1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.
план-конспект урока (1 класс) по теме

Талипова Эльвира Ахтямовна

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 16нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият                             укытучысы  Талипова Эльвира Әхтәм кызы

1нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Яшелчәләр.

Максат: тема буенча яңа сүзләрне өйрәнү, аларны дөрес әйтү һәм хәтердә калдыру өстендә эшләү; яшелчәләрнең төсен, санын әйтә белү; өйрәнелгән яшелчә исемнәрен кулланып, сөйләмгә чыгуга ирешү.

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, эш дәфтәрләре.

Дәреснең барышы.

I.Оештыру.

1.Укучыларны каршы алу, килгән кунакларны утырту.

2.Исәнләшү.

Исәнмесез, укучылар һәм килгән кунаклар!

Ишегебез ачык-

Түрдән үтегез!

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә

Йөзебез ачык.

Кунаклар килү-

Үзе бер шатлык.

Бүген безнең татар теле дәресе. Бездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, акыллы, әдәпле булыйк, килгән кунакларга үзебезнең белемнәрне күрсәтик.

3. Укучыларны барлау.

Бүген 7нче декабрь, җомга көн, сыйныфта барлык укучылар да бар.

II. Актуальләштерү.

1слайд. Яшелчә бакчасы.

-Укучылар, әйтегез әле, бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Бакча.(Огород)

-Әйе, бу бакча. Яшелчәләр бакчасы. Бакчада яшелчәләр, җиләк- җимешләр үсә. Димәк, без бүгенге дәрестә сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшәбез? Әлбәттә, яшелчәләр турында сөйләшәбез.

2слайд. Яшелчәләр рәсеме.

Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнербез, хәтердә калдыру өстендә эшләрбез, аларның төсен һәм санын күрсәтербез.

III. Яңа дәрес материалы.

1.Интерактив тактадагы рәсемнәр ярдәмендә һәр яшелчәнең исемен өйрәнү, хәтердә калдырү өстендә эш.3- 16 слайд.

2. Яшелчәләрнең төсен әйттерү өстендә эш.

3. Яшелчәләрнең санын әйттерү өстендә эш.

4. Яратам сүзен кулланып, яшелчә исемнәрен сөйләмгә кертү.

5. Бирелгән хәрефләрдән яшелчә исемнәрен төзү.17-19слайд.

             К                                 К  Ә                                       К

       И         Р                      Ә    Б      Е                              А  Б   А

          Ш   Е                             Т     С                                    К

             Б    Ә                            К                                       У       Г

        Р     Ә      Ң                   Я      Ы                                       С

             Г     Е                             Р                                       А       Н

6. Физминутка.

Без бакчага барабыз, барабыз.

Яшелчәләр җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез,

Аннан өйгә кайтабыз, кайтабыз.

7. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

8. Уен. Дөрес тәрҗемәне тап.20слайд

                     Чәчәк

Огурец          Кыяр

                      Кәбестә  

                       Яшелчә

Лук                 Суган

                        Бакча

                 

                         Кишер

Морьковь        Җиләк

                         Тәмле

IV. Йомгаклау.21слайд

-Укучылар, бүгенге  дәрестә нинди сүзләрне  истә калдырдык? Нәрсә турында сөйләштек? Нинди яшелчәләрне белдегез?- әңгәмә уздырыла.

Күңелле дәрес өчен барыгызга да зур рәхмәт! Сау- сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

ПНШ буенча әлифбадан тематик план

Атнага 2 дәрес укытылганда бу  тематик планны кулланырга була....

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

4 нче сыйныфта "Сан" темасы буенча дәрес планы

Туган телдән "Сан" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе...

"Ана рәхмәте" тексты буенча дәрес планы.

3 сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес планы....