5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы
рабочая программа (5 класс)

Закирова Римма Шавкатовна

“Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән.   Әлеге программа 35 сәгатькә исәпләнгән. Ул атнага 1тапкыр үткәрелә һәм 45 минут дәвам итә. Программа  берничә теманы үз эченә ала. Аларның һәркайсында төрле эш формалары һәм ысуллары: лекция, практика, әңгәмә, укучыларның мөстәкыйль, иҗади эшләр кулланыла.

Програмада тәкъдим ителгән темалар укучылар өчен кызыклы, аларны иҗади эзләнергә, фикер йөртергә, дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтә, мәктәп программасының дәвамы була ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_tatar_tele_fakultativ_programmasy.doc113 КБ

Предварительный просмотр:

         “Килешенде”                                                                                                     “Расланды”

         МГББУ“Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе”                               МГББУ “Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе”

         укыту  һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары                            директоры

          ________________ /Шәрәфеева Р.Ә./                                                             _______________ /Шәрәфеев И.Ә./

                                                                                                                                         ___  ______  номерлы боерык

          “___” ____________ 2016 нчы ел                                                                    “___” ___________ 2016 нчы ел                              

                                                                                           

5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән

 факультатив “Күңелле татар теле” программасы

Төзеде: МБГББУ “Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Закирова Римма Шәүкәт кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә №__   “____”  __________  2016 нчы ел

2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

Факультатив программасы  түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”.
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  5. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнер өчен өстәмә сәгать турындагы 2744/14 номерлы хат.(2014 ел,25 февраль)
  6. ТР Югары Ослан районы МБГББУ “Матюшино урта гомуми белем  бирү мәктәбе”  2016 нчы елның   29   нчы августының   1   нче   номерлы    ”Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать бүлеп бирү ” дигән боерыгына таянып  төзелде.
  7. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнер өчен бирелгән өстәмә сәгать турындагы 2744/14 номерлы хат низендә 5-8 сыйныфларда татар телен өйрәнүгә 2015-2016 нчы уку елында атнага 1 сәгать исәбеннән  барлыгы 35 сәгать вакыт бирелә.Программада да 35 сәгать каралган.

Факультатив программасының эчтәлеге

“Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән.   Әлеге программа 35 сәгатькә исәпләнгән. Ул атнага 1тапкыр үткәрелә һәм 45 минут дәвам итә. Программа  берничә теманы үз эченә ала. Аларның һәркайсында төрле эш формалары һәм ысуллары: лекция, практика, әңгәмә, укучыларның мөстәкыйль, иҗади эшләр кулланыла.

Програмада тәкъдим ителгән темалар укучылар өчен кызыклы, аларны иҗади эзләнергә, фикер йөртергә, дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтә, мәктәп программасының дәвамы була ала.

       Телне аңлау һәм җиңел үзләштерү өчен төрле формалар: фонетик һәм халык уеннары, әкият язу, сыйныфтан тыш чарада һәм олимпиадада, акциядә катнашу кертелде. Әлбәттә, укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүен ярдәм  итә. Бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

Факультатив программасының максаты:

Татар һәм рус тел белемен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең эшчәнлнге турында кыскача мәгълүмат бирү. Дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен бирү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, аларны өйрәнүдә милли төбәк компоненты куллану.

Дәүләт теле буларак  татар теленең аралашу даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, телгә мөнәсәбәттә ихтирам тәрбияләү. Укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп кую.

Программаның бурычлары:

-  дөрес язу күнекмәләрен булдыруны күздә тотып, орфографиянең кыен очракларын практик яктан системага салырга;

- фонетика, графика, орфография һәм орфоэпия тармаклары буенча алган теоретик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтергә;

-  укучыларның грамоталылыгын күтәрүдә кайбер алымнарны үзләштерү өчен мөмкинлекләр булдырырга.

- эшне башкару формалары түбәндәгеләр: ярдәмче материаллар, терәк схемалар, таблицалар; электрон дәрес материаллары, телдән аңлату, укучыларның үз-үзләрен тикшерүе; төрле типтагы иҗади һәм язма эшләр, тест биремнәрен үтәү, информацион коммуникатив технологияләрен куллану.

-  татар теленең грамматикасының кайбер темаларын өйрәнүдә укучыларның интеллектуаль һәм гамәли белем-күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.

Курсның программасы:

  • укучыларның татар телен өйрәнүгә карата иҗади активлыкларын арттыру;
  • сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның киләсе үсешенә булышлык күрсәтү;
  • курс турында кыскача мәгълүмат бирү;
  • дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү;
  • иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү;
  • район, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашу;
  • еллык эшкә йомгак ясау.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Алган белемнәрен практикада куллану, төрле конкурсларда катнашу, олимпиадаларга әзерләнү.

Программаның күләме укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга, традицион булмаган дәрес төрләре аша матур сөйли, аралаша, үз фикереңне эзлекле, аңлаешлы итеп әйтеп бирүнең киләчәк тормышта бик кирәк булуына ышанам.

Тематик план

Тема

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Дәреснең тибы һәм КТК

Контроль формасы

1

Кереш. Факультативның  эчтәлеге белән танышу.

1

Әңгәмә

2

Күренекле рус һәм татар тел галимнәре, тел белгечләре турында мәгълүмат.

1

Лекция

Презентация

3

Татар мультфильмын карау һәм аның буенча сөйләшү

1

Практика

Диалогик сөйләм

4

Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.

1

Лекция-практика

Шигырь уку

5

Фонетика патшалыгына сәяхәт.

1

Лекция-практика

Тест эшләү

6

Сүзләрне дөрес язу

1

Практика

Диктант

7

“Могҗизалар кыры” уены

1

Практика

Уйнау

8

Татар теле Инфо олимпиадасында катнашу

1

Практика

Олимпиада

9

“Миллионер”, “Пирамида”, “Балык”, “Роза”, “Бәрәңге” уеннары

1

Практика

Уйнау (дискта)

10

“Кайтаваз” фильмын карау

1

Практика

Диалогик сөйләм

11

Татар халык уеннары

1

Практика

Уйнау

12

Халык авыз иҗаты. Әкият.

1

Лекция-практика

Әкият уку

13

Әкият язу. (“Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына, “Ялкын” журналына әкиятләрне тәкъдим итү).

1

Практика

14

Әкиятне сәхнәләштерү.

1

Практика

Сыйныфтан тыш чарада катнашу

15

Җыр башкару (караоке).

1

Практика

Монологик сөйләм

16

Лексика. Синонимнар, антонимнар, омонимнар.

1

Әңгәмә

17

“Шарлар” уены

1

Практика

Уйнау

18

Интернетта уен төзү

1

Практика

Уен төзү

19

Кроссворд төзү һәм чишү

1

Практика

20

Татар мультфильмын карау һәм аның буенча сөйләшү

1

Практика

Диалогик сөйләм

21

Викторина «Сүзләр илендә».

1

Практика

22

“Кайтаваз” фильмын карау

1

Практика

23

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Практика

Сыйныфтан тыш чарага әзерләнү

24

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

1

Практика

Сыйныфтан тыш чарада катнашу

25

Сүзтезмә. Җөмлә.

1

Лекция-практика

Рәсем буенча сөйләү

26

Җөмләдә сүзләр тәртибе. Татар мультфильмын карау һәм аның буенча сөйләшү

1

Лекция-практика

27

“Паровоз” уены

1

Практика

Уйнау

28

Диалог төзү һәм сәхнәләштерү

1

Практика

Уйнау

29

“Кайтаваз” фильмын карау

1

Практика

30

Аны болай язалар... (тәрҗемәи хәл язырга өйрәтү).

1

Практика

31

Без яшибез татар илендә, сөйләшәбез татар телендә.

1

Практика

Акциядә катнашу

32

“Кайтаваз” фильмын карау

1

Практика

33

Урамнарда йөрдем хата эзләп...

1

Практика

34

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.

1

КВН

Укытучы өчен әдәбият

  1. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, ,, Мәгариф”, 1994
  2. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр.Казан, ,, Мәгариф”, 2002
  3. Гыймадиева Н.С., Нуруллина Р.В. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. Казан. 2003
  4. Хәйдәрова Р.З, Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014
  5. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар.Казан, “Гыйлем”.2009
  6. Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шәйхетдинова З.В.Диктантлар һәм изложениеләр 5-11.Казан, “Яңалиф”.2006

Укучылар өчен әдәбият

  1. Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан, “Мәгариф”.2006
  2. Гомәрова В.Г., Зарипова Ф.Я. Бәйрәмнәр бәйләме. Казан, ,, Мәгариф”, 2005

Электрон һәм интернет ресурслар

  1. Электронный учебник “Татар телле заман” из серии “Я изучаю татарский язык”. Подготовлен и выпущен при содействии МО РТ, Министерство по делам молодежи и спорту РТ, “САНТЕЛЛ,СМП НЕФТЕГАЗ.”
  2. “Кайтаваз-ЭХО” СЕРИАЛ. Телерадиокомпания “НОВЫЙ ВЕК”.
  3. Аудиокассеталар: “Кайт карлыгач”, “Җырлап-биеп уйныйбыз” 3 һәм 5 дисклар.
  4. LearningApps.org- Мультимедияле интерактив күнегүләр тудыру.
  5. \puzzlecup.com\  - Кроссвордлар фабрикасы.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

КТП "Күңелле татар теле" 2 класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.

Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

"Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы

1 нче сыйныфта "Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...