"Яшь талантлар" иҗат түгәрәге

Аглиева Гульназ Фоатовна

"Яшь талантлар" иҗат түгәрәгенең эш планы, ирешелгән уңышлар, иҗади очрашулар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбе

«Килешенде»  

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

________/Петров И.А../

Протокол № _______

“     “ _________ 2018 ел    

                 

«Расланды»                                                                          

Мәктәп директоры

________/Закирова М.Г../

Приказ № _______

“     “ _________ 2018 ел                          

“Яшь талантлар”

өстәмә белем бирү буенча

эш программасы

 Җитәкчеcе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы

2018 нче ел

Аңлатма язуы

“Яшь талантлар” түгәрәге атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

Барлыгы елга- 70 сәгать.

Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре, милли традицияләре, шул төбәккә генә хас һөнәре, тарихы бар. Һәр нәрсә кечкенәдән зурга таба үсеш ала. Уку программасының кайсы гына бүлеген алсаң да, бу мәсьәләгә кагылмыйча үтеп китеп булмый.

Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин. Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында  укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.

Укучылар эпитет, гипербола, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр булырга, аларны таный белергә, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр. Бу сурәтләү чаралары белән таныштырганда райондаш язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән файдалану аеруча отышлы. Милли-төбәк компонентларыннан урынлы файдалану балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.

Түгәрәктә сәләтле балалар белән күмәкләп тә, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә әдәбият сөюче балалар бик күп. Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем. Әлеге программа менә шушыларны күздә тотып төзелде.

“Яшь талантлар” әдәби  түгәрәге берләшмәсенә 14 -17 яшьлек укучылар тупланды. Дәресләр атнага 2 сәгать үткәрелә.

Максат:

Шәхес формалаштыруга юнәлтелгән технология аша укучыларда әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп, иҗади үсешләрен булдыру;

Балаларны, үз мөмкинлекләрен оста һәм урынлы файдалана белергә өйрәтү, тормышта югалмыйча мөстәкыйль яшәүче шәхес тәрбияләү;

Бурычлар:

1.  Үз фикерен ана телендә сөйләшә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.

2.  Белем һәм тәрбия бирүгә коммплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4. Укучыда милли рух, үз халкының сәнгатенә, тарихына, мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

5. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

6.  Сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту.

7. Әдәби сөйләм кагыйдәләренә төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне  матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү.

Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:

– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

– сәнгатьнең төрле төрләре (театр, концерт, әдәби кичәләр)экскурсияләр, төрле күргәзмәләр, укучыларның иҗади эшләрен оештыру һәм уздыру;

– мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу;

–мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

–сәнгать әһелләре белән таныштыру;

- балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү;

- балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү;

- балаларның милли телен баету;

    - сәләтле балаларны ачыклау.

Көтелгән нәтиҗә:

- сәхнәдә үзеңне иркен тоту, фикереңне дөрес формалаштыра белү;

- татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге буенча аера белү;

-  шәһәр тарихын, аның күренекле шәхесләрен ачыклау, алар турында мәгълүмат туплауга этәргеч ясау;

- әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү теләге тудыру;

- укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.

 Программа  белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм  һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда профильне сайларга ярдәм итә.

Уку елы ахырында укучылар белергә тиеш :

  • мәдәниятны аңлый белүче, иҗади талантлы, әхлак сыйфатларына ия кеше булу;
  • актуаль темага мәкалә язарга;
  • якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә,
  • шигъри рифмалар уйлап табарга;
  • язылган материалны редакцияләргә;
  • газетаны компьютерда җыя белергә.

Коллектив турында кыскача белешмә.

  • группаның составы: даими
  • балаларны туплауның үзенчәлекләре: ирекле
  • занятие төре: группа белән
  • укыту вакыты: 1ел
  • укучыларның саны: 15
  • укучыларның яше: 14-17 яшь
  • атналык сәгатьләр саны: 2 сәг.

         -    занятиеләрне үткәрү урыны: татар теле кабинеты

Укучылар исемлеге

Ф. И.

класс

Мустафина Адилә

8 б

Галиева Диләрә

8 б

Каримова Алия

8 б

 Шайхетдинова Айназ

8 б

Галипов Динар

10 ФЭ

Гарипова Гүзәл

10 ФЭ

Иванова Адилә

10 ФЭ

Зарипова Ләйсән

10 ФЭ

Махмутова Азалия

10 ФЭ

Суербаева Илвина

10 ФЭ

Шамсутдинова Азалия

10 ФЭ

Шамсутдинова Рәзилә

10 ФЭ

Ахметшина Альмира

11 ФМ

Каримова Эльвина

11 ФМ

Хабирзянова Ралина

11 ФМ

Календарь – тематик план

                     Тема

                Эш төре

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

план

факт

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру.

Инструктаж үткәрү. Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру.

1 сәгать

5.09

Татар халык авыз иҗаты төрләре.

 Мәкальләр һәм әйтемнәрне барлау, өйрәнү

1 сәгать

7.09

Газетаның макетын төзү.

Газетаның макетын төзү, рубрикаларны урнаштыру

1 сәгать

12.09

Газетаның 1нче санын бастыру

Газетаны әзерләп бетерү

1 сәгать

14.09

Кем ул хәбәрче?

Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Журналист һөнәренинди һөнәр ул? Журналист нинди сыйфатларны туплаган булырга тиеш?

1 сәгать

19.09

Чишмә башын эзли китсәң…

Бүгенге матбугатның чишмә башы кая барып тоташа? Газета- журналлар кайчан барлыкка килгәннәр?

1 сәгать

21.09

Минем яраткан газетам.

Газеталарга күзәтүләр.

1 сәгать

26.09

«Тема тапсам язар идем»

Көн саен очрап торган гадәти күренешләрдән кызыклы фактларны ничек сайлап алырга.

1 сәгать

28.09

Газета ничек ясала?

Редактор, җаваплы сәркатип нинди эш башкара? Хәзерге вакытта газета ничек басыла?

1 сәгать

3.10

5 октябрь - Укытучылар көне.

 Яраткан укытучыларны зурлап шигырьләр, мәкаләләр иҗат итү.

1 сәгать

5.10

Олимпиадаларга әзерләнү. Фонетика.

Фонетика буенча белемнәрне тигезләү.

1 сәгать

10.10

Олимпиадаларга әзерләнү. Морфология.

Морфологияне кабатлау. Кызыклы күнегүләр.

1 сәгать

12.10

Олимпиадаларга әзерләнү. Синтаксис.

Синтаксис буенча белемнәрне тигезләү.

1 сәгать

17.10

Олимпиадаларга әзерләнү. Лексикология.

Лексикологияне  кабатлау. Кызыклы күнегүләр.

19.10

Вакытлы матбугатка күзәтү.  

Төрле газета - журналлардагы әкиятләрдән гипербола, метафора, метонимия, сынландыруларны  табу.

1 сәгать

24.10

Әлмәт язучылары белән  танышу.

Клара Булатова шигырьләрен уку

1 сәгать

26.10

Мәкалә язу серләре

Хәбәрче өчен иң кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, белемлелек, төгәллек, өлгерлек.

1 сәгать

7.11

Вакытлы матбугатка күзәтү.

Мәкалә – рәхмәт.

Вакытлы матбугатка күзәтү.”Әлмәт таңнары” газетасы.

1 сәгать

9.11

 Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Эпитет

Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Эпитет.

1 сәгать

14.11

Әлмәт ягы язучылары әсәрләрендә эпитетлар

Әлмәт ягы язучылары әсәрләрендә эпитетларны табу

1 сәгать

16.11

Якташ язучылар иҗаты. Бистә китапханәсендә кунакта.

Дәрес-кичә. Язучылар турында өстәмә мәгълүмат.

1 сәгать

21.11

Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары.

гипербола һәм литота.

Төрле газета - журналлардагы әкиятләрдән гипербола һәм литотаны табу

1 сәгать

23.11

Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Метафора, метонимия, сынландыру

Әсәрләрдән метафора, метонимия, сынландыруларны табу

1 сәгать

28.11

Татар әдәбияты буенча олимпиадага әзерләнү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Жанр төрләре.

1 сәгать

30.11

Якташ язучыларыбызның юбилейлары.

Юбиляр язучыларның иҗатына күзәтү ясау. Язучылар турында өстәмә мәгълүмат туплау.

1 сәгать

5.12

Татар шигырь төзелеше

Татар шигырь төзелешен өйрәнү.

1 сәгать

7.12

Шигырь - ритмлы сөйләм.

   Шигырь төшенчәсенә билгеләмә бирү, аның эпик жанрлардан аермасын ачыклау, күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү.

1 сәгать

12.12

Рифмалауга күнегүләр

Рифмалауга күнегүләр бәйгесе.

1 сәгать

14.12

Хәбәр язарга өйрәнәбез.

Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу

1 сәгать

17.12

Исеме дә матур, җисеме дә

Иҗат җимешенә нинди исем куярга? Газета текстын оештырганда башлам өлешенә ничек игътибар итәргә? Язманы ни рәвешле урнаштырырга? Һәр язманы укучыга ничек яңалык алып килерлек, мавыктырырлык итеп ничек оештырып була?

1 сәгать

19.12

Репортаж-күзәтче жанр.

Репортаж сүзе нинди мәгънәне аңлата. Бу форма кайчан кулланыла?

1 сәгать

24.12

Яңа ел бәйрәменнән репортаж язу.

Репортаж язу серләре.

1 сәгать

26.12

Газетаның макетын төзү.

Газетаның макетын төзү, рубрикаларны урнаштыру

1 сәгать

9.01

Газетаның 2 санын бастыру

1 сәгать

11.01

Күренекле әдип,мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре

Насыйхәтләрен уку, фикер алышу.

1 сәгать

16.01

Күренекле әдип,мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре

Җанлы әңгәмә оештыру. Презентация ясау.

1 сәгать

18.01

Туган якның ачык китабы. (Бистә китапханәсенә экскурсия)

Дәрес-экскурсия

1 сәгать

23.01

Лирик шигырь һәм чәчмә форма

Лирик шигырь һәм чәчмә форма.

1 сәгать

25.01

Мәсәл жанры.

Мәсәлләр уку, фикер алышу

1 сәгать

30.01

Республика олимпиадасына әзерлек

Тел белеме бүлекләренә күзәтү ясау

1 сәгать

1.02

Республика олимпиадасына әзерлек

Әдәбият белеме буенча белемнәрне тигезләү

1 сәгать

6.02

М.Җәлилне искә алу көне, әсәрләре белән танышу

Шигырь  бәйгесенә әзерлек.

1 сәгать

8.02

М.Җәлилгә багышлап язылган шигырьләр уку

Шигырь  бәйгесе

1 сәгать

13.02

Герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган кичә.

Әдәби кичә оештыру. Презентация ясау.

1 сәгать

15.02

Иншалар конкурсы “И минем җандай кадерлем, и җылы, тере телем”.

Туган тел көненә багышлап иншалар язу

1 сәгать

20.02

Туган тел көнен үткәрү.

Туган тел көнен үткәрүгә әзерләнү һәм үткәрү.

1 сәгать

22.02

Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Тизәйткечләр.

Табышмаклар уку, фикер алышу. Тизәйткечләр әйтешү.

1 сәгать

27.02

Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр.

 Әкиятләр уку, фикер алышу

1 сәгать

1.03

Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр

Бәетләр уку, фикер алышу

1 сәгать

6.03

Газета-журналларда басылган шигырьләр,мәкаләләрне күзәтү.

Газета-журналларга күзәтү.

1 сәгать

8.03

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре

Укучыларны әдәби сөйләм стильләре белән таныштыру.Публицистика стиле турында киңрәк мәгълүмат бирү.

1 сәгать

13.03

Яз темасы әдәбиятта

Якташ язучылар иҗатына күзәтү

1 сәгать

15.03

“Карга боткасы”

Бәйрәмдә катнашу

1 сәгать

20.03

Аралашу - үзе сәнгать

Аралашу осталыгына өйрәнү яшь хәбәрчегә аеруча мөһим. Аның кагыйдәләре.

1 сәгать

22.03

Очерк жанры.

Очерклар уку . Очерк язу күнегүләре.

1 сәгать

3.04

Әдәбиятта Һәм сәнгатьтә ел фасыллары

Әдәбиятта Һәм сәнгатьтә ел фасыллары

1 сәгать

5.04

ТР Милли китапханәсенә экскурсия (читтән торып яки үзенә барып)

Әңгәмә, сайтка кереп карау

1 сәгать

10.04

Халыкара олимпиадага әзерләнү,

Халыкара олимпиадага әзерләнү,

1 сәгать

12.04

Сәхнә серләренә өйрәнү

Видеоязмалар карау

1 сәгать

17.04

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына- 133ел

Әдипнең иҗатына күзәтү ясау

1 сәгать

19.04

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына- 133ел

Презентация ясау.

1 сәгать

24.04

Без – Тукай оныклары. Шигърият бәйрәмендә катнашу.

Әлмәттә шигырь бәйрәмендә катнашу

1 сәгать

26.04

Газетаның макетын төзү.

Газетаның макетын төзү, рубрикаларны урнаштыру

1 сәгать

1.05

Газетаның 3 санын бастыру

Газетаны әзерләп бетерү

1 сәгать

3.05

Бөек Җиңүгә-74 ел.

Иншалар конкурсы.

1 сәгать

8.05

Алар даны мәңгелек

Шигырь бәйгесе

1 сәгать

10.05

Мактама төбәк музее.

Дәрес-экскурсия

1 сәгать

15.05

 Әлмәткә багышлап язылган әсәрләр авторлары.

Үз төбәгебезнең шәхесләре

нең язмалары белән танышу

1 сәгать

17.05

Һәр укучының хыялында йөрткән газета макеты төзүе

Һәр укучының хыялында йөрткән газета макеты төзүе

1 сәгать

22.05

Еллык эшкә йомгак ясау.

Нәтиҗәләр чыгару. Аеруча актив укучыларны билгеләү, аларны бүләкләү.

1 сәгать

24.05

Файдаланылган әдәбият

  1. Балачак әдипләре// Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2009;
  2. С. Вагыйзов С.Г. //Кызыклы грамматика// Казан, ”Мәгариф” нәшрияты,2002;
  3. Денмөхәммәтова Э.Н., Вәлиева М.Н., Тарханова Г.И. “Җыйнакландырылган изложение һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга.- Казан: Гыйлем, 2014.-56 бит;
  4. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф, 2001.-128 б;
  5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты.Теория. Тарих. // Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2004;