Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте
методическая разработка по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

 

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов
(текстовый файл)

 

1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алмарисовна, учитель татарского языка и литературы МОУ СОШ № 4 г.Азнакаево.

2.      Название конкурсной работы:

Резеда Вәлиева «Яңгыр белән Кояш» әкияте (интегрированный урок-литературное чтение и природоведение).

3.      Общая характеристика представленного материала:

3.1.   Целевые группы пользователей: учителя татарского языка и литературы, географии, учащиеся 3 классов.

3.2.   Область применения.

       Использование на уроке:

-        объяснение материала;

-        самостоятельная работа одного учащегося или группы учащихся;

-        поиск необходимой информации;

-        контроль знаний;

           Самостоятельное использование учеником вне урока:

-        работа над домашним заданием;

-        самоконтроль и контроль знаний;

-        использование при выполнении творческих индивидуальных заданий.

            Использование учителем на этапе подготовки к уроку:

-        подбор материалов для последующего использования на уроке в цифровом виде;

3.3.   Цели и задачи образовательного процесса, достигаемые/решаемые за счет использования ЦОР:

          - Знакомство с биографией и творчеством Резеды Валиевой;

         - Задействование различных каналов восприятия учащихся, фотографического и ассоциативного видов памяти;

          - Осмысление содержания материала через зрительное восприятие сюжетных

              иллюстраций;

          - Формирование навыков работы с ЦОР при выполнении домашнего задания.

3.4. Целесообразность разработки предлагаемых информационных источников и инструментов:

         Сочетание различных цифровых образовательных ресурсов позволяет заинтересовать школьников изучаемым материалом, активизировать работу на уроке. Сделать урок более содержательным, индивидуальным и деятельным. Довести до учащихся большой поток информации, способствуя организации самостоятельной познавательной деятельности.

3.5.Новизна (отличительные особенности, оригинальность) предлагаемой разработки относительно традиционного подхода, ее соответствие потребностям информационного общества:

                В данной разработке используется аудиофайлы, большое количество наглядного материала в виде иллюстраций, рисунков, фотографий. Сочетание различных цифровых    образовательных ресурсов позволяет заинтересовать учащихся изучаемым материалом, активизировать работу на уроке. При этом у школьников развивается зрительная память, акцентируется внимание на важных объектах за счет фрагментальной подачи материала, что позволяет существенно повысить интерес детей к учебе, а, следовательно, и улучшить качество знаний учеников.

3.6.Новые образовательные результаты, которые могут быть обеспечены данным ЦОР и их соответствие заявленным целям:

- творческий подход к выполнению домашних заданий;

- формирование мыслеобразов;

- заинтересованность школьников в изучении данной учебной дисциплины.

3.7.Возможность организации контрольно-оценочной деятельности в образовательном процессе на базе данного ЦОР:

 На уроке используется групповая и индивидуальная работа по вопросам, представленным в презентации, что позволяет учителю определить уровень усвоения темы. При выполнении домашней работы к следующему уроку предполагается поиск дополнительной информации и оформления найденной информации.

3.8.Текст к презентации (выступление в краткой форме).

Скачать:


Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Азнакай шәһәренең 4 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе.

                          (Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме)

     Төзеделәр - Рәфыйкова Эльвира Алмарис кызы,

                                        Азнакай  шәһәре 4 нче муниципаль гомуми

                                      белем бирү мәктәбенең татар теле һәм

                                      әдәбияты укытучысы, Камалова Нәсимә                    

                           Миңнемөхәммәт кызы, Азнакай  шәһәре 4 нче        

                                    муниципаль гомуми белем бирү мәктәбенең                                            

                              география  укытучысы

                                   

                                Азнакай-2010 нчы ел.

Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте.

Максат: 1) Резеда Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында                      

                    белемнәрне  тирәнәйтү; әкияттәге күренешләр табигатьнең    

                    нинди законнарына нигезләп язылганын белү: табигатьтәге

                   су әйләнеше нигезендә болытлар барлыкка килү, явым-  

                    төшем яу һәм яктылык нурларының су тамчылары аша үтү  

                   вакытында салават күпере барлыкка килүне белү;

                2) укучыларның әкиятне сәнгатьле, аңлап, йөгерек укуларына  

                    һәм  сорауларга төгәл, тулы җавап бирүләренә ирешү;әкияттә

                   һәр законны тасвирлаучы язма юлларны табу;

                3) Резеда Вәлиеваның иҗатына кызыксыну уяту; Җирдә

                    тереклек нигезен тудыручы шартларның һәм мондый

                    табигый матур  күренешләрнең бары тик Җирдә генә булуын

                   аңлату, аны  яратырга һәм сакларга өйрәтү.

Җиһазлау: 1. Компьютер, проектор, слайдлар ( Р. Вәлиева. Зәңгәр иртә.          

                        Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Казан. Татарстан китап

                        нәшрияты, 1980., Р.Вәлиева. Якты яр. Повесть, хикәяләр,  

                      әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1988.,                          

                        Р. Вәлиева. Мыраубикә малае. Шигырьләр, җырлар, поэма.  

                      Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2000.,

                        Р. Вәлиева. Зәңгәр елан әкияте. Казан “Раннур” нәшрияты,                    

                      2000.,

                       Р. Вәлиева. Без нәни  игенчеләр. Казан “Раннур” нәшрияты,

                     2001.,

                     Р.Х. Ягъфәрова. Уку китабы. 2 нче сыйныф. Дүрт еллык

                     башлангыч рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен  

                     дәреслек. Өченче  басма. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2003.-  

                    39-40, 70-72, 84 нче битләр,

                     Р. Вәлиева. Ак песи. Казан “Раннур” нәшрияты, 2000.-        

                     5-8, 28-29 нчы битләр, Р. Вәлиева. Якты Ярда калган                

                     балачак. Сайланма әсәрләр. Казан. Татарстан китап

                     нәшрияты, 2005.-290-295 нче битләр) китапларыннан                            

                     ясалды;

                     2. Р.Х. Ягъфәрова. Уку китабы. Дүртьеллык башлангыч рус                        

                         мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

                       дәреслек.- Тулыландырылган 3 нче басма.- Казан:

                       Мәгариф, 2003.- 126-128 нче битләр.

                     3. Резеда Вәлиеваның китапларыннан күргәзмә.

                     4. Портреты.

                     5. Глобус, призма, аппликацияләр.

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш.

1. Оештыру. Сәламләү.

Исәнләшү.

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез, саумысез!
  3. Хәерле көн балалар!
  4. Имин үтсен көнегез!
  5. Кәефләрегез ничек соң?
  6. Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Бүген кем дежур?
  2. Бүген мин дежур.
  3. Бүген тышта нинди көн?
  4. Бүген тышта җылы көн.
  5. Бүген ничәсе?
  6. Бүген 16 нчы апрель.
  7. Бүген атнаның нинди көне?
  8. Бүген пәнҗешәмбе көн.
  9. Бүген дәрестә кем юк?
  10. Бүген дәрестә ...
  1. Өй эшен тикшерү.

 - Өй эше бар идеме?

- Өй эше бар иде.

- Нинди?

- Кичә безнең практик дәрес булды, әкиятне язып бетерергә кирәк иде.

- Хәзер һәрбер группадан өй эшен тикшереп чыгарбыз. (Өй эше тикшерелә. Берешәр бала чыгыш ясый).

Укытучы: Бу әкиятләр нәрсә турында? (Җаваплар тыңланыла).

Укытучы: Безне нәрсәгә өйрәтәләр? (Җаваплар тыңланыла).

Укытучы: Без әкиятләр турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез.

  1. Укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.

Укытучы: Балалар, без сезнең белән бүген сезгә таныш булган һәм үзенең әсәрләре белән куандырган язучының тагын бер әсәре “Яңгыр белән Кояш” әкияте белән танышырбыз. Ә хәзер кем микән ул исегезгә төшерегез әле? (Язучы Р. Вәлиеваның портретын күрсәтү)

Җавап: Резеда Вәлиева.

Укытучы: 2 нче класста Резеда Вәлиеваның нинди хикәяләрен, әкиятләрен һәм шигырьләрен укыдык?

Җавап: “Дәү әни” хикәясе, “Кыңгырау чәчәк” әкияте һәм “Иң матур җир” шигыре. 

Укытучы: Балалар, дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

  1. Яңа материалны өйрәтү

Укытучы: Без бүген Резеда Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында булган белемнәребезне тирәнәйтербез.

Укытучы: Илебезнең бер почмагында, Урал-тау итәгендә, 1930 нчы елның 1 нче маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында Резеда  Вәлиева туа.

Әтисе  гомере буе мәктәп директоры булып эшли, рус теле һәм әдәбиятын укыта. Әнисе дә мәктәптә укытучы булып эшли. Гаиләдә өч бала: апасы белән абыйсы һәм Резеда үсәләр.

       Урта мәктәпне 1947 нче елда Салават район үзәгендә тәмамлый. 1947-1950 нче елда Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, 33 ел Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Балаларга да, зурларга да шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, әкиятләр, җырлар яза, рус әдәбиятыннан матур-матур әсәрләрне сайлап, татар теленә тәрҗемә итә. Бүгенге көндә утызлап китабы дөнья күрә, һаман да яңа әсәрләре туа тора.

Укытучы: Әкият иленә кереп киткәнче, Р.Вәлиеваның әкият турында шигырьне укып китәсем килә.

  1. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы: Ә хәзер дәреслегегезнең 127 нче битен ачыгыз. Сүзлек өстендә эш була. Сүзләрне мин башта укыйм.

кадак-гвоздь

ука-ялтырый торган җеп

калкынып-күтәрелеп, үсеп

күксел-синеватый

түренә-биредә: уртасына, иң биек ноктасына

сирпелделәр-чәчелделәр, таралдылар

энҗе-жемчуг

җемелдәшеп-өзек-өзек якты нур чәчеп

тылсымлы-фантастик, сихерле

Укытучы: Ә хәзер минем артымнан кабатлагыз. (Укучылар кабатлыйлар).

Укытучы: Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез. (Укучылар җөмләләр төзиләр).

Укытучы: Укучылар, дәреслегегезнең 126 нчы битен ачыгыз. Мин әкиятне сәнгатьле итеп укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

Бүген Яңгыр көне буе эшләде. Һич кенә дә тынып тормады. Әле җиргә  көмеш кадаклар какты, әле күккә ука баулар тартты.

Дым тирәнгә үтте, җирдә тузан бетте. Бакчалар яшәреп, игеннәр калкынып китте. Урман-кырлар күксел томанга төренде. Бар табигать дымга туенып,  йокымсырап киткәндәй күренде.

 Шулвакыт кинәт ялт итеп күкнең түренә көләч Кояш узды. Ул, елмая-елмая, Яңгырга кызыллы-сарылы, яшелле-зәңгәрле бик матур, озы-ы-ын сөлге сузды.

- Я, булды. Күп эшләдең, рәхмәт сиңа. Хәзер инде менә шушы сөлгегә сөртен дә башка якларга кит, анда да шулай тырышып хезмәт ит, җиргә байлык, кешеләргә шатлык илт, - диде ул Яңгырга һәм, бөтен йөзе белән балкып, елмаеп җибәрде. Аның алтынсу керфекләре әллә кайларга, еракка-еракка сирпелделәр.

 Яңгыр тамчылары Кояш нурларыннан җанланып, төрле төсләргә кереп, энҗедәй җемелдәшеп, шаяра–уйный башладылар.

Табигать  тылсымлы әкият дөньясына охшап калды...

Укытучы: Әйдәгез, балалар, Кояш чыкты, хәрәкәтләнеп алыйк әле.

Физкультминутка:

1. Күкләр - йолдыз патшалыгы,

(кулларны өскә күтәрәбез)

Чыклар - йолдыз яшедер.

(чүгәлибез)

Яшен - хыял атылышы,

(кулларны чәбәклибез)

Яңгыр - болыт чәчедер.

(торабыз. Кулларны селкибез)

Елгалары - яшел билбау,

(гәүдәне сул якка, уң якка борабыз)

Күлләре - җир күзедер,

(кул белән күзләргә күрсәтәбез)

Бу җиһанның чын хуҗасы

Көләч Кояш үзедер.

(бер-беребезгә елмаеп борылабыз)

2. Күзләр өчен гимнастика.

Укытучы: Хәзер бу әкиятне эчтән укып чыгыгыз. Әкиятнең эчтәлеге буенча эшләргә әзерләнегез. (Укучылар әкиятне эчтән укып чыгалар).

VI. Эчтәлеген аңлау буенча әңгәмә.

Укытучы: 1. Әкияттә нәрсә турында сүз бара?

Җавап: Әкияттә Яңгыр белән Кояш турында сүз бара.

Укытучы: Әйе, укучылар дөрес. Бүген әкиятнең төп геройлары Яңгыр белән Кояш. Монынчы без әкиятләрдә кеше һәм хайваннар образлары белән генә очраштык. Ә менә безнең бүген төп геройлар Яңгыр һәм Кояш. Ләкин аларга җанлы предметларга хас сыйфатлар бирелгән. 2.Яңгырга хас сыйфатларны әйдәгез әле табыйк?

Җавап: Бүген Яңгыр көне буе эшләде. Һич кенә дә тынып тормады.

Укытучы: Дөрес. Безнең дә әти-әниләр көне буе эшлиләр. Һич тынгы белмиләр. 3. Ә тагын Яңгырның Резеда Вәлиева нинди сыйфатларын күрсәтә?

Җавап: Әле җиргә  көмеш кадаклар какты, әле күккә ука баулар тартты.

Укытучы: Чынлап та безнең дә әтиләр кадак кагалар, кер эләргә бау тарталар. 4. Ә Яңгырдан соң табигать ничек үзгәргән соң? Дым, тузан, бакчалар, игеннәр, урман-кырлар турында нәрсә әйтелгән?

Җавап: Яңгырдан соң бар табигать, дымга туенып,  йокымсырап киткәндәй күренде. Дым тирәнгә үтте, җирдә тузан бетте, бакчалар яшәреп, игеннәр калкынып китте. Урман-кырлар күксел томанга төренде.

Укытучы: Безнең дә әти-әниләр үзләренең эшләренннән соң канәгатьлек алалар. 5. Ә Кояш Яңгырның эшенә ничек җавап бирде ?

Җавап: Шулвакыт кинәт ялт итеп күкнең түренә көләч Кояш узды.

Укытучы: Балалар, безнең дә әти-әниләр яхшы укуыбызга, тәртипле булуыбызга шатланалар. 6. Язучы Кояш белән Яңгырның эшен ни өчен шулай мактый? Яз көне һәм җәй башында яңгырлар нигә кирәк?

Җавап: Язучы Кояш белән Яңгырның эшен җиргә байлык һәм кешеләргә шатлык илткәне өчен мактый. Яз көне һәм җәй башында яңгырлар уңыш күбрәк һәм бай булсын өчен кирәк. 

Укытучы: 7. Язучы үзенең укучысында әсәргә кызыксыну уяту максатыннан төрле әдәби чаралар куллана: сыйфатлар, чагыштырулар кертә. Әйдәгез әле табыйк.

Яңгыр тамчылары ... кебек.

        Салават күпере ... кебек.

 Кояшның нурлары ... кебек.

 Табигать ... кебек.

Җавап: Яңгыр тамчылары көмеш кадаклар, ука баулар һәм энҗе  кебек.

               Салават күпере матур озын сөлге кебек.

               Кояшның нурлары алтынсу керфекләр кебек.

               Табигать тылсымлы әкият кебек.

Укытучы: Яңгыр көне буе эшләде, тынып тормады, көмеш кадаклар какты, күккә ука баулар тартты, җирне дымга туендырды шундый эшләр эшләде, ә Кояш җиргә җылылык бирде. Карагыз әле, балалар, Кояшның әкияттә шундый сүзләре бар: “Хәзер инде менә шушы сөлгегә сөртен дә башка якларга кит, анда да шулай тырышып хезмәт ит, җиргә байлык, кешеләргә шатлык илт”. 8. Нинди сөлге турында сүз бара?

Җавап: Салават күпере.

Укытучы: Ә сезнең аны күргәнегез бармы?

Җавап: Әйе, бар.

Укытучы: Әкиятнең эчтәлеге табигатьтәге күренешләр белән бәйле. Бу күренешләр ничек итеп аңлатыла соң? Әйдәгез, география укытучысына Нәсимә Миңнемөхәммәт кызына сүз бирик.

География укытучысы: Балалар, чыннан да  язучы Резеда Вәлиева  табигатьтәге күренешләрне тылсымлы матур сүзләр белән сезгә әкият итеп бүләк иткән.

Әкияттәге һәрбер җөмлә чынбарлыктагы табигый законнар нигезендә образлы итеп язылган.

Нинди күренешләр һәм нинди табигый законнар нигезендә тудырылган соң бу әсәр?

I. Кечкенә су әйләнешен тасвирлаучы күренеш.

  1. Җирдәге тереклек өчен иң кирәкле шартларны әйтә аласызмы?

       Җавап: Кояш – җылылык, яктылык. Җил, яңгыр.

География укытучысы: Болыннарда чәчәкләр, урманнарда агачлар, кырларда игеннәр, бакчаларда җиләк-җимешләр, яшелчәләр үссен өчен иң кирәкле шарт нәрсә?

Җавап: Дым һәм җылылык.

География укытучысы: Ә дымны безгә нәрсә бирә?

 Җавап: Яңгыр.

География укытучысы: Ә яңгырны нәрсә бирә?

Җавап: Болыт.

География укытучысы: Ә болытларны безгә кем бүләк итә? (Балаларның фикерләре тыңланыла).

Җавап: Күлләр, диңгезләр, елгалар, океаннар, бозлыклар һәм сазлыклар.

География укытучысы: Күлләр, елгалар, диңгезләр, океаннар бар да җир өстендә, җирдә ята. Ә болытлар күктә? Моны ничек аңларга? (Балаларның фикерләре тыңланыла).

Җавап: Кояш җир өстендәге суларны парга әйләндерә.

География укытучысы: Ә су парлары күккә ничек күтәрелә микән? (Балалар фикерләре тыңланыла).

География укытучысы: Җылынган һава киңәя, җиңеләя, өскә күтәрелә, ә өстә салкын (1 кмга 6º С га салкыная һава). Һавадагы су парлары бер-берсенә ябышып зурайганнан-зурая бара. Бу күренеш су парларының кондексацияләнүе дип атала. Зур тамчылардан  болытлар барлыкка килә. Алар авырайганнан авырая, һава бу авыр болытларны күтәреп тора алмый. Өстәвенә безнең Җиребез суларын космоска бирергә теләми, үзенә тарта (бу Җирнең тарту көче). Нәтиҗәдә, болытлардагы кристаллашкан су тамчылары кире җиргә әйләнеп кайталар. Су тамчылары җылы җәйге көннәрендә яңгыр булып, салкын көздә һәм кышта кар булып явалар. Менә бу күренеш – табигатьтә су әйләнеше дип атала. Бу табигый закон. Ә хәзер сез әкияттән шушы күренешкә туры килгән өлешне табыгыз әле.

Җавап: Бүген яңгыр көне буе эшләде. Һич кенә дә тынып тормады. Әле җиргә  көмеш кадаклар какты, әле күккә ука баулар тартты.

        Дым тирәнгә үтте, җирдә тузан бетте. Бакчалар яшәреп, игеннәр калкынып китте. Урман-кырлар күксел томанга төренде. Бар табигать дымга туенып,  йокымсырап киткәндәй күренде.

II. Салават күпере күренеше.

География укытучысы: Резеда Вәлиеваның әкиятендә тылсымлы салават күпере дә бар. Ул аны әкияттә ничек итеп тасвирлый? Укып күрсәтегез әле?

       Җавап: Шулвакыт кинәт ялт итеп күкнең түренә көләч Кояш узды. Ул,  

       елмая-елмая, Яңгырга кызыллы-сарылы, яшелле-зәңгәрле бик матур, озы-ы-  

       ын сөлге сузды.

География укытучысы: Бу соклангыч матур күренешнең барлыкка килү серен кайсыгыз белә? (Балалар фикерләре тыңланыла).

Призма аша яктылыкка карап төсләрне санау.

География укытучысы: Нинди төсләр күрдегез?

Җавап: Кызыл, куе сары, сары, яшел, зәңгәр, күксел, шәмәхә.

География укытучысы: Яңгыр яуганнан соң һавадагы су парлары күләме тагы да күбәя, кояш нурлары шушы су парлары аша үткәндә сыналар һәм төрле-төрле төсләр бирәләр.

III. Яңгырның кеше тормышындагы роле. Дым-яшәү чыганагы күренеше.

География укытучысы: 3 нче күренешне “Дым- яшәү нигезе” укыгыз әле һәм нәтиҗә ясагыз.

Җавап: - Я, булды. Күп эшләдең, рәхмәт сиңа. Хәзер инде менә сөлгегә сөртен дә башка якларга кит, анда да шулай тырышып хезмәт ит, җиргә байлык, кешеләргә шатлык илт, - диде ул.

География укытучысы: Яңгыр явып узгач, табигать яшәрә, тузан бетә, үсемлекләр яхшырак сулый башлыйлар. Нәтиҗәдә, һавада кислород күбәя.

         Җиргә сеңгән су – барлык үсемлекләр өчен азык чыганагы.

  1. Күренеш “Бу матурлык бары Җирдә, аны саклау-изге бурыч!” (Глобус күрсәтелә)

Җавап: Яңгырга һәм, бөтен йөзе белән балкып, елмаеп җибәрде. Аның алтынсу керфекләре әллә кайларга, еракка-еракка сирпелделәр.

 Яңгыр тамчылары Кояш нурларыннан җанланып, төрле төсләргә кереп, энҗедәй җемелдәшеп, шаяра–уйный башладылар.

        Табигать  тылсымлы әкият дөньясына охшап калды...

География укытучысы: Чыннан да балалар, Җир шарыбыз тылсымлы әкият дөньясы. Кояш чыгу - таң ату, кояш баю, йолдызларны күрү, җил чыгу, яңгыр яу, салават күпере күренешләре - бары тик Җир шарында гына.

          Тереклек нигезен тудыручы уңайлы шартлар, әдәби әсәрләрдә, рәсемнәрдә күрсәтеп бетерә алмаслык матурлык – бу бик зур байлык, балалар.

Шагыйрь Рифкать Имаев сүзләре белән сүземне тәмамлыйсым килә.

Күкләр - йолдыз патшалыгы,

Чыклар - йолдыз яшедер.

Яшен - хыял атылышы,

Яңгыр - болыт чәчедер.

Елгалары - яшел билбау,

Күлләре - җир күзедер,

Бу җиһанның чын хуҗасы

Көләч Кояш үзедер.

География укытучысы: Бу матурлыкны һәм байлыкны саклау, аның кадерен белү – Җирдә яшәүче һәр кешенең изге бурычы.

Укытучы: Әйдәгез эшне дәвам итик. Могыйнова Илүзәгә, Сәгыйтова Лианага, Шәйдуллина Айсылуга һәм Ибраһимова Дианага иҗади эш биргән идем. Аларга сүз бирик. (Укучыларның чыгышлары).

Укытучы: Укучылар, хәзер сезгә шундый бирем. Әкияттән үзегезгә охшаган иң матур табигать күренешен языгыз. Һәм дәлилләрсез ни өчен бу өзек сезгә ошады. (Җаваплар тыңланыла).

VII. Йомгак ясау.

Укытучы: - Укучылар, сез бүген нәрсәләр белдегез? ( Җаваплар тыңланыла).

- Бу әкият нәрсәләргә өйрәтте? (Җаваплар тыңланыла).

 Укытучы: Бүген кемгә “5” ле куярбыз? Ә кемгә “4” ле? “3” ле алучылар бүген бармы?

VIII. Өй эше: “Нәни су тамчысының зур сәяхәте” темасы астында хикәя, әкият, шигырь, табышмак язып килергә. Иң матур әсәрләрне газета-журналларга җибәрәбез.

IX. Саубуллашу.

Укытучы: Саубулыгыз, балалар!

Укучылар: Имин үтсен көнегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока чтения по теме "Кононенко. Резеда."

Данный урок чтения может быть проведён в 4 классе кррекционной школы VIII вида....

Дәрес конспекты Резеда Валиева иҗаты. "Зоопарклы уйнадык"

(4нче сыйныф, рус телендә сөйләшүче укучылар өчен дәреслек)Максат: 1. Р.Вәлиева турында кыскача мәгълүмәт бирү, “Зоопарклы уйнадык” шигыре белән танышу.2. Дөрес, аңлап уку күнекмәләрен, диалогик сөйлә...

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы Сираевой Резеды Хайдаровны на 2011-2016 учебный год.

Формировать у обучающихся навыки самостоятельной познавательной и исследовательской деятельности, национального самосознания, чувства патриотизма....

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...

план самообразования учителя русского языка и литературы МБОУ «Лицей №2 им.ак.К.А.Валиева г.Мамадыш» Гурьяновой Резеды Фазыловны

Тема самообразования:  Деятельностный метод как способ повышения качества преподавания русского языка и литературы в условиях внедрения ФГОС. Сроки реализации: 2018-2022г.г. Актуальност...