Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ибатова Сюмбель Рашатовна

Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_alish.docx22.46 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №4 города Азнакаево»                                                      Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

ШКОЛА ПРЕВОСХОДСТВА

Направление: ПРОБЛЕМНО-ОРИЕНТИРОВАННОЕ ОБУЧЕНИЕ (PBL)

ЛИЧНОСТНО_ОРИЕНТИРОВАННЫЙ УЧЕБНЫЙ ПОДХОД, позволяющий обучающимся ПРОВОДИТЬ ИССЛЕДОВАНИЯ, СОЧЕТАТЬ ТЕОРИЮ И ПРАКТИКУ ПРИМЕНЯТЬ ЗНАНИЯ И НАВЫКИ
РАЗВИВАТЬ ПРИМЕНЕНИЕ ЭФФЕКТИВНЫХ РЕШЕНИЙ                                                          для достижения результата

МИССИЯ: Формирование здоровой, практико-ориентированной, конкурентоспособной личности выпускника

ВИДЕНИЕ: Школа-лидер, где комфортно всем

ЦЕННОСТИ: Лицеист стремится к:

Л – лучшему будущему

И – инициативе креативной

Ц – целям актуальным

Е – естественным наукам

Й – интеллекту высокому

ТЕМА УРОКА:

Шифалы әкиятләр ( Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе).

КЛАСС:

ПРЕДМЕТ: татар әдәбияты

УЧИТЕЛЬ: Ибатова Сөмбел Рашат кызы

Квалификационная категория учителя: I квалификацион категория

Тема.Шифалы әкиятләр  (Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе).

Максат.1.Укучыларны А.Алиш әкиятләре, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән тирәнрәк таныштыру.

              2.Укучыларның мөстәкыйль анализлау күнекмәләрен,сөйләм телен, критик   фикерләү дәрәҗәсен, игътибарлылыкларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.

              3.Укучыларда китап укуга мәхәббәт, уку хезмәтенә җаваплылык хисе һәм әкият геройлары аша уңай сыйфатларга омтылу теләге тәрбияләү.

                                             Дәрес барышы.

1.Оештыру. Хай файв (Игътибар!)

    -Исәнмесез, укучылар!

    -Күңелле үтсен дәрес.

    Сезнең белән яңа белем

    Эзләр өчен әзер без.

    -Рәхмәт, укучылар. Утырыгыз.

    -Укучылар, игътибар белән мине тыңлыйбыз. Хәзер мин сезгә бөек мәгърифәтчебез, мәшһүр галим, җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдиннең бер нәсыйхәтен укыйм. Сезгә ул таныш,чөнки без аның нәсыйхәтләре белән һәр әдәбият дәресендә танышабыз.

2.Проблема кую.

 Ә хәзер слайдтан (текст) нәсыйхәтне укыйбыз (Слайд1):

   “Гүзәл китаплар: тормышны күрсәтүче көзге, ялгызлыкта иптәш, авыр вакытларда ярдәмче, үткән заман хәлләрен сөйләп торучы, акыллы кешеләрнең акылларын безгә күрсәтүче, күп файдалы нәрсәләрдер. Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә. Шуның өчен китаплардан аерылмагыз.” Р.Фәхретдин.

   -Р.Фәхретдин нәрсә әйтергә теләгән? Фикерләрегезне исбатлап әйтегез.

Таймд-пэа-шэа(парларда җаваплар белән алмашалар)А-Б , Б-А

 (Төркемнәрдә тикшерәләр, укучыларның җаваплары)

    -Әйе, китаплар турында нинди матур нәсыйхәт әйтеп калдырган безгә Р.Фәхретдин. Ул безгә китаплардан аерылмаска, һәрвакыт белем алырга омтылып яшәргә куша. Кызы Әсмага язган хатында да ул менә нинди киңәш бирә: “ Сөекле кызым Әсмага: Гыйлем өйрән, гыйлем изгегә тартыр, гыйлем булган кешедә зиһен артыр.(...)”Димәк, бүгенге дәресебез нәрсәгә багышлана инде?     - Ә сез нәрсәләр укып килдегез? Бер сүз белән әйтегез әле.Әкият нәрсә ул?

  Плейсмэт консенсус (үзләренең 4кә бөкләнгән битләрендә фикерләрен язалар, чиратлашып аралашалар, төп фикер уртага языла-бу команда нәтиҗәсе)

    - Әкият!.. Халык иҗатының бу гүзәл, тылсымлы җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә сөйләмәгән, кемнәр генә яратмаган икән?! Әкиятләрне аеруча балалар бик яратып укыйлар һәм тыңлыйлар. Тикмәгә генә бала:”Әни, әкият сөйлә”- дип йөдәтмидер. Ә сез бүгенгә нинди әкиятләр укып килдегез?  Безгә төркем лидерлары җавап бирсеннәр әле. Һәр төркемгә А.Алишның бер әкиятен укып килергә кушылды.(I төркем- “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, II төркем- “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”,  III төркем- “Песи һәм күселәр”) (Слайд 3)

    -Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала. Без бүген шушы бәхетлеләр исәбендә. Димәк, дәресебезгә нинди уку мәсьәләсе куябыз? Нәрсә эшләргә тиешбез, нинди мәсьәләләр чишәргә тиешбез?

Релли Робин (список рәвешендә 2 укучы җаваплары белән алышалар)

     (Уку мәсьәләсе: Бүгенге дәресебездә А.Алишның әкиятләре белән танышу. Әкиятләрдәге геройларны күзәтү, язучының әйтергә теләгән фикерен ачыклау,шул фикерләрне Р.Фәхретдин нәсыйхәтләре, гыйбрәтле сүзләре белән бәйләп аңлату.)

 -Яхшы, рәхмәт. Әйе, сез бүген А.Алишның иҗаты белән тирәнрәк танышырсыз. Геройларның эш-гамәлләрен күзәтерсез, анализларсыз, үзегезгә тормыш өчен кирәкле нәтиҗәләр ясарсыз.

3. Уку мәсьәләсен чишү. Төркемнәрдә эшләү.

 -Ә хәзер уку мәсьәләсен чишә башлыйк, әкиятләр белән якыннанрак танышыйк. Һәр төркем үз әкиятен сөйләр. Калганнар игътибар белән тыңлап утырырлар, чөнки сорауларга җавап бирәчәксез. Iтөркемгә сүз бирелә.(Лидер:”Без А.Алишның “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятен укыдык”.) 1укучы тулы эчтәлек сөйли.(Слайд4)

  -Ә менә тормышта да шундый мактанчык кешеләрне очратканыгыз бармы? Андыйларга сезнең мөнәсәбәтегез нинди? (...)  -Р.Фәхретдиннең нинди акыллы гыйбәрәсен бу әкият белән бәйләп була?

   (1.“Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы”.2.”Күп фикерлә, аз сөйлә”Р.Фәхретдин)

  Таймд Раунд Робин (билгеле бер вакыт эчендә командада һәрберсе әйләнә буенча фикерләрен әйтәләр)

   -Бик яхшы, укучылар!

Ә хәзер II төркем укучылары әзерләп килгән әкиятне тыңлыйк.(Лидер:”Без А.Алишның “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятен укыдык”) 1укучы эчтәлекне сөйли.(Слайд5)

   - Бик яхшы, безне бик кызыклы әкият белән таныштырдыгыз. Ә хәзер сорауларыгызны әзерләгез.(I һәм III төркем укучылары җавап бирәләр)

    -Бу әкияткә дә нәтиҗә ясап куйыйк. Релли Робин

Җирән кашка кем ул? (Ул атларны туплап йөртә, артыннан ияртә, көтүче хезмәтен үти. Арада иң сылу, иң җитез, иң йөгерек ат.)Иптәшләренә нинди файдалы киңәш бирә? (Аерылсагыз,айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез)Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (Дус, тату, бердәм булырга)Бу әкиятнең асылын ачып бирердәй, Р.Фәхретдиннең нинди нәсыйхәтен таптыгыз?(“Тугрылык-максатка бара торган юлларның һәм кыскысы, һәм яхшысы”Р.Фәхретдин)

Ә хәзер III төркем укучыларын тыңлыйк. Алар нинди әкият әзерләделәр икән? (Лидер:”Без А.Алишның “Песиләр һәм күселәр” әкиятен укыдык.) 1 укучы эчтәлек.(Слайд6)

-Бик яхшы, укучылар. Сез әкиятләрне кызыксынып укыгансыз, иптәшләрегезнең чыгышларын да бик игътибар белән тыңладыгыз. Бу әкият турында да сезнең фикерләр белән танышып китик әле.

  -Әйе, укучылар. Шушындый авыр, катлаулы заманнарда: тәртипсезлек, җинаятьчелек, наркомания һ.б. явыз “дошманнар” безгә һөҗүм иткәндә, сез акыллы булырга, песи баласы кебек кыю, хәйләкәр,тапкырлык белән җиңә белергә өйрәнергә тиешсез.

Таймд пэа шэа

   -Бу әкияткә Р.Фәхретдиннең нинди акыллы гыйбәрәсен мисал итеп китерерсез икән?(“Ныклык белән гайрәтне, шул ук вакытта, сабырлык белән акылны үземә юлдаш итәргә булдым”. Р.Фәхретдин)

 (Билгеләр кую)

Рафт  (проект эше)

  - Әйе, Р.фәхреддиннең хезмәтләре бүгенгесе көндә дә бик актуаль, ә алардагы гыйбрәтле сүзләр алтын бәһасына тиңләшерлек фикерләр булып кала бирәләр.

Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?Кайсы геройларга ошарга теләр идегез?

-Әйе, укучылар. Гаҗәеп матур шигъри телдә язылган бу әкиятләре аша А.Алиш балалаларны табигать дөньясы, җәнлекләр, кошлар белән аралаштыра, аларны  хезмәтне яратырга, гаделлеккә, тыйнаклыкка, дуслыкка, татулыкка, кыюлыкка өнди. Баланың күңелен сафландыра, нурландыра торган фикерләрне әкият теленә сала. Дәвалый, күңелгә шифа бирә.

(Билгеләр кую)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Абдулла Алиш әкиятләре

5 нче  класста сыйныфтан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш иҗаты буенча презентация

Абдулла Алиш иҗаты буенча презентация...

"Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт" сыйныфтан тыш уку дәресе

Абдулла Алиш әкиятләре буенча дәрес эшкәртмәсе "Мәгариф" журналында (12/2005) басылган иде....