4 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес планы
методическая разработка по теме

4 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан тыш тәрҗемә әсәрләр дә өйрәнелә. Бу әсәрләрне өйрәнгәннән соң, йомгаклау дәресе үткәрелә. Бу дәрес викторина формасында әзерләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_ukudan_dres_plany.docx849.04 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби укудан  дәрес  планы.

Укытучы: Галиева Минзифа Хәлимовна.

Сыйныф:    4 нче сыйныф (татар төркеме).

Дәрес темасы:  “Рус һәм дөньякүләм әдәбиятлары иленә сәяхәт”.

Дәрес тибы:  Белемнәрне ныгыту дәресе ( дәрес –викторина).

Җиһазлау:  язучыларның портретлары, китаплар  күргәзмәсе, презентация.

Дәреснең максатлары:

1.Гомумуку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

2.Укучыларның әдәби кызыксынуларын арттыру.

3.Укучыларның үзләрендә туган хис – тойгыларын сөйләп бирә алу күнекмәләрен камилләштерү;

4.Әсәрләрдә сурәтләнгән тормыш материалы аша  өлкәннәрне ихтирам итү, мәрхәмәтлелек, зәвыклылык  сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең барышы:

I.Дәрескә  әзерләнү.

-Исәнләшү.

-Эш урынын тәртипкә китерү.

II.Белемнәрне тигезләү.

1.Кереш әңгәмә.

- Без өйрәнгән бүлекнең исеме ничек?

- Кайсы халыклар әдәбияты үрнәкләре белән таныштык?

- Сезгә кайсы әсәр күбрәк ошады?

III.Яңа тема өйрәнү.

1.Кереш сүз. Бүген без бүлек эчендә өйрәнгән әсәрләрне  кабатлыйбыз. Ничек уйлыйсыз, бер дәрес эчендә барлык материалны ничек кабатлап өлгерергә мөмкин? Сорау – бирем  нинди булырга тиеш?

Әйдәгез минем сорауларга җавап биреп карагыз.

2.Викторина сорауларына җавап бирү.

    1.а)Бу авторларның портретлары  нинди тәртиптә килгән?(Слайд №1)

                                                                  

1.М.Твен

1. А.Пушкин

1. А.Пушкин

2.А.Пушкин

2.М.Твен

2. П.Ершов.

3.А. де Сент-Экзюпери.

3. П.Ершов.

3. А. де Сент-Экзюпери.

4.П.Ершов.

4. А. де Сент-Экзюпери.

4. М.Твен

     

  б)Алар турында сез нәрсәләр беләсез?

2.а)Аларның  әсәрләре дәреслектә  нинди тәртиптә бирелгән? (Слайд №2)

б)Бу әсәрләр нәрсә турында?

1. Канатлы ат

1. Канатлы ат

1. Нәни принц

2. Нәни принц

2. Салтан патша.... турында әкият

2. Салтан патша.... турында әкият

3. Салтан патша.... турында әкият

3. Том Сойер маҗаралары

3. Том Сойер маҗаралары

4. Том Сойер маҗаралары

4. Нәни принц

4. Канатлы ат

3. Салтан патша кайсы рәсемдә? (Слайд №3)

4. Кайсы рәсем “Нәни принц” әсәренә туры килә? (Слайд №4)

5.а)Әсәрләрнең  геройларын  таны. (Слайд №5)

   б)Алар нәрсә белән шөгыльләнә? (тексттан шул урынны табып укы)

6.Рәсемнәр кайсы әсәрләргә туры килә? (Слайд №6)

7.Бу кайсы әсәр  геройлары? (Слайд №7)

8.Бу геройларның кайсы үзен генә ярата? (Слайд №8)

9.Кайсы рәсемдәге  герой көн саен иртән үз планетасын җыештыра? (Слайд №9)

10.Кайсы рәсемдәге  герой  мәгънәсез эш башкара? (Слайд №10)

11.Бу  рәсемнәрне кем ясаган? (Слайд №11)

12.а)Бәрәннәрнең “исемнәре” ничек?  (Слайд №12)

     б)Нәни принцка кайсы бәрән күбрәк ошады?

-Бик яхшы. Геройларны танып беләсез, әсәрләрнең эчтәлеген аңлагансыз. Хәзер өй эшен тикшерергә  вакыт җитте. Һәр төркемгә әзерләнү өчен өч минут вакыт бирелә. Экскурсоводлар  әзерләнгән  текстларын кабатлыйлар.Эксперт төркеме тикшерү карточкаларын әзерли.

3.”Җанлы  скульптуралар  галереясе” төзелә.Галерея буйлап экскурсия үткәрелә.Эшләнгән эшкә бәя бирелә.

IV.Рефлексия.

1.- Дусларым, без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Без максатыбызга ирештекме?

- Нинди  кыенлыклар очрады?

- Сез аларны ничек җиңеп чыктыгыз?

- Үзегез өчен  нинди яңалык  ачтыгыз?

2. Хәзер эшләнгән эшкә бәя бирик. Сезнең алда  төрле  төстәге ике  фигура. Кем “Мин  укылган әсәрләрнең эчтәлеген  бик яхшы беләм,башкаларга да сөйли алам”, дип саный, яшел түгәрәкне ала. Кем “Мин  укылган әсәрләрнең эчтәлеген  беләм, ләкин башкаларга  матур итеп  сөйли алмыйм әле”, дип  уйлый, сары турыпочмак  ала.

- Дусларым, бу яшел,сары төстәге түгәрәкләр нәрсәгә охшаган?  Светофорда алар нәрсә турында “сөйлиләр”? Ни өчен бездә кызыл түгәрәк юк?

- Сез дәрестә  яхшы белемнәр  күрсәттегез.Мин бик шат, рәхмәт сезгә.

V. Өй эше.

1.”Бу кайсы геройның портреты” темасына викторина биреме әзерләргә.

2.Бер әсәргә рәсем - иллюстрация ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган әдәби укудан дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына уздырылган әдәби укудан дәрес планы (3 нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3 сыйныф рус группасы өчен әдәби укудан календарь-тематик план.

1.      ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һә...

"Ак яулыклы әбием". III сыйныфның татар төркемендә әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен III  сыйныфта әдәби укудан  дәрес  эшкәртмәсе....