Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)
план-конспект урока на тему

Муликова Раушания Мирсагитовна

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl_achyk_dres.doc235.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау.

                                                    Мөлекова Раушания Мирсәгыйтовна, Яр Чаллы  

                                                    шәһәре 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                    югары квалификацион   категорияле татар теле һәм  

                                                    әдәбияты укытучысы      

Максатлар:

  1. Сүз төркемнәре турында булган белемнәрен системалаштыру.
  2. Сүз байлыгын арттыру, сәнгатьле уку һәм сөйләм телен үстерү.
  3. Г.Тукай әсәрләре аша тырышлык, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, Г.Тукай портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә; таратма материал, дәреслек.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уңай халәт тудыру: 1) Исәнләшү: (1 слайд)
  • Исәнмесез, укучылар! – Исәнмесез.
  • Хәлләрегез ничек? – Кояшлы көн кебек.
  • Ни  өчен килдегез? – Татар телен,  туган телне өйрәнергә дип килдек.

2) Дежур укучы җавабы.

      II. Актуальләштерү: 3) - Хәзер апрель ае. Апрельдә нинди истәлекле даталар бар? (Г. Тукайның туган көне). (2 слайд)

  • Быел уку дәресендә без аның нинди әсәрләрен өйрәндек? (“Иртә”, “Ташбака белән куян”)
  • Сез аның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

4) Өй эшен тикшерү.

- Өйдә кемнәр аның шигырьләрен яттан өйрәнде? (2-3 укучыны тыңлау)

- Кем иҗади эш башкарды, рәсем ясады? Бу рәсем Г.Тукайның кайсы әсәренә?

5) Экранда татар мультфильмнарыннан өзекләр күрсәтелә. Укучылар әсәрнең исемен әйтәләр. (видеоязма)

III. Уку мәсьәләсен кую.

 6) Экранда һәм конверт тышларында тарак, балта, капчык рәсемнәре. (3 слайд)

- Бу әйберләр Тукай әкиятләрендәге кайсы геройларныкы? (Су анасы, Былтыр, Кәҗә белән Сарык). Аларны хуҗаларына кайтарып бирергә кирәк. Ләкин моның өчен конвертлардагы биремнәрне эшләргә кирәк.

7) –Бу биремнәрне үтәгәнче , искә төшереп, сорауларга җавап бирегез әле:

- Исем (сыйфат, фигыль) нинди сорауларга җавап бирә? (4,5,6 слайдлар)

- Нәрсәне белдерә?

- Мисаллар.

(җаваплар тыңлана һәм слайдта күрсәтелә)

8) Конвертлар төркемнәргә бирелә, биремнәрне эшлиләр. (7,8,9 слайдлар) 

1нче конверт: Бирелгән өзек кайсы әсәрдән? Шушы өзектән исемнәрне табарга.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

2нче конверт: Бирелгән өзектән сыйфатларны табарга.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр

килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

3нче конверт: Бирелгән өзектән фигыльләрне табарга:

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

(җаваплар тыңлана һәм слайдтагы дөрес җаваплар белән чагыштырыла) (10,11,12 слайдлар)

- Бик яхшы эшләдегез, укучылар. Әйберләр хуҗаларына кайтарылды. (13,14,15 слайдлар)

9) Бүгенге дәрес темасын ачыклау.

-Димәк, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (исем, сыйфат, фигыль турында)

-Бер сүз белән әйтсәк, сүз төркемнәре турында.

10) Физминутка: укытучы предмет исемнәрен әйтә, укучылар шуңа хәрәкәтне белдергән сүз әйтәләр һәм күрсәтәләр. (кош ..., туп ..., балык ..., җил ..., куян...,

IV. Ныгыту. 11) “Сүз уены”: кем күбрәк сүз таба?

- Г.Тукай яз көне туган. Әйдәгез әле яз турында сүзтезмәләр төзик.

1 төркем.  Бирелгән исемнәргә сыйфатлар уйлап язарга:

... яз              

... кояш

... көн

... үлән

... яңгыр

2 төркем. Бирелгән исемнәргә фигыльләр уйлап язарга:

Кошлар ...

Кар ...

Үлән ...

Кояш ...

 Тамчы ...

2 төркем. Бирелгән сыйфатларга исемнәр уйлап язарга:

Матур ...

Җылы ...

Яшел ...

Күчмә ...

Пычрак ...

12) Шул сүзтезмәләрне кулланып, яз турында телдән хикәя төзү. (16 слайд)

V. Йомгаклау:

 13) – Бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Сезгә дәрес ошадымы?

14) Өй эше: 1. 5 исем, 5 сыйфат, 5 фигыль язарга. (17 слайд)

                     2. Дәрестә язган сүзтезмәләрне кулланып, “Яз җитте” дигән хикәя язарга, рәсем ямарга.

15) Билгеләр кую: кем үзенә “5”ле куя – кызыл түгәрәк, “4”ле – зәңгәр түгәрәк, “3”ле – яшел түгәрәкне күрсәтә.

16) Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән дәресне тәмамлау. (аудиоязма)

.

                     

Дәрескә үзанализ

Интеграль дәрес: татар теле һәм әдәби уку, 2нче сыйныф (татар төркеме)

Тема: Г. Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат: 1.  Сүз төркемнәре турында булган белемнәрен системалаштыру.

                2. Сүз байлыгын арттыру, сәнгатьле уку һәм сөйләм телен үстерү.

                3. Г.Тукай әсәрләре аша тырышлык, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы: Оештыру өлешендә шигъри диалог формасында дәресне башлап, игътибарлылык, итәгатьлелек формалаштырып  шәхси эшчәнлек тормышка ашырылды һәм дәрескә уңай халәт тудырылды.

    Актуальләштерү этабында үткәннәрне кабатлау, ягни Г. Тукай шигырьләре буенча белгәнннәрен күрсәтеп, сорауларга җавап биреп, татар теленнән сүз төркемнәре буенча булган белемнәрен кулланып биремнәр үтәгәндә танып-белү эшчәнлеге башкарылды.

Укучыларның дәрес темасын үзләре китереп чыгарулары шулай ук танып-белү эшчәнлеген формалаштырды.

        Биремнәрне төркемнәрдә башкарганда, укучылар бер- берсе белән аралашып, бер-берсен тыңлап эшләгәндә, коммуникатив эшчәнлеккә ирешелде.

       Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәренең кагыйдәләрен эйтеп, модель төзелде һәм мисаллар, биремнәр  үтәү белән ныгытылды. Шулай итеп, танып- белү һәм регулятив эшчәнлек башкарылды. Икенчел ныгыту (рефлексия) вакытында монологик сөйләм төзү белән коммуникатив эшчәнлек үтәлде.  

         Йомгаклау этабында укучылар дәрескә нәтиҗә ясадылар, үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирделәр (регулятив эшчәнлек).  Өй эше 2 төрле бирелде: беренчесе мәҗбүри, икенчесе- укучыларның мөмкинчелекләрен исәпкә алып, иҗади эш.

         Дәрескә куелган максатларга ирештем,  дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....

Аергыч. 8 класс, татар төркеме

Дәреслек-ул безнең ярдәмче коралыбыз гына. Төрле юллар, алымнар кулланып, укучыга теманы дәреслексез дә аңлатып була. Дөресрәге, укучылар үзләре моңа ирешә. Ә укытучы дирежерлык кына итә. 8 нче сыйныф...