"Ана рәхмәте" тексты буенча дәрес планы.
методическая разработка по чтению (3 класс)

3 сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес планы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_rhmte._dres_plany.docx39.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе.

Максат:

  1. Укыту-өйрәтү:
  • балаларны И.Әхмәтнең “Ана рәхмәте” хикәясенең  эчтәлеге белән таныштыру;
  • анда өйрәнелгән лексиканы актив кулланылышка кертү.
  1. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү:

- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;

- текстта ориентлаша белүне үстерү;

- -диалогик, монологик сөйләм,  үстерү; 

3. Тәрбияви максат:

-аналарга ихтирамлылык хисләре тәрбияләү;
-өлкәннәргә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү; 
-парларда, төркемнәрдә эшли һәм аралаша белү осталыгына өйрәнү
-бер-береңне тыңлый, бәяли, төзәтә белү

Дәрес тибы: ЛКК

Дәрес материалы, җиһазлау: презентация “Ана рәхмәте”, карточкалар, таблицалар (һәр укучыга),

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  1. Уңай психологик халәт тудыру. (положительный настрой)
  • Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн.

  • Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт.

  • Бүгенге дәресне сездә мин үткәрәм. Минем исемем Гүзәлия Рәхимшовна.

  • Дәресебез эшлекле, күңелле булсын өчен сезнең миңа ярдәмегез кирәк булачак. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
  1. Актуальләштерү:
  • Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Бу сорауга җавапны әйдәгез бергәләп табыйк, экранга карыйк һәм игътибар белән тыңлыйк әле.

(Видеоролик о мамах, мин әнигә булышам җыры )

  • Укучылар, сез кемнәрне күрдегез? Әйе, әни белән бала. Димәк без дәрестә кемнәр  турында сөйләшербез?
  • Әниләр турында.

 Бала нәрсә турында җырлады, аңладыгызмы?

  • Әниләргә булышу турында.
  • Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?
  • Әйе.
  • Ничек булышасыз?
  • (мин тузан сөртәм, мин савыт-саба юам, мин идән юам, һ. б. .....рәсемнәр буенча сөйләшү)
  • Сез булышкач әниләрегез сезгә нәрсә әйтә?
  • Рәхмәт әйтә
  • Димәк, балалар, без бүген дәрестә кемнең рәхмәте турында сөйләшербез, кем рәхмәт әйтә дидегез?
  • Әниләр рәхмәте

IV.Яңа теманы

  • Димәк дәреснең темасы: “Ана рәхмәте” .
  • 1) Текстны укыр алдыннан бер уен уйнап алыйк әле. ( Кәрзиннәргә “Тәрҗемәче” уенын уйнау. (сүзләр тактада) “Таныш сүзләр”, “Яңа сүзләр” не коробкага яки кәрзингә тутыру. Таныш сүзләр:, әни, юам, сибәм, себерәм, сөртәм, малай, кыз, булышам, мин, , үзем

Яңа сүзләр:  гаҗәпләнде, чисталык, үпте, соң кайтты) кире тактадан алып тактага куям,

2) Яңа сүзләрнең тәрҗемәсе белән танышыйк. (2 нче слайдта  гаҗәпләнде, соң кайтты, чисталык, үпте  сүзләренең тәрҗемәсе  бирелә)

3) Сүзләрне минем арттан кабатлыйк, укыйм, хор белән кабатлатам.. Ә хәзер син кабатла, ...... (шул тәртиптә арттан кабатлату үткәрелә. Шул сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр  төзелә)

4)Балалар, ял итеп алыйк, күзләрегез арыгандыр. (Күзләргә гимнастика ясала)

5) Ә хәзер текстны укыйбыз.

          -Текстны тыңлагыз. Нәрсә турында укыганны аңларга тырышыгыз. (текстны укыйм)

 - Текстны балалардан укытам (чылбырлап)

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

1) Мин хәзер сезгә русча җөмләләр әйтәм, сез шул җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табып укыгыз. Найдите предложения, где говорится о том, что:

- сегодня мама поздно вернулась:

- удивилась чистоте;

- кто помыл пол?

- я сам мыл.

- мама поцеловала в лицо.

- мама поблагодарила сына.

VI. Икенчел ныгыту:

  1. Диалогик сөйләмгә чыгару өлеше:
  • Сорауларга җаваплар бирү: дәреслектәге 10 бирем 79 бит.(сорауларын үзгәртәм, экранда тора)
  • Парларда эшләү( экрандагы сораулар буенча) вакыт бирәм. 30 секунд берсенә,
  • Уен:  музыка куям, сез үзегезгә пар табасыз. 1 минут вакыт бирелә . Экрандагы сорауларны бирәсез һәм тыңлыйсыз. Хаталарыгыз булса яки парыгыз авырсынса, ярдәм итәсез. (русча аңлатам биремне)(физминутка урынына)
  • 2)Текстны рольләргә бүлеп укыту
  • 3) Монологлар тыңлау.
  • Текстның эчтәлеген кем сөйли ала?
  1. Рефлексия:

Җөмләләргә тиешле сүзләрне куябыз.

  1. Без бүген дәрестә ............... турында  укыдык.
  2. Әнисе ....... гаҗәпләнде.
  3. Рөстәм ................ юган.
  4. Әнисе Рөстәмгә ......  әйткән.

  • Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек?
  • Текстны укыдык, тәрҗемә иттек, диалог төзедек, рольләп укыдык, эчтәлеген сөйләдек.
  • Сезгә бу хикәя ошадымы?
  • Ошады.
  • Текст нәрсәгә өйрәтә?
  • Яхшы булырга, әниләргә булышырга.

  • Үзбәя.

Бүген кем үзенә  “5” ле куя? Кем “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Кем үзенә нинди бәя куя, шул түгәрәкне күтәрегез.

VII.Өй эше

  1. Малай белән әнисе арасындагы диалогны язып бетерергә. (79 бит, 8 нче бирем)
  2. Текст эчтәлеге буенча 3 сорау җөмлә төзеп язарга.
  3. Рәсем ясарга: Мин әнигә булышам.

Фейерверк.

Сез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!!!

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

ПНШ буенча әлифбадан тематик план

Атнага 2 дәрес укытылганда бу  тематик планны кулланырга була....

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

4 нче сыйныфта "Сан" темасы буенча дәрес планы

Туган телдән "Сан" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе...