Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация
методическая разработка (7 класс) по теме

Кадырова Фирдаус Равилевна

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе дә бар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

        

Автор: Кадырова Ф.Р.   татар теле әдәбияты

укытучысы

        2013 ел

  1. Башлам

                   Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! “Әдәбият дөньясында” тапшыру тибындагы дәресебезне башлыйбыз. Чираттагы тапшыруыбыз хәзерге драматургиянең күренекле әдибе Туфан Миңнуллин һәм аның “Авыл эте Акбай” әсәренә багышлана. Башта студиябез кунаклары белән таныштырып үтик.

         Бүген бездә кунакта:

 Биограф – Шәйхетдинова Гөлинә Равил кызы

әдәбият белгече – Латыйпова Гөлия Фәрит кызы

әдәбият белгече –Зиннәтуллина Алия Рәмис кызы 

тәнкыйтьче  -Булатов Ранис Рафаэль улы

тәнкыйтьче- Сибгатуллин Фидаил Фщргать улы

хәбәрчебез – Камалиев Навил Наил улы

Слайд № 1 Дәреснең темасы, максаты:

1.Т.Миңнуллинның кыскача тормышы һәм иҗаты белән танышу;

2.Образларның эш – хәрәкәтен күзәтеп, аларга бәя бирү, пьесаның төп идеясен ачыклау;

3. Сөйләм телен үстерү;

4.Язучы иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

II. Төп өлеш.

1.Әдипнең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштыру.

Укытучы.Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан , үзен тудырган халыкның барлык мәдәни мирасыннан аерып карап булмый торган язучылар бар. Халкыбызның гасырлар аша килгән иҗади талантын үзенең әсәрләрендә чагылдырган әдип Туфан Миңнуллин - әнә шундыйларның берсе.Менә дистә елдан артык инде ул милли сәхнәбезне тотып килә,аны өр-яңа образлар белән баета. Әдәбиятыбызда Г.Исхакый, Г.Камал, К. Тинчурин һәм Н. Исәнбәтләр традицияләрен дәвам итә. Т. Миңнуллин әсәренә без беренче тапкыр мөрәҗәгать итәбез. Әмма драматургның исеме, аның әсәрләре белән сез күпмедер дәрәҗәдә таныш. Белеп китик әле сез нәрсәләр беләсез икән ?

 Слайд №2 Т.Миңнуллинның фотосы

 Укучылар драматург турында белгәннәрен сөйлиләр.

 Укытучы. Димәк, Т.Миңнуллин драматург, җәмәгать эшлеклесе дә. Тагын  аның нинди әсәрләрен укыганыгыз, спектакльләрен караганыгыз бар?

  Укучылар караган әсәрләре турында сөйлиләр.

 Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Якташ язучыларыбыздан тагын кемнәрне беләсез?

Укытучы. Язучының әсәрен өйрәнгәнче аның кыскача гына тормыш юлы белән танышып китик. Хәзер тормыш юлы белән таныштыру өчен сүзне студиябез кунагы биограф Гөлинә Равилевнага бирик.

Слайд №3 Тормыш баскычлары.

Биограф. Туфан Миңнуллин – күренекле драматург һәм прозаик,җәмәгать эшлеклесе.Ул 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.1956-1961 елларда Мәскәүдәге М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый.Аны тәмамлаганнан соң Минзәлә драма театрында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшләп ала. Соңыннан Казан телестудиясендә әлкән мөхәррир вазифаларын башкара. 1968 елдан прфессиональ язучы.1975-1977 елларда Мәскәүдәге югары курсларда укый.1984-1989 елларда ул Татарстан язучылар берлеген җитәкли. 1995 елдан бирле ул- Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Хәзерге көндә Казанда яши. Мин сезгә Т. Миңнуллинның тормыш юлын һәм иҗатын яхшырак хәтерегездә калдыру өчен буклетлар тапшырам.

Укытучы. Хәзер без Туфан аганың гаиләсе белән дә танышып китик әле.

Слайд №4, 5 .Драматургның әтисе, әнисе һәм үз гаиләсе

Аның әтисе Габдулла абый улында әдәби зәвык тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Үзе дә шигырьләр язган. Әнисе Халисә апа да улында иҗади сәләт тәрбияләүгә йогынты ясый. Бу турыда сез тагын да тулырак мәгълүматны “Мәйдан” журналының 2005 елдагы 8 нче номерыннан укый аласыз.

Журнал күрсәтелә. Т.Миңнуллинның тормыш иптәше – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының танылган артисты.- Нәҗибә Ихсанова. Кызлары- Әлфия, оныклары Диләрә белән Данияр.

Укытучы.  60 елларда әдәбиятка килгән әдәбиятка килгән әдип татар драматургиясендә әйдәп баручы драматург буларак танылды. Һәр әдип үзнечәлекле иҗат юлына ия. Гөлия  Фәритовна Туфан абыйның иҗат юлы белән таныштырсагыз иде.

Слайд № 6 Иҗаты турында

Әдәбият белгече. (Гөлия)  Әдәби иҗат белән ул Мәскәүдә укыганда шөгыльләнә башлый. Аның оста каләме белән 40 тан артык драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә пьесалар иҗат ителгән. Әсәрләре бүген дә  Татар дәуләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия,Әлмәт,Минзәлә,Чаллы театрлары сәхнәләрендә гөрләп бара.

“Әлдермештән Әлмәндәр” “Ай булмаса, йолдыз бар”,”Диләфрүзгә дүрт кияү”  кебек әсәрләре татар сәхнәләрендә генә тугел, рус театры сәхнәләрендә зур уңыш казанды.

Укытучы. Бу слайдта сез Г.Камал исемендәге академия театры артистларының “Авыл эте Акбай”әсәрен куйганнан соң төшкән фотосурәтләрен күрәсез

Слайд№   Камал артистлары “Авыл эте Акбай”спектаклен куйгач. 

Т.Миңнуллин зурлар өчен генә иҗат итми бит әле.

Әдәбият белгече(Алия)  Әйе,ул-драматургиясе үсешенә дә үзеннән зур өлеш керткән язучы.Аның “Азат”,”Гафият турында әкият”, “Айга сәяхәт”, “Кәрлә – мәктәп баласы”, авыл эте Акбай турында пъесалар циклы: “Авыл эте Акбай”,”Акбай һәм сарык малае”...һ.б. әсәрләре республиканың курчак һәм драма театрлары репертуарында тотрыклы урын биләп тора.

Укытучы.Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен нинди мактаулы исемнәргә лаек була инде ул?

Әдәбият белгече(Гөлия)Т.Миңнуллин – Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай, М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

  1. Әсәргә анализ.

Укытучы.Ә хәзер әдипнең  ”Авыл эте Акбай”комедиясе турында сөйләшүгә күчик. Сез өйдә әсәрне укып килдегез.Өй эше төркемнәргә бүленеп бирелгән иде. Алия төркеме иллюстрацияләр ясап килергә, ә Регина төркеме шигырьләр иҗат итәргә, Илүзә төркеме иншалар язып килергә тиеш иде. Ягез әле ,укучылар, кем безне нинди иҗат уңышлары белән шатландыра алыр икән?

Алия һәм Гүзәл үзенең рәсемнәрен, Регина, Гөлия шигырьләрен, берничә укучы иншаларын укып күрсәтә.

Укытучы Рәхмәт сезгә укучылар, үзегезнең иҗатларыгыз белән мине сөендердегез.Әсәрне өйрәнүне дәвам итәбез.Жанры ягыннан “Авыл эте Акбай” әсәре комедия. Без нинди комедияне өйрәндек әле?

Укытучы. Искә төшерик әле комедия дип нинди жанрга әйтәбез?

Укытучы.Драма әсәрләренең төп үзенчәлекләренең берсе- аларның көчле конфликтка нигезләнүе. Әсәрдә нинди каршылыклар бар соң?

Әдәбият белгече.(Гөлия) Бу пьесаны тормыш-көнкүреш драмасына кертеп була. Бу әсәрдә конфликт катлаулы. Безгә бу эштә укучылар да ярдәмгә килсә, бик яхшы булыр иде.Әсәрдә ничә каршылыкны табып булыр иде.

Укытучы. Икенчесен кем әйтә ала?

Укытучы. Ә хәзер комедиянең идеясен ачыклап китик.Сүзне тәнкыйтьчегә бирик. Ранис Рафаэлевич рәхим итегез.

Әдәбият белгече( Алия)Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр күптөрле. Алар балаларга гына түгел, турыдан-туры өлкәннәр тормышына да карый. Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән соң? Укучылар фикерен дә тыңлап китик әле.

Тәнкыйтьче .(Ранис) Әйе,укучылар дөрес уйлыйсыз. Монда тагын шуны да әйтергә кирәк. Автор балалар әдәбиятында зурларны тәрбияләргә алына. Тормыш гел каршылыклардан, көрәш-бәхәсләрдән тора.Анда үз урыныңны табып, дөрес яшәү өчен салкын акыл, ихтыяр көче,тугры дуслар кирәк. Аның нигезе балачакта салына.

Укытучы. Без Казанда белемне күтәрү институтында Т.Миңнуллин белән очрашу вакытында бер укытучы :“Туфан абый, “Авыл эте Акбай” этләр турындамы, кешеләр турындамы?”- дип сорады.Ул:”Әлбәттә, кешеләр турында.Этләр укый белмиләр ич алар”,-дип җавап биргән иде.Менә моннан шундый сорау туа. Автор ни өчен йорт хайваннарына һәм шәһәрдәге йортсыз- җирсез этләргә,мәчеләргә мөрәҗәгать итте икән? Тәнкыйтьчебез ничек җавап бирер икән?

Тәнкыйтьче.(Фидаил) Әсәрдә күтәрелгән мәсьәлә хайваннар тормышына күчерелеп бирелә. Алар балаларга яшьтән үк таныш геройлар. Алар барысы да җанландырылып бирелә. Үзләренә хас сыйфатлар белән сурәтләнгән хайваннар аша автор фикере, җиңелрәк кабул ителә. Шуңа күрә авторның төп геройлары – этләр һәм мәчеләр.

Укытучы.Әсәрдә сүз этбүреләр турында да бара. Автор алар аша нәрсә әйтергә теләде икән?Алартурында бүре нәрсә ди? Әсәрдән өзекне табыйк әле.

Укучылар укый.”Урманнарга шәһәрдәге этләр ияләште......

Укытучы.Укучылар ничек уйлыйсыз Бүре нәрсәне кисәтә?

Укытучы Шулай да әсәрнең төп геройлары этләр.  Безнең фотохәбәрчебез алар турында сюжет әзерләде. Карап үтик әле.

 Слайд № 7 Эт токымнары турында.

Фотохәбәрче.Эт- борынгы кеше кулына ияләштерелгән җан ияләренең беренчесе. Дөньяда аларның 350 дән артык төре бар. Сез аларның лайка, пудель, колли, дог,овчарка...токымнарын рәсемдә күрәсез.

Этләр - безнең дусларыбыз. Без аларның хуҗасы икән тәрбияләргә, яратырга тиешбез. Этләрне һәрберебез бәйдә тотарга тиешбез. Без яшәгән авылларда да токымлы этләр бар. Мәсәлән,  Кавказ овчаркасы, Ротвейлер, Хаски, Бухунд кебек этләрне әйтеп китәргә кирәк.

Укытучы.Әсәр турында сөйләшүне дәвам итик.Мәче һәм этләрнең кушамат яки исемнәренә тукталып үтик әле.Аларның исемнәрен кем уйлап таба әле?

Аларның кушаматлары нинди мәгънәгә ия соң?  

Укытучы. Актырнак, Муйнак, Дүрткүз кебек этләргә исем нәрсәгә карап бирелә?

Укытучы.Хәзер эшне таблицада дәвам итәбез.

Слайд№8 Буш таблица күрсәтелә.

Укытучы.Дәфтәрләрне ачабыз.Теманы язабыз һәм таблицаны сызабыз.Язар алдыннан физкультминут ясап алабыз.

Эшкә керештек.Таблица аңлатыла,укучылар язалар.

Укытучы. Хәзер сезнең таблицаларыгыз белән танышып китик әле. Бер укучы таблица белән таныштыра.

Ни өчен Дүрткүзнең токымын язмадыгыз?

Укучы.

Укытучы.Әсәрдә бу турыда бернәрсә дә әйтелмәгән мени? Табып карыйк.

Укучы.

Укытучы.Сарбай нәрсә әйтергә тели?

Укучы

Укытучы.Укучылар сез үзегез шефка алган балалар бакчасында “Авыл эте Акбай”комедиясенең өзеген куйган идегез. Хәзер үзегез башкарган роль һәм аңа хас сыйфатлар турында сезнең фикерләрегезне тыңлап китик әле.

Слайд№8. Без- артистлар.

Акбай. Акбай ролен мин башкардым. Бу герой миңа бик ошый.Ул акыллы, ышанычлы, сүзендә нык торучы,кыю да.Аның бу сыйфатлары Тәмлетамак белән шәһәргә баргач,аеруча нык ачыла.

Укытучы.  Әсәрдә сезгә ошамаган этләр бармы?Булса,ни өчен?

Укучы

Укытучы.Әсәрдә тагын бер тискәре герой бар.Ул кем һәм ннди тискәре сыйфатларга ия?

Тәмлетамак.Сәхнәдә бу рольне мин уйнадым.Ул Тәмлетамак исемле мәче.Башта Акбай белән бергә авылда яши. Телевизордан шәһәр мәчеләренең тормышын күреп, шәһәр тормышына кызыга. Тәмле ашап, бер эш тә эшләмичә генә яшәргә уйлый. Аның төп эше тычкан тоту булса да,аның бу эшне башкарасы килми,Акбайны юмалап шәһәргә алып китә.Исемен Кэтти дип атаса да, ул анда кирәкми.Соңыннан авылга кире кайту аның өчен бер бәхет булып күренә башлый. Киң күңелле Акбай аны гафу итә.

Укытучы.Ә хәзер укучылар сезне сынап карыйк әле. Кем әсәрнең эчтәлеген  

яхшы белә? Иң зирәк укучы кем булыр?Тестлар.

Слайд №10.Тест сораулары

1.“Шәһәр көчеге рәтле эт булыр дисеңме? Бөтенегезне бозып бетерер”,-дип кайсы герой әйтә(бүре)?

2.Рәхәтлектә яшәүче назлы,иркә эт.Үз ирке белән яши алмый.(Чарли)

3.Йолкынган,бер аяксыз,бер күзсез койрыксыз эт.(Сарбай)

4.Акбай шәһәрдән авылга алып кайткан эт.(Дүрткүз)

5.“Юкны мырылдама.Кешеләрнең бөтенесе дә андый түгел.Безнең хуҗа да, хатыны, малайлары- кызлары да менә дигән” . Бу сүзләрнекем әйтә?(Акбай)

6.Шәһәргә килгәч,исемен үзгәртеп,шәһәрләшмәкче була.Ул кем?(Кэтти)

Укытучы.Сез барыгыз да эчтәлекне язшы беләсез икән.Иң зирәк укучы дип кемне билгелик икән? Бу очракта дуслык җиңде дияргә генә кала.Укучылар әсәрнең үзендә дә: ”Дуслык,бергәлек кирәк”,- дигән фикер уздырыла.Драматург бу әсәре белән болай эндәшә кебек :”Тәмлетамак кебек җиңел фикерле булмагыз!Акбай кебек ярдәмчел булыгыз!.Тормышта таянырдай дусларың булсын,шул вакытта гына теләгеңә ирешерсең”

Укытучы . Хәзерне сүзебезне җыр телендә дәвам итик әле.Дуслык турында без җырлар беләбезме?Кайсыгыз җырлар икән?

Гүзәл белән Регина җыр башкаралар.”Дуслык турында җыр”

3.Дәресне йомгаклау.

Укытучы. Тауларның биеклекләре ерактан күкселләнеп, мәгърур булып күренеп тора.Якын кигән саен,аларның серлелеге ачыла бара.Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Т.Миңнуллинны да биек таулар белән чагыштырырга мөмкин.Аның әсәрләре дә укыган,спектакльләре каралган саен,үзләренең серле яклары белән ачыла бара.Тапшыруыбыз шуның белән ахырына якынлашты.Тапшыруда катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез.

Укучыларга билгеләр куела.Өй эше аңлатыла. Буклеттагы язмаларны файдаланып, драматургның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап хронологик таблица эшләү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Максат: 1.Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре белән танышу; 2.Образларның эш – хәрәкәтен күзәтеп, аларга бәя бирү; 3.Әсәрнең төп идеясен ачыклау; 4. Укучылардә этләргә, мәчеләргә, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисләре, үзара дуслык хисләре тәрбияләү Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсә- ре буенча сыйныфтан тыш уку дәресе

Слайд 2

1935елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авы- лында дөн ь яга килә. Туфан Миннуллин-күренекле драматург.

Слайд 3

Эт токымнары Пудель Лайка Колли Овчарка Дог

Слайд 5

Шәһәргә килгәч,исемен үзгәртеп шәһәр мәчесенә әйләнмәкче булучы персона ж а )Чарли,б) Кэтти, в) Мурзик 2. “Шәһәр көчеге рәтле эт булыр дисеңме ? бөтенегезне бозып бетерер” ,- кайсы герой әйтә ? а) бүре, мәче, эт 3.Рәхәттә яшәүче назлы, иркә эт. Үз ирке белән яши алмаучы эт а) Бул ьдог, Кэтти,Чарли 4.Акбай шәһәрдән авылга алып кайткан этнең исеме а) Актүш, Дүткүз, Актырнак 5. Йолкынган, койрыксыз, бер аяксыз, бер күзсез эт а) Сарбай, Акбай, Акколак Тестлар

Слайд 6

Шәһәргә килгәч,исемен үзгәртеп шәһәр мәчесенә әйләнмәкче булучы персона ж а )Чарли,б) Кэтти, в) Мурзик 2. “Шәһәр көчеге рәтле эт булыр дисеңме ? бөтенегезне бозып бетерер” ,- кайсы герой әйтә ? а) бүре , мәче, эт 3.Рәхәттә яшәүче назлы, иркә эт. Үз ирке белән яши алмаучы эт а) Бул ьдог, Кэтти, Чарли 4.Акбай шәһәрдән авылга алып кайткан этнең исеме а) Актүш, Дүрткүз , Актырнак 5. Йолкынган, койрыксыз, бер аяксыз, бер күзсез эт а) Сарбай , Акбай, Акколак Дөрес җаваплар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

План-конспект урока-лекции с презентацией на тему "БИОНИКА".

Еще Эйнштейн утверждал, что в природе нет ничего случайного, а если нам что-то кажется случайным, то это лишь результат нашего неполного знания. Человек всегда интересовался строением живых объектов, ...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе

Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла...