4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы
материал (4 класс) по теме

Талипова Эльвира Ахтямовна

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx19.63 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

(4нче сыйныф,татар төркемендә татар теле дәресе.)

Талипова Эльвира Әхтәм кызы татар теле һәм әдәбият укытучысы

 Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне тирәнәйтү; сыйфатларның чагыштыру  дәрәҗәсе турында мәгълүматлы булу; сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру; туган телнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә өйрәтү, соклану хисләре тәрбияләү.

 Дидактик бурычлар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын аңлату; предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру; дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлату; практикада кулланырга өйрәтү;сөйләм телен үстерү.

 Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

 Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: инерактив такта, дәреслек, слайд-таблицалар.

Дәрес планы.

I.Оештыру  һәм уку максатын кую.

     1.Уңай психологик  халәт тудыру.

     2.Белемнәрне актуальләштерү.

     3.Үткән дәресне кабатлау, өй эшен тикшерү.

II. Яңа материалны өйрәнү.      

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

К саңгырау тартыгының г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

Физкультминутка.

Ныгытуга күнегүләр:

1)Уен «Артыгын әйт ».

2)Дәреслектәге күнегүләр.

     III. Өй эше һәм йомгаклау.    

     1.Өй эшен аңлату.

     2.Дәрескә йомгак ясау.

     3.Укучылар эшчәнлеген бәяләү.

Дәрес барышы.

Интерактив тактада 1нче слайд күрсәтелә.

I.Оештыру этабы.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез укучылар, хәерле көн!

Дәрес һәрчак  шулай башлана.

Сез алысыз бүген бишле генә -

Күңелем минем моңа ышана!

-Кәефләрегез ничек?

-Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

-Дәрестә кем юк?

                 

  2.Белемнәрне актуальләштерү.

     

-Укучылар, тәрәзәдән урамга карагыз әле. Бүген көн нинди?

Укучыларның җавабы.

-Әйе, урамда салкын, җилле көн. Салкын, җилле сүзләренә сорау куегыз.(нинди?)

Укучыларның җавабы.

-Әйе, бу сүзләр көннең нинди булуын, ягъни билгесен белдерәләр.Мондый сүзләрне сыйфат дип атыйбыз. Шулай итеп, без бүгенге дәресетә сыйфат турында алган белемнәрне тирәнәйтербез; сыйфатның дәрәҗәләрен өйрәнүне дәвам итәрбез; сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында сөйләшербез; аларны куллану күнекмәләрен булдырырбыз.

   3.Үткән дәресне кабатлау, өй эшен тикшерү.

1)Өй эше тикшерелә.

2)Сорау-җавап формасында үткән дәрес тикшерелә.

3)Укучылар тарафыннан сыфатның билгесе, сораулары әйтелгәч, интерактив тактада таблица күрсәтелә.(2нче слайд)

4)Сыйфат дәрәҗәләре турында алган белемнәр икенче таблица өстендә кабатлана.(3-4нче слайдлар)

-Укучылар алдагы дәрес материалын  яхшы үзләштергәнсез, инде сыйфат буенча яңа мәгълүматлар алырга сез әзер.

                 

                  II. Яңа материалны өйрәнү.

    1.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның ясалышы.

- Инде сыйфат белән танышуны дәвам итик. Сезнең сыйныфта малалайлар саны күбрәкме, әллә кызлар санымы?

     - Кемнең уку тизлеге барыгызныкыннан да зуррак?

- Кемнең язуы барыгызныкыннан  да  матуррак?

- Балалар, сез җавапларыгызда нинди  сыйфатлар кулландыгыз?                  ( чагыштыру  дәрәҗәсендәге сыйфатлар ).

-Сез кулланган сыфатларга нинди кушымчалар ялганган?(-рак/-рәк)

Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,- рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала.(5нче слайд)

 

    2.Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [е] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, матур-рак.

   3. К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

- Тычкан песи янында нинди була?(куркак)

- Ә куянның характеры ниндирәк? (куркаграк)

        Куркак нинди тартыкка тәмамлана? (К), ә куркаграк сүзен ничек язарбыз? (г белән)

-Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз.(6нчы слайд) (Төп дәрәҗәдә К тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к саңгырау тартыгы г яңгырау тартыгы белән чиратлаша).

    4.  Физкультминутка.

            Тиз генә барыбыз да такта янына чыгып тезелдек (8нче слайд).

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык- киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Дәресне дәвам итик.

 5.Ныгыту.

       1)Уен “Артыгын әйт”(7нчы слайд).

       2)Дәреслектәге күнегүләрне башкару.

      -Ә хәзер китапларыгыздан 181 нчы күнегүне табыгыз. Сыйфатларны кычкырып укып чыгабыз. Алар нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар (телдән әйтү).

-182нче күнегүне дә телдән эшлибез.

-183нче күнегүне карыйбыз. Бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез.Үзегез теләгән сүзләр белән җөмлә төзегез.

     - Укучылар, без дәрескә нинди уку максаты куйган идек әле? (әйтә алмасалар, укытучы тарафыннан әйтелә)

- Әйе чагыштуру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тирәнрәк өйрәнү. Әйдәгез, нәрсәләр белдек, шуларны тиз генә кабатлап китик. (Слайдлар ярдәмендә кабатлау):

     Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга

 –рак, -рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала. Предметларның бер үк билгеләре генә чагыштырыла.Төп дәрәҗәдә  Р тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. Төп дәрәҗәдә [къ][к] авазларына беткән сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к тартыгы г белән чиратлаша, ягъни к хәрефе урынына г языла. Сөйләмдә[ ы],[э] авазлары ишетелә, ләкин алар язылмый.

 

           III. Өй эше һәм йомгаклау.    

 1.Өйгә эш:

  184нче күнегү (аңлату).

 2.Йомгаклау.

  -Дәрестә сезгә нәрсәләр ошады?

  3.Укучылар эшчәнлеген бәяләү.

Укытучы: Инде дәресне шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Өйрәнәбез сыйфатларны

Тирәнерәк, сыйфатлырак.

Аны белик киләчәктә

-Эх, яхшырак!

Төрле дәрәҗәдәге

Сыйфатларны чагыштыру

Укучыга һәрвакытта

Кызыг(ы)рак!

Хәерле көн сезгә, сау-сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация

4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....

ПНШ буенча әлифбадан тематик план

Атнага 2 дәрес укытылганда бу  тематик планны кулланырга була....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

4 нче сыйныф татар теленнән методик кулланма(Җамалетдинова дәреслеге буенча)

4 нче сыйныф татар теленнән (Җамалетдинова дәреслеге буенча) дәрес эшкәртмәләре...

Татар теленнән Р.З.Хайдарова УМК сы буенча 4 нче сыйныф өчен контроль эшләр.

4 нче сыйныфның  рус төркемнәре өчен 3 нче чиреккә  татар теленнән контроль эш. Р.З.Хайдарова дәреслеге беунча...

4 нче сыйныфта "Сан" темасы буенча дәрес планы

Туган телдән "Сан" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе...

"Ана рәхмәте" тексты буенча дәрес планы.

3 сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес планы....