Талипова Эльвира Ахтямовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Изучение родного языка

Увлечения: Танцы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Альметьевск

Место работы: МАОУ "СОШ№16" г.Альметьевска

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/talipova-elvira-akhtyamovna
Кешеләр үз-үзләре белән шул кадәр мәшгуль ки, аларның әйләнә - тирәдәгеләрне күрергә һәм аларга гадел бәя бирергә вакытлары җитми. Әнә шуңа күрә дә күп кенә яхшы сыйфатларга ия булып та артык тыйнак булганнар еш кына күләгәдә кала.
Лабрюйер, француз язучысы.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда төп бурычларымның берсе - иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру. Әзер белем бирүгә корылган традицион аңлату методикасыннан аермалы буларак, иҗади сәләтне үстерүгә күчү куелган проблеманы чишүдә дәлилләр китерү, уку максатын һәм мәсьәләсен укучыларның үзләреннән куйдыру, фикерләүнең гомуми ысулларын үзләштерү, фикер йөртү үсешенең механизмын булдырудан гыйбарәт.

О себе

Һәр дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар файдаланам, өй эшен дә укучыларның белемлелек  дәрәҗәсен искә алып, вариантлап эзерлим һәм биремнәрне даими үтәп йөрүгә нык игътибар итәм. Минем төп максатымның берсе: халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, сәнгатен укучыларга җиткерү.

Тормышым- намуслы хезмәтем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма ләкин телгә телне,
Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер.

 

Мой взгляд на мир

Кешенең өч файдалы һәм өч зарарлы дусты бар. Файдалы дуслар- турылыклы дус, эчкерсез дус һәм күпне белә торган дус. Зарарлы дуслар- икейөзле дус, ялагай дус һәм сер тотмас дус.                                                                                                                                         

   Конфуций, борынгы кытай фикер иясе.

Моё портфолио

Белем һәм тәрбия бирүдә үстерешле укыту технологиясе кулланам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану укучылар белән заман таләпләренә җавап бирә торган технологик дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итә, һәм авыр темаларны өйрәнүне дә күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларга тирән белем бирү, ул белемне тормышта кулланырга өйрәтү- һәр укытучының бурычы.

Добавить грамоту в портфолио