"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.
материал (1 класс) по теме

Латыпова Гульназ Аглюлловна

 

 Программаның  максаты:

   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.

   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, җаны һәм тәне белән сәламәт булырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга омтылырга өйрәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon План229.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

 

“Сәламәт булырга телибез”

Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең  фидераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады.Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу яңалык безнең укучыларның сәламәтлеген арттыруда ярдәм итәргә тиеш.”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.Физик тәрбия дәресләрендә алган күнекмәләр,белемнәр укучының мөстәкыйльрәк формадагы эшчәнлегендә ныгытылырга тиеш.Мәсәлән:иртәнге зарядка, дәресләргә кадәр уздырылучы гимнастика,саф һавада хәрәкәтле уеннар,физминуткалар, дәрестән тыш өстәмә шөгыльләр вакытында.Башлагыч мәктәптә физик тәрбия гомуми үсеш бирүче хәрәкәт эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Башлангыч класс укучысында хәрәкәтле уеннар ,шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучының танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси  сыйфатларын  үстерә.

Дәрестән тыш шөгыльләрдә  спорт-сәламәтләндерү юнәлеше атнага 1 сәгать  вакытны ала.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлеше укучының танып белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә.Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай  йогынты ясый.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру формалары.

Үткәрү урыны

Үткәрү вакыты

Оештыру формасы

Мәктәп

Уку көненең беренче яртысы

Иртәнге зарядка, дәрестә физминуткалар, тәнәфесләрдә динамик паузалар, физик тәрбия дәресләре.                                        

Мәктәп

Уку көненең икенче яртысы

Прогулкалар, спорт-сәламәтләндерү сәгатьләре, спорт бәйрәмнәре ,  халык уеннары һәм башкалар.  

Гаилә

Укучыларның мәктәптән тыш вакытлары

Өлкәннәр белән бергә хәрәкәтле шөгыльләр.

Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә спорт уеннары һәм ярышларының роле зур.Мәктәп һәм сыйныф белән спорт бәйрәмнәре , спорт ярышлары уздыру нәтиҗәле алым.

Аңлатма язуы.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак карарга өйрәтү. Хәзерге сәламәт балалар саны кимү шартларында сәламәтлек саклау бик мөһим. Начар экология, тормыш итү дәрәҗәсе түбәнәю,нерв-психик авырлыклар гомуми сәламәтлек торышының түбәнәюенә китерә. Саусызлыкның сәбәбе балаларның үзләренең сәламәтлекләрен саклау,элементар сәламәт яшәү рәвеше законнарын белмәве,сәламәтлек саклауның төп күнекмәләре булмау. Гаиләләрдә тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану да балаларга кире үрнәк бирә. Яшьтән үз сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту проблемасы килеп баса. Илебезгә “уңышлы” кешеләр тәрбияләү проблемасы мәктәп каршына килеп басты. “Уңышлы” кеше - димәк тормышта үзенең урынын белүче, үз язмышын үзе хәл итә алучы, әхлакый һәм физик яктан сәламәт. Сәламәт  кеше,сәламәт бала гына уңышлы укый, буш вакытын, файдалы үткәрә, үз язмышын үзе төзи ала.

Бу программада зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше  формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлаша  ,мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый,  чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар, медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк.

Әлеге программаны сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең бер баскычы һәм мәктәптә тәрбия эшләренең аерылгысыз бер өлеше итеп карарга мөмкин.

 Программаның  максаты:

  1. Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.
  2. Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, җаны һәм тәне белән сәламәт булырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга омтылырга өйрәтү.

Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:

  1. Укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
  2. Заралы гадәтләрне булдырмау.
  3. Укучының физик тәрбия һәм спорт турында күзаллавын киңәйтү.
  4. Балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштыру.
  5. Ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдыру.

Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:

– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

– спортның төрле төрләрен (йөгерү, сикерү, спорт уеннары, төрле предметлар белән үстерешле  күнегүләр) оештыру һәм уздыру;

– елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;

– зарарлы   гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру;

–  мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

–укучыларны тукландыруны оештыру;

–ата-аналар белән чаралар уздыру;

– юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру;

–медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру.

Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең  максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш. Бала үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп үз сәламәтлеген сакларга тырыша. Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый.Баланы иртә-кич теш чистартырга,зарядка ясарга,файдалы азык белән тукланырга өйрәтү генә аз.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен.Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була.

   Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек, шатлык хисе алып килергә тиеш.

« Күңелле   спортчы”  программасы эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:

  1. Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күп мәгълүмат белүе.
  2. Зарарлы гадәтләре булмау.
  3. Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.
  4. Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.
  5. Сәламәтлек саклау буенча гади генә проект эшләре.
  6. Ата-аналарныңсәламәтлек саклауда активлыклары.

     Тематик планлаштыру

Сәламәт булырга телибез”


Шөгыльнең темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлеге һәм уку эшчәнлеге

Материал

Вакыты

1

  Саф һавада уеннар.

”Әбәк”, “Ватык телефон” уеннары.

1

Саф һаваның сәламәтлеккә уңай тәэсире-әңгәмә.”Әбәк” уенын өйрәнү.”Ватык телефон” уены.

“Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 88 бит

2

  Сәламәтлек нәрсә ул?

“Очты ,очты уены “

1

“Очты,очты “уенын  игътибар белән  уйнарга  өйрәнү.Сәламәтлек  саклау кирәклеген аңлау.

“Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров

3

   Көндәлек тәртип.

“Бетмәс куян “ уены.

1

Әкрен йөгерүгә өйрәнү.

“Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров  89 бит

4

   Табигать һәм без.

”Каравылчылар һәм куяннар”уены

1

Сикерү күнегүләрен үтәү.Әкрен йөгерү.

“Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 89 бит

5

Мин ничек киенәм?

“Бүре һәм сарыклар” уены.

1

Елдамлык таләп итүче уен өйрәнү

Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 90 бит

6

Кешеләр белән аралашу.

“Тычкан белән песи”уены

1

Дөрес ориентлашып йөгерү таләп ителә торган уен өйрәнү

Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 92 бит

7

Йогышлы  чирләр.

“Мияу,мияу нинди төс"

1

Игътибар һәм җитезлек таләп итүче уен өйрәнү

Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 92 бит

8

Яман  гадәтләр.

“Почмак алыш” уены.


1

Фикерләүне,җитезлекне арттыру.

Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 94 бит

10

Сәламәтлекне ничек ныгытырга? “Сәламәтлек аланы”  кичәсенә әзерләнү .

“Песи белән тычканнар” уены.

1

Җитезлек таләп итүче уен өйрәнү.

Ал кирәк,гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 94 бит

11

Шәхси гигиена кагый дәләрен төгәл үтә. “” Бүкәнле”уены.

1

Игътибар, җитезлек төгәллек сораучы уен өйрәнү. Шигырьләр ятлау, маскалар әзерләү. Әниләрне чакырып чыгыш ясау.

“Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 97 бит.”Ачык дәрес” гәҗите

12

Чыныгу - файдалы,кирәк гамәл.””Хат ташучы”  рольле уены.

1

Хәтерне  үстерүче уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 98б ит

13

Дару үләннәре белән дәвалану.”Укытучылы” уены

1

Игътибарны арттыручы уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 100 бит

14

Саф һавада уеннар.

”Энә,җеп,төен” уены.

1

Игътибар, җитезлек сораучы  уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 104 бит

15

Медицина хезмәткәре белән очрашу.”Куян куыш “уены

1

Укучыларның сәламәтлек ләрен тикшерү.Фельдшерның киңәшләрен тыңлау.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 110 бит

16

Китап уку кагыйдәләре.

”Йомырка”уены

1

Китапханәдән алган китапларны төзәтү,уку.Укытучы киңәшен тыңлау.Яңа уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 113 бит

17

Минем  йорт  эшләрем. ”Винегрет”-монтаж-скетч” уйнау.

”Токмач” уены

1

Скетч өйрәнү,ясле-бакча балаларына кәрсәтү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 113 бит

18

Үз- үзеңне пөхтә йөртү.

”Без дә” уены

1

Сумка,өс- баш киемнәренең чисталыгын тикшерү . Уеннар уйнап өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 77 бит

19

Сәламәт тешләр- сәламәт организм.

“Мөгез –мөгез” уены

1

Тешләрнең  сәламәт булуы белән танышу.Яңа уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 78 бит

20

Тешләрнең төзелеше.”Чисталык сөябез”-тәрбия сәгате-тамашалы уен-дәрес.

“Яр-су” уены

1

Тамашалы уенга әзерләнү .Озайтылган көн төркемендәге балаларга күрсәтү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 80 бит “Ачык дәрес” гәҗите ГимаеваФ.Х.

21

Кариес.

“Көн-төн” уены

1

Теш авырулары турында  белү.Яңа уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 80 бит

22

Тешләрне ничек сакларга?Ничек

чистартырга?

“Терсәкле “уены

1

Практикада эшләп өйрәнү.Яңа уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 83 бит

23

Дәвалау препаратлары (дару,укол,тампоннар, Һәм башкалар).”Патша” уены

1

Медицина хезмәткәре чыгышын тыңлау.Яңа уен өйрәнү.

Ал кирәк, гөл кирәк”

Р.Ягъфәров 83 бит

24

Яман гадәтләр. “Сәламәтлек аланына Тукай белән янәшә”-рольле уен.

1

“әдәплелек дәресләре”.5нче тема.Тукай әсәрләре  ярдәмендә сәламәтлек турында кызыксынуларны арттыру.

“Ачык дәрес” гәҗите Загидуллина Э.Р.Саба гимназиясе.

25

Тәмәке һәм аның зарары.

”Дерево дружбы” уены

1

Яңа уен өйрәнү.

Поурочные разработки

Ковалько.116 бит

26

Эчүчелек һәм аның зарары.

”Космонавты”уены

1

Зарарлы гадәтләрнең зарарын аңлау.

Поурочные разработки

Ковалько.114 бит

27

Наркотик һәм агулы матдәләр.”Безнең арада урын юк!”-кечкенә тамаша.

”Алфавит” уены

1

Тамашалы  тәрбия чарасын өйрәнү һәм  әтиләргә күрсәтү.

 “Ачык дәрес”гәҗите. Поурочные разработки

Ковалько.120 бит

28

Җәмәгать транспортында сак йөрү.

“Люлька” уены(сикерүле уен)

1

Юлда сак йөрү.

Поурочные разработки

Ковалько.120 бит

29

Җәяүленең юлда йөрүе.

“Класс смирно” уены

1

Юлда йөрү кагыйдәләрен белү.

Поурочные разработки

Ковалько.122 бит

30

Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга?

”Быстро встать в колонну”уены

1

Үзеңне сак тоту кагыйдәләрен белү.

Поурочные разработки

Ковалько.122 бит

31

Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәмгә ничек чакырырга?

“Мяч на полу”уены

1

Ашыгыч ярдәм телефоннары номерларын белү.

Поурочные разработки

Ковалько.126 бит

32

Травмалар.

“Запрещенное движение”уены

1

Травмалар булдырмас өчен нишләргә?

Поурочные разработки

Ковалько.131 бит

33

Беренче  медицина ярдәме  күрсәтү.

“Үрдәк ату”уены

1

Яңа туплы уен өйрәнү.

Кулланылган әдәбият.

  1. ФГОС  Примерные программы начального образования. – «Просвещение»,  Москва,  2009.
  2. ФГОС  Планируемые результаты начального общего  образования. – «Просвещение»,  Москва.  2009.        
  3.  “ Начальная школа”  № 1-6. 2010 журналлары        
  4. «Ачык дәрес» гәҗитләре.2008-2009.
  5. “Поурочные разработки по физкультуре”   В.И.Ковалько .2004.Подвижные игры.
  6. «Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995.
  7. « Наркомания. Моны һәркем белергә тиеш” , ”Балаларыбызны ничек сакларга?” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика буенча  республика үзәге.Казан.  ”ДАС” 2001.                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...

Тема: Көзге яңгыр. Дәрестән тыш эшчәнлек. 4 сыйныф, план - конспект.

Дәреснең максатлары һәм бурычлары: 1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың...