Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_rus_torkeme_4.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Татар теле                  

Сыйныф

3 в

Үткәрү датасы

18.01.2016

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

-Катнаш дәрес

+

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

-Ныгыту дәресе

Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

  • проблемалы укыту

+

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

Дәрес темасы

Сыйфат сүз төркеме.

Максат

Укучыларның сыйфат сүз төркемен, яңа өйрәнелгән материалны язма һәм сөйләм телендә куллана белүләре.

Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар предметның билгесен белдергән сүзләрнең мәгънәләрен һәм сорауларын белергә тиеш.

Төп терминнар

сыйфат, нинди?

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе

Ирешеләчәк нәтиҗәр

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- сыйфат тәшенчәсен белү һәм сорауларын дөрес әйтү

- сыйфатларны җөмләдә дөрес файдалану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру;

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү;

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

+

Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Эш дәфтәре: Гыйниятуллина Л.А., Хәйдарова  Р.З. Татар теленнән эш дәфтәре (Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен)

Индивидуаль (дифференциаль) эш

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-күрсәтмәлелек

Дәресне оештыру структурасы

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

Эш дәфтәре

Дәреслек

презентация

Өй эшен тикшерергә тәкъдим итә.

Укытучы презентациядәге  рәсемнәрне карарга, предметларга хас билгеләрне әйтеп чыгарга тәкъдим итә.

Укытучы сорау бирә: Укучылар без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укытучы янәдән сыйфатлар белән эшләүләрен нәтиҗәли.

Укучылар өй эшен тикшерәләр.

Укучылар күнегү белән эшлиләр.

Укучылар алда алган белемнәргә нигезләнеп, беренчел нәтиҗәләр ясыйлар.(Сүзләр телдә төремнәргә бүленәләр:бер төркем предметлар- предметларны атыйлар, алар- исемнәр:агач, болын, икенчеләре предметларның билгеләрен белдерә: биек, яшел, кызыл.

регулятив УУГ,

танып - белү УУГ

3.Аңлату

Укытучы дәреслектән 12 нче биттәге 4 нче күнегү белән мөстәкыйль рәвештә танышырга тәкъдим итә.

Нәтиҗә ясауны сорый.

Презентациядәгне күнегү белән эшләргә тәкъдим итә.

Укучылар дщреслек белән эшлиләр.

Укучылар алда алган белемнәргә нигезләнеп, беренчел нәтиҗәләр ясыйлар.(Сүзләр телдә төремнәргә бүленәләр:бер төркем предметлар- предметларны атыйлар, алар- исемнәр:агач, болын, икенчеләре предметларның билгеләрен белдерә: биек, яшел, кызыл.

регулятив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Дәреслек

презентация

Укытучы дәреслектәге 5 нче күнегүне (12 бит) эшләүне тәкъдим итә.

Укучылар күнегүне үтиләр.

шәхескә кагылышлы УУГ

танып - белү УУГ

5.Динамик пауза

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Менә минем уң кулым,       

Менә минем сул кулым,         

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Укучылар хәрәкәтләрне үтиләр.

коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Укытучы укучыларны бер-берсен мактарга тәкъдим итә. (ким дигәндә икешәр матур сыйфат әйтергә- Майя – сөйкемле, тәрбияле)

Укучылар бер-берсен мактыйлар.

коммуникатив УУГ

шәхескә кагылышлы УУГ

7.Йомгак

Дәреслек

презентация

Укытучы укучылардан сыйфатларның сөйләмдәге роле хакында сорый?

Укытучы эш дәфтәреннән 3 нче күнегүне (35 бит)  үтәргә куша.

Укучылар җавап бирәләр, күнегүне үтиләр.

танып - белү УУГ

регулятив УУГ

Рефлексия

Карточкалар

Укытучы карточкалар ярдәмендә үз фикерләрен җиткерергә  тәкъдим итә. (кызыл карточканы- “Миңа бик авыр булды һәм мин бернәрсә дә аңламадым” дигән укучылар күтәрә. Сары карточканы- “Миңа авыр булды, ләкин мин күп әйберне аңладым һәм нәтиҗәләр ясадым” дигәннәр, яшел карточканы- “Миңа авыр булмады, мин барысын да җиңел аңладым” диючеләр күтәрә)

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

коммуникатив УУГ

Өй эше.

Дәреслек

Эш дәфтәре

Өйгә укытучы альтернатив өй эше бирә.

1 в. Язмача дәреслектән 6 нчы күнегүне (13 бит) үтәргә куша.

2 в. Язмача дәреслектән 6 нчы күнегүне (13 бит) һәм эш дәфтәреннән 1,2 нче күнегүләрне (35 бит) ясауларын тәкъдим итә.

Өйгә эшне язып алалар.

коммуникатив УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәмее" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүрть...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...