"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме
план-конспект урока (11 класс) по теме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Язгы аҗаган.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты   мәгариф идарәсе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирүче мәктәп” 

Мастер-класс бәйгесенә:

11 сыйныф татар төркемнәре өчен.

Тема:Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәренә анализ (Йомгаклау дәресе. Рус мәктәпләрендә укучы татар төркеме, 11 класс).

Попова Гөлниса

Гаян кызы

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы

2012

11 сыйныф татар төркемнәре өчен.

Максат:

1.Язучының тормыш юлын һәм иҗат эшчәнлеген искә төшерү.

2.” Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәренә анализ.

3. Һәр укучыга үз фикерен йомгаклап әйтү мөмкинлегенә шартлар тудыру.

4.Үзбәя эшен дәвам итү.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Өй эшен тикшерү.

II. Язучыларның иҗат үзенчәлеген,тормыш юлын, әсәрләрен истә калдыруларын тикшерү. Бирем: ТАБЛИЦАНЫ  дөрес тутыр.

Язучылар

Яшәү

еллары

Туган җире

Биографиядән

өзекләр

Әсәрләре

Н.Фәттәх

1928-

Башкортстан

Яңавыл р-ны

Күчтавыл

авылы

1946-Яңавыл урта мәктәбен тамамлый

1950-Павладар өлкәсендә

1955-Казан университеты

“Бала күңеле далада”,

”Мөдир Саҗидә”,

“Итил суы ака торур”,

“Сызгыра торган уклар”

Ә.Еники

1909-

2000

Башкортстан

Благовар  р-ны

Яңа Каргалы

авылы

1911-Дәүләткән авылы,

1925- Казан

“Ана һәм кыз”, ”Бала”, ”Әйтелмәгән васыять”, ”Бер генә сәгатькә”, ”Саз чәчәге”,”Рәшә”,

“Соңгы китап”.

С.Хәким

1986-

1911

Арча р-ны

Күлле-Киме  авылы

1931-Рабфакта

1937-институт

1960-Тукай премиясе

“Пар ат” поэмасы, ”Башка берни дә кирәкми”, “Фазыл чишмәсе”.

М.Хөсәен

1927-

1990

Саба р-ны

Югары

Кибәхуҗа

1944-Дәүләт театр сәнгате

!949-Казан театры

1952-язучы

1988-Г.Тукай исемендәгеДәүләт премиясе

“Беренче хикәяләр”, ”Урман шаулый”,

“Кыюлар юлы”,

“Шайтан малае”,

“Нурихан”, “Язгы аҗаган”, “Рамай”.

2.”Язгы аҗаган” әсәре буенча әңгәмә.

-әсәр исеме һәм жанры (роман)

-сюжет сызыклары: (Беренчесе - “Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән”комиссия  эшенә бәйле.Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи башка сюжет сызыкларын тоташтыра, ачыклык кертеп урыны белән бәя биреп тора. Икенчесе - Газиның гыйбрәтле язмышы. Өченчесе - Иргали, аның гаилә тормышы.)

-әсәрнең үзенчәлекләре  нинди?

а) әсәрнең хәтирәләр рәвешендә язылуы бүгенге чор белән үтелгәннең бәйләнешен билгеләргә, вакыйгаларны яңа чордан торып бәяләргә мөмкинлек бирә;

б) сюжет сызыкларының Фәйзинең 7 көнлек командировкасына бәйләп бирелүе, аларны җыйнак, үзара тыгыз бәйләнешкә кертә;

в) күп вакыйга-күренешләрнең тере шаһите булган Фәйзи истәлекләре аларны мавыктыргыч итә, ышандыру көчен арттыра;

г) геройларның гыйбрәтле, еш кына фаҗигале язмышы әсәргә мелодрамик төс бирә һәм укучыны битараф калдырмый. Романның уңышы, нигездә, Гази белән Иргалинең образ-характер буларак тулы ачылуларына бәйле;

д) әсәрдә караңгы елларның җан әрнеткеч күренешләре тормышчан вакыйгалар аша ачыла, шәхес һәм җәмгыять каршылыгының тирән тамырлары билгеләнә;

е) авторның тел-стиле матур, җанлы.

        Тормышчан детальләр, этнографик мәгълүматлар, индивидуаль сөйләм үрнәкләре, фәлсәфи уйланулар, лирик һәм публицистик чигенешләр роман тукымасына уңышлы кертелгәннәр, яшәешнең тулы бер панорамасын бирәләр.

Романдагы образлар системасы:

Гази образы                                                 Иргали образы

Авылның беренче большевигы улы (үрнәк).

Гражданнар сугышыннан кайтып төшә.

Кыю,горур табигатьле, намуслы,

кешелекле егет.

Авылдагы Совет власте ярдәм итмәгәч, доктор Клочкиннарга мөрәҗәгать итә.

Мәхәббәтенә хыянәт итә. Гөлүсәгә өйләнүдән баш тарта.

1нче бөтендөнья сугышында Илья Олеговичны коткара.

Сугыш, әсирлек, язмыш чыбыркысыннан кыйналу.

Кузька-Бурлак ярдәме белән тормышын җайга сала.

Булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да аякка бастыра торган доктор.

Игенчеле, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Кеше үтерүдә нахакка гаепләнеп, гаиләсе белән Себергә сөрелә.

Себердә тормыш башлавы.

Иргали аклана, сугыштан соңгы тормышы.

Тест . 

1. Кайсы чор вакыйгалары чагылыш таба?

                а) 1900-1980.                б)1922-1957.

                в)1941-1945.                г)1941-1980.

2. Нинди тарихи вакыйгалар сурәтләнә?

                а) революция                б)ачлык

                в)НЭП еллары                г)колхоз төзү

                д)сугыш

                е)демократия төзү

3. Әсәрдә ничә сюжет сызыгы бар?

                а) 2                б) 3

                в) 5                г) 1

4. Әсәрнең үзенчәлеген билгеләгез.

                а) хат формасында язылган.

                б)хәтирәләр рәвешендә язылган

                в)лиро-эпик жанрда язылган

5.Истәлекләрне мавыктыргыч итүче көч:

                а) вакыйгаларны матур итеп сөйләү

                б) тере шаһит Фәйзи авызыннан сөйләтү

                в) зур роман итеп язу.

6.Әсәрдәге каршылык:

                а) шәхес һәм шәхес

                б) шәхеснең тышкы һәм эчке каршылыгы        

                  в) шәхес белән җәмгыять каршылыгы.

Өйдә язып килгән “Язгы аҗаган” әсәрендә миңа ошаган образ” темасына сайлап сочинение укыту. Йомгаклау. Билге кую. Өйгә эш бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект

"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...