6 нчы сыйныфларның рус төркеме өчен "Супермалай нәрсәләр эшли ала?" темасына эшләнгән дәреснең технологик картасы (Р. З. Хәйдәрова, Р.З.Назипова Күңелле татар теле, Казан “Татмультфильм” нәшрияты, 2014)
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Технологическаяя карта урока татрского языка в рускоязычной группе 6 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta_gureva_l.s.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

Укытучы

Гурьева Ләйсән Сөләйман кызы

Предмет

Татар теле

Сыйныф

6 нчы А (рус төркеме)

Дәреслек                                        

Р. З. Хәйдәрова, Р.З.Назипова   Күңелле татар теле,  Казан “Татмультфильм” нәшрияты, 2014

Дәрес темасы

Супермалай нәрсәләр эшли ала

Дәрес тибы

Лексик, грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Максат

Укытучы өчен:

1.Белем бирү максаты(дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-"Супермалай” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

-текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, фигыльнең инфинитив+ ала төзелмәсен  кабатлау.

2. Үстерү максаты (дәремнең метапредмет нәтиҗәсе):

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматнытабу өчен белешмә, сүзлектән куллану.

3.Тәрбияви максат( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-"Супермалай” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, фигыльнең инфинитив+ ала төзелмәсен  кабатлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет  нәтиҗәсе: коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашукүнекмәләрен үзләштерү

Шәхси нәтиҗә: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; әсәрдәге геройның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Метапредмет  нәтиҗәләр:

танып-белү

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функция: логик фикерләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);
  • парларда һәм күмәк эшли белү.

Универсаль уку гамәлләре

Шәхси нәтиҗәләр:

  •      шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • бер-берләре белән хезмәттәшлек итү.

Метапредмет  нәтиҗәләр:

танып-белү

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функция: логик фикерләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

регулятив

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
  • парларда һәм күмәк эшли белү.

Укучылар белән эш формалары:

коллективта, парларда, төркемнәрдә эш, парлап, такта янындаэш

Техник җиһаз:

компьютер, проектор, презентация

Укыту методлары:

Өлешчәэзләнүле, күрсәтмәле

Кулланылган материал

  1. Хәйдәрова Р.З., Назипова Р.З. “Күңелле татар теле. 6 нчы класс”
  2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 6 нчы сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина.- Казан: Татармультфильм, 2013. 80 бит
  3. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. Хәйдәрова Р.З., Г.М.Әхмәтҗанова. Яр Чаллы, 2015

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Укучылар белән исәнләшә

Белгән лексик материалны кулланып, укытучы белән исәнләшәләр, сорауга җавап бирәләр, җыр җырлыйлар, кизүнең рапорты. Укучылар кизүгә теләгән сорауларын бирәләр.

РУУГ-эшчәнлек өчен эш урынын мөстәкыйль әзерләү

ШУУГ- белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Өй эшен тикшерү

Үткән дәрестә үзләштергән биремнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру. Узара контроль-тикшерүне оештыра.

Сез нәрсәләр эшли аласыз? соравын бирә.

Тактада ике укучының эшен оештыра

Сез нәрсәләр эшли аласыз? Соравына парлап җавап бирәләр; ике укучы тактада КАЙТ шарт фигылен зат-сан белән төрләндерә ( берсе барлык формада, икенчесе юклык формада);

ШУУГ- татар телен куллануга уңай караш булдыру

ТУУГ – аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

КУУГ –әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру;

 Такта янында эшли белү

РУУГ – үзбәяләү булдыру, үзара контроль.

Актуальләштерү

Яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган  үткән материалны кабатлау;  хәзерге заман  хикәя фигыль+ ала формасын искә төшерү. Командада эшләү.

Татар авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен булдыра; сүзләр аша дәрес темасына балаларның фикерләвен китерә;  сүзләр әйтә, дөреслеген тикшерә;

хәзерге заман  хикәя фигыль+ ала формасын искә төшерү мөмкинлеге бирә; нәтиҗә чыгаруга ирешә.

Игътибар белән тыңлыйлар, кагыйдәне искә төшереп сөйлиләр, мисаллар китерәләр.  Командада эшлиләр.

ШУУГ- татар телен куллануга уңай караш булдыру, бер-берләре белән хезмәттәшлек итү

ТУУГ – хәтерне үстерү белән бәйле функция үтәлә, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясала, кирәкле информация эзләп табыла.

КУУГ – фикереңне әйтә белү, төп чыганак белән танышканчыга кадәр алдан белгән мәгълүматны системалаштыру

РУУГ - үз-үзеңә контроль ясау

Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш

Яңа белемнәр кабул итү; алган белемнәрнең дәрәҗәсен билгеләү.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү

Яңа белемнәр кабул итүне оештыра, сүзлек эшен оештыра, диктор тавышын тыңлата, физ минутка үткәрә    ( боерык фигыль+ алам формасын кабатлата)

Яңа белемнәр ала, сүзлек белән эшләргә өйрәнә.

Укытучы текстны укыганда, эчтән укып, карап бара.

ШУУГ – татар телен яхшы өйрәнү теләген формалаштыру

ТУУГ – активлык сәләтен формалаштыру, сорауларга җавап бирә белү

РУУГ – укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

КУУГ – үзләренең хисләрен , фикерләрен, теләкләрен белдерү өчен бердәм тел берәмлекләреннән файдалану

Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау,сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

Текстка  караган лексиканы  сөйләмдә активлаштыру, алган белемнәне куллану. Яңа белемнәрне дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру.

Сингапур методикасы структурасы куллану

Укучыларны биремнәрне үтәү ысуллары белән таныштыра. Укучыларның биремнәрне ничек үтәвен күзәтә.Төркемнәрдә эш оештыра.

Төп геройга бәя бирдерү максатыннан, сораулар бирә. Ишетеп аңлау күнегүләре үткәрә.

Сингапур методикасы буенча “Раунд Робин” структурасын үткәрә

Биремнәрне тыңлыйлар, үтиләр, сорауларга җавап биреп, төп геройга бәя бирәләр.

ШУУГ - әсәрдәге геройның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

ТУУГ – логик фикерли, игътибарлы була белү.

РУУГ –эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлегенең нәтиҗәле эш алымнарын таба белү. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

КУУГ –

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

күмәк эшли белү.

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү. Төркемнәрдә эшли белү

Өй эше бирү

Дәрестә алган белемнәрне ныгыту

Өй эше белән таныштыра, аңлата.

1 нче вариант: 51 нче бит, 8 нче күнегү.

2 нче вариант: Суперкыз турында хикәя яза

3 нче вариант: Текстның эчтәлеге буенча диалог төзи.

Өй эшләре белән танышалар, үзләре эшли алырлык күнегүне сайлап алалар.

РУУГ -  уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Рефлекция

Дәрестә  алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен, куелган максатның дәрес нәтиҗәләре белән туры килү-килмәвен ачыклау

Сораулар ярдәмендә, укучыларның материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклый

Сорауларга җавап бирәләр

РУУГ – уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

КУУГ - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Билге кую

Укучыларның эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау

Укучыларның фикерләрен тыңлап, билгеләр куя

Укудагы уңышларына яки уңышсызлыкларына бәя бирәләр

РУУГ – үзеңнең һәм иптәшеңнең хезмәтенә бәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...