Дәреснең технологик картасы. Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте
материал на тему

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Дәреснең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.vlieva-tekhnologik_karta.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы.

Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте

Максат:

 1) Резеда Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү; әкияттәге күренешләр табигатьнең нинди законнарына нигезләнеп язылганын белү: табигатьтәге су әйләнеше нигезендә болытлар барлыкка килү, явым-төшем яу һәм яктылык нурларының су тамчылары аша үтү вакытында салават күпере барлыкка килүне белү;

2) Укучыларның әкиятне сәнгатьле, аңлап, йөгерек укуларына һәм сорауларга төгәл, тулы җавап бирүләренә ирешү; әкияттә һәр законны тасвирлаучы язма юлларны табу;

3) Резеда Вәлиеваның иҗатына кызыксыну уяту;  Җирдә тереклек нигезен тудыручы шартларның һәм мондый табигый матур күренешләрнең бары тик Җирдә генә булуын аңлату.

Дәрес барышы:

Эшчәнлекнең төре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗә

1. Оештыру. Сәламләү.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн балалар!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Бүген кем дежур?

-Бүген тышта нинди көн?

-Бүген ничәсе?

-Бүген атнаның нинди көне?

-Бүген дәрестә кем юк?

-Исәнмесез, саумысез!

-Имин үтсен көнегез!

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген мин дежур.

-Бүген тышта җылы көн.

-Бүген 16 нчы апрель.

-Бүген пәнҗешәмбе көн.

-Бүген дәрестә ...

2.Өй эшен тикшерү.

Өй эше бар идеме?

Хәзер һәрбер группадан өй эшен тикшереп чыгарбыз.

Өй эше бар иде.Кичә безнең практик дәрес булды, әкиятне язып бетерергә кирәк иде.

Берешәр бала чыгыш ясый.

Укучыларның үзләштерүен тикшерү

-Бу әкиятләр  нәрсә   турында?

Укучылар җавап бирә.

Безне нәрсәгә өйрәтәләр?

Укучылар җавап бирә.

3. Укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.

 Язучы

Р. Вәлиеваның портретын күрсәтү.

-Бу кем?

2 нче класста Резеда Вәлиеваның нинди хикәяләрен, әкиятләрен һәм шигырьләрен укыдык?

-Резеда Вәлиева.

“Дәү әни” хикәясе, “Кыңгырау чәчәк” әкияте һәм “Иң матур җир” шигыре.

Язучыны тану, ул иҗат иткән әсәрләрне искә төшерү.

Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

Укучылар язып куялар.

4. Яңа материалны өйрәтү.

-Без бүген Резеда Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында булган белемнәребезне тирәнәйтербез.

-Кыскача биографиясен сөйләү.

-Әкият иленә кереп киткәнче, Р.Вәлиеваның әкият турында шигырьне укып китәсем килә.

Укучылар тыңлыйлар.

Язучы турында кыскача мәгълүмат бирү.

Дәреслек белән эшләү.

Ә хәзер дәреслегегезнең 127 нче битен ачыгыз. Сүзлек өстендә эш була. Сүзләрне мин башта укыйм.

Ә хәзер минем артымнан кабатлагыз.

Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Укучылар кабатлыйлар.

Укучылар җөмләләр төзиләр.

Укучыларның сүз байлыкларын арттыру

Укучылар, дәреслегегезнең 126 нчы битен ачыгыз. Мин әкиятне сәнгатьле итеп укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

Укучылар тыңлыйлар.

Укучыны тыңларга өйрәтү

Физкультминут-ка

Хәзер бу әкиятне эчтән укып чыгыгыз. Әкиятнең эчтәлеге буенча эшләргә әзерләнегез.

Укучылар әкиятне эчтән укып чыгалар.

6. Эчтәлеген аңлау буенча әңгәмә.

1. Әкияттә нәрсә турында сүз бара?

Әкияттә Яңгыр белән Кояш турында сүз бара.

1нче нәтиҗә:әкиятләрдә кеше һәм хайваннар образлары белән генә очраштык. Ә менә безнең бүген төп геройлар -ңгыр һәм Кояш. Ләкин аларга җанлы предметларга хас сыйфатлар бирелгән.

2.Яңгырга хас сыйфатларны әйдәгез әле табыйк?

Бүген Яңгыр көне буе эшләде. Һич кенә дә тынып тормады.

2че нәтиҗә:Безнең дә әти-әниләр көне буе эшлиләр. Һич тынгы белмиләр.

3. Ә тагын Яңгырның Резеда Вәлиева нинди сыйфатларын күрсәтә?

Әле җиргә  көмеш кадаклар какты, әле күккә ука баулар тартты.

3нченәтиҗә:Чынлап та,безнең дә әтиләр кадак кагалар, кер эләргә бау тарталар.

4. Ә Яңгырдан соң табигать ничек үзгәргән соң? Дым, тузан, бакчалар, игеннәр, урман-кырлар турында нәрсә әйтелгән?

Яңгырдан соң бар табигать, дымга туенып,  йокымсырап киткәндәй күренде. Дым тирәнгә үтте, җирдә тузан бетте, бакчалар яшәреп, игеннәр калкынып китте. Урман-кырлар күксел томанга төренде.

4че нәтиҗә:Безнең дә әти-әниләр үзләренең эшләренннән соң канәгатьлек алалар

5. Ә Кояш Яңгырның эшенә ничек җавап бирде ?

Шулвакыт кинәт ялт итеп күкнең түренә көләч Кояш узды.

5че нәтиҗә:безнең дә әти-әниләр яхшы укуыбызга, тәртипле булуыбызга шатланалар.

6. Язучы Кояш белән Яңгырның эшен ни өчен шулай мактый? Яз көне һәм җәй башында яңгырлар нигә кирәк?

Язучы Кояш белән Яңгырның эшен җиргә байлык һәм кешеләргә шатлык илткәне өчен мактый. Яз көне һәм җәй башында яңгырлар уңыш күбрәк һәм бай булсын өчен кирәк.

7. Язучы үзенең укучысында әсәргә кызыксыну уяту максатыннан төрле әдәби чаралар куллана: сыйфатлар, чагыштырулар кертә. Әйдәгез әле табыйк. Яңгыр тамчылары ... кебек.

Салават күпере ... кебек.

Кояшның нурлары ... кебек.

Табигать ... кебек.

Яңгыр тамчылары көмеш кадаклар, ука баулар һәм энҗе  кебек.

Салават күпере матур озын сөлге кебек.

Кояшның нурлары алтынсу керфекләр кебек.

Табигать тылсымлы әкият кебек.

6нчынәтиҗә:Яңгыр көне буе эшләде, тынып тормады, көмеш кадаклар какты, күккә ука баулар тартты, җирне дымга туендырды шундый эшләр эшләде, ә Кояш җиргә җылылык бирде.

Карагыз әле, балалар, Кояшның әкияттә шундый сүзләре бар: “Хәзер инде менә шушы сөлгегә сөртен дә башка якларга кит, анда да шулай тырышып хезмәт ит, җиргә байлык, кешеләргә шатлык илт”.

8. Нинди сөлге турында сүз бара?

Салават күпере.

Ә сезнең аны күргәнегез бармы?

Әйе, бар.

Әкиятнең эчтәлеге табигатьтәге күренешләр белән бәйле. Бу күренешләр ничек итеп аңлатыла соң? Әйдәгез, география укытучысына Нәсимә Миңнемөхәммәт кызына сүз бирик. чыннан да  язучы Резеда Вәлиева  табигатьтәге күренешләрне тылсымлы матур сүзләр белән сезгә әкият итеп бүләк иткән.

Әкияттәге һәрбер җөмлә чынбарлыктагы табигый законнар нигезендә образлы итеп язылган.

Нинди күренешләр һәм нинди табигый законнар нигезендә тудырылган соң бу әсәр?

Җирдәге тереклек өчен иң кирәкле шартларны әйтә аласызмы?

Кояш – җылылык, яктылык. Җил, яңгыр.

I. Кечкенә су әйләнешен тасвирлаучы күренеш.

Болыннарда чәчәкләр, урманнарда агачлар, кырларда игеннәр, бакчаларда җиләк-җимешләр, яшелчәләр үссен өчен иң кирәкле шарт нәрсә?

Дым һәм җылылык.

Ә дымны безгә нәрсә бирә?

Яңгыр.

Ә яңгырны нәрсә бирә?

Болыт.

Ә болытларны безгә кем бүләк итә?

Балаларның фикерләре тыңланыла Күлләр, диңгезләр, елгалар, океаннар, бозлыклар һәм сазлыклар.

Күлләр, елгалар, диңгезләр, океаннар бар да җир өстендә, җирдә ята. Ә болытлар күктә? Моны ничек аңларга?

Кояш җир өстендәге суларны парга әйләндерә.

Ә су парлары күккә ничек күтәрелә микән?

Балалар фикерләре тыңланыла

II. Салават күпере күренеше.

Резеда Вәлиеваның әкиятендә тылсымлы салават күпере дә бар. Ул аны әкияттә ничек итеп тасвирлый? Укып күрсәтегез әле?

Шулвакыт кинәт ялт итеп күкнең түренә көләч Кояш узды. Ул,  

       елмая-елмая, Яңгырга кызыллы-сарылы, яшелле-зәңгәрле бик матур, озы-ы-ын сөлге сузды.

Бу соклангыч матур күренешнең барлыкка килү серен кайсыгыз белә?

Балалар фикерләре тыңланыла.

Призма аша яктылыкка карап төсләрне санау.

Нинди төсләр күрдегез?

Кызыл, куе сары, сары, яшел, зәңгәр, күксел, шәмәхә.

Яңгыр яуганнан соң һавадагы су парлары күләме тагы да күбәя, кояш нурлары шушы су парлары аша үткәндә сыналар һәм төрле-төрле төсләр бирәләр.

III. Яңгырның кеше тормышындагы роле. Дым-яшәү чыганагы күренеше.

3 нче күренешне “Дым- яшәү нигезе” укыгыз әле һәм нәтиҗә ясагыз.

- Я, булды. Күп эшләдең, рәхмәт сиңа. Хәзер инде менә сөлгегә сөртен дә башка якларга кит, анда да шулай тырышып хезмәт ит, җиргә байлык, кешеләргә шатлык илт, - диде ул.

Яңгыр явып узгач, табигать яшәрә, тузан бетә, үсемлекләр яхшырак сулый башлыйлар. Нәтиҗәдә, һавада кислород күбәя.     Җиргә сеңгән су – барлык үсемлекләр өчен азык чыганагы.

Күренеш “Бу матурлык бары Җирдә, аны саклау-изге бурыч!” (Глобус күрсәтелә)

Яңгырга һәм, бөтен йөзе белән балкып, елмаеп җибәрде. Аның алтынсу керфекләре әллә кайларга, еракка-еракка сирпелделәр.

Яңгыр тамчылары Кояш нурларыннан җанланып, төрле төсләргә кереп, энҗедәй җемелдәшеп, шаяра–уйный башладылар. Табигать  тылсымлы әкият дөньясына охшап калды...

Чыннан да,балалар, Җир шарыбыз тылсымлы әкият дөньясы. Кояш чыгу - таң ату, кояш баю, йолдызларны күрү, җил чыгу, яңгыр яу, салават күпере күренешләре - бары тик Җир шарында гына.

   Тереклек нигезен тудыручы уңайлы шартлар, әдәби әсәрләрдә, рәсемнәрдә күрсәтеп бетерә алмаслык матурлык – бу бик зур байлык, балалар.

Бу матурлыкны һәм байлыкны саклау, аның кадерен белү – Җирдә яшәүче һәр кешенең изге бурычы.

Әйдәгез эшне дәвам итик. Могыйнова Илүзәгә, Сәгыйтова Лианага, Шәйдуллина Айсылуга һәм Ибраһимова Дианага иҗади эш биргән идем. Аларга сүз бирик.

Укучыларның чыгышлары.

Укучылар, хәзер сезгә шундый бирем. Әкияттән үзегезгә охшаган иң матур табигать күренешен языгыз. Һәм дәлилләрсез ни өчен бу өзек сезгә ошады.

Җаваплар тыңланыла.

7. Йомгак ясау.

-Укучылар, сез бүген нәрсәләр белдегез?

- Бу әкият нәрсәләргә өйрәтте?

Бүген кемгә “5” ле куярбыз? Ә кемгә “4” ле? “3” ле алучылар бүген бармы?

Җаваплар тыңланыла.

8. Өй эше

 “Нәни су тамчысының зур сәяхәте” темасы астында хикәя, әкият, шигырь, табышмак язып килергә. Иң матур әсәрләрне газета-журналларга җибәрәбез.

9. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...