Дәрес планы.7сыйныф.Татар төркеме.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Рахимова Мунира Саматовна

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

 

“Татар теле, 7класс”  дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

“Татар теле, 7класс”  дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

Авторлары: В.А.Гарипова.С.Х.Айдарова.Т.Г.Нәбиуллина.

Тема: Сыйфат темасын кабатлау.

Рәхимова Мөнирә Самат кызы–

Совет районы

Казан шәһәре

141нче мәктәпнең

 беренче категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Сыйфат темасын кабатлау .

Максат

     1. -укучыларның фикерләү күнекмәләрен үстерү.

2).        2.- Сыйфат темасын кабатлау-ныгыту.

     3.-  Тема буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен  камилләштерү. Халык авыз   иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта, сөйләмебездә, сыйфатларның  кулланышына, яңгырашына,  татар теленең гүзәл, көйле тел булуына   игътибар иттерү

     3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

     4. – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре

Предмет буенча:

- нәрсә ул сыйфат икәнен белү;
- сыйфатларга  сораулар куя белү;

- текстан сыйфатларны таба белү;
- башка сүз төркемнәреннән сыйфатларны аера белү;

- текст белән эшли белү.

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Сыйфат , нинди? кайсы? сорайлары, исемне ачыклый

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, рус теле,

әйләнә-тирәне өйрәнү

Индивидуаль,

Фронталь.

Дәреслек

Интерактив такта

Оештыру моменты                ( мотивлаштыру этабы)  

                                           

  • Исәнмесех укучылр!
  • Исәнмесез укытучы апа!
  • Хәерле көн!
  • Кәефегез ничек?
  • Бик яхшы!
  • Рәхмәт, утырыгыз.

Актуальләштерү

-Укучылар алдагы дәрестә сез нинди сүз төркемен өйрәндегез?(Сыйфат сүз төркемен)

  • Мин сезгә сораулар бирәм. Сез җавап бирерсез.
  1.  
  •   -Сыйфат нинди сүз төркеме?(Мөстәкыйль).
  •  
  •   -Сыйфатлар нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап   бирә?(предметның билгесен белдерә; нинди?кайсы?    сорауларына җавап бирә).

--Сыйфатлар күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә?  (исемне). 

  • --Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе  бар?(дүрт,гади,чагыштыру,артыклык, кимлек)
  • Ясалышы ягыннан сыйфатлар ничә төрле була?

Яңа темага чыгу, уку мәсьәләсен  чишү этабы

Мөстәкыйль эш

Ныгыту. Рефлексия

Йомгаклау, нәтиҗә ясау

Билге кую

Өй эше бирү

-Дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез?(Сыйфат)

Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә соң?

Төсне: ак, кара, яшел........................................................

Тәмне: тозлы, тәмле, татлы

Форманы: түгәрәк,.....................................

Холыкны :( характерны)шаян,.............................................

Вакытны: җәйге, язгы..................................................

Табигать күренешләрен: язгы, җилле, буранлы..................

Физик сыйфаты: кайнар,...........................

Күләме: зур,...........................

Укучылар сүзләргә өстәп сүзләр язалар. Интерактив такта.

     Ә хәзер дәреслекләр белән эшлибез.17бит.23 күнегү.

Иҗади эш. Якын дустыгызның тышкы кыяфәтен һәм характерлы сыйфатларын тасвирлап сөйләгез.Сыйфатлар кулланмыйча гына сөйләп булырмы?

Шигырь укыла

Ничә мәче?

Әбиемнең мәчеләре          

Тезелгәннәр карагыз-

Мин күрсәтәм, сез карагыз,

Абайламый калмагыз!

Чамалагыз,чамалагыз,

Бармакларны бөгә- бөгә,

Бергә- бергә санагыз.

...Менә бусы –

Соры мәче,

Менә бусы-

Сары мәче
менә бусы-

Ак мәче!

Соры мәче-

Батыр мәче,

Куркак мәче,

Ак мәчесе-

Сак мәче.
Батыр мәче-

Шаян мәче,

 Куркак мәче-

Наян мәче

Сак мәчесе-

шук мәче.

Сорауны тагын кабатлыйм:

 Мәчеләр барсы ничәү?

( Белмәгәннәр юк та бугай

Мәчеләр барсы .......

Үрнәк:

соры мәче-

сары мәче

ак мәче-

   Бер  күнегү башкарып алабыз. 17 бит. бит 25 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп язарга.

Экранда җөмләләр язылган.

Көз җитте.Яфраклар коела. Укучылар чәчәкләр тотып мәктәпкә килделәр.Бу җөмләләрдә нәрсәдер җитми? ( Сыйфатлар. Әйдәгез сыйфатлар куеп  укып карыйк)

Димәк укучылар сыйфатлар безгә ни өчен кирәк соң?

Җәмләләрне матурлау өчен. Сыйфатның иң яраткан сүз төркеме........??????.......... Әйе, ул күпчелек исемне ачыклап килә.

Дәрестә үткәннәрне тагын бер тапкыр системага салыйк әле.

Итерактив тактада эшләү.

Сыйфат

Мөстәкыйль сүз төркеме, ярдәмче сүз төркеме

Предметның , эш- хәрәкәтен, билгесен  белдерә

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди?  Кайсы? сорауларына җавап бирә.

Фигыльне, исемне ачыклап килә.( Дөрес түгелләре алына)

Укучылар бүген сезгә дәрестә бигрәк тә нәрсә ошады?

Нәрсә аңлашылмады?

Укучылар сез үзегезгә билге куегыз. Өстәлдәге билгеләр арасыннан

үзегезгә тиешлесен сайлап алыгыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы эшләдегез.

Өй эше:

  1. 18 бит, 3нче күнегү. Предметларның  төрле билгеләрен белдергән төркемнәргә бишәр сыйфат уйлап яз

1. Сыйфатлар кулланып  “Безнең сыйныф”темасына кечкенә хикәя языгыз                           9-10 җөмлә)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һәркем бәхетле булырга хаклы"

Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...