"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект
план-конспект урока (7 класс) по теме

"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres._h.tufan_.docx37.58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты   мәгариф идарәсе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирүче мәктәп” 

Мастер-класс бәйгесенә:

7 сыйныф татар төркемнәре өчен.

Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Попова Гөлниса

Гаян кызы

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы

2012

      Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

      Максат.

1) Дидактик максат.Лирик шигырьгә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү, лирик герой хисенең сәбәбен аңларга өйрәтү.

  2) Хәсән Туфанның « Киек казлар » шигыренең хис моделен төзү алымын формалаштыру.

 3) Хәсән Туфан әсәрләре белән кызыксыну һәм хисләнә белү тәрбияләү, иҗади фикер йөртергә өйрәтүне дәвам итү.

       Файдаланган әсәр. Хәсән Туфанның « Киек казлар » шигыре.

       Дәрес тибы. Дәрес- презентация.

       Методлар. Тәкъдим итү, эзләнү – тикшеренү.

       Алымнар. Тест сорауларына җавап бирү.

Анализ (хис моделен төзү, шигырьдәге лирик геройның хисен тикшерү, биремнәргә җавап бирү).

Балаларны фикер йөртергә өйрәтү (әңгәмәдә катнашу, чагыштыра белү, нәтиҗәләр ясый белү).

       Җиһазлау. Хәсән Туфан портреты, әсәрләреннән күргәзмә, техник чаралар, магнитофон, компьютер.

                         

Дәреснең план – конспекты.

  I. Башлам.  Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезне күрүегезгә шатмын. Көнегез игелекле, шатлыклы үтсен. Дәресне башлыйбыз.

   II. Белемнәрне тигезләү. Укытучы. Бүген лирик шигырьгә анализ ясарбыз. Әйдәгез, тест кулланып, лирик шигырьләргә хас үзенчәлекләрне искә төшерик. (Тест һәр укучыга алдан таратыла.)

                              Тест  ( бер дөрес җавапны тап).

          1. Лирик шигырьнең нинди әдәби жанрга керүен күрсәтергә.

                         1) тезмә                         2) чәчмә                         3) драма

             2. Лирик шигырьләрнең эчтәлеге - ...

                        1) вакыйга                        2) күренеш                        3) хис

             3. Лирик шигырьгә хас үзенчәлекне билгеләргә.

                        1) кеше төрле яктан сурәтләнә

                        2) кешенең бер генә ягын – кичерешләрен сурәтли

                        3) кешедәге кимчелекне тәнкыйть итә

             4. Лирик шигырь тикшерелә...

                        1) вакыйгаларга нигезләнеп

                        2) хис моделенә нигезләнеп

                        3) вакыйгалар һәм хис моделенә нигезләнеп

             5. Хис моделе ул - ...

                        1) әсәрләрне тикшерү тәртибе

                        2) эчтәлеге хис булган шигырьләрне тикшерү тәртибе

                        3) сюжетны тикшерү тәртибе.

             6. Лирик шигырьләрдә үз кичерешләре турында сөйләүче кеше - ...

1) хикәяләүче                           2) автор                           3) лирик герой

             7. Хис ... өлештән тора.

                           1) 4                           2) 3                           3) 2

             8. Хис өлешләрен күрсәтергә.

   1) сәбәп, дәрәҗә, юану;                2) дәрәҗә, юану;                  3)  дәрәҗә генә.

    Алдан тактага язылган дөрес җавап белән чагыштырыла.

                      Үзбәя.

     III. Уку мәсьәләсен кую.

           1 нче бирем.

           Укытучы. Дәфтәргә бүгенге числоны языйк. Дәрес темасы. Татар халкының бөек улы, Тукай премиясе Хәсән Туфан. «Киек казлар» шигырендә хис – кичереш.      Дәреснең максаты нинди?   

        Көтелгән җавап. 1. Хәсән Туфан турында белү.

2. «Киек казлар» шигырен анализлау, хис-кичерешләрне ачыклау.

          Үзбәя.

              IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Хәсән Туфан кем ул?

Көтелгән җавап. Татар шагыйре.

Укытучы. Сезнең игътибарга мәгълүмат тәкъдим итәм, рәхим итеп карагыз.

 Презентация – Хәсән Туфан турында мәгълүмат тәкъдим итү.

  2 нче бирем.

Укытучы. Күңелегездә туган хисләр белән уртаклашыйк.  (Укучылар үз хисләрен сөйлиләр). Хисләнә, хисләрегез белән уртаклаша белүегезне бәяләгез.

             Үзбәя.

3 нче бирем. 1) « Киек казлар» шигырен уку. (1-2 укучы)

2) Аңлашылмаган сүзләрне ачыклау. ( Киек – кыргый )

4 нче бирем. 

Укытучы. Әсәр нинди әдәби төргә карый.

Көтелгән җавап.  Тезмә әсәр.

Таблица элү.     Тезмә әсәргә анализ ысулы:

1.әсәрне ике өлешкә бүлү;  2. һәр өлешкә анализ ясау;

3.өлешләр арасындагы бәйләнешләрне табу;  4.мәгънәне табу.

   Укытучы. Әсәрнең исеме ничек?

Көтелгән җавап. Киек казлар.

 Укытучы. Киек казлар – нәрсәләр алар.

Көтелгән җавап.  Кошлар. Күчмә кошлар. Оча торган кошлар. Аларның канаты бар.

Укытучы. Оча алалар. Ләкин алар һәрвакыт теләгән җирләренә очалармы? Көтелгән җавап.  Алар җырлыйлар һәм туган ил кала дип елыйлар. Димәк, теләгән җиргә оча алмыйлар.

Укытучы. Әсәрдә нинди алым бар? 

Көтелгән җавап.  Кабатлау (кыйгак-кыйгак, киек казлар, туган ил, кыйгалдаша). Чагыштыру (безнең дә шулар сыман). Каршы кую ( казлар кебек очасылар, китәселәр юк инде, димәк, канатсыз хәзер).

Укытучы. Киек казлар турында тагын ниләр әйтелгән?

 Көтелгән җавап.   (Әллә кайтыр, әллә кайтмас безнең башлар, алар хәзер болытта, мин белмәгән телләрдә кыйгылдашалар).

Укытучы. Әсәр нинди өлешләрдән тора.

Көтелгән җавап. Лирик геройның  кайгысының сәбәбе – теләмичә ерак илләргә китәргә мәҗбүр. Дәрәҗәсе – кире кайта алмый, очасылар юк инде. Юану – бәлки мин күрмәгән илдә рәхәттер.

Укытучы. Ни өчен автор “без”не кошлар белән тиңли?

 Көтелгән җавап.  Репрессия елларында 1940-1956 елларда төрмәләрдә, лагерьларда була. Без дип бик күп кешенең шулай тилмерүен күрсәтә.

Укытучы. Өлешләрне бәйләүче үзәкне табу юллары нинди? күрсәтә.

Көтелгән җавап. 

Компьютерда “Үзәкне табу юллары” моделе күрсәтелә. Җавап чагыштырыла.

Укытучы. Ике өлешне нәрсә бәйли? 

Көтелгән җавап.  Аерылу хисе.

Укытучы. Туган илдән аерылу турында кем сөйли?

Көтелгән җавап. Лирик герой.

Укытучы. Ул туган иле белән аерылырга телиме?

 Көтелгән җавап. Юк, елап китә. Кошлар көзен китә. Ә аның китүенә чор гаепле.

Укытучы. Әсәр нигезендә нәрсә ята?

Көтелгән җавап. Хис. Моңсулык, чарасызлык, туган илдән аерылырга теләмәү хисе.

Үзбәя.

IV. Рефлексия.

Укытучы. Дәрескә нинди уку мәсьәләсен куйган идек?

(Хәсән Туфанның “Киек казлар” шигырендә Лирик геройның хис-кичерешләрен табу)

Укытучы. Аны ничек чиштек? (Укучыларның җаваплары)

Укытучы. Сездә нинди хисләр туды? Хисләрне нинди алымнар белән тәрбияләдек? (Моң тәэсире белән, сүз тәэсире белән, рәсем сәнгате белән.)

Дәрескә гомуми билге.

Укытучы. Белгәнебезчә, Хәсән Туфан күп авырлыклар кичерә. Шулай да ул бәхетле. Аның шигърияте безнең күңелләребезне җәлеп итә. Шушы күргәзмәгә куелган шигырь томнарын кулыбызга алып,  кат-кат укыйбыз, сокланабыз. Үзебез дә иҗатка омтылабыз.

   1.“ Талантлы, син, кеше туганым” әсәрен укырга.

  1. Укучыларга иҗат эшләрен язып карарга  тәкъдим ителә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Дәрескә план конспект

Язучы Р.Габделхакованың  "Кәлүшле кыз" хикәясенә анализ....

Х. Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү

Х. Туфанның  “Киек  казлар”  шигырен  өйрәнү. 11 сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы...

"Айбикә" повесы. Дәрескә план-конспект

Штейнберг технологияһы...

Дәрес планы.7сыйныф.Татар төркеме.

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы “Татар теле, 7класс”  дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты...