5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы
методическая разработка (5 класс) на тему

 

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”

Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү;

                        2) умарта кортларының эшчәнлеге турында  укучыларның                                              
                              белемнәрен тирәнәйтү;

                        3)  умарта кортлары продукциясенең сәламәтлек өчен шифалы   
                        үзлекләре турында  мәгълүмат бирү;

                        4)     балаларның сөйләм теле һәм уку техникасы өстендә эшне 

                         дәвам итү.   

       Җиһазлау : презентация күрсәтү өчен проектор, бер тапкыр       
                               кулланылыштагы   калак һәм савытлар,   А.Алиш портреты,   

                               аңабагышлап чыгарылган стенгазета, китаплары, тубал,

                                 төтенләгеч.

                                   Дәрес барышы.

  1. Дәресне оешкан төстә башлап җибәрү.Укучыларның кәефен сорау.

                 Кәефебез бик яхшы,

                 Кояшлы иртә кебек.

                 Тукай теле – анам  телен

                 Өйрәнергә без килдек.    

  1. Узган дәресләрдә өйрәнгән материалларны тест үткәрү ярдәмендә кабатлау.
  2. А.Алишның туган елын атагыз

а) 1906, б) 1908, в)1887

  1. яхшы сабак алган кош

а) тавык, б) чыпчык, в) каз,  г) ябалак

  1. көтүче хезмәтен башкарган ат

а) Йолдыз Кашка, б) Җирән Кашка, в) Алмачуар

  1. Куян кызын кем дәвалаган?

а) табиб, б)күрәзәче, в)Доктор Айболит, г)фельдшер 

  1. тәрәзә  башында яшәүче кош

 а) күке, б) сандугач, в) карга, г)чыпчык
6) ялкаулыгы аркасында оятка калган бөҗәк

а) кигәвен, б)бал корты, в)шөпшә, г) чебен  

7)урманда үзен батыр тоткан кошның исеме

А) әтәч, б) көртлек, в) тавык, г) үрдәк

8) яңа хәбәрләр сөйләргә яратучыны тасвирлаган әсәр

а) “Капкорсак патша”, б)“Койрыклар”, в)”Сертотмас үрдәк”

9)ни өчен куян койрык алырга бармаган?

а) Яңгыр яуганга, б) аягы авыртканга, в) барасы килмәгән

3.Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар, без бүген А.Алишның тагын бер әкияте белән танышырбыз.Әкият исемен белү өчен, безгә кроссворд чишәргә кирәк. (Слайд 1)

    1.Үсемлекләр бүлеп чыгара торган татлы, баллы сыекча.                  (нектар)

2.Тукранбаш.Болын үсемлеге.                                                              (клевер).

3.Кайбер буынтыгаяклыларның курчаклык  стадиясенә кадәр булган үсеш чоры.                                                                                                      (личинка)

4.Умартада эшләмәүче, әзер балны ашаучы “әрәмтамак”               (сорыкорт)

5.Бал туплау, күкәй салу өчен бал кортлары тарафыннан ясалган күзәнәкләр.                                                                                      (кәрәз)

6. Умарта кортлары чәчәкләр нектарыннан хәзерли торган куе, татлы сыекча                                                                                                (бал).

7. Бал кортлары ачылып килгән бөреләрдән җыеп, умартаның эченә, ярыкларга сылый торган сумалага бай матдә, тома балавыз                               (прополис)

8.  Күч аергач,кортларны җыя торган савыт                                            (тубал)

Өстән аска таба – НЕЧКӘБИЛ.     (Слайд 2)

 -Ә кем соң ул Нечкәбил? Нечкәбил- ул умарта корты. (Слайд 3)

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0011.jpg

 (Бал кортлары һәм аларның эшчәнлеге турында укучыларның үз күзәтүләре буенча  чыгышы)   (Слайд 4)

 Бал – үсемлекләр һәм умарта кортларының тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә алына торган иң кыйммәтле продукт ул. Бал йөрәк-кан тамырлары, үпкә, нерв, салкын тию, тире, күз авыруларын дәвалый.Пешкән җирләрнең тиз төзәлүенә булышлык итә. Ашказаны-эчәк тракты, бавыр эшчәнлеген көйли. Бер стакан кайнаган сөткә бер кашык бал туглап эчү-салкын тигәннән менә дигән дәва. Йокы алдыннан бер стакан кайнаган суда бал эретеп эчү йокының тыныч, тирән булуын тәэмин итә. Аяклар сызлаганда, мондый рецепт тәкъдим ителә: 250 гр сарымсакны 250 гр җылымса балга салыгыз, әйбәтләп болгатыгыз, аннары бер атна төнәтегез. Аны ашарга 40 мин кала көн саен берәр аш кашыгы эчегез. Дәвалануны 1-2 ай дәвам итегез.

     Менә  ул  кеше  сәламәтлеген саклауда искиткеч  зур  могҗизаларга ия булган  умарта корты  продукциясе! (Слайд 5)

  Врачлар балның туклыклы булуын гына түгел, бәлки анда кайбер зарарлы микроорганизм-нарны үтерә һәм кеше өчен бик кирәкле А провитамины күп булуын ачыкладылар. Бал озак вакытлар бозылмыйча саклана.

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0007.jpg Прополис (тома балавыз)– умарта корты җилеме. (Слайд 6). Аның көчле антибиотик үзлекләре аркасында яралар эреннән чистара һәм тиз төзәлә. Прополис ангинаны, бронхитны, язваны (җәрәхәтне), туберкулезны, үпкә ял- кынсынуны дәвалый. Борынгы халык медицинасында прополис белән сөялләрне бетергәннәр.

              Менә ул Нечкәбилнең зәңгәр йорты. (Слайд 7)

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0008.jpg

  Балны кортлар менә шушы кәрәз күзәнәкләренә тутыралар инде. Күзәнәк тулгач, үзләренә кышын ашарга дип,балавыз капкачлар белән печәтләп куялар. (Слайд 8)

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0012.jpg

   Күзәнәкләргә кортлар чәчәк серкәсе дә алып кайтып салалар.Ул шифалы үзлекләргә ия бал икмәгенә әверелә. Аның белән салкын тию авыруларын дәвалыйлар. (Слайд 9)

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0009.jpg

  2.Укучыларның бал кортлары турында үз белемнәреннән чыгып сөйләүләре.

          3.“Нечкәбил” әкияте турында укытучының кереш сүзе.

      4.           Ял минуты.

                    Сертотмас үрдәк бара ,  

                     Куян кызы йөгерә,

                     Аю атлый лап – лоп,

                     Төлке йота кап – коп.

5.  Сүзлек эше.

           Саранча – үлән ашаучы, чикерткә сыман бөҗәк. (Слайд 10)

           Сорыкорт – умартада эш эшләмәүче, әзерне ашап     
     кына     ятучы ата корт. (Слайд 11)

 Бизгәк авыруы – туңдырып калтырата торган көчле, йогышлы авыру.

 Әрекмән – киң, салынкы яфраклы үсемлек.(Слайд 12)

 Кигәвен – личинкасы хайваннар тәнендә яши торган ике канатлы паразит бөҗәк.( Сл. 13)

 Озынборын – нечкә гәүдәле, ике канатлы , озын аяклы, кан эчүче бөҗәк, черки. (Сл.14)

6. Әкиятнең 1 – 8 нче бүлекләрен уку.

  1. Укылган бүлекләр буенча фикер алышу.
  2. Әкиятнең кайсы геройлары ошады ?

 Бал корты, саранча , озынборын, кигәвен образларына характеристика бирү.

- Нечкәбилнең эшчәнлеге турында ниләр белдегез?

imageОписание: E:\мамадыш-бал)\сканирование0010.jpg

  1. Дәресне йомгаклау.
  2. Дәрестә актив катнашканнарга һәм тест нәтиҗәләре буенча билгеләр кую.
  3. Өй эше бирү. “Нечкәбил” әкиятеннән  1 – 11 нче бүлекләрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру...

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  укытуны календарь -тематик планлаштыру...

2 нче сыйныфта татар теленнән план конспект "Җөмләнең баш кисәкләре"

2 нче сыйныф "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына план конспект...