Контроль- үлчәү материаллары

Аглиева Гульназ Фоатовна

Предварительный просмотр:

7нче сыйныф (татар төркеме) өчен контроль үлчәү материаллары

Сочинение №1 .      Иван Хруцкийның"Натюрморт" картинасы

Диктант №1.  Урманның әһәмияте

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Халык хуҗалыгында урманның әһәмияте бик зур. Ул безгә ягулык, төзү материаллары, кәгазь һәм башка кирәк-яраклар бирә.

Урманда кошлар, төрле җәнлекләр яши. Без урманнан гөмбә, чикләвек һәм җиләкләр җыябыз.

Урман  үзенең яшел яфраклары белән һаваны сафландыра, сәламәтлегебезне саклый. Шуңа күрә шифаханәләрне, ял йортларын урман тирәсенә корырга тырышалар.

Урман корылыкка каршы көрәшергә, иген уңышын күтәрергә булыша. Шуңа күрә дә урманны саклауга бик нык игътибар итәргә кирәк.

Бирем. Фигыльләрне табарга һәм төркемчәсен билгеләргә

Сочинение№2.  Владимир Кочетковның  "Кыш килде" картинасы.

Изложение №1  Тылсымлы сүз

(З.Н.Хәбибуллина. И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 47-48 битләр)

 

Уйларыма бирелеп атлый торгач, урам чатына килеп җиткәнмен икән. Каршы якка үтәргә теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә малай белән әбине күреп, ирексездән тукталып калдым.

Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Әбекәй әледән-әле карана. Күрәсең, машина- фәлән бәрдереп китмәгәе дип борчыла. Малайның йөзе тыныч, чөнки ул-бу булмасын яхшы белә. Урам чатындагы светофорның яшел күзе чекерәеп янып тора.

Ниһаять, малай белән әби мин басып торган урынга җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.

-Рәхмәт, улым. Кул-аягың сызлаусыз булсын, -дия- дия, ул кечкенә юлчының аркасыннан сөйде.- Рәхмәт яусын үзеңә.

Малай да бәхетле елмая. Әнә малай саубуллашты да, әбигә хәерле юл теләп, ары китте.

Бу күренеш күптән булган бер вакыйганы хәтеремә төшерде.

...Ул чакта миңа да шушы малай кебек ун- унбер яшьләр чамасы булгандыр. Ашыга- кабалана мәктәптән кайтып барышым. Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр, мин шуңа ашыгам. Менә кайтып җитәргә дә күп калмады. Шулчак мине бер абый туктатты.

-Энем, Батырлар урамына ничек барырга икән?

- Ул монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк. Әйдәгез, озатып куйыйм, алайса, - дидем мин.

Юлда барганда, абый үзенең ерактан килүен, безнең калада әле беренче тапкыр гына булуын әйтте. Сөйләшә- сөйләшә, Батырлар урамына килеп чыкканыбызны сизмидә калдык.

-Рәхмәт, энем, -диде абый, эзләп-эзләп тә таба алмаган урамда басып тору шатлыгын яшерә алмыйча.- Зур рәхмәт сиңа!

Ул чакта маҗаралы киноны карарга соңардым соңаруын. Әмма мин борчылмадым. Тик таныш булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыклы елмайган йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе, дип уйлап калдым мин кечкенә буйлы малай артыннан. (251 сүз) (Р. Гыйззәтуллиннан)

 

 Контроль диктант №2 “Гөлҗимеш”

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Күңелле җәй җитә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Ґөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар кебек яна. Алар май уртасында күренә, июльгә кадәр күзне иркәли.

Аның чәчәкләре дә озак тора, җимешләре дә коелмый. Хәтта кышын да кызыл булалар. Гөлҗимешне җыеп киптерүчеләр кыш көне витаминлы чәй эчәләр.

Гөлҗимештә витамин кара карлыганга, лимонга, алмага караганда да күбрәк. Аның җимешләрен, яфракларын,тамырларын төрле авыруларны дәвалаганда кулланалар.

 (60 сүз) (Г.Хәсәновтан)

Бирем. Фигыльләрне табарга һәм җөмлә кисәге буларак асларына сызарга

Сочинение №3  Шамил Якуповның "Урман әкияте" картинасы

Диктант №3 “Нәүрүз”

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Нәүрүз – төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Галимнәр фикеренчә, төрки халыкларда безнең эрага кадәр мең еллар элек үк Нәүрүз бәйрәм ителгән. Кешеләр язны көтеп алган, яңа елга яңа өметләр баглаган. Борын-борын заманнарда ук төрле халыклар бер-беренә изге теләкләр юллаганнар.

Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, кешеләр бик сөенгән, елның яхшы киләсенә юраган. Борынгылыр, яңгыр суын җыеп, мунча якканннар, юынганнар, ләйсән боткасы пешергәннәр. Аеруча кызлар битләрен юып калырга ашыккан. Имеш, болай итсәләр, әкияттәге гүзәл кызга әверелгәннәр. (76 сүз) (  “Ватаным Татарстан” газетасыннан)

Бирем. Фигыльләрне табарга һәм төркемчәсен билгеләргә

Мәктәптә уздырылган кичәдә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинение №4.

“Минем яраткан бәйрәмем”

Изложение №2  Яхшылык кире кайта

Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н.,Шәйхетдинова З.В. Диктанлар һәм изложениеләр

5-11, Казан – “Яңалиф”, 2006- 132б.)

Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык сатып алды, шул арны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу — начарлык. Шуңа күрә малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде. Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән сыйлады. Ул кунагын тагын бер кат сыйпады да юлын дәвам итте. Өйгә кайткач, бик үк каты булмаса да, әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде. Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Шулвакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды. Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән китте. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде. Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (156 сүз)

Контроль эш  (3 чирек)
I вариант
 Текстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.

Туган як матурлыгы.

(1) Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. (2) Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. (3) Кыз, исе китеп, шушы хозурлыкны күзәтергә кереште.
(4) Авыл үзе матур гына икән ләбаса. (5) Анда-санда, бүрек-бүрек булып, тупыл, тирәк агачларының куе ябалдашлары күккә сузылган.(6) Зәңгәрсу офыкларга таба, көзгеләр шикелле Ык күлләре ялтырый. (7) Күлләр тирәсендә киләп салып йөргән сыер, сарык көтүләре шәйләнә. (8) Офык  күгелҗем сәер төсләр белән төренгән урманга килеп төртелә. (9) Мондый гүзәл җирдә туып-үскән кеше я җырчы, я шагыйрь генә була торгандыр, дип уйлады кыз. (10) Мондый җирдә үскән кеше гадәти зат була алмый торгандыр.

1. 3 нче җөмләдән фигыльләрне тап, төркемчәсен билгелә.
2. 5 нче җөмләдән исемнәрне тап, килешләрен билгелә.

3. 2,3,4 җөмләләрдәге алмашлыкларны табып, төрләрен билгеләргә.
4. 2, 6 нчы җөмләләрдәге сыйфатларны табарга һәм дәрәҗәләрен билгеләргә.

5. 1 җөмләдәге  бер исемгә морфологик анализ ясарга


II вариант
  Текстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.
                                                                     Тургай.
(1) Әле көннәр бик салкын. (2) Бөтен җирдә кар ята. (3) Табигатьтә әле кыш белән яз тартыша. (4) Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. (5) Шулай да яз җиткәне сизелә. (6) Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый.
(7) Тургай – бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. (8) Тургай зур түгел. (9) Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт төстә. (10) Җиргә кунгач,  аны бу төс дошманнардан саклый. (11) Тургай оясын очратсагыз, аннан тизрәк китегез, кошны куркыта күрмәгез! (12) Шулай итсәгез икенче язны тургайлар тагын да күбрәк килерләр, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар, яңгыратып сайрап, кешеләрне шатландырырлар.

1. 10 нчы  җөмләдән фигыльләрне тап, төркемчәсен билгелә.

2. 12 нче җөмләдән исемнәрне тап, килешләрен билгелә.
3. 2, 6,7 нче җөмләләрдәге алмашлыкларны табарга һәм төркемчәсен билгеләргә.
4. 1,8  җөмләләрдәге сыйфатларны табарга, дәрәҗәсен билгеләргә

5. 11 җөмләдәге  бер исемгә морфологик анализ ясарга.

Җаваплар

1 вариант

  1. китеп- хәл, күзәтергә –инфинив, кереште -хикәя.
  2.  тупыл, тирәк агачларының, ябалдашлары,  күккә.
  3. Аның- зат, шушы -күрсәтү, үзе- билгеләү.
  4. Гаҗәеп матур –артыклык,зәңгәрсу- кимлек
  5. Раушания, якларга, күз сүзләренең берсенә морфологик анализ

2 вариант

  1. кунгач -хәл,  саклый –хикәя
  2. язны,  тургайлар, басуларны, бөҗәкләрдән, кешеләрне.(Килешләрен билгелә)
  3. бөтен -билгеләү, аның -зат, бездә-зат
  4. бик салкын- артыклык, зур- гади.
  5. Тургай, оясын, кошны сүзләренең берсенә морфологик анализ

Контроль изложение №3  Яңа чана

Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н.,Шәйхетдинова З.В. Диктанлар һәм изложениеләр

5-11, Казан – “Яңалиф”, 2006- 132б.)

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тае ясадылар, һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә юк. Ул уйнарга чыккач. Фирая белән Гүзәл йөгерен киләләр дә: — Раилә, кил. чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар. Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә: — Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде. — Ярар.— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чөлгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» — дип шатландылар. Раилә горурланып шуды шушы яңа чанада! Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән ана. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде. — Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм,— диде ул. Кыз ана кулын гына селтәде: — Кит, кит, бирмим, я ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжыл-дап шуып та китте. Фирая белән Гүзәл бу сүзләрне ишеткәч: — Ул чанасын кызгана, саран, саран,—дип, Раиләне үрти башла-дылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде. (178 сүз) (Р.Ишморатовадан)

Изложение №4  Шәфкатьсезлек

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003, 76 бит)

Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кош- кортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүләренә сокланып бетә алмыйм.

Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберләремә, табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк.

Әйткәнемчә, урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга күзем төште. Кулларында рогаткалар да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем агачларга поса- поса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.

- Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, -диде озын буйлы, сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам... малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай кошларны алдына ук өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны танып алдым.

... Билгеле, шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы үтерелгән кошчыкларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан очып чыкканбала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны ныгытыйм,әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман буена килгәндер ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык күзләре түп-түгәрәк, зәп-зәңгәр.

...Хәзер мин шул малайларга бер генә сүз дә әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм. Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер шикелле. (230 сүз) ( Г. Рәхимнән)



Диктант №4

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

    Алмаз бабай бакчасы.

   Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, башка балаларны да үзенә тарта. Андый бакча авылда бер генә шул.

   Хәкимнең бу алма бакчасына кергәне бар. Ул  үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре , алмалары белән тирә-якта дан тота. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша: җир йомшарта, чүп утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен  анда чия, кура җиләге, тагын башка җимешләр берсе артыннан берсе пешеп тора.Көз көне хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша... (88 сүз)    (Л.Закировадан)

Бирем. Билгеләнгән җөмләдән кисәкчәләрне тап, астына сыз

       Изложение № 5.Кем җырлады?

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 105-106 битләр).

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант- татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңардагангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!..Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең,аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына- Таһирәнеңкул сузымы гына җирдәҗырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз- тынсыз гына кузгалып китте- егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. (261 сүз) (Ә.Еникидән)

                 

                                                                                                                      

Контроль диктант №5

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Чын бәхет.

Көн дәверендә без әллә ничә мәртәбә бәхет дигән сүзне кулланабыз.Берәр сөенечле хәбәр ишетсәк, сөенәбез, куанабыз, үзебезне дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саный башлыйбыз.Тик без бәхетне, бәхетле булуның нәрсәдә икәнен аңлап бетермибез.Ниләр кирәк бәхетле булу өчен? Минемчә, бәхетле кеше ул- әти-әнисе янәшәсендә, дус, тату гаиләдә үскән кеше.Әти-әниең, апа-абыйларың һәм дус-туганнарың булса, алардан да зуррак хәзинә юктыр. Алар янәшәңдә булса, димәк, сине яратучылар, яклаучылар, сиңа ярдәм итүчеләр бар. Син дә аларны ярат, аларга ярдәм ит һәм сакла аларны! (82 сүз) (А.Латыйповадан)

Бирем. 2 нче җөмләдән фигыльләрне табарга, төркемчәләрен билгеләргә

Сочинение №5 .  Викентий Лукияновның  “Май” картинасы.



Предварительный просмотр:

8нче сыйныф(татар төркеме) өчен контроль  диктант    “Күзләрегезне саклагыз”

( 1 чирек өчен)

Күз  гигиенасы   - күрү органыннан  рациональ  файдаланырга  ярдәм  итүче  кагыйдәләр  җыелмасы.

Без күрү органына иң  уңайлы шартлар  тудырырга тиешбез.

Хезмәт урынын яктыртуга тукталыйк. Яктылык  - нормаль  күрү  өчен төп  шарт. Иң әйбәте – көн  яктысында эшләү  һәм күп  уку. Көн яктысы никадәр күп  булса, шулкадәр  яхшырак. Җитәр-җитмәс  яктылыкта вак детальләргә текәләп карап утыру күзне киеренкеләндерә, аның  нур сындыру сәләтен үзгәртә.

Яктылыктан  башка, күзгә тагын  һаваның  чисталыгы  да тәэсир итә. Пычрак, төтен, тузан – күзгә гаять зарарлы  нәрсәләр,  һава  чиста булмаса, күзләр  кычыта, яшь  ага, эрен килә, яктыга  карап булмый. Шуңа күрә эш биналарында, торак  бүлмәләрдә  һаваны  әледән-әле  җилләтеп  торырга кирәк.

Ял белән эшне дөрес  чиратлаштыру, саф һавада җитәрлек булу, әйбәт туклану кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта, эш сәләтен арттыра, күзләрне саклый.                   (З.Н.Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 60 бит) (115 сүз)

Бирем. Бирелгән җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алырга, ике сүзтезмәгә анализ ясарга.

Грамматик биремле контроль  диктант      “Әдәп башы –тел.”    ( 2 чирек өчен)

               Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга                  

            сөйләмә.Урынсыз  урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый      

            сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре :” Телеңне тик тота белү – сәламәтлек билгесе”, - дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз  

            аркасында авыруга сабышалар.

                   Берәү    сөйләгәндә, икенчең   тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның        

            сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп

            булыр. (87 сүз.)                           (Мәгариф № 4, 2012 ел, 20 бит)

            Бирем. 1. Тексттан аергычларны табып, асларына сызарга.

                          2.Бирелгән җөмләдәге сүзтезмәләрне тикшерергә        

             

       Грамматик биремле контроль  диктант       “Дуслык”. .”    ( 3 чирек өчен)

Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен, философ булу кирәкми дә. Ышаныч, түземлелек, уртак сөенеч, күпмедер дәрәҗәдәкөнләшү  хисе — дуслыкка бар да сыя.

Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз. Башкаларга кирәк тә булмаган нәрсәне арада олы бер сер итеп саклаган булабыз. Ул, аерым гына кинога китсә дә, үпкәлибез. Әмма болар бар да вакытлыча гына бит. Еллар үтәр, карашлар үзгәрер. Дусларыбыз артыр. Кем беләндер әдәбият-сәнгать турында гәпләшербез, кем беләндер яңа әйбер алганда киңәшербез, кемнәндер кыен чакта ярдәм сорарбыз.

Чын дуслык — гомерлек. Шөгыльләребез яңара, танышларыбыз алышына, үзебез дә үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин. Якын дус та мәңгелек түгел — моның белән килешергә туры килә. (118 сүз.)(Матбугат битләреннән)

Бирем. Тиндәш кисәкләрне табып, асларына сызарга.

                                                                                                                                   

Контроль диктант  “Тукай маршы”. .”    ( 4 чирек өчен)

 Көн кичкә таба авышкан. Кояшның кан төсендәге кызгылт нурлары, шәрә агачлар арасыннан үтеп, Тукай каберендәге язулы ташка төшә. Таш хәзер кабынып китәр сыман.

         Заһидулла Яруллин баш киемен  салган көе кабер алдында уйланып шактый озак торды. Аннары, акрын гына иелеп, җирдән туфрак алды, аны, кулъяулыгына төреп, куенына яшерде. Борылды да сары яфраклар түшәлгән сукмактан зират капкасына таба атлады. Капканы чыкканда, тагын бер артына борылып карады, әйтерсең дөньяда иң кадерле әйберсе анда кала иде.

Мәрхәмәтсез кара язмыш канлы балтасы белән чапты да үтерде шагыйрьне. Юк, Тукай үлмәде! Яруллин  шагыйрь истәлегенә хатирә итеп язачак музыканы күңеленнән кичерде. “Ул исән, ул үлмәде!” – дип әйтергә тиеш ул музыка. Әйе, татар шагыйренең гомере җыр булып, марш булып яңгырап торыр. Яруллин, күңелендә шаулаган   музыканы онытмас өчен, ашыгып кайтып китте. (124 сүз)    М. Латыйфуллин

                                  Изложение   “Җиңәсем килде”

Беседкалар янында кешеләр өелешкән. Анда һәвәскәрләр шахмат уйныйлар. Илгиз кайберләрен танып та белә. Бер читтәрәк култыгына шахмат тактасы кыстырган таза гәүдәле абый тора. Малай, батырлыгын җыеп, аңа таба китте.

     – Абый, әйдәгез, икәү уйныйбызмы? Минем хрусталь шахматларым бар, менә бүген генә бүләк итеп бирделәр.

Таныш түгел абый аңа таба кулын сузды:

– Син бик бәләкәй түгелме соң?

– Булса ни, мин сыйныфташларымның бөтенесенә дә мат куям.

–  Мин үземнекенә күнеккәнмен, бу да ярар, – диде таныш түгел абый. Шулчак Илгиз аның күзләренә карап тетрәнеп китте. Илгиз аларда көн нурын күрмәде.

Сукыр абый ягымлы итеп елмайды. Күзендәге бөтен нуры аның йөзенә күч кән иде.

Күрмичә уйный торган бу кешегә Илгизнең җиңеләсе килмәде. Ләкин уен торган саен катлаулана бара. Абый бик төгәл уйный. Илгиз үзе генә  җиңәргә тиеш дип, иреннәрен кысты. Һәм ул, үзе дә сизмәстән, сукыр абыйның почмакта торган  ладьясын алып учына йомды. Абый бераздан нәкъ шул ладья торган төшкә үрелде. Ләкин аның кулы бушлыкта асылынып калды. Кул икенче фигурага күчте. Ладья Илгизнең учын пешерә башлады. Фигураны кире урынына куярга соң иде инде.

         Шулвакыт кырыйга  килеп баскан Зөлфия  абыйның элек күрү-күрмәве белән кызыксынды. Абый  танк эчендә янып, күзләре дә шунда януы турында сөйләде. Илгизгә бик авыр булды.

    – Абый, сез мине гафу... гафу итегез инде... Минем бик җиңәсем... җиңәсем килгән иде.

(М.Галиевтән)

Изложение          “Актәпи”

 Шәмсекамәр апа, шәһәргә олы малае янына күчеп киткәндә, җир бетереп эзләгән  диләр ак тәпиле кара песиен.Әллә бакчалар артында тычкан аулап йөргән инде Актәпи, әллә, шәһәргә китәсе килмичә, юри бер җирдә качып торган  – күпме генә эзләсә дә, таба алмаган шул  Шәмсекамәр апа иркә песиен. Сызланып, сукранып булса да, песисез генә китәргә туры килгән аңа шәһәргә.

    Әнә хәзер көн саен  елап йөри Актәпие.

Гөлфияләрнең өйләре Шәмсекамәр апалар каршысында. Шуңа күрә Гөлфияләргә ныграк ишетелә песи елавы.

  – Мур кырса кырмады, иртән шуның тавышы, кич тагы, – дип сукрана еш кына Гөлфиянең әтисе, эштән кайткач.

  Әнисе  алай  ачуланмый. Тыңлап-тыңлап тора да Актәпинең елавын: “Бичаракай, – дип куя, –  бичаракай! Әбисе бик ярата иде шул аны. Иртә-кич җылы сөт белән сыйламый калмый иде. Кәҗә генә асраса да, сөтен кызганмый иде песиеннән”.

 Бирем. Актәпинең алдагы язмышын ничек күз алдына китерәсез? Шул турыда хикәяне дәвам итеп языгыз.

Йортсыз, хуҗасыз калган хайваннарга карата  үзегезнең мөнәсәбәтегезне языгыз. (Ф.Шәфигуллиннан)



Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен контроль-үлчәү материаллары

Кереш диктант   №1  Казантау.

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Казантау турында тирә-як авылларда кызыклы гына легендалар сөйлиләр.

Моннан бик күп еллар элек бу тау башындагы казанда туп-тулы, мөлдерәмә су торган, ди. Шул суда бер алтын балык йөзеп йөргән. Ә бу су үзе шифалы булган. Кеше, нинди генә авыру белән авырмасын, бу казандагы суны эчсә, шунда ук сихәт таба, авыруыннан арына икән. Кешеләр тауга күтәрелеп, казандагы шифалы суны эчеп, үзләренә сиүәт тапканнар. Казантауның даны бөтен Казан иленә таралган.

Кешеләр күпме генә эчсәләр дә, үзләре белән алсалар да, казандагы шифалы су кимемәгән, һаман тулып, мөлдерәп торган. Әмма көннәрдән бер көнне  монда кансыз бер кеше килеп чыга һәм, таш казан эчендәге алтын балыкны тотарга уйлап, ятьмә сала. Менә шунда, казан ярылып, шифалы су да, балык та юкка чыга. (117 сүз) (И.Салаховтан)

Бирем. 1нче җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алып язарга

Сочинение. №1 Урман – кешенең якын дусты.

Контроль диктант.  №2 Син һәм урам.

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

“Юлда йөрү кагыйдәләре” дип атала торган урамнар һәм юллар законы бик кырыс. Ул җәяүлеләрнең урамда, кагыйдәләрне санга сукмыйча, теләсә ничек йөрүен гафу итми.

Кыюлык, максатка омтылучанлык, батырлык ул, үзеңне күрсәтү өчен, юл кагыйдәләрен бозып, теләсә ничек батыраеп йөрүдә түгел, ә бәлки хезмәттә, кайвакыт гап-гади көндәлек эшләрдә һәм спортта тәрбияләнә. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу – ул инде тәртипсезлектән башка берни дә түгел. Ә тәртипсез кешеләр бервакытта да кыю булмый.

Урам һәм юллар законы бик мәрхәмәтле дә: ул коточкыч бәхетсезлекләрдән аралый, кешеләр гомерен саклый, әмма аны үтәмәгән кешеләргә бик кырыс. Шуңа күрә кагыйдәләрне һәрвакытта да үтәү генә урам аша кыю чыгарга мөмкинлек бирә.

(100 сүз) (Н. Извековадан)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга.

Изложение. №1 Иң кадерле урын.

З.Н. Хәбибуллина, М.А.Вәлиуллин, Х.Г.Фәхриева “V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр”, Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты, 2003. – 104 б;  (86-87 нче бит)

Һәркемнең тормыш юлында һич онытылмый торган истәлекле урыннар була. Безнең өчен иң кадерлесе китапханә иде дисәм, Бөек Ватан сугышына кадәр 13 нче мәктәптә укыган барча иптәшләремнең уртак фикерен әйтермен дип уйлыйм. Ул кечкенә генә ике бүлмәдән тора. Китапханә үзе дә, аның уку  залы да, музее да, мастерское да – һәммәсе дә шунда. Монда укучыларның кайберләре кибеттән алып кайткан китапларны журналга теркиләр, каталогка кертәләр, аннан соң алфавит тәртибендә шүрлекләргә урнаштыралар. Икенчеләре исә таушалган китапларны төплиләр. Рәсем һәм әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләр биредә төрле плакатлар, альбомнар әзерли. Шуларның берсе, “Мәктәбем” дип аталганы, аеруча кадерле иде. Бу альбомда укучыларның үз иҗаты – газета-журналларда басылган шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре, шулай ук безнең мәктәп турында чыккан мәкаләләр, очерклар тупланып барылды. Язучыларга багышланган күргәзмәләр оештыру, әдәби кичәләр уздыру,   газета-журналларга яздыру кебек эшләрнең барысын да үзебез башкара идек. Күңелләребездә гомергә дуслык хисе, хезмәткә мәхәббәт шулай туды. Менә ни өчен хәзер бу турыда уйлаганда, иң беренче булып, анабыз кебек якын Мәрьям апа Ваһапова күз алдына килә. Рәхмәт, мең рәхмәт сиңа, олы йөрәкле китапханәче. Ватаныбыз өчен файдалы кешеләр – ил батырлары, эшчеләр, укытучылар, рәссамнар, инженерлар, язучылар, галимнәр, табиблар булып үсүебездә синең өлешең зур. (179 сүз)

 ( Җ.Тәрҗемановтан)

Сочинение. №2 Үзе бер могҗиза.

Контроль диктант. №3 Песиләр.

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Апалы-сеңелле Лилия белән Ландышның Мыраубикә исемле песиләре бар иде. Беркөнне ул берсеннән-берсе матур өч песи баласы ияртеп кайтты.  Шул арада аларга исем дә табарга өлгердек. Иң матурын, иң шаянын сайлап, Мияубикә дип атадык. Калган ике песине күрше кызларына бирдек. Шул көннән соң Мыраубикәбез югалды. Балаларыннан аерганга ачуланып кайтмыймы әллә, дип уйладык без.

Җәй көне иде. Кызлар белән урманга киттек. Мияубикә дә иярде. Урман яңгыратып җырладык, уйнадык. Кайтырга чыксак, песи юк. Лилия белән Ландыш каушап калдылар. Ниндидер тавыш ишетелде. Мияубикә тавышы иде бу. Тавыш килгән төшкә барсак – песиебез әнисенең үле гәүдәсе янында утыра.

Мыраубикәне каен төбенә җирләдек. Мәчеләр язмышы да кешеләрнекенә охшашрак икән... (103 сүз) (Вакытлы матбугаттан)  

Сочинение. №3  Ихтирамлы булу

Сочинение.  №4 Укытучым.

Диктант. №4  Умырзаялар.

Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шәйхетдинова З.В. “Диктантлар һәм изложениеләр ” – Казан, ”Яңалиф” нәшрияты, 2006. -132 б.(23 бит)

Ургылып, күбекләнеп акккан елга буенда шактый басып тордык. Күпме шулай дәвам иткән булыр иде, белмим. Әхмәт абый мине яр буеннан читкәрәк, кырдан тәмам ачылган үзәнгә чакырды. Сөенечемнән кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым:

  • Умырзаялар! Әхмәт абый, умырзаялар бит болар!

Әхмәт абый аларга карап тынып калган. Умырзаялар да, күзләрен кыса төшеп, аңа карыйлар. Күзләрендә чык бөртекләре җемелди.

Әхмәт абый миңа берничә умырзая чәчәге җыеп бирде. Алар да минем кебек елмаялар иде. Нигә елмаясыз сез, умырзаялар? Чәчәкләр эндәшми.

Без кайтырга чыктык. Бөтен җирдә яз сулышы.Бөтен җирдә үзгәреш. Агачлар яфрак яра. Сыерчыклар сайрый.

Әллә нигә моңлы да, шомлы да, җырлы да быелгы яз. Нидер кычкырасым, җырлыйсым, атлап барган Әхмәт абыйны кочып аласым килә.

Бирем. Билгеләнгән җөмдәдә тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.

Сочинение №5 Әниләр –гаҗәеп әйбәт кешеләр.

 Контроль диктант. №5 Су.

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

Көнгә ике литр су эчәргә кирәк, дип чаң суга врачлар. Без исә кола, компот, соклар җыябыз. Әмма игътибар: һәр сыекчаны да теләгән кадәр эчәргә ярамый. Баксаң, сок – эчемлеккә түгел, ризыклар рәтенә кертелә икән.

Су эчәсе килгәндә, газсыз гади су эчәргә кирәк. Чөнки шикәр тутырылган газлы сулар, соклар канны куерта гына, һәм кеше үзен начар хис итә башлый.

Әгәр ашказаны белән проблемаларыгыз бар икән, ул вакытта тәмләндерелгән сулар белән мавыгу тыела. Сокларны да су кушып эчәргә кирәк, чөнки андагы кислоталар ашказанын зарарлый. Тагын бер кагыйдә: сокны көннең беренче яртысында эчәргә киңәш ителә. Чөнки ул вакытта организм микроэлементларны мөмкин кадәр күбрәк үзләштерә.

Матур һәм сау булырга телисез икән, үз исәнлелегезне кайгыртырга онытмагыз!

(120 сүз) (“Ялкын” журналыннан)

Сочинение  №6 “Гаделлекне ничек аңлыйбыз?”

Изложение  №2 “Табылдык”

(З. Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003, 58-59 битләр.)

Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән кош тоткандай сөенеп кайтып керде. Ишек секунд эчендә диярлек ачылып ябылды. Резин итекләр як-якка авып калды.

- Әни, диде ул бүлмә ишеген ачуга, бу сүзнең искиткеч бер куанычны җиткерү теләге белән әйтелгәне сизелеп тора иде: - Мин акча таптым! Менә! Унлык!

Дүрткә бөкләнгән кызыл акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Васыйл абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк лепелдәп куйды: “Әти-әнисе нәрсә әйтер икән?” Шул мизгелдә күңел балачакка кайтып, үзем белән булган бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем.

... Беренче сыйныфта укый идем. Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Бәхет кошы тоткандай, аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә 8 сум акча : берсе- бишлек, икенчесе өчлек иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә, сумкамны күздән ычкындырмадым.

Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде. “Әни,акча таптым,”- дип, кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып, эчендәге акчасын карады. Әнинең “Молодец, кызым!”- дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк. Ләкин... Әйтерсең мин тоткан бәхет кошы пыяла булган да. Ул әни кулыннан ялгыш төшеп китеп чәлпәрәмә килгән. ” Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар, сораштырырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки, иясе табылыр,”- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шулкадәр көчле тәэсир иткән. Күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде.

...Икенче көнне Гөлнара тапкан унлык кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды. (344 сүз) ( Көндәлек матбугаттан)

Еллык контроль диктант  Гөлләр.

( Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. Татар теле: Контроль эшләр һәм диктантлар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2015.-104б.)

 Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә. Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау. Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде. Беренче сентябрь көнне тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы! Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гөлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән кеше төсле чибәрләнеп китте. (120 сүз) (Мәсгут Кәримовтан.)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

9 нчы сыйныф өчен бәяләү нормалары

Контроль диктантның күләме: 110—120 сүз (уку елы башында), 120-125сүз ( уку елы ахырында). Грамматик биремле диктант булганда сүз саны киметелергә дә мөмкин.

Бәяләү:

1.        Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела. (1 орф-к, 2 пункт. хата булырга мөмкин)

2.        2 орф-к, 2 пункт. яки 1 орф-к, 4 пункт. хаталы эшкә “4”ле куела.

3.        4 орф-к, 4 пункт. яки 3 орф-к, 6 пункт. хаталы эшкә “3”ле куела.

4.        6 орф-к, 5 пункт. яки 5 орф-к, 8 пункт. хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложение күләме : уку елы башында сүз саны  350—370, язма күләме –135—140; уку елы ахырында сүз саны 370—390  сүз, язма күләме140—145  сүз.

Бәяләү: фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә. ике төрле билге куела : эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен һәм грамоталылыкка.

     1.Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары  булмаган эшкә “5”ле куела.(1 орф., 2 пункт. яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин)

     2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә,1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орф., 2-3 пункт., 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

    3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орф., 4 пункт., 2 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

   4. Эзлекле стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә , фактик һәм техник хаталар күп  булса, 4 орф., 5 пункт., 3 грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Сочинение

Бәяләү:

   1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә , фактик  хаталары  булмаса, бай телдә , образлы итеп язылса,  эшкә “5”ле куела.(1 орф. яисә 2 пункт. яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин)

   2.  Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә,1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орф., 2-3 пункт., 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

   3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүз байлыгы ярлы булса, 3 орф-к, 4 пункт. яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

   4. Язма темага туры килмичә, план нигезендә язылмаган булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, 5 орф., 8 пункт. яисә 4-6 с



Предварительный просмотр:

10 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен контроль-үлчәү материаллары

Кереш контроль диктант   №1“Туган җир”

.Н.В.Максимов, С.М. Трофимова, М.З.Хәбибуллина “Татар теленнән диктантлар һәм  изложениеләр җыентыгы”,Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты,2005. – 159 б 

Туган җирне сагыну дигән хис тә төрле дәрәҗәдә, төрлечә була икән.

Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара! Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда? Кинәт авырдың,ди. Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк? Синең өчен анда беркем дә җавап бирми, син анда берәүгә дә кирәк түгел. Чит дөньяның иң эре башкаласында иң зур урамның уртасында син – ком бөртеге, син – нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың. Мин бу хисне күп тапкырлар дөньяның күп калаларында кичердем.

Чын сагыну үзен шунда танытты.

Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы,үз чишмәләре, үз таулары бар. Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан,чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә.

Җир шарында алты кыйтга бар, алар һәрберсе үзенчә матур. Әмма иң матуры – син туган, син үскән җир.

Бирем. Урамнарында, беркем сүзләренә морфологик анализ ясарга.

Изложение  №1 Халык көйләре һәм Илһам Шакиров

З.Н. Хәбибуллина, М.А.Вәлиуллин, Х.Г.Фәхриева “V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр”, Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты, 2003. – 104 б;  (66-67 бит)

     Татар халык көйләрен, бигрәк тә борынгы җырларны башкаруда Илһам Шакиров аерым бер урын алып тора. Мәшһүр җырчы иҗатын татар халык җырларын башкаруда, һичшиксез, аерым бер чор итеп карарга була. Гомумән, ул халык җырларының фәлсәфи тирәнлеген, эстетик югарылыгын, кайнар хисен һәм моң-сагышын ачып бирүдә моңарчы берәү дә ирешмәгән, гаҗәеп зур уңышларга иреште.

     Илһам Шакиров иҗаты турында сөйләгәндә, бер хатирәгә урын бирәсе килә... Җылы август киче иде. Без, Кама елгасы буенда борынгы истәлекләрне өйрәнеп йөрүче бер төркем археологлар, көне буе эшләгәннән соң, лагерьга кайтып киләбез. Лагерь дигәнебез- өсте ябулы бер машина да, аның янында ялгыз палатка. Килеп җиткәндә, шоферыбыз, бик тырышып, кичке аш пешерү эшләрен хәстәрләп йөри иде. Тиз генә елга суында юынып алдык та аш белән ботка да пешереп ташладык. Без ашап бетергәнче, караңгы төшеп өлгерде. Әмма аңа карамыйча, учак яктысында гына чәй эчәргә тотындык. Җитмәсә, бөтен тирә-юньне ниндидер бер моң чолгап алган.

     Ул арада Казаннан кичке концерт башланды. Татар халык көйләре. Менә сиңа мә- моң өстенә моң!

     Фортепьянода ярсулы кереш. Аңа җырчының көчле тавышы кушыла:

Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб!..

     “Кораб” җырының үзәгендә- күп газапларга дучар булган татар язмышы... Бер җырны икнчесенә алмаштыра. Шул ук җырчының моңлы тавышы ишетелә:

Китми күңелемнән һич

Шул сөекле илкәем;

Анда минем сөйгән халкым,

Анда сөйгән әнкәем...

     Илһам башкаруында шушы ике җыр туган ил, туган туфрак төшенчәсен бөтен тулылыгы белән ачып биргәндер сыман тоелды. Күзгә йокы кермәде. Әле лагерь йокыга яткач та, елга буйлап озак кына йөрдем.

     Гомумән, моң ул- ата-бабаларыбызның күңеленнән, үзебезнең туган җир һәм туган туфрагыбыздан шытып чыккан, гасырлар буена сөйгән халкыбыз тарафыннан кадерләп үстерелгән олы хис. Моң- кешенең күңелендә булган шул олы хисне әйтеп бирә белү. Ә җырчы тавышы өчен- шул көйне “алтынын коймыйча” башкара алу.  (290 сүз)

Сочинение №1  “Хезмәткә-хөрмәт”

Контроль диктант №2  Исәнбикә аланында

Н.В.Максимов, С.М. Трофимова, М.З.Хәбибуллина “Татар теленнән диктантлар һәм  изложениеләр җыентыгы”,Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты,2005. – 159 б. (82 бит)

Исәнбикә – өчпочмаклы бер култык болын. Аның төньягы ташлы, чокырлы тауларга терәлә. Бу таулар бераз гына сөзәкләнеп дулкынланалар да, кинәт баскычланып, ак башлары белән күккә таба күтәрелеп менеп китәләр. Болынның көнбатыш ягы аз гына калкулана да киң арыш басуына тоташа. Көньягы белән көнчыгыш якларын, бераз әйләнеп килеп, Өзән елга юып үтә. Монда яшел таллар үсә, бер җирендә начар селкенгән сазлык, түмгәклек, бер урында, кечкенә тамак белән кереп, түгәрәк, ләкин тирән үк бер күл ясап ага.

Кояш күтәрелә башлады. Агачлардан, таулардан югары менеп китте. Ул күтәрелгән саен, җирдә дә, һавада да иртәнге юешлек кимеде, җәйге челләнең эссе көне кызганнан-кыза барды. Кечкенә кыз Фәгыйлә арыды, кояшта тирләп, кызарынып бетте. Башкалар белән бер үк уңайдан печән җыеп бара алмый, калынрак урыннарда  күбәсен китерергә көче җитми башлады, ләкин хәлем бетте дип туп-туры әйтергә гарьләнде.

Бирем. Бирелгән сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә

Исәнбикә, өчпочмаклы, төньягы, баскычланып, көнбатыш, сазлык.

Изложение №2   Синең әниең

З.Н. Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты, 2003. – 239 б; (98-99 нчы битләр)

 

Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, - дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”.

Әни, Туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. (323 сүз) ( И. Газидан)

Сочинение №2“Иң кадерле кешем”

Еллык контроль диктант  №3   “Вөҗдан һәм намус”

З.Н. Хәбибуллина, М.А.Вәлиуллин, Х.Г.Фәхриева “V-XI  сыйныфлар өчен язма эшләр”, Казан,  ,,Мәгариф” нәшрияты, 2003. – 104 б;  (63 нче бит)

Кеше кайчан да булса берәр начар эш, гаделсезлек эшләсә һәм аны яшерсә, бу турыда беркем дә белмәсә дә, аның күңеле тыныч булмый. Ул газаплана, уйлана.  Аның эше бармый: китап алып утыра – укыйсы килми, яраткан шөгыле дә күңеленә рәхәтлек бирми.

Кешене вөҗданы газаплый, тынычлык бирми, дигән сүз бу.

Вөҗдан – кешедәге иң гүзәл хисләрнең берсе. Берәр кеше турында сөйләгәндә: “Нинди саф вөҗданлы кеше ул”, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Андый кешеләр – җир йөзендәге иң әйбәт кешеләр.

Үз-үзеңдә вөҗдан хисен тәрбияләргә мөмкин һәм аны хәзер үк, мәктәп елларыннан ук башларга кирәк.

Ә намус ни өчен кирәк? Нәрсә соң ул? Намуслы кеше – барлык кешенең ихтирамына лаек кеше ул. Кешене намуслы булганы өчен хөрмәт итәләр. Кешеләрнең үз намусын сакларга, берәр начар эш аркасында намусына тап төшермәскә тырышуы очраклы түгел. Андый кешеләр үз-үзләрен дә ихтирам итәләр. (130 сүз)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Сочинение  №3 “Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш”

10 нчы сыйныф өчен бәяләү нормалары

Контроль диктантның күләме: 125-130 сүз (уку елы башында), 130-140сүз ( уку елы ахырында). Грамматик биремле диктант булганда сүз саны киметелергә дә мөмкин.

Бәяләү:

1.        Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела. (1 орф-к, 2 пункт. хата булырга мөмкин)

2.        2 орф-к, 2 пункт. яки 1 орф-к, 4 пункт. хаталы эшкә “4”ле куела.

3.        4 орф-к, 4 пункт. яки 3 орф-к, 6 пункт. хаталы эшкә “3”ле куела.

4.        6 орф-к, 5 пункт. яки 5 орф-к, 8 пункт. хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложение күләме : уку елы башында сүз саны 390-410 , язма күләме –145-155; уку елы ахырында сүз саны 410-430 сүз, язма күләме 155-165 сүз.

Бәяләү: фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә. ике төрле билге куела : эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен һәм грамоталылыкка.

     1.Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары  булмаган эшкә “5”ле куела.(1 орф., 2 пункт. яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин)

     2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә,1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орф., 2-3 пункт., 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

    3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орф., 4 пункт., 2 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

   4. Эзлекле стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә , фактик һәм техник хаталар күп  булса, 4 орф., 5 пункт., 3 грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Сочинение

Бәяләү:

   1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә , фактик  хаталары  булмаса, бай телдә , образлы итеп язылса,  эшкә “5”ле куела.(1 орф. яисә 2 пункт. яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин)

   2.  Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә,1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орф., 2-3 пункт., 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

   3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүз байлыгы ярлы булса, 3 орф-к, 4 пункт. яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

   4. Язма темага туры килмичә, план нигезендә язылмаган булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, 5 орф., 8 пункт. яисә 4-6 сөйләм



Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф өчен I чиреккә татар теленнән  йомгаклау контроль эше (диктант).

Бакчада.

Бакчда кәбестә, кыяр, помидор бик уңды. Без кыярларны, помидорларны күптән җыйдык инде. Көз булса да, көннәр матур. Бүген дәрестән соң кәбестәләрне җыймакчы булабыз. Җәй буе үстергән яшелчәләрне җыю бик күңелле  бит! (31 сүз)

I яртыеллыкка татар теленнән  йомгаклау контроль диктанты (татар төркеме).

                                            Кышкы уеннар.

Салкын кыш килде. Ап-ак кар яуды. Елгаларны калын боз каплады.

Балалар шугалак ясадылар. Шугалакта шау-шу. Тимераяклар чыңлый. Безнең ишек алдында кар бабай утыра. Малайлар аның янында кардан ныгытма төзеделәр. Көн саен алар төрле уеннар уйныйлар.(35 сүз)

III чиреккә татар теленнән  диктант.

Яз килде.

Ямьле яз килде. Бөтен табигать җанланды. Якты кояш җирне җылытты. Карлар эреде, тамчылар тамып бетте. Челтер- челтер гөрләвекләр акты. Агачлар ефәк кебек яшел яфракларга төренде. Алмагачлар чәчәк ата башлады.

Җылы якка киткән кошлар кайта башладылар.( 35сүз)

Йомгаклау контроль  диктанты (татар төркеме).

Җәй көне.

Матур җәй җитте. Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Бөтен җирдә яз исе аңкый.Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый. Алмагачлар яфрак ярды, чәчәк ата башлады. Болыннарда чуар күбәләкләр оча. Мәктәпләрдә укулар бетә. Җәйге ял башлана. ( 37 сүз)

Биремнәр: Беренче җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә.

Сүзлек диктанты №1

  Карабодай, ата-ана, кара карга, акккош, кура җиләге, савыт-саба, Илшат, әти-әни, Яр Чаллы, ашъяулык, бал корты, ир-ат, эшмәкәр.

Сүзлек диктанты №2

Аның кул..., синең дәфтәр..., минем әби..., аның сумка..., минем эш..., синең юл..., аның урам..., минем исем..., синең адрес....

Сүзлек диктанты №3

Сүзләрдән җөмләләр төзергә.

Зур, һәм, мәктәп, якты, безнең.

Сыйныфта, без, укыйбыз, дүртенче.

Икенче, урнашкан, кабинеты, катта, табиб.

Сүзлек диктанты №4

Кызыклы, әдәпле, яшел, кызыл.

Бирелгән сүзләр аергыч булырлык итеп җөмлә төзергә.

Изложение.  Безнең Муса.

Муса спорт ярата иде.  Иртән гимнастика ясый.  Аның янына  дуслары килә. Муса аларга үзенең шигырьләрен укый.

Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.

Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак.



Предварительный просмотр:

  5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен контроль үлчәү материаллары

 

Диктантлар

Күңел күзе

Камил әтисе белән урманга барды.

Ул нарат кәүсәсендә тиенне күрде. Нәни генә бер йомгак, койрыгы үзеннән дә зур. Тиен бер ботактан икенчесенә сикереп уйнады. Аның уйнавы кызык иде. Әнә ул ал тәпиләре белән нарат күркәсен эләктереп алды. Аны әйләндереп карады һәм җиргә атты. Камил көлеп җибәрде. Тиен тавыштан курыкты һәм күздән югалды.

                                                                                        (52 сүз) (Р.Хафизовадан)

Дүрткүз

Абый миңа нәни генә эт баласы бүләк итте. Ул шундый матур. Үзе кара, ялтыравыклы йонлы, ак муенлы. Алгы тәпиләре аның ак перчатка кигән кебек ап-аклар. Ә күзләре сап-сары. Ике кашы өстендә бармак башы кадәр соры йон таплары бар. Алар нәкъ күз урыны кебек торалар. Шуңа да без эт баласын Дүрткүз дип атадык.

                                                                                           (52 сүз) (А.Алиштан)

Каен

Мин тәрәзәдән урамдагы каенга карарга яратам.

Кышын каен көмеш бәс белән каплана. Аңа шаян кызылтүшләр куна.

Язын каенда кечкенә яфраклар барлыкка килә. Аның нәзек ботакларын кечкенә яшел алкалар бизи.

Җәй - иң матур ел фасылы. Җәен каен купшы яшел күлмәк кия.

Көзен агачның яшел бөдрәсендә сары толымнар барлыкка килә.

Каен һәр ел фасылында матур!

                                                                  (53 сүз) (“Хайваннар дөньясы” китабыннан)

Кит

Кит суда яши, ләкин ул балык түгел. Балыклар саңаклары белән сулыйлар, ә китның үпкәләре бар. Аның борыны юк. Борын урынына башында ике тишек бар. Кит шулар аша сулый.

Китның тиресе шома һәм тәңкәсез. Тире астында калын май катламы бар. Ул китның тәнен җылыта. Китның сулавы ерактан күренә. Бу вакытта су өстендә фонтан атылган кебек була.

                                                                       (55 сүз) (“Туган тел” китабыннан)

Кышны каршылау

Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.

Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар.

                                                            (55 сүз) (“Натуралист” язмаларыннан)

Туган ил кайдан башлана?

Кыш белән язның, җәй белән көзнең үз матурлыгы бар. Бу матурлык бер-берсен кабатламый. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, гүзәл.

Туган илебез дә карап туймаслык матур һәм бай!

Менә шул туган туфрак, туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Туган ягыңны онытма, кечкенә дустым!

                                                                                (55 сүз) (Г.Галиевтән)

Изложениеләр

Песнәк

Идриснең песнәге бар. Койрыгы кап-кара, түшләре сары, яңаклары ап-ак, битен гел юып йөри ул. Түбәтәен томшыгына ук төшереп кигән. Алар инде әллә кайчан дуслаштылар. Кар яуганчы ук. Идриснең дусты тәрәзә каршындагы агачка куна. Әтисе белән әнисе эшкә киткәч, Идрис берүзе кала. Янында дусты булгач, Идрис ялгыз калырга курыкмый.

Песнәк Идриснең тәрәзә янына килүен көтеп кенә тора. Шунда ук тәрәзә рамына килеп куна һәм кара төймә күзләре белән дустына карый. Идрис форточканы ача һәм икмәк валчыклары ыргыта. Песнәк тиз генә алар артыннан очып төшә. Кар өстеннән валчык чүпли, башын иеп, Идрискә рәхмәт әйтә. Аның рәхмәт әйтүен Идрис кенә аңлый.

(97 сүз) (Р.Хафизовадан)

Март

Кыш бетә, ә яз башлана. Көндезге кояш кар ныгытмаларын вата. Бөтен җирдә тамчы тамганы ишетелә.

Иртән өстә кояш балкый, аста кар ялтырый. Өйләр янында чыпчыклар күңелле чыркылдый һәм күгәрченнәр гөрләшә. Урманда тукраннар барабан кагалар. Март аенда урман да җылына. Агач ботакларында бөреләр бүртә. Каен, талларның ботаклары соргылт төскә керә.

Һәркайда сыерчыклар өчен оялар куела. Карга, чәүкә, саесканнар күлләвектән су эчә.

       (60 сүз) (Н.Сладковтан)

Керпе

Мин куак төбендә керпе күрдем. Керпеләрнең тычкан тотканын беләм. Мин аны өйгә алып кайттым. Чәнечкеле йомгакны идән уртасына куйдым һәм язарга утырдым. Үзем керпегә карыйм. Ул үзенә карават астында урын тапты.

Кич белэн мин лампа яндырдым. Шулвакыт керпе карават астыннан йөгереп чыкты. Ул, лампаны күреп, урамда ай чыккандыр дип уйлагандыр. Керпеләр ай яктысында аланнарда йөрергә яраталар бит. Ул бүлмәне урман аланы дип белеп йөри башлады.

Мин газетаны идәнгә куеп, йокларга яттым. Үзем бүлмәдә керпенең кыштыр-кыштыр йөргәнен тыңлыйм. Керпе тиз генә газетаны энәләре белән эләктерде һәм почмакка алып китте. Ул тиз арада газетадан үзенә чын оя ясады.

Шулай итеп, керпе миндә тора башлады. Чәй эчәргә утырган саен, кунагымны онытмыйм: савытына һәрвакыт сөт салам яки күмәч бирәм.

       (115 сүз) (М.Пришвиннан)

Ләкләк

Ләкләкләр авыл йортының түбәсенә зур, киң оя ясыйлар. Кешеләр аның белән дуслыкны сакларга тырыша.

Әгәр ләкләкләр сезнең йортның түбәсенә оя корсалар, һәр елның язында шунда әйләнеп кайталар. Ләкләк оясында ике яки биш нәни кошчык туа. Алар оядан кешеләргә ышаныч белән карыйлар, әти-әниләренең аудан кайтканын көтәләр. Көзгә бу ләкләкләр көчле, зур кошларга әйләнәләр. Алар көньякка очып китә. Яз көне кешеләр ышанычлы дусларының кире әйләнеп кайтуын көтә.

    (65 сүз) (“Хайваннар дөньясы” китабыннан)

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография буенча йомгаклау тесты

“А” төркеме өчен.

1.Тел арты[к],[г]авазлары булган сүзләрне табыгыз.

А.Табак, суган, колмак;

Б.вәгъдә, вәгазь, газиз;

В.дикъкать, зәгыйфь,кодрәтле

Г.графин,көзге, гер

2.Кече тел[къ], [гъ]авазы булган сүзләрне табыгыз.

А.Вәгъдә, гозер, канәгать;

Б.герой, газета, коллектив;

В.команда, гигант, герб;

Г.ефәк, диңгез, зәңгәр.

3. к, г хәрефләре кайчан тел арты[к],[г]авазлары белән белдерә?

А.Калын сүздә һәм калын иҗектә;

Б.нечкә сүздә һәм нечкә иҗектә;

В.алынма сүздә:

Г.калын яки нечкә сүздә.

4.Нинди сүзләрдә к, г хәрефләре һәрвакыт тел арты[к],[г]авазларын белдерә?

А.Калын сүзләрдә;

Б.нечкә сүзләрдә;

В.татар теленең үз сүзләрендә.

4.Шигырь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?

А.6 хәреф, 6 аваз;

Б.6 хәреф, 7 аваз;

В.6 хәреф, 5 аваз.

Җаваплар:4,1,2,2,3

“В” төркеме өчен.

1.Фонетика нәрсәне өйрәнә?

А.Сүзләрнең ясалышын;

Б.сөйләм авазларын;

В.сүзләрнең дөрес язылышын.

2.Татар телендә ничә сузык аваз бар?

А.6;

Б.11;

В.12.

3.Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

А.[а]авазы кебек;

Б.[о]авазы кебек;

В.[о]га охшатып, бераз иренләштереп.

4.Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

А.Тартык авазларга карап;

Б.яңгырау авзларга крап;

В.сингармонизм законы нигезендә.

5.Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

А.[а],[ә]сузыкларына;

Б.[и],[э(е)]сузыкларына;

В.[о],[ө] сузыкларына.

Җаваплар:3,3,3,3,3

“С” төркеме өчен.

1.Төзелеше ягыннан нинди иҗекләр була?

А.ачык;

Б.ачык һәм ябык;

В.ябык;

Г.калын әйтелешле.

2.Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куяр идегез?

К...ммәт, ди...к...ть, г...мер.

А. и, к, ә, һәм е;

Б. и, к, а һәм е;

В. ый, къ, а һәм о;

Г. ый, к, ә һәм о.

3. Кәгазь сүзендә ь хәрефе нинди хезмәтне үти?

А. алдагы тартыкның нечкәлеген күрсәтә;

Б. аеру билгесе;

В. кече тел авазы барлыгын белдерә;

Г. иҗекнең нечкә укылырга тиешлеген белдерә.

4. Күп нокталар урынына тиешле сүзне табыгыз.

Без Татарстан ... янында басып торабыз, зур шәһәрләрне эзлибез.

А.Картасы;

Б.кыры;

В.чиге;

Г.башкаласы.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язар идегез?

Г...дәт, дә...вә, зәвы..., к...пка (баш киеме).

А. ә, г, к һәм и;

Б.а,гъ, к һәм е;

В.ә, г, к һәм ый;

Г.а, г, г һәм е.

Җаваплар:2,3,4,2,2

                                        “СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ” темасына тест.

А1.Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән?

Кай – та –лар, сү – зем – не;

Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;

Ки – лер – ләр, ба – рыр –сыз;

А2.Бер мәгънәле кисәктән торган  сүзләр:

Элгеч, эзтабар, җиләс;

Сүзчән, кайтыр, уйламаган;

Сандугач, карлыган, яфрак.

А3. Ике  мәгънәле кисәктән торган сүзләр:

Егерме, юлдашка, сөйлә;

Өченче, карлыгачка, утырды;

Тиңдәшсез, санаган, кызларның.

А4. Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?

Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;

Са – бын, са – тып,  са – ры – рак;

Кар – лан – ган, яшь – келт, җитмеш – енче.

А5.Ясагыч кушымчалары булган сүзләр:

Кием, белгеч, йонлач;

Мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;

Көткәннәр, балалар, җиңелчә.

А6. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләр:

Бишлек, сөенеч, такталы;

Бишенче, сөлге, туктадык;

Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.

А7. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр:

Җиденче, кызчык, укыячак;

 Бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;

Һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.

А8. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:

Урак, урман, урды;

Карга, карлы, карсыз;

Көйлә, көйле, көйсез.

Сүз ясалышы буенча тест

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәт

а) кай-та-лар, сү-зем-не

ә) кит-ә-сез, эш-лә-гән

2.Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәт:

 а) са-бын,са-тып,са-ры-рак

ә) кар-лар,сөз-геч-кә,яшь-лек

3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) белгеч,юлдаш,йонлач

ә) мәктәпкә,яшьрәк,балалар

4.Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) бәйрәмнәр, биегрәк,килмәде

ә) һәйкәлнең,үрделәр,иптәшеңнән

5.Модальлек кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) кызгылт,дускай,күлләр

ә) матурлык,сүзчән,сердәш

6.Дуслык сүзенең нигезе нинди ?

а) тамыр

ә) ясалма

7.Тамырдаш сүзләрне күрсәт:

а) кешелек,кешелекле,кешелексезлек

ә) җырлы,җырсыз,җырчы

8. Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне күрсәт:

а) элгеч,эзтабар,җиләс

ә) сүзчән,кайтыр,уйламаган

б) сандугач,карлыган,яфрак