11нче сыйныф эш программасы.
рабочая программа (11 класс) по теме

Талипова Эльвира Ахтямовна

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11сыйныф эш программасы161.5 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се  БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен  язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8, БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать планлаштырыла.

Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителә. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

Дәреслек:Сафиуллина Ф.С., ИбраһамовС.М.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11нче с-фы өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф, 2006.

Өстәмә мәгълүмат чыганагы: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
  2. Рун язуы турында төшенчә алу.
  3. Гарәп язуында әдәби нормаларының үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
  6. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.
  7. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.
  8. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.
  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
  11. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.
  3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.
  4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.
  5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.
  6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Атнага – 1 сәгать (елына – 34 сәгать).

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Төрки телләр һәм татар теле.

Татар теленең диалектлары.  

Хәзерге чорда татар әдәби теле.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, конспект төзү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүмат-ны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

Сорауларга җаваплар алу.

 Телләрнең төрле дәрәҗәдәге туганлыгы турында мәгълүматлы булу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүмат-ны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

3-5 нче битләр укырга.

2

Татар әдәби теленең функциональ стильләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә. Алган белемнәрне искә төшерү, киңәйтү. Дәреслектәге күнегүләрне башкару.

15 нчы биттәге сорауларга җаваплар алу.

 Татар әдәби теленең функциональ стильләреннән дөрес файдалана белү.

5нче биттән 12нче биткә кадәр бирелгән мәгълүматлар-ны укырга.

3

Морфология. Исем. Исемнең берлек һәм күплек саны. Изафә. Исемнәрнең тар-тым, килеш белән төрләнеше. Исем-нәрнең ясалышы.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә. Сүзлекләр белән эш.

Сөйләм телендә исемнәрне дөрес кулланырга өйрәнү. Исемнәрне фонетик, лексик, морфологик яктан тикшерә белү.  

39нчы күнегү Дәреслекнең 17-24 нче битләрендәге мәгълүматлар белән танышырга.

4

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Алган белемнәрне искә төшерү, киңәйтү. Дәреслектәге күнегүләрне башкару.

Сөйләмдә синоним сыйфатларны урынлы файдалану. Сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллану.

Сүзлек диктантына әзерләнергә.

5

Сан. Сан дәрәҗәләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә.

Өлешчә эзләнү методы.

Сүзлек диктанты.

Саннарны телдә дөрес куллану һәм язу күнекмәләрен ныгыту.

48нче күнегү.

6

Алмашлык. Төркемчәләре. Алмашлыкларда басым.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү.)

.

Алмашлыкларны килешләр белән төрләндерә белү һәм сөйләмдә дөрес куллану. Басымнарны дөрес куя белү.

54нче күнегү.

7

Фигыль. Фигыльгә хас морфологик, лексик- грамматик, сан категорияләре. Фигыль төркемчәләре. Юнәлешләре.  Фигыль формаларында басым.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

133 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Фигыльләрдәге дөрес басымны саклап һәм зат- сан, заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү, рус теленнән дөрес тәрҗемә итә белү, фигыльләргә морфологик анализ ясый белү.

82-83нче күнегүләр.

8

Рәвеш. Рәвешнең төркемчәләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә.  Өлешчә эзләнү методы.  

Сөйләмдә рәвешләрне дөрес куллану, дөрес язу, морфологик һәм синтаксик яктан анализ ясый белү.

85нче күнегү.

9

Теркәгечләр. Бәйлек. Бәйлек сүзләр. Хәбәрлек сүзләр. Модоль сүзләр.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатма-сы. Ярдәмлек сүз  төркемнәре турында алдагы сыйныфлар-да үткәннәрне искә төшерү.

Ярдәмлек сүз төркемнәрен сөйләмдә аера белү, урынлы куллану. Теркәгеч һәм кисәкчәләрне язу күнекмәләрен ныгыту. Тәрҗемә күнекмәләрдә ярдәмлек сүз төркемнәрен урынлы куллану.

94нче күнегү.

10

Кисәкчәләр. Ымлыклар. Ияртемнәр.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.

102-103нче күнегүләр телдән.

11

Морфологик анализ.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе.

Алган белемнәрне искә төшерү, киңәйтү. Дәреслектәге күнегүләрне башкару.

Кечкенә күләмле диктант.

Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясый белү.

104нче күнегүнең 2нче өлеше.

12

 Контроль изложение.

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

77нче битне укырга.

13

Хаталар өстендә эш. Синтаксис. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртелү бәйлә-нешне белдерүче чаралар. Татар һәм рус телләрендә сүзләр бәйләнеше.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Төркемнәрдә эш һәм үзбәя.

Сөйләмдә сүзләрнең бәйләнеш формаларын дөрес куллану.

113нче күнегү язма, 114нче күнегү телдән.

14

Сүзтезмә. Сүзтезмә һәм тезмә сүз. Сүзтезмәләрнең синонимлыгы.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Алган белемнәрне искә төшерү, киңәйтү. Дәреслектәге күнегүләрне башкару.

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләрне аера беләү. Синонимик сүзтезмәләрдән урынлы файдалана белү.

131нче күнегү.

15

Гади җөмлә. Җөмлә. Ия һәм хәбәр, аларның ярашуы. Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Бирелгән материал белән танышу, дәреслектәге күнекмәләрне башкару, ныгыту.

Җөмлә турында тулы мәгълүматлы булу.

152нче күнегү.

16

17

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык.

Хәлләр. Вакыт, урын, сәбәп, рәвеш, күләм, шарт, кире хәле.

Хаталар өстендә эш.

1                

Белемнәр-не гомуми-ләштерү  дәресе.

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

 Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны  анализ-лау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Диктант язуда укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Кечкенә күләмле диктант.

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

Хәлләрне аера белү.

109нчы бит, сорауларга җавап.

126нчы бит, сорауларга җавап.

18

Аныклагыч. Алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Бирелгән материал белән танышу, дәреслектәге күнекмәләрне башкару, ныгыту.

Сайланма диктант, үзбәя.

Аныклагычны аера белү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Әдәбият дәреслеген-нән җөмләләр язып алырга.

19

Изложение.

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу

130-134нче битләрдә бирелгән материалны укырга.

20

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр. Кереш сүзләр.

1

Ныгыту.

Язма эштә җибәрел-гән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту .

Укучылар-ның үз хаталарын аңлап төзәтү.

Стилистик, фактик, грамматик, орфографик, пунктацион хаталардан арыну.

206 нчы күнегү телдән.

21

Гади җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне аера белү һәм дөрес интонация белән әйтә белү.Тыныш билгеләрен дөрес кую. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне куллана белү.

224-225 нче күнегүләр телдән.

22

Гади һәм кушма җөмләләр. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр.

1

Кабатлау дәресе.  

Аңлатмалы схемалар буенча эш. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.  

Кечкенә күләмле сайланма диктант.

Катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу.  Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

162 нче биттәге сорауларга җавап.

23

Контроль диктант.

1

Контроль дәрес.

Диктант язу, грамматик биремнәрне мөстәкыйль эшләү.

Орфография, пунктуация кагыйдәлә-рен белүне тикшерү.

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.  Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

163-170 нче бит, укырга.

24

Хаталар өстендә эш. Җөмлә һәм сүз тәртибе.Сүзләрнең кире тәртибе. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүлене-ше. Логик басым.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.

 Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.  Грамматик, орфографик, пунктацион хаталардан арыну.

254 нче күнегү.

25

Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Тезмә кушма җөмләләрне тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрдән аеру. Аларны дөрес интонация белән әйтү, язуда тыныш билгеләрен дөре6с кую.

266нчы күнегү.

26

Иярченле кушма җөмләләр. Синтетик һәм аналитик төзелмәләрнең үзенчәлекләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.

Иярченле кушма җөмләләрнең асылын аңлау. Аларның рус иярченле кушма җөмләләре белән охшашлыгын һәм аермасын белү.Синтетик иярченле кушма җөмләләрне гади җөмләләрдән аеру.

280нче күнегү телдән.

27

Мөнәсәбәтле сүзләрнең үзенчәлекләре. Ияртүче теркәгечләрнең һәм текәгеч сәзләрнең үзенчәлекләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Мөнәсәбәтле сүзләрне, ияртүче теркәгечләрне һәм текәгеч сәзләрне дөрес куллана белү.

292нче күнегү.

28

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, аныклагыч җөмлә.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Аңлатмалы схемалар буенча эш. Дәреслек белән эшләү, алган белемнәрне ныгыту.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен таный белү.

Матур әдәбият әсәрләреннән аныклагыч җөмләләр язып алырга.

29

Иярчен хәл җөмләләр. Кушма җөмләләрнең синонимлыгы. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Аңлатмалы схемалар буенча эш. Дәреслек белән эшләү. Алган белемнәрне искә төшерү, киңәйтү.

Иярчен хәл җөмләләрне дөрес билгели белү. Иярчен кушма җөмләләрнең синонимлыгыннан файдалана белү.

324нче күнегү.

30

Контроль изложение.

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.

Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

225-226нчы битләрне укырга.

31

Хаталр өстендә эш. Катлаулы кушма җөмләләр. Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярчен-ле катлаулы  кшума җөмлә. Туры һәм кыек сөйләм.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Схема ярдәмендә анализ ясау, дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Стилистик, фактик, грамматик, орфографик, пунктацион хаталардан арыну. Катлаулы төзелмәләрне сөйләмдә куллану. Аларны схемаларга салып анализлый белү. Аларда тыныш билгеләрен дөрес кую.

Сүз турында мәкальләр яз.

32

Текст төзелеше. Төшенчәгә билгеләмә бирү. Текстның исеме, башламы һәм бетеме.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе.

Бирелгән материал белән танышу, дәреслектәге күнекмәләрне башкару, ныгыту.

Текст турында мәгълүматлы булу. Аның төрләрен, төзелешен белү.Төрле текстлар тези белү.

Дустыгыз турында кечкенә сочинение языгыз.

33

Контроль диктант.

1

Контроль дәрес.

Диктант язу, грамматик биремнәрне мөстәкыйль эшләү.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәлә-рен белүне тикшерү.

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.  Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

Имтиханга әзерлек.

34

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе.

1

Кабатлау дәресе.

Язма эштә җибәрел-гән хаталарны тик-шереп, анализ ясау, искә төшерү.

Грамматик, орфографик, пунктацион хаталардан арыну.

Имтиханга әзерлек.

КУШЫМТА

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.
  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  4. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  6. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  12. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  13. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.
  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
  15. Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  16. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  17. Шәмсетдинова Р.Р. Татра теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф. Эш программасы.

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы....

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасына календарь-тематик план

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасына календарь-тематик план...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...