Дәрескә план конспект
план-конспект урока (7 класс) на тему

Язучы Р.Габделхакованың  "Кәлүшле кыз" хикәясенә анализ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дэрес конспекты

Тема: Дәрестән тыш уку. Якташ язучы Р.Габделхакованың “Кәлүшле кыз” хикәясен өйрәнү.

 Дәреснең максаты:

1.Р.Габделхакованың тормыш юлы, кыскача иҗаты һәм “Кәлүшле кыз” хикәясе белән таныштыру; хикәя жанры турында белемнәрне ныгыту.

2.Текст өстендә эшләгәндә кирәкле мәгълүматларны сайлап алып, фикереңне дәлилли белү күнекмәләре тәрбияләү; укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

3.Әниләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Җиһазлау: компьютр, презентация, Р.Габделхакованың китапларыннан күргәзмә, “Туган ягым энҗеләре” стенды, сүзлекләр.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар! Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

- Һәр төбәк үзеннән чыккан танылган шәхесләре белән горурлана. Безнең Чирмешән районы да республикага, илебезгә зур шәхесләр биргән төбәк. Алар арасыннан сез кемнәрне атый аласыз?

-Язучылар: Г.Утыз Имәни, Г.Исхакый, Р.Габделхакова, рәссамнар: Әхсән Фәтхетдинов, Канәфи Нәфыйков, җырчы Искәндәр Биктаһиров, баянчы Рифкать Гомәров, журналист Илдар Кыямов, артист Наил Шәйхетдинов.

- Бүген без сезнең белән якташ язучыбыз Р.Габделхакованың тормыш юлы һәм аның  “Кәлүшле кыз” хикәясе белән танышырбыз.

Яңа теманы аңлату.

Укучылар проект эше белән таныштыра.

Беренче төркем.

-  Без Р.Габделхакованың тормыш юлын интернет материаллардан, китаплардан туплаган мәгълүматлардан өйрәндек, презентаия төзедек.

 ( презентацияне яклау).

Икенче төркем.

- Без Р.Габделхакованың иҗатын өйрәндек. Ул шагыйрь дә, прозаик та. Соңгы елларда драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап караган һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән язучы. (Укучылар китап күргәзмәсе һәм әзерләгән

презентаия белән таныштыра). (Үзбәя куела)

Алган күнекмәләрне камилләштерү һәм ныгыту.

1. Хикәя жанры булуын раслау.

-Бүген без сезнең белән язучының “Кәлүшле кыз” хикәясен анализларбыз.

Сез быел нинди хикәяләр укыдыгыз?

- Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек”, К.Тинчуринның “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләрен укыдык.

- Нәрсә ул хикәя? (Укчылар җавбы тыңланыла)

- “Кәлүшле кыз”  әсәре хикәя жанрына карыймы? Дәлилләп күрсәтегез.

Укучыларның җаваплары тыңланыла. (Презентация. 7нче слайд).

Төп  образлар: Сиринә, аның әнисе.

Ярдәмче образлар: Сиринәнең әтисе, үги әнисе , проводник, сакчы.

Вакыйгалар: Сиринәнең әтисе йортында булуы, пезда итеген, акчасын югалтуы.

Төп вакыйга: пезда итеген, акчасын югалтуы. (Үзбәя куела)

2. Конфликтны билгеләү.

- Һәр әсәр конфликтка корыла. Хикәядә нинди образлар арасында конфликт оеша?

- Сиринә  әнисе белән каршылыкка керә.

- Нилектән бу конфликт килеп чыга?

- Сиринә 16 ел күрешмәгән әтисендә булып кайта.

- Ул анда нәрсәләр күрә?

- Әтисе бай яши.

(Укучылар дәфтәрләрдә, хикәядән мисаллар китереп, Сиринәнең әтисе белән әнисен чагыштырган таблица тутыралар. Сораулары: 1. Әтисе, үги әнисе ничек яши? Әнисе ничек яши?  2. Тышкы кыяфәтләре нинди? ( 8нче слайд).

- Балалар, нигә әтисе белән әнисе аерылышкан?

- Әтисе Сиринәгә әниең кибеттә эшләгәндә эчте дип сөйли.

- Бу шулай булганмы соң?

- Юк.  Әтисе хыянәт иткәч, әнисе кайгысын аракы белән басарга уйлый , ләкин кызы хакына тыелып кала, хәтта кибеттән эштән дә китә.

- Ә ничек соң ул кызын укыта?

- Әнисе аның ике эштә эшли: мәктәптә идән юа һәм балалар бакчасында каравыл тора.

- Әтисе кызын укыту өчен булышамы?

- Юк. Ул 16 ел үткәч кенә кызын искә төшерә.

- Аларга нигә Сиринә кирәк?

- Әтисенең малае наркотиклардан 17 яшендә үлгән. Хәзер аларга бала кирәк.

- Сиринә кемне сайлый?

- Сиринә әтисен сайлый, чөнки әтисе биргән 10мең сум акча, алардагы ике катлы өй, мул табын аның күзен томалый.

3. Хикәянең идеясен билгеләү.

- Сиринә Казанга укырга барганда поезда әтисе биргән акчага сатып алган итекләрен, акчасын урлата. Кыш көне итекләрсез, бер тиен акчасыз ул ничек тулай торакка барып җитә?

- Проводник аңа иске кәлүшләр бирә, сумкасыннан әнисе биргән йоноеклар һәм аның эченнән Сиринә әнисенә биргән 50 сум акча чыга.

- Әнисе куйган күчтәнәчләрне күргәч шатланамы Сиринә?

- Юк. Шатланасы урынга никтер сагышлана. Күзендәге яшь томаны аша шыгырдап торган яңа иллелеккә карап: “И әни! И әни...” дип пышылдый ул.

- Укучылар, автор бу вакыйгаларны сурәтләп, укучысына  нәрсә әйтергә тели?

- Байлыкка алданып, якыннарыңны югалтырга ярамый.

- Әйе, байлык – бер көнлек, ә ана мәхәббәте мәңгелек.( Укучылар әсәрнең идеясен дәфтәрләренә язып куялар). Сиринәнең дә йөрәк түрендә әнисенә мәхәббәте бар, ул аны ярата, тик әлегә аның күзен байлык томалаган.

Өй эше.

(10нчы слайд)

1. Р.Габделхакованың хикәяләрен укырга.

2. “Әнием минем” дигән темага инша язарга яки әниләргә багышлап шигырь иҗат итәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект

"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

"Айбикә" повесы. Дәрескә план-конспект

Штейнберг технологияһы...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...