"Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы
календарно-тематическое планирование на тему

Закирова Айсылу Юнусовна

1 нче сыйныфта "Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_tatar_tele_tugrge.doc94.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Табар-Черкен урта  гомуми белем бирү мәктәбе”

КИЛЕШЕНДЕ

Методик  берләшмә  җитәкчесе

_________  Афанасьева Л.И.

МБ утырышы беркетмәсе № 1

 “26” август   2014 е л

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту һәм   тәрбия  эшләре

буенча директор урынбасары

________Щербакова Л.И.

“27”август 2014  ел

            РАСЛЫЙМ

           Мәктәп    директоры

___________  Ребровская И.А.

79 нчы  номерлы боерык

 белән    гамәлгә   кертелде                                                                                                                                                                                                                                                                       “29” август 2014 ел

“Күңелле татар теле” түгәрәгенең эш программасы

Төзүче:  1 нче квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова А.Ю.

                                                                                                                                                                                            Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                                                                                                                                                                                                               Беркетмә   № 1

                                                                                                                                                                                                                                            27  август, 2014 ел

2014-2015 уку елы                               

Әлеге  эш программасы 1 нче сыйныфның рус  төркеме өчен татар теленнән төзелде. Ул түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, әдәбият һәм интернет ресурслардан.

Эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнде:

       1.  Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә);

       2.  Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә);

       3.“Россия Федерациясенең халыклары телләре турында” №126-ФЗ Россия Федерациясе Законы 24.07.1998ел (гамәлдәге редакциядә);

       4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы  №443 РТ 18.07.2004ел;

        5. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

       6.  Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты (Федеральный Государственный образовательный стандарт начального общего образования» ( приказ Минобрнауки РФ  от 5 марта 2004г  №1089));

        7. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елның 9 июлендә чыккан  9127 / 13 номерлы “Татарстан Республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2013-2014нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау”  дип исемләнгән боерыгы;

       8. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

      9.  Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Табар-Черкен урта гомуми белем мәктәбе” нең 2013-2014 нче уку елына укыту планы (педагогик киңәшмә утырышында каралды (протокол №  1 , 27 август 2013 ел);

     10.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан  программа 1-4 нче сыйныфлар.Төзүчеләр:                  К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова. 2011ел

      11. ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013/2014 уку елына белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

      12. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).  Казан, “Татармультфильм” нәшрияты  2012.

 Татар теле буенча оештырыла торган түгәрәкләр– бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

   Эш түбәндәге тәртиптә бара: фонетика, лексика, стилистика һәм сөйләм культурасы.Ул  укучыларда татар телен камил белү теләге уянырлак итеп алып барылырга тиеш. Моның өчен, тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә, татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга туган телнең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк.

    Сүз   сәнгате -  халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.

    Республикабызда ике дәүләт теле булганга, һәр  кеше татар  телендә белем алырга, аралаша белергә тиеш.. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк.

       Түгәрәк планы 1 нче сыйныфта укучылар өчен 34 сәгатькә исәпләнеп төзелде.

Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:

-          укучыда образлы татар теленә мәхәббәт уяту;

-          сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

-          әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне  матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү;

 -     балаларда үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре булдыру

 -     халкыбызның милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;

   -    телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

 Түгәрәкнең юнәлеше

-         Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү;

-         Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү;

-         Балаларның милли телен баету;

-         Сәләтле балаларны ачыклау.

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

-        Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият, мәзәк сөйләргә,татарча җырларга  өйрәнергә  тиешләр.

-          «Алтын көз» бәйрәме көнендә чыгыш ясау.

-          Яңа ел бәйрәмендә катнашу.

-          8 март һәм 23 февраль “Туган тел”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә чыгышлар ясау

Программаның эчтәлеге

1. Кереш сүз. Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы кызыксынуларына бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм (нәфис сүз) – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.

2. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнә. Телгә күнегү эшләтү тел мускулларының иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк. Кайвакытта тел очы йөрмәгән кешеләргә күнегү эшләтеп, аның йөрүенә ирешеп була.

3. Җөмләдә сүз басымы дөрес куелмаса, тыныш билгеләрендә генә интонацияне үзгәртеп булмый. Басым дигәч, укучы күп вакытта бер сүзне яки иҗекне каты итеп әйтә. Бу дөрес түгел. Басым дип сүздә бер иҗекнең яки җөмләдә бер сүзнең башкаларга караганда көчлерәк, аерылыбрак, сузыбрак әйтелүен атыйбыз.

 4. Дикция ул сүзләрне, иҗекләрне, авазларны ачык, аңлаешлы әйтү дигән сүз. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү өчен, укучы үз сөйләү аппаратының төзелешен, аның һәр аерым өлешенең нинди хезмәт үтәгәнен яхшы белергә, аның сәләтен үстерү өстендә аңлы рәвештә эшләргә тиеш.

5. Сузык авазлар телнең яралгысы һәм каны. Сузыклар сүзгә моң кертә. Сүздә сузыклар күп булу аны матурайта, яңгырашлы итә. Сузык аваз тавыш ярылары ярдәмендә барлыкка килеп, иреннәр, тел, ияк хәрәкәтләре белән формалаша.Төрле сузык иреннең төрле торышын таләп итә.

6. Тизәйткечләрне икенче төрле тел бутагычлары дип йөртәләр, үзләренең эчтәлекләре белән тирән мәгънәле булмый. Ләкин алардагы авазларның катлаулы чиратлашуы телнең һәм иреннәрнең яхшы күнегүенә уңай йогынты ясаганга аны һәрвакыт биреп барабыз.

7. Тартык авазларның билгеләре алынма сүзләрдә һәм татар сүәләрендә бертөсле. Ләкин әйтелешләре ягыннан татар телендәге тартыклар алынма сүзләрдәге тартыклардан шактый аерылалар.Татар телендә тартыклар нинди сузык янында килүләренә карап үзгәрәләр. Б,д,г,гъ, тартыклары; би – пи – пип- биб; б,п тартыклары : Бие,бие,бие, бие Бәйбулла,

Биеп җибәрсә Бәйбулла, менә дигән бай була.Т,д тартыкларына күнегүләр – ди- ды – де – дә -да – до – дө - ду – дү һ.б.

9. Татар халык әкиятләрен  сәхнәләштерү. Милли мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен балаларга татар сәнгатен өйрәтү. Бу – халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерүне, сабыйларда милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота.

Өйрәнеләсе җырлар:

Кәрия-Зәкәрия (371 бит)

Әпипә (121 бит)

Биетеп карыйк әле. Такмаклар (118 бит)

Чат-чат. (122 бит)

Челтәр әлдем читәнгә (368 бит)

Ак калач яки коймаклар уены (362 бит)

Табышмаклар әйтешү. (298 бит)

Күрсәт әле үскәнем. (370 бит)

Җырлыйк әле. Такмаклар (112 бит)

Яңа ел җыры.

Яшел чыршы җыры.

Чебиләр зарядкасы

И туган тел, и матур тел.

Сәгать.

Яз җитә.

Бала белән күбәләк

Карак песи

Чума үрдәк, чума каз.

Кабатлау.

Җырлы –биюле уеннар

.

 

 

Тема

Дата

1

Әйдәгез танышабыз

04.09.2014

2

Татарстан шәһәрләре һәм авыллары. Син кайда яшисең? соравы.

11.09.2014

3

1 дән 10 га кадәр саннар.

18.09.2014

4

Урман дусларыбыз. “Теремкәй” әкияте.

25.09.2014

5

“Төремкәй ” әкиятен сәхнәләштерү.

02.10.2014

6

Исәнме, мәктәп!

09.10.2014

7

Мәктәптә.

16.10.2014

8

Йорт хайваннары һәм кошлары.

23.10.2014

9

“Кәҗә белән сарык ” әкиятен өйрәнү.

30.10.2014

10

Бакчада. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

13.11.2014

11

Рус  халык әкияте “Шалкан”

20.11.2014

12

Әниләр бәйрәме

27.11.2014

13

Ел фасыллары. Кыш билгеләре.

04.12.2014

14

Кыш җитте.

11.12.2014

15

Яңа ел бәйрәме

18.12.2014

16

Төсләр

25.11.2014

17

Сәламәт бул.Тән әгъзалары исемнәре.

15.01.2015

18

Шәхси гигиена предметлары.

22.01.2015

19

Безнең гаилә.

29.01.2015

20

Гаилә әгъзаларының кайда эшләгәнен әйтү.

5.02.2015

21

Яз билгеләре.

12.02.2015

22

Ф.Кәрим “Яз җитә”

19.02.2015

23

Бәйрәм белән котлый белү.

26.02.2015

24

Татар халык ашлары.

05.03.2015

25

Туган көн – зур бәйрәм

12.03.2014

26

Ашамлык исемнәре

19.03.2015

27

Ашамлыклар кибетендә

2.04.2015

28

Савыт-саба исемнәре

9.04.2015

29

Савыт-саба кибетендә

16.04.2015

30

Кием исемнәре

23.04.2015

31

Киемнәр кибетендә

30.04.2015

32

Шәһәрдә.

07.05.2015

33

Җәй җитә.

14.05.2015

34

Г.Тукай  “Бала белән күбәләк”

21.05.2015