Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе
план-конспект урока (8 класс) по теме
8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
h.taktash.mhbbt_tubse_drese.doc | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Класстан тыш уку.
Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы.
8 класста татар әдәбияты дәресе
Максат: 1) Һ.Такташ иҗатындагы мәхәббәт темасы белән таныштыру, “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы өстендә эш, поэманың идея-эстетик кыйммәтен аңлату.
2) Поэманы сәнгатьле итеп уку, анализлау.
3) Вакыйгалардан гыйбрәт алу, гаилә бәхете турында әңгәмә.
Җиһазлау: Һади Такташ портреты, җыентыклары
Эпиграф: Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга.
Һади Такташ
Дәрес барышы.
- Оештыру моменты.
- Дәрес максаты белән таныштыру.
- Өй эше: Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укып килергә иде.
- Поэма өстендә эш.
- Сүзлек эше. (Дәфтәргә язу)
Тәүбә - 1) теге яки бу эшне моңарчы эшләгәненә үкенеп, яңадан кабатламаска бирелгән сүз, ант.
2) Берәр яман (гөнаһлы) эштән яки сүздән кайтканны белдерә.
- Шулай итеп, без анализлыйсы әсәребез мәхәббәткә бәйле ярамаган эшкә үкенү турында булып чыга.
- Поэманы сәнгатьле итеп уку.
- Сорауларга җавап бирү.
- Бу әсәр кайсы жанрга керә? (поэма ) Ни өчен?
- Әсәр кайчан язылган? (1927) Шул чорга өлешчә характеристика бирү.
- Әсәр нәрсә турында?
Дәфтәргә язу: Темасы: мәхәббәт, ярату хисләре.
Идеясе: автор Зөбәйдә һәм Мәхмүт мисалында гыйбрәт алырга өнди.
- Поэмада төп образ булып кемнәр тора? (Зөбәйдә һәм Мәхмүт)
- Образларга характеристика бирү.
Зөбәйдә - комсомолка кыз, чибәр. Карт әнисе белән яши. Мәхмүт – “наборщик”, ягъни хәреф җыючы булып эшли. Ләкин гадәти генә эшче түгел, ул җыелышларда доклад сөйли, театрга йөри. Димәк, сәясәттән, сәнгатьтән читтә тормый торган кеше. Шул ук вакытта ул яңа тормышта әхлакның нигезе “ирекле сөю” булырга тиеш дип уйлый. Бу аның ялгышы.
- Зөбәйдә белән Мәхмүт образлары холкындагы уңай һәм тискәре яклар нәрсәләрдән гыйбарәт?
- Зөбәйдә белән Мәхмүт бер-берсен яраталар. Егет кызга мөнәсәбәтендә бигүк җитди түгел. Аны вакытны ләззәтле уздыру өчен генә кирәк дип карый. Зөбәйдә исә Мәхмүтне ихлас ярата, шуңа күрә егеттәге хисләрнең чынлыгына шикләнми. Нәтиҗәдә кыз алдана: балага уза. Мәхмүт бу җаваплылыктан кача. Ата буласы егетнең үзен ташлавы аны борчуга сала. Ләкин бәхеткә каршы, бала тугач, егеттә үз кылганнарына үкенү хисе уяна, ул Зөбәйдә һәм баласы янына килә. Гаилә түгәрәкләнә.
- Халык тарафыннан меңнәрчә еллар дәвамында тудырылган әдәп, әхлак кануннары, безнең тормышта нинди урын тота? Аларны исәпкә алып бетермәү нинди нәтиҗәгә китерә?
- Тактага һәм дәфтәргә язу:
никах
туй
бала
вәгъдәләшү
Танышу
бала
-
Чылбыр бозылса
тетрәнү (шок)
6. Гаилә бәхете турында әңгәмә.
- Поэманың сәнгатьчә эшләнешен тикшерү.
- Поэмада Зөбәйдә белән Мәхмүттән тыш, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерүче тагын кем бар? Аны ничек атыйбыз? (лирик герой)
- Лирик геройга характеристика.
- Сәнгатьчә чаралар булып тагын нинди образлар бирелгән? (ай, җил, песи малае )
- Ай, җил, песи малае кебек детальләрнең әсәр тукымасындагы бурычларын аңлатып бирегез.
- Ай хатынсыз. Әгәр хатыны булса, ничек кенә хөрмәт итәр иде дигән фикер туа. Һ.б.
- Поэмадан сурәтләү чараларын табу.
Сынландыру: яшьлек кичен чәчәк ата, ә таңда инде коела; йөрәк мәхәббәтне яңарта; яшьлек гомерен бирә һ.б.
Метафора: янган яшьлек; тиле яшьлек; яшьлек таңы һ.б.
Чагыштыру: кара болыт кебек һ.б.
Эпитет: сандугачлы таңнар, азгын күңел һ.б.
Рефрен: “Их син, яшьлек ...”, “Бала елый ...” строфалары 2 җирдә кулланылган.
Фразеологик әйтелмәләр: тәүбә итү, күз тимәсен.
- Пейзажга игътибар итәбез. Бәхетсез төнне ай да холыксызлана, бүре дә котырынган, караклар үзләренең кара эшләрен башкаралар. Кыз да алдана. Җил дә мондый гаделсезлекне күреп, дулый, буран кузгыта. Шушы урында шагыйрь кешеләр белән песиләрне чагыштыра. Песи балаларын ташласа да, кеше бит акыл иясе, хайваннардан аерылып торырга тиеш. Ләкин чынбарлыкта кешеләр тагында рәхимсезрәк икән. Димәк, автор үзенең “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы белән Зөбәйдә белән Мәхмүт мисалында гыйбрәт алырга өнди.
- Дәресне йомгаклау.
- Нинди поэма өстендә эшләдек? Поэма нәрсәгә өйрәтә? (Мәхәббәтнең күзе сукыр – үкенерлек эш булмасын)
- Өйгә эш: Класстан тыш уку дәфтәренә кыскача эчтәлекне язарга.
Үзем турында:
Салихова Рәмзия Равиловна, туган елым: 1975, 22 июнь, 2 категорияле татар теле укытучысы, Эш урыным: Сарман районы, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе
Страховое свидетельство государственного пенсионного страхования : № 050-399-455-65
ИНН 165007578792 от 04.08.2000.
Паспорт 92 01 800107, выдан Сармановским РОВД 13.12.2001.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.
Класс: 5 класс (РМРБ)Тема: Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...
Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе
Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....
Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация
Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...
Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)
Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плак...
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...
Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе
Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла...