Татар теле түгәрәгенең эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

Аглиева Гульназ Фоатовна

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kruzhok.doc120.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Яшь талантлар” түгәрәгенең

 эш программасы

Укытучы: Әhлиева Г.Ф.

2011-2012 нче  уку елы

Аңлатма язуы

Укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүдә, дәрестә алган белемнәрне ныгытуда, тел-әдәбият белән кызыксыну тәрбияләүдә тел түгәрәкләренең әhәмияте зур. Әлеге түгәрәкләрне өстәмә материаллардан файдаланып, аларны зәвыклы, укучылар күңеленә матурлык өсти торган итеп оештырырга кирәк. Китап укырга, аны аңлый белергә өйрәтү дә зур осталык сорый. Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучысы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог. Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше, милли киләчәк нигезе, халыкның яшәгән, яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә, тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.

hәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый hәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар hәрберебезнең туган төбәгендә бар. Түгәрәкнең эше барышында туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән, аларның иҗаты белән якыннан танышу бик урынлы дип уйлыйбыз. Безнең Әлмәт ягы талантларга бик бай як. Язучылыр союзында гына да 30дан артык әгъза hәм 10лап үзешчән композитор бар. Аларның күбесе балалар өчен бик тәрбияви әсәрләр иҗат итә. Нигә әле аларның иҗатын үрнәк тиеп алмаска?

Шуларны истә тотып түгәрәк түбәндәге максатлар куя:

  1. -укучыларда Әлмәт шагыйрьләренең иҗаты турында күзаллау булдыру;
  2. -яшь буында шигърияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру;
  3. әхлак hәм эстетик тәрбия бирү;
  4. -рухи hәм әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес үстерергә тырышу.

Бу максатлар түбәндәге бурычлар белән хәл ителә:

  1. -укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү. Аларның дөньяга карашын киңәйтү;
  2. -балаларда үз халкы, мәдәнияты белән горурлану хисләре тудыру;
  3. -баларда иҗат итү омтылышы уяту;
  4. -аларда милли үзаң, милли рух тәрбияләү.

“Яшь талантлар” түгәрәге атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Барлыгы елга- 34 сәгать.

    Түгәрәк урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылды.

                     Тема

                Эш төре

Сәг.саны

1.

Кереш дәрес. Туган ягым- Мактамам.

Дәрес-презентация.

1 сәгать

2.

Туган якның ачык китабы. (Туган як музеена экскурсия)

Дәрес-экскурсия

1 сәгать

3-4.

Якташ язучылар иҗаты. Балалар  китапханәсендә кунакта.

Дәрес-кичә.

2сәгать

5.

Якташ язучылар иҗаты. Клара Булатова белән очрашуга әзерлек.

Шигырьләрен уку, фикер алышу.

1 сәгать

6.

Клара Булатова белән очрашу.

Әдәби кичә оештыру. Презентация ясау.

1 сәгать

7-8.

Яшь шагыйрьләр берләшмәсе утырышы.

Үзебез иҗат иткән шигырьләр белән танышу.

2 сәгать

9-10.

  “Ау, яшь талантлар» бәйгесендә катнашу.

С.Сөләйманова  ис. китапханәгә сәяхәт.

2 сәгать

11.

Әниләр көненә әзерлек.

Шигырьләр, хикәяләр язу

1 сәгать

12-14

«Без, без, без идек..» театральләштерелгән тамаша

Мәктәптә тәртип кагыйдәләренең үтәлүенә багышланган театральләштерелгән тамаша

3 сәгать

15-16.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек

Шигырь уку бәйгесе.

2 сәгать

17.

Туган якның күренеклке шәхесләре

Туган як музеена экскурсия

1 сәгать

18-19.

Герой-шагыйрь М.Җәлил иҗаты.

Шигырь  бәйгесенә әзерлек.

2 сәгать

20.

Герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган кичә.

Әдәби кичә оештыру. Презентация ясау.

1 сәгать

21-23.

Театр атналыгына әзерләнү.

Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен сәхнәләштерү.

3 сәгать

24.

Әниләр-алтын кебекләр”

Шигырьләр, хикәяләр язу

1 сәгать

25.

“Зирәк тиен”

Республикакүләм чемпио-

натта катнашу. 

1 сәгать

26.

Көлке көне.

Мәзәкләр кичәсе

1 сәгать

27.

Мактама үзәк китапханәсе.

Дәрес-экскурсия

1 сәгать

28-29.

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына- 126 ел

Әдәби кичә оештыру. Презентация ясау.

2 сәгать

30.

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына- 126 ел

Әлмәттә шигырь бәйрәмендә катнашу

1 сәгать

31.

Бөек Җиңүгә-67 ел.

Сочинение конкурсы.

1 сәгать

32.

Бөек Җиңүгә-67 ел.

Әдәби кичә оештыру. Ветераннар белән очрашу.

1 сәгать

33-34.

Әлмәт татар дәүләт татар театры.

Театрга сәяхәт

2 сәгать

35.

Йомгак. Әлмәткә багышлап язылган әсәрләр авторла-

ры.

Үз төбәгебезнең шәхеслә-

ренең язмалары белән танышу

әгать

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы

Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

"Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы

1 нче сыйныфта "Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Тата теленә кызыксыну уяту һәм аны инновацион яктан бай эчтәлекле итеп өйрәнү максатыннан оештырылган түгәрәкнең эш пргораммасы....