10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
календарно-тематическое планирование (10 класс) на тему

Яббарова Надия Салиховна

Татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф

(35сәг)

 

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

 

            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

            Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар телен укытуның максатлары:

  • укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру;
  • татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;
  • татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү;
  • телдән һәм язма сөйләм осталыгын үстерү;
  • тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;
  • текст белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
  • ана теленнән алган белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмендә куллана алуларына ирешү.

 

 

 

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция.

Сөйләм төрләрен, аның үзенчәлекләрен үзләштерү.

Аралашуның төрле өлкәсенә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү.

Телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.

Фәнни, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләрен, аларның үзенчәлекләрен аера белү.

Доклад, реферат, тезис, бәяләмә, ышаныч кәгазе, резюме кебек төрле  жанрдагы эш кәгазьләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм этикеты нормалары.

 

 Лингвистик компетенция.

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, аваз һәм фонема турында өйрәнгәннәрне ныгыту һәм тирәнәйтү. Сүзләргә транскрипция һәм фонетик анализ ясау күнекмәләрен үстерү. Язу тарихын белү. Лексикография һәм лексикологиядән алган белемнәрне тирәнәйтү. Бу бүлекләрне өйрәнүнең кыскача тарихы, шушы өлкәдә аеруча нәтиҗәле эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында мәгълүмат алу.    

 

    Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф. Җамалетдинова. – Казан: Мәгариф, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: теоретик материал – 26 сәгать, кабатлау – 25 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 17 сәгать.

 

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Тел һәм сөйләм мәсьәләсе.

6

  • Телнең төп функцияләре. Туган тел. Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны Сөйләм үзенчәлекләре.

2

Фонетика. Орфоэпия. Графика.

10

  • аваз һәм хәреф, танскрипция; сузык авазлар, тартык авазлар; аваз  

      үзгәрешләре;  графика; орфография, орфоэпия;

3

Язу тарихы             

4

            -  рун язуы; уйгур язуы; гарәп язуы; кириллица;

4

Лексикология                                                                      

7

            - синонимнар; антонимнар; күп мәгънәле сүзләр; омонимнар; фразеология;

            -  этимология; телнең сүзлек составы; лексикография;

5

Икетеллелек мәсьәләләре

1

             - Татарстанда икетеллелек (күптеллелек)  мәсьәләсе

6

Кабатлау

2

 

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

 

8

 

 

 

 

 

 

       Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

 

  •  “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;
  • тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешләрен белү;
  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен үзара бәйләнештә куллану;
  • татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион нормаларын белү;
  • телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;
  • лингвистик (фонетик, морфологик, синтаксик, лексик) анализ ясау;
  • тел белән халык тарихы, мәдәнияте тыгыз бәйләнгән булуын аңлау;
  • текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;
  • кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, компакт дисктан, Интернеттан) алу;
  • телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;
  • тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;
  • телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;
  • аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм этикеты нормаларын саклау;
  • язуда хәзерге татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын саклау;
  • сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;
  • татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язмача аралаша белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Х нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштыру.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү. Текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белү.

6. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен кую.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

4. Грамматик  анализ төрләрен камилләштерү:

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

- охшатып эшләү.

 

1. Телдән  һәм язма сөйләм:

- репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

- продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм;

2. Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә бирү;

3. Төрле китапларга аннотация язу;

4. Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү;

5. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыту – методик комплекты

  • Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.  Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова. – Казан: Мәгариф, 2010.
  • Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.Х. Хаков, Г.Г. Измайлова, Э.Х. Хәмидуллина. – Казан: Мәгариф, 2008.
  • Татар теле 10. / Р.С. Абдуллина,  Г.М. Шәйхиева .  – Казан: Мәгариф, 2006.
  • Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 1994.
  • Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: Мәгариф, 2000.
  • Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. / Ч. М. Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006.
  • Татар теле. Лексикология. / Г.Р. Галиуллина. – Казан: Мәгариф, 2007.    

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10kl._tematik_plan.doc332 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....

Аергыч. 8 класс, татар төркеме

Дәреслек-ул безнең ярдәмче коралыбыз гына. Төрле юллар, алымнар кулланып, укучыга теманы дәреслексез дә аңлатып була. Дөресрәге, укучылар үзләре моңа ирешә. Ә укытучы дирежерлык кына итә. 8 нче сыйныф...