5нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәбияттан дәрес планы
методическая разработка (5 класс) на тему

Талипова Эльвира Ахтямовна

 Гадел Кутуйның : “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча дәрес планы.“Әгәр мин тылсымчы булсам...” темасы өстендә эшләүне дәвам итү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5nche_syynyf_rus_torkeme.docx22.93 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә технологик карта
Ф.И.О. Талипова Эльвира   Әхтәм кызы               Предмет: татар әдәбияты            Сыйныф: 5нче сыйныфның рус төркеме

Тема

“Әгәр мин тылсымчы булсам...” темасы өстендә эшләүне дәвам итү. Гадел Кутуйның : “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча.

Максат

Метапредмет – укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.                                                Предмет – “Рөстәм маҗаралары” әсәрен өйрәнүне дәвам итү өстендә эш алып бару.                                                   Шәхескә кагылышлы –укучыларны тормышта батыр булырга өйрәтү, китапларга хөрмәт уяту.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирү; укучыларның сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Холык, тәэсир итте, баш әйләндергән, хис кылды.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә тирә дөнья, татар әдәбияты 

Эшне оештыру төрләре

Индивидуаль, күмәк һәм күрсәтмәлелек белән әш.

Чыганаклар

Дәреслек: Мотугиллина Ә.Р., Ханнанова Р.Г., Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5нче сыйныф, 2нче кисәк , “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2014. , проектор.

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру моменты

Белемнәрне актуальләштерү

 Яңа белемнәрне үзләштерү

Яңа белемнәрне ныгыту

Рефлексия

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. 

 - Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар әдәбияты дәресен башлап җибәрик.

1. Биогрфия буенча сораулар бирү.       2.“Әби әкияте”өлешенең эчтәлеген сөйләргә.

Укучыларның белемнәрен активлаштыра

1)Әңгәмә оештыру.

- Сез нәрсәләр турында китаплар укырга яратасыз?

-Ни өчен?

-Сезгә фантастик китаплар ошыймы?

Уку мәсьәләсен кую.

- Әйе, балалар, димәк бүген без Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән әсәре турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез.

1)Сүзлек белән эш.

2)11 нче биттәге сүзләрне уку

3)укытучының үрнәк укуы

4)авыр сүзләрне кабатлату

5)укытучы русча әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

Сорауларга җавап алу

  Дәреслекнең 11-12 нче битен ачыгыз сорауларга җавап бирәбез.

1.Кабатлау.

1)Укучыларга сораулар бирелә.

-Рөстәм нинди геройлар турында китаплар укый?

-Алар сезгә танышмы?

2) “Хаталарны төзәт!” уены. Текст буенча җөмләләр әйтелә, хаталар булса, дөресләп әйтәләр.

А) Рөстәмнең дәү әтисе килде.

Б) Әбисе Рөстәмгә җыр җырлап күрсәтте.

В) Рөстәм этләр турында китаплар укый.

Г)Рөстәм китапханәгә йөрми башлады.

2.Бәяләү.

Билгеләр кую

3.Өй эше бирү.

1)“Рөстәм маҗаралары” әсәренең икенче бүлеген укырга.

2) “Минем хыялым” дигән темага рәсем ясарга яки сочинение язарга.

Сыйныф эшкә әзерләнә(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар) 

1. Биогрфия буенча сорауларга җавап  бирәләр.                                                  2.“Әби әкияте”өлешенең эчтәлеген сөйлиләр.

Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар.

11 нче биттәге сүзләрне уку

-авыр сүзләрне кабатлау

-укытучы русча әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә

-әсәрнең бирелгән өзеген чылбырлап уку

Сорауларга җавап бирү.

   Дәреслекнең 11-12 нче битен ачып сорауларга җавап бирәләр.

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар,  өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

(Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре

(Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру

Ш) Укуга матив булдыру

(Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү

(К) Дөрес әйтелеше өстендә эшләү

(Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау.

(Ш) Халыклар дуслыгын аңлый белү.

Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару

(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишү

юлларын эзләү

(Ш)  Үз тәҗрибәсеннән чыгып текст буенча хикәя төзү

(Т.б) Төп төшенчәләрне аера белү.

(К) Сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру, монологик сөйләм

 

(Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау

(Ш) Үзбәя

(Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

"Мин булышырга яратам" . 5нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәреснең план-конспекты.

Р.З. Хәйдәрованың  5 сыйныф "Татар теле"  дәреслеге буенча  төзелгән дәреснең план- конспекты....

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес планы

4 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан тыш тәрҗемә әсәрләр дә өйрәнелә. Бу әсәрләрне өйрәнгәннән соң, йомгаклау дәресе үткәрелә. Бу дәрес викторина формасында әзерләнде....

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) әдәбияттан календарь-тематик план

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) әдәбияттан  календарь-тематик план...