1 нче сыйныф. Эш программасы.
рабочая программа по теме

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_kl._rus.t._esh_programmasy.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         «Раслыйм»

                         Мәктәп директоры:                              

                         Директор урынбасары:                        

                         Методик берләшмә утырышында каралды

                         МБ җитәкчесе:                                          

  1нче  сыйныфта укучы рус телле балаларга

         татар теле  буенча   эш  программасы  

   Дәреслек авторлары: Р.З Хәйдәрова, Н.Г.Галиева – Казан, “Мәгариф” нәшрияты,  2008 нче ел

Программа: Рус телендә урта гомуми белем бирүче

мәктәпләрдә татар теле укыту программасы (рус

телендә сөйләшүче балалар өчен)1-4 сыйныфлар,

Казан «Мәгариф» нәшрияты 2009

Төзүчеләре: Хәйдәрова Р.З.,ГалиеваН.Г.,Әхәтова Ә.Г.

                                                                     Укытучы:

                            2010/2011 уку елы

                                         Эш прграммасы

                                   А ң л а т м а   я з у ы

     Укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру эше төп максат итеп куелу сәбәпле, телгә   өйрәтүдә коммункатив методикага өстенлек бирелә. Коммуникатив телгә өйрәтү

Процессынның барлык якларыннан үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

     Гомуми башлангыч  белеем  мәктәбендә   татар теленә өйрәтүнең   төп

максаты-  гамәли максат, ягъни  телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга  гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә  бәйле  сөйләм ситуацияләре кысаларында  белем бирү һәм  күнекмәләрен үстерү. Гомуми

белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик

фикерләү сәләтен   камилләштерү,  сөйләм  культурасын үстерүдән  гыйбарәт

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларның  татар  халкының  мәдәнияте һәм  сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә  юнәлтелә.

    Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен укыту, беренчедән, рус телле балаларда  лингвистик компетенция булдруга китерә , чөнки  алар

өйрәнелә торган  телнең  фонетик, лексик, грамматик күренешләрен  гамәли

үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән аларның коммуникатив компетенциясе үсеш ала, чөнки татар теле сөйләшү – аңлашу,

аралашу чарасы буларак укытыла.

      Башлангыч белем мәктәбендә татар телен укыту  3 этапка бүленә. 1 нче

сыйныфларда   ул нигез салу этабы  булып тора.

     1нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән  башланып китә. Ул 54 сәгатькә исәпләнгән  (1 нче чирек). Телдән әзерлек чорында балалар төрле ситуцияләргә караган сүзләрне күрсәтмәлелек аша үзләштерергә, алар дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтергә, укытучының сорауларына җавап бирергә, кечкенә диалглар һәм монологлар төзеп сөй ләргә күнегергә тиешләр. Телдән әзерлек чорында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кечкенә шигырьләр, тизәйткечләр, җырлар өйрәтү , төрле кызыклы уеннар  кулану, фмзкульт паузалар үткәрү дә мөһим.

                                 Грамматитк минимум

  1. Исемнең күплек саныннда кулланылышы.
  2. Зат алмашлыкларының берлектә тартым берлектә тартым белән төрләнүе һәм аларны сөйләмдә кулану.
  3. Ничек? Соравы белән җөмлә  төзү.
  4. –мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә  кулану.
  5. Яши фигыленең зат белән төрләнеше. Кайда соравы белән сорау җөмлә төзү.
  6. Ничә соравы белән  соркау җөмлә төзү.
  7. Сыйфат+ исме төзелмәсен сөйләмдә кулану.
  8. Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат формаларын сөйләмдә кулану. Нишлисең? соравы белән сорау җөмлә төзү.
  9. Боерык фигыль формасы белән танышу.
  10. Исемнәрнең 1,2 нче затта берлектә тартым белән төрләнешен формаларын сөйләмдә кулану.
  11. Саша белән утыра, акбур белән яза структураларын сөйләмдә кулану.
  12. Астында,өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә  кулану. сөйләмдә
  13. Кая? Кайда? Сорауларын кулланып, җөмлә  төзү.
  14. Исемнәрне чыгыш килешендә сөйләмдә кулану.
  15. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче затта юклык формасын сөйләмдә кулану.
  16. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче затта күлектә кулану.

                           Орфографик һәм орфоэпик минимум

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы.
  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып өйрәтү.
  3. Татар теленең үзенчәлекле  сузык һәм тартык авазлары кергән сузләрне иҗекләргә бүлү. Сүзләрне, иҗекләп, икенче юлга күчерү. Иҗек калыларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү; уку техникасына өйрәтү.
  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү.
  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язарга күнектерү.
  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны  дөрес  куярга өйрәү.
  7. Җөмлә ахырындагы нокта, сорау,өндәү билгеләре белән таныштыру.
  8. Хикәя, боерык һәм  сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү.
  9. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.
  10. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  11. Басма тексттан сүзләр һәм җөмләләр күчереп язу.

                                      Тыңлап аңлау

 

      Нормаль темп белән әтелгәнне  ишетү  Аша мәгънәңе анлау, анлаган турында фикер йөртү;

      сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

                              Диалогик сөйләм

 

      Темалар буенча бирелгән  сүзләрне анлап, кара-каршы сөйләм  оештыру;

      дәреслектә бирелгән җөмләләрне дөрес  интонация белән укый белү.

                               Монологик сөйләм

      Темалар буенча бирелгән сүзләрне, анлап, монологик  сөйләидә кулану.

                                            Уку

      Татар алфавитындагы хәрефләрне  таный белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү.

                                                   Язу

        Татар алфавитындагы хәрефләрне  дөрес яза белү  матур күчереп язу күнекмәләре булдыру. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

6 сыйныф өчен эш программасы

6 нчы  сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Т...

11нче сыйныф эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы....

Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

8 нче сыйныф эш программасы

Татар теленнэн 8 нче сыйныф очен эш программасы...


 

Комментарии

1 нче сыйныф. Эш программасы