ПНШ буенча әлифбадан тематик план
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Атнага 2 дәрес укытылганда бу  тематик планны кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba.docx122.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе”Күәм урта  гомуми белем бирү мәктәбе”

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар ММБ җитәкчесе

____________ /Бурганова Р.Н./

Беркетмә № 1

«28» август  2012 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту  эшләре буенча директор урынбасары

__________ /Ганиева Л.Ф./

«28»август 2012 ел

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры __________/Хәкимҗанов Х.Г./

боерык  № 53  , § 4

«29 »  август  2012 ел

II квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гатауллина Гөлназ Рахиман кызының

 әдәби укудан эш программасы

«Перспективалы башлангыч мәктәп»

 

Күәм  2012 ел

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);

2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

        4.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч    белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5.  РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

        6.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы   башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;                                                                                                  

          7.  2012-2013 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планына (2012 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган ,приказ №53,§4 29.08 .2012) .

         8 Эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә, ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан  №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына, 4 нче модель уку планына нигезләнеп..

                                                                    Аңлатма язуы

      1 нче сыйныфның  әдәби уку фәненнән эш программасы Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен искә алып  (“Дрофа”,Москва, 2007),        ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” татар һәм рус телләре 1-4  программасына   ( Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел),  үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган ”Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә, ФГОС таләпләренә (Приказ МО РФ от 15.10. 2009,№373-ФЗ), ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан  №6871/10 «О введении ФГОС НОО» исемле хатына,  4 нче модель уку планына , И.Х.Мияссарованың   Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек һәм методик кулланмасына (Татар теле. 1 нче сыйныф. Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты” 2011)  нигезләнеп төзелде.

Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Бурычлар: грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү ; балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау тудыру; фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасын үстерү; төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк)  һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерү; төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру;  җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясый белү; хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү; укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү;  сайлап алып эчтәлеген сөйләү; текстның башын, ахырын үзгәртү,  аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу; текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була),                         3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку;  текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

                                                                              Программа эчтәлеге

Тематик план атнага 1 сәг. исәбеннән, барлыгы 33сәг.кә төзелде.

Әзерлек чоры  -                3 сәгать

Әлифба чоры    -             19 сәгать

Әлифбадан соңгы чор   (әдәби уку)   - 11 сәгать

 Әзерлек чоры (3 сәгать)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда  текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы  буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән  текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне  ачыклау. Рәсем  белән бирелгән хикәяне  исемләү (исем кушу). Текст төзү  элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында  башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чоры ( 19 сәгать)

Сузык авазлар (3 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар (3 сәг)

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү.

 Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү. Чагыштыру  өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү. Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (7 сәг)

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру

Парсыз тартык авазлар (2 сәг)

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку. Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. (Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.) Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

Әлифба чорының ахырына укучылар белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

Әдәби уку

  1. нче бүлек. Аңлатма язуы

Программаның тәэмин ителеше:

Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку  1 сыйныф.  Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2012.

Сафиуллина Г.М.  һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф  Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.

Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.                                 

Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм  табигать   дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы  үсешен күздә тота.      Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы  үсешен күздә тота.

        Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;

3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.

      Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

  Икенче идея.  Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була.      Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм  итә.    

 Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.

        Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.      Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип,  шулай ук шигырь  үлчәме  турында да  кузаллау булдырыла.

      Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.    

               2 нче бүлек :   1нче сыйныф  өчен программа  таләпләре:

  1. балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);
  2. алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);
  3. әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );
  4. алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).
  1. нче бүлек: 1 нче сыйныф программасы эчтәлеге.

     Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә  һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне  чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.  

  Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында). Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар. Беренче сыйныфтагы төп бурыч — укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру — икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне  чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.    

Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.

       Шигырь һәм проза. Шигъри һәм  чәчмә әсәрләр  турында гомуми кузаллау  булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык  авыз иҗаты һәм әдәбият

        Халык авыз иҗаты турында  гомуми кузаллау булдыру. Авторның  булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү. Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны

        Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче,  тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

            Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның  мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:  

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь  матурлыкны  тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга  өйрәтү

1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:

  1. әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
  2. текст эчтәлеген аңлау;
  3. проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
  4. фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
  5. тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
  6. “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
  7. бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;

укылган әсәрләрнең эчтәлеген

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

  1. Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.

- Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

 Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану.

 

 Дәреслекләр:

  1. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова ”Әлифба”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

1 сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла. Төзәтелгән икенче басма..

Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.

            2 Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова.“Әдәби уку”  Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 нче ел.

            3. Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова “Әдәби уку”.  Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2011 нче ел.

4   И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011

5.Сафиуллина Г.М.  һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф  Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф-Вакыт 2011.

6.Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф-Вакыт 2011.                                 

Өстәмә әдәбият.

  Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф. Ш., Гильфанова Ә.Ә. Кем тизрәк, өлгеррәк? (иҗади һәм дидактик уеннар). Казан-2010.

  Резеда Шәехова. Иҗади уеннан-укуга. Казан. 1999.

Укыту- тематик планлаштыру

Төп тема

Темалар

Сәгать cаны

1

Әзерлек чоры

3

2

Әлифба чоры

19

1

Сузык авазлар

3

2

Парсыз  сонор тартык  авазлар

3

3

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

3

4

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

7

5

Парсыз тартык авазлар

2

6

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы

1

3

Әлифбадан соңгы чор(Әдәби уку)                  

11

1

Сәяхәткә чыгу.

2

2

Кайтаваз мәгарәсе.

2

3

Аю өне янында.

2

4

Чәчәкле аланда.

2

5

Урман мәктәбендә.

1

6

Шүрәледә кунакта.

1

7

Китап рәссамы күргәзмәсендә.

1

Барысы

33

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенең төрләре

Материал үзләүнең план-лаштырылган нәтиҗәләре

Өстәмә матери-ал

Белем күнек-мәләрне тикше-рү төр-ләре

    Дата

1

Әзерлек чоры            (4 сәгать)

Сөйләм. Җөмлә. Сүз. ”Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре

1

Яңа теманы аңлату

Сөйләм, җөмлә, сүз турында төшенчә бирү. График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә  аеру.

Татар теленең модель берәм-лекләре белән таныштыру. Әкиятләрне искә төшерү.

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми кү-заллый белергә, матур итеп сөйләшә , укый һәм яза белү кирәклеген аңлый белергә , сөйләмне җөмләләргә аера белергә тиешләр.

Әкият-ләргә

иллюст-рацияләр

Сорау-ларга җавап бирү

3.09

2

“Икмәк өстәлгә ничек килә?” хикәясен төзү.

1

Яңа теманы аңлату

Икмәкнең өстәлгә ничек килүен аңлату. Сөйләм, җөмлә, сүз турында төшенчәләрне ныгыту.

Рәсемнәр буенча сөйләм төзи белергә  тиешләр.

рәсемнәр

Агым-дагы

5.09

3

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр.

1

Яңа теманы аңлату

 Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр белән таныштыру, аера белергә өйрәтү.

 Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белергә.

“Бер сүз белән әйт” уены.

Агым-дагы

10.09

4

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр.

1

Яңа теманы аңлату

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр белән таныштыру. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белүне ныгыту.

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр кулланып җөмләләр төзергә. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белергә.

Агым-дагы

12.09

5

Әлифба чоры              ( 33 сәгать)      Сузык авазлар      (5 сәг.) [а],[ә]авазлары.    А,а, Ә,ә хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңларга, эчтәлеген аңларга, куелган сорауларга җавап табарга, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләргә. сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен; сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели барып, берсен аерып алып аңа характеристика бирергә; һәр хәрефнең элемент формаларын; схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана белергә тиешләр.

Әкият-ләр,тел шомарт-кычлар,

фонетик күнегү-ләр,та-бышмак-лар, уен-нар

Агым-дагы

17.09

6

[ы], [э] авазлары.

Ы,ы,Э.э(е) хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

19.09

7

[и],[у],[ү] авазлары. И,и, У,у,Ү, ү хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сорау-ларга җавап алу

24.09

8

[о],[ө] авазлары. О,о,Ө,ө хәрефләре. Ныгыту.

1

Катнаш

Агым-дагы

26.09

9

Сузык авазлар.(26-27б.)

1

Белем-нәрне ныгыту.

Агымдагы

01.10

10

Парсыз  сонор тар-тык авазлар ( 6 сәг.)

[н] тартыгы.            Н,н хәрефләре

1

Яңа теманы аңлату

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән  авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) аваз-ларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгели белергә; сонор аваз-ларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерергә; ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) укырга; сүзләрне иҗекләп уку белән чагышты-рып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы, схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә; схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә тиешләр.

Әкият-ләр, та-бышмак-лар, мә-кальләр һәм әй-темнәр,

санамыш-лар, уен-нар, хә-рәкәтле уеннар

Агымдагы

3.10

11.

[л] тартыгы.             Л,л хәрефләре

1

Яңа теманы аңлату

Агымдагы

8.10

12

[м] тартыгы.

М,м хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сорау-ларга җавап

10.10

13

[р] тартыгы.

Р, р хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агымдагы

15.10

14

[й] тартыгы. Й,й.хәрефләре.

Яңа теманы аңлату

Агымдагы

17.10

15

[ң] тартыклары.  

ң хәрефе.

1

Яңа теманы аңлату

Төркем-нәрдә эш

22.10

16

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг.)                   [йа], [йә] авазлары.  Я, я хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Я, ю, е хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерергә, бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм текстларны укырга, хәрефләрдән сүзләр төзергә, укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирәбелергә тиешләр.

Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар.

Агым-дагы

24.10

17

[йу], [йү] авазлары. Ю, ю хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

29.10

18

[йы], [йэ] авазлары.

 Е, е хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

31.10

19

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар . (14 сәг.)                    [д] авазы.              Д,д хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф фор-маларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүз-ләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шу-лай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрә-нелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау фор-малаштыру.

Яңгырау һәм саңгырау тартык-ларның калын һәм нечкә яңгырашын билгели, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера, чагыштыра, аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аера, иҗекләр, сүзләр, текстлар укый, тизәйткечләр, санамыш-лар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен укый, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйли белергә тиешләр.

Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар

Агым-дагы

12.11

20

[т] авазы.               Т,т  хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

14.11

21

[з]авазы.                    З.з хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

19.11

22

[с] авазы.                   С,с хәрефләре.

1

Агым-дагы

21.11

23

[г] авазы.

 Г,г хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

26.11

24

[к] авазы.

 К,к хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

28.11

25

[в],[w] авазлары.

В,в хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

03.12

26

[ф] авазы.

Ф,ф хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

05.12

27

[б] авазы.

Б,б хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

10.12

28

[п] авазы.

П,п хәрефләре.

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

12.12

29

[ж] авазы.

Ж,ж хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

17.12

30

[ш] авазы.

Ш,ш хәрефләре.

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

19.12

31

[җ] авазы.

 Җ,җ хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

24.12

32

[ч] авазы.

Ч,ч хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

26.12

33

Парсыз тартык авазлар. (4сәг.)        [х,] авазы .                     Х,х хәрефләре

.              

1

Яңа теманы аңлату

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тар-тык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Парсыз тартыкларның артик уляциясен, аларга характерис-тика бирә белергә, парсыз тар-тык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр, текстларны укый, басма хәрефләрнең формаларын үзләштерә белергә тиешләр.

Әкият-ләр,тел шомарт-кычлар,

фонетик күнегү-ләр,та-бышмак-лар, уен-нар

Агым-дагы

14.01

34

[һ] авазы.                     Һ,һ хәрефләре

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

16.01

35

[йо]  авазы. Ё, ё,

Агым-дагы

21.01

36

 [щ, ц ]  авазлары. Щ,щ,Ц,ц хәрефләре

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы

23.01

37

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ътан соң [й] авазы. (1 сәг.)

ь, ъ,  хәрефләре

1

Яңа теманы аңлату

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку, аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлый,ул хәрефләр булган сүзләрне башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп укый белергә, калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын аңларга тиешләр.

Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар

Агым-дагы

28.01

38

Әлифбадан соңгы чор (3 сәгать )       [къ, гъ] авазлары.

к,г хәрефләре. “Универсиада авылы” текстын уку.

1

Яңа теманы аңлату

Универсиада турында аңлату.

Дөрес итеп укырга.

Агым-дагы

30.01

39

Г.Тукай. Туган тел. Р.Миңнуллин. Татарлар.Р.Бәшәр. Туган җир. Р.Вәлиева. Иң матур җир.

1

Яңа теманы аңлату

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.

Дөрес итеп укырга.

Агым-дагы

04.02

40

Ш.Галиев. Теливизор булды баш. Й.Шәрәпова.Батыр. А.Хәлим. Биктырыш җыры.

1

Яңа теманы аңлату

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.

 Дөрес итеп укырга.

Агым-дагы

06.02

                                                                                                          Әдәби уку (26сәг.)

1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.

№ п/п

Дәрес темасы

Сэг. са-

ны

Дәрес тибы

Дәрес эчтәлеге

Укучыларның белемнәренә

Тикшерү төрләре

Өстәмә материал

Дата

Фак

тик

таләпләр

эчтәлеге

1

1.Сәяхәткә

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Белә: әдәби укуның нинди фән

Сәнгатьле уку

Кече фоль-

11.02

чыгу. -6сәг.

матери-

әсәрләре, өйрәнеләсе

икәнен

клор жанры

Сәяхәтбашы.

алны

әсәрнең жанр үзенчәлеге:

Эшли белә: китап белән эшли,

әсәрләре

Дәреслек бе-

өйрәнү

кече фольклор жанры,

китапның эчтәлек битен таба

лән танышу.

халык әкиятләре

2

Аптырат-

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Белә: аптыраткыч әкиятләрнең -

Сәнгатьле уку

Җанлан-

13.02

кыч әкиятләр

мате-

әсәрләре. Аптыраткыч-

төзелешен

дыру ту-

сере.

риалны

йөдәткеч әкиятләр сере

Эшли белә: сәнгатьле  итеп

рында

өйрәнү

укый һәм аптыраткыч

беренчел

әкиятләр сөйли

мәгълүмат

3

Санамыш

1

Яңа

Халык авыз иҗа-

Белә: санамышларның төзелешен,

Парлашып эшләү

Рифма

18.02

серләре.

мате-

ты әсәрләре. Яттан белгән

борынгы санамышларны яттан әйтә

Борынгы

риалны

әсәрләрне дөрес сөйләү,

Эшли белә: санамыш әйтеп уен

санамыш-

өйрәнү

әсәрнең эчтәлеге бу енча

Оештыра, сәнгатьле укый

лар

әңгәмә кору

4

Табыш-

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Белә: «җанландыру», «чагыштыру»

Сәнгатьле уку-

Җанландыру.

20.02

мак ничек

мате-

әсәрләре. Укылган яисә

сүзләренең асылын

Табышмак һәм

төзелә

риалны

тыңланган әсәрнең

аптыраткыч

өйрәнү

эчтәлеге. Дөрес һәм

Эшли белә: табышмакларның

әкиятләр

5

Эндәшләр

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Белә: «эндәшләр» жанры, аның

Сәнгатьле уку

Эндәшләр

04.03

мате-

әсәрләре. Укылган яисә

үзенчәлекләрен

риалны

тыңланылган әсәрнең

Эшли белә: текстны дөрес

күнегүләре

өйрәнү

эчтәлеген үз сүзләрең

интонация белән укый, уку өчен

белән сөйләү. Дөрес

темп сайлый

һәм йөгерек уку

6

Тизәйт-

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Белә:   «тизәйткеч» жанры

Парларда эшли

Тизәйт-

 06.03

кечләр

мате-

әсәрләре. Укылган яисә

Эшли белә: фольклорның кече

кечләр

риалны

тыңланган хәлләргә дөрес

жанрларын аера: табышмак,

белү

өйрәнү

бәя куя белә, диа-

санамыш, тизәйткеч, эндәш, ап-

лог төзүдә катнаша

тыраткыч әкиятләр

7

2.Кайтаваз

1

Яңа

Хәзерге татар әдәбияты

Белә: әсәрнең эчтәлеген

Эчтәлек сөйләү.

Дөньяны ша-

11.03

мәгарәсе.-

мате-

әсәрләре. Текстларны

Эшли белә: текстны

гыйрь яки

4сәг. Охшаш

риалны

аңлап, йөгерек уку.

анализлаганда, сәнгатьле итеп

Ятлаганны

язучыкүзлеген

яңгырашлы

өйрәнү

Эчтәлек буенча фикер

сөйли. Шигъри һәм чәчмә

сөйләү

нән чыгып

сүзләр. М.Галиев. Кайтаваз. Ш.Галиев.

алышуда катнашу, текст ахырындагы биремнәрне төгәл үтәү

әсәрләр турында гомуми күзаллау бул дырыла

танып белү. Рифма белән  танышу

8

Рифма һәм

1

Яңа

Хәзерге татар әдәбияты

Белә: әсәрләрнең

Сорауларга җавап-

Рифма

шигырь мәгъ

матери-

әсәрләре. Әкиятләр

эчтәлекләрен

бирү

13.03

Л.Лерон.

алны

һәм шигырьләрнең

Эшли белә: проза әсәрләрен

Буталмышлар

аңлату

жанр үзенчәлекләре белән

 шигъри әсәрләрдә аера

илендә

таныштыру

9

Рифма һәм шигырь мәгънәсе Сабантуй галәмәтләре.

1

Ныгыту

18.03

10

Шаян

1

Катнаш

Хәзерге татар

Белә: бер әсәрне яттан-

Яттан сөйләү

Рифма

шигырьләр.

әдәбияты әсәр-

20.03

Р.Корбан. Кө-

ләре

Эшли белә: сүзләрне рштыраифмала

чек.Яңгыр яуганда.  Ф.Яруллин.Хыялый чебеш. (хрест.)

1

Катнаш

рифмалаштыра

11

3 бүлек. Аю

1

Катнаш

Халык авыз

Белә: чылбыр әкиятләрнең-

Сәнгатьле уку

Чылбыр

өне янында.-

иҗаты әсәрләре.

Композиция үзенчәлекләрен

әкиятләр

25.03

- 2  сәг.Чыл-

Төрле жанрдагы

жанры бе-

быр әкиятләр “ Аю белән өч кыз” әкия-те.

әсәрләрне ише- теп аңлау, укыл- ган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли

Эшли белә: чылбыр тәртибендә укый

лән таны шу. Әкияттә кабатлану- ларның төрле

  12

Чылбыр әкият-ләр. Х.Хали-

1

Катнаш

белү. Сәнгатьле уку күнегүләре

 мәгънә белдерүе

27.03

ков. Бии бел-

мәгән аю.

“Песәй"әки-

яте. (хрес.)

13

 4.Чәчәкле аланда.-   3сәг.    Яңгыравык

1

Яңа ма-териалны аңлату

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Ишеткәннәргә карата үз фикереңне

Белә: авторларның бер шигырен яттан Эшли белә: укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер алыша, бәхәсләшә,

Яттан уку

Әсәрне яттан кычкырып укыганда аның

01.04

шигырьләр.

белдерү

үз сүзен әйтә

характерын

Р.Бәшәр. Бал

бирү өчен

корты. Аваз-

тавыш сайлау

лар. Ф.Ярул-лин. Черкиләр җыры.

: дөрес интонация, тон, тавыш көче, ритмы,

08.04

Яңгыравык

1

14

шигырьләр

Ныгыту

паузалар,

Р.Бәшәр. Авыл

мимика,

га кайту. Бөҗәк

хәрәкәтләр,

ләр турында

төрле ымнар.-

табышмаклар.

(хрес.)

15

Поэзия һәм

1

Яңа

Әдәби әкият,

Белә: укылган әсәрләрнең

Әсәрнең

Сүзләрнең

10.04

прозада сүзләрнең

материалны

шигырьләрдә жанр үзенчәлеге.

эчтәлеген

эчтәлеген сөйләү

үзенчәлекле яңгырашы

үзенчәлекле

аңлату

Төрле жанрда-

Эшли белә: поэзия һәм прозада

яңгырашы.

гы әсәрләрне

сүзләрнең үзенчә-

Э.Шәрифулли-.

тыңлый белү,

лекле яңгырашын

на. Бәйрәм

аларның

тоемлый, таба

ашы-кара кар-

-

эчтәлеген аңлау,

шы.

әсәр эчтәлеге

буенча диалог

төзүдә катнашу.

16

Урман мәктә-

1

Яңа

Төрле жанрдагы

Белә: урман-

Сәнгатьле

Җәнлекләр

15.04

бендә.- 3 сәг.

мате-

әдәби әсәрләрне

да үз-үзеңне тоту

уку

һәм кошлар

Х.Халиков. Әл-

риалны

кычкырып уку,

кагыйдәләрен

турында

лә ул да белә

аңлату

сөйләм үзенчә-

Эшли белә: әсәрләрне

әсәрләр

микән? Дару үләннәре турында шигырьләр

леген ачыклау

сәнгатьле итеп укый

17

Малайлар һәм

1

Яңа

Төрле жанрдагы

Белә: авторларның

Сәнгать-

Әсәрне кычкы-

17.04

кызлар турында

мате-

әдәби әсәрләрне

бер шигырен яттан

ле уку

рып   яки яттан

Р.Миңнуллин.

риалны

кычкырып

Эшли белә: әсәрне

укыганда аның

Үзебез генә

аңлату

уку, сөйләм

рольләргә бүлеп

эчтәлеген,

калгач.Малай-

үзенчәлеген

укый, текстлар-

характерын

лар бәйрәме иде

ачыклау

ны анализлаганда

төрле сурәтләү

иде.

сәнгатьлелек чарала-

чаралары аша

рын таба

бирү:   дөрес ин-

тонация, тавыш

көче, ритм,  мәгъ-

нәле   паузалар,    

логик басым,    

мимика,   иша-

рәләр, хәрә-

кәтләр

18

Шигырьдә юмор

1

Катнаш

Кече яшьтәге

Белә: юмористик

Сәнгатьле уку

Әсәрләрдә

22 .04

хисе. Б.Заходер

мәктәп баласы

әсәрләрне сәнгатьле

юмор хисе

 

Өтерне

аңлый алырлык

итеп укый

бирелеше,

кайда куярга?

әдәби әсәрләр

Эшли белә: шигъри

кызыклы

әсәрләрне анализлый

урыннарны

аеру

19

6.Шүрәледә

1

Катнаш

Хәзерге татар әдәбияты

Белә: язучылар турында

Сәнгатьле уку

Әдәбиятта

кунакта.-4сәг

әсәрләре. Яттан уку. Әдәби -

гомуми күзаллау

фантазия

 24.04

Язучы фан-

әсәрләрнең сәнгатьнең баш-

Эшли белә: рольләргә

тазиясе. Р.Ку-

ка төрләре белән

бүлеп укый, әсәрне

туй.Төнге

бәйләнеше

анализлый

әкият.

20

Дөньяны

1

Яңа

Әдәби әсәрләрнең

Белә: яттан бер

Сорауларга җавап

Рифма.

29.04

кем ничек

матери-

эчтәлеген аңлау.

әсәрне

Әсәрдәге

күрә?

алны аң-

Тема, әсәрнең

Эшли белә: рольләргә

ике образ-

Р.Миңнуллин.

лату

төп фикере, әсәр

бүлеп укый, шигъри

ны чагыш-

Шүрәле.

геройлары. Әсәр-

һәм проза әсәрләрен

тырып ана-

Х.Халиков.

дәге сүзләрне дө-

аера белә

лизлау

Әгәр күрә

рес әйтеп, төше-

белсәгез.

реп калдырмый-

ча сәнгатьле уку

21

Шагыйрь нәрсә

1

Яңа мате

Әсәрләрдә

'Белә: текстны

Сорауларга җавап

Әсәр ге-

күрә һәм

риалны

сурәтләү

сәнгатьле итеп укый,

ройларына

ишетә? Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк

аңлату

чаралары.

эчтәлеге буенча

карата үз

06.05

22

Шагыйрь нәрсә

1

Ныгыту

Төрле жанр-

сораулар бирә һәм

фикерләрен

күрә һәм

дагы әдәби

аларга җавап таба

белдерү

ишетә?

әсәрләрне

Эшли белә: хикәя

.08. 05

Х.Халиков

тыңлау, уку,

һәм шигырь турында

Тартар белән

сөйләшү. Аксак кәҗә.

Р.Корбан. Сук- мак. Шүрәле рәхмәт әйткән.

аңлау

гомуми күзаллау

 23

7.Китап рәсса-

1

Яңа

Халык авыз

Белә: такмаза, уйдырма, әкиятләр,

Парлап уку

Чагыштыру,

13. 05

мы күргәзмә-

мате-

иҗаты әсәрләре.

бишек җырларын аера

сынландыру,

сендә.-4 сәг.

риалны

Әсәр буенча

Эшли белә: текст һәм

кабат лаулар,

Такмазалар, уй-дырмалар

аңлату

диалог төзү. Сәнгатьле уку

иллюстрациядәге уртаклык, текстта парлы рифмаларны таба

рифма, ритм турында берен-

“ялган”әкият-

чел  күз аллау

ләр.

булдыру

 24

Такмаза лар, үр-

тәвечләр,би- шек җырлары.Х.Халиков. Көймәче мәче. М.Әгълә-мов. Килсен безгә әкият. Р.Харис. Сине көтә тыныч таң

1

Ныгыту

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Сәнгатьле уку

Белә: такмаза, үртәвечләр, бишек җырларын аера

Эшли белә: текст

һәм иллюстрациядәге

уртаклык, текстта

парлы рифмаларны таба

Парлап уку

Чагыштыру, сынландыру, кабатлаулар, рифма, ритм турындакүзал -лау булдыру

15.05

 25

Рәссам

1

Яңа

Халык авыз иҗаты

Эшли белә: әсәрләрне

Сай-

Рифма

20.05

нәрсә күрә?

мате-

әсәрләре. Әсәргә

сәнгатьле итеп укый,

лап уку

Х.Туфан. Юк-

риалны

ясалган ил-люстрацияләр

текст белән иллю-

күнегү-

мыш бабай ма-

аңлату

һәм аларның      әсәрне

страция арасындагы

ләре

лае. “Шүрәле- халык әкияте.

аңлауда ярдәме

уртаклыкны таба

 

Рифмалаш-

1

Катнаш

Әдәби әсәрләрнең башка

Эшли белә: Укылган әсәрнең

Сәнгатьле

Рифма

22.05

26

кан сүзләр.

сәнгать әсәрләре белән

эчтәлеген аңлый,   әсәрнең   нинди

уку

Л.Лирон. Бутал

бәйләнешен табу.

жанрга     каравыннан чыгып,    

мыш әкият. ӘӘн-

Уку техникасын үстерү

дөрес    интонация, темп сайлый

Әннәгизә-генәем.

күнегүләре

«Серле ачкыч» клубына хат

 

язу. Бертуган

Гриммнар.

Дөньяда бул-маган әкият.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

календарь-тематик план -4

Әдәби укудан календарь-тематик план...

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

4 нче сыйныфта "Сан" темасы буенча дәрес планы

Туган телдән "Сан" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе...

"Ана рәхмәте" тексты буенча дәрес планы.

3 сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес планы....