Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”
план-конспект урока по технологии (7 класс) на тему

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.

Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әзерләү технологиясе   белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresnen_tehnologik_kartasy.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Укытучы

Арикеева Әнисә Тимерҗан кызы. МББУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Укытучы эшчәнлегенең максаты, бурычлары

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.

Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әзерләү технологиясе   белән таныштыру

Дәреснең тибы

Уку мәсьәләсе кую һәм чишү

Укыту методы

Проблемалы(практик)

Укыту формасы

Фронтальная, парная

Чишелә торган проблемалар

Нинди татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр була? Нинди продуктлардан әзерләргә мөмкин? Әзерләү технологияләре нинди?

Төп терминнар

Татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр

Күрсәтмә материал

Презентация

Җиһазлар

Компьютер, проектор, учебник по технологии 7 класс (спецкием)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре

Белү: татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр турында, аларны әзерләү технологиясе һәм туклануда аларның роле.

Күнекмәләр: татлы ашамлыклар әзерли алу

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү-

Регулятив-мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын(темасын)һәм максатларын формалаштыру,рефлексия, билге, үзбилге кую

Коммуникатив-диалог, уку процесын оештыру

Шәхси- өйрәнәчәк теманың мотивациясен формалаштыру

Дәреснең этаплары

Өйрәтү һәм ныгыту компонентлары, биремнәр һә күнегүләр

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ(универсаль укыту гамәлләре)

Оештыру, мотивлаштыру

Эмоциональ психологик халәт, укучыларны уку эшчәнлегенә әзерләү

Уңай психологик халәт тудыру, укучыларны уку эшчәнлегенә әзерләү

Хәерле иртә, укучылар. Кәефләрегез ничек? Эш урыннарыгыз әзерме? Тикшереп чыгыйк. Өстәл өстендә дәреслек, дәфтәр, ручка булырга тиеш.

Дәрескә әзерлекне тикшерәләр, укытучыны тынлыйлар

Шәхси (Ш)- уку эшчәнлегенә мотивация

Кабатлау

Үткән дәрестә алган белемнәрне тикшерү

Белемнәрне ныгыту

Үткән дәресләрдә без камыр төрләрен һәм камыр ризыкларын өйрәндек.

Хәзер мин сезгә икешәр карточка бирәм, сез карточка- биремнәрне үтәргә тиеш буласыз һәм тиешле критерияләр буенча бәяләрсез

Биремнәрне үтиләр һәм бәялиләр

Танып-белү(Т)

Биремнәрдә ориентлашалар

Яңа теманы өйрәнү

1. Проблема төзү

Дәреснең темасын формалаштыру

Укучыларда пробламалы ситуация тудырыр өчен шартлар булдыру

Буген без сезнең белән сез иң яраткан ризыклар турында сөйләшербез. Сезнен яраткан ризыкларыгыз нәрсәләр икән. Берничәсен булсада әйтегез әле?

Слайд 1-3

Бу слайдлардагы ашалыклар ничек атала?

Дәресебезнең темасы нинди булыр?

Сезнең кайсыгыз татлы ризыклар әзерли белә?

Сезнен каршыгызда продуктлар язылган карточкалар. Бирелгән продуктлар белән сотле коктейль һәм шиколодлы колбаса әзерләү технологиясен язарга.

Дәреснең темасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Эшләп карыйлар, авырсыналар

Коммуникатив(К)

Иптәше белән эшләү

2. Авырсынунын сәбәбен табу һәм урынын билгеләү

Авырсыну сәбәбенә әңгәмә оештыру

Укучыларның уку эшчәнлегенә кереп китәргә комачаулаган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә уңай шартлар тудыру

Ни өчен биремне үтәп булмады. Нинди авырлыклар белән очраштыгыз

Ничек әзерлисен белмәдек, әзерләгәндә нинди продуктлар кирәк икәнен белмәдек?

Шәхси(Ш)

Нинди белемнәр бар, нинди белемнәр кирәк икәнен аеру

3.Авырлыктан чыгу юлларына проект-план төзү.

 Максат кую

Максат.

Авырлыктан чыгу өчен план төзү.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Дәрестә үз алдыгызга нинди максат куясыз?

Шушы максатка ирешү өчен план төзибез. Төрле татлы ашамлыклар әзерләү өчен безгә нинди белемнәр кирәк?

Татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр әзерләү технологиясен өйрәнергә

Татлы ашамлыкларга, десертларга, эчемлекләргә нәрсәләр кергәнен, аларны әзерләгәндә нинди продуктлар кирәген, техника куркнычсызлыгы кагыйдәләрен, нинди эш кораллары һәм әзерләү технологиясен белергә кирәк.

Регулятив(Р)-

Максат кую, уку эшчәнлеген планлаштыру

(К)- укытучы һәм иптәше белән эшчәнлек оештыру

4. Проектны тормышка ашыру

Дәреслек белән эшләү

Проектны тормышка ашыру өчен план нигезендә эш оештыру

Эшне парларда эшлибез

Дәреслек белән эшлиләр. Үзләренә кирәкле информация табып кыскача чыгыш ясыйлар

  1.  Татлы ашамлыклар
  2. Десертлар
  3. Эчемлекләр

(Т)-Дәреслектән кирәкле информацияне эзләү, аңлап уку

5.Беренчел ныгыту

Информацион танып –белү әңгәмәсе

Дәфтәрләрдә бирем үтәү

Татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләргә аңлатма бирү

Бирем үтәгәндә яңа белемнәрне куллану

Нәрсәләр икән соң алар:татлы ашамлыклар, десертлар, эчемлекләр?

Слайд 6, 7, 8

Бирелгән карточкалардагы биремнәрне үтәргә

Эшләгән биремнәрне тикшерү

-Татлы ризыклар әзерләгәндә нинди эш кораллары кулланыла?

- баллы колбаса белән сөтле коктейль әзерләү технологиясен сөйләргә

-ә хәзер техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап китәбез (пычак һәм блендер белән эшләгәндә)

Кондитер ашамлыклар (баллы, татлы ризыклар)-югары калорияле, җиңел үзләштерелә торган, күп күләмдә шикәр кушылган, үзенең бик тәмле исе һәм тәме белән аерылып тора торган ашамлыклар.

Десерт( фр.теленнән dessert)-өстәлне ябу ризыгы, обед яки кичке аштан соң үзеңә рәхәт тойгылар калдыру өчен бирелә торган ризык

Биремнәрне үтиләр

Биремнәрне укытучы белән берлектә тикшерәләр.

Үткен пычак, куна тактасы, блендер

Әзерләү технологиясен сөйлиләр

ТКК сөйлиләр

(К)- бер-берсе белән аралаша, ярдәмләшә  беләләр

(Т)- Биремнәрдә ориентлашалар, кирәкле информацияне дәреслектән таба алалар

6. Практик эш

Практик эш эшләү

Яңа белемнәрне практикада куллану

 Практик эш “Татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр әзерләү”.

Ашамлыклар әзерләүнең сыйфаты турында әңгәмә корыла.

Укытучы тарафыннан тикшерелә.

Практик эш эшлиләр: баллы колбаса, сөтле коктейль әзерлиләр. Ризыкларга дегустация үткәрәләр. Ризыкның тәмен һәм тышкы кыяфәтен бәялиләр.

(Ш)- уртак эш өчен җаваплылыкны тою, эшчәнлек һәм үз эшеңнең сыйфаты  өчен җаваплылык үстерү

(К)-уртак тел табу һәм бер нәтиҗәгә килү

Ныгыту

“Кубик Блума” уены

Яңа белемнәрне ныгыту.

“Кубик Блума” уены

Шакмакларга  сүзләр язылган.

Шуларны сорау итеп формалаштырасы.

  • “Ни өчен”
  • “Аңлат”
  • “Ата”
  • “Тәкъдим ит”
  • “Уйлап тап”
  • “Уртаклаш”

Укучы шакмакны ата. Шакмакның кайсы ягына төшүенә карап укучыларга яңа үтелгән тема буенча сораулар бирергә. Калганнар сорауларга җавап бирә.

Белемнәрне арттыру уены уйныйлар

(К)- Яшьтәшләрең белән диалог кору

(Т)- үтелгән тема буенча сораулар төзү

Рефлексия

Әңгәмә.

Җөмләләрне дәвам ит

Дәреснең максатын һәм нәтиҗәләрен чагыштыру.

Дәрестә башкарган эшеңне бәяләү.

-Без үзебезнең алга нинди максат куйган идек?

-Максатка ирештекме?

-Барысы да килеп чыкканмы? -Әгәр юк икән, ни өчен?

-Яңа белемнәрегезне кая куллана аласыз?

Слайд 9

-Татлы ашамлыклар, десертлар һәм эчемлекләр әзерләргә өйрәнү максаты куйдык.

-Эйе

-Татлы ризыкларны өйдә әзерләячәкбез

(Ш)-яңа белемнең мөхимлеген аңлау, хезмәтеңне бәяләү, уку өлкәсендә уңыш һәм уңышсызлыкларыңны адекват яктан бәяләү

(Р)- эш барышын һәм эш нәиҗәсен контрольдә тоту һәм бәяләү

Өй эше

Иҗади эш

Яңа очракта яңа белемнәрне куллану.

Үзегезнең яраткан десерт яки эчемлегегезнең технологик эзлеклелеген төзегез. Татар халкының татлы ризыклары турында информация алып килегез.

Яраткан десерт яки эчемлекнең технологик

эзлеклелеген төзиләр. Информация табалар.

(Т)-яңа белемнәрне тормышта куллану, яңа мәгълумат табуга этәргеч була


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....