Саматова Зульфира Рифхатовна

Сайт учителя татарского языка

Иҗат ялкыннарың мәңге сүнмәсен!

Профессия: Учительница

Профессиональные интересы: Изучение краеведческих материалов

Увлечения: Творчество

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мамадышский район д.Кемеш Куль

Место работы: МБОУ "Кемеш Кульская СОШ"

Звание, ученая степень: Имею нагрудной знак "Почетный работник просвещения РФ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/samatova-zulfira
Укытучы!Синең бурыч - күңелләргә сүзләр язу,язар өчен алтын сүзләр эзләп табу!
Энҗе Мөэминова

 

Соңгы елларда “Шәхси якын килеп укыту шартларында укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстереп, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән проблема өстендә эшлим. Педагогик эшчәнлегемне билгеле бер системага салып алып барам. 30 еллык хезмәт тәҗрибәмдә инде бай иҗат лабораториясе туплауга ирештем. Хәзерге вакытта кабинетта төрле таблицалар, үзем төзеп, компьютердан чыгарган грамматик, дидактик һәм өләшү материаллары, сөйләм телен үстерү өчен рәсемнәр, тематик стендлар, компьютер презентацияләре, методик әдәбият тупланган. Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты турында  материаллар тупланган 35 папка эшләдем. Һәр әдәбият дәресендә алардан уңышлы файдаланам. “Олимпиадага әзерләнү өчен”, “Сочинение язучыга”, “Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез”, “Сыйныфтан тыш эшләр өчен” кебек методик папкалар әзерләнде. Дәресләрдә даими рәвештә төбәгебезгә кагылышлы яисә якташ язучылар әсәрләреннән алынган өзекләр, укучыларның матбугат битләрендә басылган язмаларыннан файдаланам. Үзем төзегән дидактик материаллар  тел дәресләрендә яңа теманы үткәндә, шулай ук кабатлау этабында файдаланыла.  Текстлар, өзекләрне Мамадыш җирлегендә туып үскән һәм бүгенге көндә дә арабызда яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән алам. Мондый дидактик материалларны мин татар теле кабинетында аерым текстлар рәвешендә туплап барам. Алартөрле биремнәр белән берничә сыйныфта кулланыла ала. Биремнәрне дифференцияләштерергә һәм индивидуальләштерергә дә мөмкинлек кала, күләмлерәк текстларны өй эше итеп бирергә, төркемнәрдә өйрәнү өчен тәкъдим итәргә була. Төрле биремнәр нигезендә текстлар сайлау кебек эзләнү эшенә көчлерәк укучыларны җәлеп итү дә үзен аклады: балалар мондый төрдәге өй эшләрен бик теләп башкаралар, кызыклы тел күренешләрен ачыклап, кечкенә генә ачышлар да ясыйлар. Көчле укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә бик яхшы җирлек туа.Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Аларны системалы куллану тел һәм әдәбият укыту методларын камилләштерүгә нык этәргеч бирә. Язучылар иҗатына багышланган презентацияләрне балалар белән бергә әзерлибез, тест эшләрен компьютерда башкарабыз.Шулай ук укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүдә тестлардан һәм БДИна әзерләнү өчен тәкъдим ителгән күнегүләрдәнда файдаланам. Ел дәвамында һәр сыйныфта та әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. 

 

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Әлбәттә, дәвамлы эшнең нәтиҗәсе дә күренә.Соңгы елларда 14 укучым район фән олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. 15 укучым татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайлады.

  Татар әдәбияты дәресләрендә иҗади фикерләүне үстерү көндәшлеккә каршы торырлык милли рухлы иҗади шәхес тәрбияләүне күз алдында тотарга тиеш. Иҗади шәхес тәрбияләү – минем төп бурычларымнан берсе.  Дистә елдан артык мәктәптә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген җитәкләдем. Әлеге түгәрәкнең максаты - укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү аша иҗат итәргә өйрәтү. Түгәрәк әгъзалары иҗатка тәүге адымнарын биредә ясыйлар. Уңышлы язмаларны район, республика газеталарына юллыйбыз. Басылып чыккан дүрт йөздән артык язмалар тупланган 5 альбомыбыз тулды инде. Сигез укучым “Сабантуй” газетасының “Яшь хәбәрче” таныклыгына ия булды. Дистәләгән укучым “Нократ” газетасының “Рәхмәт хаты”н алды. Ике укучым журналистика юлын сайлады. Түгәрәктә сәнгатьле сөйләм серләренә төшендерү эше дә алып барыла. Район күләмендә үткәрелгән нәфис сүз осталары конкурсларында укучыларым үзләренең иң сәләтлеләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Балаларның иҗади эшләре мәктәптә чыгарыла торган “Ал җилкәннәр” газетасында да бастырыла, ә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгендә иҗат ителгән шигырьләр “Ачыйк әле күңелем хисләрен” дигән папкада тупланып бара.

 

“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,”- ди безнең халык.  Әнә шушы хакыйкатьне дөрес аңларга өйрәтергә тырышам. Һәрдаим халкыбызның үткәнен белергә, аңа карата битарафлык күрсәтмәскә чакырам. Һәр дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла.  Тарихыбыз төпкелендә ниләр бар? Авылыбызның теге яки бу топонимы нәрсә аңлата? Күңелләрендә әнә шундый тирән мәгънәле сораулар уятып,  уйланырга, эзләнергә өйрәтәм. Авылыбыздагы географик атамаларның килеп чыгу тарихын өлкәннәрдән сорашып, материаллар туплыйбыз һәм аларны “Фән кызыксынудан башлана” папкасына туплап барабыз. Материалларны системага салып, “Төбәгебез атамалары” дигән темага эшләнгән фәнни хезмәтебезне конкурска тәкъдим иттек. 2011-2012 нче  уку елында ике укучым белән  Казан (Идел буе) Федераль Университетының Алабуга филиалында үткәрелгән “Татар теле һәм әдәбияты: бүген һәм иртәгә” дип аталган икенче Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнаштык. Гарифуллина Назилә исемле укучым биредә 1 нче урынны яулады.  Фәизова Минзилә сертификатка ия булды.  Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында “Илем тарихы-халкым тарихы” номинациясендә XI сыйныф укучысы Заһидуллина Алинә өченче урынга ия булды. Шәйхи Маннур иҗатына багышланган “Ул һаман да Тулбай малае...”,”Агымсу” иҗат берләшмәсенә 50 ел, Ш.Маннур премиясенә 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конкурста 2 нче урынны алган Әбүбәкерова Алиягә мәгариф бүлегенең грамотасы бирелде.

О себе

 

    Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак  сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

       Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Әнием мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнлектән,  һәр көнне  аңа булышырга төшә торган идем. Бүгенгедәй хәтеремдә: сыйныф бүлмәләрен җыештырып бетергәч, буш  бүлмәдә “дәрес  бирә”, “балаларны укыта” идем. Укытучы өстәлендәге дәфтәрләргә кызыгып карап торганлыгым һич күз алдымнан китми. “Эх, шушы дәфтәрләрне тикшер идең!”-дип уйлый идем.  Ә өйдә күрше кызларын “укыттым”: дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы “аңлата” идем. Әнә шул балачак хыяллары, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Арча педучилищесына китерде. Аннан соң КДПИның тарих-филология факультеты... Мөгаллимлек хезмәтемне районыбызның Уразбахты сигезьеллык мәктәбендә башладым. Менә 30 ел инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы өч дистә елдан артык вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул.  Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит.

    Югары уку йортының татар теле бүлегендә укый башлагач, “Башка фәнне булдыра алмагансыңдыр инде,”- дигән мыскыллы  караш ташлап, кинаяле сүзләрен җиткерүчеләр дә табылды. Юк шул, дуслар, башка фәнне булдыра алмаганга түгел, ә нәкъ менә туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин – укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән?  Юктыр. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, гөнаһсыз нарасыйларның  ап-ак кәгазь кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле милләт сакчысы. Бу сүзне  курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгаллимнәрен.Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.

    Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын.  Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны  һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану – шуның ачык мисалы.

     Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу,  иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

    Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу  дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 30 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел.   Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. “Минем татар теленнән БДИ бирәсем юк!”-  дип утырган үзебезнең үк татар баласын  кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.

   Кайбер көннәрдә үткәннәрем турында уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин “йөрәгемне балаларга биргәнмен” икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле булган. Хәтта үз балаларымны  тәүге тапкыр мәктәпкә дә озата бармаганмын бит! Икесе дә, кулларына чәчәк букеты тотып, үзләре генә Зур Өске мәктәбенә юнәлделәр. Ә мин исә - укучыларым янына ашыктым. Өйдә дә үземнекеләр мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, иң кулай укыту методларын эзләнеп утырдым. Әйе, минем өчен укучыларымның фәнемне яратуы, ниндидер нәтиҗәләргә ирешүе зур куаныч булды. Алар мине яратып, “фанатка” дип йөртәләр иде. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә җаным-тәнем белән бирелгән тел сакчысы мин. Кайчагында, телебезне саклап, хәтта хезмәттәшләрем белән дә каршылыкларга керергә туры килә. Нишлисең, бүген телебезнең хәле мактанырлык түгел шул. Күпме генә купшы сүзләр сөйләсәк тә, телебезне белүчеләр саны азая бара. Ихтыяҗның кими баруы моңа төп сәбәп булып торадыр, мөгаен. Әмма ни генә булмасын, әлегә бирешергә исәп юк. Эшемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә.

    Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен укытуның нәтиҗәлелеге югары уку йортларында шушы фәннәрдән имтихан бирүче абитуриентларның җавапларында, олимпиада эшләрендә чагылыш таба. Укытучының бәхете – укучыларында. Мин дә, укучыларымның минем юлны сайлауларын күреп, сөенеп туя алмыйм. Ике дистәгә якын укучым татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме белгечлеге юлын сайлады. Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Укучыларымның тирән белемле булулары белән аерылып торуларын ассызыклап, Алабуга Дәүләт педагогия университеты Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бу да – минем өчен бик сөенечле хәл.  Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Күп еллар дәвамында “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген җитәкләдем. Матбугат битләрендә басылган укучыларыбызның язмаларын 5 альбомда  тупладык. Гомумән, балаларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирәм. Авылыбыздагы атамалар тарихын өйрәнеп, фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясадык. Укучымның беренче урын алуы өчен сөенеп бетә алмыйм.

    Район олимпиадаларында призлы урыннарны алучыларым да шактый, төрле бәйге, конкурсларда да җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?! Шушы көннәрдә КФУның Алабуга филиалында белем алучы бер кызым килеп кочаклады да үзенең эчкерсез рәхмәт хисләрен җиткерде. “Сочинение язарга өйрәткәнегез өчен рәхмәт укып туя алмыйм. Башка группадашларым иҗади эштән кача, ә мин курыкмыйча алынам,”-ди. Баксаң, ул Бөтенрәсәй күләмендә иҗади эшләр конкурсында җиңү яулаган һәм 26 мең сумлык президент стипендиясенә ия булган.  Садыйкова Гөлиянең һәрдаим рәхмәт хисләрен ирештереп торуы да күңелгә сары май булып ята.

    Хезмәт эшчәнлегем дәверендә дүрт чыгарылыш укучысын олы тормыш юлына озаттым. Аларның һәркайсы күңелемә үз балаларым кебек кадерле. Һәрберсенең язмышы белән кызыксынып яшим. Уңышлары өчен чын күңелдән сөенәм. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем? Аллага шөкер, укучыларымның барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Әле күптән түгел бер укучым килеп, болай ди: “Хәтерегездәме, апа, 9 нчы сыйныфта укыганда, 3-4 малай бергә җыелып, пиво эчеп караган идек. Шуны белеп алып, елый-елый ачуландыгыз. Беләсезме, шуннан бирле авызыма бер тапкыр да аракы кабып караганым юк. Иптәшләр белән утырганда, рюмканы авызга китерүгә, сезнең яшьле күзләрегез күз алдыма килә дә этеп куям”. Нишлисең бит, тәрбиянең төрле ысулларын кулланырга туры килә шул.

    Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?”- дигән сорау килә. Табибәме? Каннан куркам. Сатучымы? Акча санаганда буталам. Бухгалтер, экономистлар да минем өчен түгел. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр идем.

  Кышкы кичләрдә тын авыл урамыннан үтәргә яратам мин. Үз-үземә С.Рәмиевнең шигырь юлларын сөйләнәм.

  “...Бер кеше юк бер урамда.

   Нинди тын вә нинди буш!”

    Күңелгә илһам килә. Бу “чир” укучыларыма да йокты, күрәсең. Күбесе иҗат эше белән шөгыльләнә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне башка беркем дә аңардан да яхшырак итеп эшли алмаячагына төшендерү – минем төп педагогик фикерем. Һәр бала үзен шәхес, көчле итеп тоярга тиеш дип уйлыйм. Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.

   Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының  күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без - шул аклыкка тирән юллар сызучылар.  Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.  Күңелгә тагын шигырь юллары килә:

“Галәмдә йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

Укытучы –

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.” (Э.Мөэминова)

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сухомлинский В.А. "Сердце отдаю детям",Фәнис Яруллин китаплары,Тукай шигырьләре,һ.б.

Мой взгляд на мир

Дөнья матур!Аның гүзәллеген тоя,күрә белергә генә кирәк!

Мои достижения

“Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен” 2003 нче елда мәгариф бүлегенең  “Мактау кәгазе”нә ия булдым. 2005 нче елда Россия Федерациясенең “Почетный работник общего образования” күкрәк билгесе белән бүләкләндем. Укучыларны республика бәйгеләренә нәтиҗәле әзерләвемне  2007, 2008 нче елларда район мәгариф бүлеге грамоталар белән бәяләде. 2007 нче елда “Тамчы-шоу” республика конкурсында актив катнашкан өчен” ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының Грамотасына ия булдым. “Нократ” газетасы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлегем өчен 2006 нчы елда ике тапкыр “Нократ” мәгълүмат-матбугат дәүләт учреждениесенең “Рәхмәт хатларын” алдым. Укыткан укучыларым югары уку йортларында да үзләренең тирән белемле, эрудицияле булулары белән аерылып торалар. Шуңа күрә 2009 нчы елда Алабуга Дәүләт педагогия университеты “Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә лаеклы өлеш керткәне өчен” Грамотасы белән бүләкләде. 2011 нче елда ТНВ каналының “Тамчы-Шоу” бәйгесендә җиңү яулаган өчен ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына ия булдым. 

2010нчы елда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты" район конкурсында 3нче урын.

2012 нче ел - Ш.Маннурның тууына 107 ел тулу уңаеннан үткәрелгән  конкурста призер әзерләгән өчен мәгариф бүлеге  грамотасы.

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2012" - призер.

Моё портфолио

Кыяларга сукмак салу читенрәк,тик күңелгә юл салудан җиңелрәк! (Э. Мөэминова)

 

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә. Шуңа күрә дәресләрдә даими рәвештә төбәгебезгә кагылышлы яисә якташ язучылар әсәрләреннән алынган өзекләр, укучыларның матбугат битләрендә басылган язмаларыннан файдаланам. Үзем төзегән дидиактик материаллар татар теле дәресләрендә яңа теманы үткәндә, шулай ук кабатлау этабында файдаланы ла.  Текстлар, өзекләрне Мамадыш җирлегендә туып үскән һәм бүгенге көндә дә арабызда яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән алам. Аларның һәрберсеннән туган төбәгебезне чиксез ярату хисе бөркелә, аның гаме белән яшәү сизелә. Сүз сәнгатенең тәэсир көче, һичшиксез, балаларга да йогынты ясый, аларны игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Мондый дидиактик материалларны мин татар теле кабинетында аерым текстлар рәвешендә туплап барам. Алар , төрле биремнәр белән берничә сыйныфта кулланыла ала. Биремнәрне дифференцияләштерергә һәм индивидуальләштерергә дә мөмкинлек кала, күләмлерәк текстларны өй эше итеп бирергә, төркемнәрдә өйрәнү өчен тәкъдим итәргә була. Төрле биремнәр нигезендә текстлар сайлау кебек эзләнү эшенә көчлерәк укучыларны җәлеп итү дә үзен аклады: балалар мондый төрдәге өй эшләрен бик теләп башкаралар, кызыклы тел күренешләрен ачыклап, кечкенә генә ачышлар да ясыйлар. Көчле укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә бик яхшы җирлек туа. 

Добавить грамоту в портфолио