Татар теле дәресләренә

Аглиева Гульназ Фоатовна

Предварительный просмотр:

Татар теле

                                                            Сыйныф: 5 (татар төркеме)  

Дәрес темасы: Орфографик сүзлек төзибез

Максат һәм бурычлар.

1. графика һәм орфография буенча өйрәнгәннәрне гамәли куллану күнекмәсен үстерү һәм ныгыту; сүзләр язылышында өйрәнгән кагыйдәләрне тану, табу һәм урынлы куллану күнекмәсен үстерү  һәм ныгыту;

2. игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне, бәйләнешле сөйләмне, иҗадилыкны үстерү;

3. уку материалын актив үзләштерүгә кызыксындыру ,туган телебезгә  сак һәм кызыксынучан караш, хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы. Дәрес-проект.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, матур әдәбияттан үрнәкләр, комьютер

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Сәламләү.

Укытучыны сәламләү.

Шигырь тыңлау, сөйләшү.

Тыңланган шигырь буенча сораулар бирә белү

Актуализация

Дәреснең максаты билгеләнә. Графика  - 

 Орфография -                              

( Модельне тутыр, фикерләшеп, дәрескә максат билгеләнә.)

 Көтелгән   җавап:

Графика  -                          сөйләм авазларының язуда бирелү                                                              ысулларын өйрәнә торган бүлек

Орфография -             сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек

Мөстәкыйль эшли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Нинди сүзлекләр бар?

Орфографик, тәрҗемә, аңлатмалы,фразеологик, синонимнар...

Логик фикерләү сәләте

Авырлыктан чыгу

Орфографик сүзлектән файдаланып, сүзләрдәге хаталарны төзәтеп  язарга.

Йомош, явлык,  хәйкәл, ауру, дингез,класташ, конгоз.

Беренче төркемдәге укучылар эшен укытучы тикшерә, икенче төркемдәгеләрнең эшен беренче төркемнәр тикшерә. Бу вакытта икенче төркем укучылары орфографик сүзлек белән эшли: кызыксынган сүзләрнең язылышын карыйлар.

Үзара тикшерү

Яңа материал аңлату.

Физминут

Димәк, без бүген нәсәләр эшләрбез?

Сүзлекләр нинди тәртиптә төзелгән?

Орфографик сүзлек төзибез.

Төрле кагыйдәләргә сүзлек төзибез.

 “Кар атыш” уены уйнала. (Беренче укучы әйткән сүз нинди тартыкка бетсә, икенче укучы шул тартыктан башланган сүз әйтә).

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

Мөстәкыйль эш. Группаларда эш.

Һәр группа бер орфограмма өстендә эшли:

1.О-ы язылышы

2.Ө-е язылышы

3.В хәрефенең язылышы

Эш бүленеше:

1.Баш редактор

2.Рәссам-бизәүче

3.Сүзлек белән эшләүчеләр

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

Проектны яклау.

Проектны яклау.

Матур дөрес итеп сөйли белү

Рефлексия

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.

Тагын башка төрле темага сүзлекләр төзергә була: гаилә, мәктәп, уенчыклар, агачлар һ.б.

Үз эшен бәяли белүе.



Предварительный просмотр:

Татар теленнән технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Сүз турында хикәя (проект төзү)

Максат

1. Сүзгә лексик анализ ясауны гамәли куллану күнекмәсен, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм дәрәҗәсе турында  өйрәнгәннәрне урынлы куллану күнекмәсен үстерү  һәм ныгыту;

 2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: Проект эшен башкаруга сәләтлелек; проект эшен башкарганда татар әдәби теленең нормаларын саклау һәм дөрес язу кагыйдәләрен үтәү;

П: «Лексикология» бүлеге буенча белемнәрне гомумиләштерү

Ш: Проект эшен башкаруга кызыксыну уяту.

Дәрес тибы

Дәрес-проект

Җиһазлау

Төрле сүзлекләр, матур әдәбияттан үрнәкләр, комьютер

Төп төшенчәләр

Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар әдәбияты

Төп чыганак

Өстәмә чыганаклар

Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү

Укытучыны сәламләү.

Шигырь тыңлау, сөйләшү.

Тыңланган шигырь буенча сораулар бирә белү

II. Белемне актуальләштерү

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау

Дәреснең максаты билгеләнә. 

Лексика-      Лексикология-                        

Лексика-   телнең сүзлек составы.   Лексикология- телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән                        

Мөстәкыйль эшли белү.

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү

_Сүзләр нинди мәгънәләрдә кулланыла? Татар телендә сүзләр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленә? Аларга билгеләмә бирегез.

Туры һәм күчерелмә

Омонимнар - язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле-төрле.

Синонимнар- охшаш мәгънәле сүзләр

Антонимнар- капма-каршы мәгънәле сүзләр

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү

IV. Яңа материал аңлату.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

Димәк, без бүген нәсәләр эшләрбез?

-Сүзләрнең мәгънәләрен без кайсы сүзлектән карый алабыз?

Безгә моны белү генә җитәме?  

-Сүзләр килеп чыгышлары, кулланылыш өлкәсе, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди төркемнәргә бүленә?

-Эшебез нәрсәдән гыйбәрәт?

Сүзләрнең лексик мәгънәләрен ачыклар-

быз.

Аңлатмалы сүзлектән

110 нчы бит.

Сүзгә лексик анализ тәртибен искә төшерү

Без бүген проект эшен башкарырбыз.

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

V.  Мөстәкыйль эш. Группаларда эш.

Һәр группа бер сүз өстендә эшли:

1 төркем  - авыз

2 төркем - аяк

3 төркем -колак

Эш бүленеше:

1.Баш редактор

2.Рәссам-бизәүче

3.Сүзлек белән эшләүчеләр

4. Матур әдәбият белән эшләүчеләр

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

VI. Проектны яклау.

1.Сүзнең лексик мәгънәсе

2.Тамырдаш сүзләр

3.Синонимнар

4.Антонимнар

5.Нинди сүзләр белән бәйләнеп килә?

6.Матур әдәбияттан үрнәкләр

Проектны яклау.

Матур дөрес итеп сөйли белү

VII. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.

Тагын башка төрле сүзләргә проект төзергә була: кул,су,сүз  һ.б.

Үз эшен бәяли белүе.



Предварительный просмотр:

Татар теленнән технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Хаталар өстендә эш. Сүзгә лексик анализ ясау

Максат

1. Сүзгә лексик анализ ясау үрнәге белән танышу; лексик анализ күнекмәсе булдыру.

 2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: План буенча эшләү эзлеклелеген билгеләү күнекмәсен үстерү.

П: Сүзгә лексик анализ ясау тәртибен белү; сүзгә лексик анализ (телдән, язма) ясау.

Ш: Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сүзләрнең урынын белеп куллану, мөстәкыйльлелеккә омтылу.

Төп төшенчәләр

Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар әдәбияты

Төп чыганак

Өстәмә чыганаклар

Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, өлге буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү

II. Белемне актуальләштерү

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау

1. Хаталар өстендә эш. Аңлатмалы диктанттагы хаталарны барлау.

- янәшә тартыклар

-хәз.заман хикәя фиг. заман кушымчасы (-ый, -и)

-ирен гармониясенең калын һәм нечкә вариантлары

-2нче зат фиг. кушымчалары(-сың, -сең)

2. Хәзер сез тест башкарабыз. Тест сораулары:

1).Лексикология  нәрсәне өйрәнә?

А) Сөйләм авазларын;

Б) Сүз төркемнәрен;

В) Телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын.

2)Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?

А) Синонимнар;

Б) Антонимнар;

В) Омонимнар.

3).Чыпчык тезеннән  фразеологик әйтелмәсенең антоним варианты нинди?

А) аз;

Б) күп.

В) начар

4) Алпавыт сүзе  кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди сүз?

А) неологизм;

Б) Тарихи сүз;

В) Архаизм.

5)Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне нинди сүзләр диләр?

А)яңа

Б) искергән

В)алынма

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү

Уку мәсьәләсен кую.

-Темага алып килгән әңгәмә үткәрү:

- Укучылар, алдагы дәресләрдә без татар теленең лексик составы бертөрле генә булмавын, аның даими үзгәреп торуын, аһәңле һәм бик бай булуын күрдек. Бүгенге дәрестә мәгълүматларны эзлекле системага китерербез, белемебезгә бәя бирербез. Моның иң кулай юлы  нәрсә дип уйлыйсыз? (сүзгә лексик анализ ясау)

IV. Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

-Төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә.

-Лексик анализ ясау тәртибе белән танышу. (110 бит)

-Үрнәк буенча бер сүзгә бергәләп лексик анализ ясау

Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)

Дөнья

1.        Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

Синонимы:  Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары,

антоним – ахирәт, омонимы юк.

2.Килеп чыгышы ягыннан - гарәп сүзе.

3.Кулланылыш өлкәсе ягыннан - гомумхалык сүзе.

4. Актив сүз.

5.Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.

V.  Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү

-фронталь эш,

-парлы эш,

-продуктив күнегүләр башкару.

1.Төркемнәрдә сүзләргә лексик анализ яса

-кул

-икмәк

-җир

2. ”Кайсы артык?”уены  226 нчы күнегү

3. Иҗади эш. №229 Сүзләр белән җөмләләр төзеп язу

4. Белемнәрне тикшерү  225нче күнегү

VI. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Өй эше.

Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

-Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

-Өй эше.

1.Баш сүзенә лексик анализ яса

2.Баш сүзе кергән табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр алып кил



Предварительный просмотр:

                                                                        Татар теле

                                                                        5 нче класс (татар төркеме)

Тема: [м], [н], [ң] тартыклары.

Максат:

Ш: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

М: тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; орфографик сүзлекне куллану; орфографик сүзлекне куллану; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

П: 1. сүзләрдә [м], [н], [ң] авазларын ишетергә, аларны дөрес укырга һәм язарга өйрәтү; 2. укучыларның орфографик сизгерлеген үстерү; 3. укучыларның орфографик сизгерлеген үстерү; 4.әниләргә карата ярату хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, ясалма таблица, дәреслек 

Дәреснең тибы: 

Яңа тема үзләштерү

Дәреснең планы.

  1. Оештыру моменты. Исәнмесез, утырыгыз.
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, бүгенге дәресне мин шигырь белән башламакчы булам. Сез аны игътибар белән тыңлагыз. Ә текстны аңлар өчен тактада сүзләр бирелгән, (карлыгач-ласточка, алабуга-окунь, бүдәнә-перепелка)

"Адашкан авазлар" С.Вәгыйзов

  • Укучылар, менә шундый хәлләр дә була икән. Ә ни өчен соң безнең карлыгачлар куакта пешеп утыра, ә карлыганнар күктә очып йөри?
  • Дөрес, укучылар, безнең шигыребездә авазлар бер урыннан икенче урынга адашып йөргәннәр икән.. Әйдәгез әле без аларны хәзер үз урыннарына куеп, шигырьне яңадан укып чыгыйк (шигырь укыла).
  • Димәк, укучылар, сүзләрдә дөрес хәрефләрне укымау, яки аларны дөрес куймау нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин? (сүзнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин)

Яңа теманы өйрәнү.

-    Хәзер тактага игътибар итегез. Тактада Э. Мөэминованың шигыреннән
өзек бирелгән. Кайбер сүзләрендә хәрефләр төшереп калдырылган.
Шуларга тиешлесен куеп укып чыгыйк әле.

А...а кү...еле балада шул, Бала кү...еле далада. Гозеркәйләр үтеп киткән, Сизел...и кай арада.

  • Укучылар, ә [и] урынына [ң] хәрефен куеп укысак, сүзнең мәгънәсе үзгәрерме? Үзгәрмичә, [ана] урынына [аңа] дияр идек. Ә аңа сүзе -юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы.
  • Балалар, "Ана күңеле балада, бала күңеле далада" мәкальне ишеткәнегез бармы? Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? ... Балалар, әниләребезне әниләр көненә генә түгел, ә көн саен, ел буена гына да түгел, ә гомер буе аларны яратып, саклап торыйк.
  • Укучылар, шигыребездә нинди тартык авазлар төшереп калдырылган?

([м], [н], [ң])

-   Димәк, бүгенге дәрес темасы нинди?

  • Дөрес, бүгенге дәрес темасы [м], [н], [ң] тартыклары, һәм бүген дәрестә без сезнең белән [м], [н], [ң] тартык авазларын ясалу ягыннан тикшерергә өйрәнербез. Дәфтәрләрегезне ачып число, теманы язып куегыз.
  • Тактада сүзләр бирелгән. 1) [м] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (малай, кием, күлмәк, имән), [м] авазы кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? Әйдәгез әле, көзгеләрегезне алып, [м] тартык авазын әйтеп карыйк, [м] -авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә тия. Шуңа күрә без аны нинди тартыгы дип әйтә алабыз? (ирен-ирен тартыгы). Дөрес балалар. Дәвам итик.
  • 2) [н] тартык авазы кергән сүзләрне дөрес укып чыгыйк (куян, тиен, каен, нарат), [н] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз, [н] авазын әйткәндә, тел өске тешкә тия. Шуңа күрә [н] авазын кайсы төркемгә кертә алабыз?(тел-теш тартыгы). Дөрес балалар.Дәвам итик.
  • 3)[ң] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (яңгыр, таң, бәрәңге, чаңгы), [ң] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз, [ң] авазын әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Шуңа күрә ул кече тел тартыгы дип атала.
  • Балалар, сүзләргә игътибар белән карагыз [ң] авазы [м] [н]дан тагын нәрсә белән аерыла?
  • Дөрес, укучылар, [ң] авазы сүз башында тора алмый.
  • Ул турыда Роберт Миңнуллин да шигырь язган. Үсми калган хәреф.
  • Димәк, балалар, [м] [н] [ң] тартык авазлары нинди сөйләм органнары ярдәмендә ясала? (ирен, тел, теш, кече тел)
  • Укучылар, ә тагын [м] [н] [ң] тартыкларын ничек дип йөртәләр? (борын тартыклары) Ә ни өчен соң аларны борын тартыклары дип йөртәләр? Бәлки борын катнашадыр. Әйдәгез әле шушы сорауга җавап эзләп табыйк. Борыннарыгызны тотыгыз һәм [м] [н] [ң] тартык авазларын әйтеп карагыз. Башка авазлар белән чагыштырып карыйк.
  • Балалар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? ([м] [н] [ң]тартык авазларын әйткәндә, һава борын аша үтә). Шуңа күрә аларны борын тартыклары дип йөртәбез.

Физминутка.

Белемнәрен ныгыту.

  • Ярый, балалар, ә хәзер дәреслекләрегезнең 41 нче битен ачыгыз, 93 нче күнегү (күп нокталар урынына борын тартыкларының тиешлесен куеп һәм җәя эчендә сүзләрдән файдаланып, сүзтезмәләрне төзегез).
  • Ә хәзер уйнап алыйк. Мин сезгә һәрбер төркемгә икешәр рәсем таратам. Сез [м] [н] [ң] тартык авазлары кергән сүзләрен табып дәфтәрләрегезгә язып аласыз. Тапкан сүзләрегез белән ике җөмлә төзисез. Кайсы төркем күбрәк табыр, шулар җиңә. Җаваплы кеше язганны укып чыгар.

Белемнәрен тикшерү.

-   Балалар, мин сезгә һәрберегезгә карточкалар таратам. Карточкаларда
шундый бирем: төшереп калдырылган
н_ң хәрефләренең тиешлесен
куеп, күчереп язарга.

1 нче карточка

Боры..., ела..., яше...,   ...арат, ди..., кавы..., ма...гай, саба..., та..., та...ышу, яла...аяк, суга..., са...дык, уры...,   ди...гез, му...ча, а..., уе..., я...гыр.

2нче карточка

Ио..., кара...гылык, куя..., ду...гыз, юы...у, а...а, бараба..., уры...дык, туга...,    күгәрче..., ире..., ...ефть, мс.дәр, тә..., печә..., саеска..., дошма..., а...лату.

 

 

3нче карточка

Бага...а, каза..., кө..., ...ур, муе...,   бура..., җи...елү, тыр...ак, ...ык, кае..., кара...гы, тә..., арысла...,   болы..., ку...ак, тор...а, җи...ү, сөс.еч, ты...лау.

4нче карточка

Зама...,   миһерба...лы, зә...гәр, ка...ат, ...арат, имтиха..., ...әкъ, та...ыш, са...дугач, да...лы,   ....урлы, бәрә...ге, ча...гы, ...ечкә, ка...ат, ки..., та...нар.

Йомгаклау өлеше.

Билгеләр кую.

  



Предварительный просмотр:

Татар теле

                                                            Сыйныф: 5 (татар төркеме)  

Дәрес темасы: Тамыр hәм кушымчалар.

Максат һәм бурычлар.

  1.Тамыр  hәм кушымча турында белемнәрне ныгыту.

  2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

  3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек  һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

 4.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдән сөйләү барышында татар әдәби теленең нормаларын үтәү.

П: Сүз төзелеше һәм ясалышының предметы, «тамыр», «кушымча» төшенчәләренең эчтәлеген белү; сүздә мәгънәле кисәкләрне аера белү; тамырның сүздә төп мәгънә белдерүче кисәк булуын белү; тамырдаш сүзләрне сүзнең төрле формаларыннан аера белү; сүздә тамырны дөрес аера белү һәм тамырдаш сүзләр сайлау; ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерә торган кушымчаларны аеру.

Ш: Сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

Төп төшенчәләр: Сүзнең тамыры hәм кушымчалары.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле, рәсем сәнгате

Дәрес тибы: Яңа тема.

Җиһазлар: Дәрескә презентация,  комьютер, карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Сәламләү. 1слайд.

Укытучыны сәламләү.

Караган рәсемнәр буенча сораулар бирү.

Актуализация

2 слайд.

Дәреснең максаты

билгеләнә. Сүзләрне тамырга кушымчага аера белү.                            

( Модельне тутыр, фикерләшеп, дәрескә максат билгеләнә.)

 Көтелгән   җавап:

Тамыр- сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.                                             

Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен(җырчы) яки формасын үзгәртә.(җырны)

Мөстәкыйль эшли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Нинди кушымчалар бар?

Сүз ясагыч кушымчалар, тартым, килеш кушымчалары, сан кушымчалары.

Логик фикерләү сәләте

Авырлыктан чыгу

3 слайд.Слайдтан файдаланып бирем эшләү.

Эшлә, Эшче, Эшлекле.

Белә,белемле, белгеч.

Күңелле, Күңелсез, Күңелләр.

Бу сүзләрнең кайсы кисәкләре уртак?  Биремне эшләү.

Эшлә, Эшче, Эшлекле.

Белә,белемле, белгеч.

Күңелле, Күңелсез, Күңелләр.

4 слайд ярдәмендә бирелгән биремне тикшерү.

Укучылар үзләренә билге куялар.Үзбәя.

Яңа материал аңлату.

Физминут

Димәк, без бүген нәрсәләр эшләрбез?

Сүзләрнең тамырларын hәм кушымчаларын табарбыз.

Тамыр сүзләр генә әйтсәм, кул чабарга.

Сүзләрнең тамырларын кушымчаларын табарбыз.

 “Кар атыш” уены уйнала. (Беренче укучы әйткән сүз нинди тартыкка бетсә, икенче укучы шул тартыктан башланган сүз әйтә).

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

Мөстәкыйль эш. Группаларда эш.

Һәр группага эш бирелә.

Сүз

Тамыр

Кушымча

эшче

эш

че

элгеч

эл

геч

урманчы

урман

чы

сусыз

су

сыз

саулык

сау

лык

кибетче

кибет

че

дуслык

дус

лык

hәр группа үзенең эшен башкара. Чылбыр буенча эшләрен бергәләп тикшерү.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

Сүзләр белән җөмләләр төзү.

5 слайд.Сүзләр бирелгән.ЭШ, БЕЛ,КҮҢЕЛ.

Җөмләләр уйлап. Җөмләләрне әйтү.

Матур дөрес итеп сөйли белү

Сүз ясагыч кушымчаларны карап китү.

6-13 слайд. Рәсемнәрне күрсәтеп.Сораулар бирү.14 слайдны карап китү.

Укучылар бирелгән сорауларга җавап бирәләр.

Җөмләләрне тулы итеп, дөрес итеп сөйләү.

Мөстәкыйль эш. Кушымчалар өстәп язарга.

Карточкаларда эш.15 слайд.

Укучылар  карточкадагы эшләрне эшлиләр.

Дөрес язу,чиста язу сәләте.

Китап белән эш.

244 нче күнегүне аңлату.

Тактада эшләү.

Дөрес итеп кушымчаларга аеру.

Рефлексия.

Өй эше.

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.

Укучыларның җаваплары.

Үз эшен бәяли белүе.



Предварительный просмотр:

Татар теле  5 класс

 Тема: Фонетика, орфоэпия, графика,орфография буенча белемнәрне кабатлау, тикшерү.

Максат:

Белем үзләштерү буенча:

 – графика һәм орфография буенча өйрәнгәннәрне гамәли куллану күнекмәсен үстерү һәм ныгыту;

 – сүзләр язылышында өйрәнгән кагыйдәләрне тану, табу һәм урынлы куллану күнекмәсен үстерү  һәм ныгыту; белемнәрне тикшерү;

  үстерелешле:

– игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне, бәйләнешле сөйләмне, иҗадилыкны үстерү;

тәрбияви:

– уку материалын актив үзләштерүгә кызыксындыру ;

–  туган телебезгә  сак һәм кызыксынучан караш, хөрмәт тәрбияләү.

 Дәреснең тибы:

Материалны ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:мультипроектор, мультимедияле экран,

Материаллар: һәр укучыда орфографик сүзлекләр, индивидуаль эш өчен биремнәр язылган карточкалар ,укучыларга таратырга терәк-таблицалар.

Дәрес   барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. а) Психологик уңай халәт тудыру;

Укытучы укучыларның сәламләвен кабул итә, хәлләрен - кәефләрен сораша.

  1. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

  Дәреснең максаты билгеләнә.

( Модельне тутырып бетерергә, фикерләшеп, дәрескә максат билгеләнә.)

 Көтелгән   җавап:

     Графика  -                          сөйләм авазларының язуда бирелү    ысулларын өйрәнә торган бүлек

    Орфография -             сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек

-Без бу бүлекләрне өйрәндек инде, димәк, бу дәрестә аларны кабатларбыз.

- Графика һәм орфография бүлеген  өйрәнеп бетергәннән соң, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәбезне билгеләп алыйк әле.  Теманы өйрәнгән вакытта кагыйдәләрне үзләштерә алмаган укучыларга беркадәр белешмә – кагыйдәләр бирик.

III.Төп өлеш.   Тиешле хәрефләрне куеп язарга.

Беренче тукталыш -

  1. У, ү, в хәрефләренең тиешлесен яз.

А__ыш, бога__, да__  ыл,  ра__шан, са__буллашу,тә__әккәл, хә__еф, я__ыз, җан__ар,  нә__рүз. (Бер укучы экран -тактада эшли)

Бирелгән сүзләрнең язылышы нинди кагыйдәләргә туры килә?

Кагыйдәләрне укытучы башлый, укучы дәвам итә.

       [w] авазы - …

  Икенче тукталыш -

  1. Нинди хәреф язар идең?

__олдыз, __омык,__өгерек,__огынты,__өзем,__ола,__отым,__өреш,__омшак,

__өз.    . (Бер укучы экран -тактада эшли)

Бирелгән сүзләрнең язылышы нинди кагыйдәләргә туры килә?

Кагыйдәләрне укытучы башлый, укучы дәвам итә.

 -Й сүз башында - ...

Өченче тукталыш -

3.Ә бу сүзләрдә нинди хәреф төшереп калдырылды икән?

Бор__н, дөр__с, койр__к, т__ймә, соңг__, ток__м, төлк__,төшк__, шомл__, бөт__н. . (Бер укучы экран -тактада эшли)

Бирелгән сүзләрнең язылышы нинди кагыйдәләргә туры килә?

Кагыйдәләрне укытучы башлый, укучы дәвам итә.

  - О һәм ө хәрефләре - ...

Дүртенче тукталыш -

4. Өйрәнгән кагыйдәләрнең кайсына нигезләнгән  икән бу сүзләр?

Сипкелле, болыннар, кайтты, тавыкка, зуррак, бәхәссез, гөлләр, чуртанны, биттән, урманнан, туганнар, кайнаррак,   бармассың, кабаттан.

               Кагыйдәләрне укытучы башлый, укучы дәвам итә.

-Янәшә ике бертөрле тартык...

Физкультминут. “Кар атыш” уены уйнала. (Беренче укучы әйткән сүз нинди тартыкка бетсә, икенче укучы шул тартыктан башланган сүз әйтә).

Бишенче тукталыш -

5. Сүзлек диктанты. Х һәм һ язылышы.

Хакимият, хата, һаман, бәхәс, хисле, һәлакәт,ихтыяр, аһәң,  сихри, мөһим,

рәхимсез, хәзинә.

Бирелгән сүзләрнең язылышы нинди кагыйдәләргә туры килә?

Дәфтәрләрне  янәшәдә утырган укучы белән алыштырып, хаталарны тикшерү.

         Акыл штурмы.

Диктантны тикшерү. Хаталар санына карап укучыларны ике төркемгә бүлү.

  1. Үзбелемне ныгыту.    

Карточкаларга язылган биремнәрне башкару.

 Беренче төркемгә -  хаталары бөтенләй улмаучылар һәм хата саны икедән артмаучылар:    

 Татар теленең "Орфографик сүзлеге"ннән файдаланып, "ь" һәм "ъ" билгеләре куелуның һәр очрагына икешәр мисал языгыз.

1)    "ь" билгесе авазны йомшак әйтү өчен языла:

2)    "ъ" билгесе авазны каты әйтү өчен языла:

3)    "ь" билгесе иҗекне нечкә уку өчен языла:

4)    "ъ" билгесе иҗекне каты уку өчен языла:

5)    "ь" билгесе аеру вазифасын үти:

6)    "ъ" билгесе аеру вазифасын үти:

7)    "ь" билгесе һәмзә урынына языла:

Икенче төркемгә -  хата саны икедән артык булган укучылар:    

 Орфографик сүзлектән файдаланып, бирелгән сүзләрнең язылышында булган хаталарны төзәтеп  язарга.

Йоко, аул,  шәхәр, даул, күнеле, акылы, көндөз.

Беренче төркемдәге укучылар эшен укытучы тикшерә, икенче төркемдәгеләрнең эшен беренче төркемнәр тикшерә. Бу вакытта икенче төркем укучылары орфографик сүзлек белән эшли: кызыксынган сүзләрнең язылышын карыйлар.

  • Сүзләрнең дөрес язылышын белү ни өчен кирәк?
  • Әлеге кагыйдәләрне белү ни өчен кирәк?
  • ...
  • Без сүзләрнең язылышын нинди китаплардан карый алабыз?

V. Йомгаклау, бәяләү.

1.  «Дәрестә нәрсәләр эшләдек?» соравына җавап бирү.

2. “Иң белемле укучы” – кем икән?  Балалар фикерен дә тыңлап, хаталар санына карап  “Иң белемле укучы”ны билгеләү. Дәрескә гомуми бәя кую.

3.Өй эше бирү. Дәрестә язылышын кабатлаган сүзләр табышмак җаваплары булырлык итеп, кроссворд төзергә.            

                    Кагыйдәләр таблицасы

Исеме

Кагыйдәсе

Мисаллар

1.

[w] авазы

1.  Иҗек башында в хәрефе белән языла;

2.  Иҗек ахырында у яки ү хәрефләре белән языла.

А-выл, ва-тык, да-выл, рә-веш, вак.

Яу-лык, тәү-лек, бәй-ләү, ял-кау, тау.

2.

Й сүз баш.

О һәм ө хәрефләре алдыннан языла.

Йөрәк, йөк, йозак, йомыш, йөгер, йон.

3.

О һәм ө хәрефләре

Сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Бо-лын, ко-лын, көз-ге, бө-тен, төл-ке.

4.

ң хәрефе

1.  Сүзнең үзендә языла.

2.  Иялек килеш кушымчасында.

3.  II зат тартым кушымчасында.

4.  Фигыльдә II зат-сан кушымчасында.

Күңел, җиңел, таң.

Исемнең, атның, талның, ояның.

Китабың, апаң, гөлең, тәрәзәң.

Киттең, киләсең, белгәнсең, биисең.

5.

Һ һәм х хәрефләре

Язылышларын истә калдырырга кирәк. Икеләнгән очракта "Орфографик сүзлек"-тән карагыз.

Хөрмәт, хезмәт, һәйкәл, хат, хата, мәһабәт, гәүһәр, мәхәббәт, хәтер.

6.

-ый кушылмасы һәм и хәрефе сүз ахырында

-ый кушылмасы калын әйтелешле сүзләрдә, и хәрефе нечкә әйтелешле сүзләрдә языла.

Саный, таный, әби, сөйли, бии, байый, буйый, белми.

7.

Янәшә ике бер төрле тартык

1. Сүзнең үзендә языла;

2.  Сүзгә кушымча ялгаганда барлыкка кила

Кыйммәт, эссе.

Китте, иреннәр, иссә, басса, зуррак.

8.

-да/-дә,

 -та/-тә кушымчасы

да/дә, та/тә

кисәкчәсе

да/дә, та/тә

теркәгече

кушылып языла (басым төшә; төшереп калдырып булмый);

аерым языла (басым төшми; төшереп калдырып була);

аерым языла

(һәм теркәгече

белән алыштырып була;)

Урманда кошлар сайрый.

Сйн дә, мин дә

тырышыйк.

Алсу килеп керде дә сөйли башлады.

9.

Нечкәлек билгесе

Калынлык билгесе

Аеру билгесе

1. Авазның нечкәлеген

белдерә; 2.Иҗекнең нечкәлеген

белдерә;

Нечкә ябык иҗектәге к, г авазларының калынлыгын белдерә;

Тартык аваз хәрефләрен я, ю, е сузыкларыннан аерып әйтү өчен.

Пальто, асфальт, фонарь, июнь. Яшь, ша-гыйрь, сә-гать, юнь-сез.

Мәгь-нө, тәкъ-дим, дикъ-кать, вәгъ-дә.

Дәрья, бишьеллык, кулъяулык, дөнья, Мәрьям, берьюлы,

10.

Борын авазлары

М, н, ң борын авазларына беткән сүзләргә күплек санда -нарЛнәр, чыгыш килешендә -нанАнән кушымчалары ялгана.

Урамнар, рәсемнәр, шаяннар, куяннан килгәннәр, таңнар, моңнан, болыннан, тиеннән, имәннән.

11.

-мы/-ме

Кисәкчәсе

һәрвакыт кушылып языла.

Бардыңмы, әтиеңме

12.

-рак/-рәк

Кушымчасы

П һәм к авазларын яңгырау парлары белән чиратлаштыра.

Озак - озаграк, кызык - кызыграк, шәп - шәбрәк.

 

     Кулланылган әдәбият:

1. Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2009.

2.  Вәлиева Ф. С.,  Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.  Казан. “Раннур” нәшрияты. 2000.

3. Сафиуллина Ә. Н. Татар орфографиясенең кыен очраклары. Казан. “Гыйлем” нәшрияты. 2008.

4.  Харисова Ч. М., Максимов Н. В., Сәйфетдинов Р.Р. Татар теле. Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.

5. Юсупов Р. А., Зиннәтуллина К. З., Харисова Ч. М., Гайфуллина Т.М. Татар теле. Татар урта  гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

6.Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.



Предварительный просмотр:

Тема: Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Укытучы: Аглиева Г.Ф.

Класс: 3а (татар төркеме)

Дата: 18.05.2018.
Максат: 1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында алган белемнәрне кабатлау,ныгыту.
Алган белемнәрне гамәли кулланырга өйрәнү.

2. Белемнәрне актуальләштерү максатыннан  график диктант язу күнекмәләрен булдыру;

3. Сөйлəм телен үстерү, татар телендə дөрес һəм матур сөйлəшү телəген һәм иҗади фикер йөртүне камиллəштерүне дəвам итү. Туган як табигатенә игътибарлы булу, аның матурлыгын  күрергә өйрәтү.
Дәрес төре: кабатлау дәресе

Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә –тирә, математика, рәсем.

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, график диктант, модель чыгару, күнегүләр эшләү һ.б.

Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы

Җиһаз: дәреслек, компьютер,проекторда дəрес моделе, тасмаларга язылган сүзләр, кроссворд

        

Дəрес барышы:

  1. Мотивацион-ориентлашу этабы.

1.Уңай психологик халəт тудыру.

- Исəнмесез, минем нəни дуслар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана.

  • Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтергә тырышырбыз.
  • Тактада яз рәсеме. Игътибар белән карыйбыз. Ни өчен мин бу рәсемне алып килдем икән?
  • Кемдә нинди фикерләр бар?
  • Дәрес ахырында без тагын бу рәсемгә әйләнеп кайтырбыз.

- Әйдəгез, дəресебезне кроссворд чишүдəн башлыйк. Бу кроссворд сез үзлəштерə торган фəннəргə кагылышлы.

1) Татар халкының бөек шагыйре, герой-шагыйрь. (Җəлил). Уку дəресе.

2) Физкультура дəреслəре сезне нинди итə? (Көчле)

3)Бармакларым унау минем,

  Ун саны бит түгəрəк.

  Бу фəн бик-бик кызыклы бит-

  Саныйк əйдə бергəлəп (математика)

4) Хезмəт дəреслəрендə сез əти- əнилəргə нəрсəлəр ясарга бик яратасыз? (Бүлəк)

5) Матур – матур чəчəклəр,урманнар, тирə-яктагы матурлыкны аңларга, үзегез шул матурлыкны ясарга өйрəтə торган фəн. (рəсем)

җ

ə

л

и

л

к

ө

ч

л

е

м

а

т

е

м

а

т

и

к

а

б

ү

л

ə

к

р

ə

с

е

м

-Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлə)

-Нəрсə ул җөмлə? Белəсезме? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

(Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтелү максаты буенча дүрт төрле була .?!)

Хәзер барыбызда да күзләребезне тәрәзәгә багыйк. Урамда бүген нинди көн? Менә шушы схемалар буенча 2 -3 жөмлә төзеп алыйк әле: ( Һәркем үзе төзи ).

        

- Жөмлəлəрне нəрсəлəр ярдəмендə төзедек?( Төркемнəрдə тикшерү )

-Кем җавап бирә? ( Сүзләр ярдәмендә төзедек )

- Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендә сүзләрне нәрсә дип атыйлар?

( Төркемнәрдә тикшерү ) Жөмлә кисәкләре. ( проекторда чыга )

- Җ.к. ничә төргә бүленә? (Баш кисәкләр ,иярчен кисәкләр.)
- Ә без сезнең белән җөмлә кисәкләренең кайсыларын өйрәндек?
- Әйе, безнең алдагы дәресләрдә уку мәсьәләсе –җөмлә  кисәкләрен өйрәнү иде.
Димәк, без бүген нинди УМ чишәбез?
- Җөмлә кисәкләрен кабатларбыз, аларны сөйләмебездә кулланырга өйрәнербез.Чөнки без җөмләнең баш кисәкләрен өйрәнеп чыктык.

-Балалар җөмлә кисәкләре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?

-Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында кабатларбыз?
-Әйе ,укучылар без бүген җөмләнең баш кисәкләрен кабатларбыз, аларны гамәли кулланырга өйрәнербез.
Алдагы дәресләрдә төзегән модель буенча белемнәрне искә төшерәбез.

  1. УМЧ (операциональ башкару этабы)

1.Число, атна көнен язабыз.

- Балалар, дәфтәрдә эшне без гадәттәгечә матур язу күнегүеннән башларбыз.  Һһ

Плакатка язылган шигырь юлларын ачам.

Шигырь юлларын хор белән уку.

Күке кычкыра.

Сайрый сыерчык.

Саескан йөри

Һавада очып.

- Балалар, бу шигырь юлларын дәфтәрләрегезгә матур чиста итеп язып куегыз. Ни өчен кошлар кычкыра соң? Ничек уйлыйсыз, бу кайсы вакыт икән?

-Әйе,бу яз. Яз көне кошлар җылы яктан кайта, бала чыгара.

-Бу шигырь юлларында ничә жөмлә? ( 3 )

   Беренче жөмләне беренче төркемнән 1 укучы кычкырып укый.

 -Нәрсә турында сүз бара? ( төркемнәрдә тикшерү ) Күке.Килешәсезме?  Соравы нәрсә? Астына сызу. Нинди килештә?

    Икенче жөмләне икенче төркемнән 1 укучы укый.

-Нәрсә турында сүз бара? ( төркемнәрдә тикшерү ) Сыерчык.Килешәсезме?

Астына сызу.

Өченче жөмлә: (Саескан)

-Балалар, болар нинди жөмлә кисәкләре ?( төркемнәрдә тикшерү ) Ия.

 -Килешәсезме ?

-Ә нинди сүз төркеме белән белдерелгән алар? Нинди килештә?( Исем, б.к. )

-Нинди җөмлә кисәге? (төркемнəрдə тикшерү). Ия.

-Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин? ( Төркемнəрдə тикшерү)

  • - Нинди җөмлә кисәге ия була?

   Ия – ул җөмлә кисәге. Җөмләдә кем яки нәрсә турында сүз барганын күр-

сәтә. Ул күбрәк баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә.

-Килешәсезме?

 

Русчасын əйтү.

-Балалар, сез язган җөмләрдә ия турында нәрсә хәбәр ителә? Беренче җөмләдә күке турында? (Төркемнәрдә тикшерү).  Кычкыра.

-Килешәсезме? Кычкыра җөмлəнең нинди кисəге, кем белə?  Хәбәр.

- Килешәсезме?

-Әйе, бу хәбәр. Хәбәргә ничек сызабыз? Проекторда чыга.( Күке кычкыра.)  (Сызу).

  Икенче җөмлəнең хəбəренə сызу. Проекторда чыга.

 Өченче җөмлəнең хәбәрен хор белән әйтү, астына сызу. Проекторда чыга.

       -Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?

       -Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин? ( Төркемнəрдə тикшерү) Русчасын əйтү.

Хәбәр ия тур.хәбәр итә. Гадәттә фигыль белән белдерелә һәм җөмләнең азагында килә.

2. Физминут (татар  бию көенә түгәрәктә бииләр, көй туктагач, бирем буенча парлашалар)

Баш кисәкләр ничә?

Җөмлә төрләре ничә?

Без ничә җөмлә кисәген өйрәндек?

Иягә ничә сызык сызабыз?

3.   Хəзер уен уйнап алырбыз   «Мозаика» уены.

           

-Барыбыз да такта янына чыгабыз. Һәр укучы бер карточка ала. Җөмлəлəрне дөрес итеп төзеп укырга (тактага ябыштырырга да була).

-Бу җөмләләр нәрсә турында? (Яз).   Проекторда чыга - Рәсем.

Җөмлəлəрне уку, дəфтəрлəргə əйтеп яздыру. Ия белəн хəбəргə, сызу. Чиратлап укып тикшерү:

Җылы ямьле яз җитте.  (Проекторда чыга астына сызылганы)

Зәңгәр күктә кояш елмая.   (Проекторда чыга астына сызылганы)

Бакчада алмагачлар чәчәк ата. (Проекторда чыга).

-Хəзер ия белəн хəбəрне төшереп куеп укып карыйк бу җөмлəлəрне. (Уку)  Проекторда чыга.

-Бу җөмлəлəр җөмлə булып кала алалармы?(юк)     Проекторда.

-Шулай булгач, ия белəн хəбəрне җөмлəнең нинди кисəклəре дип атарбыз?

(Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

-Ия белəн хəбəр җөмлəнең баш кисəклəре.

-Килешəсезме?

-Нəтиҗəне кабатлау: хор, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

Проекторда:    Баш кисəклəр

4. Хəзер уен уйнап алырбыз. «Аңла мине» дип атала бу уен. Сүзлек диктанты формасында булыр.

        -Мин хəбəр турында аңлатам. Сез төркемнəрдə тикшереп бу хəбəрне табарга тиеш.

1. Кешелəр өчен дə, машиналар өчен дə, хəтта сəгать өчен дə хəбəр. (Йөри) Синонимы бара

-Кайсы төркем җавап бирергə əзер? Кем җавап бирə? Килешəсезме?

-Дəфтəрлəрегезгə Кызыл юлдан язып куегыз, өтер куегыз.

2. Бу хəбəр шаян –шук малайларга хас. Лəкин чəйнек һəм самаварларга да күчə ала. Кыш көнендə җил дə аңа ия була ала. (Сызгыра)

-Язып куегыз.

3. Кояш та, кешеләр дә моны башкара (көлә) елмая

5. Җəй көне бу хəбəр болында була. Ә ашыккан кешедəн беркайчанда да калмый. Ат та бу хəбəрнең иясе була. Күп вакытта. Кайвыт аны вакытка карата да кулланабыз. (Чаба) йөгерә

5. Иярчен кисəклəр.(Вакытка карап).

Уен: «Кемнең җөмлəсе матуррак».

-Мин һəр төркемгə берүк ия белəн хəбəрдəн генə торган җөмлəлəр бирəм. Сез бу җөмлəлəрне тулыландырыгыз, матурлагыз. Кайсы төркемнең җөмлəсе матуррак булыр икəн?

(Төркемнəрдə тикшерү)      Чәчәкләр үсә.

Җөмлəлəрне əйтү.

Иң матур җөмлəне язу.  Мəсəлəн, Безнең бакчада матур чәчәкләр үсә. 

Ия белəн хəбəргə сызу.

-Без барлык җөмлə кисəклəренə дə сыздыкмы?

-Калган кисəклəр ничек атала? Кем белә? (иярчен)

-Мин биргән җөмлә нинди кисәкләрдән генә тора иде? (Төркемнəрдə тикшерү) Баш кисәкләрдән генә.

- Сез  нинди кисəклəр өстәдегез? (Төркемнəрдə тикшерү) Иярчен

кисəклəр.

_Шулай итеп, иярчен кисəклəр җөмләдә нигә кирәк? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Балалар, алар ни өчен иярчен кисəклəр дип аталалар икəн? Алар нинди

 кисəклəрне ачыклап киләләр ? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Нинди нəтиҗə ясарга ясарга мөмкин?

Проблемалы сорау:  Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

5. График диктант.

                 

 Кошлар җылы яктан кайта.

Балалар аларга оя ясыйлар.

Матур ояда сыерчык сайрый.

Ул балаларга рәхмәт әйтә.

Тиздән сыерчык бала чыгарыр.

Табигать шулай яшәрә.

III. Рефлексив бəялəү этабы. (ОРЭ)

1. Дəрескə нинди уку мəсьəлəсе куйган идек?

(Җөмлə кисəклəрен кабатлау)

Әйдəгез, дəрес моделе буенча барысын да кабатлыйбыз.

Хор белəн, бер-берсенə, үз-үзлəренə.

2. Дəрескə үзбəя.

3. Алмагачлар рәсеменә киредән әйләнеп кайту.

3. Өй эше:

1. уку китабыннан яз турында ике җөмлә күчереп  язарга, җөмлә кисәкләренә сызарга.

2. Яз турында хикәя язарга.

             


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Җөмлә төзе ______ _________ _____. ______ _____ ______ ____. . ___ ____ _____ _____.

Слайд 3

Жөмлә кисəкл ә ре

Слайд 4

Күке кычкыра . Сайрый сыерчык . Саескан йөри Һавада очып .

Слайд 6

Кошлар җылы яктан кайта. Балалар аларга оя ясыйлар. Матур ояда сыерчык сайрый. Ул балаларга рәхмәт әйтә. Тиздән сыерчык бала чыгарыр. дөрес Дөрес түгел

Слайд 7

График диктант



Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы  

МБГБУ  “Түбән Мактама 2нче гомуми урта  

белем бирү мәктәбе” нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы

                                  4 класс татар төркеме өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Теманың максаты

Эшчәнлекле:  укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый, чагыштыра белү, бәяләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.

Эчтәлекле: сан темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, бер системага салу; тексттан саннарны аерып ала алу белү, сөйләмдә дөрес куллануны формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәләре

 

Предмет нәтиҗәләре

укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, ромашкаларның файдасы турында күбрәк беләсе килү теләге булдыру.

Универсал уку гамәлләре:

Регулятив:  максатка бару юлында авырлыкларны үтә алу, уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап эшләү.

Танып – белү: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу,  күрә, аңлый, логик фикерли белү.

Коммуникатив:  төркем белән эшләгәндә классташлар фике-рен исәпкә алып эш итә, хезмәттәшлек итә белү.

Сан сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллана белү, сан турында белемнәрне системага салу.

Предметара бәйләнешләр

рус теле, әйләнә –тирә, математика, рәсем.

Җиһазлау:

 такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (биремле карточкалар), тартма, смайликлар

Эшне оештыру төрләре

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

Төп чыганак

Татар теле, 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек/ Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

Оештыру технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру

Максат – төркемнәрнең дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

 1.Уңай халәт тудыру.

Укытучы:

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә. Шушы чәчәкләр кебек матур булуыгызны теләп калам.

(1нче слайдта ромашка чәчәге рәсеме, укытучының кулында да ромашка чәчәкләре)

Дәресне шундый матур күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Укучылар бер-берсенә карап елмаялар, укытучыны сәламлиләр

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру,

белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тигезләү.

2. Актуальләштерү.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен мин дәрескә шундый матур чәчәкләр алып килдем икән? Бу нинди чәчәкләр?

  • Әйе, ромашка. Ә ни өчен мин нәкъ менә ромашка чәчәкләре алып килдем?  Безнең дәресебез белән бәйлик әле. Ромашканы кыш белән бәйләп буламы?
  • Ул аклык, сафлык, чисталык, тыйнаклык билгесе.
  •  Ничек уйлыйсыз, ромашка чәчәгенең таҗы ничә? (күп) Ә 10 булырга мөмкинме? (Әйе)  15 ? (әйе). Аның таҗлары 12 дән алып 28 кадәр, аннан да күбрәк булырга мөмкин.
  • Дәрес барышында бу рәсемгә кире әйләнеп кайтырбыз. Ни өчен ромашка чәчәгенең таҗы төрле була, аның нинди сере бар, бу сорауга да җавап табарбыз.
  • Менә сез 10,20, 28 дип әйттегез, бу  сүзләр  нинди сүз төркеменә керә соң?

Сорауларга җаваплар бирәләр

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив  фикер алышуда катнашу

II этап.  Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы өчен максат: яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 -Димәк, без бүген нинди сүз төркеме турында сөйләшербез?

- Әйе, безнең алдагы дәресләрдә уку мәсьәләсе – саннарны өйрәнү иде.
-Димәк, без бүген дәрестә нинди УМ чишәбез?

-Дәрескә үзебезгә максат куйыйк әле.

- Дәресебез гади генә түгел, ә квест- дәрес.

-Кем белә, нәрсә ул квест? Квест ул- маҗара, сынау, уен. Уен барышында без каршылыкларны үтеп, гомуми җиңүгә ирешергә тиешбез.  Без төрле кызыклы мәсьәләләр чишәрбез, табышмакларга җаваплар эзләрбез, яңа төрле белемнәр тупларбыз.  Дәрес азагында барыгызны да сюрприз көтә.

Аның өчен нишләргә кирәк?

- Без бергәләп төркемнәрдә эшләрбез. Һәрбер төркемгә җитәкче сайлыйк әле. Төркемнең җитәкчесе тәртип өчен җавап бирә һәм җавапны кем бирәчәген алдан билгели. Килештекме? Сез шулай эшләргә телисезме? Уенны башлыйбыз.

Укучылар УМ куялар, дәрестә эш юнәлешен билгелиләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

 

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

III этап.  

 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы өчен максат: сан  турында күзаллау булдырырга ярдәм итү

Укучылар өчен максат: мисаллар  китереп раслый белү, алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү

  1. “Кем тапкыр” уены

Һәрбер өстәлдә ак бит ята. Төркемдәге җитәкче укучы уртада яткан ак битне ала һәм урталай бөкли, тагын бер кат бөкли. Ә хәзер почмагын бөкли. Кәгазьне турайтабыз һәм бөкләнгән эзләрне ручка белән билгеләп чыгабыз. Бит 4 кисәккә бүленде. Уртага Сан дип язабыз. Без ни эшләргә тиеш дип уйлыйсыз?

1 нче өлештә Сан сүз төркеменең билгеләмәсен язабыз.

2 нче өлештә без өйрәнгән сан төркемчәләре турында белешмә бирәбез.

3 нче өлештә. Санның сораулары.

4нче өлештә Сан ачыклап килгән сүз ничек атала?

Төркемнәр эшкә кереште. (таймер 2 минут)

Нәтиҗә ясыйбыз. Нәтиҗә: Сан –мөстәкыйль сүз төркеме, предметның санын, исәбен белдерә. Ничә, ничәнче сорауларына җавап бирә. Микъдар һәм тәртип саннары була. Сан ачыклап килгән сүз – саналмыш

-Сез бик тапкыр һәм җитез булдыгыз. Рәхмәт.

-Менә сез саннар турында шундый күп беләсез. Әйдәгез әле сезнең белән якыннан танышыйк. Минем сезнең турыда күбрәк беләсе килә.

2. “Танышу” уены

Уенның шарты шундый. Сез минем сорауларга саннар кулланмыйча гына җавап бирергә тиешсез?

-Данияр, сиңа ничә яшь?

-Диана, син ничәнче сыйныфта укыйсың?

-Камилә, гаиләгездә ничә кеше бар?

-Җавап бирә аласызмы? Саннар безгә ни өчен кирәк?

 Нәтиҗә: көндәлек тормышта без һәрвакыт саннар белән очрашабыз. Алар безгә предметларның төгәл исәбен (вакыт, телефон номеры, бәя һ.б.) белергә ярдәм итәләр икән.

-Дәреснең темасын язып куйыйк әле. (Сан)

  1. “Серле тартма“ уены

-Укучылар, минем кулда серле тартма. Бу тартма эчендә нәрсә булырга мөмкин? Сездә нинди фикерләр бар? (тартма эчендә саннар бирелгән.  Укучылар саннарны алалар һәм алар белән мәкальләр төзергә тиешләр. Һәр төркем бер мәкальне ача)

- Ачкыч тактада. Сезгә шул мәкальләрдәге төшеп калган сүзләр урынына саннар куеп, мәкальләрне тулыландырырга кирәк булыр.  (слайд3)

Җиде  кат үлчә, бер кат кис. (7,1)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.(70)

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. (100)

Алтыда белгән туган телең алтмышта да онытылмас.(6, 60)

.  Нәтиҗә ясыйбыз. саннар т.х.авыз иҗатында да кулланыла икән.

-Рәхмәт, монда да сынатмадыгыз

-Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатып китик.

Уенда катнашалар, биремнәрне үтиләр, санның моделен төзиләр

Укытучы сорауларына җавап бирәләр һәм авырлыктан чыгу юлын эзлиләр

Дәфтәрләрдә эш

Саннар белән бәйле мәкальләрне язалар.

Мәкальләрнең мәгънәсе турында сөйләшәләр.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру,  төрле эш формаларын куллану;

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү.

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Физминут

Күзләргә күнегүләр ясау

Хәрәкәтләр ясау

III этап.  

 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы өчен максат: сан  турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү

4.  ”Киңәш бир” уены

-Киредән дәрес башына әйләнеп кайтыйк әле. Мин сезгә дәрес башында ромашка чәчәкләре күрсәткән идем. Ромашка - Россиядә иң танылган һәм киң таралган чәчәк, ул борынгыдан ук Россиядә мәхәббәт, гаилә символы булып саналган. 

-Чәчәктә ничә таҗ була дидек әле? Чыннан да,  ромашка чәчәкләрендә  таҗлар төрлечә була. Ромашка таҗларын саны төгәл билгеле булмаса да, аның бездә 350 төре үсүе билгеле. Ә менә без бәләкәй чакта шундый тылсымга  ышана идек. Кызлар  белән“Ярата-яратмый” дип чәчәк таҗларын өзү истә калган. Дөрестерме бу, юктырмы. Белмим. Ләкин менә бу чәчәкнең сәламәтлеккә файдасы турында күп сөйлиләр.

-Текстны укып чыгабыз, ромашканың файдалы яклары турында якыннан танышабыз, миңа да әйтәбез. Аннан тексттан саннарны табып, саналмышлары белән язып алабыз.

Ромашка чәчәге йөз чирдән дәва була икән. Ромашка авыртуны баса, чәчләрне ныгыта, ютәлдән, тамак авыртканда, тамакны да чайкасаң, бик файдасы тия. Ашказаны авыртканда бер аш кашыгы киптергән чәчәкне бер стакан кайнар суга салып, өсте ябык килеш җылы урында биш минут тотарга кирәк. Төнәтмәне көненә өч тапкыр, ашар алдыннан, бер аш кашыгы эчәргә кирәк.

  • Ягез, сез нинди яңалык белдегез? Миңа да сөйләгез әле.
  • Текстта нинди саннарны очраттыгыз, саналмышлары белән әйтәбез. Саналмыш турында нәрсә әйтә алабыз? Рус теленә тәрҗемә итик әле.

Нәтиҗә: татар телендә сан янында килгән саналмыш һәрвакыт берлек санда гына була

5. “ Дөрес җавапны тап” уены    тест биреме.

1.Саннар предметың

а) эшен-хәрәкәтен

ә) санын-исәбен

б) билгесен белдерә

2.Җөмләдә тәртип санын күрсәт

Азат дүртенче сыйныфта укый.

а) Азат

ә) укый

б) дүртенче

3.Сан ачыклаган исем

а) саналмыш

ә) сыйфатланмыш

б) аерылмыш

4.Татар телендә саналмыш

а) берлек санда

ә) күплек санда

б) берлек һәм күплек санда кулланыла

5. Кайсы җавап дөрес:

а) унбиш укучылар

ә) унбиш укучы

б) унбиш китаплар

-Ә хәзер дәфтәрләрегезне алышасыз һәм бер-берегезне тикшерәсез

6. “ Вакытны бел” уены

Дәреслекнең70 нче битендә 181  нчы күнегүне табыйк әле. Вакытны кем татарча дөрес әйтә?

7. “Иң тапкыр уенчы”  

-Җавапларны кем җитезрәк һәм күбрәк әйтә, шул сюрпризга юлны таба.

  1. Үсеп утыра бер чүлмәк,

         Өстенә кигән 100 күлмәк. (Кәбестә)

  1. 3  кат тун кигән,

Кем салдырса, шул елый. (суган)

  1. Кечкенә генә кунача,

             32 кодача

            Утыралар кунакта. (тешләр)

  1.  Бер түбә астында 4 туган. (урындык)

Нәтиҗә: саннар мәкальләрдә генә түгел, табышмакларда да бик күп кулланыла икән

Сюрпризның кайда яшерелгәнен белер өчен тактадан 3 адым сулга барырга, аннан 4 адым уңга. Сезне аклык, чисталык символы көтә

- Рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер бер- берегезгә рәхмәт әйтеп, командалар бер-берегезне мактагыз.

Ромашканың файдасы турында сөйлиләр

Саналмыш белән сүзтезмәләр әйтәләр, рус һәм татар телендә саннарны чагыштыралар.

Бер-береңне тикшерү,бәяләү.

Вакытны әйтергә өйрәнәләр

Табышмакларга җавап табалар

Сюрпризны табу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материалдан файдалану.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

IV этап. Рефлексия.

  Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

- Без бүген нәрсә эшләп карадык? Нәрсәләр белдек? Без нәрсәләр өйрәндек? Без эшли алдыкмы? Ә без тагын нәрсә белергә телибез?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз? (ромашка чәчкәләренең файдасы турында)

2. Дəрескə үзбəя. (смайликлар ябештерәләр)

3. Өй эше:

     1) Саннарны кабатларга.

     2) Әдәби уку китабыннан төрле саннар кергән  4җөмлә табып, дәфтәргә күчереп  язарга.

     3) Дустыгызга бүгенге дәрес турында хат язарга. Дәрестә ишеткән яңалыкларны да язарга онытмагыз.

4. Саубуллашу

Дәрескә нәтиҗә ясыйлар

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ТБУУГ: анализ ясау, йомгаклау;


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Сан Мөстәкыйл ь сүз төркеме, предметның санын белдерә ничә, ничәнче, күпме? Мик ъ дар, тәртип саннары Саналмыш- санны ачыклаган исем

Слайд 3

Мәкальләрне бел ... кат үлчә, .... кат кис. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз. .... сум акчаң булганчы, ... дустың булсын. .... белгән туган телең ... да онытылмас.

Слайд 4

Сәламәт булыгыз !

Слайд 6

Дөрес җавапны тап ә б а а ә

Слайд 7

Бәяләү “5” - 5 балл “4” - 4 балл “3” - 3 балл

Слайд 8

Сан Мөстәкыйл ь сүз төркеме, предметның санын белдерә ничә, ничәнче, күпме? Мик ъ дар, тәртип саннары Саналмыш- санны ачыклаган исем

Слайд 9

Өй эше 1 ) Саннарны кабатларга. 2) Әдәби уку китабыннан төрле саннар кергән 4 җөмлә табып, дәфтәргә күчереп язарга. 3) Дустыгызга бүгенге дәрес турында хат язарга. Дәрестә ишеткән яңалыкларны да язарга онытмагыз .