кага һәм  анда ике ел утыра, аның исеме аклана. Соңыннан ул өч ел укытучылар әзерли торган институтта укый hәм 42 ел гомерен балалар укыта.  

Ә минем әбием Мәхтүмә – бабайның кече кызы – партияле, алдынгы укытучы Галиев Нурлыгаянга кияүгә чыгу сәбәпле генә, сөргенгә җибәрелми кала. Ләкин мулла кызына өйләнгән өчен Нурлыгаянны партиядән чыгаралар, ә аның гаиләсен бик еракка – Казан артына  эшкә җибәрәләр.

Әбием Мәхтүмә бик динле, укымышлы иде, -дип сөйли әнием. Ләкин  сугыш аның сөеклесен – бабам Нурлыгаянны алып китә. Сугышка китеп берничә ай үтүгә,  хәбәрсез югалды дигән  хат килә. Әби үзенең язган соңгы хатына җавап ала алмый. Ә бит ул хатта минем бабам – улы Фоат туу турында язылган була. Бабам бу хәбәрне белдеме икән, безгә бу билгесез. Сугышта ничектер Нурлыгаян бабай  белән Мисбах бабай очраша hәм алар бер- берсенә сүз бирәләр: “Кем исән-сау кайта, шул ике якның да балаларын тәрбияләргә булыша.” Мисбах бабай исән кала hәм әйткән сүзенә тугрылыклы була. Мәхтүмә әбием энесе Мисбах,  кайнатасы Габдрәхим ярдәме белән өч баласын аякка бастыра, өчесенә дә югары белем бирә.

Төпчек улы Фоат –минем бабам да бу нәселнең күренекле кешесе. Гомере буе ветврач булып эшләгән. Әле хәзер дә бөтен кешегә кирәк кадәр ярдәм итә.

Минем әнием Гөлназ –укытучылар нәселен дәвам итүче буларак – туган телебезне безгә өйрәтүдә бар көчен куя.

Мин үземнең шундый укымышлы, зыялы гаиләдә тууым белән горурланам һәм киләчәктә аның ышанычлы алмашчысы булырмын дип калам.

Аглиев Камил Марсель улы

ТР Әлмәт районы

Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең

 5нче сыйныф укучысы



Предварительный просмотр:

Общероссийский инновационный проект «Моя Россия»

Региональный конкурс научно-исследовательских, методических и творческих работ «Литературный Татарстан»

Фәнни-эзләнү эше

Тема: “Гамил Афзал иҗаты – патриотик тәрбиянең матур үрнәге”

Эшне башкарды: Г.Ф.Аглиева,

Әлмәт районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Түбән Мактама 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2018

Эчтәлек                                                                                                           Бит

I.Кереш .....................................................................................................................3

II.Төп өлеш............................................................................................................4-7                                    

1.  Г.Афзал иҗатында туган җир темасы...........................................................4-5

2. Тел мәсьәләсе Гамил Афзал өчен – ил мәсьәләсе............................................5

3. Милләтнең кыю уллары – батырлык үрнәге.....................................................6

4. Әдипнең иҗатында аналарга мәдхия.............................................................6-7

III. Йомгаклау...........................................................................................................7

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................................8

Кереш.

 Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган халкың, туган телең белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора. Патриотизм турында сөйләгәндә нәрсәне күз алдына тотарга кирәк соң? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә түбәндәгечә бирелә: “патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”. Димәк, патриотик тәрбия – туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу дигән сүз. Соңгы вакытта бу сүзләрне еш ишетергә туры килә һәм ул– көн кадагындагы мәсьәлә. Шул җәһәттән, укучыларга әхлакый, патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләренең әһәмияте гаять көчле булуы бәхәссез. Шуңа күрә дә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә әдәби әсәрләрне куллану отышлы дип уйлыйбыз. Татар әдәбиятында әхлаклылык, патриотизмның матур үрнәге итеп Гамил Афзалның тормышы һәм иҗатын әйтергә мөмкин. Аның иҗаты тирән фәлсәфи, төпле фикерле, киң мәгънәле. Лирикасы җанны иркәли, күңел түрендә төренеп, яшеренеп яткан хисләрне актарып чыгара, көч бирә һәм ... тәрбияли. Шуңа күрә чыгышыбызны “Гамил Афзал иҗаты – патриотик тәрбиянең матур үрнәге” дип атадык. Максатыбыз: укучыларга патриотик тәрбия бирүдә Гамил Афзал иҗатының ролен ачыклау. Максатыбызга  ирешү өчен түбәндәге бурычларны алдык: 

  • Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
  • Дәрестә һәм класстан тыш чараларда Г.Афзал иҗаты белән якыннан танышу.

Өйрәнү объекты һәм предметы – Гамил Афзал шигырьләре.

Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү,эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Фәнни эшнең структурасы: фәнни эш керештән, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш.

Милли әдәбиятыбызны Гамил Афзал иҗатыннан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Бөек шагыйрь даһилар йолдызлыгында үзе бер балкыш, олы вакыйга, вакыт төшенчәсе тәэсир итә алмый торган калку иҗади мирас. Шагыйрьнең каләменнән төшкәч тә, милли хәзинәбезгә әйләнгән үлмәс әсәрләр бүген дә яшь буынга тәрбия чарасы буларак яшәвен дәвам итә. Шагыйрь шигъриятен аңлау, аннан ләззәт алу өчен аның бер шигырен уку да җитә:

Беркайда да оҗмах түгел,

Туган илеңнән китмә син,

Изге җиреңнән китмә.

Шагыйрь туган җирен сагына, юксына. Әйе, һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр бу! Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта.  Авылны сагыну -  Гамил  Афзал шигъриятенең төп каһарманы. Туган ил, туган җир онытылмый, теләкләр сүнми. Син барыбер шул авыл баласы булып каласың. Чөнки тамырлар исән. Туган туфракны онытмаска, язмышның ачы җилләренә каршы барып булса да, кайтып хәлен белергә чакыра шагыйрь “Онытма” шигырендә:

Балтыйк суларында йөзәсеңме,

Сахалинда балык сөзәсеңме,

Чиләбедә чуен коясыңмы –

Хәтта бозлы салкын котыпта

Туган якларыңны онытма!

Димәк, патриотик тәрбиянең бер өлеше булган – туган җиргә мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләү Г.Афзал иҗатының буеннан-буена озын җеп булып сузылган.

Авыл – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул -  милли моңнарыбыз чишмәсе. Гамил Афзал да – авыл баласы, табигать баласы. Туган якның табигатен һәркем ярата. Ләкин үз яратуын бүтәннәргә күчәрлек итеп ярату, аның гүзәллеген, сафлыгын кешеләр күңеленә күчерә алырлык дәрәҗәдә җырлый алу – һәркемгә дә бирелмәгән. Шагыйрь табигатьне үтә нечкә тоеп, халыкчан итеп тасвирлап кына калмый, аны кешеләр күңеленә якынайта, кешенең үзен табигатькә күзгә күренмәс җепләр белән бәйли.

Айлы төндә бәсле урман юлы,

Бер карасаң хәйран калырлык.

Гүя монда сихри әкият тулы,

Җем-җем итеп торган матурлык, - дип яза әдип “Кышкы урман” шигырендә үзен әкият патшалыгында йөргән кебек хис итеп. Чынлап та, ул – табигатьнең үзе, табигать иркәсе. Шулай итеп, Гамил Афзал безне чолгап алган табигатьнең матурлыгын күрергә, Җир-анага игелек күрсәтергә,  аны сакларга өнди.

Туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара – туган тел. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел мәсьәләсе Гамил Афзал өчен – ил мәсьәләсе.  Кайларда гына йөрсәң дә, ана теленнән дә матур, ана теленнән дә якын телнең булмавын, аның һәрвакыт күңел түрендә яшәвен ассызлыклый әдип “Ана теле” шигырендә:

Үсеп җиттем күбрәк укып, әзрәк уйнап.

Үсеп җиткәч дөнья гиздем иңләп-буйлап;

Бүтән телләр алга әйдәп йөрде мине,

Ә күңелдә сайрап торды ана теле.

Баланың аңы үсүе, белеме артуы, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле әлбәттә.

“Үз-үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала,” – дип яза борынгы грек философы Плутарх. Туган җиренең иминлеге өчен көрәшкә күтәрелгән героик ул һәм кызларын гәүдәләндереп Гамил Афзал күп санлы әсәрләр иҗат иткән. Халкыбызның үлмәс шагыйре Кол Галинең даһилыгын, аның мәхәббәтне тасвирлап язган “Кыйссаи Йосыф”ының тарихын ул түбәндәге юллар аша укучысына җиткерә:

Хан сарае каршысында яна учак,

Чыртлап яна коры каен, коры усак;

Көлең күккә очсын, шайтан сабагы, дип,

“Кыйссаи Йосыф”ны ташлыйлар кочак-кочак.

Халкы өчен, аның мәгърифәте өчен гомерен дә кызганмаган бөек шагыйрьнең үлемсезлеген “ханнар киткән, дәүләт беткән, КИТАП калган” юллары тагын бер кат раслый.

Хәзерге шартларда укучыларда  гражданлык бурычы үтәү, кирәк булганда Ватанны сакларга әзер тору хисе тәрбияләү бик мөһим. Үз язмышын ил язмышы, туган туфрак дымы, халык язмышы белән бәйләп карау, милләт өчен үзеңне корбан итәргә әзерлек, күмәк көч белән халкың мәнфәгатьләре өчен көрәшкә өндәү – халкыбызның чын мәгънәсендәге гыйбрәтле рухи хәзинәләре. “Салават батыр” шигырендәге милләтебезнең тагын бер кыю, курку белмәс батыр улы – Салават Юлаев туган җиренең азатлыгы өчен көрәшүче батыр булып гәүдәләнә:

Карурманнар тын торуны белми,

Елгаларның очы күренми;

Батырлырның каны җиргә сеңми,

 Кыюларның рухы сүрелми.

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллар, кызлар итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Шигырьдәге образга керү, геройлар белән бергә дөреслекне табу – үз халкың белән горурлану, аның бөек шәхесләренә соклану, аларга охшарга тырышу һәм шуңа өстәп батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек уңай сыйфатларны тәрбияли.

Халыкта Ватан төшенчәсе Ана белән тиңләнә. Ананың күңел җылысын, аның йөрәк  тибешен тою – баланы тышкы дөнья белән бәйләүче беренче карлыгачлар. Аналарга шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның бөеклегенә дан җырлау – Гамил Афзал иҗатында зур урын алган. Сугышта югалган улларын көтеп тәрәз төбендә утыручы ана... Инде 17 көз гөлләр коела. Инде 17 язда келәт түбәсеннән ай чыга... Ә ананың өмете сүрелми, ул әле һаман да көтә:

Яз кайтмаса, көзен кайтырлар,

Кайтмый калмас андый батырлар!

Ана көтә тәрәз каршында.

Чыннан да, аналарның сабырлыгына, соңгы сулышына кадәр баласын яратуына, өметен өзмичә зарыгып көтүенә таң калырлык! Әдип моны искиткеч көчле итеп әйтеп биргән. Эзләнү эше темасына тагын да дәвам итеп булыр иде. Чөнки авторның һәрбер шигырен без  патриотик тәрбия үрнәге мисалында күрсәтә алабыз. Рухи яктан сәламәт буын тәрбияләү - шагыйрьнең иң зур теләге, иҗатының максаты.

Йомгаклау.

Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка ирештек дип саныйбыз. Керештә теманың актаульлеге дәлилләнде. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә Гамил Афзал иҗатының роле чыннан да, гаять зур. Чөнки нәкъ менә шагыйрьләр иң дөрес, иң кирәкле сүзне үз халкы исеменнән, аның намусы һәм җан авазы булып сөйлиләр. Әдип тә милләтенең бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыра һәм алдагы буыннарның үз халкының патриотлары булып үсүләрен тели. Бу урында күренекле татар язучысы Г.Әпсәләмов сүзләрен искә төшерү артык булмас: “Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү” Без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Үз милләтебезнең чын кешесен  тәрбияләүдә татар әдәбиятының матур үрнәге булган Гамил Афзал иҗатын өйрәнү яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә  зур әһәмияткә ия булуын онытмыйк.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Афзал Г. Сайланма әсәрләр. Лирик һәм юмористик-сатирик шигырләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. – 398б.

2. Афзал Г. Рәхмәт!: лирика, юмор, сатира. – Казан: Рухият, 2009. – 288б.

3. Әхсәнов И. Иман ныклыгы. //Әлмәт  таңнары –2001. – 22 апрель.

4. Әхсәнов И. Халык шагыйре – хаклык шагыйре. //Әлмәт  таңнары –1996. –23 май.

5. Вәлиуллин Р. Иман булып калды дөреслек. //Әлмәт  таңнары– 2004. –

21 август.

6. Рәхимова Б. Әүлиянең гомер кичүләре.// Мәдәни җомга– 2001. –

16 ноябрь.

        7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, II том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 726 б.

8. Хәлим А. Яратам, нихәл итим?.. //Мәдәни җомга– 2000. –18 февраль.

9. Хәлим А. Яратам, нихәл итим?..// Мәдәни җомга– 2000. –25 февраль.


Предварительный просмотр: