Әдәбият дәресләренә

Аглиева Гульназ Фоатовна

Татар әдәбияты дәресләренә методик ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Н.Исәнбәт “Туган ил” шигыре.20.24 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Роберт Әхмәтҗанов” Солдатлар “ шигыре.19.67 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема:Татар халык әкияте. “Өч каләм” (сыйныфтан тыш уку).17.32 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.16.44 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Кеше кайчан бәхетле була?21.15 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы “ хикәясе.19.47 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Ф. Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте18.66 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Рафаэль Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясе (сыйныфтан тыш уку).16.68 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Андрей Платоновның “Ягъфәр бабай” хикәясе.20.25 КБ
Файл 5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль эш14.7 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шишкин наратлары.24.9 КБ
Файл 5 нче сыйныфта әдәбият Тема: Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе28.54 КБ
Файл 6 нчы сыйныфта әдәбият Тема: Ш.Маннур "Чәчәкләр һәм снарядлар"27.84 КБ
Файл 4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе Тема: Г.Тукай "Ай һәм Кояш"20.34 КБ
Microsoft Office document icon әдәбият теориясе269 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Н. Исәнбәт “Туган ил” шигыре.

Максат һәм бурычлар

Н. Исәнбәтнең “Туган тел” шигырен укып анализлау.

1. Н. Исәнбәтнең  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү..

3. Әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күрсәтү..

4. Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияли алу.

М: әдәби әсәр авторы турында  төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; әдәбиятне музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; картиналар буенча үз фикереңне белдерә белү; монологик һәм диалогик сөйләм үстерә белү.

П: Н. Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Туган ил” шигыре белән танышу; дәреслектә бирелгән картиналар белән танышу.

Дәрес тибы

рефлексия дәресе

Җиһазлау

Н. Исәнбәт портреты. Туган як турында картиналар.

Төп төшенчәләр

Туган як төшенчәсе

Предметара бәйләнеш

Музыка, сынлы сәнгать.

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укучылар өчен: үз фикерләрен тулы, матур итеп җиткерә һәм дәлилли  белүләре.

Мөнәвәрә Аитованың туган телгә багышланган шигырен уку.

Тыңлау һәм фикерләр әйтү.

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү осталыгы.

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Укучылар эшенә үз бәясен белдерү.

“Туган ягым табигате” темасына презентацияләр үткәрү. Төркемнәр эшенә бәя бирү.

Иптәшләрен тыңлый, бәяли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Бер үк теманы әдәбият, сынлы сәнгать һәм музыкаль әсәрләрдә чагылдыру.

Авырлыктан чыгу юллары.

Картина, җырлар тәкъдим итү

Яңа материалны аңлату.

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганаклардан мәгълүмат туплау.

Н. Исәнбәт турында сөйләшү. Шигырьне укып күрсәтү.

Төркемнәрдә эш. Исәнбәт укыган мәдрәсә исемнәрен һәм елларын язарга. Автор иҗат иткән әсәрләр исемлеген, Исәнбәтнең галим буларак эшчәнлеген язарга.

“Туган ил ”шигырен уку, эчтәлеге буенча әңгәмә.

Әдәби әсәр авторы турында төрле чыганаклардан мәгълүмат туплау.

Материалны беренчел ныгыту.

“Туган ил” шигыренә язылган халык җырын тыңлау. (Авторы онытылып, халык җыры буларак әйләнешкә керүенә басым ясалу)

Шагыйрьнең туган илен, туган җирен, туган авылын яратуы кайсы строфаларда күрсәтелгәнен ачыклау.

Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү.

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

Төрле  уку формаларын куллана белүләрен камилләштерү..

Соңгы строфаларга игътибарларын юнәлтү.

М. Аитова шигырен Н. Исәнбәтнең “Туган ил” шигыре белән чагыштыру, соңгы строфаларны басым ясап уку.

Төрле уку формаларын куллану.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү.

Укучы өчен максат:

үз позицияңне билгеләү.

Дәреслектә бирелгән картиналарның кайсы шигырь эчтәлеге белән туры килүен ачык

лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин)

Бу картинаны кем язган? Ул ничек атала? темасына рәсемнәр буенча сөйләшү.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

Туган ил, туган як темасына әдәби әсәрләр тупларга. Шигырне сәнгатьле укырга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.

Мөнәвәрә Аитова

Туган тел

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың.

Белмәсәң ана телен.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Роберт Әхмәтҗанов” Солдатлар “ шигыре.

Максат һәм бурычлар

Р.Әхмәтҗановның тормыш юлы ,иҗаты турында мәгълүмат бирү.

1.Шагыйрьнең”Солдатлар “шигырен укып анализлау.

2.Шигырьдә тасвирланган балалар турында күзаллау булдыру.

3.Укучыларның хыялларын үстерү,сәнгатьле уку өстендә эшләү.

4.Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.”Мәңге яшь” булып калган солдатларга хөрмәт,алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Солдатлар белән горурлану; солдат тормышының авырлыкла-

рын аңлау

М: Иптәшләреңнең эшенә бәя бирә белү; әдәбиятны география предметы белән бәйләп, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыра белү; әдәбиятны музыка белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтенә төшенә белү

П: Роберт Әхмәтҗановның тормышы һәм иҗаты турында белешмә алу, “Солдатлар” шигырен укып анализлау

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу

Җиһазлау

Р.Әхмәтҗанов портреты,солдат hәйкәлләре.

Төп төшенчәләр

Сугыш төшенчәсе

Предметара бәйләнеш

География, музыка, тарих

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.

“Туган телем”шигырен уку.

“Туган телсез гомеремнең бушка үтмәсен бер көне дә”фразасының мәгънәсен аңлату.Укытучыны иптәшләрен сәламләү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү.

Актуализация.

Өй эшен тикшереп бәяләү.

“Рәшит-чын ир- егет” темасына төзелгән хикәяләрне уку,бәяләү.

Иптәшләре эшенә бәя бирү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Ни өчен шигырьдә “балалар” дип сөйләнгәнен аңлап бетерә алмый.

Авырлыктан чыгу юллары.

Герой балалар,япь-яшь солдатларның сугышта катнашуы турында әңгәмә.

Яңа материалны аңлату.

Солдат hәйкәлләре турында презентация.Р.Әхмәт-җановның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләү.

Солдат тормышы турында сөйләшү.Бөек Ватан сугышы каhарманнары-солдатлар,партизаннар.Шигырьне сәнгатьле уку.

Төрле чыганаклардан файдаланып,кирәкле мәгълүматны табу.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Текст ахырында бирелгән сорауларга җавап.Идел ,Дунай елгалары турында искә төшерү.

Әдәбиятны география предметы белән бәйләп,дөнья ,кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Мөстәкыйль эш.

Мәңгелек ут рәсемнәрен күрсәтү.

Мәңгелек ут hәм шигырь арасындагы бәйлелекне ачыклау.

Төрле фикерләрне исәпкә алу hәм үз позицияңне нигезләү.

Кабатлау,ныгыту.

Ф.Әхмәдиев язган җырны тыңлау.

Җырны тыңлау.

Әдәбиятны музыка белән бәйләү.

Рефлексия.

Дәрескә йомгак.

Дәрестә катнашуга үзбәя.Шигырьне сәнгатьле укырга. «Мәңге яшь калган солдатлар”,сугышта hәлак булганнар турында презентация ясарга.

Укытучы белән бергәләп,үз эшен,иптәшләренең җавапларын бәяләү.



Предварительный просмотр:

                                                              Татар әдәбияты

                                                                 Сыйныф: 5  (татар төркеме)  

Дәрес темасы: Татар халык әкияте. “Өч каләм” (сыйныфтан тыш уку).

Максат һәм бурычлар. Укучыларның әдәбият белән кызыксынуларын үстерү, мөстәкыйль белем алу күнекмәләре тәрбияләү.

1. “Өч каләм” әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Анализлый, кирәкле мәгълүматны эзләп таба белергә өйрәтү.

2.Сүзлек өстендә эшли белү күнекмәләрен ныгыту.

3. Әдәби геройның тапкырлыгын исбат итә белүләренә ирешү: Дию белән, кыз белән сөйләшүеннән чыгып, егеткә характеристика бирә белергә өйрәтү.

4. Җавап биргәндә, тексттан файдалана белү, үз фикереңне әйтү, йөгерек уку кебек күнекмәләр булдыру.

5. Укучыларда мөстәкыйльлелек, үз көчләренә ышаныч тәрбияләү.

Дәрес тибы. Дәрес практикум.

Җиһазлау. Әкияткә иллюстрацияләр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация (1-2 минут)

Сәламләү.

Х. Туфанның“Туган тел” шигырен уку

Укытучыны сәламләү

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү

Актуализация (5-6 минут)

Укучыларның өйгә бирелгән эшләрне ничек үтәүләрен тыңлау, бәяләү.

Өйгә бирелгән эшне күрсәтү. “Өч каләм” әкиятен чылбыр тәртибендә уку. Әсәрнең сюжетын ачыклау.

Композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклау.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша? (2-3 мин)

Әкиятне тулысынча укый алмаска, эчтәлеге аңлашылып җитмәскә мөмкин.

Авырлыктан чыгу (5-6 мин)

Эчтәлекне ачыкларлык сораулар системасы.

Яңа материал аңлату.(7-8 мин)

Әкиятне аерым өлешләргә бүлеп укыту.  

Әкиятне өлешләп уку.

Сорауларга җавап бирү. Әкиятнең төрен билгеләү. “Герой нинди кеше?” соравына җавап. “Егет су төбенә ничә мәртәбә чума?” Ни өчен корабтагылар егетне көтми? Су төбендә егет нинди урынга килеп чыга?” сорауларына җавап бирү.

Әдәби әсәрне анализлау.

Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин)

     Физминут

Дию пәриләренең рәсемнәрен күрсәтү.

Рәсемнәрен карау. Дию турында белгәннәрен сөйләү.

Әдәби әсәрне рәсем сәнгате белән чагыштыру.

Мөстәкыйль эш. (4-5 мин)

Әкиятне тәмамларга тәкъдим итү.

“Алтын балдакның сере нәрсәдә була?” соравына җавап эзләү. Әкиятнең ахырын язып бетерү.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. (4-5 мин)

Тылсымлы ярдәмчеләр турында искә төшерү.

Сынаулар һәм аларны үтәү юлларын билгеләү.

Үз эшчәнлеген мөстәкыйль билгеләве.

Рефлексия, өй эше. (2-3 мин)

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз? Галим фикере белән килешәсезме? Сез үзегезнең дәрескә катнашуыгызны ничек билгеләр идегез?

Укучылар фикере. Үзбәя. Дию пәриен тасвирлап сөйләргә.Әкиятнең дәвамын язып бетерергә.

Үз эшен бәяли белүе. Иҗади эш эшли алуы.



Предварительный просмотр:

                                                              Татар әдәбияты

                                                     Сыйныф:5 (татар төркеме)  

Дәрес темасы: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

Максат һәм бурычлар. “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән өзек белән танышу.

1. Әсәрдән өзекләр уку, анализлау.

2. Борынгы сүзләрнең яңгырашы, мәгънәсе белән таныштыру.

3. Әсәрнең эчтәлеген аңлый белүләренә ирешү.

4. Туганнар арасындагы мөнсәбәтнең катлаулылыгын күрсәтү. Дуслык, туганлык, татулык хисләре тәрбияләү.

5. Борынгы әсәрләрне укырга теләк тудыру.

Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату.

Җиһазлау. Кол Гали портреты. “Кыйссаи Йосыф” китабы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация (1-2 минут)

Сөләйманның “Ташъязмалар” шигырен уку

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү

Актуализация (5-6 минут)

Борынгы әдәбият турында өйрәнгәннәр буенча әңгәмә. Кол Гали иҗаты, аның әсәре турында искә төшерү. Автор язган вариантта әсәрдән өзек укырга тәкъдим итү.

Әңгәмәгә катнашу, бер-берләренә сораулар бирү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Үзбәя.

Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша? (2-3 мин)

Борынгы, мәгънәләре аңлашылмый торган сүзләрнең күп кулланылуы.

Авырлыктан чыгу (5-6 мин)

Сүзлек өстендә эш. Әсәрдән өзекне актёр укуында тыңлату.

Сүзләрне дәфтәргә язу.Әсәрне тыңлау.

Әдәби әсәрне ишетеп кабул итү.

Яңа материал аңлату.(7-8 мин)

Дәреслектәге өзекне укырга тәкъдим итү.

Өзекне уку. Һәр укучының укуы.

Укуның төрле формаларын куллану.

Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин)

Сораулар биү.

Сорауларга җавап бирү, үзбәя.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен нигезләү.

Мөстәкыйль эш. (4-5 мин)

Җавапларны тулыландыру.

Йосыф турында сүзле картина  төзү.

Бирелгән тмага иҗади эш башкару.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укучыларның мөстәкыйль эшләре белән контрольлек итү.

Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Йосыф һәм Мәлик төшләре турында сөйләшү.

Әдәп-әхлак нормаларын формалаштыру.

Рефлексия, өй эше.

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз? Үзегезнең һәм пратадашыгызның дәрескә катнашуына бәя бирегез.

Әсәрнең бер бүлеген сәнгатьле укырга өйрәнергә.

“Кыйссаи Йосыф” әсәре буенча викторинага сораулар әзерләргә.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Кеше кайчан бәхетле була?

Максат һәм бурычлар

Р. Вәлиеваның “Бәхет”, Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен уку.

1. Шагыйрьләрнең бәхет төшенчәсен ничек сурәтләүләрен күзәтү.

2. Ике шигырьне чагыштырып уку.

3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

4. Бәхетле булуның үзеңнән торуын төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Бәхетле булуның үзеңнән торуын аңлау. 

М: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыра белү; әсәрләрне чагыштырып, анализ ясый белү.

П: Р. Вәлиеваның “Бәхет”, Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен өйрәнү.

Дәрес тибы

Рефлексия дәресе (кабатлау-йомгаклау)

Җиһазлау

Р. Вәлиева, Ф. Яруллин портретлары

Төп төшенчәләр

Бәхет төшенчәсе

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен: дәрескә игътибар булдыру.

Уңай эмоциональ халәт булдыру. Исәнләшү. “Кәефләр аланында” эшләү.

Укытучыны, иптәшләрне сәламләү.

Әдәп-әхлак нормаларын үзләштерү.

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз хезмәтен бәяли белү.

Эчке һәм тышкы матурлык турында сөйләшү.

Айсылу портретларыннан күргәзмә, иң матур рәсемне билгеләү.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Шагыйрьләрнең бер үк төшенчәгә төрлечә карашын күзалламый.

Авырлыктан чыгу юллары.

Бәхетле булуның һәр кешенең үзеннән торуын аңлату.

Яңа материалны аңлату.

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен булдыру; ике шиг-ң дә темасын билгеләү.

Укучылар өчен максат: дәреснең проблемасын, максатларын формалаштыру.

Шигырьне уку.

Р. Вәлиеваның “Бәхет” шигырен сәнгатьле уку;  Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырен мөстәкыйль  уку. Ике шигырьнең дә темасын билгеләү, чагыштыру.

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру.

Материалны беренчел ныгыту.

Сораулар бирү.

Дәреслекнең 68 нче битендәге сорауларга җавап.

Укылган, тыңланган әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: бәхет төшенчәсен төшендерү, анализ ясау алымнарын бирү .

Укучы өчен максат:

укытучы ярдәме белән ике шигырьне чагыштырып анализлау.

“Бәхет өчен нәрсәләр кирәк?” “Нәрсә ул бәхет?” сорауларына җавапны әсәрләрдән табу. Строфалардагы аралаш рифмаларны язып алу.

Әсәргә анализ ясау.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: тест ярдәмендә, темаларны ничек үзләштерүләрен ачыклау;

Укучы өчен максат:

мөстәкыйль фикер йөртүләрен камилләштерү.

Тест сораулары

Тема буенча тест эшләү.

Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга.

“Туган ягым табигате” темасына презентация әзерләргә.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.

                                                                       

  Тест

1. Кайсы әсәр гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә багышланган?

а) “Солдатлар”.

б) “Зәңгәр күлдә ай коена”

в) “Кар нинди җылы”.

2. Р. Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигырендә күтәрелгән төп тема нинди?

а) Армиягә солдатлар озату.

б) Сугыштан кайтмый калганнарны сагыну.

в) Солдат формасына соклану.

3. Бәхетнең хезмәттә икәнлеген күрсәткән әсәр.

а) “Чыбыркы”

б) “Бәхет кайда була?”

в) “Бөтенесе кирәк”.

4. Ай кемгә ярдәм иткән?

а) Айсылуга

б) Айгөлгә

в) Айнурга

5. Сугыштан соңгы чор әдәбияты темасын үткәндә, кайсы әдипнең ике әсәрен өйрәндегез?

а) Нәби Дәүли.

б) Фәнис Яруллин

в) Резеда Вәлиева.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы “ хикәясе.

Максат һәм бурычлар

“Кар нинди җылы” хикәясен уку hәм эчтәлеген үзләштерү.

1.Әсәр эчтәлеге буенча гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күрсәтү.

2.Бала психологиясенең катлаулылыгын,тирәнлеген ачыклау.

3.Гаилә ныклыгын саклап калуда баланың ролен билгеләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Гаилә ныклыгын саклап калуда баланың ролен аңлау

М: Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү; деликатлылык сыйфатларын булдыра белү; бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү;

П: Н.Дәүлинең “Кар нинди җылы” хикәясен уку һәм анализлау

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Җиһазлау

Дәреслек.

Төп төшенчәләр

Хыянәт, гаилә иминлеге

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле, психология

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.(1-2)

“ Әткәй-шикәр, әнкәй-бал”,”Бердәм өйдә бәрәкәт була” мәкальләре буенча әңгәмә.

Әңгәмәгә катнашу,үз фикерләрен белдерү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү.

Актуализация.

Гаилә бәхете турында сөйләшүгә чакыру.

 Укучы чыгышы(hәркемнең үз фикерен әйтүе,иптәшләрен тыңлавы,килешүе яки килешмәвен белдерүе)

Бәхәсләшү,үз фикерен дәлилләү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Әсәрдәге киеренкелекне бала үзенчә кабул итәргә мөмкин(тулы булмаган гаилә баласы булса)

Авырлыктан чыгу юллары.

Тулы булмаган гаилә-

ләр күп, психологик якын килү сорала.

Яңа материалны аңлату.

Әсәрдән өзекне тыңлату.

Әсәрне дәреслектә дәвам итеп уку.

Укуның төрле формаларыннан файдалану.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Малайларның үз әтиләре турында нәрсә уйлауларын дәреслектән табып уку. Төркемнәрдә эш: Гариф, Илгизне характерлый торган сыйфатлар уйлау.

Төрле фикерләр-

не исәпкә алып эш итә белү. Деликатлылык сыйфатлары.

Мөстәкыйль эш.

Укытучының юнәлеш бирүе.

Кайсы малайның кайгысы зуррак икәнен ачыклау. 5-6нчы сорауларга җавап эзләү. 86 бит.

Төрле фикерләрне исәпкә алу hәм үз позицияңне нигезләү.

Кабатлау, ныгыту.

“Кар ни өчен җылынган?” соравына җавап бирү.

Бәхәсләшү,үз фикерләрен дәлилләү.

Рефлексия.

Дәрескә йомгак

Әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләргә.”Бала күзләре ни сөйли?” дигән темага сөйләшүгә әзерләнергә.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Ф. Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте

Максат һәм бурычлар

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрен уку.

1. Ф. Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

3. Бер-береңә, таныш түгел кешеләргә ярдәм итү теләге уяту.

4. “Автор әкияте” турында төшенчә.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Бер-береңә булышу, файда китерүнең яхшы гамәлләр икәнен аңлау.

М: Төрле мәгълүмат чаралары белән эш итә белү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен ачыклый белү; укытучы белән бергәләп, үзенең һәм иптәшләреңнең җавапларын бәяләү.

П: Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Зәңгәр күлдә ай коена” хикәясе белән танышу; автор әкияте төшенчәсен аңлау.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Җиһазлау

Ф. Яруллин портрыты. Г. Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” китабы. Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” китабы.

Төп төшенчәләр

Автор әкияте

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле, биология

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Үткән темаларны әңгәмә рәвешендә кабатлау.

Укучылар өчен: үз фикерләрен тулы, матур итеп җиткерә һәм дәлилли  белүләре.

“Бала күзләре ни сөйли?” дигән темага сөйләшү үткәрү

Укчыларның үз фикерләре белән уртаклашуы. Бер-берләре белән бәхәсләшүе, үз фикерләрен дәлилләве.

Тема буенча сораулар бирә белү осталыгы.

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз позициясен нигезли белү.

“Матурлык – ул бәхетме?” темасына сөйләшүне дәвам итү.

Сөйләшүгә катнашу

Төрле фикерләрне искә алу һәм үз позициясен нигезләү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Бака ефәгенә уралуның фаҗигагә китерүен аңламаска мөмкин.

Авырлыктан чыгу юллары.

Биология фәненә бәйләп аңлату.

Яңа материалны аңлату.

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: укуның төрле формаларын файдаланып укый белү; бер-береңә, таныш түгел кешеләргә ярдәм итә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” китабын күрсәтү

Дәреслектәге әкиятен уку.

Укуның төрле формаларын файдалану.

Материалны беренчел ныгыту.

“Ай булмаса, нинди фаҗигалар килеп чыгар иде?” соравына җавапны тексттан табып уку.

Укуның төрле формаларын файдалану

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

төрле  мәгълүмат чаралары белән эш итә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Г. Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” китабын тәкъдим итү.

“Ай” дип башланып киткән кыз һәм малай исемнәрен язу. Аларның нинди мәгънә аңлатуларын белү.

Төрле мәгълүмат чаралары белән эш итә белү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: “автор әкияте ” турында төшенчә бирү.

Укучы өчен максат:

әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен үзләштерү.

Халык һәм автор әкияте арасындагы аерманы таптыру

Бу әкиятнең халык әкиятеннән аермасын табу. Әсәрдә сурәтләү чараларын эзләү.

Әдәби әсәр теленең

үзенчәлекләрен ачыклау

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

Дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак. “Сезнең сыйныфта матур кешеләр бармы?” (Дискуссия)

1. Әсәрнең эчтәлеген өйрәнергә.

2. Әкияткә план төзергә.

3. Айсылу портретын ясарга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.



Предварительный просмотр:

                                                              Татар әдәбияты

                                                            Сыйныф: 5 (татар төркеме)  

Дәрес темасы: Рафаэль Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясе (сыйныфтан тыш уку).

Максат һәм бурычлар. Муса Җәлилгә багышланган “Балыкчы Муса” хикәясен уку

1. Мусаның балалык еллары белән танышу.

2. Хикәяне укып анализлау.

3. М. Җәлил турында күбрәк белү теләге уяту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

Җиһазлау. Муса Җәлилнең балалык елларын чагылдырган рәсем һәм хикәяләр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация (1-2 минут)

Сәламләү.

С. Хәкимнең“Тукай дәфтәреннән” шигырен уку

Укытучыны сәламләү.

Шигырь тыңлау, сөйләшү.

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү

Актуализация (5-6 минут)

Сочинениегә анализ, иң яхшы эшләрне билгеләү..

Хаталар өстендә эш..

Мөстәкыйль эшли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша? (2-3 мин)

М. Җәлилнең балалык еллары турында аз белә.

Авырлыктан чыгу (5-6 мин)

Х. Җәлилованың “Абыем турында” дигән китабыннан өзекләр уку.

Яңа материал аңлату.(7-8 мин)

Мусаның мәктәпкә баруы, шигырь язуның беренче тәҗрибәләре турында сөйләү.

“Балыкчы Муса” хикәясен уку, Р. Мостафинның М. Җәлил иҗаты буенча эзләнүләре турында укытучы сөйләве.

Төрле чыганаклардан язучы иҗатын өйрәнү.

Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин)

 Физминут

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә. Балык тоту кирәк-яраклары турында сөйләшү.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

Мөстәкыйль эш. (4-5 мин)

Балыкка баргач, үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. (4-5 мин)

Хикәянең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү.

Укылган әсәр эчтәлеген сөйләү.

Рефлексия, өй эше. (2-3 мин)

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.

Мин дәрестә: барын да аңладым; аңладым әмма барын да түгел; аңламаган сораулар күп калды.

Х. Җәлилованың “Абыем турында” китабын укырга. “Балыкчы Муса” хикәясенә план төзергә, һәм шул план буенча сөйләргә.

Үз эшен бәяли белүе.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Андрей Платоновның “Ягъфәр бабай” хикәясе.

Максат һәм бурычлар

Укучыларны тәрҗемә әсәрләр белән таныштыру.

1.А.Платоновның “Ягъфәр бабай” хикәясенең тәрҗемәсе белән таныштыру.

2.Тәрҗемәче hөнәре турында мәгълүмат бирү.

3.Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт, җимереклекләр, эшләргә кеше юклыктан җыелмаган иген кырлары, өлкәннәр тормышы турында аңлату.

4.Сугыш hәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт, җимереклекләр, эшләргә кеше юклыктан җыелмаган иген кырлары, өлкәннәр

тормышы авырлыкларын аңлау, хөрмәт хисе тәрбияләү.

М: Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышын һәм иҗатын белү; геройларны тасвирлап сөйли белү; диалогик сөйләм төзи белү.

П: А.Платоновның “Ягъфәр бабай” хикәясенең тәрҗемәсе белән танышу

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу

Җиһазлау

Андрей Платонов портреты,сугыш чоры авылы турында рәсемнәр.

Төп төшенчәләр

Сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары төшенчәләре

Предметара бәйләнеш

Рус әдәбияты, кино сәнгате

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.

Укучылар белән исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру.

Укытучыны, иптәшләрен сәламләү.

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

Актуализация.

Сугыш,тылдагы авыр хезмәт,халыклар дуслыгы,әдәбиятлар уртаклыгы турында әңгәмә.

Укылган тәрҗемә әсәрләр турында әңгәмәгә катнашу.

Төрле фикерләрне исәпкә алу hәм үз позицияне  нигезләү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Тәрҗемәче hөнәренең нечкәлекләрен белмәү.

Авырлыктан чыгу юллары.

Тәрҗемәче hөнәре турында мәгълүмат бирү.

Яңа материалны аңлату.

А.Платонов турында сөйләү.Хикәяне тәрҗемә иткән Ф.Ф.Хәсәнова белән таныштыру.”Мәгариф –Вакыт” сайтына керү.

Дәреслектән автор турындагы юлларны уку.

“Ягъфар бабай” хикәясен уку.

Өстәмә белем  чыганакларыннан язучының тормышы hәм иҗаты турында белү.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Битарафлылык турында сөйләшү.Битараф  кеше-үзеннән башкаларның хәленә гамьсез караучы ул.

1,2,4 нче сорауларга җавап бирү.Сүзлектән “битараф” сүзенең мәгънәсен ачыклау, әңгәмәгә катнашу.

Укылган, тыңлаган әсәрләр буенча сораулар,аларга җаваплар бирә белү.

Мөстәкыйль эш.

Укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген күзәтү,индивидуаль ярдәм итү.

Хикәянең планын төзү. План буенча кыскача эчтәлеген сөйләү.

Бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу,план төзү.

Кабатлау,ныгыту.

Сүзле портрет төзү турында искә төшерү.

6,7 сорауларга җавап.Бабайның портретын сүрәтләп күрсәтү.

Геройларны тасвирлап сөйли белү.

Рефлексия.

Дәрескә йомгак.

Тыл ветераннары турында әти-әниләрдән, әби –бабайлардан сорашып,хикәя төзергә.

Укытучы белән бергәләп,үз  эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.Үз хезмәтен бәяли белү.



Предварительный просмотр:

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль  эш I вариант

1.  Татар халык әкиятләрен яз. Мәсәлән: “Камыр батыр”, ...

2. Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәрендәге  геройлар:

3.   “Эш беткәч, уйнарга ярый ” шигырендә Малайны урамга нәрсәләр чакыра?

4.   Әсәрләрнең исемнәрен авторлары белән туры китерегез.

Н.Исәнбәт                 “Тургай ни дип җырлый?”

Г.Зәйнәшева             “Туган ил”

С.Хәким                    “Башка берни дә кирәкми”

Ф.Садриев               “Үз илемдә”

5. Г.Кутуйның нинди нәсерен беләсең? Ул нәрсә турында?

6.  Г. Тукай кайда һәм кайчан туган туган?

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль  эш II вариант

1.        Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең  төрләре. Санап кит.

Фольклор – ул әкият, табышмак,  …

2.        Г.Тукайның нинди шигырьләрен  беләсең?

3.        “Бәхет кайда була?” шигырен кем язган? Автор шигырьдә  нәрсә әйтергә теләгән?

4.        А.Алишның “Килделәр” хикәясендә кемнәр килүе турында әйтелә?

      5.  Әсәрләрнең исемнәрен авторлары белән туры китерегез.

 

Н.Исәнбәт               “Тургай ни дип җырлый?”

Г.Зәйнәшева             “Туган ил”

С.Хәким                 “Башка берни дә кирәкми”

Ф.Садриев               “Үз илемдә”

6. М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырендә кемнәр бүреләрдән дә явызрак? Шигырь нәрсәгә өйрәтә?



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шишкин наратлары.

Максат һәм бурычлар

“Туган ил,туган як турында» темасын кабатлап йомгаклау.

1.Кадыйр Сибгатуллинның “ Шишкин наратлары” шигырен уку.

2.И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы өстендә эшләү.

3.Тест эшләү.

4.Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

5.Туган ил,туган як белән горурлану, аны ярату хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау.

М: Үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү;  диалогик һәм монологик сөйләм төзи белү; үзбәя

П: К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу

Дәрес тибы

Рефлексия дәресе.(кабатлау,йомгаклау дәресе)

Җиһазлау

И.Шишкинның  “Нарат урманы картинасы”

Төп төшенчәләр

Туган як табигате

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле, рәсем сәнгате

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.

Р.Вәлиеваның

“Туган тел” шигырен уку.

Шигырьне тыңлау.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә бирү.

Актуализация.

(5-6 мин)

Укучыларның укуларын бәяләү.

Шигырьләрне сәнгатьле уку.Тема буенча укылган шигырьләрдән: туган як матурлыгын чагылдырган, туган якның кадерен белергә чакырган, туган як кошлары турындагы әсәрләрне төркемләү.

Укуның төрле формаларыннан файдалану.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Укучыларның нинди  материалны

Үзләштермәүләрен ачыклаү.

Авырлыктан чыгу юллары.

Укучыларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне

күрсәтү.

Яңа материалны аңлату.(9-10 мин)

Кадыйр Сибгатуллин турында мәгълүмат бирү.

“ Шишкин наратлары” шигырен уку. И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасын карау.

Әдәбияттагы рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Тест материаллары

Текст ахырындагы сорау ,биремнәрне үтәү.

Сорауларга җаваплар бирә белү.

Мөстәкыйль эш.

Тест эшләү.

Үз эшен контрольдә тоту.

Кабатлау hәм ныгыту күнегүләре(6-8 мин)

Тикшерү,үзбәя.

Үз эшеңә бәя бирү.

Рефлексия,өй эше.

Дәрескә йомгак.

Интернеттан И.Шишкин турындагы материалны укырга. Картинагакарап, шиг.файдаланып,

сочинение язарга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен,иптәшләренең җавапларын бәяләү.Үз хезмәтен бәяли белү.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.



Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы  

МБГБУ  “Түбән Мактама 2нче гомуми урта  белем бирү мәктәбе” нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аглиева Гөлназ Фоат кызының

5 нче сыйныф өчен (татар төркеме)

татар әдәбияты дәресенә технологик картасы.

Тема

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе

Максат һәм бурычлар

 Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясен укып анализлау.

1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Тургай турында яңа белемнәр белән баету;

3Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү;.

3. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Күчмә кошларны сакларга кирәклеген, аларның кеше

тормышындагы ролен аңлау; 

М: Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү;

П:. Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау

Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай турында җыр, видеоязма “Кошларның җылы яктан кайтулары”.

Төп төшенчәләр

Туган җирнең кадере төшенчәсе

Предметара бәйләнеш

Музыка, сынлы сәнгать, география

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоцио-

наль халәт тудыру.

Укучылар өчен: игъти-

бар белән карый белү

“Кошларның җылы яктан кайтулары”.

- Без моңа дәрес ахырында әйләнеп кайтырбыз

Видеоматериал белән танышу

ТБ:матурлыкны танырга өйрәтү;

К: игътибар белән карый белү;

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Өй эшен тикшерү.

Бер төркем Ф.Садриевның биографиясен өйрәнергә тиеш иде.

Ф.Садриевның биографиясенә презентация

Төркемнәрдә эш. Ф.Садриевның бүләкләрен

модельдә күрсәтергә.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганактан мәгълүмат туплау;

К: иптәшләрен тыңлый, бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Тургай тавышын тыңлау

Тургайлар турында өстәмә мәгълүмат белән

 танышу

-Сез нинди тавыш ишеттегез?

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сез тургайлар турында беләсезме? Алар нинди кошлар?

- Кошлар турында

- Бу тургай тавышы

-Күчмә кошлар

Р: мөстәкыйль дәреснең проблемасын формалаштыру;

ТБ: игътибар белән тыңлау, җавабыңны дәлилләү;

К: иптәшләренә ярдәм итү.

Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап уку, анализ ясый белү  күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: анализ тәртибен искә төшерү

  • Димәк без бүген  нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Сез өйдә әсәрне укып килдегез.

-бу нинди жанрдагы әсәр?

Ни өчен хикәя?

-Хикәягә анализ ясау алымнарын искә төшерик.

Төркемнәрдән төрле җаваплар алына

Хикәя- аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган әсәр.

-Вакыйгаларны искә төшерү.

-әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу.

Р: максатка ирешү юлларын билгеләү;

ТБ: бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү;

К: төрле фикерләне исәпкә алып эш итү.

Яңа материалны аңлату.

-Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы?

-Кыска итеп сөйләсәк, ничек була?

-Әсәрне ике өлешкә бүлик.

- Икесе арасында бәйләнешне табыгыз.

1 бүлек. Нәсимә белән кош сөйләшәләр.

2 бүлек. Авторның укучыга мөрәҗәгате.

-Икесе дә туган илен сагына. Туган җирдә генә бәхетле булып була.

Р: план нигезендә эшне оештыру;

ТБ: әсәрнең эчтәлеген кыскача сайлап сөйли белү;

К: иптәшеңне тыңлый белү.

Физминут

Кошлар булып очабыз

Хәрәкәтләр ясау

Материалны беренчел ныгыту.

   

Әсәргә  анализ

- Автор нинди проблеманы күтәргән?

-Автор үзенең әсәрендә

 нәрсә турында сөйли?

  • Әсәрнең идеясе?

-Туган илен ташлап киткән кошлар һәм кешеләр. Аларның сагышлары.

Нәтиҗә.

-Туган ил бик кадерле, газиз  ул.

Р: проблеманы аңлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

ТБ: анализ ясау,йомгаклау;

К:бердәм карар кабул итә белү.

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

Төрле  эш формаларын куллана белүләрен камилләштерү.

-Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.

-Чагыштырулыр:...

-Сынландырулар:...

-Эпитетлар:...

Төркемнәрдә эш.  

1 төркем. 110 бит.

3 нче кызыл юл

2 төркем.111бит. 2нче кызыл юл.

3 төркем. 11 бит. 3нче кызыл юл.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: төрле эш формаларын куллану;

К: текст белән эшли белү

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү.

Укучы өчен максат:

үз позицияңне билгеләү.

Дәреслектә бирелгән (106 бит) картиналарның кайсысы әсәр  эчтәлеге белән туры килүен ачык

лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин)

-Ни өчен?

-Урманнарда яшиләрме?- Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын белеп буламы?

-И.Левитан. “Июньнең бер көне”

-Чөнки тургайлар басуларда, кырларда яши.

-Урманнарда да яшиләр

-Юк, чөнки алар төрлечә кайта.

Р: эшне оештыра белү;

ТБ: әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү;

К: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

-Дәрестә сүз нәрсә турында барды?

-Дәрес башында күрсәтелгән видеога әйләнеп кайтыйк.  Ни өчен без аны карап киттек?

-Безнең кече туган илебез кайда?

-Ни өчен Мактамада яшәп без үзебезне бәхетле дип әйтә алабыз?

Өй эше.

Нәтиҗә ясау.

Исбатлау.

-Мактамада

-Чөнки ул безнең туган җир.

1. Тема буенча презентация ясарга;

2. Бер күчмә кош турында интернеттан материал табып,  сөйләргә өйрәнергә;

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.

Р: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: анализ ясау, йомгаклау;

К: күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү.



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

6 нчы класс (татар төркеме)

Тема

Шәйхи Маннур “Чәчәкләр һәм снарядлар”

Максат һәм бурычлар

1. Шәйхи Маннурның “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырен аңлап анализлау.

2. Шигырьдә тасвирланган сугыш турында күзаллау булдыру, сәнгатьчә эшләнелеш һәм тел үзенчәлекләрен бәяләү, укучыларның сәнгатьле укуы өстендә эшләү.

3. Сугыш алып килгән афәтнең табигать һәм кешегә йогынтысын ачу, сугыш вакытында да матурлыкны күрә белүчеләргә соклану хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Солдатлар белән горурлану; солдат тормышының авырлыкларын аңлау, гражданлык хисләре формалаштыру;

М: - регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “сугыш” һәм “тынычлык” төшенчәләренә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

 П: “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырен укып анализлау

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу

Җиһазлау

Сугыш турында видеоролик, презентация, рәсемнәр

Төп төшенчәләр

 Әдәбият теориясе. Инверсия. Антитеза.

Предметара бәйләнеш

Рәсем сәнгате, тарих

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият” 2 нче кисәк, 51‒52 нче битләр

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укучылар өчен: үз фикерләрен тулы, матур итеп җиткерә һәм дәлилли  белүләре.

Хәерле көннәр теләү.

Тактада шомырт рәсеме. Дәресне шундый матур күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Дәрес барышында бу рәсемгә кире әйләнеп кайтырбыз.

Укытучыны, иптәшләрен сәламләү.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдә-

ләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләү.

Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Өй эшен тикшерү. Укучылар эшенә үз бәясен белдерү.

Сугыш темасына нинди әсәрләр укыдык? Ә нәрсә соң ул сугыш? Сез аны бер сүз белән ничек әйтә аласыз?

“Татар кызы” шигырен уку, бәяләү.

Ш.Маннурның биографиясен кабатлау.

Сугыш сүзенең мәгънәсен бер сүз белән ачыклау (кайгы, ятимлек, ачлык, ут, җимерек авыллар...)

Шәхси: Сугыш турында үз фикереңне әйтә, иптәшләрен тыңлый, бәяли белү,

УМ кую

Укытучы өчен максат: төркемнәрдә эшнең бүленешен дөрес оештыру.

Укучы өчен максат:

үз фикереңне әйтә белү.

Тактада тема күрсәтелә. Төркемнәрдә УМ куегыз

Шигырьне укырбыз һәм  анализ ясарбыз

Шәхси: Төрле фикерләрне исәпкә алу hәм үз позицияңне нигезләү.

УМ чишү

Яңа материалны аңлату.

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

Укучы өчен максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

1.Шигырне уку.

2.Сүзлек эше:

Снаряд – туп

җәһәт-тиз

Үзән - долина

Әүвәл- беренче тапкыр

Шигырьне сәнгатьле уку.

Лирик әсәрләргә анализ ясау тәртибе искә төшерелә.

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмә-

ләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төрле уку формаларын куллану.

Материалны ныгыту.

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

төрле  эш формаларын куллана белүне камилләштерү.

Вакыйга.

Кем кыскача эчтәлеген сөйли?

-Әгәр сез рәссам булсагыз, нинди рәсем ясар идегез?

Шигырьнең эчтәлеген сөйләү

Төсләрне әйтү

Шәхси:үз фикереңне телдән җиткерә белү,

 Танып-белү: сугыш турында күзаллау формалаштыру.

Физминут

Максат: укучыларны ял иттерү.

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Мөстәкыйль эш.

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

төрле  эш формаларын куллана белүне камилләштерү.

Шигырьне анализлау

Сынландыру

-Бер оя шомырт

Ап-ак киенгән.

-Хуш исләре сибелгән

-Хисләре кузгалды

-Снарядлар өлгерделәр килеп

-Снарядлар яудылар

Чагыштыру

-исертерлек исләре

-гашыйк егет кебек

Эпитет

-Хуш исләре

-нечкә хисләре

-саф исләре

-гашыйк егет

Метафора

-дошман башына

Инверсия

Снарядлар өлгерделәр килеп

Антитеза – капма-каршы куелу

Чәчәкләр һәм снарядлар

(тынычлык һәм сугыш)

Шигырдәге строфаларны, рифмаларны, ритмны, тел-сурәтләү чараларын табу.

Яңа стилистик фигура белән танышу

Шигырь ахырында бирелгән сорауларга җавап. (Табигатьнең (шомырт агачы) сугышчыларга ярдәме)

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Регулятив: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлекле-

лекне саклау, гади әдәби терминология куллану.

Коммуникатив: уртак фикергә килү.

Кабатлау, ныгыту.

Максат: “сугыш” төшенчәсенең асылына төшенү

Сугыш тур. видеоролик карау

видеоролик карау

Әдәбиятны музыка белән бәйләү.

Рефлексия. өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу,  үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Дәрескә йомгак.

Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән?

-Дәрес башында күрсәткән рәсемгә әйләнеп кайту.

-Чәчәкләр сүзен ишетү белән, күңелдә матурлык хисе туа. Чәчәкләр кайчан матур була соң?

-Шомырт чәчәкләре кебек безнең дә күңелебез һәрвакыт чәчәктә булсын!

Өй эше.

Шигырьне сәнгатьле укырга, эчтәлеге буенча рәсем ясарга

Шагыйрь әйтергә теләгән фикерне укучылар үзләре  китереп чыгара.

-Тыныч тормыш булганда гына, табигать тә матур була.

Дәрестә катнашуга үзбәя.

Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгару.

Коммуникатив: укытучы белән бергәләп,үз эшен,иптәшләре-

нең җавапларын бәяләү.



Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

Тема: Г.Тукайның “Ай һәм Кояш”шигыре

Максат: 1) укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты  белән таныштыруны дәвам итү, предметара белем һәм күнекмәләрне гамәли үзләштерүгә ирешү; 2)  Г.Тукайның “Ай һәм Кояш”шигырендә образларны билгеләү һәм аларга бәя бирү; 3) Г. Тукай шигырьләре аша укучыларда табигатькә карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: “Бала”интерактив мультимедия китапханәсе, Г.Тукайның “Ай һәм Кояш”шигыре буенча төшерелгән мультфильм; Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х Мияссарова. Казан,  “Мәгәриф-Вакыт” нәшрияты, 2014, табышмаклар.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирәне өйрәнү

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы.

I.Дәресне оештыру.

II. Актуальләштерү.

  1. Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерү.
  2. Уен. Өзекләр буенча шигырьләрне таны.
  • “Шүрәле”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”,” Кәҗә белән Сарык”, “Безнең гаилә”, “Су анасы”.

Бу шигырьләрне  нинди тема берләштерә?  Нәрсә ул табигать?  Шагыйрь табигатьне ничек күрсәтә?  

III. Мотивлаштыру. УМ кую.

Табышмакларга җавап тап.

Иртән чыга, 
Кичен югала, 
Аның урынына 
Энесе кала. 
(Кояш, ай)

* Егет егетлеген итә, 
Елмаеп боз эретә. 
(Кояш)

* Зур палас, 
Төбендә − йомры калач. 
(Күк, ай)

-Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез?

IV. УМ чишү.

-Табышмаклардан күренгәнчә без сезнең белән бүген ай, кояш , йолдызлар турында сөйлзшербез. Г.Тукайның “Ай һәм Кояш”шигырен укырбыз.

- Ә чынлыкта ай, кояш , йолдызлар нәрсәләр соң алар?

  • Ай, кояш , йолдызлар – күк җисемнәре.
  • Ай — Җирнең бердәнбер табигый иярчене. Анда атмосфера юк.
  • Кояш — Җир шарына иң якын, сары  йолдыз.
  • Йолдыз - күк җисеме. Йолдызлар — зур балкып торучы  газлы (плазмалы) шарлар.
  1. Сүзлек эше. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәсен белергә кирәк.

Һималая тау- Гималайские горы

Һималай таулары -  Җирнең иң биек таулар системасы. Гималайлар ҺиндстанНепалКытай (Тибет), Пакистан  территорияләрендә урнаша.

Гималайларның иң биек ноктасы (Джомолунгма) шулай ук дөньяның иң югары ноктасы булып санала.

Гималайлар 2900 кмга сузыла. Таулар системасы киңлеге якынча 350 км. Якынча биеклеге — 6000 м, ә Джомолунгма биеклеге исә 8848 м тәшкил итә.

уяндисә – проснулся

өелешеп – сбившись в кучу

мәгърибкәчә – до заката

нәүбәтләшә- чередуется

  1. Г.Тукайның “Ай һәм Кояш”шигырен  укып күрсәтү.

Укучылардан чылбыр буенча укыту, аңлаганча эчтәлекне сөйләтү.

  1. Шигырьгә анализ ясау.
  • Шигырь нәрсә турында?
  • Без кояш батты, ай калыкты дип сөйлибез. Шагыйрь шуны ук нинди сүзләр белән аңлата?
  • Шигырьдән кояш  турында язылган өлешне табып укыгыз.
  • Ай кайчанга чаклы йоклый һәм ничек яктырта?
  • Җил кемгә охшатып сурәтләнгән?  Ул Кояшны ничек саклый?
  • Тукай йолдызларны нәрсәләр белән чагыштыра?

-  Шигырьгә карап нинди рәсемнәр ясар идегез? Ни өчен?  

- Г.Тукай “Ай һәм Кояш”шигырендә нинди образлар биргән? Ни өчен Ай һәм Кояшны  туганнар итеп сурәтли? Алар нинди образлар?

4.  “Бала ” интерактив мультимедия китапханәсе аша, Г.Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карау.

Дәреслектәге  шигырьне мультфильм белән чагыштыру, фикер алышу.

  1. Нәтиҗә ясау. Автор бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?

- Г.Тукай бу шигырендә табигатьтә барысы да үзара бәйләнештә  булуын күрсәтә. Бәлкем,  аның кешеләрне дә табигатьтән үрнәк алып, үзара дус -тату, бер-берсе белән аңлашып, юл куеп яшәргә өндәведер.

V.Рефлексия.

-Дәрескә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирештекме? Ничек ирештек?

VI. Йомгаклау.Билгеләр кую.

Өй эше.1. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2. .Г.Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре буенча рәсем ясарга, рәсемгә туры килгән өзекне язып куярга;

3. Гималай таулары турында интернеттан мәгълүмат табарга.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

Эчтәлек

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

  1. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

  1. ОБРАЗ

  1. СЮЖЕТ

  1. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

  1. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

  1. РОМАНТИЗМ

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

       11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ

       12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

       13. ТРОПЛАР

       14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

        

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

ЛИРИКА

ЭПОС

ДРАМА

МАКСАТЫ

— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү

МАКСАТЫ

— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

МАКСАТЫ

— геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый

ЭЧТӘЛЕГЕ

— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

ЭЧТӘЛЕГЕ

— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

ЭЧТӘЛЕГЕ

— тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

2. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ЛИРИКА

ЛИРО-ЭПИКА

 (КАТНАШ ӘДӘБИ ТӨР)

ЭПОС

ДРАМА

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

— табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр

Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА

— сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

— лирик геройның шәхси

тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр

Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

 — тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр

С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»

СЮЖЕТЛЫ  ШИГЫРЬ

 — ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА 

— геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА

 — сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр

Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР 

— чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр

Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»

ХИКӘЯ   

  - бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр

Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА

 — гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр

Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ

 — төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр

А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН — аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр

Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,

Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»

РОМАН

 — җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр

X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ

— көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр

Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ 

— үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы  шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»

3. ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ

әсәрдәге урынына карап

төп герой

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы

сурәтләнеш үзенчәлегенә карап

характер —

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип —

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип —

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары

хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай

ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР

гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР

кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар

аллегорик  образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык

символик  образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

4. СЮЖЕТ

вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының,

конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ

ЭКСПОЗИЦИЯ

ТӨЕНЛӘНЕШ

ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ

әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

   конфликтны    барлыкка

китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

конфликтның барлыкка килү урыны

конфликтның үсү-үзгәрүе

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА

ЧИШЕЛЕШ

ЭПИЛОГ

конфликтның иң югары ноктасы

конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе

эчке композиция 

— пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы

тышкы композиция 

— әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ

иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»

КӨЧӘЙТҮ

бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»

КАРШЫ КУЮ

контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»

МОНТАЖ

янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

 яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»

6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

РЕАЛИЗМ

РОМАНТИЗМ

МОДЕРНИЗМ

тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә

тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау

кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру

кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру

кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве

кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве

геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы

геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве

геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту

геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү

геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы

7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ

кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы

М. Акъегет «Хисаметдин менла»,

З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл

кыз Хәдичә»,

Р. Фәхретдинов «Әсма, яки

Гамәл вә җәза»,

Г. Ильяси «Бичара кыз»,

Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»,

«Өч хатын берлән тормыш»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау;

* әсәрләргә шартлылыкның хас булуы;

* геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы;

* әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе

ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ

кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы

Г. Камал «Банкрот»,

«Беренче театр», «Безнең

шәһәрнең серләре»,

Ф. Әмирхан «Фәтхулла

хәзрәт»,

Г. Исхакый «Зиндан»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ

кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән

сугарылган иҗат агымы

Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар»,

Һ. Такташ «Гасырлар һәм

минутлар»,

М. Әмир «Агыйдел»,

Г. Бәширов «Намус»,

Г. Ахунов «Хәзинә»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу;

* кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау;

* типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе

8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ

авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы

иҗат агымы

Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы;

* авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы;

* авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау

СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ

узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен

тергезүче иҗат агымы

М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы;

* вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу;

* рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы

МАГИК РЕАЛИЗМ

чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган,

мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы

Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү;

* ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе;

* әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы

9. РОМАНТИЗМ

ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК

актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы

тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы

яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы

романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы

үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе

дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы

сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы

әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән   сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы

әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы

Р.Гаташ лирикасы

Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы

С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

СИМВОЛИЗМ

ИМПРЕССИОНИЗМ

ЭКСПРЕССИОНИЗМ

ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ

дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы

зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы

дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы

яшәү мәгънәсен эзләүче

шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы

әсәрнең бөтен эчтәлеген

бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе

кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе

дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе

кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы

шартлылыкның көчле булуы

тышкы сурәт, кыяфәт,

төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы

тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы

Т

ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында

геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа

Ф. Әмирхан «Татар кызы»,

сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү

сурәтләү объекты —

авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте

ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе

Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»

Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы

Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше

БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ

Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)

УРТА ГАСЫРЛАР

ӘДӘБИЯТЫ

Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)

Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)

Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)

ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ

Милли Яңарыш чоры әдәбияты

 (IX гасыр уртасы — 1917)

Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)

XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917)

Тоталитаризм чоры

әдәбияты

 (1917—1950 нче еллар ахыры)

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1921)

20 нче еллар әдәбияты (1921—1932)

30 нчы еллар әдәбияты (1932—1941)

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941—1945)

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945—1950 нче еллар ахыры)

1960—1980 нче еллар уртасы әдәбияты

Хәзерге әдәбият

(1980 нче еллар уртасы —

XXI гасыр башы)

Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы — 1990 нчы еллар ахыры)

XXI гасыр башы әдәбияты

12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр

СИНОНИМНАР

әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)

АНТОНИМНАР

капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

ОМОНИМНАР

аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр

Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.

(Г. Тукай)

СҮЗ УЙНАТУ

мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору

Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә җитте чигенә:

Сәхибем кире чигенә,

Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)

АРХАИЗМНАР

элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,

Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр.

(Кол Гали)

ТАРИХИ СҮЗЛӘР

билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр

Туктамыштай олы хан

Урдасына яр салды.

(«Идегәй» дастаныннан)

НЕОЛОГИЗМНАР

тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр

Хәзер безгә, агай-эне,

Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)

ДИАЛЕКТИЗМНАР

аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)

ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР

билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр

Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый.

(Г. Әпсәләмов)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

чит телләрдән кергән сүзләр

Гакыл күп биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)

13. ТРОПЛАР

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату

ЧАГЫШТЫРУ

нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау

Нарасый Кояш!

Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)

МЕТАФОРА

күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

Тәңкә карлар ява,

Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)

МЕТОНИМИЯ

бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау

Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)

ЭПИТЕТ

әдәби ачыклау

Үкереп акты ничек елгалар.

(М. Җәлил)

АЛЛЕГОРИЯ

күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау

Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале )

ГИПЕРБОЛА

чиктән тыш арттыру

Җиде кат җиргәчә нәфрәтем.

Җиде кат күккәчә шатлыгым.

(P. Фәйзуллин)

СЫНЛАНДЫРУ

җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге...

(М. Җәлил)

ИРОНИЯ

астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау

Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)

САРКАЗМ

ачы, үткен, усал итеп көлү

Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап, Артка таба йөргән ил.

(Л. Лерон)

ЮМОР

йомшак итеп, яратып көлү

Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)

14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары

КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

КАБАТЛАУ

әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Тукай)

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары — Андагыдай шаулый торганнар.

(Һ. Такташ)

ЭПИФОРА

шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы

Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф. Кәрим)

ЯЛГАУ

юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын...

(С. Рәмиев)

ГРАДАЦИЯ

мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Г. Тукай)

РӘДИФ

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

Көзге жил, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, ач үлемнең кайгысыннан ил җылый. (Г. Тукай)

ЯНӘШӘЛЕК

бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы

Алсу чәчәк, зәңгәр букет,

Дустым, сиңа бүләгем.

Күрмә михнәт, яшә рәхәт,

             Дустым, сиңа теләгем. (Халык җыры)

15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

  Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем!

Сине җирдә Еллар көтә,

юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер,

Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың,

Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

      Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы

төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың, Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ӘКИЯТ

тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры

Тәрбияви максаттан языла, гади жанр.

ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары — бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар — Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б.

ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары — кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар — кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли.

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары — тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.

МИФОЛОГИК ХИКӘЯТ уйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында

хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр

Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.

СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы».

ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ   ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».

РИВАЯТЬ

тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән

кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен  чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр

Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә.

ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв».

ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры»,

«Сәрби күле».

АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай»,  «Комай», «Кавал Лашман».

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат»,

«Бөдрә тал».

ЛЕГЕНДА

ЛЕГЕНДА

төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр

Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына,

ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә.

КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш».

КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы»,

«Игелексез угыл».

ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре».

ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».

18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

МӘКАЛЬ

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр» ).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

ӘЙТЕМ

образлы фикер йөртүгә корылган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

        

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә, хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калтыра торган кече эпик жанр

МӘКАЛЬ

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

ӘЙТЕМ

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр ( «Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

образлы фикер йөртүгә корылган,

күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ

көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның

берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Лирик һәм лиро-эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ҖЫР

көйгә салынган шигъри юллардан

гыйбарәт лирик жанр

Сүз-текст белән көйнең

бергә үрелүенә нигезләнә;

халыкның хис-кичерешләрен

 белдерә.

ТАРИХИ ҖЫРЛАР: «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Ташкай»,

ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ. Сабан туйлары, өмәләр, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре, туйлар вакытыңда башкарылалар («Сабан туе», «Бала биетү», өмә такмаклары). УЕН-БИЮ ҖЫРЛАРЫ: «Бие-бие, Хәйбулла», «Әпипә», «Бас-бас эзенә». ЛИРИК ҖЫРЛАР. Нигезендә лирик геройның эчке кичерешләре, сагыш-моңы, кайгы* хәсрәте ята; туган җирне сагыну, хатын-кыз язмышы, бәхет эзләү, сөю - мәхәббәт, хәсрәтле дөнья турында хәбәр итәләр; чагыштыру һәм сынландыру алымы киң кулланыла («Кыр казы», «Сайрамачы, былбыл», «Иске кара урман», «Куш каен, куш усак», «Рамай» ).

МӨНӘҖӘТ

кешенең Аллага яки башка илаһи затка үтенечләре турында сөйли торган, ыруглык җәмгыяте мифологиясеннән башлангыч алып, ислам чорында тагын да үсеш кичергән лирик жанр

Трагик башлангычка нигезләнә;

гаять абстракт әсәр, анда

 фаҗиганең сәбәбе күрсәтелми;

илаһи затка юнәлтелсәләр дә,

үз-үзең белән сөйләшүгә

корылалар.

ТУГАН ҖИРДӘН АЕРЫЛЫП, ЧИТТӘ ЯШӘҮ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә».

ГАЗИЗ БАЛАҢНЫ ЮГАЛТУ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР: «Кыз бала». «Синең анаң

түгелмени?», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам».

ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРНЫ БӘЯН ИТҮЧЕ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Үлем хәле», «Ялгыз агач», «Бәхет яңгыр түгел ул».

ДАСТАН

халык әкиятләре, риваять-легенда сюжетларын

тагын да камилләштереп, ягъни әдәби эшкәртеп язылган тезмә яки чәчмә әсәр

Вакыйгалары реаль, тарихи

җирлеккә нигезләнә; әсәрдә

 халыкның уй-хыялларын,

иң гүзәл сыйфатларын

 гәүдәләндерүче герой

тасвирлана.

ТАРИХИ ДАСТАННАР: «Җик Мәргән», «Идегәй».

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ: «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Бүз егет». АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ДАСТАННАР: «Алыпмәмшәт, «Кара күңел», «Кадыш Мәргән».

БӘЕТ

икешәр тезмәле шигъри

юллардан торган, җәмгыятьтәге һәм кеше язмышындагы фаҗигале вакыйгаларны сурәтләгән, гыйбрәт алырга өйрәтә торган жанр

Фаҗигале хәл яки вакыйга турында һәлак булган кеше

исеменнән сөйләнә. Геройлары — чынбарлык кешеләре.

ТАРИХИ БӘЕТЛӘР: «Сөембикә бәете», «Аксак Тимер», «Рус-япон сугышы бәете», «Казан бәете», «Гражданнар сугышы бәете».

КӨНКҮРЕШ БӘЕТЛӘРЕ: «Кыз сату бәете», «Ачлык бәете», «Сак-Сок бәете», «Буранда адашкан Илһамия бәете».

САТИРИК БӘЕТЛӘР: «Югалган башмак», «Эт бәете», «Чәй», «Бүре килгән киртәгә».