11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
рабочая программа (11 класс) по теме

Талипова Эльвира Ахтямовна

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11нче сыйныф эш программасы211.5 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасы

Сыйныф: 11 нче . Сәгать саны: атнага – 2, елына – 68 сәгать.

Аңлатма язуы

Әдәбият буенча (11 нче сыйныф) эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Мәктәп укыту планында әдәб. дәресе атнага 2 сәг. исәбеннән каралган, ә программа – 3 сәг. исәбеннән төзелгән. Шуңа күрә язучыларның әсәрләрен өйрәнү өлешчә кыскартылды. И.Юзеев, Р.Батулла иҗаты дәреслектә бирелмәү сәбәпле (9 нчы сыйныфта өйрәнелде), планда аларның иҗатын өйрәнү каралмады.

Рус мәктәбенең 11 нче сыйныфы татар төркемнәрендә әдәбият укытуның төп максатлары:

1. Әдәби әсәрләргә таянып, иң яхшы сүз сәнгате үрнәкләрендә урын алган вакыйга-күренешләр аша татар халкы тормышы белән танышу, аның яшәешенә, төп проблемаларына, рухи дөньясына кагылышлы материалларны өйрәнү.

2. Мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрне анализларга, аны бәяләргә өйрәтү.

Төп бурычлар.

1. Укучыларның татар әдәби теле нормалары үзләштерүләренә, текстны аңлап, төрле темаларга иркен сөйләшүләренә ирешү.

2. Күренекле язучыларның иҗатын, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы турында мәгълүматлар бирү.

4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка,туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, шулай ук эстетик, этик һәм хезмәт тәрбиясе бирү.

Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә

(уку елы башына)

1. Халык авыз иҗатының барлык жанрлары турында аңлатма бирә белү.

2. Урта гасырдан алып, 1917 елга кадәр иҗат иткән әдипләрнең тормыш юлы, иҗаты турында аңлата һәм бәя бирә белү.

3. Татар әдәбиятының төрле чорларына характеристика бирә белү.

4. Әдәби төрләр, аларның жанрларына билгеләмә бирә белү.

5. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, төзелешен (тема, сюжет, композиция, идея, образлар системасы) анализлый белү.

6. Әдәбият теориясе буенча материалларны тирәнтен белү.

7. Сурәтләү чаралары һәм алымнары турында белү.

8. Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.

 

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре
(уку елы ахырына)

1. Укылган әсәр буенча әңгәмәдә катнаша, фикереңне белдерә алу.

2. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау, сөйләмдә җәенке, гади җөмләләрдән дөрес һәм урынлы файдалану.

3. Әсәр сюжетын сөйләп бирә, аның төзелеше буенча “хәтер картасы” төзи белү.

4. Сурәтләү чараларыннан дөрес файдаланып, лирик һәм эпик, драма, лиро-эпик әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.

5. Әсәргә объектив бәя бирә белү, теләсә кайсы әсәрне анализлый, аңа рецензия яки аннотация яза белү.


11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәбияттан киңәйтелгән календарь-тематик план

(68 сәгать, атнага 2 сәгать исәбеннән).

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә бәяләмә яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төрләре, үлчәмнәре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1.

Гражданнар сугышы чоры һәм 20нче еллар әдәбияты.

1

Яңа материал аңлату

Лекция һәм аны укытучы сөйләмен конспектлау (тезислар)

Бу чорда әдәбият үсешенә хас үзенчәлекләр, чорга характеристика бирә белү.

Тезислы конспект буенча уку.

2.

3.   4.

5.

Г.Ибраһимов

иҗатына күзәтү ясау.

“Казакъкызы” романы.          Образлар системасы. “Казакъ кызы” романында иҗтимагый каршылыкларның бирелеше.        

1

1

1

1

Яңа материал аңлату.

Яңа материал аңлату.

Лекция һәм тезислап яздыру.

Таблица төзү, конспектлау.

Романның сюҗет төзелеше белән танышу.

Әдипнең иҗаты турында мәгълүматлы булу.

Романның ике сюжет сызыгы буенча эчтәлеген , идея-тематикасын, төп образлар системасын белү.

Конспект буенча әзерләнү.

Карлыгач-Сылу образына характеристика.

6.

К.Тинчурин иҗатына күзәтү ясау.  Драма жанры.

1

Кереш дәрес

Әңгәмә, чыганаклар белән эшләү (Р.Батулла истәлекләре, З.Тинчурина һәм К.Тинчурин язмышы).

К.Тинчурин иҗаты турында белү, аның исемендәге театр турында мәгълүматлы булу.

Авторның иҗаты турында фикер алышырга әзерләнү.“Сүнгән йолдызлар” драмасын укып килү.

7.

Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы

 1

Әдәби әсәр өйрәнү дәресе.

Сәнгатьле уку, фикер алышу: сюжет, композиция, образлар системасы.

Сәрвәр һәм Исмәгыйль образлары ни белән аерыла, охшаш яклары бармы?

Әсәрне яхшы белү, тема һәм идеясен, образлар системасын ачык аңлау.

Надир образына характеристика бирү.

 8.

Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасындагы төп тема һәм аның образлар аша үзенчәлекле бирелеше.

 1

Әсәрне анализ-лау дәресе.

Эвристик әңгәмә, һәр баланың фикерен дәлилләп әйтүенә ирешү, чагыштырулар һәм гомумиләштерү аша төп нәтиҗәне чыгару.

Автор бәхетле булу проблемасын хәл итү юлларын күрсәтәме?

Образларга дөрес бәя бирү, автор җиткерергә теләгән фикерне аңларга тырышу.

Төп образларга характеристика бирү.

 9.

“Надир мәхдүмнең мәхәббәтенә сезнең мөнәсәбәтегез”темасына инша.

 1

Сөйләм үстерү дәресе.

Өйрәнелгән әсәрне контроль тикшерү.

Логик фикерләү эзлеклелеге һәм үз фикереңең дөреслегенә ышандыра белү.

Иншаны акка күчереп бетерү.

 10.

Һ.Такташ иҗаты һәм тормыш юлы.

 1

Кереш дәрес.

Элек белгәннәргә таянып, Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү (әңгәмә), яңа мәгълүмат белән тулыландыру (лекция), яңа чыганаклар белән таныштыру.

Һ.Такташ иҗатын яхшы өйрәнү, биографиясен тулысынча һәм төгәл белү. Аның хакындаР. Батулла төзегән “Такташ” китабыннан уку.

Һ. Такташ иҗатының төп чорларын план-конспект рәвешендә язып кую.

11.

“Мәхәббәт тәүбәсе”поэма-сы. Әсәрнең темасы һәм идеясе.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Сәнгатьле уку, образлар турында фикер алышу. Сурәтләү чаралары – символлар, чагыштыруларның ролен ачыклау.

Әсәрнең актуальлеге нәрсәдә?

Әсәрнең сюжетын, идея-тематикасын, төп проблемаларын, образлар системасын аңлата белү.

 Зөбәйдә образына характеристика.

12.

Поэманы анализлау.

 1

Әдәби әсәрне анализ-лау.

Әңгәмәдә һәр укучы катнаша, фикер алышу вакытында аны тормыштагы мисалларга таянып раслау зарур.

Лирик герой төшенчәсен аңлатыгыз.

Лирик геройның вакыйгаларга мөнәсәбәте. Проблемаларны сәнгатьчә ачуда символларның (ай, җил) роле.

Өзекне яттан сөйләү.

13.

Б.С.Ү. “Поэма геройлары һәм хәзерге чор яшьләре, аларның проблемалары” темасы буенча диспут.

 1

Сөйләм үстерү дәресе.

Куелган сораулар буенча фикер алышу, бәхәсләшү, нәтиҗәләр ясау.

Зөбәйдәнең ялгышы нәрсәдә, ул кабул иткән карар дөресме?

Поэманы һәм анда чагылыш тапкан проблемаларны аңлау, объектив бәя бирә алу.

 Укып, сөйләргә әзерләнергә.

14.

30 нчы еллар әдәбиятына күзәтү.

 1

Кереш дәрес

Тарихка күзәтү. Лекция һәм аны тезислап конспектлаштыру.

30 нчы еллар әдәбиятының прогрессив яклары бармы?

Чорга тулы характеристика, аның төп үзенчәлекләрен аңлата белү.

Конспект буенча сөйләргә әзерләнү.

15.

 Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты

  1

Яңа материал аңлату.

Конспектлаштыру, алдагы сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү. Төрле чыганакларга таянып, язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу.

Татар әдәбияты өчен Г. Кутуй иҗатының әһәмиятле икәнен аңлау.

 Сөйләргә әзерләнергә.

16.

Гадел Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар” әсәре белән танышу.

 1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу.

Җидегәнчеләр кемнәр алар?

Әсәрдәге идеология белән чынбарлыкны аера белү.

 Укып сөйләргә әзерләнү.

17.

“Тапшырылмаган хатлар” әсәредәге төп образлар.

 1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.

Бер укучы сюжеты белән таныштыра, аерым өзекләр укыла, геройлар белән таныштырыла.        

Бу әсәргә бәя бирә, тәрбияви һәм әхлакый кыйммәтен, актуальлеген күрсәтә белү.

Төп образларга характеристика бирергә әзерләнү.

18.

Әсәргә анализ ясау.

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау дәресе.

Куелган сораулар буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Әсәрне яхшы белү, тормыш мәгънәсе турында уйлану, кеше характерындагы уңай һәм кире якларга бәяләргә өйрәнү.

Әсәрне үзеңчә дәвам ит, фикерләреңне язып куй.

19.

Б.С.Ү. Гаиләдә хатын-кызның роле. Фикер алышу.

 1

Сөйләм үстерү дәресе.

Куелган сораулар буенча бәхәсләшкәндә, фикерләрне дәлилләү, тормыштан мисаллар китерү, нәтиҗәләр ясау.

Контроль сорау: бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәт дөрес билгеләнәме?

Гаилә кору проблемасын һәр яклап дөрес аңлау, югары әхлак нормалары турында белү, аларны үтәү.

Сыйныфтан тыш уку дәресенә әзерләнү.

20.

40-50 нче еллар әдәбияты.

 1

Яңа материал аңлату.

Лекция: чорга характеристка бирү, тезислы конспект төзү.

Бу чорның үзенчәлекләре, чор әдипләре иҗатына хас үзенчәлекләр.

Конспект буенча әзерләнү.

21.

М.Җәлил. Фронттагы һәм әсирлектәге иҗаты.

 1

Кереш дәрес.

Р.Мостафин һ.б. истәлекләренә таянып, шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру.

Биографиясе буенча сораулар бирү һәм элек белгәннәрне искә төшерү.

Җәлил иҗатының төп чорлары һәм үзенчәлекләре, “Моабит дәфтәрләре”нең рухи һәм иҗтимагый кыйммәте.

118 нче бит, укып, сөйләргә әзерләнү.

22.

“Тупчы анты”, “Моабит дәфтәрләре”. Берничә шигырьгә анализ ясау.

 1

Әдәби әсәргә анализ.

Укытучы белән бергә үрнәк анализ ясагач, укчылар ике шигырьгә (сайлап алу ирекле) мөстәкыйль анализ ясыйлар, нәтиҗәләр ясала.

“Кошчык” шигырен яттан белү.

Поэзия әсәрләренә анализ ясау үрнәкләрен истә калдыру.

Сыйныфтан тыш укуга әзерләнү.

23.

Ф. Кәримнең фаҗигале тормыш юлы.

 1

Яңа материал аңлату.

Язучының иҗаты, биографиясе белән танышу.

Шагыйрь, аның иҗаты турында белү.

Шигырьне яттан өйрәнү.

24.

Ф. Кәрим. “Разветчик язмалары”.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Әсәр белән танышу, сораулар һәм биремнәр өстендә эшләү.

Үз-үзеңдә кыюлык, батырлык, патриотизм сыйфатлары тәрбияләү.

140нче бит, укып, сөйләргә әзерләнү.

25

1960-2000 еллар әдәбияты. Поэзия.

 1

Катнаш дәрес.

Өйдә ятланган шигырьне сөйләтү. Яңа чор поэзиясе белән таныштыру, конспектлау.

Бу чорның төп үзенчәлекләрен, шагыйрьләр һәм алар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү.

Конспект буенча сөйләргә өйрәнү.

26.

Г.Афзалның “Өф-өф итеп”, “Мыек борам” шигырьләрен анализлау.

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Сатирик шигырьгә анализ ясау үрнәге бирелә, бирелгән шигырьләргә анализ ясап, нәтиҗәләр чыгарыла.

Нәрсә ул сатира?

Авторның юмор. һәм сатирик шигырьләренең кыйммәте.

150 биттәге язмаларны укып, сөйләргә әзерләнү.

27.

Зөлфәт иҗатына кыскача күзәтү ясау.

 1

Катнаш дәрес.

Өй эше тикшерелә. Зөлфәт иҗатына кыскача бәя бирелә, “Тылсым”, “Дүрт җыр”шигырьләре анализлана.

Зөлфәт иҗатына хас үзенчәлекләр.

156 бит, иҗаты белән танышу.

28.

Р. Харис иҗатына күзәтү. “Кеше кайчан матур?”

   1

Белемне гамәлдә куллану.

Шагыйрьнең әдәби, иҗтимагый, сәяси эшчәнлеге белән тулырак таныштыру, лирик шигырьләрне мөст. анализлау.

Контроль сорау: шагыйрьнең дәүләт бүләкләре, алар ни өчен бирелде?

Шагыйрьнең иҗат мәйданын, аның үзенчәлекләрен яхшы белү. Лирик шигырь анализлау күнекмәләрен ныгыту

160 бит, укып, сөйләргә өйрәнү.

29.

Х.Туфан. Тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

 1

Кереш дәрес.

Биографиясе белән укучы таныштыра, укытучы тулыландыра, иҗатына күзәтү ясала.

Биографиясен һәм иҗатын – сөрген һәм 1956 елдан соңгы , яшь шагыйрьләр тәрбияләүдәге ролен белү.

“Әйткән идең” шигыренә анализ ясау.

30.

“Агыла да болыт агыла”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” шигырьләренә анализ ясау.

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Өйгә биргән шигырь анализы тикшерелә, беренче шигырьне бергә, икенчесе мөст. рәвештә анализлана. Тикшереп, нәтиҗә ясала.

Контроль сорау: мәхәббәт лирикасына караган шигырьләрен беләсезме?

Шагыйрь иҗатының өч чорын да яхшы белү. Аның татар шигъриятенә керткән роле.

Х.Туфан турындагы истәлекләрне уку, берсен сөйләргә өйрәнү. (Р.Батулла төзегән “Туфан” китабыннан).

31.

С.Хәким иҗатына күзәтү ясау. “Башка берни дә кирәкми” шиг.-нә анализ ясау.

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Өй эшен тикшерү. Истәлекләр уку, иҗатына хас тематикасы, шигырьләре турында сөйләү.

С.Хәкимнең туган як җырчысы дип аталуын расларга тырышу, шигырьләренә язылган җырлар белән танышу.

“Сагыну” шигыренә анализ ясау.

32.

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Яздан аерып булмый Тукайны!”

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Шагыйрь иҗатына хас үзенчәлекләр, аның иҗтимагый эшчәнлеге турында әңгәмә . Шигырьгә бергәләп анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Шагыйрь нинди журналның баш мөхәррире?

Шагыйрьнең тормыш фәлсәфәсе, язу стиле, ул кулланган сурәтләү чаралары турында белү.

“Якты моң”га анализ ясау.

33.

Р.Гаташ иҗаты. “Ирләр булыйк!” шигыренә анализ ясау.

 1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Өй эшен тикшерү. Р.Гаташ, аның иҗаты турында әңгәмә: шәркый шигъри алымнар.

Газәл нәрсә ул?

Р.Гаташның мәхәббәт җырчысы булуын, әсәрләренең тематикасын, аларның төп үзенчәлекләрен белү.

“Укытучы” шигырен укып, фикереңне язмача белдерү.

34.

1960-2000 еллар прозасы.

 1

Яңа тема аңлату.

Үткән өй эше җыеп алына. Чорга күзәтү ясау. Лекция тезислап язып барыла.

Контроль сорау: хәзерге чорда иң әһәмиятле әдәби басмаларны беләсезме?

Чорның төп үзенчәлекләре. Әдәбиятны кулларында тоткан әдипләр, аларның иҗатлары.

186-188 битләрдән һәм конспекттан укып өйрәнергә.

35.

Ф.Хөсни. Тормыш юлы һәм иҗаты.

 1

 

Яңа материал аңлату.

Дәреслектә бирелгән материал белән танышу, укытучы тулыландыра, иҗатына күзәтү ясала.

Ф.Хөсни кузгаткан проблемаларның әһәмиятен, әсәрнең төп кыйммәтен, кеше язмышының ил сәясәтенә бәйле булуын аңлау.

208нче бит, укып сөйләргә өйрәнергә.

36.

Ф.Хөсни. “Утызынчы ел” романы.

Әдәби әсәр анализ-лау дәресе.

Сюжеты белән таныштыру, укучылар укыган өзекне сөйләтү, геройлар турында сөйләшү.            

Бу чорда авыл халкының тормышы, авыр язмышы, геройлар алдында торган проблемаларга бәя бирү.

Геройларга характеристика бирү. Сорауларга җаваплар әзерләп килергә. 206нчы бит.

37.

И.Гази иҗаты. “Онытылмас еллар”трилогиясенә күзәтү ясау.

 1

Әдәби әсәр өйрәнү дәресе.

Язма өй эшен җыеп алу. Трилогиянең сюжеты белән таныштыру.

Ил һәм кешеләр язмышының әсәрдә чагылышы, проблемаларның чишелешен аңлау.

Ул чор вәзгыятенә бәя бирү.

38.

Шәрифҗан һәм Хәлим образларына характеристи-ка.

 1

Сөйләм үстерү дәресе.

Укучылардан өй эшен сорау. Сорауларга таянып, ике геройга чагыштырма характеристика бирдерү.

Рев.-я тудырган яңа кеше образы, илдә кылынган гамәлләрнең кешеләр тормышына уңай һәм кире тәэсире.

231 биттәге сорауларга җаваплар әзерләү.

39.

М.Хәсәнов. “Язгы аҗаган” романы.

 1

Кереш дәрес.

Өй эшен тикшерү. Романның өч сюжет сызыгы белән таныштыру. Тактада язылган мәгълүматларны язып алу.

Иргали, Гази-Гөлүсә язмышларының ил сәясәтенә бәйле булуын аңларга.

Сюжет сызыклары буенча сөйләргә әзерләнү.

40.

Иргали – хезмәт кешесе.

 1

Катнаш дәрес.

Өй эшен тикшерү. Иргали турындагы өзекләрне уку, аның язмышына бәя бирдерү.

Сорау: ни өчен Иргали тормышта югалып калмый?

Иргалинең бәхет өчен көрәше, аның төп нәтиҗәләре турында.

Иргали образына характеристика бирү.

41.

Гази һәм Гөлүсә язмышы.

 1

Катнаш дәрес.

Өй эшен тикшерү. Ике геройның матур мәхәббәте сурәтләнгән өзекләрне уку, әңгәмә үткәрү.

Газиның төп хезмәте, тормышы  Гөлүсә һәм ил язмышы белән бәйле булуын аңлау.

Гази образына характеристика бирү.

42.

Б.С.Ү. “Гази һәм Гөлүсә мәхәббәтенең гүзәллеге һәм фаҗигасе нәрсәдә?”

 1

Диспут

Сораулар тәкъдим ителә һәм тема ачылганчы, чыгышлар ясала, нәтиҗәләр чыгарыла.

Репрессия еллары һәм нәтиҗәләре турында белү.

Сорауга язмача җавап бирергә: романның төп кыйммәте нәрсәдә?

43.

Ә.Еникинең тормыш юлы. “Әйтелмәгән васыять”.

 1

Кереш дәрес.

Әсәр белән таныштыру. Куелган проблема буенча әңгәмә, шагыйрь образы аша Ана турында сөйләшү, аңа бәяләмә бирү, төп фикерләрне конспектлау.

Әсәрнең идея-тематикасын, төп проблемалар, аларның әһәмиятен, буыннар бәйләнеше зарурлыгын аңлау.

266 бит, әдипнең иҗаты. Укытучы сайтыннан уку.

44.

Балалар һәм ана проблемасы.

 1

Әсәрне анализ-лау. Диспут.

Фикерләрне раслау,нәтиҗә ясау.

Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Балаларның төп ялгышы нидә?

Сорауга дәлилле җавап язу.

45.

Акъәбинең кичерешләре. Б.С.Ү.

 1

Әсәрне анализ-лау.

әңгәмә дәреслектән  Акъәбинең кичерешләре сурәтләгән урыннарны табу.

Гореф-гадәтләрне саклау, туганлык җепләренең изгелеген аңлау.

Автор шагыйрь образы аша ни әйтергә тели? Язма җавап.

46.

Д.Т.У. Нәсер. “Мәк чәчәге”

 1

Дәрестән тыш уку дәресе.

Әңгәмә.

Сорауларга җавап.

Сугыш афәте турында аңлаганны  язып килү.

47.

М.Мәһдиев иҗаты.

“Бәхилләшү”.

 1

Кереш дәрес.

Укытучы сөйләме, конспектлау, әңгәмә.

Язучының иҗат үзенчәлекләре.

Замандашлары истәлекләре белән танышу.

48.

Исламгали агай  хикәясе.

 1

Әсәрне анализ-лау.

Өзекләрне уку, әңгәмә.

Сугыш чоры геройларының рухи кыйммәтләре.

Өзекне кыскача сөйләргә әзерләнү.

49.

Фәләхетдин язмышы.

 1

Катнаш дәрес.

Өй эшен тикшерү, өзекләрне уку, әңгәмә, нәтиҗә ясау.

Геройның эчке дөньясы, туган илне сагыну темасының әһәмияте.

Геройга характеристика.

50.

Б.С.Ү. Мәһдиев иҗатында авыл темасы һәм язмышы.

1

Сөйләм үстерү.

Укылган әсәрләрне барлау, сораулар буенча әңгәмә.

Мәһдиев әсәрләренең төп кыйммәте нәрсәдә?

Язучының төрле әсәрләре б-н танышу һәм аның иҗат стиле турында аңлау.

318-320нче битләрне уку, резюме чыгару.

51.

Н.Фәттах иҗаты. Тарихи романнарына күзәтү ясау.

 1

Кереш дәрес.

Лекция һәм кыскача конспект төзү.

“Сызгыра торган уклар”, “Итил суы ака торур”романнарының кыйммәте, язучы иҗатының үзенчәлеге.

Конспект буенча уку.

52.

53.

Болгарның дәүләт булып оешуы. Алмыш хан – тарихи шәхес.

 1

Катнаш дәрес.

Үткән дәрес ма-териалын тикше-рү, сораулар буен-ча әңгәмә бары-шында өзекләрдән мисаллар б-н ны-гыту. Алмыш хан образын чагыл-дырган өзекләрне уку,әңгәмә үткәрү.

Болгарда Ислам дине кабул ителү.

Төп образлар системасына бәя бирү. Болгарның бу чоры турында белү, халык тормышына Ибн Фадлан истәлекләре.

Тарихи роман жанры турында уку һәм аңлату.

54.55.

Мөсәгыйт Хәбибуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

“Атилла” романының идея-эчтәлеге.

 

Әсәрне анализ-лау.

Укытучы сөйләме, конспектлау, әңгәмә. Әсәр белән таныштыру.

Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. “Атилла”әсәренең эчтәлеген аңлау.

354нче бит, укып сөйләргә өйрәнергә. Сорауларга җавап әзерләргә.

56.

1960-2000нче еллар драматургиясе.

 1

Кереш дәрес

Лекция һәм кыскача конспект төзү.

1960-2000нче еллар драматургиясе турында мәгълүматлы булу.

384-394нче битләр укырга.

57.

Х. Вахит “Беренче мәхәббәт” др. Драманы анализлау

 1

Әсәрне анализ-лау

Авторның иҗаты белән танышу, драманы роль Сораулар буенча әңгәмә, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

Драманың төзелеше, идея-тематикасы..Яшьләр темасы, ата-ана җаваплылыгы.

395 нче биттән укып, сорауларга җавап.

58.

59.

Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.

“Үзебез сайлаган язмыш”.

 1

1

Кереш дәрес.

Әдәби әсәр өйрәнү дәресе.

Әңгәмә, фикерләр әйтелә, чыгышлар тыңлана, нәтиҗәләр ясала.

Укытучы... Кем ул?

Төп проблеманың куелышы, характерлар төрлелеге.

Үзебез сайлаган язмыш”пьесасын да мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше.

Тоткан кыйблаң дөресме? Җавап әзерләү.

424-428 нче биттән укып, сорауларга җавап.

60.

Балалар әдәбияты.

1

Яңа тема аңлату.

Укытучы сөйләме, конспектлау, әңгәмә.

Шагыйрьләр һәм алар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү.

433нче бит, сораулар һәм биремнәр.

61.

Җ.Тәрҗема- нов  “Әнием тәсбихы”.

 1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү, әсәрне анализлау.

Әхлак тәрбиясе, кешелеклелек кыйммәтләре.

Башка әсәрләрен уку.

62.

Х. Халиков иҗаты.

 1

Яңа тема аңлату.

Иҗаты белән таныштыру.

Иҗат үзенчәлеклә- рен бәяләү.

437нче биттән уку.

63.

64.

Җ. Дәрзаман,

Ш. Галиев иҗатлары.

 1

 1

Яңа темага анализ ясау.

Иҗатлары белән танышу, әңгәмә, нәтиҗәләр ясау.

Иҗат үзенчәлекләре, ли- рика, юмор-сати – ра, сурәтләү чара –лары.

Ш.Галиев шигырьләрен уку (1 нче том).

65.

Р. Миңнуллин иҗаты.

 1

Күзәтү дәресе.

Әңгәмә, шигырь- ләрен уку.

Балачак матурлы- гын күзаллау.

451, сорауларга җавап әзерләү.

66.

Әдәби тән -  кыйть

 1

Фәнни- әдәби тәнкыйть дәресе.

Лекция.

Ф.Мусин эш-  чәнлеге тур.

Әдәб. теориясе һәм тәнкыйть

452-457 нче бит укырга.

67.

Гомуми кабатлау

 1

Кабатлау дәресе

Темалар, әдәбият теориясе.

Сорауларга җавап.

68.

Йомгаклау .

1

Йомгак-лау дәресе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...

8 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан эш программасы

Кулланыр өчен эш программасы тәкъдим итәм...

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасына календарь-тематик план

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасына календарь-тематик план...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...


 

Комментарии

Хайруллина Рамзия Миргазияновна

Эш программасы игътибарга лаек! Ләкин стандарттагы әсәрләрегез күренми. Хәзер эш программаларын стандарттагы әсәрләр булуына карап тикшерәләр.Уңышлар Сезгә.