Тема: Көзге яңгыр. Дәрестән тыш эшчәнлек. 4 сыйныф, план - конспект.
план-конспект занятия (4 класс)

Бикмуллина Миляуша Габдлхабировна

Дәреснең максатлары һәм бурычлары:

 

1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.

2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың  логикасын, күзаллауларын киңәйтү.

3.Сюжет рәсемене мөстәкыйль рәвештә туплый белүгә ирешү.

4.Музыка һәм сынлы сәнгать арасындагы уртаклыкны табу. (П.И.Чайковскийның "Көз" әсәрен тыңлау.)

5.Төсләр әйләнәсе ярдәмендә сары төсне формалаштыру, барлыкка китерү, төсләр кушу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

РТ Кайбыч муниципаль районы Р.Калимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Тема:  Көзге яңгыр.

Дәрестән тыш эшчәнлек.

4  сыйныф

Укытучы: Бикмуллина Миләүшә Габдлхәбир кызы

Дәреснең максатлары һәм бурычлары:

1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.

2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың  логикасын, күзаллауларын киңәйтү.

3.Сюжет рәсемене мөстәкыйль рәвештә туплый белүгә ирешү.

4.Музыка һәм сынлы сәнгать арасындагы уртаклыкны табу. (П.И.Чайковскийның "Көз" әсәрен тыңлау.)

5.Төсләр әйләнәсе ярдәмендә сары төсне формалаштыру, барлыкка китерү, төсләр кушу.

 Җиһазлар :

 - кәгазь, гуашь, пумала, карандаш, бетергеч;

-  рәссамнарның «Көз» темасына иллюстрацияләре, педагог плакаты (этаплап рәсем ясау), компьютер-слайдлар.

  - А.С. Пушкин , Г.Тукай һәм башка авторларның шигырьләре ,көз турында табышмаклар.

 -  татарча балалар җыры "Көз килә", П.И. Чайковскийның инструменталь көйләре. «Көз» ел фасылы, «Көз» Вивальди, «Яңгыр вальсы «Шопен.

Дәрес планы:

1.Сәламләү, эш урыннарын оештыруны тикшерү

2.Г.Тукайның "Көз" шигырен тыңлау.

3.Дәреснең темасы һәм максатлары.

4.Балалар шигырьләрен тыңлау.

5. Көз турында табышмаклар.

6. Биремнәр һәм аның тәртибен үтәү.

7.Укучыларның мөстәкыйль эше.

8.Дәрес нәтиҗәләре: укучылар эшләреннән  күргәзмә оештыру, фикер алышу.

Дәрес барышы .

1.  Оештыру.

Сәламләү.

- Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә,

Уен көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

- Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

- Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм утырыгыз.

- Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: “Күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр”. Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз.Мин сезгә уңышлар телим.

Дәреснең девизы: “Эшчән бул, сәләтле бул, тырыш, батыр бул !”

2. Белемнәрне актуальләштерү.

 Эпилог:

 Көз


Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
(Габдулла Тукай)

- Бу шигырьдә нинди ел фасылы турында әйтелә ?

(балаларның җаваплары)

 - Тәрәзәдән карап әйтегез әле, ул ел фасылы нинди соң?

    - Нинди сынамышлар буенча көз икәнен белдегез?

(Балаларның җаваплары)

Балалар өчен татарча җыр "Көз килә" не тыңлау, сүзләрен белгән укучылар кушылып ңырларга мөмкин.

 Кереш.( Укытучы сүзе).

      Һәркемнең дә үзенең   яраткан ел фасылы була, әмма барысы да көзне яратмый, чөнки көз көне салкын, пычрак  һәм юеш һава торышы .Ә көз бит табигать, кешелек дөньясы өчен кирәкле вакыт. Ул әле җылы җәйдән соң салкынга күчү өчен дә кирәк.

.   Көз язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның яраткан чоры. Алар бу вакытта үзләренә илһам алалар. Кемдер анда тынычлык таба, кемдәдер соклану хисе уята. Ләкин беркемнең дә әле аңа каршы тора алганы юк.

 - Ә ни өчен соң аны " Алтын» дип атыйлар? (балаларның җаваплары)

- Әйдәгез, искә алыйк,төсләрне без нинди төркемнәргә бүләбез? (җаваплар: җылы һәм салкын төсләр).

Аларны миңа санап бирегез әле.( балаларның җаваплары).

 - Ә сез ничек уйлыйсыз, төс кеше кәефенә тәэсир итә?

-  Әгәр әйе булса, зинһар миңа мисаллар китерегез. (балаларның җаваплары) (кояшлы һава торышы –яхшы кәеф, ә көн буе яңгыр ява икән – моңсу кәеф ,чөнки урамда салкын  һәм болытлы һ. б.)

3. Яңа тема белән танышу.

Бүген безнең дәреснең темасы " Көзге  яңгыр».

- Ә әйтегез әле, ә яңгыр күңелле булырга мөмкин? (балаларның җаваплары)

(Көзге яңгыр-болытлы, ә җәйге, кояш яктырткан вакытта  бик матур, Салават күпере дә  –күңелле , җылы һәм табигатьтә бар да матур, кәеф яхшы.)

 - Ә сез көз турында шигырьләр беләсезме? (Әйе).

  Көз
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Әхмәт Ерикәй

Кошлар киткәндә

— Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
— Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.

Бари Рәхмәт

Көзге яңгыр
— Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
— Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәрзия Фәйзуллина

Көз

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.

Кави Нәҗми


Яфрак бәйрәме
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Ләбиб Лерон

Стихи про осень: А. С. Пушкин

Унылая пора! Очей очарованье!
Приятна мне твоя прощальная краса —
Люблю я пышное природы увяданье,
В багрец и в золото одетые леса,
В их сенях ветра шум и свежее дыханье,
И мглой волнистою покрыты небеса,
И редкий солнца луч, и первые морозы,
И отдаленные седой зимы угрозы.

ОСЕНЬ

(отрывок)

Октябрь уж наступил — уж роща отряхает
Последние листы с нагих своих ветвей;
Дохнул осенний хлад — дорога промерзает.
Журча еще бежит за мельницу ручей,
Но пруд уже застыл; сосед мой поспешает
В отъезжие поля с охотою своей,
И страждут озими от бешеной забавы,
И будит лай собак уснувшие дубравы.

 - Ә хәзер табышмакларга җавап бирик:

1.Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

-Бу кайчак була?

(көз)

2.Аны сорыйлар, аны көтәләр,

Әгәр килсә -

Качышып бетәләр.

(яңгыр)  

3. Күктән килде, җиргә иңде.

(болыт, яңгыр)

4. Аягы юк, кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Кояш кебек нуры юк, Күрергә күзе юк,

Һич җитмәгән җире юк.

 (җил)

5. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.

 (яфрак)

  4. Ял минуты.

- Балалар ,без сезнең белән бераз эшләдек, ә хәзер ял итик.

Балалар Шопенның "Яңгыр вальсы" астында көзге яфраклар булып бииләр. Үләренең ясаячак рәсемнәрен күз алдына китерәләр.

 

5. Рәсем ясар алдыннан укытучының аңлатуы.

  Нәрсә ул горизонт сызыгы? (балаларның җаваплары)

- Без җир, болыт, күкне буяу өчен нинди төсләр катнаштырачакбыз? Чиратлап аңлатам.

Рәсем ясау вакытында Вивальдиның  -"Көз " композициясе  куела.

1. Горизонт сызыгын  үткәрәбез.

2.Күккә төси бирәбез.(көз, яңгыр)

3. Җирне аерып  күрсәтәбез.

4. Болытларны   гуашь белән буейбыз.

5. Гуашь  ярдәмендә горизонт сызыгына агач, көзге яфраклар ясыйбыз.

6. Иң соңыннан гуашьбелән яңгыр ясыйбыз

6. Укучыларның мөстәкыйль эше.

8. Дәрескә  нәтиҗә. Рефлексия.

 - Сез бүген дәрестә нәрсә белдегез ? (җавап)

 - Нинди композитор әсәрләре белән таныштыгыз?

-  Нинди яңгырлар була?

 Эшләр күргәзмәсе, фикер алышу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урок математики 1 класс ФГОС тема: Тема: "Сложение и вычитание"

Планируемые результаты:  сформирование вычислительных навыков сложения и вычитания в пределах 10.УУД:1. Личностные универсальные учебные действия:-   учебно-познавательный интерес к новому у...

План-конспект урока литературного чтения во 2 классе учителя начальных классов МБОУ гимназии №11 Захаровой Н.М. Тема раздела: «Там на неведомых дорожках». Урок №2. Тема: Герои «Сказки о рыбаке и рыбке».

В разработке урока использовала карточки ресурса ЕКЦРО и технологии критического мышления : история , рассказанная по очереди, синквейн...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

План - конспект урока математики по теме "Закрепление изученного по теме "Числа от 1 до 10. Сложение и вычитание"

План-конспект урока, данного на семинаре директоров школ Почепского района. Урок - сказка. Ребята учились принимать и сравнивать цели и задачи  учебной деятельности, находить средства и способы е...

Тема: Көзге яңгыр. Дәрестән тыш эшчәнлек ( тылсымлы карандаш ) 4 сыйныф, презентация.

1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың  логикасын, күзаллауларын киңәйтү....

План- конспект урока по учебнику «Физическая культура 1 класс» авторы В.И. Лях (Технологическая карта изучения темы) Тема «Баскетбол» Тема урока «Броски мяча в кольцо способом «сверху»

План- конспект урока по учебнику «Физическая культура 1 класс» авторы В.И. Лях (Технологическая карта изучения темы) Тема «Баскетбол» Тема урока «Броски мяча в коль...