5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин
методическая разработка (5 класс) по теме

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы
«Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 

   

”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья

                                                 халкы да үзгәртә алмас”

                                                              Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе.

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы  

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

Максат:

 

  • Укучыларны бөек галим, педагог, дин белгече, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Балаларга үгет -    нәсыйхәт” китабын  тәкъдим итү.
  • Балаларда тәрбияле, әхлаклы булуга омтылыш уяту, үз –үзләренә  бәя бирергә өйрәтү;
  • Тәрбияви проблемаларны ситуациягә куеп сәхнәләштерү һәм әдәби сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау:  Мультимедиа проекторы, слайдлар, музыкаль үзәк, Ризаэддин  

                     Фәхреддингә багышланган китап күргәзмәсе, газета-журнал мәкаләләре.

 

Дәрес театральләшкән күренеш белән башланып китә.

Катнашалар 5 сыйныф укучылары:

Хәнәфиева Регина –  төп рольдә, тәртипсез кыз;

Шәйхелисламова Алсу - әби;

Сөнгатуллин Ранил – бабай;

Миңнуллин Рушан – галимнең  тормыш юлы белән таныштыра;

Заһидуллина Инзилә -  журналның 2 нче  битен әзерләде;

Гәрәев Ранис - журналның 3 нче  битен ача;

Сиразиев азат - журналның 4 нче  битен тәкъдим.

Регина мәктәптән кайтып керә. Аяк киемнәрен бер якка, сумкасын икенче якка ата. Баланы әбисе каршы ала.

Регина (Р): Әби мин кайттым, ашарга бир әле!

Әби (Ә): И, кызым, сине тәртипле булырга өйрәтмәделәрмени соң?

(Р): Өйрәтәләр, әбием, өйрәтмәгән кая? Бүген ашханәдә Ранилнең башына ипи белән биргән идем, директор бүлмәсенә алып керделәр. Ул ярты сәгать мораль читать итте. Аннары Гөлия Исмагиловна башны катырды. Шуңа күрә әдәбият дәресенә дә кереп тормыйча сыздым тизрәк. Әгәр кергән булсам... Сиринә апа тагын тотына иде тәрбияләргә.

(Ә): И, кызым, син ризык белән шаярырга  ярамаганлыгын бер дә белмисеңмени соң?

(Р): Беләм дә, тәлинкәгә ыргытсам ватыла бит!

Регина ашыга – ашыга ашарга тотына.

(Ә):Кызым, балакаем, ашыкмыйча аша,беркем дә артыңнан кумый. Ә аннары  кибеткә барып кайтырсың.

(Р): И, әбекәем, мин шул хәтле арыдым, ятып ял итеп алам әле. Кирәк булгач, кибеткә үзең бар инде син, саф һава да суларсың.

(Ә): Я, Ходаем, нигә бу балалар бик тәрбиясез икән хәзер? Безнең заманда мәдрәсәләрдә укыганда Каюм бабай, Фәхреддин мулланың гыйлемнәрен  бик өйрәтәләр иде. Хәзер мәктәпләрдә ник өйрәтмиләр икән шуларны?

Әби сукрана – сукрана чыгып китә.

(Р):И, рәхәтләнеп бер йоклап алыйм.

Әкрен генә музыка ишетелә. Кыз янына ак сакаллы карт керә. Кулында китап.

(Б): Кызым, синең бәхетле буласың киләме?

(Р): Килә, бик килә, бабакай.

(Б): Алай булса, ал бу китапны. Үзең дә укы, иптәшләреңә дә укып күрсәт. Мәктәпкә алып бар, укытучыңа да күрсәт. Иң мөһиме – бу китапта язылганнарны үтәргә кирәк, кызым. Шунда гына бәхетле булырсың, балам.

(Р): Рәхмәт, бабакай, мин бу китапны мәктәпкә алып барырмын. Ә син кем буласың соң, бабакай?

Бабай әкрен генә чыгып китә. Регина уянып китә. Мендәр астыннан китапны табып ала.

(Р): Гаҗәп, чынлап та китап калдырган бит бабай. Тик, нишләптер исемен генә әйтмәде.

Китпны актара башлый..

(Р):  Ә, исеме китапта язылган икән: Ризаэддин бине Фәхреддин ”Балаларга үгет – нәсыйхәт” дип атала икән кара әле, мин бит бу китапны каядыр күргәнем дә бар кебек.  Әһә, исемә төште, кичә бит Сиринә апа нәкъ менә шушы китап белән таныша башлыйбыз дигән иде. Эх, ялкау – ялкау. Болай булмый. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин тиз генә китапханәгә Нурия апа янына барыйм да, ак сакаллы бабайның тормыш юлы, иҗаты белән танышыйм.

Регина (Р): Исәнмесез, Сиринә апа.

Укытучы (У): Исәнме, Регина.

 (Р): Бүген минем белән бер могҗиза булды. Төшемдә ак сакаллы бабай белән очраштым. Һәм ул миңа бик кирәкле китап бүләк итте. Менә ышанмасагыз сезгә дә күрсәтәм.

 (У): Ай - һай –һай!  Бабай синең төшеңә белеп кергән ул. Без бит алдагы сыйныфтан тыш дәрестә бу китап белән таныша башлаган идек. Әмма  ул көнне син никтер юк идең, шуңа белмичә дә калгансыңдыр.

(Р): Әйе, әйе шулайдыр шул. Менә бу китпаны кулга алгач та, тирә-ягыма бөтенләй башкача карый башладым кебек. Әйтерсең лә ак сакаллы бабай мине ерактан күзәтеп тора. Һәм мин чын –чынлап үзгәрергә булдым. Дусларым, Сиринә апа,  сез миңа булышырсыз бит?

Бергә: Әлбәттә булышрбыз.

(У): Әйдәгез, укучылар, Регинага да ярдәм итәбез,  яңадан өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз. Бу һич тә комачауламас дип ышанам мин.

(Р): Рәхмәт инде сезгә.

(У) Әйдәгез балалар, өйрәнгәннәребезне телдән журнал итеп алып барыйк. Сез ризамы?

 Бергә: Риза,бик риза.

(У)  Журналыбызның исемен  Ризаэддин Фәхреддиннең  бик тәрбияви сүзләре белән атыйк ( компьютерда слайдлар ачылып бара):

I слайд: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас”

 Беренче битен үзем ачам һәм сезне педагог, галим , дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы белән таныштырып үтәм. Иртән иртүк килеп китапханәдә утыру бик файдалы булды миңа. Нурия апа да бик булышты. (Регина сөйли слайдлар ачылып бара)

II слайд:

Ризаэддин бине Фәхреддин – халкыбызның вөҗданы, горурлыгы, йөз аклыгы.

Хатыйп Миннегулов.

((Р.Фәхреддиннең хатыны, гаиләсе төшерелгән фотосурәтләреннән әзерләнгән күренешләр күрсәтелә)

Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тәүге сабакларын укымышлы әти -әнисеннән ала. Кичүчат – кечкенә авыл, шуңа күрә мәдрәсәсе дә  әллә ни зур булмый. Ризаэддинне тирә- якта дан тоткан  Түбән Чыршылы  авылына илтәләр. Ул анда гарәп,  фарсы, төрек телләрен үзләштерә, соңыннан үзлегеннән рус телен өйрәнә. Монда укуын тәмамлагач, мөгаллимлек хезмәтенә керешә, фән һәм иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.  Шул чордан  башлап, бөтен гомере буена укыту – тәрбия эшенә тугрылыклы булып кала. Аның даны Оренбург, Уфа, Казан, Петербург, хәтта Россия белән чикләнмичә,  чит мәмләкәтләргә, бигрәк тә төрки һәм Ислам дөньясына киң тарала.

Рушан чыгышы.

III слайд

Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат.

                                                                 Акмулла.

   ( Төрле елларда башкарган эш урыннарыннан фотосурәтләр)

    Быелның  4 гыйнварында, педагог, галим, дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулды. Нинди генә вазифа башкарса да һәм фәннең кайсы өлкәсендә шөгыльләнсә дә, уку – укыту, тәрбия - әхлак  мәсьәләләре беркайчан да мәгъфәтче галимнең игътибарынна читтә калмый. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган  80 ләп китап һәм бихисап фәнни  хезмәт авторы. Тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышлап бастырган күпсанлы хезмәтләреннән тыш, Ризаэддин Фәэхреддиннең әле матбугатта басылмаган, кулъязма хәлендә  сакланган язмалары да берничә дистә томны тәшкил итәр иде. Галим 1935 елның 12 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була. Мәшһүр галим, тарихчы, философ, әдип, педагог, ислам белгече, XX гасырның Әбугалисинасы Ризаэддин бине Фәхреддиннең исеме бүген дә яңгырый, ул безнең күңелләрдә бүген дә исән.

Инзилә: Телдән журналыбызның икенче  битен ачабыз:

IV слайд  

“ Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен –үзе тәрбияли”

 Ризаэддин Фәхреддин.

Бары тик тәрбияле бала гына әти - әнисен, туганнарын хөрмәтли, аларга карата мәрхәмәтле, рәхмәтле була. Менә мин дә  “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан  шушы темага багышланган өзекләр китерәм:

  • Сезгә иң якын кешеләр ата – анагыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
  • Ата – аналарының тәрбияле һәм мәшәкатьле күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез, дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.
  • Туганнарыгыз ата – аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм рәхмәтле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечкенәләргә карата рәхим – шәфкатьле булыгыз.
  • Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызның һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне кызганмагыз.

Инзилә: Менә Регина үз гаебеңне аңладыңмы инде? Дәү әниләрне, әти - әниләрне хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт ярдәмчел, игътибарлы  булырга кирәк икән бит. Син дә  бүген өеңә кайткач әбиең алдындагы гаебеңне төзәтерсең,  гафу үтенерсең дип ышанып калам.

Регина: Әлбәттә, Инзилә  мин игътибар белән син сөйләгәннәрне тыңладым. Кайткач ук әбиемнән гафу үтенермен һәм киләчәктә иң- иң әйбәт онык булырга сүз бирәм.

Ранис: Телдән журналыбызның өченче  бите:

V слайд “ Мәктәп әдәпләре “ дип атала. Мин сезгә мәктәптә үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерәм.

  • Иртән йокыдан торгач юыныгыз, чәчләрегезне тарагыз, көндәлек кием  киегез, чәй эчкәннән соң  дәресләрегезне кабатлагыз.
  • Мәктәпкә иртәрәк барыгыз.
  • Мәктәпкә баргач әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз, әдәп өйрәнегез.
  • Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез, авызыгызга капмагыз. Бу эшләр бердән әдәпкә каршы, икенчедән авыруга сәбәп була.
  • Дәрес башланыр алдыннан әдәп белән урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез. Укучы иптәшенә комачауламаска, вакытны үзенә файдалы итеп уздырырга тиеш.

Ранис утыра

 Укытучы: Әйе, “Мәктәп әдәпләренә керүче тагын бер кагыйдә - дәрес калдырмау.

           “Дәрес калдырмагыз – бу сезнең бушка үткән көнегез. Күпме яңалык, мәгълүматны белмичә каласыз.” дип язылган китапта. Ә син Регина бу бүлекне өйдә яңадан укып чыгарсың яме.  

Азат : Телдән журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Монда китапның  “Ашау – эчү әдәпләре”,”Йөз әдәпләре“  кебек нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

VI слайд      

                   “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф кылмагыз”

                                                          Коръән аяте.

  • Ашарга утырыр  алдыннан кулларыгызны юыгыз. Үзегездән олы кешеләр булганда алардан элек утырмагыз.
  • Өстәл янында уйнамагыз, зур – зур итеп капмагыз, кулларыгызны, киемнәрегезне буямагыз
  • Ризыкны кирәкмәгәнгә исраф итмәгез, икмәкне кадерләп кенә ашагыз, аяк өсте  ашап йөргән баланың икмәк валчыклары җиргә төшәр, аяк илә тапталыр да гөнаһ булыр.  
  • Аштан соң кул һәм авызыгызны яхшылап юыгыз, теш араларын тазартыгыз. Мөмкин булганда йокламый гына бераз ятып торыгыз.

Азат:  Әйе, Ризаэддин бабакай дөрес әйтеп калдырган, менә мин сөйләгәннәрнең һәммәсе дә сәламәт яшәү рәвешенә кайтып кала. Быел бит “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы”да.  Әйдәгез Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабын өстәл китабына әверелдерик. Инде бер гасырга якын вакыт үтсә дә бу китап үзенең бәясен дә, кирәклеген дә югалтмаган. Һәр заманга ул үз нәсыйхәтләре белән ярдәм итеп торган, һәрбер буын шушу китапны укып, тормышта үз  юлын тапкан, нәсыйхәтләр нигезендә  сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Без дә бу юлдан тайпылмыйча:

 Регина: сәламәт

 Рамил: акыллы

 Алсу: тәрбияле

 Ранил: инсафлы

 Инзилә: бәхетле

Ранис: ихтирамлы

Рушан: намуслы

Бергә: балалар  булып яшик.

 VIII слайд

“Тәрбия  акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер..

Тәрбия  булмаган  җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булмактыр”

 Ризаэддин Фәхреддин

  • Регина: Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, нинди йомыш кына сораса да кешеләр аңа ярдәм итәр.
  • Азат:  Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.
  • Инзилә: Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Кирәк чакта өлкәннәрдән ярдәм сорар.
  • Рушан: Тәрбияле бала, ата вә анасының күңелләрен калдырырлык нәрсә һич эшләмәс, ата вә анасына һәрвакыт булышып торыр.
  • Рамил: Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыкканда әдәп вә инсаф белән олуг кешеләр шикелле үз юлыннан йөрер.
  • Алсу: Тәрбияле бала  иптәшләренә каты вә яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә рәнҗетмәс.
  • Ранил: Тәрбияле бала оятсыз, әдәпсез сүзләрне һич тә сөйләмәс. Тәрбиясез балалардан  ишетсә, вә ишетмәс өчен бер читкә китәр. оялыр
  • Ранис: Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аеру хакында бик игътибарлы булырлар. Яхшы холык вә яхшы эшләрне белеп аны үзләренә гадәт итәрләр. Яман холык белән яман эшне белеп аннан ерак булырлар.

Укытучы:  Телдән журналыбызның соңгы битен япканда, сезгә Ризаэддин  Фәхреддиннең  сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә:

“ Балалар! Әгәр дә бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез – файдасы да үзегезгә, кабул итмәсәгез – зарары да үзегезгә булыр....  Алдыгызда олы бәхет белән озын гомер көтеп тора. Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. Һәркем сокланырлык, бөтен яктан да үрнәк шәхесләр булып җитешегез.” – дип язып калдырган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан

Туфан Миңнуллинның  “Бәхетле кияү” комедиясен өйрәнүне йомгаклау....

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

6 нчы сыйныфта  татар әдәбиятыннан эш программасы федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән....